БЕЗНЕҢ ОПЕРАТОРЛАР
«Бөгелмәнефть» идарәсенең 2 нче промысел өлкән операторы.
Җир асты патшалыгына төшеп, тугыз башлы дию пәриләрен җиңгән, алар кул астындагы алтын-көмешләрне ярлы кешеләргә, хезмәт кешеләренә өләшкән әкият батырлары турында бала чактан ук хыял- ланырта ярата идем мин. Үсә төшкәч, мәктәптә укыган елларда, әллә инде шул әкиятләр тәэсирендә, урман-сулар, таулар-ташлар кичеп, җир асты байлыклары эзләүче геологлар турында язылган китапларны укырга бирелеп киттем. Ә инде туган авылым Урдалыдан ерак та түгел Шөгердә беренче тапкыр нефть табылгач, минем бар теләгем нефтьче булуга әйләнде. Ләкин ул хыялым бары тик армиядән кайткач кына тормышка ашты. 1951 елның сентябрь ае. Өстемдә әле солдат шинеле. Көзге пычракны ераера, Ленйногорск шәһәренә юл тотам. Походтагы кебек зур-зур атлап барам. Ә башымда төрле уйлар. Конторада утыручы иптәшләр теләгемне аңларлармы икән? «Безгә тәҗрибәсез эшче кирәкми», — дип кире борып җибәрмәсләрме икән? Юк, ничек кенә булмасын, үземнең күптән янып йөргән теләгемне мин аларга аңлатырмын... Менә «Бөгелмәнефть» идарәсенең 1 нче промысел конторасы. Промыслога эшчеләр күп кирәк булып чыкты. Озак та үтмәде, өйрәнчек операторлыкка эшкә алуларын сорап гариза яздым да директор янына кердем. Мине беренче бригада мастеры, РСФСР Верховный Советы депутаты Шәйхулла абый Мотыйгуллпнга билгеләделәр. Кечкенә буйлы, зур маңгайлы, чандыр гәүдәле бу кешене мин беренче тапкыр 3 нче номерлы скважинада очраттым. Ул каядыр чыгып китәргә тора иде булса кирәк. Сөйләүләр буенча аның төсеннән чамалап таныдым да янына барып күрештем, үземнең кайсы яктан килгәнлегем- не әйттем, конторадан бирелгән кәгазьме күрсәттем. 92 Шәйхулла абый ипләп кенә урындыкка килен утырды, аннары баштанаяк мине күзләп чыкты. «Эшкә ярарлыкмы-юкмы», дип сыный инде бу дип уйлап куйдым эчемнән генә. Азрак дәшми торгач, Шәйхулла абый сүнгән папиросын кабызды һәм сүзен башлады: — Бездә эшләр, энекәш, җиңел түгел бит. Өйрәпчек-оператор дигәннән гел генә өйрәтеп тора алмыйбыз. Әйтик, траншея да казырга, вакыты белән приборлар да ташырга туры килә. Барыннан бигрәк, безнең эштә дәрт кирәк. Дәрт дигән нәрсә булса, энекәш, бездә эшләп тә була. Үсеп тә була. Ә ул дәрт синдә бардыр бит? һәм Шәйхулла абый миңа сораулы караш ташлады. Мин нәрсә дияргә дә белмәдем. Каушадым. «Кечкенәдән үк инде нефтьче булырга телим», — дип, кабат-кабат әйттем бугай. Шәйхулла абый кешене бер күрү белән таный торган булып чыкты, ул шул көнне үк, үзе белән тарантаска утыртып, скважиналар белән таныштыру өчен мине кырга алып китте. Менә шул көннән башлап Шәйхулла абый Мотыйгуллин минем мастерым да, остазым да булды. Үзенең нефть чыгару эшендә утыз елдан артык булган тәҗрибәсен Шәйхулла абый һәркемгә тигез өләште. Аның бай тәҗрибәсен өйрәнеп, озакламый мин дә өлкән оператор дәрәҗәсенә күтәрелдем. Үткән елда, Татарстанда нефть чыга башлауга 10 ел тулу уңае белән, хөкүмәтебез мине Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләде. Мин җитәкчелек итә торган кечкенә генә коллектив Коммунистик хезмәт бригадасы исемен алу өчен көрәшкә кушылды. Безнең коллектив зур түгел, ул унбер кешедән тора. Өч группага бүленеп эшлибез. Дүртәр кешелек ике группа сигезәр скважинага хезмәт күрсәтә. Коммунистик хезмәт бригадасы исемен яулап алу өчен операторлар барлык көчләрен куеп эшлиләр. Безнең коллектив армый-талмый, җанын-тәиен биреп эшли торган нефтьчеләрдән тора. Әйтик, Касыйм Шәймәрдәиов, Галимҗан Хисмә- туллин, Мөхсинә Фәхретдинова, Мәрзия Әскәрова иптәшләр, күптәннән бирле нефть чыгару эшендә эшләп, бөтен республикада дан казандылар. Касыйм иптәш Шәймәрдәиов нефтьче һөнәренә 1949 елда Шөгер промыселларында өйрәнә, ә аннан соң, үзенең туган авылы Чыршылыда 10 нчы номерлы скважинада нефть чыккач, шунда дизельче булып эшли. Ә аннары беренче промыселга күчә. Ул хәзер мастер ярдәмчесе булып күтәрелде. Узган ел үткән ун ел эчендә нефть чыгаруда актив катнашуы һәм күрсәткән хезмәтләре өчен СССР Верховный Советы Президиумы указы нигезендә Ленин ордены белән бүләкләнде. Шушы ун ел эчендә коммунист Касыйм Шәймәрдәиов илледән артык яшүсмер егетне нефтьче һөнәренә өйрәткән. Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итә.башлауга 50 ел тулу уңае белән Ленин ордены белән бүләкләнгән Мәрзия Әскәрова да 1951 елдан бирле нефтьче. Мәрзия Әскәрова Бөек Ватан сугышында туган әтисен һәм ирен югалта. Әмма ул төшенкелеккә бирелми, намуслы хезмәтендә дәвам итә. Сугыш елларында туган авылында, колхозда эшли. Сугыш беткәч. Магнитогорск шәһәрендә авыл хуҗалыгы кораллары эшләп чыгара торган заводка урнаша. Күп тә үтми, тугай авылы Куакбаштан әнисенең үлүе турында хәбәр килә. Ятим калган өч туганын карап үстерү, алармы совет җәмгыятенә яраклы кешеләр итеп тәрбияләү Мәрзия өстенә кала һәм ул энеләре, сеңелләре өчен чын-чыилап ана була. Мәрзия Әскәрова безнең коллективта 1952 елдан бирле эшли. Ул эшен чын-чынлап ярата. Үзлегеннән белемен үстерә. Өлкән оператор 93 ларның эш тәҗрибәсен өйрәнә. Менә шуңа күрә дә ул производство алдынгысы булып күтәрелде дә. Бүгенге көндә иптәш Әскәрова бригадада оператор булып эшли, сигез скважинага хезмәт күрсәтә. Операторлардан Г. Хисмәтуллин, М. Фәрхетдинова, Ө. Мөхәммәтҗа- нов иптәшләрнең дә исемнәре хөрмәткә лаеклы. Коммунистик хезмәт бригадасы исеме өчен ярышка чыккан безнең коллектив членнарының сүзләре бер: коммунистларча яшәргә һәм коммунистларча эшләргә. Октябрьск шәһәрендә нефтьчеләр техникумын отличнога тәмамлаган оператор Өлфәт Мөхәммәтҗанов коммунистик хезмәт бригадасы члены исемен йөртергә лаеклы булу өчен бар көчен биреп тырыша. Комсомолец Мөхәммәтҗанов җәмәгать эшләренә дә актив катнаша. Үзе белән эшли торган иптәшләре каршында политинформацияләр уздыра. Бригадада чыга торган стена газетасының редакторы буларак, ул нефтьчеләрнең җитешмәгән якларын тәнкыйтьләп тә ала һәм аларны төрле яңалыклар белән таныштыра. Өлфәт Мөхәммәтҗанов скважиналарны автоматлаштыру һәм радиодиспетчердан файдалану эшендә дә актив катнаша. Бу өлкәдә аның берничә камилләштерү тәкъдиме тормышка да ашты инде. 22 нче номерлы скважинада авто-откачканы нормаль эшкә салу өчен бирелгән тәкъдиме генә дә аның алты мең сум экономия бирде. Гомумән, Өлфәтнең техника комиссиясе раслаган биш тәкъдиме тормышка ашырылды. Камилләштерү тәкъдимнәре өчен аңа шактый гына күләмдә бүләкләр дә бирелә. Мөхәммәтҗанов — чын нефтьче. Ә чын нефтьче булу өчен үзеңнең белемеңне туктаусыз үстерергә кирәк. Хәзерге вакытта ул Лениногорск шәһәренең кичке нефтьчеләр институтында икенче курста укый. Элек 13 кешедән торган безнең коллектив 14 скважинага хезмәт күрсәтә иде. Ә Коммунистик хезмәт бригадасы дигән мактаулы исемне яулап алу өчен ярышка кушылгач, без 20 скважинага хезмәт күрсәтүгә күчтек. Бригадада эшчеләр саны да 13 кешедән 11 гә калды. Шуларга карамастан, безнең коллектив планны һәр ай саен арттырып үтәп килә. Без чыгарган нефтьнең үзкыйммәте дә һәр айда уртача 95—96 процентка кимеде, хезмәт җитештерүчәнлеге шактый артты. Өлфәт Мөхәммәтҗановтан башкаларыбыз да белемебезне даими рәвештә күтәрәбез: өчебез кичке техникумда, ике кеше кичке мәктәптә белем ала. Калганнарыбыз партия һәм комсомол оешмаларында оештырылган түгәрәкләрдә укый. Ял вакытларын да бергәләп, күңелле итеп үткәрәбез. Мәсәлән, еш кына бергәләшеп Бөгелмә шәһәренә киң экранлы кино карарга барабыз, бергәләшеп дәресләр хәзерлибез, һәрбере- безнең үз китапханәләре бар. Безнең Көньяк-Ромашкино нефть ятмаларында скважиналарның арасы 600 метр. Элек һәр оператор 4—5 скважинага хезмәт күрсәтә иде. Хәзер скважиналарда автомат җайланмалар урнаштыру нәтиҗәсендә коллективның һәр члены 8—9 скважинага хезмәт күрсәтә. Безнең беренче промысел нефтьчеләре Татарстанның 40 еллыгы хөрмәтенә шундый йөкләмәләр алган иде: 1. Республикабызның 40 еллыгына планнан тыш 5000 тонна нефть бирергә. 2. Моңа кадәр тик торган ике скважинаны эшләтергә. 3. Ук скважинада автомат җайланмалар кулланырга. 4. Татарстанның 40 еллыгы көненә камилләштерү тәкъдимнәре хисабына 13 000 сум-экономия ясарга һәм башкалар. Данлы юбилеи көнен безнең коллектив бу йөкләмәләрне үтәп чыгу һәм Коммунистик хезмәт бригадасы дигән мактаулы исемне яулап алу белән каршылый. 94 ГАЗИЗӘ ИШМӨХӘММ