Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЕГЕТ СҮЗЕ БЕР БУЛЫР

Җидееллыкның икенче җәе. Күпне күргән Идел-ана бу җәйне аеруча зур дәрт белән, көләч йөз белән, олы киләчәгебезгә нык ышаныч белән каршы алды. Әйе, совет кешеләренә буйсынган куәтле бу елганың агымы тормышыбызны елдан- ел күбрәк ямьләндерә, электр көченә әверелеп, моңа кадәр тиңе булмаган эшләр башкара. Анадай шәфкатьле, тәрбияле баладай тәүфикълы, баһадирдай горур һәм кыю ул Идел. Идел-ана әллә ничәшәр меңләгән тонна йөк күчереп йөртә, әллә ни- чәшәр меңләгән юлчылар, зур-зур теплоходларга утырып, аның буйлап сәяхәт итәләр. Туган илнең елдан-ел матурлана, гүзәлләнә баруы совет кешесенең тырышлыгы белән диңгезгә әверелгән Идел өстеннән караганда аеруча ачык күренә. Җитез теплоходларга утырып Идел буйлап йөзгән кеше, тирә-юньдәге үзгәрешләрне күреп, сокланмыйча кала алмый. «М-123» теплоходы әнә шушы яңа Иделдә йөзә, шушы Идел тирәсен үзгәртүче, аның ярларына матур-матур сарайлар салучы, үзәнлекләрен- дә мул итеп иген үстерүче кешеләргә хезмәт күрсәтә. Безнең теплоход коллективы җидееллык планны алдан үтәү өчен зур тырышлык белән көрәшә. Республикабыздагы бик күп хезмәт коллективлары кебек үк «М-123» теплоходы командасы да коммунистик хезмәт бригадасы исемен яулап алу өчен социалистик ярышка чыкты. Команда 1959 елның навигация планын Бөек Октябрь революциясенең кырык ике еллыгына үтәргә йөкләмә алган иде. Коллектив бу йөкләмәне намус белән үтәп чыкты. Пассажирлар йөртү планын апрель—май айларында ул 130 процентка, июльдә— 127, августта— 130, сентябрьдә—110 процентка үтәде. Нәтиҗәдә бер еллык план 7 ноябрьгә түгел, ә бер айга элегрәк— 1 октябрьгә үтәлде. Шактый гына ягулык һәм майлау материаллары янга калды. Навигация вакытында команда гаебе белән бер генә дә бушка туктап тору булмады. Безнең коллективның эше һәрвакыт сәгать механизмы кебек төгәл. Безнең хыялыбыз, омтылышыбыз тормышка ашты—эшебездәге һәм көнкүрештәге 1959 елгы нәтиҗәләр нигезендә командага коммунистик хезмәт бригадасы исеме бирелде. Теплоходыбыз экипажының һәр члены бу мактаулы һәм югары исемгә тап төшермәү өчен бар көчен биреп тырыша. Безнең коллектив зур түгел. «М-123» теплоходында алты кеше эшли. Барыбыз да белемебезне күтәрү өстендә даими шөгыльләнәбез. Мото- рист-штурвалчы Н. Голубев Казан елга техникумында, механик В. Кузнецов читтән торып Мәскәү елга техникумында укый, капитан ярдәмчесе М. Семенов институтка керергә әзерләнә, ә мин читтән торып Мәскәү елга техникумында укыйм. Узган кыш «М-123» теплоходына урта күләмдәге ремонт үткәрелде. Ремонт яхшы сыйфатлы итеп ясалды. Ремонт вакытында күп кенә эшләрне экипаж членнары башкарды. Без быелгы навигация планын да 7 ноябрьгә арттырып үтәргә йөкләмә алдык. Ә җидееллык планны безнең коллектив алты елда үтәү өчен көрәшә. Совет кешеләренең сүзләре эштән аерылмый. «Егет сүзе бер булыр», — ди халык. Ә безнең егетләр сынатырлык түгел. Безнең коллектив республикабызның кырык еллыгын хезмәттә матур нәтиҗәләр белән, пассажирларга хезмәт күрсәтүне тагын да яхшырту белән каршылый. Без бу күренекле датаны коммунистик хезмәт бригадалары сафында каршылавыбыз белән горурланабыз.