Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР ХАТЫНЫ НИЛӘР КҮРМИ?

 

Әсәрнең сәнгать көчен, та­лантлы язылган булуын аның башка жанрларга күчә алуы белән дә билгеләргә мөмкин. Яхшы роман яки поэма нигезендә киносценарий да, драма да, опера да язалар, художниклар зур полот­нолар эшлиләр. Талантсыз, төссез әсәрләрдән генә берни дә эшләп булмый.

Галимҗан Ибраһимовның әсәрлә­ре безнең совет классикасына керә һәм аларны башка жанрларга күче­рү мәсьәләсе вакытка һәм худож­никларның кызыксынуына бәйлән­гән. Менә Татарстанның халык ар­тисты Хәким Сәлимҗанов «Татар хатыны ниләр күрми» повестын сәх­нәләштерү өчен вакыт тапкан, һәм аның бу хезмәтен хуплап каршы алырга кирәк. Классик язучыбыз­ның җитди әсәре сәхнәгә менде.

Дөрес, хатын-кызның революция­гә кадәрге язмышын сурәтләү татар әдәбиятында яңа түгел. Мәҗит Га- фуриның «Кара йөзләр» повесты һәм аның сәхнәләштерелгән варианты бар һәм ул әсәр хәзерге көнгә ка­дәр Татарстан һәм Башкортстан тамашачыларын дулкынландырып яши. Ул әсәр үз юнәлешендә көчле һәм кирәк иде, ләкин «Татар хаты­ны ниләр күрми», шул ук хатын-кыз язмышын сурәтләүгә багышланса да, «Кара йөзләр»не кабатламый, бу — икенче юнәлештәге һәм икен­че колач белән язылган әсәр.

Галимҗан Ибраһимовның «Татар хатыны ниләр күрми» исемле по­весты — иң көчле реалистик әсәр­ләрнең берсе. Автор, эпик вакыйга­ларны бер фокуска туплап, бер кеше

НИЛӘР КҮРМИ"

язмышында бөтен бер катлау язмы­шын сурәтли белә, бер төркем пер­сонажлар омтылышларында халык­ның тарихи хәрәкәтен күз алдына бастыра ала.

Социаль типларны ювелир оста­лыгы белән эшкәртә белгән бөек әдипнең иҗат мирасында дистәләр­чә характерлар бар. Аларның күбе­се үзләренең социаль җирлекләре белән артта, еракта калганнар, дө­ресрәге — аларның социаль җирле­ге юкка чыккан, ләкин аларны әле бүгенге көндә дә онытырга ярамый. Бүгенге көннең героик бөеклеген, романтик югарылыгын без узган көннәргә күз салсак, тагын да ачыг­рак күрәбез, ныграк тоябыз.

Ибраһимов революциягә кадәр яшәгән татар хатын-кызлары язмы­шын, аларны чолгап алган тирәлек­не шундый реалистик чаралар белән күрсәтә, бу реализмда тормыш, көн­күреш детальләрен тотып ала белү осталыгы, кешеләр характерын җан­ландыра торган буяуларның төрле­леге, искелекне фаш итүдә дәһшәтле рәхимсезлек, матурлыкны һәм ха­тын-кызның күңел нәфислеген олы­лау, хәтта аларга илаһи бер көч итеп табыну кебек сыйфатлар да бар.

Билгеле, әсәрне сәхнәләштерү җиңел түгел, ләкин X. Сәлимҗанов, Ибраһимовның әсәрен яхшы белү өс- тенә, сәхнә кануннарын да яхшы аң­лаганга күрә, талгын эпик агым бе­лән хикәяләнгән фаҗигане сәхнә те­ленә нигездә уңышлы күчергән. Дра­матик вакыйгалар эзлекле һәм бер- берсен үстереп баралар. Ләкин по­вестьның эчтәлеген түкми-чәчми генә
сәхнәгә дөрес күчерү белән драма авторының бурычы төгәлләнми; ул үзеннән дә нәрсәдер өстәргә тиеш була. Моны — әсәрнең рухын бозу дип аңларга ярамый. Әсәрнең рухын бозмыйча гына, мәсәлән, Шаһвәли картны Нуриларның өенә алып кер­гән, мал бүлү ызгышларын җәеп күрсәткән. Сүз язучының үз тенден­циясе турында бара. Драма авторы, повестьтагы бай материалларга ни­гезләнеп, нәрсәгәдер басым ясарга, нәрсәнедер читләтеп узаргач һәм шу­лар нәтиҗәсендә үз тенденциясен дә чагылдырырга тиеш.

X. Сәлимҗанов нәрсәгә игътибар иткән? Нәрсәне истән чыгарган?

Бу сорауларга җавап бирмичә үтү мөмкин түгел, чөнки Сәлимҗанов- ның тенденциясе театр карашы бу­лып әверелә, театрның иҗат юнәле­шен чагылдыра. X. Сәлимҗанов та­тар хатынының фаҗигасенә чама­дан тыш басым ясый. Урыны-урыны белән кирәкмәгән мелодрама өстен­лек алып китә. ДАәсәлән, бер пәрдә дәвамында Мәрхәбәгә әнисенең ач­тан үлүе турында дүрт тапкыр сөй- ( лиләр. Сәнгать кабатлануны ярат- ; мый, ә монда исә аның берсе дә хаҗәт түгел.

Тамашачының күңелен нечкәртү, аның күз яшен чыгарырга тырышу тенденциясе артык көчәеп киткән. Кызганычка каршы, бу тенденцияне театр коллективы да тулысынча ур­таклаша булса кирәк. Театрның мо­ңарчы булган постановкаларында да бу ачык сизелә.

Әсәрнең финалы бөтенләй эшлән­мәгән. Ул яктылык нурының бөтен­ләй сүнүе турында сөйли, перспек­тиваның караңгылыгына басым ясый. Чыннан да, караңгылык эчен­дә кемнәрдер йөри, Мәрфуга исә, тирәннән көрсенеп, «татар хатыны ниләр күрми!» дигән сүзләрне әйтә, шул сүзләр белән пәрдә төшә. Сәх­нәдәге һәрбер күренеш нәрсәдер аң­латырга тиеш булса, без — тама­шачылар — бу символик күренеш­ләрдән бик тирән мәгънә аңлыйбыз. Димәк, перспектива юк, димәк, та­тар хатынының язмышы берәүне дә борчымый. Безгә бары күз яше тү­гәргә генә кала!

Нәрсә генә булмасын, моның бе­лән килешәсе килми!

Безне дөрес аңлагыз! Без Гөлба­нуны исән калдырырга да, аны бә­хетле итәргә дә кушмыйбыз. Сүз Гөлбануның шул патриархаль тор­мышка нәфрәте турында бара, аның шул тормышны гаепләве һәм караң­гылыктан котылу өчен кыю адым ясавы — суга ташланып үлүнең үзе өчен бәхет булуын аңлатуы турында бара. Финалда бу нәрсә юк!

X. Сәлимҗанов Шаһвәли карт бе­лән Нури картның характерларын бәрелештерү юлын тапкан, ә менә әсәрдәге уңай образлардан Шәйхел белән Мәрхәбәне Сабира карчык йортына китерү юлларын яки Шәй­хел образының Гөлбану турында, шул черегән тормыш турында уйла­нуларын тапмаган. Дөресрәге, мело­драматизм белән мавыгу андый мөмкинлекләргә ирек бирмәгән.

Мелодраматизмны А. М. Горький беркайчан да мактамый. Ул аңа сән­гатьтәге көчсезлек, йомшаклык, дип карый. Ниһаять, безгә дә инде бу йомшаклыктан котылырга вакыт!

Кызны ярәшергә кода булып кил­гән Галиулла картның да сүзләрен бераз кыса төшәсе бар кебек, аның кешенең язмышы алла тарафыннан алдан ук билгеләнүе турындагы иске фәлсәфәсен төшереп калды­рырга да булыр иде, ул әсәрне кө­чәйтми, характерны да үстерми. Бу бары яктылык булмаячак дигән фи­кер белән килештерү өчен әйтелгән­гә охшый.

Шаһвәли образы турында да бер фикер әйтәсе килә. Галимҗан Иб- раһимов аны карт ялчы-батрак итеп сурәтли. X. Сәлимҗанов исә аның батраклыгына тимерче һөнәрен өсти. Җитмәсә шушы тимерченең хатыны ачтан үлгән итеп бирелә. Моңа ышанасы килми. Халыкта бер мәкаль бар: «һөнәрле үлмәс, һөнәр­сез көн күрмәс». Шуны да истә тотарга кирәк, халык никадәр фә­кыйрь яшәмәсен, ачлык ел булма­ганда, япа-ялгыз бер кешегә ачтан үләргә бирми. «Ачтан үлде» дип әйтә икән, аңа аңлатма ясый, «аш үтмәгәнгә» дип яки башка сәбәп — авыруын күрсәтә. Сәхнәдән яңгыра­ган «ачтан үлде» сүзләре шуңа күрә
колакка бик ят һәм тупас ишетелә­ләр. Кулыннан эш килә торган һө­нәрче — Шаһвәли түгел, ул таза тормышлы кеше. Шаһвәлине батрак итеп калдыру табигыйрәк булыр иде. Шаһвәли картның Нури өендә трубка кабызырга уйлавын, соңын­нан «кызмача» баштан сөйләнеп килеп керүен, «бер штоф» турында әйтүләрен мактый алмыйбыз, чөнки ул дөрес түгел*. Иске — патриархаль авылда, күп куйганда, карт бал эчү турында сөйли алыр иде.

Сәхнәләштерүдә әнә шундый «вак» кимчелекләр бар, аларны төзәтергә кирәклек сизелә. Ләкин гомумән ал­ганда, повесть җыйнак кына драма эченә сыйган. Югарыдагы кимчелек­ләр сәхнә вариантының кирәкле бу­луын юкка чыгармыйлар.

Әсәрне яшь режиссер Празат Исәнбәт куйган. Аның эзләнүендә яңалыклар бар, ләкин Празат Исән­бәт әсәрнең мелодраматик рухын саклап бара, тамашачының нечкә хисләренә тәэсир итәргә тырышу тенденциясендә кала. Бу нәрсәгә алда Исәнбәт игътибар итәр дип уй­лыйбыз. Аның бу постановкасында бик отышлы яклар бар. Беренче пәр­дәнең яхшы эшләнүен аеруча әйтеп китәргә кирәк. Сәхнәнең сул ягында өй белән койма арасындагы аулак бушлык күренеп тора. Шушы өй бу­ена килеп, Нури карттан яшеренеп кенә сөйләнә торган сүзләрне ишетә­без без. Анда Гөлбану үзенең «ма­тур җиңгә»се белән сөйләшә, әнисе белән кайгыра. Нуриның уллары ко­даларның ат койрыгы киселү вакый­гасын сер итеп сөйлиләр, ә ул ва­кытта инде бу хурлыклы вакыйганы бөтен авыл белә...

Кыз бирү — гаиләдә җаваплы эш, зур вакыйга. Нури карт кызына ки­яүне үзе сайлый, кызы, хатыны, олыгайган улы белән дә киңәш итеп тормый. Шушы патриарх ал ьчылык- ның тупаслыгына риза буласы кил­мәгән Гөлбану әнисенең күкрәгенә ятып елый. Шул вакытта өй эчендә ут сүнә, бары прожектор Нури карт­ның туң, тискәре йөзен, усал карый торган күзләрен һәм аның көрәк са­калын яктыртып тора. Нури карт өй артында үзеннән качып һәм аңар­дан ачы зарланып сөйләшүче карчы­гы һәм кызы белән бәхәскә кергән кебек, үзенең кире, тупас һәм рәхим­сез сүзләрен әйтсп-әйтеп куя. Ул өзек-өзек сүзләрдә аның шәфкать- сезлеге, кызына үлем юлы сайлап хөкем чыгаруы ишетелә.

Бу — матур күренеш. Ул персо­нажларның характерын тулыланды­ра, контрастлар ярдәмендә ул ха­рактерлар тагы да ачыграк күренә­ләр.

Ләкин барлык картиналар да бо­лан эшләнеп бетмәгән. Мәсәлән, икенче пәрдә Гөлбану белән Закир­ның мәхәббәте белән башланып китә һәм ул, бик төче башланып, шундук пластинка икенчегә әйләнә — За­кирның нәфрәте башлана. Монда ниндидер пауза кирәк яки мәхәббәт­не төчеләндерү дөрес түгел. Шул ук пәрдәдә, Шибай кантон үлгәннән соң, туганнар арасында гауга-сугыш китә, мал өчен сугышалар, черек ни­гезгә корылган гаилә таркала баш­лый. Сугыш тынуга Закир Гөлбану­ның киемнәрен закладка салырга чыгып китә. Монда һичбер пауза- мазар юк. Безнеңчә, режиссер нәкъ шушы урында бер пауза ясарга тиеш иде.

Тагын кечкенә бер деталь. Гөлба­ну — үлгәнче үзенең кыз чактагы чәмчәле читекләреннән йөри. Закир­ның һәм кайнанасы Сабираның ко­лына әверелгән Гөлбану, чабатага калмаса да, гадирәк, арзанрак киемнәргә күчәргә тиеш иде.

Спектакльдә, билгеле, шундый вак күренешләргә дә игътибар итәргә кирәк, чөнки вак детальләрнең әһә­мияте зур, урыны белән ул «вак» нәрсә мелодраматизм тенденциясе алып китә... Шулай да спектакльнең төп уңышы аның реалистик кө­чендә, сәнгать чынлыгында, берсе- икенчесенә охшамаган характерлар­ның гәүдәләнешендә. Шушы юнә­лештә режиссер яхшы эшләгән.

Гөлбану образы — әсәрдә дә, сәх­нәләштерелгән вариантта да төп об­раз. X. Сәлимҗанов барлык игъти­барын шушы образга юнәлдергән һәм, әйтергә кирәк, Гөлбану иң көч­ле эшләнгән, иң отышлы образ. Без аның фаҗигасен карап утырабыз, бу күренешнең шәүләләре әле дә юк түгел, ул әле безнең тормыштан бө­

 

тенләйгә югалып, тарих тузаннары астына күмелеп калмаган. Без көч­ләп кияүгә бирелгән апаларыбызны, якыннарыбызны хәтерлибез. Ә Гөл­бану нинди кыз! Аның йөрәге нинди саф һәм матур! Ул яшәү өчен, кү­ңелләрне иркәләү өчен, матурлык һәм олы җанлылык үрнәге булып туган. Аның Лотфины чын күңелдән сөюен, печән, урак эшләре турында ишеткәндә йөзе балкып, дәртләнеп, ашкынып китүләрен күргәч, шушы табигать баласының чын бәхеткә хаклы булуы турында уйлыйсың. Аның һичкемгә зыяны тигәне юк, ул һичкемне җәберли торган түгел. Ти­ешле шартларда, ирекле илдә ул үзенең йомшак табигате, ягымлылы­гы белән балкып яшәр иде, хезмәте белән бәхетле булыр иде, мәхәббәте белән канатланыр иде. Ләкин аның язмышы үз кулында түгел. Ул үсеп буйга җитү белән кеше колы булып әверелә. Язучының сәнгать көче дә шунда, ул юл араларына да бик күп мәгънә сала, Гөлбануның бәхетсез- леген ялгыз татар кызы фаҗигасе итеп түгел, бәлки социаль бәхетсез­лек итеп күрсәтә.

Коллык һәм кыргыйлык дөньясы барлык бәхетсезлекләрне тудыра. Бу фикерне Г. Ибраһимов ялангач фразалар белән түгел, образларның сыйнфый психологияләрен, социаль характерларын, омтылыш, карашла­рын сәнгатьчә сурәтләү юлы белән сөйли. Патриархаль гаиләдә кыз товар, килен кол. Бу хәл Нури картның кыргый характерына тирән эз салган. Ул гаиләдә тиран, ха­тынын ул киңәш-табыш итә торган кеше дип танымый, хатын аңа кар­шы бер сүз дә әйтергә хаклы түгел, хәтта кызын яклаудан да мәхрүм. Аның хатыны Фәтхия карчык (Га­лия Нигъмәтуллина) үзенең коллык хәле белән килешкән, язмышын ал­лага тапшырган кеше, һәрбер ана кебек, ул да үз баласын сөя, кызы­ның бәхетле булуын тели, тик ул кызының бәхетенә булыша алырлык хәлдә түгел. Патриархаль кыргый­лык аны шул дәрәҗәгә төшергән. Ул, туйда ук тавыш-җанҗал чыгуга карап, шомлы уйларга бирелү белән чикләнә. Ул шуннан артыкны эшли алмый.

Гөлбану «матур җиңги» дип исем алган Мәфтухага ярдәм сорап килә. Ләкин Мәфтуханың үз хәле хәл, ул да шул ук җәмгыять җимеше, шул ук традицияләрнең колы. Ахырдан ул да коллыкның тагын бер мәсхәрә­ле ягын күрә: аның ире икенче ха­тынга өйләнә.

Гөлбану кебек поэтик табигатьле, яхшы күңелле кызны якларлык кем бар? Кем аның күркәм сыйфатлары­на бәя бирә һәм шул кешелекле сыйфатларын, олы хисләрен хөрмәт итеп, кем аны үз канаты астына ала, кем кыргыйлыктан саклап кала? Гөлбануның сөйгән егете Лотфимы?!

Тамашачы күңеле белән Лотфы­ның килүен тели, Гөлбануны котка­ру чараларына керешер дип өмет итә. Ләкин... Лотфи үзен тудырган патриархаль кыргыйлыктан югары күтәрелә алмый. Ул, үзенең сөйгән кызына ярдәм итәсе урында, аны гомерлек газапка сала. Гөлбануны көчләп кияүгә биргәч, кияүдән үч. алу нияте белән, аны мыскыл итү өчен, кодалар атының койрыгын кисә. Бу әшәке йола, кияүдән дә бигрәк, кызны мәсхәрәли, аның саф намусын пычрата, һәм шуның өчен- Гөлбану гомергә ире һәм кайиана- сы тарафыннан җәберләнә.

Димәк, Лотфи Гөлбануны кол­лыктан коткара алырлык көч түгел. Юк, ул бары Гөлбануның фаҗига­сен тирәнәйтергә генә сәләтле. Шу­лай булгач, бер юл кала шул че­регән тормышны төбе-тамыры белән үзгәртү! Бу нәтиҗәне Г. Ибраһимов үзе әйтми, укучыдан әйттерә, спек­такль исә тамашачыны шундый нә­тиҗә чыгарырга куша! Шул рәвеш­чә, персонажның язмышы социаль вакыйга булып әверелә.

Лотфи образы сәхнәгә чыгып бас­мый, ләкин ул Гөлбану язмышында зур роль уйный.

Вакыйгаларның драматик ситуа­цияләре дә шушы образга кагыл­мый калмыйлар. Лотфи образы дра­матургии яктан да бик отышлы, Гөлбануның әледән-әле Лотфины искә алуында, фаҗиганең тирәнле­ге һәм татар хатынының якты тор­мышка өмете чагыла. Шул черек тормышта Лотфи бердәнбер өм-ет чаткысы булып тоела, ул бердәнбер
сүрелмәгән күңел нуры... Ә чынлык­та исә ул туң күңелле эгоист һәм салкын канлы дорфа кеше! Шәйхел кебек аңлы һәм кыргый әтисен таш­лап чыгарга көче җиткән образның -Лотфины гаепләмәвенә күңел риза түгел.

Гөлбануны кайнана да җәберләп, аңа зәһәрләрен чәчеп тора, исерек ире дә. Аны яклаучы, аңа җылы сүз эндәшүче юк, ул ялгыз, рухы белән лә кыйналган, тапталган хатын. Аны туган авылына, әнисен күреп килергә дә җибәрмиләр, ул тоткын хәлендә. Менә бервакыт аның янына «матур җиңгә»се хәл белергә килә. Ул Лотфиның өйләнгәнлеген, ләкин начар торуларын сөйли, бер-берсен яратышмыйлар икән алар. Шушы хәл дә Гөлбануга бер өмет бирә: яратышмагач, ал арның аерылышу­лары мөмкин ич!.. Гөлбануга (Га­лия Булатова, бу мөмкинлекне күз алдына китергәндә, искиткеч тирән­нән газапланучы татар хатыны Гөл­бануның йөрәк дәһшәтен көчле сиз­дерә) бу хәл өмет бирсә дә, ләкин шатландыра алмый, чөнки моның булу ихтималы бик шикле, шулай ук үзенең дә шушы зинданнан ычкы­нуына аның күзе җитми. Үзе ана булырга хәзерләнгәндә, Гөлбану яңадан Лотфины искә төшерә, аның исемен үз баласына кушарга мөм- кинме-юкмы икәнен уйлый.

Юк, болар вакытлы юанулар гы­на. Гөлбану тәмам өметен өзеп, ти­рән әрнешү белән «мин саф йөрәк­тән яраттым, ә ул ике бөртек ат кой­рыгын кисүдән артыкка бара алма­ды»,—ди. Бу сүзләрдә никадәр гаеп­ләү һәм хаклык бар! Әйе, Лотфиның мәхәббәте кыргыйлыктан узмый!..

Ниһаять, Гөлбануны ана булу бә­хетеннән дә мәхрүм итәләр: кыйна­лудан соң ул игезәк үле бала таба. Дөньяда һичбер ямь, шатлык тап­маган һәм алдагы көннең яктылы­гына һичбер өмете булмаган Гөлба­нуга суга ташлану «бәхете» генә кала.

Спектакль әнә шундый фаҗига ту­рында сәхнә теле белән сөйли. Бу фа­җига бер кеше фаҗигасе түгел, шул ук хокуксызлыкны, җәбер-золымны башка хатын-кызлар да кичерәләр. Шуңа күрә тамашачыларның тирән кичерешләрен аңлавы читен түгел. Алар Гөлбану һ. б. хатыннарны кыз­ганып кына тәэсирләнмиләр, бәлки шул узган караңгылык дөньясына нәфрәтләнеп утыралар; коллык дә­веренең ачылыгын тоеп, үзләренең бәхетләре турында уйланалар.

Спектакльнең уңышын тәэмин итүдә композиторның да роле зур. Халык көе «Кәләү Гайшә» мотивла­рын мул файдаланып, тәэсир итү- чән, моңлы һәм татар хатынының фаҗигасен аңлатып бирә торган му­зыкаль оформлениене Заһид Хәби- буллин эшләгән. Шәп, әйбәт һәм бик кирәкле урында гына яңгырый ул! Художник Ә. Тумашевның декора­цияләре шулай ук әйбәт, колоритлы!

Инде спектакльнең башкарылуы­на килик. Билгеле, һәрбер актер үзе­нең уенына бәя көтә, бу табигый, чөнки ул җанын салып уйный. Кыз­ганычка каршы, без барлык артист­ларның да уенына туктала алмый­быз, бу әйбәт уйнады, дип исемнәр санап чыгу да хаҗәт түгел. Ансам­бльдә алар һәркайсы үз урынында һәм әсәр биргән материалны бик нык хис итеп, йөрәк аша кичереп уй­надылар. Без ике составны да кара­дык, һәр ике состав үзенчә матур уйный, үзенчә бер төс бирергә ты­рыша. Шушы яхшы ансамбль эчен­нән без шулай да бер-ике артист уенына тукталырга кирәк дип уй­лыйбыз.

Иң элек Гөлбану образының бире­леше турында. Югарыда без әдәби образ буларак, Гөлбану фаҗигасенә шактый озын урын бирдек. Ул об­разның тәэсир итү көчен дә күрсә­тергә' тырыштык, бу исә — актерның да уңышы! Галия Булатова һәм Рауза Хәйретдинова һәр икесе көчле уйныйлар, образның рухын тулы, тәэсирле итеп гәүдәләндерәләр. Лә­кин аларның уенында аерма да бар. Галия Булатова, шиксез, тәҗрибәле, югары квалификацияле артистка. Аның фаҗигане кичерүе, әлбәттә, тирән, көчле. Шулай да аны Гөлба­ну ролендә күрәсе килми. Хикмәт шунда, фаҗига тирән кичереш бе­лән, йөрәк өзгәләнүе белән бәйлән­гән, ә кичереш вакытында кеше йө­зенә ямьсез билгеләр бәреп чыгучан була, кеше никадәр олыгайган бул­

 

са, алар шулкадәр үзләрен ныграк сиздерәләр. Булатова бу хәлдән ко­тыла алмады, шуңа күрә Хәйретди- нова уены безгә табигыйрәк тоел­ды. Аның яшьлеген сизеп, табигый яшьлек сафлыгын, тормыштагы тәҗ- рибәсезлеген күреп, алдагы гомере­нең шушындый ук газап, кайгы- хәсрәт эчендә янып бетәчәген, рухи һәм физик яктан да гарипләнәчәген тоеп утырасың! Булатова исә тор­мыш тәҗрибәсенә бай, күпне кичер­гән хатынны сурәтли. Бу Г. Иб- раһимов Гөлбануына туры килеп бетми. Бәлки бу бәхәсле фикердер, бәхәсне тамашачы һәм театр кол­лективы үзе хәл итәр.

Нури образын башкарган Газиз Зыятдинов оста уйнады. Нуриның көрәк сакалын тырпайтып каравын­да да, кашларын җыерып, иреннәрен кысып, бер сүз эндәшмичә текәлеп карап торуында да актерның уен куәте бәреп тора. Каты күңелле Нури карт Зыятдинов башка­руында онытылмаслык образ булып бирелде.

Әсәрдәге икенче деспотны, кеше­нең тере килеш йөрәк итен чукып торучы миһербансыз, кансыз кайна- на Сабира ролен Гөлсем Камская башкарды. Аның уенына гадәттәге­чә тел-теш тидерерлек түгел, сәхнә­гә чыккач, ул үзенең Камская икән­леген онытса, тамашачы да аның актер икәнлеген оныта, ә бу роль­нең җанына керә белү осталыгы ди­гән сүз!

Эпизодик рольләр бик күп, без алар турында язмаска булдык. Лә­кин Гыйззелбәнат турында әйтми мөмкин түгел. Асия Хәйруллииа шул эпизодик рольне шундый итеп башкара, аңа сокланмый мөмкин тү­гел, ул онытылмаслык булып кала. Ул сәкедән төшкәндә дә үзенчә Гыйззелбанатча төшә, сүзләрне дә үзенчә елабрак, көйләбрәк сөйли, күзләре дә үзенчә ярым аңгыра­лыкны сиздереп карыйлар... Асия Хәйруллинаның эпизодик рольгә дә шундый иҗат көче салуын мактарга кирәк.

Картлар ролен Габдулла Фәтхул- лин һәрвакыттагыча әйбәт уйный. Аның Шаһвәли образы да ягымлы тәэсир калдыра.

Искелек, кыргыйлыкка каршы нәфрәт уята торган бу спектакль театр коллективының чын-чыилап уңышы булып калсын өчен югары­да әйтелгән мелодраматизм момен­тына игътибар итәргә кирәк.