БӘЙРӘМНӘР КОТЛЫ БУЛСЫН!
ВИЛ И С ЛАЦИС
Латвиянең халык язучысы
БАЛТИК БУЕННАН СӘЛАМ!
Күп милләтле бөек совет әдәбиятының данлыклы отрядларыннан берсе булган татар әдәбиятының тагын да һәм бар яктан да чәчәк атып үсүен телим. Кешелек дөньясына Муса Җәлил кебек герой шагыйрь- гражданинны биргән татар халкы зирәк Коммунистлар партиясе җитәкчелегендә жир йөзендә иң гүзәл, иң гадел һәм иң бәхетле тормыш төзүче Советлар Союзы халыклары рухи культурасы хәзинәсенә тагы да зуррак байлыклар өстәячәгенә аз гына да шик юк.
СЕМЕН ДАНИЛОВ Якут язучысы
ӘДӘБИЯТЛАРЫБЫЗ ТАГЫ ДА БАЕСЫН
Татарстан республикасының данлыклы кырык еллык юбилее уңае белән дусларымны — татар язучыларын чын күңелемнән котлыйм һәм якут УруйАйхалы 3 җибәрәм. Татарлар белән якутлар — алар бер тамырдан үскәннәр —алар бик якын туган халыклар. Чал4 тарихның ниндидер хәрәкәтләре аркасында Ерак Төньякка—салкын якларга илтеп ташлануларына карамастан, якутлар төрки халыклар гаиләсендә үсә барган борынгы . культураларын саклап кала алганнар. Хәзер дә безнең халыкларда телдә, халык иҗатында, горефйолаларда һ. б. бик күп уртаклыклар яши. Шуңа күрә татар халкының уңышлары без якутларга аеруча кадерле һәм без алар өчен аеруча куанабыз. Татар әдәбияты безнең бөек Ватаныбыздагы иң борынгы һәм иң бай әдәбиятларның берсе. Якут әдәбиятына нигез салган Кулаковский, Софронов һәм Неустроев иҗатында бөек рус әдәбияты белән бергә татар әдәбиятының да роле һәм файдалы тәэсире көчле. Бу әдипләр татар классигы Габдулла Тукай иҗатына аеруча югары бәя биргәннәр. *— Татар халкының бөек улы Муса Җәлил — бөтен совет әдәбиятының горурлыгы. Муса Җәлил иҗатының бүгенге совет поэзиясенә йогынтысы искиткеч зур. йеөнең-ч4җат-я-шьләребез өчен_аның ролен Павел Корча- ти болән--чагыттттырА-әы--кнлә. Ул — иҗаты белән халыкка, Ватанга хезмәт итүнең иң бөек үрнәге. Муса Җәлил иҗаты — совет поэзиясенең бөек Ватаныбызның җиңүе һәм тантанасы өчен күрсәткән зур фидакарьлеге ул. —— Галимҗан Ибраһимов, Шәриф Камал, Һади Такташ, Әхмәт Фәйзи, Фатих Кәрим, Гадел Кутуй, Кави Нәҗми, Гомәр Бәширов, Афзал Шамов, Шәйхи Маннур, Фатих Хөсни, Әхмәт Исхак, Габдрахман Әпсәлә- мов, Әнвәр Давыдов, Зәки Нури һәм башка бик күп татар язучылары- иың исемнәре якут халкына якын таныш, якут укучылары аларның аерым әсәрләрен үз ана телендә укыйлар. Шуның белән бергә, бүген шуны да әйтеп үтәргә кирәк: якут язучыларының күп кенәсенең әсәрләрендә, мәсәлән, Н. Мординовның «Яз 3 У р у й-А й х а л—якутча Зур сәлам дигән сүз. вакыты», Эрилик Эристииның «Марыкчан яшьләре» дигән романнарында һ. б. ларда татар халкы вәкилләре уңай геройлар итеп алынган. Туганнарча дуслыгыбызның тагын да ныгуын һәм тагын да матуррак җимешләр бирүен телим- Шушы дуслык җирлегендә әдәбиятларыбыз тагы да байый төшсен! Кадерле дусларым — татар халкының әдипләре! Ерактагы туганыгыз һәм иҗат буенча иптәшегез буларак, сезгә якут алмазыдай нык сәламәтлек, Төньякның январь кояшыдай дәртле һәм нурлы иҗат илһамы, күп милләтле социалистик әдәбиятыбызның тагы да үсүе өчен армый- талмый шатлыклы хезмәт итүегезне телим.