Логотип Казан Утлары
Публицистика

 ДАНЛЫКЛЫ ЮБИЛЕЙ КӨНЕНДӘ СӘЛАМ!

СССР халыклары күптән түгел генә, бөтен дөнья хезмәт ияләре белән берлектә, үзләренең бөек дуслары, мәңге онытылмаслык зирәк укытучылары В. И. Ульянов-Ленинның тууына туксан ел тулуны билгеләп үттеләр. Бу данлыклы бәйрәм көннәрендә Татарстан республикасының халкы элеккеге Казан губернасын автономияле республикага үзгәртеп кору инициаторы булган Владимир Ильичны аерата җылы хисләр, тирән дулкынлану белән искә алгандыр. Татарстан АССРны төзү турындагы декрет, Ленин һәм Калинин имзалары белән, 1920 елның 27 маенда чыкты. Шул елның сентябрендә Татарстан Советларының беренче оештыру съезды Үзәк Башкарма Комитетын сайлады һәм Халык Комиссарлары Советын раслады. Татарстан Советларының беренче съезды, В. И. Ленинга җибәргән чотлау телеграммасында, Коммунистлар партиясенең исеме «бөтен чал Көнчыгышка чакыру булып яңгырый» дип язды һәм «көрәшнең ахыры- нача, иске дөньяны тулысынча җиңгәнгә кадәр Совет Россиясе пролетарийлары сафларында барырбыз» дип вәгъдә бирде. СССР халыклары белән кырык ел буе кулга кул тотынышып барган Татарстан социализм төзелешендә — промышленностьта, авыл хуҗалыгында, сәнгать һәм әдәбиятта күренекле уңышлар казанды. һәм миңа, Татарстан республикасын оештыру съездына катнашкан һәм аның беренче басма органнарында редактор булып эшләгән кешегә, үзебезнең тарихи җидееллыкта Татарстан халкының яңадан-яңа уңышларга ирешүен теләү бик күңелле. Коммунистлар партиясенең Татарстан оешмасы халык белән бәйләнештә бөек Ленинның васыятен турылыклы һәм намус белән үтәп барганда республиканың тагын да яңа уңышларга ирешүендә һич тә шик юк.