ӘДӘБИЯТ ТОРМЫШЫ ЯҢАЛЫКЛАРЫ
ЯЗУЧЫЛАР СОЮЗЫНЫҢ АЧЫК ПАРТИЯ ҖЫЕЛЫШЫ Республикабызда меңнәрчә үзешчән сәнгать коллективлары — үзешчән драма, хор, бию түгәрәкләре — күп санлы район җыр- <5ию ансамбльләре яшәп килә. Халыкның үз арасыннан сәхнәгә күтәрелгән бу талант көчләре массаларга эстетик тәрбия бирү, сәнгать әсәрләрен халыкка җиткерү буенча әйтеп бетергесез кыйммәтле эш башкаралар. Бу коллективларны тирән идеяле сәнгать әсәрләре белән тәэмин итү беренче чиратта язучылар өстенә төшә. Татарстан язучылары союзының 27 апрельдә булып үткән ачык партия җыелышы нәкъ шул мәсьәләне — үзешчән түгәрәкләр өчен репертуарның сыйфатын күтә- , рүне тикшерде. Доклад белән СССР Фәннәр Академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институтының өлкән гыйльми эшчесе, филология фәннәре кандидаты Б. Гыйззәтуллин чыкты. Докладчы, бер пәрдәлек сәхнә әсәрләренең үзешчән коллективлар өчен иң актуаль, иң кулайлы репертуар булуын аңлатып, бу жанрның татар совет әдәбиятында торышы, уңышлары турында сөйләде. Бу жанрның танылган, озак еллар буе шушы өлкәдә эшләгән авторлары бар. Г. Насрый, А. Әхмәт, Ә. Камал һ. б. ның бер пәрдәлек сәхнә әсәрләре озак еллар буе инде авыл һәм шәһәр үзешчән драма коллективлары сәхнәләреннән төшми куелып килә. — Тик соңгы елларда без, язучылар, әдәбиятның бу жанрына игътибарыбызны 1 - киметтек. Шуның нәтиҗәсе буларак, төссез, берберсен кабатлаучы сәхнә әсәрләре күбәйде. Күп кенә сәхнә әсәрләренә сәнгатьчә эшләнеш, теманы яңача хәл итү җитми. Нәтиҗәдә берберсенә игезәкләр кебек охшаган чиле-пешле әсәрләр тарала. Шундый әсәрләр хәтта «Күңелле сәхнә», «Эстрада» җыентыкларында басылып укучыларга тәкъдим ителә, — ди Б. Гыйззәтуллин. Докладчы бер пәрдәлек пьесаларның сыйфатын яхшырту буенча конкрет тәкъдимнәр кертте. Доклад буенча фикер алышуда катнашкан иптәшләр, докладчының төп тезисларын куәтләп, бу өлкәдәге яна җитешсез- лекләрне ачтылар. С. Баттал драма әсәрләренең сәнгатьчә эшләнеш якларына тукталды. — Әдәбиятта искерә торган темалар юк. һәрбер нәрсә турында язарга була. Тик теманы яңача, үзенчәлекле чишү генә булсын, сәнгатьчә эшләнеш кенә булсын, — дип тәмамлады сүзен С. Баттал. Халык иҗаты йорты эшчесе Ф. Хисматуллин, иҗат йортының эш планы белән таныштырганнан соң, репертуар азлыгы турында сөйләде: — Казанның үзендә генә дә 30 дан артык драма коллективы яши. Ә авылларда никадәр ул коллективларның саны! Алар яңа, актуаль сәхнә әсәрләренә сусыйлар. Ә яңа әсәрләр юк. Шуның аркасында озак еллар буе алар һаман да шул бер үк «Галиябану», «Зәңгәр шәл», «Беренче театр», «Хаҗи әфәнде өйләнә» әсәрләрен кую белән чикләнәләр. Язучылар ал арны яңа пьесалар белән тәэмин итәргә тиешләр. — Әсәр билгеле бер фикерне әйтеп бирү, шул фикерне җиткерү өчен генә языла дип уйлау, әсәрнең идеясен формадан аерып карау—хата фикер. Әдәби әсәр билгеле бер идеяне әйтү өчен генә языла дип уйлау аркасында да соңгы вакытта әдәбиятта төссез, халтура пьесалар артты, әдәбиятта һөнәрчеләр күбәйде,— диде Ф. Хөсни.— Әдәбиятчы тормыш турында язарга тиеш. Әдәбият тормышчан булырга, кешеләр өчен язылырга тиеш. Н. Гайсин Халык иҗаты йорты белән язучылар арасында иҗади дуслыкның җитәрлек булмавын тәнкыйтьләде. Үзешчән түгәрәкләр өчен жанр төрлелеге мәсьәләләренә тукталды, мәктәп сәхнәләре турында сөйләде:—Үзешчән драма түгәрәкләре мәктәпләрдә дә эшли бит. Ә менә ничә еллар инде мәктәп балалары өчен бер генә 156 сәхнә әсәре дә язылмый. Ә бит алар яшиләр, пьесалар куялар. Үзләре өчен язылганнары булмагач, 12—15 яшьлек балалар «Зәңгәр шәл», «Галиябану» кебек әйберләргә тотыналар. Бу — һич нормаль хәл түгел, — диде Н. Гайсин. — Үзешчән сәнгать — киләчәк коммунизм сәнгатенең төп формасы ул, — диде Нәкый Исәнбәт. — Үзешчән көчләргә киң юл ачарга, алар өчен зур мөмкинлекләр тудырырга кирәк. Халыкның үз шагыйрьләре, композиторлары, җырчылары, биючеләре, артистлары, драматурглары бар. Шуларның иң талантлыларын сайлап алырга, тәрбияләргә, үстерергә кирәк. Ә. Камал бер пәрдәлек пьесаларның специфик үзенчәлекләренә тукталды. — Үзешчән коллективлар өчен репертуар булдыру мәсьәләсе язучылар өстенә төшә. Бу эшкә өлкән, тәҗрибәле иптәшләрне тартырга кирәк. Бу эшне Культура министрлыгы. Иҗат йорты, язучылар бергәләп эшләргә тиешләр, — ди Риза Ишморат. Партия оешмасы секретарь! Г. Кашшаф «Күнелле сәхнә» җыентыгында басылган әсәрләрнең түбән сыйфатлы булулары турында сөйләде. Г. Зәйнашева, Г. Сәгый- дуллин, А. Әхмәтнең аерым пьесаларына анализ ясады, җнтешсезлекләрен күрсәтте. Татарстан Культура министры урынбасары Я. Шәмсетдинов язучыларны авыл үзешчәннәренә ярдәмгә чакырды: — Әйдәгез, язучы иптәшләр, безгә ярдәм итегез. Бергәләп эшлик. Халкыбызга бергә булышыйк, — дип тәмамлады ул сүзен. Җыелыш үзешчән коллективлар өчен репертуарны яхшырту буенча конкрет тәкъдимнәр, чаралар билгеләнгән карар кабул итте. ХАЛЫК ШАГЫЙРЕН ИСКӘ АЛУ Күпме еллар буенча инде һәр яз саен халык үзенең сөекле шагыйрен зур хөрмәт белән искә ала. һәр яз саен Тукай исеме бирелгән китапханәләр һәм мәктәпләр, авыллар һәм колхозлар, урамнар һәм мәйданнар саны арта бара. Яз саен менә шулай. Әле кайчан гына Тукай районының Тукай-Кырлай һәм Кушлавыч авылларында шагыйрьгә һәйкәл куелган иде. Әле кайчан гына Татарстан Верховный Советы Президиумы әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге күренекле уңышлар өчен Тукай премиясе бирү турында Указ чыгарган иде. Тукай яшәгән «Нурлы Казан» шәһәренең Куйбышев мәйданында 1958 елда гына халык үзенең бөек улына мәһабәт һәйкәл ачты. Быелның кышында Кушлавыч авылында Габдулла Тукай иҗатына багышланган халык музее оештырылды. Менә тагын яз килде. 26 апрельдә Татарстан хезмәт ияләрешагыйрьнең туган көнен билгеләп үттеләр. Бу көнне Куйбышев мәйданындагы Тукай һәйкәленә, Яңа бистәдәге Тукай каберенә* веноклар, чәчәклор салынды. Кичен казандылар Павлюхин урамындагы мәһабәт Культура сараена шагыйрьне искә алу кичәсенә җыелдылар. Кичәне, Тукай иҗатының зурлыгы, әһәмияте турында кыскача кереш сүз сөйләп, Татарстан язучылары союзы председателеА. Шамов ачты. Шагыйрьнең иҗаты турындагы докладны филология фәннәре кандидаты Г. Халит сөйләде. Шушы ук кичәдә Татарстан культура министры X. Рәхмәтуллин 1959 елда Тукай премиясе белән бүләкләнгән әдәбият, сәнгать эшлеклеләренә дипломнар тапшырды. — Тукай премиясе лауреаты исемен алуны мин РСФСРның халык артисты исеме бирелү кебек үк зур дәрәҗә дип саныйм. Бу исем белән мин чиксез горурланам. Бу исем мине яңа сәхнә образлары тудырырга илһамландыра, — диде РСФСРның халык артисты Н. Провоторов. Тукай премиясе лауреаты композитор Мансур Мозаффаров шагыйрь белән очрашулары турында истәлекләр сөйләде. Кичәнең икенче бүлегендә зур концерт булды. Концертта Тукай шигырьләре, анын. сүзләренә язылган җырлар, шагыйрь яраткан татар халык җырлары башкарылды. Татарстанның халык артисты X. Сәлимҗа- новның «Печән базары, яхут Яңа Кисекбаш» поэмасын укуын тамашачылар - алкышлап каршыладылар. Концертта Тукай премиясе лауреатлары композитор Р. Яхин һәм РСФСРның халык артисты Ф. Насретдинов та катнашты. НӘБИ ДӘҮЛИГӘ 50 ЯШЬ 1957 елда Татарстан китап нәшрияты совет солдатларының фашист тоткынлыгында күргән газаплары, аларның Ватанга турылыклы булып калулары турында «Яшәү белән үлем арасында» исемле китап бастырып чыгарды. Фашизмның бөтен ерткычлыгын, вәхшилеген үз җилкәсендә татыган язучының көчле нәфрәт, шигъри тел белән язылган бу әсәрен укучы җылы кар- 157 сиылады. 1959 елда зур тираж белән <Яшәү белән үлем арасында» икенче тапкыр чыкты. Нәби Дәүлинец бу китабы якын көннәрдә рус телендә дә чыгачак. Татар совет әдәбиятының үзенчәлекле бу әдибе үзенең 50 еллык юбилеен бай һәм күп кырлы иҗат эшчәнлеге белән каршылый. Татар дәүләт курчак театрында анын «Каракаш батыр» пьесасы уңыш белән бара, газета-журналларда бүгенге көн турында шигырьләре, поэмалары басыла. Нәби Дәүлинең «Бәхет» исемле беренче шигырьләр җыентыгы 1937 елда басылган иде. Аннан бирле ул татар әдәбиятына дистәгә якын шигырь китаплары бирде. Аның «Ал чәчәк» (1939), «Уйлар» (1940), «Кырык шигырь» (1941), «Иртәнге жыр» (1955), «Юлда» (1957) исемле жыентыкла- рын укучылар җылы каршылады. Июнь аенда Татарстан язучылары союзы идарәсе Нәби Дәүлигә 50 яшь тулу көнен билгеләп үтте. ТАТАРСТАН ХУДОЖНИКЛАРЫ СОЮЗЫНДА Татарстан художниклары сәнгать әсәрләрендә заманыбызның бөеклеген, замандашларыбызның героик образын, рухландыргыч иҗади хезмәтен гәүдәләндерергә омтылалар. Соңгы елларда алар нәгыш (живопись), графика, скульптура сәнгатеннән уңышлы яңа әсәрләр иҗат иттеләр. 1959 ел ахырында Казанда ачылган отчет күргәзмәсе художникларның заман темасына күбрәк әһәмият бирүләрен, профессиональ осталыклары тагын да камилләшүен күрсәтте. Художниклар югары идеяле, профессиональ нәфис эшләнгән сәнгать әсәрләре иҗат итү белән генә канәгатьләнмиләр, ә ул әсәрләрне халыкка җиткерү өчен заводларга, колхозларга, уку йортларына, культура университетларына баралар. 7—14 майларда Россия Федерациясендә сынлы сәнгать атнасы үткәрелде. Аның төп максаты— сынлы сәнгать әсәрләрен пропагандалау иде. Бу атналыкка Татарстан художниклары да актив катнаштылар. Атналык барышында алар күп урыннарда хезмәт ияләре белән очраштылар, иҗатлары турында сөйләделәр, киләчәккә булган планнары белән таныштырдылар. Узган ел Әлмәт районының «Зәй» колхозында, республикада беренче тапкыр, колхоз музее ачылды. Анда татар художникларының иң яхшы картина, пейзаж, портрет, скульптура, графика әсәрләре куелды. Музейны колхозчылар, авыл интеллигенциясе, нефтьчеләр зур кызыксыну белән карадылар. Апрель аенда Мәскәүдә Федерация художникларының зур күргәзмәсе ачылды. Татарстанның 17 художнигының 24 әсәре шушы күргәзмәгә сайлап алынды. Алар арасында Л. Фәттаховның «Тынгысыз яшьлек», «Яңа буралар», X. Якупов- ның «Иделдә яз», И. Хәлиуловның «Татарстан пейзажы», А. Бурлакның «Нефть табылды», Н. Кузнецовның «Казан — биш диңгез порты» картиналары, В. Куделькин, С. Лывин, А. Радионов, В. Карамышев, Э. Гельме, Б. Урманчы әсәрләре бар. Татарстанның 40 еллыгын художниклар яңа иҗат уңышлары белән каршылыйлар. Республика бәйрәменә картина, пейзаж, портрет, графика, скульптура әсәрләреннән зур күргәзмә оештырылды. Художникларга иҗат өчен куп төрле уңайлыклар тудырыла. Якын арада «Художниклар йорты» салынып бетәчәк. Быел графика һәм керамика мастерскойлары салу күздә тотыла. Тиздән Россия Федерациясе художникларының 1 съезды ачыла. Татарстан художниклары исеменнән съездда X. Якупов, Л. Фәттахов, С. Лывин, И. Хәлиулов, В. Карамышев катнашачак. УНИВЕРСИТЕТ НӘШРИЯТЫНДА Менә ике ел инде Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының үз нәшрияты эшләп килә. Шул вакыт эчендә бу нәшрият математика, физика, химия, геология, география, биология, тарих, әдәбият буенча күп санлы фәнни хезмәтләр бастырып чыгарды. Татар теле һәм әдәбияты турындагы фәнни хезмәтләр дә нәшриятта басыла башлады. Нәшрият филология фәннәре кандидаты М. Зәкиевнең «Татар теле» (синтаксис), Ш. Байчураның «Татар теленең аваз төзелеше» (рус телендә) исемле китапларын дөньяга чыгарды инде. Быел монда филология фәннәре кандидаты X. Госманның «Гражданнар сугышы һәм социалистик революция чорында татар поэзиясе», филология фәннәре кандидаты Н. Юзиевнең «Муса Җәлил поэмалары» дигән хезмәтләре басылачак. Татарстанның 40 еллыгына нәшрият И. М. Климовның «Татарстан АССР төзелү һәм аның үсеше», Ш. М. Еналеевнең «Татарстанда ленинчыл милли политика 158 ның тормышка ашырылуы» китапларын, «Татарстан партия оешмасы тарихыннан», «Совет власте елларында Татарстан АССР үсешенең кайбер мәсьәләләре», «Казан дәүләт университеты тарихы» дигән коллектив хезмәтләр чыгара. «ШҮРӘЛЕ» БАЛЕТЫ АЛБАНИЯ СӘХНӘСЕНДӘ Талантлы татар композиторы Фәрит Яруллинның «Шүрәле» балеты татар совет музыка сәнгатенең зур казанышы, горурлыгы булды. Бу балет илебезнең бик күп опера һәм балет театрлары сәхнәләрендә, чит илләрдә зур уңыш белән бара. Быел «Шүрәле» Албания опера һәм балет театрында күрсәтелә башлады. Албанлылар, спектакльдә катнашу өчен, Татарстанның атказанган артисты Сәлих Хәйруллинны һәм Сөембикә ролен башкаручы талантлы яшь артистка Гета Бәшнрованы Тиранага гастрольгә чакырдылар. 20 майга кадәр алар Албаниядә булдылар. ОЧРАШУЛАР, КОНФЕРЕНЦИЯЛӘР Республикабызның 40 еллыгы алдыннан язучылар уку йортларында, культура сарайларында, эшче клубларында, колхозларда, совхозларда булдылар, күп санлы очрашулар, конференцияләр уздырдылар. Г. Хуҗиев, Г. Паушкнн Зеленодольск шәһәре әдәбият түгәрәгенең чираттагы утырышында булдылар. Алар яшь язучыларның әсәрләрен тикшерүдә катнаштылар, үзләренең шигырьләрен укыдылар. Маяковский клубы каршындагы Культура университетында Н. Арсланов үзенең иҗаты турында сөйләде, шигырьләрен укыды, яшь тыңлаучыларның күп санлы сорауларына җаваплар бирде. Казан авыл хуҗалыгы институты студентлары татар совет әдәбиятына багышланган әдәби кичә үткәрделәр. Кичәдә язучылардан X. Туфан, Г. Паушкин, М. Са- дри, 3. Нури, Н. Арслановлар катнашты. Алар 40 ел эчендә татар әдәбиятының үсеше турында сөйләделәр, шигырьләрен укыдылар. Казан шәһәрендәге китапханә эшчеләре белән очрашуда 3. Нури, Н. Дәүли, Г. Ху- жиев, Г. Латыйп катнашты. Г. Әпсәләмов Казан дәүләт химия-технология институты студентлары белән «40 ел эчендә татар совет әдәбияты» дигән темага әңгәмә уздырды. Студентларга ул татар совет әдәбиятының үсеш этаплары, бу зур әдәбиятның үзенчәлеге, язучылары турында сөйләде. Күп санлы сорауларга җавап бирде, үз иҗаты, аерым әсәрләренең язылу тарихы, киләчәккә планнары белән таныштырды. Май аенда Казан дәүләт университетының Актовый залында, шәһәрнең культура сарайларында шагыйрь Ә. Ерикәйнең нжат кичәләре булып үтте. Бу кичәләрдә Ә. Ерикәй шигырьләре укылды, аның сүзләренә* язылган күп санлы көйләр башкарылды. А. Расих Мөслим районында китап укучылар белән очрашты. Чиләбе шәһәренең Татар, башкорт китапханәсе залында «Совет әдәбияты» журналын укучылар конференциясе үткәрелде. Журналда басылган әдәби әсәрләрне тикшерүдә Чиләбе трактор заводы эшчеләре, шахтерлар, өлкә партия мәктәбе укучылары, шәһәр интеллигенциясе вәкилләре катнашты. ТАТАР ДӘҮЛӘТ АКАДЕМИЯ ТЕАТРЫНЫҢ ГАСТРОЛЬЛӘРЕ 30 апрельдә М. Әмирнең «Хөррият» спектакле белән Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры быелгы сезонын тәмамлады. Театр җәйге сезонны Татарстанның нефть районнарында үткәрәчәк. Театрның төп коллективы, ике ай ярым Бөгелмәдә торып, шәһәр хезмәт ияләренә «Хуҗа Насретдин», «Хөррият», «Казан сөлгесе», «Серле моң», «Беренче мәхәббәт», «Татар хатыны ниләр күрми», «Кыз урлау» спектакльләрен күрсәтәчәк, колхозчылар, нефть промыселлары эшчеләре белән очрашулар үткәрәчәк, конференцияләр уздырачак. КИТАП АЙЛЫГЫ Татарстанның 40 еллыгына багышланган китап айлыгы уздырылды. ВЛКСМнын Татарстан Өлкә Комитеты, Таткниготорг, Татпотребсоюз һәм Союзпечать тарафыннан үткәрелә торган бу айлыкның максаты — китапларны масса арасында пропагандалау һәм тарату. Айлык барышында һәркайда да китап базарлары оештырылды, марксизм-ленинизм әсәрләре, фәнтехника, производство, авыл хуҗалыгы, матур әдәбият, балалар китаплары сатылды. Язучыларның китап укучылар белән очрашулары үткәрелде. Китап магазиннарында китапханәчекләр туплап сатылды, предприятиеләргә, учреждениеләргә, уку йортларына барып китап сату оештырылды. ШАГЫЙРЬ ШӘҮКӘТ ГАЛИЕВ КИЧӘСЕ 27 апрельдә поэзия сөючеләр язучыларның Габдулла Тукай исемендәге клубына җыелды. — Соңгы вакытта гына «Утыр әле яннарыма» исемле бер матур көй таралды. Җырның сүзләрен Шәүкәт Галиев дигән яшь шагыйрь язган, — дип башлады Ш. Галиев иҗаты турындагы кереш сүзен Зыя Мансур. — Шушы җыры кебек үк, Ш. Галиев үзе дә әдәбиятта бик тиз танылды. Аз гына вакыт эчендә бу яшь шагыйрь татар совет поэзиясенә лирик, сатирик характердагы шигырьләр, матур җырлар бирде. Әдәбият сөючеләргә Ш. Галиев яңа шигырьләрен укыды. Кичәнең икенче бүлегендә Консерватория, Музыка училищесы студентлары, Филармониянең яшь артистлары катнашында концерт булды. Концертта Ш. Галиев шигырьләре, аның сүзләренә язылган җырлар башкарылды. БАШКОРТСТАНДА ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ АТНАЛЫГЫ Татар һәм башкорт халыкларының туганлык традицияләре ерак гасырлардан килә. Бу халыкларның уртак шагыйрьләре, җырчылары, композиторлары бар. Татар әдәбиятын Башкортстанда яратып укысалар, башкорт язучыларын татар укучылары да беләләр, яраталар, укыйлар. Май ахырында Уфада башкорт һәм татар әдәбиятларында хикәя жанры, әдәбиятта заман герое турында дискуссия булды. РСФСР язучылары союзы оештырган бу дискуссиягә күренекле татар прозаиклары һәм тәнкыйтьчеләре М. Әмир, И. Гази, Ә. Еники, Г. Кашшаф, Р. Төхфәтуллин иптәшләр катнашты. Шул ук көннәрдә Уфада Ә. Исхак, Ә. Ерикәй, Н. Арсланов, М. Хөсәен составында тагын бер коллектив булды. Алар татар әдәбияты атналыгы уңае белән үткәрелгән кичәләрдә катнаштылар. Атналык барышында татар язучылары шәһәрнең хезмәт ияләре белән очраштылар, культура сарайларында һәм культура университетларында булдылар, китап укучыларга татар әдәбияты турында сөйләделәр, үзләренең әсәрләрен укыдылар. Республика газета-журналларында татар әдәбияты турында мәкаләләр, татар совет язучыларыиың әсәрләре басылды, ИҖАТ СЕКЦИЯЛӘРЕНДӘ 20 майда проза секциясенең чираттагы утырышында С. Батталның «Сигезенчесе кем?» исемле яңа повесты тикшерелде. Фикер алышуда Р. Гайнанов, А. Расих, М. Хә- митов, А. Гыйләҗев, Г. Минский, Ә. Еники һ. б. катнашты. Чыгып сөйләүчеләр, әсәрнең уңышлы якларын күрсәтү белән бергә, кайбер җитешсезлекләре дә барлыгын әйттеләр, повестьны яхшырту буенча конкрет тәкъдимнәр керттеләр. 24 майда балалар әдәбияты секциясе утырышында А. Әхмәтнең «Иптәшләр белән...» исемле пьесасы тикшерелде. Фикер алышуда катнашкан Ә. Камал, Н. Гайсин, Л. Ихсанова, Г. Гобәй, Г. Бакиров һ. б. нигездә пьесаның уңышлы язылуын әйттеләр. Авторга әсәрен яхшырту буенча күп кенә киңәшләр бирделәр. ФӘННИ КОНФЕРЕНЦИЯ 6—8 июньнәрдә Хезмәт Кызыл Байрак орденлы Казан дәүләт университетында тюркология мәсьәләләрен һәм рус галимнәренең Көнчыгышны өйрәнү тарихына багышланган фәнни конференция үткәрелде. Татарстанның 40 еллык бәйрәменә багышланган бу киңәшмәгә Мәскәү, Ташкент, Баку, Фрунзе, Алма-Ата, УланҮдэ, Уфа, Йошкар-Ола һәм башка шәһәрләрнең югары уку йортлары галимнәре катнашты. Конференциядә тюркология, Көнчыгышны өйрәнү тарихыннан кызыклы докладлар, белдерүләр тыңланды. Пленар утырышлардан тыш, тюркология һәм Көнчыгышны өйрәнү тарихы секцияләре эшләде. Катнашучыларда М. 3. Зәкиев һәм Д. Г. Тумашеваның (Казан) «Тюркология үсешендә Казан университетының роле», профессор А. М. Демирчизаденең (Баку) «Профессор М. А. КаземБек грамматикасы», Н. Т. Пегитовның (ЙошкарОла^ «Мари телендә төрек элементлары», Г. Ф. Шамовның (Казан) «ХГХ гасырның беренче яртысында Казан университетында Кытайны өйрәнү» һ. б. докладлар зур кызыксыну уяттылар. Конференция эшендә Казан галимнәре актив катнаштылар.