Логотип Казан Утлары
Этюд

ДУЛКЫННАР ҖЫРЫ

 

Пристаньда чакта бик бөркү булган иде. Таш причаллардан бәреп торган кызулык пассажирларны да, озата килүчеләрне дә тәмам әлсерәткән, талчыктырып бетергән иде. Әмма тар, кысынкы култыкны артта калдырып елга киңлегенә чыгуга, түбән яктан салкынча-дымсу җил исә башлады һәм, һава бераз җиңеләйгән кебек булды. Күңелләре ачылып киткән кешеләр, янәшә утырган күршеләре белән танышып алып, әңгәмә корып җибәрделәр. Шау-гөр килеп кке палубада урнашкан бер төркем яшүсмер егетләр, кызлар да басылдылар һәм, кичке елганың сокланып туйгысыз матурлыгы белән сихерләнгәндәй, тынып калдылар. Үзара сөйләшкән сүзләреннән бу яшьләрнең шеф колхозга баруларын белеп алдым мин. Безнең кечерәк кенә пароходыбыз көзгедәй шома һәм күгелҗем-якты елганы икегә ярып һәм йөгерек дулкыннарны як-якка кагып салмак кына алга бара. Сул якта күз күреме җитмәс киңлек... Каршы якта өр- кәч-өркәч күтәрелгән таулар, текә таш кыялар тезмәсе. Аларның куе урман белән капланган күгелҗем рәшәле түбәләре су өстеннән караганда төпсез күктәге ак болытларга барып тоташкандай күренә. Бер урында Иделгә шул таулар арасыннан агып чыккан кечерәк кенә инеш килеп тоташа икән. Шул инеш тамагындагы яшел тугайдан таралган баллы чәчәк исләре пароходка да килеп җитте аннары шул яктан берсеннән-берсе уздырып төрле кошлар сайравы ишетелә башлады. Колхозга баручы яшьләр арасыннан бер кыз моны ишетү белән: — Чү, ни ишетәм мин?.. Сандугач сайрый түгелме?!—дип гаҗәпләнеп куйды. Озын чәч толымнары биленә салынып төшкән зифа буйлы бу мөлаем кызны пристаньда ук күргән идем мин. Хәтта озата төшкән әнисенең аерылышыр алдыннан аңа: «Кызым, юкка гына ашыктың. Әтиең иртәгә үзе дә шул якларга чыга бит. Бер уңайдан сине дә илтеп куяр иде... Кызым, Рәмзиям, сии анда, ялгыш авыр күтәреп, берүк кенә имгәнә- нитә күрмә. Сак бул, салкын тимәсен үзеңә», —дип бик тә борчылып әйтеп калган сүзләрен дә ишеткән идем. Артык бала җанлы ханым шулай ут йотып калган иде. Әмма Рәмзия үзе әз генә дә борчылмыйча, рәхәтләнеп шаяра-көлә һәм әйләнә- тирәдәге һәрнәрсәгә, беренче тапкыр күргәндәй, сокланып карый иде. Менә хәзер кошлар сайраганны бер мәл тыңлап торганнан соң: з. ,с. Ә.* № 6. П 33 34 — Сандугач бит... Чынлап әгәр, сандугач. Меңләгән сандугач сайрый.— дип шатланып кычкырып җибәрде ул. — Гади тугай түгелдер, сандугачлар иледер бу... Арада тургайлар да, тал сандугачлары да бар... Төнге йокыга талыр алдыннан шулай өздереп сайрауларыдыр инде... Бер мәлгә барыбыз да тынып калдык һәм бу тылсымлы симфонияне сүзсез генә тыңлап бардык... Тнк бераздан, искиткеч тугай артта калып, кошлар сайравы ишетелмәс булгач кына, бар халык кинәт уянып киткәндәй хәрәкәтләнеп куйды. Әле генә кичерелгән сәгадәттән исергән кешеләрнең күзләре зур ачылган, йөзләренә шатлык нуры сибелгән иде. Ә теге студентлар, үзләре дә кошлардан калышырга теләмәгәндәй, кинәт бертавыштан кычкырып җырлап җибәрделәр. Араларында берсенең кечерәк кенә гармуны да бар икән. Башкалар җырлаганда тавышы бөтенләй диярлек басылып калса да, ике җыр арасында ул берүзе дә гаҗәеп моңлы сыздырып ала һәм җырчыларга яңа көйне башлап җибәрергә дә шәп кенә ярдәм итә иде. Озакламыйча шәфәкъ сүнде. Караңгы күктә тонык йолдызлар калыкты, су өстендә калкавыч маяклар кабынды, һәрвакыт бер урында тора торган тимер казык йолдызыдай булып, биек мачта очында сигнал уты балкыды. Палубада ыгы-зыгы йөренүләр дә, кычкырып сөйләшүләр дә басылды. Йолдыз һәм маяклар белән бизәлгән төнге елгада җырчы яшьләр һәм тын да алмыйча аларны тыңлаучылар гына калды. Шулай бер-бер артлы алмашынган күп төрле көйләрне тирән дулкынлану белән рәхәтләнеп тыңлап барганда, бер егет ничектер бигрәк тә моңсу һәм сагышлы итеп җырлый башлады: Кемгә сөйлим серләремне, йөрәгем ялкын кебек. Ялкынланган йөрәгемә Берәү бик якын кебек. Аның өчен кырлардагы Чәчәкләр җитмәс кебек, Чәчәкләр дә йөрәгемне Аңлатып бирмәс кебек... Караңгыда үзе күреимәсә дә, егетнең җырында кемнедер юксыну, күңеленә иң якын кешесен сагынып көтү һәм чакыру моңнары ишетелә иде. Җыр канатында очып күп җиһаннар кичкәннән соң, ниһаять, аны бер сизгере ишетте һәм күкрәктән чыккан ачык тавыш белән озын, ма- һабәт көйгә сузып җавап бирде: Кәкүк тавышын ишетәмен мин урманда, Кем өчен ул анда шул чаклы моңлана?.. Бу кызчык башкалар белән бергә моңарчы да җырлаган булгандыр, әлбәттә. Аның күкрәктән чыккан авазы, саф көмеш кыңгыраудан, колакка чагылып та калган кебек иде. Хәзер исә ул бөтенләй башкача яңгырый, аның яшь йөрәгеннән ташыл чыккан кайнар дәрт дулкыннары әйләнә-тирәгә ургыпургып тарала һәм, күңелләрне әсир итеп, ерак- еракларга, төрле кошлар сайравына шаулап торган урманнар, гөл-чә- чәкләргә күмелгән яшел тугайлар өстеннән үтә, беренче мәхәббәтенә каршы оча иде. Бу тылсымлы җырны гүя таулар, кыялар да тыңлыйлар һәм төн пәрдәсе аша: «Кәк-күк, күк-кү, күк-кү», дип яңгырап җавап бирәләр. Мондый минутларда пароход үзе дә су өстендә түгел, ә моң дулкыннарында салмак кына тибрәнеп барадыр кебек тоела иде. Дөресен генә әйткәндә, башта мин моңа ышанырга да теләмәдем. Миңа гына шулай тоеладыр, язгы кар сулары кебек гөрләп агып торган бу җырлардай һич тә юк нәрсәне эзләп маташамдыр, дип уйлаган идем. Әмма ялгышмаганмын икән. Алар чынлап та җыр аша серләшәләр, үзләренә генә аңлашылган йөрәк телендә сөйләшәләр иде. Игътн- 35 бар беләнрәк тыңлый барган саен, мин моны ачыграк ишеттем, башка беркемнең дә шуны сизмәвенә хәтта бераз гаҗәпләндеАм дә. Хәер, бик тиз генә сизерлек тә түгел шул. һәркемгә ачык ишетелерлек итеп, бик туры төбәп әйтешмиләр бит алар. Ә күбесенчә иптәшләренә кушылып кына җырлагандай итәләр. Бары тик ара-тирә әле берсе, әле икенчесе яңа җыр башлаган минутларда гына бер-беренә күңелләрен ачалар. Шунда ук башкалар дәррәү килеп катнашкач, җыр тагын күмәк төс ала, тегеләр шул дулкын эчендә бик оста яшеренеп калалар иде. Шулай да бу ике яшь йөрәкнең бер-беренә омтылуы, урманда кошлар сайрашып очрашкан кебек, боларның да бер-берен җыр аша табуы ачык ишетелә. Гармун тавышы да, башкаларның җыры да болар янында үзенә бер матур аккомпанемент булып кына яңгырый иде. Кем белсен, бу шашкын яшьләр арасында бер-беренә йөрәк серен сайраучы парлар, мөгаен, тагын да булгандыр. Мин исә гел* тегеләрне генә ишеттем һәм яңа очрашкан ике яшь йөрәккә чын күңелемнән бәхет теләп бардым. Төн урталарыннан соң палубага, эскәмияләргә чык төште. Пассажирлар әле берсе, әле икенчесе утырган урыннарында черем итә башладылар. Тиздән студентлар да, ниһаять, алҗыдылар һәм, бер-берсенең иңнәренә башларын салып, тәмле йокыга талдылар. Бары тик тынгы белмәс теге ике яшь йөрәк кенә төнне йокысыз үткәрделәр. Бар халык йокыга талгач, алар, кулга-кул тотышып алга, мачта янына чыгып бастылар, алсу таңны шунда каршыладылар. һәм тик шунда гына мин аларның берсе кичә шәһәр пристаненда әнисе борчылып озатып калган зифа буйлы кыз Рәмзия икәнен танып алдым. Ул кыз үзе дә, аның кулыннан тоткан кара коңгырт чәчле, өс- тенә соргылт пиджак кигән чандыр егет тә таң нурына алсуланган иртәнге елгага озак-озак сокланып карап баралар да, күңелләреннән ташып чыккан шатлыкларын уртаклашкандай, бер-беренә борылышып, сүзсез генә елмаялар иде. ...Безнең пароход Тәтешкә кызарып кояш чыкканда килеп туктады. /Яшьләрне алып китәргә колхоздан ике автомашина килгән иде. Пристаньда авыл кибетенә алып кайтасы товарлары да булган икән. Пароходтан төшкәч, студентлар шунда ук товарны төйи дә башладылар. Егетләр белән бергә, Рәмзия дә бер ящикны күтәреп алмакчы булып иелгән иде, ләкин шул минутта килеп җиткән теге чандыр егет: — Бар сип машинага, кызлар янына мен. Без ташыганны өя торыгыз. Җиңелрәк булыр, — дип әйтте һәм көчле куллары белән шактый зур ящикны җиңел генә күтәреп алып китте. Бераздан мин склад ягына борылып караганда, алар инде йөкне төяп бетереп, үзләре дә машиналарга утырганнар, ә алгы машинада Рәмзия белән янәшә утырган теге егет багажларны рәтләп маташа иде. Машиналар кузгалып киткәндә кинәт кояшлы яңгыр сибәли башлагач, ул өстендәге соры пиджагын тиз генә салды да, Рәмзия иңенә япты һәм, муенына тамчы таммасын дип, хәтта якасын да күтәреп куйды. Мин алариы. күздән югалганчы, якын дусларым белән саубуллашкандай, карап озатып калдым. Шулчак мин Рәмзиянең кичә шәһәр пристаненда бик борчылып калган әнисен хәтерләдем һәм ихтыярсыз: «һич тә юкка көенәсез, ханым. Җырлап үткәргән шушы серле төндә һәм кояшлы яңгыр астында Рәмзиягез, бәлкем, үзенең зур бәхетен тапкандыр»,— дип уйлап куйдым.