БУА ЯКЛАРЫ
Буа яклары дигәч тә иң әүвәле борыла-сырыла аккан Зөя һәм Карлы елгалары күз алдына килә. Халык җырларына бизәк булып кергән бу агымсуларны телгә алдыңмы, соклангыч Каенлык урманнарын, Кырык Сайдак буендагы әрәмәлекләрне, Кыят якларындагы табигать гүзәллеген сөйләми үтә алмыйсың. Шәйморза тирәләрендәге даладай ачыклыкның да үз шигърияте бар. Киң басуларны сөреп җибәрделәрме, күз күреме җитмәс мәйданга кара хәтфә җәйгәндәй була. Туфрак гөл туфрагыдай бу төбәкләрдә. Шуңа күрә бит Черкен һәм Кильдураз бодайларының даны тирә-юньнәрендә генә түгел, чуваш дуслар республикасында да таралган. Буа ул арышы-бо- дае, солысы-тарысы белән дә, кукурузы һәм шикәр чөгендере белән дә дан тота. Әлбәттә, эшне туфрак уңдырышы белән генә чикләп калдыру дөрес булмас иде. Хикмәт, барыннан да битәр, елның елында барча тармакта алдынгылар рәтендә барган буалыларның тырыш хезмәтендә. Эшкә дигәндә, көнне-төнне, алны-ялны белмиләр алар! Аның каравы бәйрәмнәрдә күңел ачуның, дуслар, белешләр белән чүкердәшеп тантана итүнең дә кимен куймыйлар. Карлы болынында елныңелында уздырыла торган район сабан туйларын гына хәтерләүдә җитә. Русы, татары, чувашы — бертуган монда. Авызлыгын чәйнәп торган йөгерекләр ашкынлыгы, утка керердәй ярсыган чабышкы атларның сылулыгы, беләк мускулларын уйнатып көрәш мәйданына кергән төрле милләт егетләре, ничәмә-ничә телдә яңгыраган дәртле һәм моңлы җырлар—болар барысы да олы хезмәттән, фидакарьлектән аерылгысыз. Буалыларны әиә шулай — тырыш хезмәттә, күңелле ялда, белем һәм тәҗрибә арттыруда итеп кенә күз алдына китерергә мөмкин. Шуңа күрә Буа яклары тормышында да, бер тамчы суда зур кояш үзе тулаем чагылгандай, бәхетле халкыбызның хөр тормышы гәүдәләнә. ...Буа станциясенә җитеп, поезддан төшүгә, монда тәүге тапкыр аяк баскан кеше станциянең һәм шәһәрнең исеме белән кызыксына. «Сулыклар, буалар бик күпме әллә бу җирләрдә?» — ди ул. Ихтимал, элегрәк ул кадәрлесе дә булгандыр. Хәзер дә әле анда-санда сазлыксыман яткан уйдыкларга тап буласың. Әмма аталышка килгәндә, эш алай гына түгел икән. Буыннан-буынга күчкән имеш-мимештә бу җирләрдә галәмәт куе урманнар булган дип, искә төшерелә. Шул карурманнардан юл ярып сәүдәгәрләр йөргән, имеш. Явыз ниятле бәндәләр, юлбасарлар, аларның малларын талаганнар, асыл малчыларның үзләрен буып үтерә торган булганнар, ди. Шуннан «буалар», «буа» дигән сүз таралып киткән икән. Шәһәрнең русча исеме дә—Буинск — «Буйное место»дан алынгандыр Б 121 дип фараз итү алда сөйләгәннәргә юш килеп тора шикелле. Ничек булса булган, халык шулай сөйли. Әнә шул сүзләрне тыңлаганда, күңелдә ирексездән бер чагыштыру туа: патша хакимлеге хезмәт ияләре өчен шул ук юлбасарлар эше булмаганмыни? Самодержавие, бөтен Рәсәйнең гадел хезмәт белән көн итүчесен аяусыз интектергән шикелле, бу яклардагы татарларны, русларны, чувашларны һәм удмуртларны буып тормаганмыни?! Буган, бугазларына басып җаннарын суырган. Элекке Сембер губернасындагы Буа өязе халкының аерата хәерчелектә, наданлыкта яшәве мәгълүм бит. Вәхшиләрчә изүгә, кимсетүгә чыдый алмаган, түземе беткән крестьяннар патша сатрапларына каршы күп мәртәбәләр баш күтәргәннәр, гаделлек эзләп, исправник камчысын ашаганнар. Ул хакта бәетләр һәм кайбер бүтән документлар калган. Шундыйларның берсе — «Чынлы бәете». Аның һәр юлында тормышта очын-очка ялгый алмый иза чиккән крестьяннарның аһзары ярылып ята. Тарих мең дә тугыз йөзнең шул алтынчы елында Дүрт кешене казаклар атты Л1отовилов кырында. Мотовилов кырына барганда, утырдык без олауга, Аяз көнне томан басты кырда халык елауга. ...Дүрт йөз кеше ранный булган кылычтан да камчыдан, Шул кырда өрәк булган адәм каны тамган тамчыдан... — диелә бәеттә алпавыт Мотовилов белән Кече Чынлы игенчеләре арасында җир өчен булган канлы бәрелеш хакында. Мондый хәлләр ул заманда еш кабатланып торган. Ул вакытта бәхет, картлар әйтмешли, «аю кулындагы алма» булган. Бөек Октябрь социалистик революциясе җиңгәч, Балтфлоттаи һәм армиядән кайткан революцион матрослар һәм солдатлар Совет хөкүмәтенең тынычлык һәм җир хакындагы декретларын өяз халкына ирештерү буенча зур эш башкаралар. Өяздә Совет власте игълан ителү тарихта күрелмәгәнчә олы тантана була. Өяз партия оешмасына җитәкчелек итүгә ялкынлы революционер, рус халкының батыр улы Иван Сергеевич Космовский сайлана. Шуңа күрәдер, Космовскийның истәлеге бу як кешеләренең хәтеренә нык урнашкан. Район үзәгендәге олы урамның берсе аның исеме белән атала. Фиргавендәй комсыз алпавытларга каршы көрәш алып барган, тәхетләре чәлпәрәмә килүдән зәһәрләнеп коралга ябышкан контрреволю- шюнерларны аяусыз тукмаган хезмәт халкының батырлыгы телләрдән телләргә, күңелләрдән күңелләргә күчеп, яңа буынны яңа фидакарьлекләргә рухландырды. Колхозлашу елларындагы сыйнфый көрәш Буа якларында да кискен төс алмый калмады. Биредә дә һәр авылда диярлек кулак пулясыннан гомере чикләнгән яки кайнар каны түгелгән, сөяк-санагы имгәнгән патриотлар хакында ишетергә мөмкин. Алар күмәк хуҗалыкларны оештыруда беренче кирпечләрне салучылар. Персональ пенсионер Сираҗ абзый Бикмөхәммәтов, «Үрнәк» колхозында яшәүче колхоз төзелеше ветераны Кожевников, «Искра» авыл хуҗалыгы артеле члены Кадыйр ага Латыйпов, пенсионер Кәлимулла Алимов һәм дистәләрчә башка өлкән иптәшләрне бүген зур хөрмәт белән искә алмый булмый. Бөек Ватан сугышы буалылар өчен дә зур сынау булды. Районның меңнәрчә ир-егетләре һәм кызлары кулларына корал алып фашистларга каршы сугыштылар. Тылда калган хатын-кызлар, яшүсмерләр һәм тормыш арбасының төп буена җигелергә мәҗбүр булган аксакаллар таң калырлык эшләр башкардылар. Буа районы чагыштыргысыз катлаулы сынау елларының берсендә генә дә ашлык һәм терлекчелек продуктлары тапшыру буенча дәүләт планын үтәми калмады. Авиация һәм танк колонналары төзү эшенә район хезмәт ияләре йөз меңнәрчә сум акча 122 җыеп, тапшырдылар. Сугышчыларга дип әзерләнгән җылы киемнәрнең һәм бүләк-бүкәриең төгәл санын бүген хәтерләве дә читен. Рәхимсез еллар иде алар. Уйларның әле Мәскәү янына, әле Сталинградка, я булмаса Курск дугасына төбәлгән чоры иде. Сталинградка — Идел капкасына фашист ордалары ыргылган көннәрдә Буа районын да иңләп хәзерге Казан—Сталинград тимер юлының Зөя—Ульяновск өлеше сузылды, район территориясендә Лашчы, Буа, Бюрган һәм Борындык станцияләре калкып чыкты. Шул корыч тасмалар гүя тыл каһарманнарының уйтеләкләрен һәм кайнар омтылышларын ут сызыгына илтеп ялгыйлар иде. Җиңү бәйрәмен буалылар да, илебезнең барча халкы кебек, ачык йөз, саф намус белән каршыладылар. Шатлыкның чиге булмады. Әмма байтак күңелләрдә юксыну һәм моңсулану да бар иде, чөнки күп кенә райондашлар туган-үскән төбәккә әйләнеп кайта алмадылар, Ватан азатлыгы хакына яу кырында башларын салдылар. Әмма совет кешесенең холкы шундый инде: ул кайгы-хәсрәткә бирелеп кенә утыра алмый, ул яңага, яктыга, югарыга ашкына. Буалылар сугыштан соң аерата дәрт белән эшкә тотындылар. 1947 ел районгазур сөенечләр алып килде. Татарстан авыл хуҗалыгындагы беренче сигез Социалистик Хезмәт Героеның дүртесе буаныкылар булды. Звено җитәкчесе (хәзер ул эреләндерелгән «Коминтерн» колхозында комплекслы бригада башлыгы) Александра Николаева, механизаторлар Гәрәй Сафин (хәзер РТСта), Георгий Сторожев (бүгенге көндә ул «Кызыл йолдыз» колхозы механизаторлары отряды бригадиры) һәм ул чакта МТС директоры, ә хәзер район авыл хуҗалыгы инспекциясе начальнигы Александр Ефремов, мул уңыш үстереп, шул бөек исемне яуладылар. Аннан соңгы еллар районның экономикасын һәм культурасын күтәрүдә үр менү еллары булды, ә 1953 елның сентябре өр-яңа биеклекләр яулау өчен әйтеп бетергесез зур көрәш башлау белән тарихка керде. Район хезмәт ияләре КПСС Үзәк Комитетының тарихи сентябрь Пленумы карарын тормышка ашырырга керештеләр. Хәзерге «Маяк» колхозын гына алыйк. Заманында бу артель территориясендә 4 колхоз иде. Соңгы елларда Кайбыч, Югары Наратбашы, Кыр 3’нәле һәм Норлат авыллары игенчеләре бер күмәк хуҗалыкка берләштеләр. Артель идарәсенә карт коммунист, авыл хуҗалыгы производствосының күренекле командиры Садыйк абзый Вәлиев җитәкчелек итте. Былтыр ул хаклы ялга китте, аны югары белемле Нури иптәш Җамалиев алмаштырды. «Маяк»ның партия һәм комсомол оешмалары көчле, сугышчан. Колхоз активы һәрчак җиң сызганып тора. Шунлыктан монда һәр яңалыкны күтәреп алалар һәм азагына кадәр башкарып чыгалар. Терлекчелектә үсешкә ирешү өчен, мал-туарны адәм рәтле торак белән тәэмин итәргә кирәк иде. «Маяк» кешеләре бу проблеманы ике-өч ел дигәндә тулысынча хәл кылдылар. Хәзер колхозда сокланып туймаслык «терлекчелек шәһәрчеге» хасил булды, йөздән артык баш сыер өчен корылган дүрт рәтле абзар үзе генә дә ни тора! Мал-туар үрчесен, ишәйсен дисәң, азык базасы туктаусыз ныгытылырга тиеш. «Маяк» халкы, бөртеклеләрдәи югары уңыш яулау белән бергә, «кырлар патшасы» — кукуруз игүгә дә нык игътибар бирә. Ике- өч ел дәвамында алар бу эшнең серенә тәмам төшенделәр. Хәзер карагыз: Нәзир Баһавиев звеносы һәр гектардан мең центнердан артык яшел масса үстерә. Авылларның электрлашуын, төзекләнүен, колхозның үз радиоузелы булуын, культура һәм медицина учреждениеләре төзелүен әйтеп тә торасы юк. тг Үз эченә Күл-Черкен, Казма, Каенлык, Петровка авылларын алган «Искра» колхозын, составына Түбән Наратбашы, Бнкмураз һәм Кыр- лангы авылларын берләштергән «Коммунизм» артелен алыгыз — искиткеч үзгәрешләрне күрерсез. Яки «Коммуна» колхозына карагыз. Элекке җиде артель — хәзер бер хуҗалык. Аның куәте дә нәкъ җиделәтә артты, эше дә шул кадәр яхшырды дисәк, хата булмас. Ленин исемендәге колхозга аерым тукталасы килә. Анда әүвәлге елларда телгә алырлык ни генә булды икән? Аксу, Бик-Үти, Кукау, Чыпчык, Ташкичү халкы кулга-кул тотынышып эшли башлагач, хәлләр бик нык үзгәрде. Хезмәт дисциплинасы ныгыды, җир эшкәртү культурасы күтәрелде, терлекчелектә алдынгы ысуллар кулланыла башлады. Колхоз тауга күтәрелә. Идарә председателе — тырыш механизатор һәм оештыручы Барый Мадьяров белән партоешма секретаре Рәүф Әһлиуллин чын күңелләре белән эшлиләр. Район буенча күтәрелешне кайбер саннарсыз күз алдына китерү ансат булмас. Беренче карашка бик коры булып күренгән ул саннар гүя музыка тудыралар, дәртле көй булып яңгырыйлар. Буалылар быел дәүләткә ит сату буенча өч ел ярымлык план үтәргә вәгъдә иттеләр. Сүз эштән аерылмый. Ике ай дәвамында ук былтырның шул чорына караганда дүрт тапкыр артык ит сатылды. Татарстанның 40 еллыгына район ике еллык планны үтәү белән килә. Бөртекле ашлык өчен көрәшнең колачы нинди! Иртә культураларны чәчү, республикада беренче булып, 28 апрельгә төгәлләнде. Кукуруз чәчү бик уңышлы үтте. Бу культурадан бик күп колхозлар 600—1000 центнер яшел масса алырга исәплиләр. Буаны шикәр чөгендерсез күз алдына китерү кыен. Өч-дүрт ел эчендә монда чөгендер бик ныклап урнашты, ә аны игүчеләр, гектардан 300 центнергача уңыш үстереп, дан казандылар. Шунсыз ярамый да шул: район үзәгеннән чакрым чамасы гына читтә республикабызда икенче шикәр заводы эшли. Быел яз ул беренче продукциясен бирде инде. Татарстанның данлы 40 еллыгын буалылар матур нәтиҗәләр белән каршылыйлар. Сабан туен чын мәгънәсендә хезмәт туе, бәхет һәм шатлык туе итеп уздырырга бөтен нигезләре бар аларның. Буалылар хакында сөйләгәндә, иң беренче чиратта, хезмәт алдынгыларының исемнәрен телгә аласы килә. Алар сыер савучылар — Фәсәхәт Кәлимуллина, Кадрия Сабирҗанова, Котдус Шәкүров, Екатерина Волкова, ит җитештерүчеләр— Михаил Галкин, Гөлфия Закирова, Антонина Хәйбулкина, механизаторлар — Салих Җамалиев, Заһидулла Хәсәнҗанов, Михаил Цыбарков, колхоз җитәкчеләре — Заһит Халиков, Алексей Евграфов, Хаҗи Әбүзәров, Нурислам Кадыйров һәм йөзләрчә, меңнәрчә бүтән иптәшләр.