Логотип Казан Утлары
Публицистика

„ЙӨРӘК СЕРЕ" ПОВЕСТЕ ТУРЫНДА

Һәрбер оста әдипнең яраткан язу алымы, тормыш материалын сәнгатьчә бирү үзенчәлеге була. Үзенчәлек күп нәрсәләрдән тора. Язучының характеры һәм темпераменты да, чынбарлыкның теге яки бу якларына игътибар итү рәвеше дә аңарда билгеле бер роль уйный. Индивидуаль алым Әмирхан Еники әсәрләрендә дә шактый ачык төсмерләнә. Әмирхан Еники — шактый сиз. гер психолог. Ул күбрәк кешенең эчке рухи халәтен тасвирларга омтыла. Аның хикәяләрендә эффектлы вакыйгалар, кискен һәм драматик ситуация, җитез хәрәкәт күрмисең диярлек. Тышкы вакыйгаларны ул образның эчке дөньясын тулырак гәүдәләндерү өчен генә, чикләнгән күләмдә генә ала. Ул образларын күңел тибрәнешен, рухи үзгәрешне— эчке дөнья хәрәкәтен тасвирлау нигезендә иҗат итә. Кичерешләрне бик нечкәләп, бөртекләп, тәфсилләп күрсәтү осталыгы ягыннан ул аерылып тора. Бай чынбарлыкны чагылдыручы әдәбиятта стиль төрлелеге, индивидуаль почерклар, тормышның төрле якларын чагылдыруга омтылу никадәр зур булса, әдәбият та шулкадәр бай, шулкадәр күп төсле була. Бу табигый күренеш. Чыннан да, болында чәчәкләр күп төрле булган саен, аның яме дә арта бара бит. • Әмирхан Еники үзенә бер төрле стилистик тигезлек саклап тасвирлый белә. Аның сөйләме салмак, сикәлтәләргә очрамыйча иркен ага. Шул ук вакытта теле дә музыкаль яңгырый. 51 Әмирхан Еники. Пөрәк сере. Татарстан китап нәшрияты. 1959 ел. Бәясе 52 сум 75 тиен. 1 «Совет Татарстаны > газетасы, 1959 ел, /2 октябрь. Моңа инверсияләрнең муллыгы да ярдәм итә булса кирәк. Әмирхан Еники сурәтләвендә төп урынны автор хикәяләве ала. Язучының берничә үткен һәм җыйнак характеристикасы да геройның килеш -то р ы ш ы н, хол кы и, ф и гы л е н, портретын ачык итеп күз алдына китереп бастыра. Персонаж сүзләре чагыштырмача аз, аның каравы иң кирәкле урында гына кулланыла. Әмирхан Еники әсәрләре зур кызыксыну белән укыла. Безне, барыннан да бигрәк, кешеләрнең рухи тормышындагы, ' үзара мөнәсәбәтләрендәге эчке киеренкелек һәм язучының шул эчке драманы бик төгәл чагылдыру' осталыгы мавыктырып бара. Ә. Еники иҗатының югарыда без санаган үзенчәлекләре аның «йөрәк сере» 1 повестенда бик ачык күренә. Повестьта Зөһрә исемле ханымның мәхәббәт хисләре һәм гаилә кору мәсьәләләренә бәйләнешле тойгылары сурәтләнә. Безнең уебызча, Зөһрә баш герой түгел. Бу турыда без аеруча басым ясан әйтергә кирәк дип уйлыйбыз. Чөнки әдәбият практикасында, әсәрнең икенче яки өченче дәрәҗәдәге персонажын баш герой дип бәяләү аркасында, әсәрнең төп проблематикасын ялгыш аңлау кебек хаталар очраштырга- лый. Монда Зөһрә әсәрнең сюжетын оештырып бара, аңа психологик киеренкелек бирә. Автор бу ханымның тормыш, мәхәббәт, кешеләргә 51 52 Г/ & Һ 150 караш мәсьәләләрендәге үтә тәҗрибәсез чагын, 18—19 яшьлек кыз вакытын күрсәтә. Бу тәрбияле, итагатьле, матур кызның мәхәббәт тойгылары белән, аның үзеннән дә бигрәк, әти-әнисе идарә итә. Зөһрәдә әлс мәхәббәтнең әсәре дә булмый. Ул, әтиәнисенең киңәшен тотып кына, күрер күзгә ярыйсы тоелган, ләкин соң дәрәҗәдә салкын табигатьле Нәҗип белән таныша. Соңыннан яратып китәрмен, бәлки дип, аңа тормышка чыгарга вәгъдә бирә. Әмма егет белән күрешү дә, вәгъдәләшү дә, туй хәстәренә, керешү дә Зөһрә йөрәгендә Нәҗипкә карата нинди дә булса җылы тойгылар кузгатмый. Ул үзе сөймәгән кешегә тормышка чыгуның никадәр авыр булуын һәм Нәҗипне беркайчан да ярата алмаячагын күз алдына китереп газаплана башлый. Ахырдан Зөһрә Нәҗипкә тормышка чыкмаска дигән карарга килә. Әмирхан Еники әсәрләре турында төрле характердагы тәнкыйть фикерләре әйтелә. Укучылар хәтерлидер, «йөрәк сере» повесты «Совет әдәбияты» журналында (1958 ел, 8, 9 саннар) басылганнан соң, А. Хисмәтуллин бу әсәр хакында < Повестька карата бер-ике сүз» дигән рецензия язып чыкты Ч Турысын әйтик, ул мәкалә әдәбият-сәнгать әсәренә формаль мөнәсәбәтнең ачык үрнәге булды. А. Хисмәтуллин Зөһрәнең үзе яратмаган кешегә тормышка чыкмавын, бу мәсьәләдә «тәрбияле ике гаиләнең тырышлыклары» да файда китермәгәнлеген ошатып бетерми. Аныңча, Зөһрә әхлакъ нормаларын боза, аныңча, ул типик образ түгел. Элекке заман булса, дөрестән дә, Зөһрәнең Нәҗиптән баш тартуы зур гаеп саналыр иде, ата-анасы, бәлки, аны күңеле төшмәгән егеткә биргән дә булырлар иде. Әмма «йөрәк сере» повестеның герое башка чорда, бүтән шартларда яши. Ул инде язмышка буйсынып, әтиәнисе табып биргән «бәхеткә» риза булып торучы түгел. Зөһрә — Октябрь революциясеннән . соң үзен тормышның һәр өлкәсендә азатлык алган итеп, илнең тулы хокуклы хуҗасы итеп сизә торган: яңа буын хатын-кызларының типик; бер вәкиле. Аның чын мәхәббәтка нигезләнгән гаилә корырга омтылуы бу инде хатынкызлар азатлыгының бер чагылышы, бәхетне үз кулың белән төзергә тырышуның гәүдәләнеше. Әсәрне күздән кичереп чыкканнан соң, ихтыярсыз рәвештә «Тапшырылмаган хатлар* I повесты һәм Искәндәр куйган кысаларга сыеп кына яши алмаган Галия образы искә төшә. Гүяки, Зөһрә «Тапшырылмаган хатлар»дагы Галиянең тигез хокуклы гаилә төзү өчен көрәшен дәвам иттерә. Аз гына соңрак булса да, Зөһрә чын мәхәббәт тойгысыннан башка кияүгә чыгуның фаҗигагә китерү ихтималын аңлап ала. Реальме бу? Реаль, әлбәттә. Гаилә кору эшенә җиңел карау, бернинди хиссез өйләнешү аркасында озак та тормас- тан гаиләнең таркалуы кебек ямьсез күренешләрне без очратмый- бызмыни? Мәхәббәт һәм гаилә мәсьәләсе — әдәбиятта күп яктыртылган тема. Ике гашыйкның кушыла алмый интегүен, төрле каршылыкларга очра- вы-н тасвирлаган, я булмаса тигез мәхәббәттән башка корылган гаиләнең ямьсез нәтиҗәсен сурәтләгән әдәби әсәрләр татар әдәбиятында байтак. Ә. Еники бу темага үзенчә килгән, яңа индивидуаль образлар аша шактый кызыклы чишелеш тапкан. Повестьта Нәҗип турыдан-туры тасвирланмый. Аны без Зөһрә сөйләве аркылы гына күз алдына китерәбез. Шулай да, безнеңчә, повестьның баш герое итеп Нәҗип бирелә. Нәҗип Чиләбедәге бер зур заводның инженеры. Автор анын укудагы сәләтлелеге, җитди, эшчән кеше булуы турында шактый җылы сүзләр сөйли. Ләкин Нәҗипнен үзен-үзе аямыйча хезмәт итүе ныклы, ышанычлы нигезгә корылмаган. Ул данга, шөһрәткә, зур кеше, дәрәҗәле, исемле кеше булырга кызыга. Җай килсә, Мәскәүнең үзенә үк барып җитәргә чамалый. 151 Зөһрә аның турында «Заманга бик оста яраклашкан акыллы карьерист... коточкыч кеше», — ди. Үз рәхәте турында гына кайгыртучы 'бу егетнең чын асылы зур сынау чорында, Бөек Ватан сугышы башлангач ачык күренә. Сугышка китү ихтималы тугач, ул кинәт бөрешеп кала, сугыштан котылу . юлларын эзләп, сөйгән кызын да оныта. Тик бронь эләккәч кенә бу кеше яңадан гәүдәсен яза, канатларын җәя, нык аякка басып, Мәскәүнең үзенә барып җитүнең әмәлләрен эзләргә керешә. Бу егетнең тышкы формасы гына яңача, заманча. Рухи дөньясы белән ул шактый ярлы. Күз алдына китерегез! Повестьны укып чыккач, сезнең каршыда шундый егет басып торыр: салкын канлы, 26 яшендә үк картайган йөрәкле, тәмам утырып, ныгып җиткән кеше — әнә шундый ул Нәҗип. «Тәкәббер корылык, салкын әдәплелек, бәхәссез хакыйкать, акыл, исәп, мәңге үзгәрмәс кагыйдә — менә аның утыртып куйган маяклары. Шул маяклар уртасыннан чыгу юк, чыкты исә, ул, томана сукыр шикелле, юлдан язарга тиеш». Үзенең һәм кызның . ата-аналары Зөһрә белән беренче мәртәбә очраштыргач, Нәҗип аңа менә нинди тәкъдим ясый: — «Та-ак, вот, Зөһрә, син, конечно, ишеткәнсеңдер бу турыда... Хәзер менә үзеңә әйтәм: мин өйләнергә решил. Еще конкретнее — мин, дорогая, сиңа өйләнергә решил» (54 бит). Дөресен генә әйткәндә, ул үзе дә Зөһрәне яратмый, тик сүздә генә яратам дип йөри. Кызыклы деталь: бу егет өйләнергә йөргән кызына иркәләүне дә, хәтта үбүне дә санап кына «бүләк» итә. Нәҗип туган телен, андагы иң мөкатдәс төшенчәләрне белмәве белән дә укучы күз алдына кызганыч хәлдә килеп баса. Зөһрә белән менә ничек сөйләшә ул: «— Зөһрә, акыллым, син беләсең... ни... Родина ничек әле. Ватан. Әйе, Ватан минем өчен дә бик кыйбат. Ватан өчен мин бөтен... ну бөтен жертвага әзер... Но, дорогая, пойми, Ватан алдындагы святой ниебезне... бурычыбызны без монда да үти алабыз бит» (77 бит). Менә бу буяулар безнең алга Нәҗипне шактый оста сүрәтләнгән сатирик тип итеп китереп бастыралар. Автор аны Л. Н. Толстойның Каренин образына охшата. Кайбер тәнкыйтьчеләр моның белән килешергә теләмиләр. Ничек инде алпавытлар җәмгыятендәге Каренин сыйфатларын совет мәктәбен тәмамлаган инженерга күчерергә мөмкин, дип сорыйлар. Ләкин монда шаккатарлык бер нәрсә дә юк. Әгәр хәзер дә әле бездә бюрократизм, карьерага омтылу, эгоизм, тыштан ялтыравыклы тәкәбберлек, кеше язмышына битараф карау, начальство алдында куштанлану, намуслы кешегә яла ягу һәм башка тискәре сыйфатлар бар икән һәм аларга каршы көрәшәбез икән — каян килеп чыккан дисең ул яман күренешләрне? Әлеге фикерне логик рәвештә дәвам иттергәндә, гомумән, кешеләр аңындагы, характерындагы, холкындагы капитализм калдыкларын бөтенләй тәнкыйтьләргә дә урын калмый булып чыга. Мондый куелыш әдәбиятның сугышчан үткенлеген киметә, аның тискәре күренешләргә нәфрәт тойгысын йомшарта. Гәрчә повестьта беренче планга Нәҗипнең мәхәббәт, семья мәсьәләләрендәге салкынлыгы, чикләнгәнлеге куелса да, автор моның ише типларның иҗтимагый тормышта да бик үк файдалы кеше була алмауларын күрсәтә. Образның иҗтимагый әһәмияте дә әнә шунда. Повестьта җыйнак кына штрихлар белән бик җылы итеп сурәтләнгән башкорт егете Бәхетгәрәй образы бар. Бу егет Зөһрәне кышкы суыкта өшүдән саклап кала, шунда кызның йөрәгендә көчле мәхәббәт ялкынын да дөрләтеп җибәрә. Зөһрәгә ул үзенең кешелеклеге. гадилеге, ачыклыгы белән ошый. Шундый җылы, гади мөнәсәбәтне, чын мәхәббәтне күптәннән көткән, ләкин аның ләззәтен бервакытта да татымаган Зөһрә шушы көчле кешенең канат астына сыена, аңа 152 ышанып карый. Өстәвенә Бәхетгәрәйгә булган мәхәббәтен Зөһрә үз тирәсендә үрелгән ятмәдән когылу чарасы дип тә карый. Зөһрә белән Бәхетгәрәй арасындагы мөнәсәбәтне әлеге мәкалә авторы А. Хисмәтуллин бик бозып, ямьсез итен аңлата. Имеш, повесть безнең кызларны «урамда очраган теләсә нинди егеткә ияр дә кит» дип өйрәтә. Хәлбуки, повесть моңа һич нигез бирми. Зөһрә белән Бәхст- гәрәй корган семья аларның икесенә дә бетмәстөкәнмәс куаныч, шатлык китерә. Аларның мәхәббәтенең ныклыгы, сафлыгы берничә ел буена сынала. Сугыш вакытында бер хәбәрсез аерылышып тору бу ялкынны сүндерми, бәлки көчәйтә генә. Повестьта Бәхетгәрәй образының тагын әсәрнең мавыктыргыч көчен арттыру, укучы игътибарын бер нокта тирәсенә җыеп тору ягыннан да әһәмияте бар. Повестьның башында ук Зөһрә телефон аша ире белән сөйләшкәнлеге турында әйтеп куя. Күп тә үтми, Нәҗип белән булган хәлләрне сөйли башлый. Шулай итеп, укучы алдына төрле сораулар килеп баса, ләкин җавап соңыннан гына килеп чыга һәм иренең Бәхетгәрәй булганлыгы аңлашыла. Бу хәл сюжетка мәгълүм бер бөтенлек, төгәлләнгәнлек бирә. Повестьның соңында Зөһрә игътибарга лаеклы мондый сүзләр әйтә: «Күрдегез инде, мин үземнең мәхәббәтемә яратмау аша килдем, икенче төрле әйткәндә, иң элек ярата алмауның нәрсә икәнен татыдым, аннан инде мәхәббәтемне таптым. Шуңа күрә ул миңа бик кадерле, күз алмасыдай саклыйм мин аны» (109 бит). Бу юллар әсәрнең төп фикерен ачып бирсәләр кирәк. Повесть яратмаган кешегә тормышка чыгуның, исәп-хисап буенча гаилә тормышы коруның никадәр газаплы булуы турында сөйли. Әсәрнең кимчелекләре бармы соң? Бар, әлбәттә. Аеруча хикәяләүченең, әсәрдә бирелгәнчә, кандидатлык диссертациясенә әзерләнүче тарихчы Идриснең роле ачылмаган. Ул әсәргә берни белән дә акланмаган, кирәксез моңсулык алып килә. Идрис әлеге ир хатыны Зөһрәне яратуы турында сөйли, бергә үткәр, гәп көннәрен сагынып искә ала. Идрис образы әсәрдә куелган проблеманы ачуга бернинди дә яңалык өстәми. Аннары курорт-санаторийларны чит ир-хатыннар белән танышу урыны кебегрәк сурәтләргә, җитмәсә әле аны поэтиклаштырырга тырышу кебек бер тәэсир кала. Бу бит укучыларда мораль сафлык тәрбияләү бурычына берничек та булышмый шикелле. Хәтта киресенчә булырга мөмкин. Идрис повестьның буеннан-буена үзенең семьядагы бәхетсезлеге, яратмый ө й л ә н е ш ү н е ң фаҗигасе турында уйлап уфтанып йөри. Моның белән язучы гүяки әсәрдә Зөһрә Нәҗипкә чыкса, аның да тормышы әнә шулай күңелсез булыр иде, дип әйтә кебек. Ләкин янәшә күләгә төсендә генә әйтелгән бу фикер кичерешнең үткенлеген арттыруга ярдәм итә алмый. Өлкән яшьтәге кешенең үзен-үзе шула if тотуы, ничектер, сәер тоела. Идрис образының әсәрдә үзенә күрә художество функциясе бар, әлбәттә. Мәсәлән, әлеге истәлек ярдәмендә язучы әсәрдәге бөтен вакыйгаларны үзенә бертөрле элмәк белән әйләндереп алырга омтыла. Ләкин болар бөтенесе дә ярдәмче чаралар гына. Аларны үзгәрткәндә дә әсәрнең тематикасына, төп проблемасына аз гына да зыян килмәс иде. Мәсәлән, Идрисне берәр хатын- кыз белән алыштыру, ягъни Зөһрә тарихын хатын-кызга сөйләтү бу гыйбрәтле вакыйганың йогынтысын һич тә киметми, аның каравы реаль яңгырашын сиземле төстә арттыра төшәр иде. «йөрәк сере» — тулаем әйбәт әсәр. Нәтиҗә рәвешендә шуны да әйтәсе килә (монысы инде язылганнан да бигрәк язылачагына карый), узган ун сл эчендә Ә. Еники күренекле өч повесть бирде: «Рәхмәт, иптәшләр» (1952 ел), «Саз чәчәге» (1955), «Йөрәк сере» (1958). «Рәхмәт, иптәшләр»дә ул үзара тәнкыйтьнең һәм үзеңә тәнкыйть белән карауның безнең тормышта нинди уңай роль уйнавын, «Саз чәчәге»н- дә халыктан аерылган, үз рәхәте турында гына кайгыртуга күчкән партия җитәкчесенең түбәнгә тәгәрәвен, җитәкчелек сәләтен югалтуын һәм, ниһаять, «Йөрәк сере»ндә мәхәббәтсез семья төзүнең никадәр газаплы булуын тасвирлый. Бу темаларның һәрберсе әйбәт, кирәкле. Инде безнең талантлы һәм таләпчән язучы үзенең киң карашлы иҗатын киләчәктә сагыш, мәхәббәт темалары белән генә чикләп калдырмасын, тормышның актуаль иҗтимагый проблемаларын кыюрак күтәрсен диясе килә. Әдәбиятның көче барыннан да бигрәк анык гражданлык пафосы белән, халык- н ы д ул кы н л а н д ы р ыр л ык м әсьәлә - ләрне югары художестволы итеп сурәтләп бирүе белән үлчәнә. Әмирхан Еники укучыларны тагын да әйбәтрәк әсәрләр белән шатландырыр дип ышанабыз.