Логотип Казан Утлары
Публицистика

ПОЭЗИЯДӘ ЗАМАН ТЕМАСЫ

ӘХМӘТ ИСХАК

Поэзиядә заман темасының чагылышы турыңда сөйлә­гәндә, иң башта бер мо­ментны ачыклап үтәргә кирәк: бу — заман төшенчәсен ничек аңлау мәсьәләсе.

 

Бездә кайвакыт заманны бик тар мәгънәдә, ягъни агымдагы кален­дарь көн яки, бик күпкә киткәндә, ел мәгънәсендә генә аңлатырга, күп­тән түгел генә кичерелгән вакыйга­ларны да заман рамкасыннан читтә калдырырга һәм, шулай итеп, ничек кенә булса да әдәбиятның заман­нан артта калуын расларга омтылу­чылар да очрый. Шулай ук, заман рамкаларын чиктән тыш киңәйтеп, инде үтелгән һәм күпләр өчен та­рихка әйләнеп бара торган чорны да кертеп, ачыктан-ачык тарихи әсәрләрне дә заманны чагылдыра торган әсәрләр дип игълан итәргә омтылучылар да бар. Боларның икесе дә, әлбәттә, алга баруга яр­дәм итә торган билгеләүләр түгел.

Заманны үтелгән чордан да, шу­лай ук киләчәк чордан да кырт ки­сеп аера торган конкрет сроклар бе­лән чикләп булмый. Ул үзенең кай җирендәдер тегесе белән дә, моны­сы белән дә органик рәвештә тота­шып, кушылып китә. Шулай ук. аны теге якка да, бу якка да туктаусыз сузарга да мөмкин түгел. Аның үзе­нең шартлы чикләре бар. Әдәбиятта заманның чагылуы ноктасыннан ка­раганда, аның чикләрен тормыштан аерып, абстракт рәвешендә хәл итәргә ярамый. Биредә бу мәсьәләне әдәбият алдына куелган бурычлар һәм ул бурычларны куйганда күздә тотылган максатлар белән бәйләп хәл итәргә кирәк.

Билгеле булганча, партия һәм ха­лык безнең алдыбызга әдәбиятта заманны чагылдыру бурычын куй­ды. Бу бурыч — коммунизм төзү чорына ныклы рәвештә аяк баскан иң алдынгы җәмгыять кешесенең, яңа кешенең сыйфатларын, киче­решләрен, омтылышларын, аның җәмгыятькә һәм хезмәткә мөнәсәбә­тен, аның хезмәттәге батырлыкла­рын киң укучылар массасына ачып күрсәтүне, һәм, шулай итеп, совет кешеләрендә яңа гүзәл сыйфатлар тәрбияләүне максат итеп куя. Бу бурычны үтәү өчен, күренә ки, бик тар календарь срок белән генә чик­ләнеп булмый. Аны үтәү өчен, шу­лай ук, әллә кай заманнарга китеп тә булмый. Чөнки ул заманнарда бу бурычны үтәү белән бәйле вакыйга һәм күренешләрне табып булмая­чак яки аларның бик тонык яралгы­ларын гына очратып булачак. Ди­мәк, заман төшенчәсенә конкрет ка­рап, яңалык китерә торган нинди күренешне чагылдырырга теләсәң, шул күренешне тудырган, шул күре­неш яши торган срокны алырга ки­рәк. Мәсьәләгә шулай якын кил­гәндә, теге якка да, бу якка да ял­гышуга урын калмаячак. Мондый хәл исә, заман турындагы төшен­чәне ничек аңларга дигән бәхәсне читтә калдырып, заманның әдәбият­та ничек чагылуы турында чын- чыилап сөйләшергә мөмкинлек би­рәчәк.

Россия Федерациясе өлкәләрендә һәм республикаларында иҗат итүче йөзләрчә шагыйрьләрнең узган ел ахырында Ленинградта үткәрелгән һәм заман темасының поэзиядә ни­чек чагылуын өйрәнүгә багышлан­
ган киңәшмәсе мәсьәләне нәкъ менә шулай конкрет тикшерде. Анда поэ­зиядә заманны чагылдырырга ки­рәкме, юкмы, кирәк булса ни дәрә­җәдә һәм нинди чаралар белән ча­гылдырырга кирәк, шулай ук заман төшенчәсен ничек аңларга кирәк дигән темага бәхәсләр булмады. Фе­дерация шагыйрьләре ул мәсьәлә­ләрне бәхәссез итеп карадылар. Бә­хәс киңәшмәнең беренче сәгатьлә­реннән үк чорыбызның поэзиясен ничек итеп тулырак, яхшырак һәм тирәнрәк чагылдыру турында бар­ды.

Рус совет поэзиясен тулай рә­вештә алып, аның тормыштан аеры­луы, заман тарафыннан куелган бу­рычларны хәл итүдән ерак торуы, укучыларның поэзия әсәрләрен яратмаулары, шигырь китаплары­ның магазин һәм складларда сатыл­мый ятуы һ. б. турындагы уйдырма­ларның нигезсез икәнлеген исбат итү күп кенә шагыйрьләрнең чы­гышында, табигый буларак, шактый урын алды. Россия Федерациясе Язучылары Союзы җитәкчесе Лео­нид Соболев мондый зарарлы бел­дерүләрнең чынбарлыкка каршы ки­лүен, аларның поэзиягә тагын да югарырак баскычка күтәрелергә ко­мачаулый торган уйдырма икәнен, совет шагыйрьләренең идея һәм ху­дожество ягыннан зур югарылыкта торган һәм бөтен дөнья поэзиясенә йогынты ясый торган поэтик әсәр­ләр иҗат итүләрен сөйләде. Ул со­вет поэзиясенә тиешле бәяне бирер­гә кирәклекне әйтте. Киңәшмәдә ки­терелгән күп кенә фактлар андый уйдырмаларга капма-каршы күре­нешне, поэзия әсәрләрен укучылар санының моңарчы күрелмәгән дәрә­җәдә үсүен, китап кибетләрендә ши­гырь китапларын табып булмаган- лыгын, китап белән сәүдә итүче оешмаларның сәүдәне дөрес оеш­тыра белмәүләре һәм кайбер очрак­ларда хәтта оештырырга теләмәү­ләре аркасында, шигырь китапла­рының тиражларын ясалма рәвеш­тә кыскарту күренешләренең килеп чыгуын күрсәттеләр. Кайбер иптәш­ләр шигырь китапларына булган бу «кытлык»ны бетерү өчен кайбер конкрет тәкъдимнәр дә керттеләр.

Шулар исәбенә, «Роман-газета» ти­бында басма оештырып, ул басма­га, яңа чыккан шигырь һәм поэма­лар белән беррәттән, шигырь җыен­тыклары турында информация һәм рецензияләр урнаштыру, хәзерге ва­кытта чыгып килә торган «Роман- газета»ның берәр номерын шигырь яки поэмаларга багышлау, башлан­гыч тәҗрибә сыйфатында, Мәскәү- дә шигырь китаплары белән сәүдә итүче махсус магазин-клуб оештыру кебек тәкъдимнәрне кертергә була.

Киңәшмәгә катнашучыларны иң. нык дулкынландырган мәсьәлә, югарыда әйтелгәнчә, совет җәмгыя­тенең бүгенге тормышын, совет ке­шеләренең хис һәм омтылышларын, аларның иҗат батырлыкларын поэ­зия әсәрләрендә ничек итеп тагыи да тулырак, яхшырак һәм тирәнрәк чагылдыру мәсьәләсе булды. Күпче­лек ораторлар шагыйрьләрнең бу бурычны әлегә җитәрлек күләмдә үтәмәүләрен, күп кенә очракларда заман темасына багышланган әсәр­ләрнең сәнгать ягыннан зәгыйфь бу­луын, кайбер шагыйрьләрнең «акту- | альлек» пәрдәсенә төренеп, зә­гыйфь язмалар бастыруларын, коры риторикадан торган, төссез, җансыз шигырьләрнең, кызганычка каршы, поэзиябездә әле шактый урын алуын күрсәттеләр.

Киңәшмә эчтәлек белән форманың бердәмлеге мәсьәләсенә дә зур урын бирде. Яңа эчтәлекне катып калган иске формаларда бирергә азаплану­ның нормаль хәл булмавын күрсәт- , кән ораторлар белән беррәттән, яңа эчтәлеккә туры килә торган яңа формалар эзләү сылтавы астында чынбарлыкка туры килми торган чагыштырулар, охшатулар, үлчәү­ләр һәм ритмнар куллану кебек ял­ган новаторлык үрнәкләрен конкрет мисаллар белән күрсәтүчеләр дә булды. Гомумән, шигырь техника­сында искегә ябышып яту, бер урында таптану, яңаны эзләнмәү ке­бек күренешләрнең идея-эчтәлек өл­кәсендәге яңалыкларның үсешенә комачаулый торган факторлар бу­луы ышандырырлык дәлилләр бе­лән исбат ителде. Күп кенә оратор­лар кайбер шагыйрьләрнең гомуми

» культурага һәм тел культурасына тиешле игътибар бирмәүләрен шу­лай ук конкрет мисаллар белән күр- , сәттеләр.

Ленинград металлургия заводы- I иың яшь эшчеләре җибәргән котлау телеграммасында «шагыйрьләрнең Бөтенроссия съезды» дип аталган һәм совет поэзиясенең бүгенге то­рышына, аның алдында торган бу­рычларга багышланган бу зур сөй­ләшү, һичшиксез, алда да бик нык уйланырга, совет шагыйрьләрен та­гын да активрак эшләргә, идея-ху- дожество ягыннан тагын да югары­рак торган яңа зур әсәрләр иҗат итәргә мобилизацияли торган әһә­миятле чаралардан берсе булды.

Бу киңәшмәдә рус совет поэзиясе­нә карата әйтелгән фикерләрнең күпчелеге безнең татар совет поэ­зиясенә дә карый, анда күрсәтелгән уңышлы якларның да, кимчелекле якларның да күбесе безнең поэзия­безгә дә кагыла. Шунлыктан, бире­дә Ленинград киңәшмәсендә ша­гыйрьләр алдына куелган бурычлар яктылыгында, аерым алганда, чо­рыбызның поэзиясен ничек итеп та­гын да яхшырак, тулырак һәм ти­рәнрәк чагылдыру бурычын күздә тотып, поэзиябезнең бүгенге торы­шына беркадәр күзәтү ясау урын­сыз булмас.

Бездә шагыйрьләр отряды шак­тый зур — өч дистәгә җитә яза. Шу- ларның яртысыннан артыгы инде дистәләрчә еллар язып килүче, уку­чылар тарафыннан шактый таныл­ган, зур тәҗрибәле, талантлы өлкән буын шагыйрьләре. Поэзиягә соңгы елларда килгән яшь шагыйрьләре­без дә инде берничәшәр җыентык­лары чыккан, талантлы иҗат көчлә­ре икәнлекләрен укучылар алдында танытып өлгергәннәр дияргә була. Шушындый көчле зур отряд үзенең иҗат активлыгын тиешенчә җәеп җибәрсен өчен бездә мәйдан да кеч­кенә түгел — республикада татар телендә чыга торган күп санлы га- зета-журналларыбыз, Советлар Со­юзында беренче урыннарда торучы нәшриятыбыз, драма һәм опера театрларыбыз, радио һәм телеви­дение үзәгебез һ. б. һ. б. бар. Шу­лай булгач, совет укучыларының татар совет поэзиясеннән бүгенге заманыбызны чагылдыра торган югары художестволы әсәрләр таләп итәргә бөтен хаклары бар.

Шушы коллектив заман тарафын­нан куелган бу зур бурычны тие­шенчә үтиме соң?

Шагыйрьләр коллективының уз­ган 1959 елгы иҗатына күз салу бу сорауга шактый уңай җавап бирә. Шагыйрьләребез тарафыннан 1959 елда язылган яңа шигырь, җыр һәм поэмаларны күзәтү шагыйрьләре- безнең шактый өлеше зур активлык белән эшләгәнлекне күрсәтә. Ул әсәрләрнең иң зур күпчелеге заман темасына багышланган. Аларның төрлесендә төрле дәрәҗәдә заман­ның сулышын тоеп һәм күреп була. Мондый әсәрләр исәбенә Зәки Ну­риның «Бәхәс», Нур Гайсинның «Бу партия эше, иптәшләр», Нәби Дәү- линең «Бәхет турында», Сибгат Хә­кимнең «Күңелем Ленин белән сөй­ләшә», «Давыл чәчәкләре», «Почта егете», Хәсән Туфанның «Син үзең бирдең», «Алмаздандыр Марстагы таулар...», Әнвәр Давыдовның «Бө­ек үрнәк», Мөхәммәт Садриның «Туган якта», Нури Арслановның «Без кояшка күтәрелдек», Шәүкәт Галиевнең «Юлчы җыры», Әминә Бикчәнтәеваның «Тыңла, улым»,. Әхмәт Ерикәйнең «Үтелмәгән юл көтә», Зыя Мансурның «Чорыбыз­ның яме дә һәм җаны да ул», Ил­дар Юзиевнең «Очрашырбыз ке­бек...», Шәрәф Мөдәрриснең «Безнең, илче», Әдип Маликовның «Безнең файдага» һ. б. шигырьләрен күрсә­тергә була.

Заман темасына язылган әсәрләр югарыда әйтелгәннәр белән генә- чикләнми, әлбәттә. Бездә замандаш- ларыбызның гражданнар сугышы һәм Бөек Ватан сугышы елларында,, шулай ук тыныч төзелеш чорында эшләгән батырлыкларын, совет ке­шеләренең шул вакытларга хас булган уй һәм кичерешләрен җыр­лаган күп санлы уңышлы шигырь­ләр, җырлар һәм поэмалар бар. Шундыйлардан Сибгат Хәкимнең гражданнар сугышы героикасына багышланган «Ленин фәрманы бе­лән» һәм Әдип Маликовның совет хатын-кызларының рухи байлыгын
/Кырлаган «Гайшә апа» поэмасын әйтергә мөмкин. Болар, һичшиксез, уңышлы һәм үзләре турында тулы­рак сөйләшүне таләп итә торган әсәрләр. Шулай ук бездә үткән ел басылып чыккан зур күләмле әсәр­ләр арасында яшь шагыйрьләребез- дән Илдар Юзиевнең «Әнкәй» һәм Абдулла Сәләхетднновның «Үкенү» исемле поэмалары да бар. Шактый уңышлы язылган, ләкин эчтәлеклә­ре ягыннан бәхәсле булган бу поэмаларга да шулай ук сүз ара­сында гына тукталу урынлы бул­мас. Бу аларга бер яклы бәя бирү­гә генә китерер иде. Биредә мин поэзиябезнең иң актив жанры бул­ган кыска шигырьләргә, коммунизм төзү чорына аяк баскан, производ­ствоны механикалаштыру һәм ав­томатлаштыру кебек яңа шартлар­да эшләп, гигант электр станциялә­ре төзүче, җиде кат җир астында яткан хисапсыз байлыкларны җир өстенә чыгаручы, дөньяда тиңдәше булмаган күләм һәм темплар белән яңа йортлар салучы, колхозларда моңарчы .тиңе күрелмәгән уңышлар яулап алучы, бөтен дөнья фәнен таңга калдырып, ерак йолдызларга юллар салучы, атом энергиясен ты­нычлыкка хезмәт иттерүче, хезмәт­кә коммунистик карашның тагын да югарырак яңа формаларын ачучы совет кешеләренең бүгенге батыр­лыкларын, рухи байлыкларын җыр­ларга, кирәк булганда, хәтта шигъ­ри лозунг һәм чакырулар булып яң­гырарга тиешле шигырьләргә төп игътибарны юнәлдерергә телим.

Сибгат Хәкимнең «Күңелем Ле­нин белән сөйләшә» исемле шигыре бүгенге матур чынбарлыгыбызны бөтен күңеле белән сөюче, аны чә­чәкләр белән бизәргә һәм шул чын­барлыкны хәтәр җилләрдән саклар­га теләүче, шуның белән бергә та­гын да матуррак киләчәккә омтылу­чы, үзенең үткәнен, бүгенгесен һәм киләчәген Ленин идеяләре белән бәйләгән, Ленин рухы белән суга­рылган совет кешесенең зур хислә­рен җырлый.

Без узарга тиеш разъездлар бар. Зур эшләргә чакырып ил дәшә. Юлга шулай чыгар алларыннан Кумелем Ленин белән сөйләшә, — ди шагыйрь үзенең бу шигырендә һәм бу шагыйрьнең үзенең генә тү­гел, бөтен совет кешесенең хисе бу­лып яңгырый.

Шагыйрьнең «Давыл чәчәкләре» исемле кыска гына шигыре дә со­вет кешесенең тынычлык сөю тойгы­ларын көчле поэтик образлар белән матур итеп чагылдыра. Шагыйрь болында йөргәндә, тыныч кына үсеп утырган давыл чәчәкләрен күреп, кинәт сискәнеп киткәндәй була. Җир өстендә тагын сугыш давылы кубар да, ул чәчәкләр, сары кыңгы­рауларын кагып, набат суга баш­ларлар кебек тоела шагыйрьгә. Ул аларга кагылырга ук курка.

Юк, купмасын иде тагын сугыш... Кыңгыраулар нигә кагарга!

Халык җыена, ничә тапкыр җыена Чын-чынлап бер яшәп карарга.

Халык әйтүеннән оста файдала­нып язылган һәм совет кешесенең гуманизмын дөрес чагылдырган бу шигырь күңелгә үз булып керә, ша­гыйрь белән бергә сине дә дулкын­ландыра.

' Илебезнең данлы эшләре белән танылган хезмәт ветераннарына пенсияләр өләшеп йөрүче почта хез­мәткәренең мактаулы эшенә багыш­ланган «Почта егете» шигыре ул ве­тераннарның эшләрен олылый.

Әй, Касыймҗан, Касыймҗан, Колагыңны сал илгә: Авылларың үткәнче Әйләнерсең шагыйрьгә,

дигән юллар азат хезмәт поэзиясен соклангыч көч белән ачып бирәләр.

«Бәхет турында» исемле шигы­рендә Нәби Дәүли яңа мәсьәлә кү­тәреп чыкмый, ул «Бәхетлеме кеше дөньяда?» дигән һәм инде күп ша­гыйрьләр тарафыннан яктыртылган теманы ала. Ләкин Нәби Дәүли бу теманы сорау рәвешендә куелган һәм укучыдан җавап таләп итә тор­ган яңа шигъри алым белән, үзен­чә яктырта.

Туган җирен анам димәсә... Гомердә бер кайгы күрмәсә, Бер моңланып җырлый белмәсә, Бәхетсезнең зарын ишетеп, Ярдәм кулын аңа бирмәсә, Бәхетлеме кеше дөньяда?

 

!

Гомер буе икмәк ашап та, Тозлы тирнең тәмен тоймаса... Мәхәббәтнең кадрен белмәсә, Үз йортына бала килмәсә, Бәхетлеме кеше дөньяда?

Туган җиргә кайтып үлмәсә, , Яз көнендә чәчәк куярга

Каберенә дуслар килмәсә, Бәхетлеме кеше дөньяда?

I

Кешенең иң якты хисләрен чагыл­дырган бу шигырь укучыны шулай ук дулкынландыра. Мул тормышта тыныч яшәүне генә бәхет дип санау- . чы кешегә контраст итеп барлык ; кешеләрнең бәхете өчен янучы кеше- ; нең образы куелуы бу дулкынлану­ны тагын да көчәйтә.

Биредә беркадәр эздән чыгып, шигъри осталык мәсьәләсенә, эчтә­леккә уңай килә торган шигъри форманы табу мәсьәләсенә бераз кагылып үтми булмый. Әгәр дә шагыйрь, югарыда әйтелгән алым- . ны таба алмыйча, укучыны уй- . ланырга һәм җавап бирергә мәҗ­бүр итә торган форманы куллан­мыйча, турыдан-туры раслау фор­масын алган булса, нәрсә килеп чыккан булыр иде? «Мин бәхетле, минем анам дип әйтерлек илем бар, мин үзем дә кайгыра беләм, кешеләрнең кайгысын да уртакла­ша беләм, ашаган икмәгемдә мин тозлы тир тәмен сизәм һ. б. һ. б.» дигән дөрес фикерләрне рифмага салып, шома ритм белән биргән, ләкин коры декларациядән торган, бер нәрсә белән дә расланмаган риторик шапырыну гына килеп чык­кан булыр иде.

Ә менә шул ук Нәби Дәүлинең «Онытма син, иптәш» шигыре, дө­рес шигъри алым таба алмау арка­сында, «Сиңа илең һәм халкың бә­хетнең үзе кебек матур яңа квартир бирде, моның өчен илгә, халыкка рәхмәт әйтергә онытма», дигән бик дөрес фикерне шома ритм һәм кат­лаулы рифмалар белән бирергә ты­рышуына карамастан, укучыны дул­кынландыра алмый торган коры үгетләү булып чыккан.

Хәсән Туфанның «Син үзең бир­дең» исемле шигыре коммунистик төзелешнең җидееллык план тара­фыннан куелган гүзәл перспектива­ларын шигъри, юллар белән гәүдә­ләндерергә омтылуның уңышлы үр­нәге булып тора.

Юк, тылсым түгел,

хыял түгел бу: Киләчәгемне күзәттем бүген. Бөек максатны күрерлек күзне Син үзең миңа,

,                                 син үзең бирдең, —

дип башлый шагыйрь партиянең егерме беренче съездына багышлан­ган бу шигырендә, партиягә мөрә­җәгать итеп. Шагыйрь үзенең пар­тия съезды тарафыннан бирелгән те­зисларны компас итеп, киләчәкне күрү өчен җидееллыкның азаклары­на сәяхәт итүе турында, шушы озын юлда һәрбер елны берәм-берәм үтеп, күреп һәм танышып баруы нә­тиҗәсендә, ул көннәргә тиздән ба­рып җитәчәгебезгә ышанганлыгы турында сөйли. Шагыйрь совет ке­шесен «җидееллыклар калкулыгын­нан» торып үзе күргән коммунистик чорга бүгенге дөньяны алып барыр­га чакыра. Шигырьнең поэтик көче шунда ки, ул коммунистик чор ди­гән нәрсәнең кемнәр тарафыннан­дыр әзерләп куелган чор булмыйча, аны үзебез иҗат итә-итә, бүгенге дөньяны шул чорга үзебез алып ба­ра торган чор икәнлеген күрсәтүдә.

Сине фәкать без, Коммунистик чор, Иҗат итеп без,

үзебез бары, Титаннарга хас иҗат юлыннан Алып киләбез Сиңа дөньяны!

Бу, Һичшиксез, уңышлы шигъри табыш. Әгәр дә шагыйрь «җидеел­лыклар калкулыгыннан» торып ка­раганда үзе төсмерли алган комму­нистик көннәрне кыска, ләкин шун­дый ук көчле шигъри юллар белән гәүдәләндереп, укучыга да күрсәт­кән булса, шигырь тагын да көчле­рәк яңгырар иде.

Туфанның «Алмаздандыр Марс­тагы таулар...» дип башлана торган шигыре совет фәненең дөньяны таң­га калдырган уңышларына — Га­ләмгә беренче булып юл салуына багышланган шигырьләрнең иң ти­рән эчтәлеклесе. Бу шигырь Галәм­гә юлны беренче булып коммуни­стик дөньяның салуы белән горур­лану һәм, бер үк вакытта, бөтен нәрсәгә сугыш һәм бизнес өчен
яраклы нәрсә итеп караучы капи­талистик дөньяның көчсезлегениәи ачы көлү булып тора.

Галәм, әнә чиксез «вакуум» ич, <Доктрина»гыз өчен, мәсәлән... Мен, әйдә, мен Айга я Марска, Галәм киң ич, сезне кем тыя? — ди ул якын планеталарга кызыгып карап торучы, ләкин рекорд куям дип шапырынып та бары тик «ком коя» торган капиталистик система вәкилләрен үртәп. Шагыйрь алар- ның мондый эшләрне эшләргә сә- ләтсезлеген раслый.

Сез, юньсезләр, җирнең байлыкларын Туздырганда бары әрәмгә, Жнр шарының иң беренче юлын Коммунизм ачты Галәмгә...

Коммунизм исбат итте инде, Марсларга барып булачак. Булачак, Тик бизнесменнән түгел, Кешелектән вәкил буларак!

Үзендә заманның көчле сулышын тойдырган шигырьләрнең барысына да тулы тукталыр өчен урын тар булганлыктан, югарыда әйтелгән шигырьләрне укучылар аларга би­релгән бәя белән килешерләр дип уйлыйбыз. Биредә тик шагыйрь Шәүкәт Галиевнең «Юлчы җыры» исемле шигыренә игътибарны юнәл­дерергә кирәк.

Паровоз чакыра тагын Ерак җирләргә. Өйдә яту эшмени ул Бездәй ирләргә! — дип башлана торган бу шигырь без­нең бүгенге чынбарлыкны чагылды­ра торган яңа матур хис белән су­гарылган.

Капиталистик система тудырган гомерлек мохтаҗлык шартларын­да, авыр тормышын аз гына булса да җиңеләйтү өмете белән газиз семьясеннән аерылып, туган җирен, туган нигезен, туган туфрагын таш­лап, чит җирләргә эш эзләргә китү­че һәм анда тагын да коточкычрак коллыкка төшеп, күп очракларда шунда һәлак булучы ярлылар өчен туган илдән аерылу чын мәгънәсен­дә зур фаҗига иде.

Утырмагыз чугункага, Чугунка алып китәр ул. Алып китеп чит җирләргә, Башны вәйран итәр ул, — дип җырлый иде элек халык.

Билгеле, ниндидер якты, матур теләк белән рухланып, туган җи­реңнән үз иркең белән, үзең теләп китү дә күңелле нәрсә түгел. Ләкин ул бүген котылгысыз фаҗига түгел инде. Китәргә теләмисең икән, — китмә, шунда кал, шунда эшлә, шунда укы, тормышың авыр булса, аны шунда рәтлә. Үзенең сәләтен тормышка ашырырга мөмкинлек һәркемгә үзенең туган җирендә тәэ­мин ителгән. Бездә капитализмның юлдашы булган эшсезлек юк. Ки­ресенчә, туктаусыз үсә барган ху­җалыгыбызга эш көчләре җитми. Туган җир төшенчәсенең рамкала­ры да бүген киңәйгәннән киңәя ба­ра. Араларның ераклыгы да көннән- көн кыскара бара. Шуңа күрә, ха­лыкның чын хисләрен дөрес тотып алырга омтылучы шагыйрьне «чу- гунканың кычкыруы» сискәндерми. Киресенчә, паровоз тавышы аны та­гын да гүзәлрәк, тагын да матуррак зур эшләр кайнап торган ераклык­ларга чакыра.

Совет кешесен үзе юллар салачак урманнар көтә, аның әлегә караңгы яткан җирләрдә дә утлар кабызасы килә, аның күңелен җилкендереп ерак җир тарта, йөргән саен, күр­гән саен аның барыр җире арта, һәм, ниһаять:

Тәгәрмәчләр, Тәгәрмәчләр Йөгереп ,ү?гә. Безне якты гомер юлы, Зур тормыш көтә!

Совет кешеләренең чын хисен ча­гылдырган чын шигырь бу. Заман рухы белән сугарылган мондый уңышлы шигырьләрнең матбугатта көннән-көн күбрәк урын ала баруы бездә шатлану тудырмый кала ал­мый. Яхшы башланган эш — үзе ул зур уңыш! Бигрәк тә 1960 елның да шундый шигырьләрнең чагыштыр­мача муллыгы белән башлануы бу уңышның агымдагы елда тагын да зуррак булачагына өметне көчәйтә. Әнвәр Давыдовның «Чорлар чатын­да» поэмасы, Зыя Мансурның «Ша­гыйрь», Хәсән Туфанның «Чәчәкләр кадыйсы бар», Рәшит Гәрәйнең «Юлга чыкканда» кебек шигырьлә­ре бу өметне раслый.

Үзенең «Шагыйрь» исемле шигы­рендә Зыя Мансур коммунизм иле : дөньяда тиңе булмаган җиңүләр 1 яулап алган бер вакытта бу җиңү­ләрне җырламый түзүне зур җина­ять дип, «мылтыгыңны ташлап, су- 'гыш кырыннан качу» дип игълан итә.

Ләкин без поэзиябездә барысы да яхшы, барысы да ал да гөл дип, тынычлансак бик нык ялгышыр идек. Без яңа дөнья кешеләре, һәм безгә булган . белән канәгатьләнеп утыру һич килешми дә, мөмкин дә түгел.

Бездә бүген нәрсә җитми соң?

Коммунистик хезмәт ге р о йл а р ы - ның гүзәл образларын күз алдына җанлы итеп, бөтен гәүдәсе белән китереп бастыра торган шигырьләр җитми. Күп очракларда без алар- ның сыйфатларын санап чыгу, менә .алар шундый, менә алар мондый дип, сөйләп чыгу белән чикләнәбез.

Кайберәүләрнең: «Андый әсәрләр зур полотноларны таләп итәләр» дип әйтүләре мөмкин. Ләкин бу һич дөрес түгел. Безнең коллективтагы шагыйрьләрнең талант һәм тәҗри­бәләре кыска шигырьләрдә дә ти­рән һәм көчле образлар тудыра алырлык дәрәҗәдә зур. Бөек Ватан сугышы чорындагы һәм аннан элек­ке поэзиябездә мондый әсәрләрнең бик матур үрнәкләре бар. Ул әсәр­ләрне дә безнең шул ук шагыйрьлә­ребез иҗат иттеләр һәм бүген дә иҗат итә алалар.

Поэзиядә яңа уңышларга ире­шүебез юлында киртә булып торган тагын бер кимчелекне күрсәтми үтеп булмый. Бу кимчелек—без­нең индустриаль теманы һаман әле бер читтәрәк калдыруыбыздан гый­барәт. Кемдер шундый бер фикер әйткән иде: әгәр дә тормышны без­нең шагыйрьләрнең әсәрләре буенча күзәтсәң, Татарстан республикасы бары авыл хуҗалыгы иле генә бу­лып күз алдына киләчәк. Бәлки бу артык күпертелеп әйтелгән фикер­дер, ләкин ул нигездә дөрес. Бездә кузгалаклы болыннар да„ буйга җиткән солылар да, тешне туңдыра торган чишмәләр дә, челтәр кәрниз­ле нарат өйләр дә, читәнгә таянып моңайган миләшләр дә, дулкыннар белән үбешкән өянкеләр дә, татарча итеп әйткәндә, бөя бөярлек. Бил­геле, туган илнең табигатен, аның матурлыгын җырлау бик кирәк. Ул поэзиянең төп элементларыннан берсе. Ләкин, шуның белән бергә, бүгенге укучының индустриаль пей­зажны да күрәсе килә. Республика­бызның авыл хуҗалыгы бүген тари­хыбызда тиңдәше күрелмәгән зур күтәрелеш алдында тора. Шушы гаять зур күтәрелешне тормышка ашыруда халыкка булышу ягын­нан безнең поэзиябезгә шулай ук гаять зур бурычлар йөкләнә. Лә­кин бу бурычлар безгә чынбарлы­гыбызны берьяклы гына чагылды­рырга һич тә хокук бирми. Поэзия тормышны бөтен тулылыгы белән кочарга тиеш. Ә без әлегә күбрәк авыл хуҗалыгы хезмәтен, авыл хуҗалыгы эшчәннәренең хезмәт батырлыкларын, аларның уй һәм кичерешләрен чагылдыру белән чик­ләнәбез. Билгеле, ул да җитәр­лек түгел, ә тегесе бөтенләй аз. Ин­дустриаль темага, шәһәр темасына килгәндә, түбәсе айга җиткән биек биналар, асфальт урамнар, торна­дай муенын сузып торган краннар, ил сагына баскан вышкалар, девон факеллары кебек таушалып, кыр­шылып беткән охшатулардан уза алмыйбыз, заманыбызның алдынгы индустриаль хезмәт героен күрә ал­мыйбыз.

Безнең бүгенге поэзиябездә заман сулышын чагылдыру өлкәсендә бул­ган уңышлар белән беррәттән, ул уңышларны тагын да ишәйтергә ко­мачаулый торган кимчелекләр дә аз түгел.

Мисал өчен, совет халкының га­ләмне яулау өлкәсендәге уңышла­рын җырлауга багышланган ши­гырьләрне генә алыйк. Бу турыда язылган шигырьләр бик күп. Ләкин аларның иң зур күпчелегенең эчтә­леге күңелне канәгатьләндерә ал­мый, чөнки бу әсәрләр ул уңышлар­ның дөнья күләмендәге фәнни һәм политик әһәмиятен ачып бирүдән бик ерак торалар.

Менә Мостафа Ногманның «Оны­тылмас бүләк» исемле шигыре. Миллион еллар буе күктә ялгыз яшәп, ямансулаган Ай бер көнне
шатлыклы хәбәр ишетә: имеш, ке­шеләр Җирдән Айга илче җибәр­гәннәр. Бу илченең килүен Ай за­рыгып көтә башлый. Озак та үтми, күкрәгенә совет билгесе таккан илче Айга менеп тә җитә. Шигырь түбән­дәге юллар белән тәмам була:

Ай ямансу түгел хәзер, Елмаеп көлә генә* Рәхмәт әйтә безнең илнең Онтылмас бүләгенә.

Шигырьне укып чыккач, аптырап каласың: нәрсә турында җырлый соң шагыйрь? Бөтен дөньяны акы­лын җыеп җиткерә алмаслык дәрә­җәдә таңга калдырган, бөеклеген әлегә үлчәп җиткереп булмый тор­ган вакыйга турында нинди олы фи­кер әйтә? Шигырьне берничә кат укып чыгасың да, дүрт юллык ша­ян бер такмактагы кадәр дә тирән­леге булмаган бәләкәй генә бер фи­керне аңлыйсың: Ай миллион еллар буе ялгыз яшәп, бик моңайган икән дә, тукта моңа бик күңелсез булма­сын, дип, совет кешеләре аның яны­на бер иптәш җибәргәннәр икән. Га­ләм тарихында яңа чор башлап җи­бәргән вакыйганың бөтен әһәмияте, бөтен шигърияте шулмыни инде? Шушы бәләкәй фикерне әйтү өчен генә бөтен бер шигырь язалармыни? Шуның өстенә бу әсәр шигъри оста­лык дип әйтмим, «һөнәрче» осталы­гы ягыннан да эшләнеп җитмәгән. Шигырьдә совет кешеләре Айга «илче» җибәрәләр, ә Ай аны «бүләк» итеп кабул итә.

Яки Мөнир Мазуновның «Ай җир­дән яучы көтә» дигән шигырен алыйк. Мөнир Мазунов бу шигырен­дә җирнең әле өйләнмәгән егет (?) булуы, чөнки галәмдәге кызларның холкын (?) өйрәнмәгәнлеге, шуңа карамастан, аның космоска кызыл йолдызлы димчеләр (?) җибәрүе, Айның бу турыда ишетү белән, кояш нурларына бизәнеп, җирдән яучы көтүе турында яза*

Көтсен, хәзер киртә түгел Аралар ераклыгы, Тик бозылмый гына торсын Дөньяның тынычлыгы, —

ди автор, әгәр дә дөньялар бозыл­мый торса, алда бик зур вакыйга булачагына өмет баглап һәм стро­фаны «ераклыгы-тыиычлыгы» кебек, чын рифмадан Ай белән Җир арасы кадәр ераклыкта торган рифмага төреп.

Шигырь ул вакыйганың нинди бу­лачагын хәбәр итү белән тәмамлана:

Ул көн тиздән килеп җитәр, Айга менәрбез әле.

Җирне Айга «өйләндереп», Зур туй итәрбез әле.

Бу әсәр дә шулай ук чын поэзия җимеше түгел. Ул Җирне Айга «өй­ләндерү» кебек нәрсәдән тәм табар­лык бик примитив, түбән зәвыклы кешеләрнең күңелләрен кытыклап алу өчен эшләнгән бер «шаяру» гы­на. Тагын да дөресрәге, шигырь бе­лән шаяру гына.

Мәхмүт Хөсәеннең «Кәләшем Ай­да минем» шигыре дә шуннан ерак китми. Шагыйрь бу әсәрендә Анда­гы кыз—Айзирәккә миллион ел буе гыйшык тотуы (?), ләкин ара ерак-' лык аркасында, кавыша алмый ин­тегүе һәм, ниһаять, бер көнне «ТУ» маркалы самолет белән Айга менеп, анда Айзирәкне кочам инде дигәндә генә кинәт егылып төшүе һәм, уянып киткәч, песи кочаклаган хәлдә кара­ват янында идәндә ятуы турында яза. Эш моның белән дә бетми. Ша­гыйрь уянып киткәч, Рәкыйть исем­ле (?) ниндидер батырның Айга менгәнлеген радиодан ишетеп, көн­ләү һәм хурлану утында яна баш­лый: ул песи кочаклап караватта ятып, кәләшсез кала, ә Рәкыйть ба­тыр аның кәләше янына Айга менә!

Бу шигырь дә, бик йомшак итеп әйткәндә дә, шигырь белән шаяру­дан башка нәрсә түгел.

Мәхмүт Хөсәеннең «Ай кызы һәм канатлы ат» исемле легендасы да Айдагы Зөһрә исемле кыз белән ка­натлы атта очкан Җир егетенең Айда кавышып, кочаклашып үбешү­ләре, тиздән егетнең Ай кызын җир­гә алып төшеп, Идел буенда бик зур туй үткәрәчәкләре һәм моның бөтен халык бәйрәменә әйләнәчәге турын­да сөйли.

Шагыйрь болар белән генә дә ка­нәгатьләнми. «Әкияттән дә ямьле­рәк» исемле шигырендә ул гыйшык хисләрен Чулпан белән Меркурий­га да суза.

Чулпан сылу, сиңа менеп, Матур кызлар сайларбыз: Синең белән дә, Меркурий, Эшләрне без җайларбыз. —

ди ул бу шигырендә, бик дәртләнеп. Шагыйрь Нури Арслановның «Ирек батыр» әкияте дә шул ук Ай­дагы кызга гыйшык белән бәйлән­гән. Ихтимал, кайбер иптәшләр әйт­кәнчә, бу шигырь Айга ракета җи­бәрү уңае белән язылган шигырьләр арасында мәсьәләне куешы белән уңай якка аерылып тора торгандыр. Ләкин әдәби эшләнеше ягыннан ул уңай якка аерылып тора алмый, чөнки шигырьдәге сюжет җебенең очы очка ялганмый.

Бу әкияттә социалистик дөнья вә­киле итеп алынган Ирек батыр бе­лән капиталистик дөнья вәкиле итеп алынган Сэм батыр ярыша. Ярыш­ның шарты шундый: кем дә кем, ук атып, шул укны айдагы Айсылу исемле кызның чиләгенә тидерсә, Айсылу шуны мәңгегә сөячәк. Шу­шындый конкрет шартны куешып, батырларның икесе дә күкрәкләрен киереп, Айга каршы басалар да, ук­ларын атып җибәрәләр. Оста мәргән булган Ирек батырның угы туп-ту- ры Айсылуның... йөрәгенә барып керә. Ләкин укучы курка күрмәсен: чиләккә дип аткан ук түгел, ә бәлки мәхәббәт угы икән. Шуннан соң-Ай­сылу Ирек батырга күктән алтын йолдыз (?) бүләк итә. Шигырь тиз­дән Ирек батырның Айга үзе менә­чәген һәм анда зур туй булачагын (!) хәбәр итү белән тәмамлана. Ә ярыш шарты буенча чиләккә атыл­ган ук нишли? Анысы билгеле түгел. Шагыйрь ул турыда бер сүз дә әйт­ми. Шигырьне укучыда шундый та­бигый сорау туа: ярышның нәтиҗә­сен игълан итмәгәч, ул ярыш турын­да тантаналы рәвештә сүз башлау­ның нигә кирәге бар?

Заман темасына багышлау кебек изге ният белән язылган күп кенә башка шигырьләрдә дә без иптәш- ләребезнең үз иҗатларына тиешле җаваплылык белән карамауларын очратабыз.

Шагыйрь Зәки Нуриның «Дунай дәфтәре»нә керә торган бик матур бер шигыре бар. Бу шигырендә ул Дунай буенда йөргәндә, бер венгр иптәшнең бик матур итеп, В. Лебе- дев-Кумачның «Ватан турында» җырын җырлаганын сөйли һәм мон­дый тирән нәтиҗә ясый:

Шундый бер мәгънә бар монда: Чын җырга — чын кадер бар!

Бөтен зур дөнья алдында
Җаваплы без — шагыйрьләр!

Менә шушы җаваплылыкны оны­тып җибәрәбез без кайчакларда, һәм, шуның нәтиҗәсендә, бик зур әһәмиятле һәм бик матур темаларга багышланган булуына карамастан,, бик ямьсез һәм күңелсез шигырьләр килеп чыга.

Менә үзенең зур иҗат активлыгы белән танылган, күп кенә матур җыр һәм шигырьләр биргән ша­гыйрь Мәхмүт Хөсәеннең бик акту­аль темага — Татарстанның хуҗа­лык өлкәсендәге уңышларына ба­гышланган «Татарстан тау менә» исемле шигыре. Әгәр дә шагыйрь үзенең иҗатына тиешле җаваплы­лык белән карап, әдәби югарылык­та эшләгән булса, бу шигырь, ихтимал, уңышлы әсәр булып әве­релгән булыр иде. Ләкин шагыйрь моны эшләмәгән, аны чи килеш матбугатта игълан итәргә ашык­кан. Нәтиҗәдә, ул язмада гафу ителмәслек кытыршылыклар тулып ята.

Бәйрәм көнне кил, ачылыр Дербишка сарае да, «Культура» дип алтын мөһер сугылган маң­гаена... Татарстан, шау чәчәктә түгел Казаның гына,- Авылларың да тау менә, колач яза тын

гына... Егетләре имәннән нык: типсә, тимер өзәр­ләр, Кызлары бер дигән уңган: басса, бакыр изәрләр...

Аны бар җир сөйли бүген, мактый барлык як, сөя, Чөнки монда тамыр җәя автоматизация... Ашлык, дисәң, миллион потлап, туган ил, карасана!

Елына өч мең килолап сөт сава Сарман,

Саба...

Мәхмүт Хөсәеннең иҗат активлы­гын җәелдерүне берьяклы аңлап, үзенең иҗатына җиңелчә карауда дәвам итүе аны «резин табанлы күн башмагына» ода язуга кадәр ките­реп җиткерде.

Бүгенге укучы безнең поэзиядән совет кешеләренең эш һәм көрәш­тәге фидакарьлекләрен җырлауны дүрт күз белән көткән бер заманда ниндидер башмакның «фидакарьле­ген» җырлау бик гаҗәп!

Шагыйрь Нур Гайсинның «Бәхет» һәм «Хезмәт ямь бирә» исемле ши­гырьләрендәге:

Азатлыкны яклап каннар белән, Тирләр белән илне бизәдек, Йөрәкләргә юшкын утырса да, Сызлануын аның сизмәдек... Коммунистик хезмәт ялкыннары, Пөрэгеннән чыгып кешенең, Илгә муллык җәеп, кага бүген Яңа җәмгыятьнең ишеген,—

кебек юллары да укучы алдында җаваплылыкны оныту, аны ихтирам итмәү түгелмени? Илне тир белән бизәү, йөрәккә утырган юшкынның сызлануын сизмәү белән горурлану, кешенең йөрәгеннән чыккан хезмәт ялкыныннан илгә муллык җәйдерү һәм җәмгыять ишеген кактыру — шул булдымыни инде поэзия чара­лары?

Укучыны ихтирам итмәү мисалы итеп, Әхмәт Ерикәйнең «Мәхәббәт һәм үлем» исемле балладасын ки­терергә була.

Балладаның эчтәлеге болай: су­гыштан бөтен кеше кайтып, тыныч эшкә керешә. Ләкин ананың газиз баласы гына кайтмый. Аның «үл­гән» дигән хәбәре дә юк, «исән» ди­гән сәламе дә юк. Ана көтә-көтә авыруга сабыша һәм үлем түшәгенә ята. Үләм инде дигәндә генә аның газиз баласы кайтып керә һәм ана .авырудан терелә. Мәхәббәт үлемне җиңә!

Ә улы кая булган соң аның? Ша­гыйрь бу сорауга бик кыска җавап бирә:

Аякларын яуда югалткан, Лазаретта ике ел яткан.

Ә нигә соң ул шул ике ел эчендә анасына бер генә дә хәбәр җибәр­мәгән, нигә ул шундый җансызлык күрсәткән? Шагыйрь бу турыда бер сүз дә әйтми. Балладаны укыгач, .ана мәхәббәтенә соклану урынына, шул изге мәхәббәт хисен мәсхәрә­ләүче җансыз балага карата нәфрәт лисе уяна.

Әхмәт Ерикәйнең «Кыш күренеш­ләре» исемле шигыре дә укучы бе­лән исәпләшергә теләмәүнең бер үрнәге булып тора. Бу шигырьдә кыш пейзажы шундый буяулар бе­лән бирелә:

Ак ябынып яшел урынына, Мөкатдәс җир йоклый тын гына...

Лк хәтфәләр япкан кырларны...

Җирне чолгап алган (?) ак юрган...

Ак ефәккә мәрҗән түккәннәр...

Таллар аппак бияләй кигәннәр,

Ак. диңгезгә барып кергәннәр...

Җирне чолгап алган аппак бүз...

Егерме алты юллык кечкенә генә бер шигырьдә җирнең кар астында калуы бер үк вакытта ак хәтфә дә, ак юрган да, ак ефәк тә, ак бүз дә ябынган итеп бирелә, ак диңгез нтеп тә тасвирлана. Бу шигырьне тәҗри­бәле өлкән шагыйрь язган булуына ышанасы килми.

Бик кирәкле темага багышланган һәм нигездә уңышлы гына язылган, ләкин тиешенчә эшләнеп җитмәве аркасында ризасызлык тудыра тор­ган ике шигырьгә тукталмый үтеп булмый.

Моның берсе Мөнир Мазуновның «Рангазар» исемле шигыре. Ша­гыйрь бу әсәрендә шул . исемдәге авылга мөрәҗәгать итеп, аның күл, чишмә, елга, урман, күпер, басма кебек матур күренешләрдән мәхрүм бер авыл булуына карап, аның ту­рында шигырь язарга мөмкин түгел дип уйлап ялгышканлыгы, ләкин аның бик матур бер ягы бар икән­леге — шигырь итеп язарлык эшчән кешеләре бар икәнлеге турында сөйли. Әлбәттә, бу бик әйбәт фикер. Мазунов шул эшчән кешеләр турын­да әйтү белән чикләнми, аларның поэтик образларын бирү урынына, сыйфатларын санарга керешә.

Биредә юмор-сатира, лирика һәм балалар өчен язылган шигырьләргә аңлы рәвештә тукталыимады, чөнки алар аерым сөйләшүне таләп итә­ләр. Алар турында кыскача гына шуны әйтергә була: соңгы вакытта юмор-сатира өлкәсендә. Гамил Аф­зал, Салих Баттал һәм Шәүкәт Га- лиевнең берничәшәр шигырен алма­ганда, югары сыйфатлы шигъри

 

^әсәрләр сирәк очрый. Балалар өчен язылган шигырьләр арасында да уңышлылары бик аз. Лирик ши­гырьләрдә исә, уңышлы әсәрләрнең шактый булуы белән беррәттән, ка­батлаулар, таптанулар, вакланулар шактый ешаеп китте, егетенә кавы­ша алмаган кызның яки сөйгән кы­зына сүзен әйтә алмаган егетнең аһ-зарларын һәм күз яшьләрен җыр­лау кебек кысыр хәсрәт мотивлары һаман да әле күңел кайтаргыч дә­рәҗәдә күп урын ала. Шуның белән бергә, туган илгә, туган ил табига­тенә мәхәббәт кебек бөек хис ту­рында оригиналь, яңа бер фикер дә әйтмичә, «Сөям! Сөям! Сөям!» дип I кабатлаудан торган һәм штамповка юлы белән сугылган шигырьләр дә конвеердан чыккан шикелле агыла Iторалар. Шагыйрьнең эзләнү тойгы­сын тупаслата торган мондый ким­челекләргә дә чик куярга бик ва­кыт инде.

Поэзиябезнең үсешенә комачау­лый торган кимчелекләр өчен җа- ваплылыкны, шагыйрьләрнең үзлә­ре белән беррәттән, газет-журнал редакцияләре һәм нәшрият өстеннән дә алып ташлап булмый. Матбугат­та игълан ителгән шигырьләргә ка­рата квалификацияле тәнкыйть мә­каләләрен соңгы елларда газета- журнал битләрендә бик сирәк очра­тырга туры килә. Шуның өстенә, кайбер редакцияләр поэзия әсәрлә­ренә карата таләпчәнлекне бөтенләй югалттылар. Идея-художество дә­рәҗәсе бик түбән булган, бөтенләй эшләнеп җитмәгән, ә кай очраклар­да турыдан-туры халтура булган шигъри әсәрләрнең матбугатта еш урын алуын бары шуның белән генә аңлатырга мөмкин. Мондый хәл, укучыларның эстетик зәукын бозуга алып бару белән беррәттән, әдәби осталык ягыннан әле чыныгып җит­мәгән яшь һәм башлап язучыларга да тискәре йогынты ясамый кал­мый.

Халык арасында киң таралган һәм яратып укыла торган «Азат ха­тын» журналының шигырьләр басу өлкәсендәге практикасына карата да берничә сүз әйтми үтеп булмый. Журнал редакциясе тәҗрибәле өл­кән шагыйрьләрне журналга тарту буенча тиешле чаралар күрми булса кирәк. Соңгы бер ел эчендә андый шагыйрьләрнең өч-дүрт оригиналь җыры һәм шулкадәр үк оригиналь шигыре урнаштырылуы шуны күр­сәтә. Редакциянең хатын-кызларга якынрак торган темаларга язучы үз шагыйрьләрен һәм шагыйрәләрен үстерергә омтылуы, билгеле, бик яхшы күренеш. Моның кайбер уңышлы нәтиҗәләре дә бар. Жур­налда Клара Булатова, Энҗе Мөэ- минова кебек яшь шагыйрәләрнең шактый уңышлы әсәрләре басылып килүе моны раслый. Ләкин, дөресен әйтергә кирәк, бу журналда басыл­ган шигырьләрнең бик күбе худо­жество әсәре буларак таләпчән уку­чыны канәгатьләндерә алырлык тү­гел. Аларның кайберләре авторлары белән әле бик нык эшләүне таләп итсәләр, кайберләре консультация бирү белән чикләнүне сорыйлар. Художество ягыннан түбән торган шигырьләрне мул урнаштыру яшь каләмнәрдә шундый ук түбән сый­фатлы әсәрләр язарга ярый дигән уй тудыра, аларда шуңа күнегү тәр­бияли һәм башкаларга да алардан ү'рнәк алырга юл ача. Мондый хәл­нең потенциаль куркынычы бик зур.

Сүзне йомгаклап, түбәндәгеләрне әйтергә кирәк: безнең бүгенге поэ­зиябездә заманны чагылдыру буенча шактый уңышлар бар һәм ул уңыш­ларның алда тагын да күбрәк була­чагына өмет зур. Ләкин, шуның бе­лән бергә, андый уңышларга ире­шүгә комачаулый торган кимчелек­ләр дә шуннан ким түгел. Булган уңышларны ишәйтү һәм кимчелек­ләрне бетерү өчен без шагыйрьләр һәм газет-журнал редакцияләре бер­гәләп, кулга-кул тотынышып, бөтен көчебезне куеп эшләргә тиешбез. Поэзия алдына партия һәм халык тарафыннан куелган зур бурычлар бездән шуны таләп итәләр.