Поэзия
ГАБДЕЛҖӘББАР КАНДАЛЫЙ ӘЯ ҖАНЫМ! ^Л^исабың, сагышың кайда? Болай торуда юк файда: Я күп елга, я күп айга Хисабың бармы сайларга? Әя җаным, абыстаем, Кызыл йөзем, тулан аем, Сәнең өчен кышынҗәен Эреп сарка йөрәк маем. БИЛГЕ Бу хатымны кабул итеп аласың, Кабул итсәң, читен өзеп каласың. БЕЛӘЛМАДЫМ Килеп ирдем сәбәп берлә өеңә, Күзем төште сәнең күркәм йөзеңә, Күреп ирдем сәнең гөл йөзләреңне, Ишеттем балшикәр дик сүзләреңне. Дәхи күрдем мөбарәк буйларыңны, Беләлмадым вә ләкин уйларыңны. МОНЫ ЯЗГАНДА Моны язганда кыш иде, Каләмнәрем камыш иде. Моны язган вакытларда Эчем тулы сагыш иде. Иәчә әзман ’, нәчә әййам 20 21 Әсирлектә фегандер22 бу. Яше тулып, моны язган Фәлән углы фәләндер бу. 20Әзман — заманнар. 21 Ә н и а м — көннәр. 22 Ф е г а н — үксеп елау. 144 ИКЕНЕҢ БЕРЕ Ян да тәрәзә төбенә Кара савытым куйгандыр көн, Ярлар да булсаң — фәякүн ’, Яр да булмасан — ләякүн. КАВЫША АЛМАС АК Күн итектер аягымда, Көмеш йөзек бармагымда, Яшьләр түгел, кан елыймын Сәне сагынган чагымда. Гозер сүзем шулдыр, җаный: Бүтән ярга ташлап китмә, Бу мөнаҗәт барып җиткәч, Сүләшүгә мохтаҗ итмә. Биек мәсҗед манарасы, Ялтырыйдыр тәрәзәсе, Бу дөньяда кавышалмасак, Утта янсын заманасы! КЫЗЫЛ АЛМАМ Әя җаным, кызыл алма, Ки бәндин гайрегә барма, Сәнең кебек матур ярны Качан насыйп итәр алла? Кашыңданмү, күзеңдәнмү? — Сиякың23 24 кыйлды дивана. Җиһанга киләне25 вармү Сәнең тик матур кыз бала? БЕР НӘЗАРДА Бер нәзарда күңлеме баз әйләдең 26 , Бер нәзарда гыйшкыңа зар әйләдең. Бер нәзарда күңлеме дар әйләдең27 , Бер нәзарда башым зәбун 28 әйләдең. Кавышырга хәбәрләрең бар торыр, Шул йөрәкем яндырыр ла яндырыр. СОРАУЛАР Фиракыңдин күземдин яшь корымай, йөримен бән кичә-көидез оемай. 23 Ф ә я к ү н, ләякүн — булсаң булырсың, бүл масай юк. 24 С и я к — сүзнең килешлелеге. җайлылыгы. 25 К и л ә н е вармү — килгәне бармы. 26 Б а з ә иләү — аулау, әсир итү. 27 Д а р ә й л ә ү — тоткын итү. 28 Зәбун— көчсез. Бу урында — вәйран, кан- г ылы. 10. .С. ә.- №5. 145 /Морадым, максудым бәнем, гүзәл, сән. Ничә еллар бәнем эчем өзәрсән? Килермүнсән?—сүзеңне сөйлә тугъры: Сүзе ялган кешене дирәр угры. ВАКЫТ ҺӘМ ЯКУТ Якутлар табыладыр вакыт белән, Вакытлар табылмыйдыр якут белән. ӘМИНӘГӘ1 Тәмам яндырды, көйдерде Сәнең бу чын сәлам хатың, Сулар агызга китерде Гүзәл, сылу, матур атың. Кавышыр көн булырмы бер? Хатың еш яз, ки саргайтма! Телә хактан күрешергә, Шәкерт чагымда картайтма! Ки шау-шу: мәдрәсә гөрли... Минем калбем сәне уйлый, Гашыйкың һич йокы күрми, Яна кич-төннәре буйлый. Ерак җирдә имәсмен 29 30 мән, Дәгел шам я мәдинәле31, Ничек барыйм, ничек күрим Әминәме— сәминәме? 32 КОЯШЫМ, ЧЫК! И кояшым, чыгармусән болыттин? Алырмусән бәне бу ялкын-уттин? АЕРМА Күл төбендә күп камышның Аслы бердер, нәсле бер. Бәгъзесеннән кандь33 алырлар, Бәгъзесеннән бурия 34 . һәм ушандак, адәминең Аслы бердер, нәсле бер: Бәгъзесе баш агърыкыйдыр, Бәгъзе — күзгә тутия 35 . 29Мәгълүматларга караганда, Кандалый бу шигырен, дус шәкертенең үтенүе буенча, аның өйдә калган яшь хатынына җибәрер өчен язган. 30 Имәсмен — түгелмен. 31 Ш а м яки Мәдинә — шәһәрендә түгел. 32 Сәминә— тулы гәүдәле хатын-кыз. 33 Кандь— шикәр. 34 Бурия — чыпта. 35 Тутия — күз даруы. 146 ГЫЙЛЕМЛЕК ҺӘМ ҺАВАЛЫЛЫК Гыйлемлек нурани җәүһәр 1 Ки мөэминнәр сыдурында 36 37 , һава 38, бер аждаһа кеби, Чагар җисмец кыбурында 39 . Гыйлем сахибе һичбер дә Черемәс, үлсә дә, гүрдә, Тереклектә җире түрдә Булыр — мәҗлес хозурында. һава сахибе зурлаиыр, Кәсеп итәргә хурланыр, Зәмимә берлә болганыр Булыр нәфеси зурында. БЕЛСӘ ҺӘМ БЕЛМӘСӘ Туганлык кадрене белсә, туган ул, Әгәр белмәсә, бер ачы суган ул. ЙӨРЕПМЕЗ ГАФЛӘТӘ ҺӘР АН Бәян итәм ки бән сезгә, Гаеп итмәсәңез безгә: Гыйлемлек булмады бездә, Иөрепмез гафләтә һәр ан 40 . Ничә еллар гомер сөрдем, Даим мәдрәсәдә тордым, Җаһиллегем 41 бүген белдем, Иөрепмез гафләтә һәр ан. Бәян иттем ки халемне; Сарыф иттем42 и малымны, Хисапламадым алдымны, Иөрепмез гафләтә һәр ан. йөрәкләрем булып бириян 43; Гомер үтте, булып гириян44 . Даим булдым үзем гориян 45 , Иөрепмез гафләтә һәр ан. һаман тордым үзем кышта; Торып чыга идем тышка, 36Нурани җәүһәр — нурдан булган җәүһәр. 37 С ы д у р — күкрәк. 38 һава — бу урында тәкәбберлек. 39 Җ и с м ен к ы б у р ы — тәнен каберләре. 40 Гафләтә һәр ан — гел ваемсызлыкта, кайгыртмыйча. 41 Җаһ иллек — наданлык. 42 Сарыф иттем — туздырдым. 43 Бириян — көйгән, куырылган. 2 Гириян — елау, елап. J0 Гориян — ялангач. 10» 147 Гомерләр үтте күп бушка, йөрепмез гафләтә һәр ан. Чыга идем даим юлга, Тота идем китап кулга. Эшем калды мәнем юлда! йөрепмез гафләтә һәр ан... ГОМЕРЕҢ ҮТӘР Аты Фәрхисерур — матур икәндер. Укырга да дәхи батыр икәндер. Фәлән илнең фәлән шәкерт бу ярга Язып хатлар җибәргән, күңле барга. Нәдән тора икән гафләт эчендә? Ни бар икән, диде, әлбәт, эчендә? Җәмалендин 1 я алданып торамы? Сылумын дип, матур дип, лаф орамы? Ки бу фикрә булып Фәрхисерур да, Тора икән, бик алданып, горурда. Шушы айның көнендә я кичендә Булам микән сәнең күңелең эчендә? Вә я барча җәендә, я кышында Булам микән синең күңлең тышында? Нидән үртәнмисең гомрең үтүдән? Ятырсың җаный... 46 47 йокың китүдән. Матурлык тик китә торган буяу дик, Китәр тәндин, кояш төшкән кырау дик. Гомер һәм чалтырап суккан сәгать дик, Бу форсатлар үтәр тиз, йөгрек ат дик. Ышанма һич атаңның байлыгына, Олугланма йөзеңнең айлыгына. Атаң байлыгыны бирмәс сәңа һич, Янып, тәүбә кыйлып, бу сүздин ваз кич. Әҗәл угы, әгәр корса атарга, Әман48 бирмәс мишәргә һәм татарга. ҖАНЫМ КОРБАНЫҢ УЛСЫН Сәлам яздым сиңа, Сәрвиҗәмалым, Сәламемне алыр булсаң, гүзәлем. Синең йөзең кояш дик нур икәндер, Ходай сине миңа язган икәндер. 46Җә м а л — матурлык. 47 Ниндидер сүз төшеп калган. 48 Әман — тынычлык. Сачың охшай Зөләйханың сачына, Сәнең керфекләреңдин нур сачыла. Язаеммы, җаныкаем, җитәрме? Сине алмай, күңел гыйшкы бетәрме? Сине сәрбаг 1 эчендә гөл яратты, Бәне сайрамага былбыл яратты. Сәнең сайрамакың дидар 49 50 өчендер, Боном сайрамакым син яр өчендер. Кулың ястык, сачың юрганым улсын, Бәнем җаным сәнең корбаның улсын. Сәнең вәгъдәң көтә-көтә, гүзәлем, Өзелеп бетәдер мәнем үзәгем. РАБИГАНЫҢ САГЫШЛАРЫ Сәба җиле, нә хуш җил сән Гаҗәиптән исеп килгән, Рабиганын тарафыннан Хәбәр китермәдең микән? Сәба җиле белән шаулый Агыйделиең камышлары, Йөзләремә сары сукты — Рабиганың сагышлары. Нәчә сахраларга чыксам, Нәчә төрле егач күрсәм. Бән я катларына барсам, Хәбәр сорыйм бән аилардин: «Әя егач! Яшең күпме? Түгелгән яфрагың күпме? Бәнем дик михнәтең күпме?» — Диеп сорыйм егачлардин. Яфраклар яшь гомер икән, Ботаклары — бала икән, Гомер иткән Рабигадан Аерылу зур бәла икән