Логотип Казан Утлары
Публицистика

Яңа китаплар

Җубан (Молдагалиев I ;ҖЫР ТУРЫНДА ҖЫР i \ Казакъ шагыйре Жубан Молдагалиевнең Татарстан китап нәшрияты чыгарган шигырьләр җыентыгына Муса Җәлилгә багышланган «Жыр турында җыр» поэмасы һәм кырыклап шигыре тупланган. Китап үзе дә «Җыр турында җыр» дип исемләнгән. Ж. Молдагалиев лирик шигырьләрендә үзе туып-үскән Казакъстанның матур табигатен, аның күркәмлеген, чирәм җирләренең бай уңышларын җырлый. Урал турындагы җырларда без индустриябезнең йөрәге булган Уралның мәһабәтле- ген тагын һәм тагын бер тапкыр күз алдыбызга китерәбез. Акын, үз Җаегын ничек якын күрсә, Уралны да үзенеке итеп яза. Араларында шуларнын Туып-үскән йортым бар: Ул йортым минем — Уралым. Жаек, зәңгәр дулкыннар.., — ди ул үзенең Урал турын дагы җырында. 5ары тик биш строфадан горган «Иртыш буенда» җырында без ургылып-ургылып аккан Иртыш суларын үзенә хезмәткә буйсындырган совет кешеләренең тиңдәшсез көчен сизәбез. Шагыйрьнең «Жыр турында җыр» поэмасы оригинальлеге, чын йөрәктән язылган булуы белән үзенә тарта. Поэма озын түгел. Шуңа карамастан, әсәр Мусаның каһарманлыгын, Ватаныбызның турылыклы улы булуын бик матур итеп күз алдына бастыра. Ж- Молдагалиев үзе дә фашистларга каршы бер кулына автомат, ә икенче кулына каләм алып көрәшкән шагыйрь. Сугыш китергән җәрәхәтләр яңа төзәлеп килгәндә, шагыйрь, шинелен салып, халык белән бергә җиң сызганып, тыныч тормыш пафосын җырлый башлый. Шагыйрьгыре тынычлык турында язылган шундый шигырьләрнең берсе: Хезмәт кайный, тыныч тормыш чәчәк ата, Кип төзелеш тамыо җәйгән һәрбер якта: Жимерек авыл, ватык шәһәрләр урынына Алтын сарай, күркәм бина горур калка. Әсәрдә азамат — гражданин мәгънәсендә алына. һәм шагыйрьнең гражданины бүгенгене генә түгел, безнең илебезнең киләчәк шатлыгын да чын йөрәге белән тоя. «Мәхәббәт турында», «Чишмә», «Колхоз кызы» кебек шигырьләрендә инде без тыныч тормыш коручы халкыбызның гүзәл җиңүләрен күрәбез. Җыентыкка урнаштырылган шигырьләрне татар теленә Мәхмүт Хөсәен, ә «Жыр турында җыр» поэмасын Шәрәф Мөдәррис тәрҗемә иткән. Башка милләт язучыларыпың әсәрләре, күп очракларда, татар теленә русчадан тәрҗемә ителә иде. Ә Җ. Молдага- лиев әсәрләре татар теленә турыдантуры казакъчадан тәрҗемә ителгәннәр. Бу исә шагыйрьләребезгә шигырьләрнең эчтәлеген укучыларга авторча җиткерү, хәтта шигырьләрнең формаларын да саклап калу мөмкинлеген биргән. Тәрҗемәләр уңышлы, диясе килә. Китапның тиражы 6 000. Бәясе 1 сум 35 тиен. Гариф Мицнул Гариф Галисв ҖӘЙ КӨНЕ Гариф Галиевнең «Җәй көне» исемле җыентыгына балалар өчен иҗат иткән 12 кыска хикәя урнаштырылган. Гариф Галиев хикәяләре балаларны хезмәткә өйрәтү, өлкәннәрне хөрмәт итү, тырыш булырга чакыру кебек әһәмиятле мәсьәләләргә багышланганнар. «Оста кул» хикәясендә столярлык, слесарьлык эше нең «Азамат шатлыгы» ши белән кызыксынучы, бу һөнәрләрнең һәр икесен дә үзләштерергә омтылучы Кә- бир образы бирелә. Кәбир ял вакытларын файдалы эш белән үткәрә. Ул йорт куяннарына читлек ясый, иске чиләкләргә тотка, тырмаларга тешләр куя, көрәкләр санлый. Бу хикәя яшь буында хезмәтнең кешеләр тормышындагы әһәмияте турында дөрес караш тудыра, хезмәткә мәхәббәт тәрбияли, хезмәт кешесенә карата ихтирам хисе уята. «Ык буе» хикәясендә Ыкның тарихы, аның байлыклары, халыкка китерә торган файдалары, гүзәл күренешләре сурәтләнә. «Җәй көне аның балыклары, һәртөрле җиләк-җи- мешләре, хуш исле чәчәкләреннән файдаланабыз. Беренче кар төшү белән Ык буенда ауга йөрү башлана. Аның әрәмәлекләрендә ап- ак куяннар, хәйләкәр төлкеләр булган кебек, анын ярларында да көзән, шәшке шикелле кыйммәтле мех бирүче җәнлекләр дә очрый. Ниләр генә юк ул Ык буенда!» (55 бит). Язучы Бөек Октябрь социалистик революциясенә кадәр бу байлыкларга алпавытларның гына хуҗа булулары, хезмәт иясе крестьяннарның ул заманда бу байлыклардан аз гына да файдалана алмаулары турында сөйли. «Тигәнәк» хикәясендә бер укучы баланың күзенә тигәнәк орлыгы керә. Ул моңар- дан берничә көн газаплана, шуннан соң аңарда бу яман үсемлекне өйрәнү теләге туа. Хикәя укучыларда табигать күренешләре һәм үлән исемнәре белән кызыксыну уята, аларда күзәтүчәнлек, күзәтелгән тәҗрибә буенча дөрес нәтиҗә чыгара белү сәләте тәрбияли. «Безнең кәҗәнең күргәннәре» кәжә белән бүре турындагы халык әкияте белән башлана. Алга таба язучы Минһаҗ кәҗәсен сурәтләүгә күчә. Бер көнне, караңгы төшкәч, бу кәҗә Насрулла карт бакчасына каракланырга керә бит. Ә Насрулла төрле юк-барга, хорафатларга ышанучаи карт була. Бу ак кәҗәне, җендер дип уйлап, ул бик курка, һәм куркуыннан үлеп тә китә. Хикәя җиңел тел белән язылган. Шуңа күрә хикәяне укучылар яратып укыйлар. Бу хикәянең балаларга атеистик тәрбия бирү ягыннан да әһәмияте бар. «Илһам Мәҗитов фотосы» исемле хикәя күләме белән дә, күтәргән темасы буенча да җыентыктагы башка хикәяләрдән аерылып тора. Бу хикәядә фоторәсем белән шөгыльләнүче 4 иче класс укучысы Илһам Мәҗитов образы бирелә. Бу образ үзенең бөтен яклары белән хезмәт процессында ачыла. «Үзе бик тыйнак, бик пөхтә бу кечкенә малай хәтта урак өсте көннәрендә зурларга булышканда да бу эшен ташламый, кечкенә объектына әле көлтә бәйләүчеләрне, әле комбайн бункерыннан автомашинага ашлык төяүчеләрне эләктереп ала... рәсемгә төшереп кайта» (78 бит). Илһамның җәй көне төшереп алган рәсемнәре өлкә газетларының берсендә басылып чыга. Ул үз колхозы кукуруз үстерүчеләре- нең тәҗрибәләре белән башка колхозларны да таныштыру буенча файдалы эш башкара. Кайбер вакытларда зурлар балалар хезмәтенең мәгънәсен аңлап җиткермиләр, аларны, файдалы хез мәткә тартасы урында, эштән читләштерәләр. Автор Габделгани образы аркылы әнә шундый кешене күрсәтә. «Бибкәй аланы» хикәясендә Гариф Галиев укучыларны туган авылларының табигате, аның тарихи урыннары белән танышты ра. Җыентыктагы хикәяләрнең кайбер җитешсез якларын да күрсәтеп китәргә кирәк. Мәсәлән, «Роза гөлләре» дигән хикәясендә 7 нче классны яңа гына тәмамлап, гөлләр үстерү белән мавыгучы Роза Сәетованың зурлар белән күрешү өчен үзе башлап кул сузуы этика кагыйдәләренә каршы килә. «Ык буе» хикәясендә колхозчыларның 30—40 километрга ат белән дәүләткә ашлык тапшырырга йөрүләре дә заман сулышына туры килеп бетми. Кайбер хикәяләрдә озын итеп төзелгән катлаулы җөмләләр очрый. Матур рәсемнәр белән чыгарылган «Җәй көне» җыентыгы укучыларның белемен арттыруда, аларны файдалы хезмәткә өйрәтүдә, балаларда дуслык, иптәшлек, намуслылык тәрбияләүдә ярдәм итәчәк. Китапның бәясе 1 сум 75 тиен. Тиражы 8 000. Пенсионер-укытучы М. Вэлидова. Укытучы И. Гомэрова.