Логотип Казан Утлары
Публицистика

БӘХЕТЛЕ ХАЛЫКНЫҢ ШАТЛЫКЛЫ БӘЙРӘМЕ

 Советлар Татарстанына 40 ел! Горурланып, көр тавыш белән әйтәбез без бүген бу сүзләрне. Республикабызның юбилее күңелләрдәге шатлык хисен үстерә, йөрәкләрне яңа дәрт белән д ул кы н л а н д ы р а. Совет Татарстаны — даһи остазыбыз Владимир Ильич Ленинның кояш кебек мәңге сүнмәс идеяләренең күркәм гәүдәләнеше ул. Илебездәге барлык халыкларның язмышы кебек үк, Татарстан хезмәт ияләренең дә язмышы, ирекле һәм бәхетле тормышка чыгуы Ленин исеме белән бәйләнгән. Бөек Октябрьның җиңүе, Совет власте урнашу, Коммунистлар партиясенең ленинчыл милли политикасын тайпылышсыз тормышка ашыру нәтиҗәсендә, бөек рус халкының ярдәме белән татар халкы үзенең автономияле дәүләтен булдырды һәм бөек социаль үзгәрешләр юлына басты. Бүген без Совет Татарстаны хезмәт ияләре узган 40 еллык юлны сөенеп күзәтәбез. Нинди зур, данлы һәм җиңүле юл! Кыска гына тарихи вакыт эчендә ничаклы казанышлар! ГасЬтрлар дәверендә күренмәгән һәм башка иҗтимагый системада күренүе дә мөмкин булмаган тирән үзгәрешләр! Ничек горурланмассың да, ничек шатланмассың! Әйтүе генә җиңел: элек артта калган, изелгән һәм таланган җиребез алдынгы социалистик республикаларның берсенә әйләнде; татар халкының политик, хуҗалык һәм культура тормышы әле күптән түгел хыялда гына бул- ган югарылыкка күтәрелде. Башлыча кустарьчылык тибындагы берничә вак фабрика-заводлар, сукага һәм авыр кул хезмәтенә корылган примитив, уңдырышсыз, таркау игенчелек — иске Казан губернасының экономикасы шундый иде. Хезмәт халкы бөлгенлектә һәм караңгылыкта яшәде. Сыйнфый һәм милли изелү, газаплы авыр хезмәт, хәерчелек һәм хокуксызлык өстенә ул наданлыктан җәфа чикте. Көзге төн, ямьсез, караңгы... өй түрендә җил җылый; Җил хәбәр ул: ач үлемнең куркусыннан ил җылый. Халыкның революциягә кадәрге аяныч хәлен Габдулла Тукай әнә шулай тасвирлады. Бүгенге Татарстан караңгылыкны, ачлыкны, бөлгенлекне белми инде. Алар тарихка калды. Партиянең, совет дәүләтенең аталарча кайгыртуы аркасында, хезмәт халкының фидакарь тырышлыгы нәтиҗәсендә, Татарстанда югары техника белән коралланган куәтле индустрия туды, промышленностьның яңа тармаклары күтәрелеп чыкты. Промышленность продукциясе күләме 1913 ел белән чагыштырганда 146 тапкыр үсте. Машиналар төзү һәм металл эшкәртү 4375 тапкыр, химия промышленносте 82 тапкыр үсте. Мондый искиткеч текә сикереш бары тик социализм шартларында гына, халык хезмәте җимешләре аның үз кулын С 125 да булганда гына мөмкин. Татарстан промышленносте эшләп чыгарган продукция бөтен Советлар Союзына һәм дөньядагы 39 илгә тарала. Коммунистлар партиясе күрсәткән, Бөек Октябрь ачкан олы һәм якты юлдан әнә нинди гигант адымнар белән атлый хәзер Татарстан! Республикабызның горурлыгы — аның нефть байлыгы. Кара алтын табу буенча ул СССРда беренче урынны тота. 1950 ел белән чагыштырганда нефть чыгару республикабызда 44 мәртәбә артты. Гасырлар буенча хәрәкәтсез яткан иксез- чиксез хәзинәне халык үз кулына алды, Ватан интересларына буйсындырды. Социалистик индустрия — халыкның тормышын һәрьяклап үзгәртүче бөек фактор. Ул республикабызда яңа шәһәрләрнең, эшче поселокларының тууына китерде, иске шәһәрләрнең һәм авылларның йөзен бик иык үзгәртте. Татарстанның башкаласы Казан шәһәрендә хәзер 647 мең кеше яши, ә 1926 елны аның халкы 179 мең, 1939 елны 402 мең иде. 1897 елда шәһәрләрдә торучылар халыкның 8,5 процентын, 1926 елда 10,8 процентын тәшкил иткән булсалар, хәзер Татарстан халкының 42 проценты шәһәрләрдә яши. Югарыда китерелгән мәгълүматлар җитештерү көчләренең тиңдәшсез үсүе, республиканың экономик йөзе тамырдан үзгәрүе, кешеләрнең яңа, киң перспективалы, бай тормыш юлына басуы, иң алдынгы индустриаль хезмәткә тартылуы, техникага, фәнгә ия булуы турында, шәһәр белән авыл арасында яңа, социалистик мөнәсәбәтләр урнашуы, эшчеләр белән крестьяннар союзының тагы да ныгуы турында сөйли. 40 ел дәверендә республикабызның авыл хуҗалыгы да бик зур үзгәрешләр кичерде. Октябрь революциясенә кадәр крестьяннарның 57 проценты ярлы* 30 проценты урта хәлле, өчтән бер өлеше атсыз, биштән бер өлеше бөтенләй малтуарсыз иде. Авыл халкының 96,8 процентын тәшкил иткән крестьян хуҗалыклары кулында җирнең бары тик 60 проценты гына булып, калган 40 процентын алпавытлар, байлар, муллалар, ишаннар биләде. Социалистик революция бу гаделсезлекне юкка чыгарды һәм игенче хезмәт ияләрен җирнең төп хуҗасы итеп игълан итте. Коммунистлар партиясе крестьяннарны аерыма таркау, вак хуҗалыктан эре, күмәк һәм югары нәтиҗәле хуҗалык юлына алып чыкты. 1913 ел белән чагыштырганда чәчү мәйданы 30,7 процентка артты. Республикада фәнгә, техникага һәм алдынгы практикага нигезләнгән авыл хуҗалыгының барлык тармаклары уңышлы рәвештә үсә. Социализм авыл кешесен интектергәч авыр кул хезмәтеннән азат итте, аны җир эшкәртү һәм терлекчелекне үстерү өчен кирәкле булган техника белән коралландырды. Хәзер безнең колхозларда һәм совхозларда 20740 трактор, 7640 комбайн, 15710 чәчкеч, 14530 культиватор, 7740 йөк автомашинасы һәм башка бик күп авыл хуҗалыгы машиналары эшли. Авылларның күпчелегендә электр энергиясе бар. Колхозларда һәм совхозларда һич- кайчан да күрелмәгәнчә төзелеш эшләре алып барыла, аларның керемнәре елдан-ел арта, авыл хезмәт ияләренең материаль-культура көнкүреше яхшыра. Моңа мисал итеп Ютазы районы Бәйрәкә авылы крестьяннары тормышын китерергә мөмкин. Башка татар авыллары кебек үк, элек ул байлар тарафыннан таланган ярлы, ягымсыз авыл иде. Авыл крестьяннары, «Коммунизмга» колхозына берләшеп, якты һәм бәхетле тормышка ирештеләр. Артель 8619 гектар җир били, 1959 елда анда һәр гектардан 15,1 центнер бөртекле культуралар һәм 355 центнер кукуруз уңышы җыеп алынды. Колхозның 12 йөк һәм 2 җиңел машинасы, 16 тракторы, 13 комбайны һәм бик күп башка техникасы бар; еллык кереме 4800 меңнән артык. Күп көч куелуны сорый торган барлык хезмәт электрлашкан, йортларда Ильич лампалары яна һәм радио сөйли. 126 Колхозда 60 механизатор, 7 авыл хуҗалыгы белгече, 2 врач һәм 13 урта квалификацияле медицина эшчесе эшли, 610 кешенең 7 еллык, 238 кешенең урта һәм 25 кешенең югары белеме бар. Авылны матур һәм төзек торак йортлары, ике катлы урта мәктәп бинасы, больница, амбулатория, аптека, бала тудыру йорты, клуб, китапханә, ветерина рия пункты, радиоузел, тегү мастерское, 5 магазин һәм бик күп хуҗалык биналары бизи. Клубта стационар кино эшли. Республикабызның башка авылларында да хәл шундый. Татарстанның халык хуҗалыгы ирешкән тарихи казанышлар сокландыргыч. Алар белән мактанырга, кинәнергә без хаклы, хезмәт кешеләрен иреккә, бәхеткә, ямьле иҗади тормышка алып чыккан Коммунистлар партиясенә һәм совет хөкүмәтенә мең рәхмәтләр белдерми мөмкин түгел, социалистик экономика тагы да ныгысын һәм чәчәк атсын өчен, тормышыбыз тагын да баерак, матуррак, бәхетлерәк булсын өчен тырышыбрак, икеләтә, өчләтә фидакарьлек күрсәтеп эшләү теләге белән янмый мөмкин түгел. Илебезнең халык хуҗалыгын үстерүнең җидееллык планы Татарстан өчен дә гаять зур яңа перспективалар ача. Республиканың гомуми промышленность продукциясе 86 процентка артуы күздә тотыла. Нефть чыгару 2,3 тапкыр, газ куллану 3,8 тапкыр, химия промышленносте 3,4 тапкыр, машиналар төзү һәм металл эшкәртү 89 процентка, электр энергиясе эшләп чыгару 3,7 тапкыр үсәчәк. 1958 елга караганда ит җитештерү 2,2 тапкыр, сөт продуктлары 2,5 тапкыр, балык тоту 10 тапкыр артачак. 1959—1965 елларда шәһәрләрдә һәм эшче поселокларында 5 миллион квадрат метр күләмдә, ягъни узган җиде елга караганда ике тапкырдан күбрәк торак йортлары салыначак. Авылларда 163 мең яңа йорт төзеләчәк. Саннар — күңелсез, ялыктыргыч әйбер, диләр шагыйрьләр. Өстән генә, игътибарсыз гына караганда бәлки шулай тоеладыр. Ләкин җидееллык план саннарында ничаклы рухландыргыч мәгънә бар! Алар чынчыннан политик поэзия булып яңгырыйлар, республикабызның, халкыбызның тагы да яктырак һәм бәхетлерәк киләчәге турында тегендимондый шигырьгә караганда матуррак һәм аңлаешлырак сөйлиләр. Ул саннар чынбарлыкка әйләнсен өчен (ә моңа безнең бер генә тамчы да шигебез юк) бөтен халыкның киеренке хезмәт куюы таләп ителә. Илебезнең барлык халыклары белән бергә, Татарстан хезмәт ияләре дә җидееллыкның беренче елын уңышлы тәмамладылар. Узган ел Татарстан Халык Хуҗалыгы Сове ты предприятиеләренең барысы да производство планын арттырып үтәп, илгә планнан тыш миллионнарча сумлык өстәмә продукция бирделәр. Промышленность продукциясенең гомуми күләме 14 процентка, нефть чыгару 23 процентка, машиналар төзү 18 процентка, төзү материаллары эшләп чыгару 27 процентка үсте. Бу матур йомгаклар промышленность эшчеләренең, инженер-техник работникларының аңлы хезмәте һәм иҗади инициативасы турында сөйлиләр. Җидееллык планны уңышлы үтәү өчен көрәш коммунистик хезмәт алдынгыларын, яңа новаторларны тудыра һәм үстерә. Татарстанның 40 еллыгын бәйрәм иткәндә без аның индустрия куәтен та^ы да ныгыту өчен бөтен көчләрен, белемнәрен, сәләтләрен биреп эшләүче нефтьчеләр Мөгаллим Гыймазов- һәм Михаил Гринь, төзүчеләр Рәшит Саттаров һәм Андрей Хабаров, мехчы Евдокия Никитина, тегүче Мәккыя Миңлемөхәмметова, тукучы Наталья Лаврентьева, итекче Сәгъдия Галләмова, слесарь Зәкәрия Закиров кебек производство алдынгы- ларын зур ихтирам белән күрсәтеп үтәбез. КПСС Үзәк Комитетының авыл хуҗалыгын текә күтәрүгә юнәлтеп- гән тарихи карарларын үтәү өчен көрәштә Татарстан хезмәт ияләре ш акты й ку а н ычл ы нәтиҗәләргә ирештеләр. Табигать шартларының уңайлы булмавына карамастан,-үз- 127 ган ел колхозларыбыз һәм совхозларыбыз яхшы иген уңышы үстерделәр, йөкләмәләрен намус белән үтәп, дәүләт амбарларына 42,5 миллион пот ашлык тапшырдылар, үзләрен азык, орлык һәм фураж белән тулысынча тәэмин иттеләр. Узган ел кукуруз уңышы уртача 300 центнердан артты. Нәтиҗәдә, 1953 елга караганда 3,6 тапкыр күбрәк силос салынды. Җидееллыкның беренче елында колхозларда һәм совхозларда мөгезле эре терлекләр саны 28 процентка, дуңгызлар 32 процентка, кошлар 44 процентка артты, йорт куяны асрау киң колач алды. Терлекчелек продукциясен җитештерү һәм дәүләткә сату буенча Идел буе зонасында беренче урынны биләп, Татарстан РСФСР Министрлар Советының Күчмә Кызыл Байрагын үз кулында тота. Татарстанның 40 еллыгын лаеклы каршылау теләге белән авыл хезмәт ияләре 1960 елга тагы да җаваплырак йөкләмәләр алдылар. Бу йөкләмәләрнең реаль һәм һичшиксез үтәләчәк булуын 1960 елның беренче айлары йомгагы, алдынгы колхозларның, совхозларның, районнарның, оста куллы, уңган колхозчыларның һәм совхоз эшчеләренең эш тәҗрибәсе ачык күрсәтә. Республикабызның авыл хуҗалыгын, текә күтәрү өчен армый-талмый эшләүче, хезмәттә гүзәл батырлык һәм аңлы инициатива үрнәге белән танылган кешеләр арасында без Беренче Май районы Тукай исемендәге колхоз сыер савучысы Социалистик Хезмәт Герое Гөлсем Мин- һаҗова, Чүпрәле районы «Алга» колхозы сыер савучысы Әлминур Мөшәрәпова, Актаныш районы «Татарстан» колхозы кукуруз эшкәртүче механизаторы Билал Шәрипов, Мөслим районы «Кызыл Октябрь» колхозы дуңгыз караучысы Нәкыя Хәнипова, Буа районы «Кызыл Йолдыз» колхозы трактор бригадасы бригадиры Георгий Сторожев, Югары Ослан районы «Путь к коммунизму» колхозы председателе Павел Орешин, Норлат районы Ленин исемендәге колхоз председателе Салих Хәнипов, Сарман районы «Нөр- кәй» совхозы кош караучысы Рабига Гыйльмстдинова кебек бик күп авыл хуҗалыгы алдынгыларын мак* тап телгә алабыз. Социалистик җитештерү мөнәсәбәтләре, үз бәхетең һәм иминлегең өчен, үз Ватаныңның куәте өчен азат хезмәт кешеләрне әнә шулай үстерә, аларга дан китерә, экономиканың тиңдәшсез үсүен, халык көнкүрешенең һаман яхшыруын тәэмин итә. Социалистик строй халык массаларын сыйнфый һәм милли изүдән, политик хокуксызлыктан һәм фәкыйрьлектәй азат итеп кенә калмады, бәлки аларга аң-белем юлын, кешелек җәмгыяте ирешкән культура байлыкларын үзләштерү мөмкинлеген киң ачты. Коммунистлар партиясенең һәм совет хөкүмәтенең даими кайгыртучанлыгы аркасыида, Татарстанда чын мәгънәсендә культура революциясе булды. Халыкның укый-яза белмәүчелеге бетерелде. Революциягә кадәр бөтен Казан губернасында 56 гына татар мәктәбе булган. Ә хәзер бездә 1500 мәктәптә уку-укыту эшләре татар телендә алып барыла. Башлангыч, җиде һәм сигезьеллык урта мәктәпләрнең саны 3500 гә җитә, аларда 438 меңгә якын бала укый. Революциягә кадәрге чор белән чагыштырганда гомуми белем мәктәпләрендә укучылар саны дүрт тапкыр артты. Совет мәктәпләрен тәмамлаган йөзләрчә һәм меңнәрчә яшьләр колхозларда, совхозларда, нефть промыселларында, заводларда, фабрикаларда, төзелешләрдә аңлы хезмәт үрнәкләре күрсәтәләр, кыю новаторлар, уңган рационализаторлар булып танылалар, производствода өзлексез прогрессны тәэмин итәләр. Хезмәт ияләренә махсус урта һәм югары белем бирү киң колач алды. Октябрь революциясенә кадәр Казанда 3 югары уку йорты бар иде. Хәзер Татарстанда 12 югары уку йорты эшли. 1913 елда вузларда 2300 студент укыган һәм шул ардан берничәсе генә татар булган, хәзер 128 исә югары уку йортларындагы студентлар саны 34 меңнән артык һәм шуларның 10,6 меңе татарлар. Хәзер республикабызда 38 меңнән артык югары белемле белгеч эшли. 1913 елда Татарстан җирендә 456 врач эшләгән булса, хәзер аларның саны биш меңгә якын. Бездә СССР Фәннәр Академиясе филиалы һәм тагын 37 гыйльми тикшеренү учреждениесе бар, аларда 3 меңгә якын галим совет фәнен үстерү буенча уңышлы эш алып бара. Шулай итеп, гасырлар буенча аңбслемнән мәхрүм булып яшәгән халкыбыз кыска гына вакыт эчендә югары цивилизациягә иреште, үзенең яңа интеллигенциясен үстерде, фәнгә һәм техникага ия булды. Кешеләрнең культурасын һәм политик активлыгын күтәрүнең көчле чаралары булып клублар, культура сарайлары, кызыл почмаклар, радио, кинотеатрлар хезмәт итә. Совет власте елларында барлыкка килгән мондый культура учаклары республикада 2336 санала, авылларда һәм шәһәрләрдә 302 мең радио- точка, 142,5 мең радиоалгыч, 7500 телевизор бар, 1200 киноустановка, 11 миллионга якын китап фонды булган 2300 китапханә эшли, һәр эшчегә, колхозчыга, совхоз работнигына, интеллектуаль хезмәт кешесенә үзенең иҗади сәләтен тулысынча ачу өчен, культуралы ял итү, аң- белемен күтәрү өчен киң мөмкинлекләр тудырылган. Республикада татар, рус, чуваш һәм удмурт телләрендә 89 газета, 34 данә журнал һәм башка периодик басмалар чыга. Аларның тиражы ярты миллионнан артык. Моңар- дан тыш республика хезмәт ияләре 461 меңгә якын үзәк газета һәм журналлары алалар. Татарстан китап нәшрияты һәр елны 5—6 миллион тиражда 500 гә кадәр китап басып чыгара. Совет власте халыкның рухи дөнья көзгесе булган матур әдәбиятның үсүе һәм чәчәк атуы өчен чикләнмәгән иркенлек тудырды. Шагыйрьләрнең, прозаикларның, драматургларның яңа зур армиясе үсеп чыкты һәм ул совет кешеләрен идея-политик, моральэстетик тәрбияләүдә партиянең сугышчан ярдәмчесе һәм ышанычлы таянычы булып хезмәт итә. Хәзер Татарстан язучылары союзы составында 81 каләм остасы эшли. Татарстан язучылары и ы ң әсә р л ә р ен дә з а м а ныбыз- ның дулкынландыргыч вакыйгалары, яңа кешеләр, аларның күп тармаклы бай тормышы, иске гореф- гадәтләргә һәм күренешләргә каршы көрәш, алдынгы социалистик идеология һәм культура нигезендә кешеләрнең политик һәм мораль яктан үсүе чагыла. 1912 елны Г. Ибраһимов бер генә татар художнигы һәм композиторы турында хыялланган иде. 40 ел дәверендә татарлар арасыннан бер генә түгел, бәлки йөзләрчә профессиональ сәнгать осталары үсеп чыкты. Республикабызда 30 композитор, 176 художник һәм 700 гә якын артист эшли. Кыска гына вакыт эчендә халык тормышы белән нык бәйләнгән, аның идея-политик омтылышын дөрес чагылдыручы, шатлык һәм рәхәтлек бирүче сәнгатьнең барлык төрләре чәчәк атты. Совет чорында татар музыкасы аеруча зур уңышлар казанды. Татарстан композиторлары тирән эчтәлекле, гүзәл аһәңле бик күп опералар, балетлар, симфоник әсәрләр, матур яңа җырлар иҗат иттеләр. Социализм шартларында татар театры сәнгате бик нык үсте. Хәзер республикада 9 театр эшли. Аларның сәхнәләрендә рус, татар, чит ил драматургиясе һәм музыкасы, тугандаш республикалар драматурглары һәм композиторлары әсәрләре халыкка күрсәтелә. Элек тыелган һәм «гөнаһлы» эш дип саналган рәсем сәнгате татар хезмәт ияләре тормышында зур урын алды. Татарстан художникларының иҗади активлыгы елдан-ел үсә. Алар живопись, графика, скульптура жанрларында бик күп реалистик әсәрләр тудырдылар. Бездә профессиональ сәнгатьнең чәчәк атуы өчен генә түгел, бәлки барлык совет кешеләре дә сәнгатьне аңласын, үстерсен һәм киң куллансын өчен бөтен шартлар тудырылган. Сәнгатьтән читтә торган кешеләрне, һәвәскәр сәнгать коллектив. I. лары булмаган колхозны, совхозны, предприятиене, югары уку йортын, техникумны, мәктәпне хәзер очрату кыен инде. Җыр, бию, театр, музыка һәвәскәр коллективлары саны бездә 8 меңнән артык, аларда 140 меңгә якын кеше катнаша. Үзешчән сәнгать коллективлары массаларның культуралы ялын оештыруда, аларның иҗат эшенә омтылышын активлаштыруда, алдынгы эстетик карашларын формалаштыруда, сәнгать чаралары ярдәмендә коммунистик аңны үстерүдә, иң яхшы әхлак сыйфатларын тәрбияләүдә бәя биреп бетермәслек роль уйныйлар. Совет Татарстанының социалистик культурасы үскәннән үсә бара. 1957 елда Мәскәүдә .үткәрелгән татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы моны ачык күрсәтте. Башкалабызда дусларча һәм җылы каршы алу, ирешкән уңышларыбызга бирелгән югары бәя һәм булган җитешсезлекләрне тәнкыйтьләү халыкның культура байлыкларын үстерү эшенә яңа зур этәргеч ясады. Халык хуҗалыгы үсешенең җидееллык планы культура өлкәсендә тагы да сөенечле перспективалар ача. Дистәләрчә яңа мәктәпләр, клублар, китапханәләр һәм башка культура учаклары; халык театрларының, кино, радио, телевидениенең киңәюе; художество, музыка, театр, хореография уку йортларының артуы; китап, газета, журналларның, фәннитехник һәм матур әдәбиятның киң таралуы; сәнгать осталарының иҗади активлыгы үсүе, аларның һәвәскәр коллективларга ярдәме көчәюе — болар барысы да культурабызның тагы да гүзәлрәк чәчәк атуын тәэмин итәчәк, коммунизм төзүче совет кешеләренең рухи тормышын тагын да югары күтәрәчәк. Татар милли культурасы һәрвакыт бөек рус халкының һәм башка тугандаш халыкларның культуралары белән тыгыз бәйләнештә, иҗади контактта үсте һәм үсә. Прогрессив рус культурасының татар культурасына уңай йогынтысы Бөек Октябрь социалистик ре- . волюциясенә кадәр үк ачык күренде. Рус телен үзләштерүе, рус га1 s. .с. Ә." № 6. лимнәре белән аралашуы һәм аларның яхшы киңәшләренә иярүе аркасында гына Каюм Насыйри демократик татар культурасы тарихында тирән эз калдыра алды. Пушкин белән Лермонтовтан башка Тукайны, Гоголь белән Островскийдан башка Галиәсгар Камалны, Горь- кийдан башка Коләхметовны, Толс- тойдан башка Ибраһимовны күз алдына китерү кыен. Царизм һәм милләтче буржуазия татар хезмәт ияләренең алдынгы рус культурасына якын килүенә бик нык каршы тордылар. Рус кешесе белән туганлашырга, аның телен үзләштерергә, рус мәктәпләрендә укырга, рус культурасының җимешләрен татырга теләгән һәркем мөселман руханилары тарафыннан мәсхәрәләнде һәм эзәрлекләнде. Бөек Октябрь социалистик революциясе массаларны культурадан аерып торучы, халыкларның иҗади хезмәттәшлегенә комачаулаучы һәртөрле киртәләрне җимерде. Татар халкы, башка халыклар белән бергә, үзенең талантларын камилләштерү өчен, телен, милли әдәбиятын һәм сәнгатен үстерү өчен, аң-белемне үзләштерү, гомуми кешелек һәм беренче чиратта рус халкы тудырган культура байлыкларыннан файдалану өчен тулы хокук алды. Социалистик культура — милли генә түгел, бәлки интернациональ культура. Ул барлык халыкларның культура казанышларыннан туплана һәм хезмәт ияләрен интернациональ рухта тәрбияләү бурычына хезмәт итә. Бер генә халыкның культура үсешен дә башка культуралардан аерым күз алдына китерү мөмкин түгел, чөнки безнең заманда беркемнең дә, әйтик, бер генә татарның да рухи дөньясы бары тик ана телендә генә, татар җырлары һәм биюләре, татар телендә язылган китаплар рамкасында гына чикләнә алмый. Татар хезмәт ияләре башка халыкларның культура казанышларын бик киң файдаланалар, аларны үзләренеке итеп, яратып кабул итәләр, рус, башкорт, украин, казакъ һәм башка телләрдә сөйләшәләр, үз балаларын рус мәктәпләрендә укыта129 / лар, бөек рус язучыларының әсәрләрен йотлыгып укыйлар, классик рус музыкасын тыңлыйлар, рус театрына йөриләр, башка халыкларның җырларын, биюләрен башкаралар. Шул ук вакытта татар язучыларының әсәрләре күп санда рус телендә һәм башка телләрдә басылып чыга, татар драматургларының һәм композиторларының әсәрләре башка милли театрларда сәхнәгә куела, алар иҗат иткән иң яхшы җырлар радио аша бөтен илгә яңгырый, тугандаш республикалар һәм өлкәләрнең эстрада коллективлары һәм солистлары репертуарына керә, Татарстан художникларының картиналары бөтен илгә тарала, һәм бу иске заманнарга хас булган милли чикләнүне җимерә, татар культурасын гаять дәрәҗәдә баета, аны башка халыклар культурасы белән туганлаштыра, интернациональ характерын көчәйтә, дуслыкка, татулыкка, хезмәттәшлеккә корылган совет семьясын ныгыта. Социализм милләтләрнең һәм м илл и кул ьту р а л а р н ы ң яңадан тууына һәм чагыштыргысыз чәчәк атуына китерү белән бергә, милләтләрнең берберсенә якынлашуын, милли культураларның тыгыз үза- ралашуын тудыра. Гаять дәрәҗәдә прогрессив булган бу табигый процесс социализмнан коммунизмга күчү чорында аеруча көчәя. Ул экономик тормышка, коммунизмның материальтехник базасын төзү өчен халыкларның күмәк көрәшенә нигезләнгән. Коммунизм төзү һәм хезмәт ияләрен коммунистик тәрбияләү бурычы интернациональ го- мумилек белән милли үзгәлекнең бердәмлеген һәм гармоник кушылуын таләп итә. Шуңа күрә, ана теле һәм халыкның иң яхшы традицияләре нигезендә милли культураны алга үстергәндә, Республикабызның партия һәм совет органнары, идеология һәм культура работниклары бөек рус культурасының иң яхшы үрнәкләреннән, башка халыклар культурасы үсешенең зур тәҗрибәсеннән кип файдаланалар. Бу исә совет строеның гүзәл үзенчәлеген тәшкил иткән х а л ы к л а р дуслыгы н ы ң какшамас көчен һәм тормышчанлыгын, социалистик милләтләрнең бердәмлеген, үзара тирән аңлашуын, идея-политик оешканлыгын ачык күрсәтә. Татарстанның 40 еллыгы — бәхетле халыкның шатлыклы бәйрәме ул. Аның 40 еллык казанышлары — Коммунистлар партиясенең ленинчыл милли политикасы җимеше, со. вет дәүләтенең халык азатлыгы һәм иминлеге турында өзлексез кайгыртуы, кадерле олы туганыбыз рус халкының даими ярдәме нәтиҗәсе. Габдулла Тукайның: Рус белән тормыш кичердек сайрашып, Тел, лөгать, гадәт вә әхлак алмашып.... һич бетәрме тарихи бу бергәлек? Без туган бер җепкә бергә теркәлеп. Без сугышта юлбарыстай көчлебез, Без тынычта аттан артык эшлибез, — дигән гаҗәп матур һәм хак сүзләрен без бүген тагы да горурланып кабатлыйбыз. Ирешелгән уңышларга шатланып, алдагы якты перспективалар белән рухланып, Республикабыз хезмәт ияләре данлы Коммунистлар партиясенә, аның ленинчыл Үзәк Комитетына, үзебезнең Совет Хөкүмәтебезгә, бөек рус халкына һәм башка тугаидаш халыкларга чын күңелдән рәхмәтләр укыйлар, сөекле Ватаны, быз хөрмәтенә, тынычлык өчен, коммунизм тантанасы өчен' тагы да тырышыбрак, бөтен көчләрен биреп көрәшәчәкләрен белдерәләр