ТӨРЛЕ ТЕЛЛӘРДӘН
ашка халыкларның әдәби, гыйльми һәм башка төр әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итү шактый ерак еллардан килә. Шулай да, тәрҗемә аша татарның киң укучылар массасына башка халыкларның әдәбиятлары белән чынлап танышырга киң мөмкинлекләр бары тик Бөек Октябрь социалистик революциясеннән соң гына туды. Әгәр Октябрьгә кадәр татар теленә нибары 15 ләп кенә милләтнең матур әдәбият әсәрләре тәрҗемә ителгән булса, революциядән соң инде татар телендә 96 милләт язучыларының әсәрләрен укырга мөмкин. Бөек гуманизм, азатлык идеяләре белән сугарылган классик рус әдәбияты татар теленә иң күп тәрҗемә ителгән. А. М. Горький татар теленә тәрҗемә ителгән язучылар арасында иң беренче урында тора. 1917 елдан 1959 елга кадәр аның алты томлык сайланма әсәрләре 2, төрле җыентыклары 8 тапкыр басылган. 42 ел эчендә А. М. Горький әсәрләре, 53 китап булып, 369 372 данә басылган (кайбер китапларның тиражы күрсәтелмәгәнгә, алар исәпкә алынмады). Шуның өстенә Горький әсәрләре төрле журналларда һәм җыентыкларда 54 тапкыр басылып чыккан. Татар телендә А. С. Пушкинның сайланма әсәрләре 6 тапкыр басылып чыккан. Шигырьләре, романнары, әкиятләре аерым китап булып 46 тапкыр, 338 152 данә һәм аерым әсәрләре төрле җыентыкларда һәм журналларда 47 тапкыр басылган. А. М. Горький һәм А. С. Пушкиннан кала татар теленә А. П. Чехов, М. Ю. Лермонтов, Л. Н. Толстой, Н. А. Некрасов, В. Маяковский һ. б. язучыларның әсәрләре тәрҗемә ителгән. 1917 елдан алып 1959 елга кадәр барысы 1195 язучының әсәрләре тәрҗемә ителсә, шуларның 494 — рус язучыларының әсәрләре. Алар- ның әсәрләре аерым китап булып 879 тапкыр һәм төрле җыентыкларда, журналларда мең тапкырдан артык басылган. Әгәр рус язучыларының аерым китап булып басылган әсәрләренең тиражын санарга керешсәк, аларның саны дистәләрчә миллионга җитүен күрер идек. Татар телендә рус әдәбияты тарихын һәм аерым язучыларның, сәнгать эшлеклеләренең иҗат юлын өйрәнүгә багышланган йөзләрчә мәкаләләр басылган. Рус халык иҗатын татар теленә тәрҗемә итү буенча да шактый зур эш эшләнгән. Соңгы 42 ел эчендә башкарылган шушы зур эшләр нәтиҗәсендә, хәзер татар халкы рус әдәбиятының бөек классикларының гына түгел» башка йөзләгән рус язучыларының әсәрләрен дә үз ана телендә укый. Рус әдәбиятын туган телебезгә киң тәрҗемә итү әдәбиятыбызны бермә- бер баетты, үстерде. Татар телендә күп басылу ягыннан рус әдәбиятыннан кала икенче урында тугандаш башкорт әдәбияты тора. Татар матбугатында революциядән соң 65 башкорт язучысының әсәрләре йөзләгән тапкыр аерым китап булып басылган. Татар матБ 125 ' бугатында башкорт әдәбияты тарихы һәм язучыларының иҗатлары, башкорт сәнгате турында күп санда мәкаләләр басылган һәм басылып килә. Революциягә чаклы, аерым очракларны искә алмаганда (Т. Г. Шевченко һ. б.), татар телендә украин теленнән тәрҗемәләр юк иде. Ә Октябрьдән соң 42 украин язучысының әсәрләре, күп санда украин фольклоры тәрҗемә ителгән. СССР халыклары әдәбиятыннан татар телендә 15 әзербәйҗан авторының, 12 белорус, 14 грузин, 9 казакъ, 10 латыш, 6 таҗик, 8 төрекмән, 9 литвалы, 29 үзбәк, 25 чуваш, 7 әрмән язучысының әсәрләре басылган. • СССР халыкларыннан татар телендә 52 милли әдәбияттан тәрҗемә әсәрләр басылган. Алар арасында абхаз, авәр, даргин, ингуш, кабардин, калмык, каракалпак, мари, мордва, осетин, чечен һ. б. халыклар әдәбиятларыннан тәрҗемәләр бар. СССР халыклары әдәбияты белән татар укучыларын таныштыру буенча башкарылган шушы зур эшләр белән беррәттән әле күп кенә җитешсезлекләр дә күзгә ташлана. Бай тарихы булган күп кенә милли әдәбиятлар белән татар халкын үз телендә таныштыру эше хәзерге көн сорауларына җавап бирерлек түгел. Алыйк әзербәйҗан әдәбиятын. Әзербәйҗан әдәбиятының күп гасырлардан килә торган бай традициясе, зур тарихы бар. Бу әдәбияттан нибары 15 язучының әсәрләре тәрҗемә ителгән. Менә әзербәйҗан шагыйре Самед Вургун. Аның татар теленә нибары ике шигыре тәрҗемә ителгән. Әзербәйҗан язучы- ларыннан тик Низами, Әнвәр Мә- мәдханлы, Рза Рәсүлләрнең генә китаплары чыгарылган. 11 язучының әсәрләре бары журналларда гына басылган. Тукаебыз яратып укыган әзербәйҗан әдәбиятының бөек язучысы Сабирның, шулай ук Мирза Ахундов, Мирза Ибраһимов һ. б. күренекле язучыларның бер әсәре дә татар теленә тәрҗемә ителмәгән әле. Шушы ук сүзне әрмән, үзбәк, казакъ, төрекмән һ. б. әдәбиятларга карата да әйтергә мөмкин. Молдаван әдәбиятыннан бары 4 шагыйрьнең берәр шигыре басылган. Күршеләребез мордва, мари, удмурт әдәбиятларыннан 5—6 шагыйрь һәм язучының берәр хикәясе һәм шигыре генә басылган. Ә карел әдәбиятыннан бер язучының да әсәре тәрҗемә ителмәгән әле. СССРда яшәүче барлык халыкларның әдәбиятларын берничә ел эчендә татар теленә тулысынча тәрҗемә итү мөмкин түгел, әлбәттә. Ләкин СССР халыклары язучыларының югары идеяле, сәнгатьчә оста эшләнешле төп әсәрләрен телебезгә тәрҗемә итү, һичшиксез, кирәк. 30 нчы елларда, халкыбызны тугандаш һәм күрше халыклар әдәбияты белән таныштыру йөзеннән, татар телендә «Күрше халыклар әдәбияты» циклыннан китаплар чыгарыла башланган. Бу циклдан «Үзбәк әдәбияты» (Казан, 1929), «Чуваш әдәбияты» (Казан, 1928), «Уйгур әдәбияты» (Казан, 1931) дигән өч китап чыккан. 3. Бәшири төзегән ул китаплар шушы халыкларның әдәбият тарихы белән таныштыралар. Аларда ул халыкларның күренекле әдипләренең иҗатларыннан үрнәкләр бирелгән. 5—6 табак күләмендә чыгарылган бу китапларның әһәмияте зур булган. Киләчәктә шушы тәҗрибәне дәвам иттерү, безнеңчә, бик файдалы булыр иде. Чит ил язучыларының әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итү эше Бөек Октябрь социалистик революциясенә кадәр күп элек башлануга карамастан, тик революциядән соң гына киң күләмдә башкарыла башлады. Хәзерге көндә татар теленә 44 чит ил әдәбиятларыннан тәрҗемәләр басылган. Татар теленә француз әдәбияты иң күп тәрҗемә ителгән. Француз әдәбияты классикларыннан В. Гюгоның «Туксан өченче», «Хокуксызлар» романнарын һәм башка күп хикәяләрен, Җюль Бернның «Капитан Грант балалары», «Серле утрау», «80 мең километр су астында» кебек атаклы әсәрләрен, Анри Барбюс әсәрләрен, П. Бе- 126 ранже шигырьләрен, Э. Золя әсәрләрен, Мольер комедияләрен, Ги де Мопассан хикәяләрен, Шарль Перро әкиятләрен, Ромен Роллан әсәрләрен татар укучылары үз ана телләрендә укыйлар. Татар теленә тәрҗемә аркылы укучылар француз әдәбиятының Г. Габе, Гамарра Пьер, В. Кутурье, Гра Феликс, Генриетта Вале, Д’Эрвильи Эрнест, Жан-Ришар Блок, Жюль Жуй, Мартен Марсель, Стендаль һәм башка язучылары белән танышлар. Чит ил телләреннән татар теленә тәрҗемә буенча икенче урында немец әдәбияты тора. Татар теленә Г. Гейненең «Германия»се, Гетенец «Фауст»ы, «Төлке хәйләләре» исемле җыентыгы, бер туган Гриммнар- ның әкиятләре, Шиллерның «Вильгельм Телль» драмасы, «Мәкер һәм мәхәббәт», «Юлбасарлар» трагедияләре, В. Бредельнең «Сыналу», Лион Фейхтвангернең «Оппенгейм- нар семьясы», Анна Зегерсның хикәяләре, Б. Келлерманның «9 январь», ЭрихМария Ремаркныц «Көнбатыш фронтында үзгәрешләр юк» исемле романнары һәм башка әсәрләр тәрҗемә ителде. Татар телендә немец әдәбияты 26 язучының тәрҗемәләре белән бирелгән. Инглиз әдәбиятын татар теленә тәрҗемә итү буенча да шактый эшләр башкарылган. Татар телендә Байронның «Шильон тоткыны» поэмасы аерым китап булып чыккан һәм шагыйрьнең башка күп кенә шигырьләре басылган, Э. Вой- ничның «Кигәвен» романы 2 тапкыр, Даниель Дефоның «Робинзон Крузо»сы 3 тапкыр, Свифтның «Гулливер лилипутлар арасында» әсәре 2 тапкыр басылган. Шекспирның «Гамлет», «Король Лир», «Отелло», «Ромео һәм Джульетта» трагедияләре, аерым сонетлары, Унда, Д. Фрейдман, Редчард Киплинг, Д. Пристли, А. Смедлиның әсәрләре аерым китаплар булып чыкканнар. Инглиз теленнән татар теленә 20 язучының әсәрләре тәрҗемә ителгән. Америка әдәбиятыннан тәрҗемәләр Бичер Стоуның «Том агай алачыгы», Джек Лондонның «Бүре»,. «Лондон төннәрендә», «Сер», «Чыныгу» һәм башка хикәяләре, Эптон Синклерныц «Джимми Хиггинс» романы, Марк Твенныц «Принц беләк теләнче», «Том Сойер маҗаралары», «Геккельберп Финн маҗаралары», «Янки король Артур сараенда» исемле аерым әсәрләре, Эрнест Хемингуэй, Уитмен, Смедли Агнес, Мэри Паркс, Джон Рид, Мери Рид, Т. Драйзер, Майкль Гоулд һ. б. әсәрләре белән бирелгәннәр. Татар теленә Италия, Испания, Дания, Гарәп илләре әдәбиятыннан да күп әсәрләр тәрҗемә ителгән. Бөек Ватан сугышыннан соң халык демократиясе илләре әдәбиятларын татар теленә тәрҗемә итү шактый үсеп китте. 1945 елдан соң гына да кытай теленнән 22. корея теленнән 22, Вьетнам теленнән 10 язучы һәм шагыйрьнең әсәрләре татар теленә тәрҗемә ителде. Татар теленә венгр, поляк әдәбиятыннан тәрҗемәләр саны тагын да күбрәк. Соңгы елларда, беренче тапкыр буларак, татар теленә Мадагаскар, Малайя, Бирма, Конго, португал, сенегал, чили, Фил сөяге яры әдәбиятларыннан да тәрҗемәләр басыла башлады. Тәрҗемәләр аша татар укучылары Гыйрак, Мисыр, Сүрия, Ливан, төрек, һинд, монгол, фарсы, япон, Норвегия һәм башка халыклар әдәбиятлары белән да таныш. Башка халыкларның әсәрләрен тәрҗемә итү буенча бездә талантлы тәрҗемәчеләр үсте. С. Әдһәмова бер үзе генә диярлек А. М. Горькийнын күп кенә романнарын, хикәяләрен тәрҗемә итте. Тәрҗемә өстендә күп хезмәт күрсәткән иптәшләрдән Г. Рәхим, Ф. Буриаш, Г. Хәбиб, М. Җәлил, К. Нәҗми, Г. Бәширов, А. Шамов, И. Гази, Ә. Фәйзи, Н. Исәнбәт, Г. Әпсәләмов, М. Әмир, М. Максуд, К. Басыйров, А. Гомәр, X. Туфан, Ә. Исхак, Ә. Еники, Ш. Маннур, Н. Фәттах, Ш. Мөдәррис, Я. Халит, Г. Ахунов һәм башкаларны санап үтәргә мөмкин. Татар теленә башка халыклар әдә- биятын тәрҗемә итүдә 400 гә якын кеше катнашкан. Бездә һәр халыкның матур әдәбият әсәрләре бары рус теле аркылы гына тәрҗемә ителә дияргә була. Турыдантуры оригинал теленнән тәрҗемә ителгән әсәрләр бик сирәк әле. Хәтта төрки телләр группасына кергән һәм татар теленә бик якын торган үзбәк, казакъ> әзербәйҗан, кыргыз әдәбияты әсәрләре дә рус телендәге тәрҗемәләрдән эшләнә. Г. Рәхимнең гарәпфарсы теленнән тәрҗемә иткән «Шәрык шагыйрьләре» җыентыгын, 3. Бәширииең үзбәк, чуваш, уйгур телләреннән тәрҗемә иткән җыентыкларын, әзербайҗанчадан Г. Минский тәрҗемәсендә басылган Хөсәен Мәһдинең «Апшерон» романын, казакъчадан С. Әдһәмова тәрҗемәсендә чыгарылган М. Ауэзов- ның «Абай» романын, төрекчәдән М. Ногман тәрҗемәсендәге Н. Хикмәтнең «Шигырьләр» җыентыгын һәм башка берничә аерым шигырь һәм хикәяләр тәрҗемәләрен алмаганда, барлык тәрҗемәләр дә рус теле аша эшләнгәннәр. Хәлбуки, бездә немец, француз, инглиз, гарәп, төрек һ. б. телләрне яхшы белүчеләр юк түгел. Ләкин бу телләрдән турыдан-туры тәрҗемә итү әле бик сирәк очрый. Ш. Мөдәрриснең инглиз теленнән Шекспир сонетларын, М. Максудның немец теленнән Г. Гейненең «Герма- ния»сен, М. Мәхмүтовның гарәпчәдән кайбер тәрҗемәләрен, Р. Тәр- җемәнованың французчадан Гамар- ра Пьерның «Иң кадерле сүз» хикәясен һ. б. аерым шигырь, хикәя тәрҗемәләрен искә алмаганда, бездә чит ил телләреннән турыдан- туры тәрҗемә итү практикасы юкәле. Оригиналдан тәрҗемә итүнең өстенлеге турында сөйләп тору да урынсыз булыр иде. Әсәрләрне татар теленә оригиналдан тәрҗемә итү турында уйларга бик вакыттыр инде. Моның өчен бездә мөмкинлекләр бар. Татар интеллигенциясе арасында кытай, һинд кебек борынгы телләрне белүчеләр белән бергә испан, итальян һ. б. телләрне белүчеләр дә бар. Бездә тәрҗемә өлкәсендә бер үк әсәрне берничә кешенең кабат-ка- бат тәрҗемә итү фактлары күп очрый. Бу күренешнең, билгеле, уңай яклары да бар. Шулай да бу турыда бераз уйланырга кирәк диясе- килә. Әгәр тәрҗемә начар эшләнгән икән, аны басарга ашыкмаска иде. Бер үк әсәрне берничә кеше тарафыннан, берничә тапкыр тәрҗемә* иттереп бастыру — бу экономик яктан да уңайлы түгел бит. Нәтиҗә ясап, шуны әйтергә кирәк, тикшеренүләр революциядән соң татар теленә тәрҗемә итүнең, киң үсүен, китап укучыларга СССР һәм бөтен дөнья классикларының әсәрләрен үз ана телләрендә укырга киң мөмкинлекләр тудырылуын күрсәтә.