ДУСЛЫКНЫҢ КӨЧЕ—ОКЕАН
Якты утлар да, ал байраклар да юк иде бу митингта. Оркестр җиңү маршлары да уйнамады. Булачак Культура сараеның әле бернинди мебель дә куелмаган, әле стеналары да тиешенчә бизәлеп бетмәгән иркен бер залына буяучы кызлар, буяучы егетләр җыелды. Алар туп- туры эш урыннарыннан килгәннәр. Кулларында — пумала, өсләрендә— таплы кием. Аларның шат авазлары, биек залны яңгыратып көлүләре, аннан да бигрәк, ягымлы көләч йөзләре бернинди музыка белән дә алыштыргысыз дәртле, кайнар тойгылар, якты хисләр уята һәм биредә ниндидер зур, мөһим бернәрсә булачагын әйтеп тора иде. Аннан-моннан гына каккалап куйган бердәнбер агач өстәл артында Әлмәт төзүчеләренең хөрмәтле җитәкчеләре — Гоголашвили, Мартыненко, Гусев, Дйяров, Пай- мухии утыра. Залдагы буяучылар арасында төрле милләт кешеләре булган кебек, җитәкчеләр дә (фамилияләренә игътибар итегез!) төрле милләт вәкилләре: рус, татар, грузин, украинлы, чуваш... Алар кемне шулай көтәләр? Бу тантананың иясе кем? Әнә ул үзе дә килә: бәләкәй генә, яшь кенә кыз. Дулкынланудан алсуланып киткән оялчан йөзендә сары сипкелләре югалып калганнар. Юк, бүген ул зәңгәр комбинезоннан түгел. Аның өстендә караңгы яшел төстәге һәйбәт костюм. Күкрәгендә — Ленин ордены. Культура сарае алкышлардан ду куба. Мастерок тотып, буяу пумаласы тотып тупасланган куллар үзләренең бригадирына — гади бер татар кызы Миңлегаян Галиулли- нага—кул чабалар, аны илебезнең иң зур 'бүләгенә — Ленин орденына лаек булуы белән котлыйлар. Тәбрик сүзләре кыска һәм җитди. Әнә шул җитдилектә, әнә шул аз сүзлелектә эш кешеләренең эмоциясе, олы хисләре, милләтләр дуслыгының гаҗәеп бер көче чагыла. Украинлы ЛАартыненко сөйли, татар Дйяров сөйли, чуваш Пайму- хин сөйли. Ораторлар бер аваздан Миңлегаянның хезмәттәге фидакарьлеген, иптәшләренә карата эчкерсез самимилеген һәм искиткеч тыйнаклыгын искә алалар. Галиуллина җитәкли торган коммунистик хезмәт бригадасының Әлмәт нефтьчеләренә күпме яңа йортларны якты һәм матур итеп, тиз һәм әйбәт итеп буяп бирүен әйтәләр. Төзелеш җитәкчеләре арасында бәләкәй генә, юаш кына Миңлегаян үзе, яргаланган кулларын кая куярга белмичә, уңайсызланып утыра. Мондый зур сүзләрне ишетеп өйрәнмәгән кешегә, күрәсең, ифрат кыен. Ул дулкынлана, каушый, рәхмәт хисләрен әйтергә дип өстәл артыннан күтәрелгәч тә байтак вакыт сүзен әйтә алмыйча тора... Бу митинг быел март аенда Әлмәтнең Муса Җәлил исемендәге Культура сараенда үткәрелде. Ик гади, иң прозаик атмосфераны да күңел җылысы белән җылытып, эчкерсез дуслыклары белән ямьләндерә белә торган гап-гади хез Я 136 мәт кешеләрен күргәннән соң, ихтыярсыз, халкыбызның зур язучылары искә төшә. Бөек Тукай кара реакция елларында да халыклар дуслыгына дан җырлады. Шәриф ага Камал үзенең «Канатсыз акчарлаклар»!^ — Каспи балыкчылары аркылы төрле милләт вәкиллә- ренең^дуслыгын гаҗәеп бер җылылык белән сурәтләде. Дуслык-туганлык тойгылары халыкларның табигатендә элек-электән бар нәрсә. Чыннан да, ә нигә соң алар дус булмасын! Рус кешесе дә, татары да, бүтәннәре дә хаким сыйныфларга бер үк дәрәҗәдә бил бөкмәгәнмени? Бер телем икмәкне бер үк михнәт, бер үк маңгай тире белән тапмаганмыни?! Менә шул аларны дус иткән, кайгышатлык- ларын уртак иткән. Ләкин изүче сыйныфларның бүре психологиясе милләтләр дуслыгы кебек бөек бердәмлек белән килешә аламыни! Патша монархиясенә, үзенең какшаган организмын котылгысыз үлемнән саклап калу өчен, халыкларны бер-беренә өстерү, ясалма дошманлык һәм антисемитизм учаклары кабызу, әрмәннәр белән әзербәйҗанлыл арның суешларын оештыру кирәк булган. Октябрь революциясе мондый хурлыклы күренешләрне мәңгегә бетерде һәм Коммунистлар партиясе Россия туфрагында яшәүче күптөрле милләтләрне тигез хокуклы зур бер гаиләгә туплады. СССР халыкларының какшамас дуслыгы гражданнар сугышы, Бөек Ватан сугышы фронтларында, ут һәм су эчендә, гигант бишьеллыкларның төзелеш эстакадаларында чыныкты. Петрищево урамнарына, ак кар өстенә, рус кызы Зояның кайнар каны тамды; таш диварлар эченнән, фашизмның бүре өеннән Муса Җәлил тоткын-әсирләрне ил азатлыгы өчен көрәшкә күтәрде. Рус егете Александр Матросов һәм татар егете Газинур Гафиятуллин дошман амбразураларын яшь гәүдәләре белән каплаган чакта, Украина, Белоруссия партизаннары, меңнәрчә чакрымлы авыр походлар узып, немец-фашист эшелоннарын тау астына мәтәлдерделәр. Ерак тарихка китмичә, бүгенге Татарстанда, «Икенче Баку» районнарында девон нефтен ачу өчен барган киеренке көрәшне алыйк. Партия t иксез-чиксез Ватаныбызның буеннан-буена чакыру авазы салды: — һәй, илнең атаклы нефть осталары, баһадир ирләр! Килегез Татарстан җиренә, өйрәтегез татар балаларын нефтьче һөнәренә! һәм килделәр. Утыздан артык милләт вәкилләре Татарстанның нефть районнарында ил байлыгын арттыру, илгә кара алтынны күп итеп бирү өчен, кулга-кул тотынып, көрәшкә чыктылар. Хәзер исемнәре бөтен илгә шаулаган атаклы бораулау мастерлары Социалистик Хезмәт Геройлары Михаил Гринь һәм Мөгаллим Гыймазов, вышко- JBHK А. Тимченко һәм нефть эзләүче Әхәт Гобәйдуллин, нефть чыгару осталары Геннадий Соколов, Корбан Вәлиев, Юрий Корчагинның һәм башка шундый күп кенә бригадаларның хезмәт коллективларында руслар һәм татарлар, украиннар һәм әзербәйҗанлылар, башкортлар һәм казакълар эшли. Әйе, безнең илебездә халыклар дуслыгының соклангыч үрнәкләрен күрсәтергә була. Азнакай нефтьчеләренең хезмәте белән танышып йөргәндә, юлда, бер казакъ очрады. Бер төркем операторлар белән бергә юл буенда автобусны туктатып утырды ул. Иптәшләренең гел аңа, аның сөйләгән сүзләренә колак салулары безне, поселокка баручыларны, кызыксындырып җибәрде. — Абзый, сез кайдан? — дип сорау бирдек. — Минем туган җирем, җолдас- лар, Казагыстан, үскән җирем — Башкортстан, ипи ашаган җирем — Татарстан, — дип җавап бирде әлеге юлдаш. Гап-гади сүзләр. Ләкин күпме мәгънә, күпме фикер! Безнең ил халыклары өчен Совет Ватанының һәрбер почмагы ата йорты, туганйорт булып әверелүен расламыймыни бу гади сүзләр? Бик яхшы раслый. Революциягә чаклы үз кабыгы эчендә йомылып яшәгән вак милләтләрне бөек рус халкы азатлык көрәшенә күтәрде. Совет власте елларында, әлеге азчылык милләтләр, шул ук рус халкының ярдәме белән, экономикаларын һәм культураларын үстерделәр. Ә хәзер киң Россиянең теләсә кайсы почмагында яшәүче теләсә кайсы милләт вәкиле бөтен дөнья аренасында совет халкы исеменнән лаеклы рәвештә тиешенчә сөйләшә ала. Моңа Тын океанны җиңгән дүрт батыр егет бик яхшы мисал. Дөньяны таң калдырган бу тиңдәшсез дрейфта рус, татар һәм украин егетләре катнашты. Ә командирлык вазифасы бу зур сынауда, хезмәте буенча, Әсгать Җиһаншин җилкәсенә төште. Әсгать изге бурычын үтәүдә татар халкының йөз аклыгы булып, зирәк һәм принципиаль командир булып кына калмады (бу турыда «Правда» газетасы аркылы аның иптәшләре язып чыктылар), ә бөтен дөнья алдында совет халыкларының лаеклы улы икәнен күрсәтте. Бу сыйфатны гади бер ат караучы Рәхимҗан абзый малаенда кем тәрбияләгән? Тирән бер канәгатьләнү һәм горурлык белән җавап бирәбез: — Коммунистлар партиясе. Халыклар дуслыгын ныгыту буенча ул үткәргән зирәк политика. Халыклар дуслыгы турындагы бу сөйләшүне татар халкының сөекле композиторы Сәлих Сәйдәшевнең шагыйрь Әхмәт Ерикәй сүзләренә язган җыры белән тәмамлыйсы килә. Бу җырда шундый сүзләр бар: Дуслыкның көче — океан, Океаннан хәтта көчлерәк! Туры Һәм символик мәгънәсендә хак сүзләр. Әйе, халыклар дуслыгының көче үлчәүсез, бу дуслык океан стихиясен дә җиңеп чыкты. Бернинди кара көчләр дә бу тарихи дуслыкны, бу тарихи бердәмлекне җимерә алмаячак.