Логотип Казан Утлары
Публицистика

АВЫЛ ТАМАШАЧЫЛАРЫ ОПЕРА ЗАЛЛАРЫНДА

Ирек мәйданы. Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры каршына плакатлар, лозунглар белән бизәлгән, чәчәкләр, яшел яфраклар белән капланган машиналар тезелгән. — Карагыз әле! Безнең театрга тагын колхозчылар килгән. Беләсе иде — кайсы районнар икән, — диләр казанлылар, бу машиналарга карап. 1959 елның языннан башлап Ирек мәйданында еш кына шундый автоколонналар тезелә торган булып китте. Авыллар операга килде. Колхоз авылы көннән-көн төзекләнә, матурлана. Тормыш яхшырган саен авыл кешеләренең әдәбиятка, сәнгатькә ихтыяҗлары да арта. Дөрес, бүгенге авыл — күп санлы интеллигенциясе, радио, электры, стационар киносы булган культура учагы. Дөрес, сирәк кенә булса да авылларга драма, эстрада артистлары кунакка килә, әллә нигә бер опера һәм балет театры артистлары килеп чыккалый. Ә нигә урта мәктәп, техникум, югары уку йортын тәмамлаган меңнәрчә интеллигенциясе булган авыл кешеләренә сәнгатьнең югарырак төре — рус һәм Европа классикларының, татар композиторларының иң яхшы опера һәм балет әсәрләре белән дә танышмаска?! Ә ничек? Билгеле, кайбер кечкенә күләмле, аз декорацияле спектакльләр белән авылларга да барырга мөмкин. Ә менә Глинка, Чайковский, Бородин, Верди һәм совет композиторларының зур полотнолы әсәрләре белән ничек таныштырырга? Никадәр генә җайлаштырсаң да, мондый зур күләмле спектакльләрне авыл сәхнәләрендә күрсәтеп булмас иде. Аннан соң, тәэссөрат ягы да шактый зәгыйфьләнә бит. Авыл кешеләрен Казанга — мәһабәт бинасы булган опера театрының үзенә чакырсак ничек булыр икән, дип уйладылар театр кешеләре. Чыннан да, нигә опера театры казанлыларга һәм Зеленодольск кешеләренә генә хезмәт күрсәтергә тиеш. Беренче булып Питрәч районын сайладык. Хәзерлек эшләре башланды. Районның партия һәм җәмәгать оешмалары белән бәйләнешкә кердек. Питрәчкә театрның программалары, куелачак спектакльләр турында кыскача аңлатмалар, билетлар тарату өчен махсус кешеләр җибәрелде. Тырышлык бушка китмәде. 1959 елның 27 маенда Татар дәүләт опера һәм балет театрына меңнән артык питрәчлеләр — колхозчылар, укытучылар, партия һәм җәмәгать эшчеләре килде. Төкле аякларыгыз белән, кадерле кунаклар! — Авыл кешеләренә аларга тальян булсын. Кая инде «Кәмитчеләр» («Паяцы») һәм «Мисыр төннәре» аларга, — диделәр кайбер «белгечләр». И 153 Чыннан да, Леоиковаллоның «Кәмитчеләр» операсын һәм Аренскийның күпләргә әле билгеле булмаган бер пәрдәлек «Мисыр төннәре» балетын (безнең театрда алар икесе бергә бара) сайлап, ялгышмадык м ы икән? Юкка гына борчылганбыз икән. Сәнгатькә көчле мәхәббәт, зур сәнгатьне аңларга, белергә тырышу үзенекен итте. Яшь аралаш елмайган күзләр, бөтен театрны селкеткән көчле алкышлар давылы әнә шул турыда сөйли. Тамашачы безне аңлады. Зур сәнгатькә авыл кешеләренең өзлексез походы башланды. Май, июнь айларында, Казан урамнары буйлап, Ирек мәйданына автоколонналар агылды. Питрәчле- ләр артыннан бүтәннәр кузгалды... — Ишеттек, ишеттек, лаешлыларның «Русалка»иы, Арча, Дөбъ- яз, Әтнә кешеләренең «Башмагым»- ны караганнарын да беләбез. Без дә алардан калышмабыз. Бик рәхәтләнеп барабыз, — дип каршылады 64 яшьлек билет таратучы Полина Алексеевна Малахованы Теләче райкомы секретарь!. Иптәш Гиматдинов сүзендә торды да. Театрга зур бәйрәмгә килгәндәй хәзерләнделәр. Беренче июль көнне 50 машинадан торган зур колонна Теләчедән Казанга юнәлде. Плакатларда «Казан хезмәт ияләренә кайнар сәлам!», «Яшәсен авыл белән шәһәр арасындагы культура бәйләнеше!», «Яшәсен коммунизм — кешелекнең якты киләчәге!» дигән сүзләр. Җыр, гармун тавышлары... — Тагын мең билет булса да, җитми иде әле, — ди райком секретарь!. Бер мәртәбә спектакль караган районнар кабат килә башладылар. Май аенда Биектау кешеләре «Ру- салка»да булганнар иде, июльдә театр яңадан аларны каршылады. Бу юлы алар бөек рус композиторы Ч a й к о в с к и й н ы ң « С и х е р ч е » с е н ә килгәннәр. — Авыл тамашачылары катлаулы опера жанрының бу гүзәл үрнәген бик яхшы кабул иттеләр. Аларны бу жанрның үзенчәлекләрен, тәмен татыган профессиональ тамашачылардан берничек тә аерып булмый, — диде тамашачылар белән залда утырган СССР Зур Театры солисты СССР халык артисты Алексей Иванов. Авыл тамашачыларының театрга шулай теләп йөрүләре — бу инде культура революциясенең зур җиңүе, авыл һәм шәһәр кешеләре арасында аерманың бетүе дигән сүз. Узган елгы сезонда гына да 10 000 нән артык авыл кешеләре булды театрда. Сентябрь аенда, театрның 1959—60 елгы сезоны ачылгач, колхозчыларның театрга культура походы күрелмәгән күләмгә җитте. Походны театрның иске дуслары, узган сезонда спектакльләрдә булган районнарның хезмәт ияләре башлап җибәрде. Арчалылар «Самат»ка, Югары Ослан кешеләре «Аккош күле»нә килделәр. Колхоз культпоходларының аруталуны белмәс оештыручысы «тетя Поля» (колхозчылар аны шулай дип йөртәләр иде) бер көнне үзенең «эчкәрерәк» китәчәген белдерде. Бу — аның Татарстанның ерак районнарыннан, 150—200 километр ераклыктан тамашачылар «табарга» уйлавы иде. Булдырды да! Көндезге 12 сәгатькә билгеләнгән «Башмагым» музыкаль комедиясенә өлгерү өчен сабалылар, көзге яңгырлы көннәр булуга да карамастан, төнлә торып юлга чыктылар. — Минем һәм кайбер иптәшләремнең театрга беренче мәртәбә килүебез, — ди «Октябрь» колхозының бригада җитәкчесе. — Спектакль, артистларның уйнавы, театр бинасы безгә бик ошады. Тик менә афишаларыгызга күз төшкәч кенә кайгырып куйдым әле. Татар композиторларының ни бары 4 әйбер- се — «Җәлил», «Алтынчәч», «Самат», «Башмагым» гына куела икән. Без боларны бик тиз карап бетерәбез. Шуннан соң ни эшләрбез икән? — днп борчыла егет. Опера сәнгатенә чын-чыннан гашыйк булган бу егеткә Җәүдәт Фәйзинең Гадел Кутуй повесты буенча язылган «Тапшырылмаган хатлар» операсын, Л. Ключаревиың «Тау әкияте» балетын һәм «Наемщик» операсын, Хәй Вахитның «Җиһангир» исемле опера либреттосын тәмамлавын сөйләгәч кенә, ул бераз тынычланды бугай. Хәтерлисездер, Кама тамагы Идел белән Каманың бергә кушылган урынында — күз күреме җитмәслек киңлекләргә яңа диңгез җәелгән урында урнашкан. Кама тамагында «Травпата»га билетлар таратылып беткән иде инде. Иртәгә опера буласы дигән көнне телефонда райком секретарь! Заглядовның кайгылы тавышы ишетелде: — Көчле яңгырлардан соң, Кама тамагын су басты. Ай-Һай, болай булса, театрга бара алырбызмы икән? Бәхеткә, 25 сентябрь көнне район өстенә яңадан кояш чыга. Иделне кичү урынына районның төрле колхозларыннан килгән 70 машина иртән үк җыелып бетте. Ә бу вакытта «тетя Поля» тагын да ераграк поселокларга, районнарга, авылларга җиткән. Шулай бер чакны ул тукайлыларга барып җитә. Бөек халык шагыйре исемен йөртүче район хезмәт ияләре «Самат»ны тыңлап кына чикләнмәделәр, алар республика авыл тамашачылары тормышында икенче бер башлангычның да пионерлары булдылар. Тукайлылар көче белән беренче тапкыр авыл тамашачылары конференциясе оештырылды. — Халык күңелендә мәңге онытылмый торган китаплар, картиналар, җырлар бар. Без менә бүген «Самат»ны карадык, сәнгатьнең яңа бер төреннән — опера әсәреннән чиксез күп ләззәт алдык. Безнең рухи дөньябыз тагын да баеды,— ди Азин исемендәге колхоз председателе Тимерҗан Сөләйма- нов. — Берәүләр кәбестә бәлеше, икенчеләре гөмбәнекен ярата. Мин үзем алма бәлешен артык күрәм,— дип шаярта «Северный» совхозыннан Гафур Габделнуров. — Берәүләр драма театры, икенчеләре кино ярата. Ә миңа опера ошый. Күбрәк карыйсы иде сәнгатьнең бу югары төрен. Ахырдай райком секретарь! Халитов чыкты: — 1950 елда безнең районда югары белемле 12 генә кеше бар иде. Хәзер аларның саны 100 дән арта. Менә бу конференциядә чыгып сөйләгән Сөләйманов та, Габделнуров та, Җамалетдииова да. Хәбриева һәм Сөнгатуллина да — барысы да югары белемле кешеләр. Я, аерып карагыз сез алар- ны шәһәр кешеләреннән. Н әҗи п Җиһ а н о в н ы ң «Җәлил* операсын хәзер Ватаныбызның бик күп почмакларында беләләр. Композитор бу әсәренә бик зур көч, талант салган. Моңа кадәр «Җә- лил»не бары шәһәр кешеләре генә карый иде. Бу операны хәзер авыл кешеләре дә яратып тыңлыйлар. — Без опера сәнгате белгечләре түгел. Шулай да, халкыбызның батыр улы, көрәшче, ялкынлы шагыйрь турындагы опера безне нык дулкынландырды, — ди Теләчедән Закир Мостафин. Фәрит Яруллинның «Шүрәле* балеты, илебез чикләрен үтеп чыгып, хәзер инде халык демократиясе илләрендә дә күрсәтелә. Аны барлык җирдә яраталар. 150—180 километр ераклыктан, Балык бистәсе районыннан шушы балетны карар өчен килгәннәр. «Шүрәле»не караган колхозчыларның шатлыклы йөзләрен, ашкынып кул чабуларын күрсәгез икән сез! Юк, ерак җирдән алар бушка гына килмәделәр. Театрдан алар үзләренең милли композиторлары, артистлары, яраткан әсәрләре барлыгын белеп киттеләр. Театрдан аларның тормышлары тагын да эчтәлеклерәк, күңелләре күтәренкерәк булып китә. Бер дуслашкач, алар, белән элем- . тә инде өзелмәде. Культпоходлар кыш көне дә, яз да дәвам иттеләр. Татарстанның 40 еллыгын каршылау көннәрендә театр бик күп авыл дусларының килүен көтә. Театр эшчәнлегендә, авыл тамашачылары тормышында яңа хәрәкәт- менә шулай туды.