Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЭШЕБЕЗ ЧОРЫБЫЗГА ЛАЕКЛЫ БУЛСЫН

Без яшәгән чор — коммунизмга күчү чоры, техниканың бөек казанышлары чоры. Совет ракеталарының, Җирнең тарту көчен һәм һаваның зур каршылык күрсәтүен җиңеп, космоска очуы бөтен кешелек дөньясы тарихында яңа чорны — планетаара бәйләнеш чорын башлап җибәрде. Ракетаның очу тизлеге бер секундка унбер километрдан артып китте. Бу ракеталарның төзелешенә игътибар итик. Ул цилиндрик формадагы берничә буыннан һәм конус формасындагы баш өлештән тора. Ягулык яна башлау белән цилиндрик буыннарда көчле газ басымы барлыкка килә, ракетаның үскәннән-үсә бара торган тизлек белән очуы вакытында баш өлешенең инерция көче беренче буынга гаять зур басым ясый, аның тышчасын яньчү куркынычы тудыра. Ракета тышчасы кыза һәм аның материалы шактый йомшара. Шуның белән бергә ракетаның барлык өлешләре юка һәм җиңел булырга тиеш. Ракета корпусы мондый зур каршылыкларга чыдарлык булсын өчен ни эшләргә? «Ракета» корабле үзенең су асты канатлары ярдәмендә Идел өстеннән зур тизлек белән йөзә. Бу юка канатларның кирәкле ныклыгын ничек булдырырга? Океаннарда йөзә торган корабльләрнең корпуслары да көчле дулкыннар сугуына чыдарлык булырга тиеш. Су асты көймәсе зур диңгез тирәнлекләренә чума, һәр ун метр тирәнлеккә төшкән саен, көймә корпусының бер квадрат сантиметрына төшкән басым бер килограммга арта бара. Көймә цилиндрик формада эшләнгән. Мондый юка стеналы цилиндрлар билгеле бер дәрәҗәдәге тышкы басым вакытында яньчелүчән, изелүчән булалар. Аларны юка һәм шул ук вакытта ышанычлы, нык итеп ничек ясарга? Бу сорауларның барысына да тышлык һәм сүрүләр теориясе җавап бирә. Әгәр дә мондый мәсьәләләр теоретик яктан нигезләнмәгән булса, һәр юка стеналы әйберне конструкцияләгәндә, иң элек, төрле өлешләренең төзелешен билгеләү өчен аны ясап карарга, әллә ничә тапкыр сынарга кирәк булыр иде. Ә бу нәрсә озак вакыт һәм күп акча тотуны сорый. Әгәр конструкциянең авырлыгын киметү кирәк түгел икән, әйберләрнең ныклыгына бик гади теория .нигезендә дә ирешергә мөмкин: 7. „с. Ә.“ № 6. ‘ 97 98 аларны кирәгеннән калынрак итәсең дә — эше бетте. Мәсәлән, җир астына салына торган трубаларны туфрак басымына түзәрлек булсын өчен калын итеп ясарга мөмкин. Шулай ук нефть һәм газ саклагыч резервуарлар да эчке басымга түзәрлек булсын өчен тиешле калынлыкта ясала. Зур тизлек белән әйләнә торган турбина канатлары да үзәктән качу көченә түзсен өчен җитәрлек дәрәҗәдә калын ясалырга тиеш. Әмма шунысы бар: без бу очракта бер дә кирәкмәгәнгә бик күп материал әрәм итәргә мәҗбүрбез. Исәпләү теориясен камилләштерү нәтиҗәсендә бу әйберләрне шактый арзанга төшерергә була. Материалларны янга калдыру завод корпуслары, торак йортлар, стадионнар, күперләр салганда да зур әһәмияткә ия. Мәсәлән, түшәмнәрне һәм идәннәрне матчалардан, өрлекләрдән башка плитәләр түшәп кенә эшләү арзангарак төшә һәм уңайрак икән. Мондый мисалларны күп китерергә мөмкин. Хәзерге вакытта төзү эшендә тимер-бетон киң кулланыла, аңардан җиңел һәм арзанлы стандарт плитәләрие, панельләрне һәм төрле әйберләр өчен тышчаларны күп итеп җитештерергә була. Шулай ук газдан, нефтьтән, агач эшкәртү калдыкларыннан эшләнгән төрле синтетик материаллар — пластик массалар да киң файдаланыла. Алардан нн уңай формадагы юка стеналы детальләр, хәтта корабльләр, самолетлар ясарга, йортлар салырга мөмкин. Боларның барысын да тормышка ашыру өчен сүрүләр ныклыгын исәпләү теориясе эшләнгән булырга тиеш. Шунсыз ышанычлы итеп юка стеналы детальләр ясау мөмкин түгел. Сүрүләр ныклыгын исәпләү теориясе кыйммәтле металларга һәм башка материалларга экономия ясау өчен зур мөмкинлекләр ача. Бу теорияне үстерү өлкәсендә дөньяның меңнәрчә галимнәре эшли. Дөнья фәненең бу өлкәсенә, бүтән тармаклардагы кебек үк, совет галимнәре дә зур өлеш керттеләр. Татарстанда сүрүләр теориясе буенча беренче тикшеренүләр, авиация промышленносте таләпләре нигезендә, бу юлларның авторы тарафыннан 1934 елда Казан авиация институтында башкарылды. 1935—37 елларда шушы ук институтта фәннәр докторы дигән фәнни дәрәҗә алу өчен язылган диссертациядә сөзәк сүрүләр теориясе шактый камилләштерелде. Шуның нәтиҗәсендә цилиндр һәм конус формасындагы сүрүләр ныклыгын, аларның тотрыклылыгыи исәпләү өчен күп кенә әһәмиятле практик мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкинлек туды. 1946 елда, СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы оештырылганнан соң, бу өлкәдә тикшеренүләр киң планда алып барыла башлады. Филиалның физика-техника институты составында механика секторы эшли. Бу секторның эшчәнлеге тулысы белән сүрүләр теориясен үстерүгә багышланды. Анда бик юка, сыгылмалы сүрүләр теориясен үстерүгә аеруча игътибар бирелә. * Мондый сүрүләрне ясаганда гадәттә технологик төгәлсезлекләр китә, аларның конструкция эшенә тискәре йогынтыларын исәпкә алырга кирәк була. Бу хәл безнең секторның, СССР дагы бүтән фәнни үзәкләрнең һәм чит ил галимнәренең яңа теоретик эзләнүләренә сәбәп булды. Юка сүрүләр теге яки бу көч тәэсирендә үзләренең формаларын югалталар. Шуның өчен аларны еш кына кабыргалы итеп ясыйлар. Сүрүләрне шул рәвештә ныгыту буенча исәпләү теориясе әлегә җитәрлек эшкәртелмәгән. Менә шуңа күрә дә безнең сектор цилиндр формасындагы, ныгытылган сүрүләр буенча исәпләү теориясен үстерүне күздә тотып эш алып барды. Бу эштә сүрүләрнең мөмкин кадәр җиңел булуларын тәэмин итү максат итеп куелды. 1956 елда X. Мөштәринең К. Галимов белән бергә язылган «Нелинейная теория упругих оболочек» исемле китабы басылып чыкты. Бу хезмәттә авторларның, аларның шәкертләренең, сектор хезмәткәрләре- 7* 99 нсң, шулай ук совет һәм чит ил галимнәренең шушы өлкәдәге күп еллык тикшеренүләре нәтиҗәсе бирелә. 1950—54 елларда сектор коллективы СССР Министрлар Советының АЗЛЫК хуҗалыгы өчен әһәмиятле техник мәсьәләләрне хәл итүдә юка сүрүләр теориясен куллануга кагылышлы заданиеләрен тормышка ашыруда катнашты. 1957—60 елларда да шушындый ук эшләр башкарылды. Болардан тыш сектор катлаулы, юка стеналы әйберләр конструкцияләүче төрле фәнни институтларның һәм эре машина төзү заводларының тәҗрибә, конструкторлык бюроларына консультацияләр һәм киңәшләр бирә. Соңгы уибпш-егерме ел эчендә Казанда юка стеналы конструкцияләр теориясе буенча эшләүче галимнәр коллективы үсеп чыкты. Казан авиация институты профессоры, техника фәннәре докторы Ю. Г. Одино- ков юка стеналы балкалар теориясенә шактый өлеш кертте. Аның цилиндрик сүрүләрнең бөгелү вакытындагы ныклыгы теориясенә багышланган кандидатлык диссертациясе минем җитәкчелегемдә башкарылган иде. Физика-техника институтының өлкән фәнни эшчесе К. Галимов, юка сүрүләр теориясе буенча тикшеренүләр алып барып, кыйммәтле фәнни нәтиҗәләргә иреште. 1958 елда аңа физика-математика фәннәре докторы дигән фәнни дәрәҗә бирелде. Шушы ук институтның өлкән фәнни эшчеләре И. Свирский, Рәшат Суркин, техника фәннәре кандидаты Ф. Исәнбаева, секторның элеккеге хезмәткәрләре һәм аспирантлары: фәннәр кандидаты Н. Кривошеев, Казан дәүләт университеты доценты А. Саченко, Казан химия-технология институты доценты Н. Ганиев, авыл хуҗалыгы институты доцентлары С. Винокуров һәм И. Еникеев, Казан химия-технология институты ассистенты И. Терегулов һәм башкалар да бу өлкәдә уңышлы эшләп киләләр. Конструкцияләрнең ныклыгын исәпләүнең гаять зур әһәмиятен искә алып, СССР Фәннәр академиясе бу проблеманы иң мөһим фәнни проблемалар исемлегенә кертте. СССР Фәннәр академиясенең бу өлкәдә эшләүче институтлары, филиаллары, югары уку йортлары һәм башка фән учреждениеләре арасында бәйләнешне ныгыту һәм аларны фәнни җитәкләүне яхшырту максаты белән «Ныклык» проблемасы буенча Бөтенсоюз Фәнни Советы оештырылды. Бу Советның пластиналар һәм сүрүләр теориясе секциясе белән җитәкчелек итү эше СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы физика-техника институтына тапшырылды. Бу мактаулы бурыч Казан галимнәренә зур җаваплылык йөкли, һәм без аны намус белән үтәү өчен көчебезне кызганмыйбыз. Казан галимнәре республикабызның данлы юбилеен чорыбызга лаеклы булган мөһим фәнни проблемаларны хәл итүдә яңа уңышлар белән каршылый.