Логотип Казан Утлары
Повесть

МӘХӘББӘТ САГЫШЫ

 Повесть

ЕГЕРМЕ БИШЕНЧЕ БҮЛЕК гәр акылсызрак кыз булса, соңгы вакытта Хәбирдә башланган үзгәрешләрдән Мәдинә борчуга төшәр иде. Хәбиренең кавышу сәгатьләрен әүвәлгечә зарыгып көтмәвен күргәч, аерылышу минутларының Хәбир өчен аянычлы моңсулык түгел, ниндидер җиңеллек китерүен аңлагач, кайгыга батар, «Хәбиремә әллә нәрсә булды», дип ачыргаланыр иде. Ләкин Мәдинә үзенчә уйлады. Мәхәббәт култыклашып йөрүләрдән, үбешүләрдән генә гыйбарәт түгел ләбаса! Аларның мөнәсәбәтләрендә андый дәвер үтте инде. Хәзер алар олы кешеләр. Олы кешеләргә генә хас сабырлык белән яраталар да. Моның өстенә Хәбирнең мәхәббәт турында уйлар вакытымыни хәзер! Әнисе авырый, үзе көн-төн репетициягә йөри. һәм Мәдинә, вакытлы-вакытсыз борчып, бимазалап йөрмим дип, Хәбир янына сирәгрәк килде. Аерылышканда: — Синең эшең дә күп. Үз җаең белән килерсең инде, — диде. Ә Хәбирнең җае чыкмады. Берничә көн үткәч, сагынуына чыдый алмыйча, Мәдинә тагын үзе килде. Килгәч, Хәбирнең эш белән мәшгуль икәнлеген күреп, үзен-үзе пырдымсызлыкта гаепләде һәм тизрәк кайтып китәргә ашыкты. Шундый килүләрнең берсендә ул Хәбирне ниндидер кайгыга батып, караватта аунап яткан хәлдә очратты. — Сиңа ни булды? Әллә әниеңә берәр хәл булдымы? Бардыңмы син аның янына? — диде Мәдинә. Ә Хәбир аның кулларын иңбашыннан алды да: — Бүген бернәрсә дә сорама. Мөмкин булса, ялгызымны калдыр,— диде, аннары, Мәдинә буйсынып ишеккә таба атлагач, куалап җитте дә. кулларыннан алып, учларын, бармакларын үбә башлады. — Син нинди яхшы! Мин сине яратам! Кичер, кадерлем. Сау бул. Иртәгә кил, — дип, Мәдинәне озатып калды. Иртәгесен Мәдинә ике сәгать лекциясен «киртләп», Хәбир янына чапты. Ишек бикле булгач, өенә кайтып китте. Бераздан тагын әйләнеп килде, ләкин бу юлы да, аннан соң килүендә дә Хәбирне туры китерә алмады. «Әллә театрда берәр хәл булдымы икән? Әллә балетын яраксызга чыгарганнармы?» — дип хафаланды Мәдинә. Ә өченче көнне Хәбир шактый тынычланган иде инде. Аның бу хәлен күргәч, театрдагы эшләренең дә ал да гөл икәнлеген белгәч, Мәдинә 1 Ахыры, Башы 4, 5 нче саннарда. Ә 39 төпченеп тормады. Иҗат кешесе ниләр генә уйламас та, хыялындагы уйлардан нинди генә хәлгә килмәс! Нигә кызыксынырга?! Аңа кирәкле нәрсә булса, Хәбир үзе үк сөйләмәс идемени? Оркестр белән үткәреләчәк репетицияләр озаккарак сузылу аркасында, премьера кичектерелде. Яна елны Хәбиргә «Янаммы, каламмы?» дигән ике сорауга җавап табарга тырышып зарыгу белән каршыларга туры килде. Соңгы көннәрдә туктаусыз арта барган танышлары аны, «Яңа елны бергә каршылыйк!» дип, төрлесе-төрле якка йолыктылар, һәркайсы аңа ихтирамын белдереп, аның белән бер мәҗлестә утыруның үзләре өчен хөрмәт һәм дәрәҗә икәнен сиздерергә тырышты. Хәбирнең профессор Мазурда булуын, туберкулез белән авырмавын белгәч, яңадан кул биреп исәнләшә башлаган компетенцияле ханым да, буй җиткән кызының туган көнен ни сәбәптәндер җәй аеннан декабрьга күчереп. Хәбирне гаилә тантанасына чакырды. Хәтта инде онытыла язган, музыкага һәвәс рентгенолог ханымнан да открытка килеп төште. Анда ханымның өендә музыка аңлаучы культуралы кешеләрдән кечкенә генә бер мәҗлес үткәреләчәге әйтелеп, әгәр Хәбир рәхим итә калса, ханымның чиксез бәхетле булачагы хәбәр ителгән һәм мәҗлеснең күңелле узачагы гарантияләнгән иде. Астар ак, пост скриптум белән, мәҗлестә булачак һәм Хәбиргә танышу зарар итмәячәк ниндидер бер кызга киная ясалган иде. Ләкин Хәбир бу чакыруларны кабул итмәде, яңа елны үз өйләрендә, Мәдинә белән икәү генә каршыларга булды. Өстәвенә аның Мәдинәгә көн саен сөйләргә җыенган, ләкин сөйли алмаган нәрсә турында сөйлисе, гафу сорыйсы бар иде. Моны ул яңа ел кичәсендә эшләргә уйлады. Утыз берендә Мәдинә көнозын Хәбирләрдә булды. Хәбир кибетләрдә йөргән, әнисе янына клиникага барып килгән арада, өйне җыештырып, идәннәрне юып чыгарды. Үзенең бар осталыгын җигеп, винегрет әзерләде. Аннары Хәбир белән икәүләп пәрәмәч пешерделәр. Шушы максат, өчен өч кило оннан куйган камырның яшь ярымлык бала кадәресе артып калуын һәм чәнечкеләр белән коралланып, икесе ике якта торуга карамастан, һәр биш пәрәмәчнең дүрт ярымы көеп, кара күмергә әйләнүен хисапламасаң, бу эшне алар уңышлы гына башкарып чыктылар. Дөрес, ашый башлагач, камыры авызга кабарлык пәрәмәчләрнең ите пешми калуы, ә ите пешкәннәреиең камыры күмердән аергысыз булуы беркадәр уңайсызлык тудырды. Ләкин тапкыр кешеләр буларак, алар бу уңайсыз хәлдән чыгу юлын бик тиз таптылар: көйгән пәрәмәчләрнең итен, ите чи калганнарының камырын ашадылар, һәм гаҗәп кәеф килеп чыкты. Вакыт бик озак үтте. Соңгы ун ел эчендә искиткеч даимилек һәм сәгатьләргә генә хас төгәллек белән икенче егерме минутны күрсәтеп торган (көндезгеме, төнгеме икәнен алла белсен!), Мәдинә керосин белән майлап боргалый торгач, бүген йөри башлаган «Le roi de Paris» 2 инде күптән уникене сукты. Ә радио үзенең тыңлаучыларын яңа ел белән котларга ашыкмады. Ниһаять, Кремль курантлары сукканы ишетелде. Музыка яңгырады. Хәбир белән Мәдинә бер-берсенә ак бәхетләр, озын гомерләр теләп, шампанский эчтеләр. Вальс әйләнделәр. — Уф, башым әйләнде. Исердем! — диде Мәдинә музыка туктагач, һәм тәрәзә яңагына килеп сөялде дә Хәбиргә таба борылды. Шуклык, наянлык сирпүче күзләре аңа текәлде. Хәбир Мәдинәнең күлмәге яңа булуына игътибар итте: — Син яңа күлмәк кигәнсең ләбаса! — Әйе,— диде Мәдинә (ә эченнән уйлады: мин инде ни гомердән бирле бу турыда сүз башлавыңны көтәм, ә син күрмисең дә күрмисең. Эх син!). 2 Le roi de Paris — Париж короле (французча, иске замандагы сәгать маркасы). 40 — Бу нәрсә дигән тукыма инде? — Креп-панама. Метры алтмыш сум. Студент кесәсенә таман гына, (Премьерага тагын да затлырак киенеп барасым килгән иде дә бит, Хәбир. Нишлим соң, әле бусына да бер айлык стипендия кереп китте.) — Әзер килеш алдыңмы? (Һәм уйлады: чыннан да, синең күлмәкләрең бик аз шул, Мәдинә. Шакмаклы эпонж кофта белән кара юбка, зәңгәрсу-кара кәшимирдән изүләре чигешләп эшләнгән бер кышкы күлмәк— син аны һаман рәешкә киясең. Пестә чикләвеге төсле яшькелт җирлеккә ак борчак төшкән штапель күлмәк. Көрән җирлеккә аклы-са- рылы чәчәкләр төшкән бер крепдешин күлмәк — ул инде тузып килә, һәм... һәм бетте дә инде.) •— Мин бит сиңа күлмәклек алдым дип сөйләгән идем! (Яңа күлмәкне котлап, бер үбү тиеш бит!) — Шулай бугай шул. Кичер, мин онытканмын... (Кайчан әйткән идең соң син бу турыда?) — Кичермим. Син минем бер сүземне дә онытырга тиеш түгел. Бер генә сүземне дә! Аңладыңмы? (Мин бит синең сүзләреңне онытмыйм, һәммәсен хәтеремдә саклыйм). — Эһе. (Сүзеңне оныткан өчен кичерерсең лә син, Мәдинә. Ә менә хыянәт иткән өчен...) — Нәрсә эһе? (Ни турыда сөйләшүебезне үзем дә оныттым. Кичер, кадерлем. /Мин азрак исердем ахры.) — Аңладым, дим. (Нишләргә? Сөйләргәме-юкмы? Әгәр кичермәсә?) — Нәрсәне аңладың? — Синең сүзләреңне онытмаска кирәклеген. (Хәзер барысын да сөйләп бирәм.) — Ә-ә... Аңласаң, исендә тот! (Аңласаң, бер үп!) — Әйбәт булган синең бу күлмәгең. (Юк, сөйләмим. Соңыннан. Кайчан да булса бер җае чыгар әле.) — Әйбәт? — дип сорады Мәдинә, шатланып. (Әйбәт булса, бер үп!) — Эһе. — Хәбир Мәдинәнең кулыннан тотты.— (/Мәдинә!) — Хәбир! — ! _ ? — !!! Мәдинә радиола янына килде. Пластинка куйды. Хәбир кулын сузып аңа таба бара башлагач, читкә тайпылды. — Җитәр. Әйдә лучше биибез. — һәм Хәбирнең иңбашына кулык куйды. Алар сөйләшми генә танцевать иттеләр. Хәбир Мәдинәнең йөзенә карады. Аның җитдиләнеп, уйчанланып китүен күргәч, кинәт биюеннән туктады. — Нишләп туктадың? — Әйт әле, нигә болай уйга калдың? — Болай гына. — Юк, син әйт. Нәрсә турында уйлыйсың? Менә хәзер? — Хәбир Мәдинәне күкрәгенә кысты һәм соравын онытты. Бу минутта ул бер генә нәрсә теләде: Мәдинәне кочагында тотарга, йөрәгенә кысарга. Менә шулай. Берсүзсез. - w Ләкин аның соравын тагын кабатлавын көткән Мәдинә кочактан чыкты һәм туп-туры күзләренә карап сорады: — Син мине яратасыңмы, Хәбир? — Минем өчен дөньяда син генә яшисең! — Алай димә, Хәбир! Мин бит беләм. Хәбир сискәнеп китте. — Нәрсә... беләсең? — Дөньяда мин генә яшәмәгәнне. 41 — Син нәрсә, Мәдинә? — Әйе, әйе. Мин куркам... — Нәрсәдән? Кемнән? — Кирәкми. Сөйләшмик бу хакта, — диде Мәдинә бераз уйлап торгач.— Тик син мине һаман шулай ярат, яме. Синсез миңа бик авыр булачак. Әле ярый син бар... Алар, пластинка уйнап туктаганга да игътибар итмичә, бүлмә уртасында басып тордылар. Хәбир Мәдинәнең калтырануын сизде. Аның Мәдинәне юатасы, тынычландырасы килде, ләкин шул ук вакытта күңелендә сәер бер хис туды: һаман да ярата алырмы соң ул Мәдинәне? Хәзер, менә бүген яратамы соң әле ул аны? Яратса, ни өчен ул аның көнозын киеп йөргән күлмәгенә очраклы рәвештә генә, күрәсе һәм үбәсе килгән муены капланган булгач кына игътибар итте? Ни өчен ул хәзер, элекке кебек, гел аны күрергә ашкынмый? — Ә үзең нәрсә турында уйлыйсың? — дип аның уйларын бүлде Мәдинә. — Менә хәзер генә нәрсә уйлый идең? Хәбирнең Мәдинәгә үзенең шикләрен сөйлисе килде, ләкин ул сөйли алмады. ЕГЕРМЕ АЛТЫНЧЫ БҮЛЕК Театр коллективы яшь композитор Хәбир Сыртланов әсәре өстендә зур күтәренкелек белән эшләде. 1905 ел революциясе чорындагы яшьләрнең тормышын, аларның аңлы һәм аңсыз рәвештә революциягә кушылып, киләчәкнең җәбер һәм золымнан азат көннәре өчен һәлак булуларын гәүдәләндерүче балет, кием тегү цехы эшчеләреннән башлап, театр җитәкчелегенә кадәр һәркемне дулкынландырды. Яшь авторның беренче әсәрен түкми-чәчми халыкка җиткерү өчен һәркем үзенең бар булган осталыгын җикте. Әлбәттә, тулаем алып караганда балет яшь, тәҗрибәсез авторларга хас кайбер кимчелекләрдән азат түгел иде. Сәнгатькә хезмәт итеп чәчләрен агарткан кешеләр әсәрнең музыкаль драматургиясе таркаурак булуын, характерларның музыкаль үсешендә эзлеклелек җитенкерәмәвен бик тиз күрделәр. Ләкин шунын белән бергә, әгәр аерым-аерым алсаң, партитураның һәр сәхифәсе биюнең табигатен тоеп язылган тирән эчтәлекле музыкага шул хәтле бай иде! — ирексездән, кимчелекләр икенче урынга чигенде, онытылды. Сабырсызланып көткән премьера килеп җитте. Күпме йокысыз төннәр, күпме икеләнеп сагаю һәм тетрәнеп дулкынлану аша килде Хәбир бу көнгә! Ни булыр? Нәрсә булып бетәр? Аның төн йокыларын куган, авыз тәмен качырган уйлар һәм хисләр, кешеләр һәм язмышлар тамашачыга барып җитәрме? Премьера якынлашкан саен үз-үзенә булган ышанычы кими барган Хәлимә Баязитова, чыннан да, югалып калып, эшне бозып куймасмы? Фиаско булмасмы? Бибиҗамал апа премьера көнне өйгә кайтты. Башта врачлар аны чыгарырга теләмәделәр, тагын бер-ике атна яту кирәклеген аңлатырга тырыштылар. Ләкин Бибиҗамал апа ике сөйләшергә теләмәде. «Кайтам булгач, кайтам. Яхшылык белән чыгармасагыз, качып китәм», — дип кырт кисте. Врачлар киңәшен тотарга үгетләгән улына: — Тел төбеңнең кая барганын бик беләм. Син мине юри алып кайтырга теләмисең. Гыйшык утларында янып йөри башлагач, ата-әнкәнең кирәге калмый шул инде ул. Ярый, рәхмәт. Күргән җәфаларым өчен рәхмәтең шушы икән... — диде ул һәм һуштан язды. Уколлар ясага*'. .аннан да бигрәк, борын төбенә үк куеп, нашатырь спирте иснәтә торгач, Бибиҗамал апа һушына килде. Врачлар чыгармау ягын яңадан каера башлагач, тагын һушыннан язарга җыенды, ләкин, врачның нашатырь спиртеп телгә алуын ишетеп, бу ниятеннән кире кайтты. Ниһаять, 42 врачлар бер яктан Хәбирнең, икенче яктан Бибиҗамал апаның һөҗүмен күтәрә алмадылар. Өйдә алар, сүз куешкандай, Мәдинә турында сөйләшмәделәр. Хәбир үзен ничектер гаепле санады. Ул әнисенең авыруына аның үзенең вәс- вәсәсе сәбәп булуын аңлау белән бергә, бу эшнең төбе Мәдинәгә кайтып калуны да яхшы белә иде. Шуның өчен ул Мәдинәнең исемен телгә алмаска тырышты. Әлбәттә, Хәбир Мәдинәне премьерадан калдырырга уйламады. Ул аңа ике билет бирде. «Синең белән булырга минем вакытым юк, берәр иптәш кызың белән килерсең», — диде. Ләкин ул Мәдинәне һичбер дулкынланусыз, шулай тиеш булганга күрә генә чакырды. Кайчандыр булган, бөтен барлыгын биләгән дулкынлану, Мәдинәгә үзенең хезмәтен күрсәтергә теләп хыяллану инде беткән, әллә кая киткән һәм җуелган иде. Хәбир бу хәлне үзе дә аңлады. Аңлады һәм аптырашка төште. Пи өчен бу болай? ч Бар иде вакытлар, Хәбир Мәдинә өчен, бары Мәдинәгә лаек булу өчен генә, ул тыңлап ләззәтләнсен өчен генә музыка язарга ашкына иде. Шушы теләк белән рухланып, ул күпме кәгазь буяды, күпме язып карады! Балет яза башлагач, бу теләк тагын да артты. Үзенең нәрсәгәдер сәләтле булуын тизрәк күрсәтәсе, Мәдинәне сөендерәсе, куандырасы килде. Күз алдында гел Мәдинә торды. Иртәгә һәм соңрак .килүе ихтимал уңышларның һәммәсен Мәдинә исеме белән баглады. Тора-бара балетның төп каһарманы Сылу аңа Мәдинә булып тоела башлады. Үзе дә чынлап аңламаган хәлдә, кечкенә шәхси бәхетенә ирешү өчен генә революциягә килүче, үзен корбан итеп, революция өчен кирәкле сөйгән егетен үлемнән коткаручы Сылу Хәбирнең күз алдына Мәдинә сурәтендә килеп баса иде. Аңа, әгәр шундый хәлгә төшсә, шуңа охшаган дилемма алдында калса, Мәдинә дә, һич икеләнмичә, Сылу эшләгәннәрне эшләр кебек тоелды. Бервакыт ул Мәдинәдән: «Ә син шулай эшли алыр идеңме? — дип сорады. Мәдинәнең хәтере калды. Мине шушы кыздан да ким саныйсыңмыни?» — дип, үзенең аннан да зуррак фидакарьлеккә әзер булуын аңлатты. Тора-бара Хәбирнең хыялында Сылу белән Мәдинә икесе бер җисем, бер тереклек булып кушылды. Еш кына ул Мәдинәгә: «Сылу!» дип эндәшә, ә музыка язып утырганда: «Бу Мәдинә белән Булат дуэты», «Бу Мәдинәнең адажиосы» дип хыялланып китә иде. Ләкин соңгы вакытта бу хыялга әллә ни булды. Репетицияләр ахырга якынлашкан саен, талантлы балерина Хәлимә Баязитова образга керә төшкән саен, Сылу белән Мәдинә икесе ике кешегә әверелә барды. Әллә Мәдинә Сылудан, әллә Сылу Мәдинәдән аерылды һәм ераклаша башлады. Бер үк вакытта мәхәббәт тә әллә нинди үзгәрешләр кичерде. Мәдинәгә карата булган элекке саф һәм пакь мөнәсәбәт тоныкланды, кайнар хисләр сүрелде. Элек ул дөньяда Мәдинәдән башка хатын-кыз бардыр дип, күңеленә дә китерми иде. Хәзер исә аның күзенә бик күп башка хатын-кызлар да күренде. Ул хатын-кызга ир булып карый башлады һәм үзләренең гүзәллекләре, ягымлылыклары белән Мәдинәдән шактый өстен торучы чибәрләр барлыкка игътибар итте. Балериналарның матур пируэтлар ясаучы нәфис аякларының, осталыкларына сокландырудан тыш, башка хисләр уятырга да сәләтле икәнлекләрен аңлады. Мондый вакытларда Хәбир, ихтыярсыз, күз алдына Мәдинәне китерде, аның чибәрлеген башкалар белән чагыштырды, бәхәсләштерде. Акылы Мәдинәне яклады, ә күзләре, яшь организмында кайнаган дәрт беренчелек пальмасын бүтәннәргә сузды. «Әни хаклы, — дип уйлады шундый вакытларда Хәбир. — Мәдинә артык гади. Аның искитәрлек бер җире дә юк». Премьераны Хәбир әнә шундый хәлдә каршылады. ‘ Аягың аксаса, таякка таянырсың, күзләрең күрми башласа, күзлек 43 киярсең. Сусасаң, су эчәрсең. Арысаң, утырып ял итәрсең, ятып йокларсың. Мәхәббәтең сүрелә башласа — нишләрсең? - Ул премьерага үзе генә килде. Бибиҗамал апа Яңа Бистәдәге сеңе- лесе Зәкия һәм башка туганнар белән барачак иде. Ә Мәдинә? Мәдинә турында Хәбир уйламады да диярлек. Ике билет бирелде бит инде аңа! Тамаша залы яртылаш буш иде. Күрәсең, исеме танылмаган яшь композитор иң һәвәс тамашачыларны гына кызыксындырган. Бу хәл болай да дулкынлануы чигенә җиткән авторның да, башкаручыларның да эченә пошиман төшерде. Кемнәрдер: «Бүген театр яна», — дип чыш- пыш килделәр. Хәбир берәү белән дә сөйләшә алмады. Балконның иң арттагы рәтендәге, кассадан үзе сатып алган урынына менеп утырды да көтә башлады. Ни булыр? Ут сүнде. Урыннары арттарак булган тамашачылар, дөбер-шатыр килеп, алдагы рәтләргә чабыштылар. Дирижер пульт артына менеп басты. Хәбирнең йөрәге «тук-тып», «тук-тыйм» дип какты. Оркестрда кереш музыка башланды. Хәбирнең башыннан кереш музыкада аңлатып бирергә теләгән идеяләр яңадан тезелеп үттеләр. Акрын гына уйнаучы сурдииланган скрипкаларның җыры хыял белән тулы. Скрипкаларга фортепьяно һәм альтлар кушылды. Каһарманнарның саф мәхәббәтләре, бәхеткә омтылулары турында сөйләүче якты тема куерды, киңәйде. Флейталарның яңгыравык авазлары гел югарыга омтылды. Күп тә үтмәде, икенче тема башланды. Бу караңгы тема каһарманнарның бәхетләренә киртә булып торган кара көчләр турында сөйләргә тиеш. Ул шомлы ритмнар белән виолончельләрдә башланды. Аннары башка инструментлар да кушылгач, куркыныч һәм дәһшәтле көчкә әверелде, скрипка һәм флейталарга тапшырылган хыялый якты теманы кысрыклый башлады, кысрыклап чыгарды. Ләкин тромбон һәм контрабасларның хакимлек итәргә тырышкан шомлы авазларын ярып, тагын скрипкалар калкыды. Югары регистрга ыргылучы флейталар тагын үз темаларын алга сөрделәр. Көрәш темасы туды. Яктылыкка омтылучы, бәхет өчен тартышучы көчләр белән алар- иы басарга, изәргә, сытарга һәм тончыктырырга теләгән золым арасында көрәш башланды. Көрәш каты һәм аяусыз. Оркестрда әле бер, әле икенче тема өскә чыкты. Ә бераздан хыялый-якты тема тоныкланды, зәгыйфьләнде. Юкка гына труба чигенмәскә, бирешмәскә чакырып, скрипкаларны рухландырырга тырышты. Скрипкалар аның темасын эләктерергә тырышып карасалар да, булдыра алмадылар. Тромбоннарның куркыныч яңгыраган авазлары, литавралар гүләгән, барабаннар дөбердәгән тавыш белән кушылып, тәмам җиңеп чыкты. Көрәшкә күтәрелгәннәрнең ачы язмышларын көйләп, скрипкалар елады. Виолончельләр моңайды, контрабаслар ыңгырашты... Ләкин күпкә түгел. Оркестрда яңадан якты интонацияләр туды. Скрипкалар үз темаларын яңадан күтәреп чыктылар. Флейта һәм кларнетларга яңадан җан керде. Алар башлаган темага фаготның киеренке авазы кушылды. Труба фанфарлары яңгырады. Көрәшкә! Яңа көрәшкә! Кереш музыка тәмамланды. Хәбир алкышлар көтте. Ләкин ник бер генә кеше, ялгыш кына булса да, кулын кулга тидереп алсын! Ә бит бу муз ы ка н ы м а кта гa 11 н а р иде! Пәрдә ачылды. Дулкынланып торучы Идел күренеше төшерелгән задникиы күргәч, зал чарт-чырт кул чабып алды. Тамаша башланды. Идел буена пикникка төшкән яшьләрне уйнаучы кордебалет Хәбиргә җансыз булып күренде. Залдагы сүлпәнлек, күрәсең, артистларга да йогынты ясап өлгергән иде. /Менә бию башланды. Кордебалет авыр һәм илһамсыз биеде. Бию тәмамланды. Артистлар, «Кул чабыгыз» дигән кебек, берничә секундка катып калдылар. Ә ал 44 кышлар ишетелмәде. Әйтерсең, барлык тамашачыларның кулларын артка каерып, урындыкларына бәйләп куйганнар! Хәбир, соң дәрәҗәдә борчылып, калтырана башлады. Туңган кешенеке кебек, тәне бәдерлән- де, төкләре тырпайды. Ни өчен болай? Әйтик, кордебалет начар да биесен. ә соң музыка? Нигә аны ишетүче юк? Сәхнәгә Булат керде, һавага листовкалар ташлады. Бөтен ил, кулындагы богауларны өзү өчен, канлы көрәшкә күтәрелгән бер вакытта, мәгънәсез күңел ачу белән мавыгуның килешмәвен аңлатты. Ә зал күрше белән күршесе сөйләшеп утырудан быгырдап торуында дәвам итте. Хәбирнең янында гына берәү: «Нигә болар бер дә сөйләшмиләр?» — дип кызыксынып куйды. Күрәсең, беренче тапкыр балет каравы. Әллә бүген барлык тамашачылар да шундыйлармы? Сәхнәдә ыгы-зыгы башланды. Әле йөткереп, әле вешалкадаи алган номерларын идәнгә коеп, йокымсырап утырган тамашачылар сагаеп калдылар. Алар ни буласын белмиләр әле. Ләкин Хәбир белә. Анда Сылу Иделгә егылып төшкән. Аны судан алып чыгарга, коткарырга кирәк. Менә хәзер Булат килеп чыгар да... ләкин чү! Нәрсә булган? Ни өчен ул сәхнәдә түгел? Хәбирнең тыны кысылды. Булат партиясен биюче Мансуров сәхнәгә чыгарга кичекте. Ул бит листовкаларын чәчә-чәчә чыгып китә дә шунда ук әйләнеп тә керергә тиеш иде. Кордебалет югалып калды. Репетицияләр барышында беркетелгән урын һәм хәрәкәтләр буталдылар, югалдылар. Ансамбль җимерелде. Көтелмәгән паузаны тутыру өчен, артистлар пантомима уйный башладылар. Оркестр тынды. Дирижер күтәрелеп, сәхнәдән Мансуровны эзләде. Бер секунд, ике, өч... Ниһаять, Мансуров килеп чыкты. Аның йөгереп чыгышында, үз гаебен аңлаудан туган дулкынлануында сәхнәдәге ситуация өчен бик ятышлы табигыйлек бар иде. Хәбир җиңел сулап куйды. Менә Булат- Мансуров пиджагын салып ыргытты да «суга» сикерде. Залда сабырсыз тынлык урнашты. Менә Булат-Мансуров Сылу-Баязитованың гәүдәсен өскә сузды. Сылу һушсыз. Чәч толымнары ялангач иңбашларына төшкән. Менә Сылу аңына килде. Күзләрен ачты, башын калкытты. Үзен уратып алган ир-атны күргәч, күлмәк итәге белән аякларын каплады. Торып утырды. «Мине кем коткарды?» дип халыкка карады. Халык Булатка күрсәтте. Ә ул, авансценаның иң кырыена чыгып баскан да Сылуга карый. Күзләрендә соклану: йа, нинди ягымлы кыз! Нинди акыллы булырга охшаган! Сылу торды. Аның йөзендә чиксез рәхмәт һәм ихтирам. Ул, аяк очларына гына басып, Булатка якынлашты. Якын ук килде. Рәхмәт әйтергә теләде, ләкин Булатның пиджак кесәсеннән тырпаеп торган листовкаларны күргәч, куркып китте. Җәһәт кенә борылды да бөтен авансцена буйлап йөгереп үтте, һәм ничек үтте! Зал алкышлар белән җавап кайтарды. Хәбирнең эченә җылы йөгерде. Ә бит балетмейстер бу араны йөгереп түгел, аяк очларына басып, карашын Булаттан алмыйча, чигенә- чигенә үтүне таләп иткән иде. Баязитова аның белән килешмәде, һәм ул хаклы булып чыкты. Әле генә үлем белән яшәү арасында тартышкан спектакльгә җан керде. Хәтта кордебалетның бу урында бик үк акланып җитмәгән чыгып китеше дә сизелми калды. Дуэт башланды. Сылу-Баязитова искиткеч ягымлы һәм нәзакәтле иде. Аңардагы ялкын ирексездән залга күчте. Сәхнә белән зал арасында бәйләнеш туды. Сәнгать тамашачыны буйсындырды. Дуэт тәмамланды. Көчле алкышлар залны тетрәтте. «Бис!», «Браво!» дигән тавышлар ишетелде. Хәбир, өстеннән таш төшкәндәй, җиңеләеп китте. 1 ...Антракт вакытында ул әле анда, әле монда чапты. Сәхнә артына кереп чыкты. Бибиҗамал апа янына сугылды. Бибиҗамал апаның күңеле хуш, кәефе мөкәмәл иде, тик ул, композитор анасы булган кешегә лаеклы җитдилек һәм вәкарь саклап, хисләрен түгәргә ашыкмады. Фойеда Хәбир Мәдинәне очратты. Ул Фәһимә белән .килгән булып чыкты. Мәдинә шатлыгын Хәбир белән уртаклашырга теләде, ләкин Хәбир Фәһимәне күрмәс өчен, тизрәк ычкыну ягын карады. «Эшем бар», дигән булып, сәхнә артына кереп шылды. Икенче һәм өченче актлар тагын да зуррак уңыш белән барды. Кул чабулар әледән-әле алкышларга күчте. Хәбирнең уңышы бәхәссез иде. Спектакль беткәч, авторны сәхнәгә чакырдылар. Өстенә җылы ләйсән булып яуган уңыштан изрәгән хәлдә, Хәбир сәхнәдә шактый озак торды. Сәхнә артында котлаулар дәвам итте. Дуслар һәм иптәшләр, танышлар һәм таныш түгел кешеләр Хәбирнең кулын кыстылар, тәбрикләделәр. Хәбирнең күзе бер кырыйда сөйләшеп торучы остазына төште. Остаз Хәбирне котламаган иде әле. Хәбир, төплерәк фикер ишетергә өметләнеп, аның янына килде: — Сез дәшмисез, Салават ага. Ә бит сезнең фикерегез минем өчен кыйммәт. Остаз беравык дәшми торды. — Мин үтенәм, фикерегезне һич яшермичә әйтегез. Нинди генә булса да, — диде Хәбир, түземсезләнеп. — Минем фикерем сиңа күптән билгеле, туганкай, — диде остаз ашыкмый гына. — Тик һавалана күрмә. Бүгенге уңыш — ул әле синеке түгел. Бу — башкаручыларның уңышы. Тамашачы әле синең музыкаңны аңламады, һәм бу бик табигый. Балет белән беренче мәртәбә танышканда музыка тыңларга вакыт калмый. Күбрәк тамаша карыйсың. Шулай да мин сине котлыйм. Киләчәктә чын мәгънәсендә яхшы әсәрләр яза алуыңа өметләнгәнгә күрә, котлыйм! Хәбир янына, Фәһимә белән култыклашып, Мәдинә килеп басты. Ләкин алар авторны премьера белән, беренче уңыш белән котлап өлгермәделәр, Хәбирне бер төркем туташлар уратып алды. Теге яки бу артист белән танышудан, теге яки бу музыка һәм сәнгать кешесе тирәсендә бөтерелүдән үзләренә зәвык табучы, алар белән якын мөнәсәбәткә керергә тырышучы хатын-кызлар театр тирәсендә булалар. Алар спектакль һәм концертлар беткәч, русларда «телячий восторг» дип йөртелүче хисләрен тапшыру өчен, сәхнә артына чабалар, грим бүлмәләре янында үзләренең күңелләрен яулаган артистны сагалыйлар. Алар үзләренә кумир иткән артистны күккә чөяләр, аның адресына фимиам тарталар. Алар: «Фәлән Фәләневкә дан!» дип, акбур белән урам ташларына язалар. Ә аннары, ул Фәләнев аларны игътибарсыз калдырса, төн йокламый аноним хатлар язалар, аның турында гайбәт тараталар һәм үзләренә яңа кумир табалар. Менә шундый туташ һәм ханымнар, Мәдинәләрне бер читтә калдырып, Хәбирне алка эченә кысты. Ялт-йолт иткән панбәрхет күлмәкләр; шәрә беләкләргә эленгән фешенебельле сумкалар; кына һәм басма, лә- пес һәм перекись белән буялган чәчләр; a la Djene һәм a la gar^on ясалган экстравагант прическалар; мадам Бовари һәм Виолетта Вале- рилар заманыннан калган пирчәткәләр; ул пирчәткәләр эчендәге күгәрчен тәпие һәм песи ирене төсле лакларга буялган тырнаклар; серле мөлаемлек белән балкучы, әллә ниләр вәгъдәләүче күзләр... Бичара Мәдинә! Үзеңнең тыйнаклыгың, алтмыш тәңкәлек креппанамадан тегелгән күлмәгең белән, бу кадәр нәзакәтле көндәшләр белән ярышу — сиңамы соң! 45 46 ЕГЕРМЕ ҖИДЕНЧЕ БҮЛЕК Мәдинә Хәбирнең уңышларын күрде. Ул уңышларга сөенде. Ләкин бу сөенү аңа әллә нинди эчке сагаю һәм шомлы тынгысызлык белән аралашып килде. Хәбирдәге үзгәрешләрне аңлату һәм аклау өчен акыллы булу, сабыр булу гына җитми башлады. Күңеле шомланды һәм шикләнде. йөрәге коточкыч хакыйкатьне сизенүдән туган курку белән типте. Мәдинә премьерадан үзе генә кайтып китте. Хәбирнең сүз арасында гына әйткән: «Иртәгә кил!» дигән чакыруын кабул итеп, икенче спектакльгә дә килде. Ләкин Хәбир бу юлы да аны озата алмады. Бүген спектакль беткәч, фикер алышу булачак, мин тиз бушамам әле, диде. Мәдинә тагын ялгызы кайтып китте. Аның премьера турында, уңыш турында Хәбир белән туйганчы сөйләшәсе, спектакль турындагы фикерләре, эчендәге шатлыгы белән уртаклашасы килде. Ләкин Хәбирнең өенә барырга кыюлыгы җитмәде. Бибиҗамал апаның үзенә кырын каравын ул, өлешчә, Хәбирдән ишетеп, өлешчә, сизенеп белә иде. Өченче спектакль ике көннән соң билгеләнгән иде. Мәдинә, инде буш вакыты булыр, инде килер, дип, Хәбирнең өйгә килүен көтте. Ә ул килмәде. Мәдинәнең күңелен кара болыт каплады, йөрәгенә шомлану тамчысы тамды. Бер тамды, ике тамды, өч... Көчкә өченче спектакльне көтеп җиткереп, ул театрга чапты. Мәдинә Хәбирне антракт вакытында фойеда, ике ягына ике туташны култыклап йөргәндә очратты. Күрәсең, Хәбир бу очрашуны көтмәгән иде. Ул югалып калды. Каушаудан тотлыкты, сүзен әйтә алмады. Бу авыр хәлдән Мәдинә аны үзе коткарды. Зиннәтле тукымаларга уралган, кулларына челтәр пирчәткәләр кигән, муеннарында, беләкләрендә, хәтта капрон оекларының үкчәләрендә дә әллә нинди ташлар елкылдаган бу туташлар янында ул үзен бик уңайсыз хис итте һәм тизрәк китәргә ашыкты. Бераздан Хәбир үзе аның янына килде, кызарыиа-бүртенә аклана башлады. Алар Мәскәүдән килгән рецензентлар, диде. Ләкин рАәдинә төпченмәде. Янында буш урын барлыгын әйтеп, Хәбирне үзе белән утырырга чакырды. Икенче актны алар бергә карадылар, бер-берсе белән янәшә утырып. Берберсенә шундый якын һәм шундый ерак!.. Әйтерсең, очраклы рәвештә урыннары бергә туры килгән бөтенләй чит кешеләр. Мәдинә Хәбирнең сүз башлавын көтте. Хәбир, киресенчә, Мәдинә сүз башлаудан куркып утырды. Башында бөтенләй икенче уйлар булса да, күзләрен сәхнәгә текәп, спектакль белән мавыккан кыяфәт саклады. Мәдинә тамашачыларның көчле алкышларын алган бер артистның фамилиясен сорады. Хәбир әйтте. Аннары Мәдинә Баязитова ясаган бер катлаулы хәрәкәтнең исемен сорады. Хәбир монысын да әйтте. Ләкин аның тавышында: «Син бит шуны да белмисең, эх син!» дигәнгә охшаган бер тон бар иде. Мәдинә моны сизде һәм сөйләшмәс булды. Пәрдә төште. Залда көчле алкышлар яңгырады. Мәдинә үзе кул чапты, үзе Хәбиргә карады. Күзләре: «Бу алкышлар сиңа бит, Хәбир!» дигән шатлануны аңлаталар иде. Ләкин Хәбир Мәдинәнең шатлыгын күрмәде: «Мине сәхнә артында эзли торганнардыр», — дип, китә башлады. Мәдинә спектакльдән соң көтеп торачагын әйтте. Спектакль беткәч, Мәдинә Хәбирне бик озак көтте. Башта өстенә киенгәнче, аннары киенгәч. Ниһаять, чишенү бүлмәсендә ул бер ялгызы торып калды. Ниндидер абзый аның янына килеп: — Театрны биклибез, сеңел. Сез кемне көтәсез?—диде. Мәдинә җавап бирмәде. Хәбир төшәргә тиешле баскычка үрелеп ка- рыйкарый, тышка атлады. 47 Урамда, театр ишеге төбенә басып, ул тагын көтте. Яныннан гына култык асларына скрипкаларын кыстырган оркестрантлар, Мәдинә инде таный башлаган, гримнарын сөрткән артистлар үтте. Чаттагы сәгать уникене күрсәтте. Беренчегә китте. Ә Хәбир чыкмады. Бер кызмача кеше, бара торган юлыннан туктап, Мәдинәгә пидер әйтте. Күзләрен ялтыратып, әллә нәрсәгә киная ясады. Мәдинә төшенми торгач, култыклап алмакчы булды. Мәдинә Куйбышев мәйданына төшеп җиткәнче чапты. Аннары артына әйләнеп карады. Анда берәүнең дә булмавын, әйләнә-тирәнең япан кебек буш икәнлеген күреп, тагып куркуга төште, тагын йөгерде. Керфеккә керфек тидерми чыккан төннән соң Мәдинә институтка барды. Әни авырый дигән сылтау белән кайтып китте һәм Хәбиргә килде. Ишекне Бибиҗамал апа ачты. — Хәбир өйдәме? Исәнмесез! — Юк, — диде Бибиҗамал апа. — Кайда соң ул? — Белмим шул. Кичәдән бирле кайтканы юк әле аның. Кайда йөридер. Бибиҗамал апа кереп китәргә теләгән кебегрәк хәрәкәт ясады. Бу хәлне күргән Мәдинә тиз генә борылды да йөгерә-йөгерә караңгы баскычтан төшеп китте. Ниләр генә уйлап, ниләр хакында гына шомланмады Мәдинә! Кай- ларда йөри икән? Кемнәр янында төн уздырды икән? Иптәшләрендә микән, я булмаса берәр хатын-кыз белән чуалып китте микән? Әллә... — өстендәге киемнәре яхшы. Шуларга кызыгып, үтереп ташламасыннар тагын!.. Мәдинә милиция бүлегенә йөгерде. Бер кызарынып, бер агарынып, үзен Сыртлановның хатыны дип аңлатты һәм иренең кичәдән бирле өйгә кайтмавын әйтте. Бернинди дә тәгаен җавап ишетмәгәч, кире чыкты. Якындагы телефонавтомат будкасына керде- Скорый помощька шалтыратты. Шундый-шундый кешене берәр җирдән берәр больницага илтмәдегезме?— дип сорады. Ләкин аннан да «юк» дип җавап бирделәр. Мәдинә Хәбирне югалтты. Инде, нишләргә? Инде каян эзләргә? Тагын өйләренә’ барыргамы? Мәдинәнең күңеленә берсеннәи-берсе куркыныч уйлар килде. Кем белә, бәлки, аны Болак күпере астына алып төшеп, үтергәннәрдер дә канализация трубасына тыгып куйганнардыр. Суд медицинасын үткәндә шундый бер хәл турында сөйләгәннәр иде бит. Бик озак гомердәй соң, әллә ничә ай үткәч кенә табып алганнар. Хәбирне дә шулай итсәләр — ярабби! Әллә ниләр уйлады Мәдинә. Ләкин: «Мин барганда Хәбир өйдә булгандыр. Тәрәзәдән мине күргәч, ишекне юри әнисеннән ачтыргандыр»,— дигән уй башына да килмәде. Мәдинә күптән түгел Хәбирнең телефон кертергә гариза язып йөрүен исенә төшерде. Ул бит, февраль башында вәгъдә иттеләр, дигән иде. Бәлки, инде керткәннәрдер. Мәдинә яңадан телефон-автомат будкасына керде. «09»ны җыеп, Сыртлановлар квартирын сорады. Аңа номер әйттеләр. Мәдинә дулкынланудан дер-дер килгән бармаклары белән тагын номер җыйды. Телефонның теге башында яңгыраган «Квартира!» дигән таныш тавышны ишеткәч, Мәдинә трубкасын төшереп җибәрә язды. Бу аның тавышы иде. Бу Хәбир иде. — Бу кем? Хәбир синме? — Әйе. Ә бу кем? Мәдинә, үз-үзенә хисап бирмәстән, трубканы ыргакка элде дә Хәбирләргә чапты. 48 Ишекне бу юлы да Бибиҗамал апа ачты. Мәдинәнең сүз башлавын да көтмичә: — Кайтмады шул әле, — диде. — Ничек инде?! — диде Мәдинә аптырап. — Әле генә телефонга килде бит. Өйдә бит ул! Бибиҗамал апа каушап калган кебек булды: — Белмим тагын. Мин күрмәгәндә кайтып, чыгып киткән булса гына. Өйдә юк ул. Әйдәгез, кереп утырыгыз, — диде ул шактый каты кычкырып һәм Мәдинәгә юл биреп, артка чигенде. — Кайда икән соң ул?!—диде Мәдинә борчулы тавыш белән. Беравык Бибиҗамал апага карап торганнан соң, кире борылды. Борылып өлгермәде, артында чырт итеп английский йозак бикләнде. Ул өйдә. Ул качып калды. Мине юри кертмәделәр,— дип уйлады Мәдинә, өзгәләнеп. Әгәр улы кайтмый калса, ана булган кеше шулай өйдә утыра алыр идемени соң? Аннары, ул бит телефонга килде. Үзенең исемен әйтте! Караңгы төште. Мәдинә, таш тагып җибәргәндәй авыраеп киткән аякларын көчкә атлап, өйләренә таба китте. Туп гөрселдәгән тавыш шул гөрселдәүдән үлүчегә ишетелми, диләр. Мәдинә дә шулай иде. Тормышына ыргылып керү өчен күңел тәрәзәсен каеручы хәсрәтнең тирәнлеген,,шул хәсрәт китерәчәк газапның ачысын ул әле төсмерли дә, күз алдына китерә дә алмый иде. Капка төпләренә җиткәч, Мәдинә туктап калды. Өйгә керәсе килмәде. Күзе капка баганасындагы беленер-беленмәс кенә күренгән «М» һәм «X» хәрефләренә төште. Аларны пыяла кыйпыгы белән Хәбир язган иде. Шуны язганда бармагын да канаткан иде. Мәдинә, бинт алып чыгам дип, өйгә керә башлагач, Хәбир аны кертмәде. Бармагыннан аккан кан белән хәрефләрне түгәрәк эченә алды да: «Бу ике хәреф безнең мәхәббәтләребезне мәңгегә беркетүче мөһер булсын. Әйдә, без аларны үбик»,— диде, һәм алар бу хәрефләрне үптеләр. Мәдинә кире борылды. Аяклары, ирексездән, Хәбирләр йорты урнашкан урамга таба атлады. Ул тагын аларның капка төбенә килде. Чыкмасмы, берәр җиргә киткән булып, кайтып килмәсме,, дип өметләнде. Салкын аның җелегенә кадәр үтте. Аяк һәм кул бармаклары туңып кымырҗыды. Ләкин Мәдинә кайтып китмәде. Әле аякларына җылы керсен өчен әрле-бирле йөренеп, әле салкын таш стенага сөялеп, һаман Хәбирне көтте, һәм ул кайтты. Мәдинә, капкага сыенып, Хәбирне уздырып җибәрде дә артына чыкты: — Хәбир! Хәбир аптырап калды. Елмайган булып Мәдинәгә таба атлады. Кул бирде. — Безгә киләсеңме? Нишләп бик соң?.. Әйдә... Керәбез. — Юк, мин кермим. Вакытың булса, мине озатып кына куй! Хәбир, беравык икеләнеп торганнан соң, Мәдинәне култыклап алды. Юл буе, икесен дә борчыган темага кагылырга батырчылык итмичә, сүзсез бардылар. Капка төбенә килеп җиткәч, Мәдинә Хәбиргә таба борылды. Хәбирнең багана башындагы фонарь уты белән яктыртылган йөзенә карады. Хәбир башын читкә борды. Мәдинә аның яңагында буяумы иреннәрдән төшкән эз күрде, йөрәге сикерә башлады. Шушы эз аның иң соңгы өметләрен дә өзде. Аның күптән түгел генә, үзе капка төбендә катып торганда гына кемдер үпкән, иннеккә буялган яңакка чалт иттереп сугып җибәрәсе килде. Сүз башлавын көтеп, Мәдинә Хәбиргә карады. Ә ул, үз гаебен үзе аңлаган сабый кебек, башын игән иде, Мәдинә капка баганасына күз салды. Анда кайчандыр Хәбир үз кулы белән язган, аларның икесенә генә аңлаешлы сере булган «М» һәм «X» хәрефләре... Ниһаять, Мәдинә сүз башлады: * — Хәзер сине очратып та булмый. Зур кеше булдың син хәзер... — Ә... Эш бит. Өйгә кайтып торган да юк. Әле менә бүген дә... — Бүген өйдә булдың инде, җанкисәгем, — дип бүлде аны Мәдинә үртәлеп. — Дәшми йөргәч тә теге син, бернәрсә дә сизми, дип беләсең мәллә? — Юк, мин чыннан да... — Алдашма, зинһар. Мин бит бала түгел. Тик мин бер нәрсәне аңламыйм: ни өчен болай качып йөрергә? Әллә ничә балалы ир белән хатын да аерылыша. Без бит алай түгел. Яратмый башлагансың икән, туп-туры әйт тә бир. Дөреслекне белү, ничаклы гына авыр булса да/ билгесезлектән җәфалануга караганда яхшырак. Курыкма, мин синең артыңнан тагылып йөрмәм... Нигә дәшмисең? — Үзең дә беләсең бит инде. Күреп торасың... — Хәбир, күтәрелеп карарга оялып, кулы белән капка келәсен ышкый башлады. Мәдинәнең күзенә иннек сыланган яңак тагын бер чалынып китте. — Беренче мәхәббәт шулай була күрәсең... Мәдинә җавап бирмәде. Дөресрәге, җавап бирә алмады. Менә шушы минутта, шушы капка төбендә башына төшкән иксез-чиксез кайгынын кырыен күрергә теләгәндәй, карашын урам бушлыгына текәде. Күзләре дымланды. Аяклары хәлсезләнде. — Шулай да син үзеңне бик бетермә инде, Мәдинә. Мин беләм, син яхшы кыз. Син әле үзеңнең бәхетеңне табарсың. Мин сиңа бәхет телим... Мәдинә әрнеп елмайды: — Шулай инде... — диде. — Билгеле! Алкышлар, букетлар. Акшарланган кокеткалар... ә мин кем! — Юк, син хаклы түгел, Мәдинә. Мин инде сине премьерага кадәр үк яратмый башлаган идем. Понимаешь, әллә нәрсә булды. Мин үзем дә аңламыйм... Мәдинә дәшмәде. Юка иренен тешләп, яшь каплаган күзләре белән һаман еракка — урамның ярым караңгы бушлыгына карады. Башына уй килде: менә хәзер Хәбирнең муенына сарылырга да үксеп-үксеп еларга. Бәлки, күңелендә шәфкать уяныр? Бәлки, кызганыр? Юк. Ярдәм итмәс. Бер-берсеннән ераклашучы йөрәкләрне күз яшьләре генә тотып тора алмый. — Син бит алдашмый идең, Хәбир. Яратуың чын күңелдән иде бит синең. Бер яраткан кешене шулай онытып була микәнни? — Була икән шул, Мәдинә. Менә күрерсең, син үзең дә мине онытырсың. һәм башканы яратырсың... Мәдинә, бер кулы белән капка келәсенә тотынып, икенче кулын артка куеп, башын аска игән килеш, аягы белән карны ышкыды. Бөтен тәне калтыранды. Үкереп елап җибәрүдән үзен чак тыеп тора алды. — Син бүтәнне яратасыңмыни инде? — диде ул башын күтәрми генә, аяк астындагы карны ышкуын дәвам итеп. — йөрәк мәхәббәтсез яшәми, диләр бит. Шулай булгач... — Ә кем ул? — Синең өчен барыбер түгелмени? Мәдинәнең түземе бетте. Күңеле ташыды, йөрәгендә кайнаган яшьләре тышка атылып чыкты һәм ул, пуля тигән кешедәй, тавышсыз гына, капка келәсенә сыгылып төште. Хәбир бер кулы белән Мәдинәнең аркасыннан, икенчесе белән беләгеннән тотты. — Кит... Калдыр мине... Кит!.. — диде Мәдинә хәлсез тавыш белән һәм капка баганасын кочаклады. 4. .с. Ә.“ № 6. 49 50 — Бар, өйгә кер, — диде Хәбир капканы ачып. — Тынычлан. Болай күз яше түгәрлек әллә ни булганы юк бит. Без бит матур гына йөрдек. Мәдинә агарынган, кинәт сулып киткән йөзен күтәреп, аянычлы карашын бер генә секундка Хәбиргә ташлады да ишек алдына атылды... Төрле кешеләр була. Берәүләр, башына кайгы төшсә, үрле-кырлы сикерәләр, һәммә кешегә ишетелерлек итеп уфылдыйлар һәм аһ оралар. Бу кайгыны күтәргәнче үлүең артык, дип, серкә эчеп агуланалар. Ә бераздан карыйсың, алар тагын көләләр. Әйтерсең, берни дә булмаган. Икенчеләр, киресенчә, эчтән тыналар. Авызлары тулы кара кан булса да, төкермиләр. Алар кайгыны, аның ачысын һәм тирәнлеген вакытлар үтү белән генә тоялар. Көннәр үтә. Син инде бу кеше үзенең хәсрәтен онытты бугай дип уйлыйсың. Ә ул әле аның ачы газабын татый гына башлаган. Мәдинә төн буе елап чыкты да азрак тынычланган кебек булды. Ләкин һәр үткән көн, Хәбирнең гәүдәсен күз алдына китереп, хыялында Хәбирне чакырып уздырган һәр йокысыз төн аның йөрәгенә кан булып савылды. Күңелендәге җәрәхәт торган саен көчлерәк әрнеде, һаман Хәбирне уйлады. Аны аңларга тырышты. Аңлый алмады. Ни өчен аның мәхәббәте суынды? Шулай ук аның бу мәхәббәте, антлары һәм вәгъдәләре, яшьлек хатасы, вакытлы мавыгу гына булды микәнни? Шулай ук ул үзенең мәхәббәт идеалын шул модалы күлмәкләрдә, купшы прическаларда, буялган битләрдә тапты микәнни?! Әгәр шулай булса, әгәр Хәбир шундый бер буш куык, җилбәзәк бер җан булса, ничек Мәдинә моны элек үк күрмәде? Ә көннәр уздылар... Көннәрдән атналар ясАлды, атналар айлар булып кушылдылар. Булачак врачлар өчен урыннар бүлү башланды. Әнисе инвалид булгач, Мәдинәнең Казанда калу мөмкинлеге бар иде. Ләкин ул теләмәде. Аның һәр урыны, һәр карыш җире күңелдә әрнү һәм сагыш уята торган шәһәрне ташлап, әллә кая китеп олагасы, бөтенләй ят җирләргә барып, таныш булмаган кешеләр арасына кереп югаласы, онытыласы килде. Аннары дәүләт имтиханнары җитте. Аннары иң соңгы имтихан. Галимнәр йортында үткәрелгән чыгарыш кичәсе. Банкет. Тантаналы сүзләр. Дулкынланудан битләре алсуланган егетләр, кызлар. Музыка... Бөтерелеп, әллә нинди экстазга бирелеп әйләнүче парлар... Аннары гомердә иң соңгы каникул көннәре. Китәргә хәстәрләнү. Тимер юл вокзалы. Саубуллашулар. Әнисенең вагон тәрәзәсеннән күренеп калган, таш кебек каткан йөзе... Паровоз гудогы... Көпчәкләр шакылдавы... Үз көнеңне үзең күреп, үз кайгыңны үзең генә кайгылап яши башлау. Иң беренче тапкыр эшкә бару. Иң беренче авыруларны карау. Эштәге иң беренче аянычлар һәм иң беренче уңышлар... ЕГЕРМЕ СИГЕЗЕНЧЕ БҮЛЕК Хәбир бәхетле көннәр кичерде. Балетның даны көннәи-көн үсте. Инде һәр спектакль аншлаг белән, шыгрым тулы залның көчле алкышлары астында барды. Тамаша башланыр алдыннан театр ишеге төбендә артып калган билетка өметләнеп таптанып торучыларны күрү яшь композиторның йөрәген татлы горурлык белән тутырды. Еш кына аның үзенә дә: «Артык билетыгыз юкмы, гражданин?» дип мөрәҗәгать иттеләр. Инде Хәбир, премьерадагы кебек, үз балетына үзе билет алып керми. Ул хәзер театрга бушлай йөри. Ул хәзер театрның үз кешесе. Ишек төбендәге контролер аңа кунакчыл йөз белән баш ия дә композиторны үткәреп җибәрү өчен тиз-тиз артка чигенә. Кайчандыр җәннәт сарае кебек изге булып тоелган театр — сәнгать храмы — хәзер аның үз өе. Кечкенә чагыннан ук ишетеп белгән, ул аллалар һәм алиһәләр дип санаган атак 4* 51 лы актерлар — хәзер аның иптәшләре. Алар аны хөрмәт итәләр. Алар аның белән кул биреп исәнләшәләр. Тиң тиңе белән сөйләшкән кебек сөйләшәләр. Филармония һәм радио, атказанган һәм атказанмаган җырчылар: «Безнең турыда да онытма. Безнең өчен дә яз», — дип, композитора заказлар яудырдылар. Язучылар һәм шагыйрьләр опера һәм балет либреттолары, җыр һәм романс өчен текстлар белән күмделәр. Хәбир берничә романс язды. Аларны әйбәт дип таптылар, сәхнәдә һәм радиодан җырлый башладылар. Яңадан уңыш. Яңа сокланулар. Яңа заказлар. Төрле оешмалардан һәм аерым башкаручылардан яуган бу заказларны үтәп бетерә алмагач, Хәбир үзенең, заманында кабул ителмәгән, уңышсыз дип табылган җыр һәм романсларын ходка җибәрде. Гаҗәпләнүенә каршы, кайчандыр яраксыз табылган шушы өйрәнчек әсәрләр соклануларның яңа дулкынын тудырды. Скрипичный ключта язылган мелодияне сыңар кул белән рояльдә җыя белмәсәләр дә, тәкъдирнең шаяруы аркасында музыка белгече дип йөртелүче, теге яки бу музыкант һәм композитор хакында фикер таратучы, атмосфера ясаучы кайбер адәмнәр кайчандыр үзләре үк уңышсыз дип тапкан, бракка чыгарган әсәрләрне узышып мактый башладылар. «Аһ, нинди матур бормалар! Аһ, нинди уңышлы пассажлар!» дип яшь композиторга мәдхия җырладылар. Дус-ишләрдәи, таныш-белешләрдәи килгән котлау хатлары һәм телеграммалар, сәхнә артына кертелгән букетлар һәм запискалар. Спектакльне һәм аның авторын мактап язган дилбегә буе мәкаләләр. Сәнгать күгендә калыккан яңа йолдыз белән танышлык эзләүче, танышучы һәм якынаерга тырышучы психопаткалар өере! Яшь кешенең башын әйләндерү өчен азмыни болар?! Ләкин Хәбир һаваланмады. Талантны көя кебек кисүче һәм һәлак итүче бу исерткеч мактауларга бирешмәскә тырышты. Чөнки ул үзендә тагын да зуррак көч, тагын да талантлырак һәм камилрәк әсәр тудыру өчен потенция барлыгын тоя иде. Үзен мактаучыларга Хәбир салкын кан белән карады. Чөнки алар үзләренең сафсаталары белән берәүне дә хаксызга мәңгеләштерә һәм берәүнең дә намуслы хезмәт белән казанган данын юкка чыгара алмыйлар, һәм бу аның уңыштан һавалануыннан, масаюыннан түгел иде. Әле борын асты кибеп өлгермәгән үсмер чагында ук, әле иң беренче тәҗрибәләре яраксызга чыгарылган вакытларда ук, ул үзен бу төр кешеләрдән өстен саный, аларны санга сукмый, аларга сәнгать басуындагы чүп үләннәре дип карый иде. Кем белә, бәлки, бу тойгы аның чын талант булуыннан, үз көченә ышануыннан килгәндер!.. Көнләшүчеләр дә табылды. Башта алар яшь авторның әсәрен ачык- таиачык сүктеләр. Аннары, тамашачы җылы кабул иткәч, җәмәгатьчелек уңай бәя биргәч, төрле оешмаларга һәм авторның үзенә аноним хатлар җибәрделәр. Алар: «Бу балетны Сыртланов түгел, аның консерваториядәге остазы язган икән», дигән уйдырма әвәләделәр. Алар: «Бу әсәр профессиональ сәнгать түгел. Бу — үзешчән сәнгать. Сыртланов художник түгел, халтурачы», — дип яздылар. Ләкин Хәбир бу хатларга игътибар итмәде. Киресенчә, ул аңа сөенде генә. \ Нәрсә ул аноним хат? Кеше ишетелерлек итеп әйтсәң, Уголовный Кодекс белән бетә торган гайбәт һәм әләк. Кем ул аноним? — Үзенең көчсезлегеннәи гарьләнеп, башкаларның уңышына кызыгучы, башкалардан көнләшүче бичара бәндә. Укучы! Әгәр аноним хат алсаң, үс һәм горурлан. Димәк, кемдер си- * нең уңышларыңа кызыга. Димәк, кемдер, көнчелегенә чыдаша алмыйча, төн йокыларын йокламый. Менә шулай тыныч кына, үткәнне искә төшермичә, киләчәк турында уйламыйча, бары бүген белән генә яшәгән беркөнне, Хәбир театрда 52 Фәһимәне очратты. Аның сәер даимилек һәм әрсезлек белән бер үк спектакльне кат-кат каравы Хәбирне күптән гаҗәпләндерә иде. — Әллә син штатный тамашачы булып язылдыңмы? — диде ул фойеда бер ялгызы йөренгән Фәһимә янына килеп. Фәһимә җавап бирмәде. Тыйнак кына итеп елмаеп куйды да, Хәбирнең үзен култыклавына карышмыйча, атлавында дәвам итте. Алар, сүзсез генә фойены бер кат әйләнеп чыктылар. Әллә ничек, сүз табылмады. Аннары Фәһимә сүз башлады: — Слушай, почему Мадиика в театр не ходит? Что это значит? — диде ул русчалап. Хәбир иңбашларын сикертеп куйды. — Ничего. Все течет, все изменяется. Сүз тагын киселде. Тагын бер мәртәбә фойены әйләнделәр. Өченче звонок булды. Ут сүнде. Фәһимә үзенең урынына ашыкты. Хәбир аның кулыннан тотты: — Син кайда утырасың, партердамы? — Студентларның урыны голубятникта, — диде Фәһимә, башы белән югарыга күрсәтеп. — Әйдә, мин сине ложага утыртам. — Рәхмәт. Мин өстән карарга яратам. — Мин сине озатырмын. Яме? Фәһимә берничек тә җавап бирмәде, йөгерә-йөгерә баскычтан менеп китте. Спектакль беткәч, сәхнә артына букет керттеләр. Хуш исле чәчәкле ясмин гөлен сындырып ясалган букетның үзенә икәнен белгәч, Хәбир гаҗәпсенеп куйды: — Кемнән? — Кызлардан, иптәш Сыртланов. Кызлардан!—диде букетны тапшыручы билетерша.— һа, бу җүләр кызны! Жәлләмичә, шундый гөлне сындырган бит. Әрәм дә иткән, валлаһи!.. Әһә, записка! Хәбир берничәгә бөкләп букет эченә кыстырылган кәгазьне тартып чыгарды. Спектакль программасыннан ертылган кәгазьгә нннек белән бары бер сүз язылган иде: «Сволочь!» Хәбирнең өстенә бер чиләк юынтык су койган кебек булды. «Күрмәделәрме икән?» — дип, тиз-тиз генә як-ягына каранып алды һәм йомарлап кәгазьне кесәсенә яшерде. Баязитовага тапшырырга кушып, букетны кемгәдер төртте дә Фәһимәне эзләп китте. Фәһимә театрдан чыгып бара иде. Хәбир аны куып җитте, тәкәллефсез рәвештә терсәгеннән тотты: — Нигә син мине көтмәдең? Фәһимә дәшмәде. Урамга чыккач, ялт итеп Хәбиргә таба борылды да уңлысуллы чалтыратып җибәрде. Хәбир катып калды. — Что это значит?!—диде ул көч белән Фәһимәнең кулларыннан тотып. — Пусти! Фәһимә ычкынып китте. Хәбир, аның артыннан барып, яңадан кулыннан эләктерде. Тупас хәрәкәт белән тартып, якындагы подъездга сөйрәп кертте. — Нет, ты должна ответить. Ты мне ответишь!—диде Хәбир әтәчләнеп. — Что это значит? — А что тебе нужно? Скажи, чего ты хочешь! — Фәһимә үзен таш стенага кыскан Хәбирнең кулын читкә алып ташлады. — Пусти, сволочь, я закричу! Хәбиргә яшен суккан кебек булды. Ихтыярсыз, кесәсен капшап куйды. Димәк, букет та, язу да Фәһимәдән! Фәһимә Хәбиргә яны белән борылып, йөзен яшерде. Иңбашларының 53 җиңелчә дерелдәвеннән, лыш-лыш борын тартуыннан Хәбир аның елавын аңлады. — Ты с ума сошла! Что с тобой? — Несчастная Мадинка! А я, дура, когда-то тоже страдала. Из-за такого ничтожества!.. — дип үкседе Фәһимә әрнүле тавыш белән. Аннары кискен борылып, лачт иттереп Хәбирнең битенә төкерде дә җан-фәрманга чабып китте. Хәбир кинәт кыйшаеп киткән йөзен пальто җиңе белән сөртте. «Нигә бу кыз мине мыскыллады?» — дип уйлады ул Фәһимә йөгереп киткән якка карап. Ләкин күпме генә уйласа да, билгеле бер фикергә килә алмады. «Ну ее к чорту!» — диде ул кул селтәп һәм пыжик бүреген басыбрак киде дә кайтып китте. ЕГЕРМЕ ТУГЫЗЫНЧЫ БҮЛЕК Хәбир беркатлы юанычлардан тәм табучы хыяллы яшьлек белән, һәрнәрсәдән практик файда алырга тырышкан җитлеккәнлек арасындагы күченү чорын кичерде. Кулны кулга тотышып капка баганасын терәп торулар, гаепсез кочаклашулар һәм үбешүләр аны ялыктырган иде инде. Үзеңне берәүдән дә бәйле санамыйча, берәүгә дә исәп-хисап бирү белән мәшәкатьләнмичә, һичкем турында уйламыйча, вакытыңны ничек теләсәң, шулай бүлеп, чып мәгънәсендә ирекле кеше булып яшәү нинди шәп! Теләсәң, өйдә утырасың. Укыйсың, иҗат итәсең, ятып йоклыйсың. Теләмәсәң, чыгып китәсең. Урамда сине кызыксындырган афиша яки газета янына туктап, теләгән кадәр басып торасың. «Әйдә инде!» дин кыбырсып, берәү дә кулыңнан тартмый. Күрәсең килгән фильм күрсәтәләр икән, кинога керәсең. «Мин аны караган идем шул инде», диюче кеше юк. Яисә театрга барасың. Чайковскийны, Вердины, Бизены тыңлыйсың. Аларның оркестрдан ничегрәк файдалануларын өйрәнәсең. Антракт вакытында теләсә кем янына барып, теләсә нинди темага сөйләшәсең. Бу турыда тыңлау моңа кызык түгелдер, дип, берәү өчен дә хафаланмыйсың. Ялыксаң, спектакльне ташлап, кайтып китәсең. «Тукта инде, беткәнче утырыйк инде!» дип һичкем ялынмый. Син берәүдән дә бәйле түгел. Берәүнең дә сиңа хакы юк. Рәхәт бит, валлаһи! Ләкин Фәһимә Хәбирне иртәрәк яңаклады. Бүген бер, иртәгә икенче хатынкызга татлы-баллы сүзләр сөйләп, алар белән якын мөнәсәбәткә керү өчен ул әле шактый кыюсыз һәм тәҗрибәсез иде. Әмма болай озак дәвам итмәде. Хәбирдәге кебек буй-сын һәм килеш-килбәт, Хәбирдәге кебек уңыш һәм перспектива булганда һәм, аннан да бигрәк, киләчәк турында артык уйламый яшәгәндә, шайтан котыртуына бирелү бик җиңел. Ул әйләнә-тирәсендә мыж килеп йөргән, талантын күккә чөеп, тагын да шау- шулырак киләчәге турында пәйгамбәрлек иткән, бар кайгылары кияүгә чыгу булган, ләкин бу максатка ирешүне шактый сәер аңлау сәбәпле, һаман чыга алмый йөргән нәзакәтле туташларның һөҗүмен күтәрә алмады. Алар Хәбирне уңда да һәм сулда да эзәрлекләделәр. Аулак мәҗлесләргә, шәһәр кырыендагы урманнарга чакырдылар, йөзләрен соң дәрәҗәдә мөлаемләндереп, карашларына әллә нинди серлелек биреп, яшь егетне әгъваләделәр. Хәбир аларның чакыруларын кабул итте һәм алар белән аралаша башлады. Ләкин мондый гамьсез һәм мәгънәсез тормыштан, баш тартмаларында акыл түгел, җил уйнаган хатын-кызлардан Хәбир бик тиз туйды. Нәтиҗәдә, әле күптән түгел генә артыннан өер булып йөргән кыз-кымызлар әллә кая китеп беттеләр. Аның янында үзен азмы-күпме кызыксындырган бер генә хатын-кыз — Хәлимә Баязитова гына калды. 54 УТЫЗЫНЧЫ БҮЛЕК Бик кечкенәдән әти-әнисез калу сәбәпле, балалар йортына барып эләккән һәм шуннан хореография училищесына җибәрелеп, укуын зур уңыш белән тәмамлап чыккан Хәлимә Баязитова, балериналарга хас булмаганча, сәхнәгә шактый олыгаеп, егерме бер яшендә генә килде. Ләкин үзенең киеренке уку дәверендә алган виртуоз техникасы, зур актерлык таланты һәм сәхнә өчен әһәмиятле булган башка сыйфатлары белән ул бик тиз арада театрның беренче балериналары сафына басты. Көндәлек тормышта үсмер кызлар кебек очынып, сикеренгәләп йөргән бу бәләкәй һәм ябык артистканы сәхнәдә күреп, еш кына: — Мондый тирән фаҗигане ничек сурәтли ала ул? Андый кичерешләр аңа кайдан таныш?! — дип гаҗәпләнәләр иде. Ихтимал, йөзләрчә йөрәкләрне тетрәтерлек драматик талант Баязитованың үз тормышыннан азык тапкандыр. Һичбер кайгысы булмаган, булса да ул турыда күп уйларга яратмый кебек күренеп, чырык-чырык килеп йөрүче бу артистка шәхси тормышында шактый бәхетсез иде. Яшьлеге шау чәчәктә чагында ул бер егетне яратты. Егет тә мәхәббәт белән җавап кайтарды. Бәхет шундый мөмкин, шундый якын кебек иде — кулыңны гына суз да тотып ал. Ләкин эш алай җиңел булып чыкмады. Эш өйләнешүгә барып җиткәч, егет аңа әйтте: — Әни минем сиңа өйләнүемә каршы. Ул минем хатынымның артистка булуын теләми, һәм мин аны аңлыйм. Ләкин мин әнинең ихтыярын корбан итеп, сиңа өйләнергә әзер. Әгәр син дә корбан ясарга риза булсаң. Синең корбаның шул: өйләнешкәннән соң театрдан китәсең,— диде һәм, Баязитованың гаҗәпләнүдән зур булып ачылган күзләренә карарга кыймыйча, читкә карап дәвам итте: — Әйе. Син минем ирлек самолюбиемны аңларга тиеш. Мин хатынымның ярым шәрә килеш биеп йөреп, башка ирләрдә хайвани хисләр кузгатуын теләмим. Берничә елдан бирле таныш, спектакль саен үзенә букетлар ташучы бу кешенең мондый кыргый тәкъдименә Баязитова башта ышанмады. Ләкин егет шаяртмый иде. — Ә син мине ничек дип уйлыйсың? — дип сорады Баязитова уйга төшеп. — Җүләр, дипме, әллә акыллы, дипме? — Әлбәттә, акыллы дип. — Алайса менә нәрсә: синең бу шартыңны кабул итү өчен җүләр булырга кирәк. Ә мин үземне андый ук җүләргә санамыйм. Хуш! — Мин сине яратам! — Юк, яратмыйсың син мине... — Яратам. Мин сине балерина буларак түгел, кеше, хатын-кыз буларак яратам. Шуның өчен син икенең берен сайларга тиеш. Я — мин. Я — балет. Билгеле, үзенең стихиясе дип санаган сәхнәне ташларга Баязитова риза булмады, һәм алар аерылыштылар. Олыгаеп килүче кызларның ни өчен тормышка чыкмаулары белән кызыксынсаң, кагыйдә буларак, моның чын сәбәбен ишетмисең. Алар кырык төрле сәбәп табалар, ләкин үзләренең берәүгә дә кирәк түгел икәнлекләрен әйтергә теләмиләр. Баязитова исә бу нәрсә белән кызыксынучыларга туп-туры: — Алучы булмагач, нишлисен!—дип җавап кайтара иде. Ярым шаярып, ярым җитди әйтелгән бу сүзендә Баязитова хаклы иде. Аны яратып, мәңгелек яр итү өчен кулын сорап килүче кеше, чыннан да, булмады. Әгәр кем дә булса берәү, аны үзенең стихиясе булган сәхнәсе белән яратып килсә һәм кулын тәкъдим итсә, Баязитова һич уйлап тормыйча ул кулны алыр, шул кеше белән бәхетле булыр кебек иде. Ләкин андый кеше күренмәде. 55 Гадәттә чибәр кызлар артларыннан йөрүче егетләргә мохтаҗ булмыйлар. Андый егетләр Баязитова тирәсендә дә йөрделәр. Ләкин алар барысы да диярлек, аңа кимсетеп, үзенең әхлак сыйфатлары белән башкалардан берничә баскыч түбән торучыга караган кебек карадылар. Алар карашында артистка төрле ирләр белән булган вакытлы таныш- лыклардан тәм табучы, яшьлеген, матурлыгын һәм хисләрен уңда да, сулда да өләшеп йөрүче җиңел фикерле хатын-кыз иде. Баязитова алар- га җирәнеп карады. Ул аңлый алмады: артистларга карата мондый караш кайдан килә? Менә ул инде утызга якынлашып бара. Ләкин, ахырда үзеннән шундый зур корбан таләп иткән егет белән гөнаһсыз үбешеп йөрүләрен исәпләмәсәң, аның әле бер ир белән дә интим мөнәсәбәттә булганы юк. Ә бит моңа берәү дә ышанмый. Бик күп ирләр үзләренең әдәпсез анекдотларын аның алдында сөйләүдән тартынмыйлар. Бик күп ирләр мәхәббәт һәм гаилә темасына җитди әңгәмә алып бару өчен аны яраксыз кеше саныйлар. Менә шулай яшәгән көннәренең берсендә Баязитова Хәбирне очратты. Очратты һәм гашыйк булды. Ләкин ул инде үзенең хисләрен яшерә белерлек, хисләренә хуҗа була алырлык яшьтә иде. һәм Баязитова, Хәбирнең күңеле башкада икәнне күреп, эчтән тынды, эчтән генә янды. Хәбир Баязитоваиы олылый һәм хөрмәт итә иде. Сәхнәдә аның тиңдәшсез осталыгын карап, бер генә мәртәбә дөньясын онытмады ул. Моның өстеиә Хәбир аның акыллы һәм җитди икәнлеген дә күрде. Баязитова революциядән соң гыиа үзенең балет сәнгатен булдырган, күпчелегендә аны әле аңлап җиткермәүче халыкка, кайберәүләр шикелле, гый- батлар дип карамый, бөтен талантын һәм осталыгын җигеп, бу сәнгатьнең нәфислеген, бөеклеген аңлатырга тырыша иде. Сезнең гыйбат дигән сүзне ишеткәнегез бармы? Бул.маса, сүзлекләрдән эзләп, вакытыгызны әрәм итмәгез — ул анда юк. Гыйбат — әдәби сүз түгел. Ул бүгенге Казанның үзләрен «Мы — сливки народа», дип йөрүче мещаннары жаргоныннан. Шулай дип алар үзләренең мещан зәвыклары белән килешмәгән, ул зәвыкларга җирәнеп караучы хезмәт ияләрен атыйлар. Ч Бүгенге мещанны тану шактый кыен. Чөнки ул и иде безгә китаплардан билгеле булган тар карашлы обыватель түгел. Ул хәзер башка. Газеталарның соңгы битләрендәге аерылышу игъланнары белән генә кызыксынса да, ул берничә газета һәм журнал ала. Гәрчә үзе укымаса да, аның өендәге шүрлекләр классикларның әсәрләреннән сыгылып төшкән. Культуралы кешенең юлдашы китап икәнлеген бүгенге мещан белә һәм шул йөзләгән томнар белән үзенең әтрафсызлыгын, мескенлеген капларга тырыша. Ул спай киенә, һәр яңа кинофильмны (чит илнекеләрен бигрәк тә), һәр спектакльне карап бара. Кулуарларда һәм антракт вакытында ишетеп калган сүзләрдән чыгып, «Ой!», «Аһ!», «Ух!» кебек ымлыклар ярдәмендә үзенең сәнгатьне аңлавын күрсәтә. Шундый кешене мещан дип, культурасыз дип әйтеп кара син! Бүгенге мещан — ул кайчандыр сәнгатьнең изге сарайларына керергә азапланып йөргән, ләкин песи яларлык та таланты булмау сәбәпле, керә алмый калган, әдәбият, театр һәх\1 музыка тирәсендә тыкшынып йөрүче маниак һәм шөһрәт яратучы. Ул әле бүген дә шигырьләр яза. Әрсезләнеп кайчакта аларны бастырып чыгару юлларын да таба. Шул шигырьләрдә әллә кемнәрне сагына, пәрәмәчләр пешереп әллә кемнәрне кунакка чакыра һәм әллә кемнәрнең кочакларында үләргә теләве турында чаң суга; ул театр тирәсендә тыз-быз килеп йөри. Театр дөньясындагы һәр имешмимешие җыеп, шул имеш-мимештән чәчләрең үрә торырлык гайбәт әвәли, кызыгудан һәм көнләшүдән бер артист белән икенче артист -арасында интрига уты яга, аларның ачылышлы булуыннан ләззәт таба; 56 ул азмы-күпме авторитетлы ире тапкан икмәкне черетеп, идәне һәм стеналары келәм белән капланган бүлмәләрдә, бохар мәчесе белән уйнап, гомер уздыра. Мәчеләре авырса, аның йөрәк өянәге башлана, үлсә, кайчандыр булган плевритлары, менингитлары һәм башка «ит»лары кузгала; ул яшь вакытында кияү сайлап йөреп, кыз булып картайган һәм тешләре бөтенләй үк коелып беткәнче, кияүгә чыгу турында баш вата, шушы максатына ирешү өчен, үзеннән ике мәртәбә яшь тә һәм ике мәртәбә карт та, буйдак та һәм хатынлы да ирләр артымнан чаба. Бу яшьтә котылгысыз булган климакс авыруыннан дәвалану өчен, ел саен курортка бара; ул кызларның саф һәм намуслы килеш тормышка чыгуларын мактаучыны татарлыгы чыгып бетмәүдә, артта калганлыкта һәм вәхшилектә гаепләп, үзенең тормышка чыкканчы ук узган бер кеше аяк сөртә торган чүпрәк хәленә килүен культуралылык итеп, цивилизациянең иң соңгы казанышы итеп күрсәтергә тырыша; газетаның иң беренче битенә төшерелгән сыер савучы рәсеме аның жен ачуларын чыгара һәм ул шаярган булып: «Менә кемнәргә хәзер почет. Юкка гына сыер савучы булмаганбыз!» — дип зәһәрләнә. Фәннең һәм техниканың казанышлары, Җирнең ясалма юлдашларын җибәрү аны шатландырмый. Аны бары тик парфюмериянең яңа казанышлары кызыксындыра һәм ул безнең илдә бу мөһим мәсьәләгә җитәрлек игътибар булмаудан зарлана. Биттәге җыерчыкларны бетерү өчен атом энергиясеннән файдалану юллары табылмауга кайгыра. Аның йөзе ниндирәк төстә икәнлекне беркайчан да күреп булмый. Кышын ул йөзенә бер карыш кершән ҺӘхМ пудра ягына. Җәен, темпераментлы күренү өчен, эссе сукканчы кояшта кызына. Ул үзенең мамык һәм катыргы белән протезланган гәүдәсен матурлык идеалы дип хисаплый һәм Милос Венерасы белән Капитолий Венерасында кырык төрле кимчелек таба, ә Джорджоненың «йоклаган Венера»сыи, гомумән, гарипкә чыгара. Музейда шәрә Аполлонны күргәч, ул оялган булып, башын читкә бора, ә өендә, тилергәнче, узган гасырда басылган сексуаль романнар укый. Ул «Татар теле коточкыч тупас!» ди, белсәбелмәсә дә русча сөйләшә. Аның теле гаҗәп үзенчәлекле. Мәсәлән, мунча дигән сүзне ул соң дәрәҗәдә әдәпсез сүз дип таба, аны беркайчан да кулланмый. Шул сүзне кулланудан сакланып, пар белән, электр белән, кыздырган тимер чыбык һәм кыздырмаган алкалар белән ясалган чәченең көдрәсе бетмәсен өчен, айлар буе мунчага йөрми. Туалет бүлмәсе дигән сүзне ишеткәч, ул чөгендер кебек кызара һәм бу бүлмәне искә төшермәү өчен, күрәсең, карават астындагы төнге чүлмәктән файдалана. Ул «Эшеңне — иртәгә- гә, мәхәббәттән алу мөмкин булган ләззәтне картлыгыңа калдырма» дигән принципның икенче яртысын тотып яши дә, кырыкка җиткәндә сиксән яшьлек карт кебек таушала, һәм организмының сүнә башлаган кайбер функцияләрен тергезү өчен жень-шень төнәтмәсе эчә. Менә шундый, культурадан мещанлыкны’ аера белмәүче ала-кола саесканнар халыкның зур күпчелеген гыйбат дип йөртәләр. Алар илдә муллык өчен, коммунизм төзү өчен бил бөгүче һәм тир түгүче, кулларын сөялләндерүче хезмәт ияләренә җирәнеп карыйлар. Ул кешеләр белән якыннан аралашуны үзләренең «цивилизацияле шәхесләре» өчен коточкыч түбәнлек саныйлар. х/ Мин бер ханымны беләм. Ул бер җирдә дә эшләми. Ирен илһамлан- дырып торуны тарих тарафыннан үзенә йөкләнгән вазифа дип уйлый ул. һәртөрле делекатеслар белән мәҗлесләр уздырырга, мәҗлесләргә йөрергә ярата. Ире күп вакытын командировкада үткәрү сәбәпле, күрәсең, ир-ат булган компанияләр аңа аеруча ошый. Бервакыт мин шул ханым белән бер мәҗлестә булдым. Кунакчыл хуҗаларның хәтере калмасын, дип бераз эчтек. Бик тәмле итеп пеше 57 релгән тавык белән сыйландык. (Сер итеп кенә әйтим, авыл халкын гыйбатка санаса да, алар үстергән тавыкны ашарга ярата ул.) Мәҗлес күңеллерәк үтсен дип, мин күкле-яшелле тавышым белән җырлап җибәрдем. Яна бистә һәм Бишбалта егетләре үзләренчә эшкәртеп «Алмагачлары» көен җырлыйлар бит әле. Бормалы-бормалы иттереп. Мин дә нәкъ шулай җырладым, һәм максатыма ирештем. Су кабып утырган кунакларның авызлары ерылып китте. Бары теге ханым гына сорап куйды: — һа-ай, шундый ямьсез итеп җырларга кайдан өйрәндегез? — Бишбалтада бер мәҗлестә булган идем. Шунда, — дидем мин. Ханым чыраен сытты: — Китегез инде, үзегез культурный гына кеше, ә үзегез шул гыйбат халык белән аралашып йөрисез. Коточкыч!—диде ул миннән өметен өзеп һәм читкәрәк шуып утырды. Мәҗлес дәвам итте. Кунакларның күпчелеге әдәбият һәм сәнгать белән якыннан кызыксынучы кешеләр булгач, сүз дә күбрәк шул тирәдә булды. Җырчыларыбыз турында бәхәс китте. Ире үзенә күрә бер җырчы булганга, бу тема әлеге ханымга аеруча ошады. Иренең узган командировкада булган уңышлары турында сөйләп китте дә, бу уңышның инкарь итү мөмкин булмаган дәлилләре итеп, ире алып кайткан бүләкләрне санап чыкты. Мин ханымның ирен ошатмыйм һәм аның сәнгатен халтурадан ерак китмәгән бер һөнәр дип саныйм. Башкалар, бәлки, минем мондый кискен фикерем белән килешеп үк бетмәсләр дә. Әмма мин, шул җырчы сәхнәгә килеп чыкса, аның әле мәгърипкә, әле мәшрикъка янтаеп, туксанга боргаланган гәүдәсенә уклау тыгып кую өчен сәхнәгә йөгереп менүдән көчкә тыелып утырам. Минем бу фикеремне ишеткәч, ханымның күзе шар булды: — һа-ай, сез ничек шулай сөйли аласыз! Аңа бит кул чабалар! Кул чабалар. Ләкин кемнәр? Чын сәнгатьтән халтураны аера белмәүче, музыкаль төшенчәләре «Алмагачлары» белән «Фәрхетдин» көеннән ары китмәгән, иң түбән зәвыклы кешеләр, әлбәттә. Үзләре белән аралашу коточкыч булса да, икмәклек акча эшләү турында сүз барганда, андый кешеләр дә ярап тора икән. Баязитова, чын художник буларак, театр тирәсендә буталучы әнә шундый кешеләрдән никадәр өстен иде! Шуңа Хәбир аны хөрмәт итте. Шуңа ул Хәбиргә ошады. Ләкин мәхәббәт, инде үзенә таныш булган, күңелләрне тетрәтерлек татлы һәм газаплы мәхәббәт юк иде. УТЫЗ БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК ^Улының анасыннан күргән кадер-хөрмәт белән генә канәгатьләнергә исәбе юклыгын, әллә кемнәр белән чуала башлавын күреп, тагын да бозылып, азыптузып китүеннән шүрләп, Бибиҗамал апа Хәбирне башлы-күзле итәргә кирәк дигән карарга килде. Килде дә улын өйләндерү өчен тәҗрибәләр үткәрә башлады. Бибиҗамал апа Яңа бистәдәге сеңелесе Зәкия белән берничә кич сепарат сөйләшүләр алып барды. Бу сөйләшүләрдә кәләшне Хәбирнең туган апасы табарга тиеш дигән карар кабул ителде. Карар икенче көнне үк гамәлгә керде. Сезнең Яңа бистәдә торучы туган апагыз юкмы? Булса, кәләшсез калырмын дип борчылмагыз. Ул сезне шәһәрнең теләсә кайсы кызына өйләндерә алачак. Тешләрегез коелып бетеп, гаргарәгә килсәгез дә, әгәр башыгызга өйләнү уе төшсә, Яңа бистәдәге туган апагыз сезгә ярдәм итәр. һәм кинәт, илле ике яшенә җитеп, бер генә мәртәбә дә туган көнен билгеләп үтмәгән, туган көненең кайсы чнслода түгел, кайсы айда икәнен дә чынлап белмәгән туган апа туган көн мәҗлесләре уздыра башлады. 58 Ул үзенең бу хпреслегепдә моңа кадәр яшәп килгән гадәтне шактый уздырып җибәрде. Мәсәлән, безнең кебек, дөньяга бары бер генә мәртәбә килеп, бер генә мәртәбә китәргә күнеккән үлемчәк кешеләр, кагыйдә буларак, туган көннәрен елга бер генә кат билгеләп үтәләр. Ә Явд бистәдәге туган апаның айга һәм атнага берничә, хәтта ике көй рәттән дә туган көне булуы беленде. Мәҗбүри атрибутлары кәләш булган бу мәҗлесләргә (һәм һәр көнне яңасы!) Хәбир дә чакырылды. Башта ул аңламады, туган апасы үзе өчен гаять әһәмиятле булган бу датаны, чыннан да, күтәренке төстә уздырырга уйлый икән дип юрады. Аннары, туган апасының туган көннәре артык ешаеп киткәч, кунакка йөрүдән баш тартты. Ләкин, кешелек дөньясы өчен гаҗәеп истәлекле булган туган көне тантанасы уңае белән әллә ничек дәртләнеп, унҗиде яшьлек кызлар кебек яшәреп киткән туган апасының, аннан да бигрәк әнисенең кысрыклавына каршы торырлык оборона сәләте тапмагач, җиңелде. Тагын һәм тагыи кунакка барырга мәҗбүр булды. Бибиҗамал апа үзенә килен булачак кешегә, артык та түгел, ким дә түгел, җиде мәҗбүри һәм җитмеш җиде мәҗбүри булмаган шарт куйды. Барысын да санап чыгу, өлешчә, күп вакыт таләп иткәнлектән, өлешчә, сүзне кыскарак тоту кирәклектән, аннан да бигрәк, әүвәл-әүвәл- дән килүче «кыскалыкта осталык» дигән тапкыр сүз булганлыктан (ә минем оста буласым килә!), мәҗбүри шартларны гына әйтеп үтәм. Беренчедән, Бибиҗамал апаның килене саф канлы татар кызы булырга тиеш. Икенчедән, аның улыннан ике-өч яшькә кечерәк булуы шарт, чөнки, шулай булмаганда, ул ирне ир итеп олылап, ихтирам итеп яшәми. Өченчедән, бөтен галәм алдына чыгып, чит ирләр белән кочаклашып уйнаучы артистка булмаска; дүртенчедән, акыллы һәм чибәр; бишенчедән, каенанасын хөрмәт итүче, алтынчыдан, композитор кеше белән гомер итәргә тиеш булганлыктан, җыр һәм бию кебек нәрсәләргә һәвәс һәм, ниһаять, җиденчедән, әүвәл-әүвәлдән атаклырак кешеләр токымыннан булырга тиешБибиҗамал апа, демократик карашта торучы замана карчыгы буларак, атаклылыкны байлык белән тиңләштермәде, әлбәттә. Алла сакласын! Аның ише тик ятып, я булмаса тегесен-монысын әвеш-түвеш китереп байлык җыючы кешеләрдән каберең ерак булсын! Юк! Болай гына, ниндидер ягы белән атаклырак нәселдән булсын. Бер йортта яшәүче күршеләре дә белмәгән нәсел-нәсәпсез токым белән аралашырга, алар бит ни җитте генә кешеләр түгел. Аның ире Камил Мотыйгыйлар, Сәйдәшләр белән бер табында утырып ризык ашаган кеше. Хәбирнең туган апасы үзенең туганнан-туган энесенә тапкан кәләшләрнең һәммәсенең, җирдә иң борынгы һәм иң мәшһүр атабыз Адәм белән анабыз һава токымыннан килүен әйтеп китсәк, сеңелесеиең булдыклылыгыннан Бибиҗамал апаның күңеле ни дәрәҗәдә почмаклануын күз алдына китерүе читен булмаса кирәк. Туган апасының туган көне мәҗлесләрендә Хәбир танышу бәхетенә ирешкән кәләшләрнең барысы турында да сөйләп, укучының вакытын алмыйм, берничәсен генә әйтеп китәм. Бервакыт аны, туган апасының әйтүюнә караганда, бердәнбер кимчелеге кыюсызлык булган бер оялчан кыз белән таныштырдылар. Үзен кунакка чакырган хуҗа хатынга булышып йөргәндә, дүрт пар чынаякны төшереп чәлпәрәмә китергәч, аннан да бигрәк, алдындагы ашамлыкларга кагылып та карамавын күргәч, кызның чыннан да оялчан икәнлегендә Хәбирнең дә шиге калмады. Туган апаның берничә ай элек тулган, моннан бер атна элек кенә тантаналы рәвештә билгеләп үтелгән (әлбәттә, оялчан кыздай башка) илле ике яше хөрмәтенә бер-иксне күтәргәч (әлбәттә, бу процедурага оялчан кыз катнашмады), мәҗлескә килергә тиешле булып та, килми калган кунакларга үпкәләп туйгач, тантананың кадагы булган туган апа, аның ире, аның буй җиткән кызы белән быел гына мәктәпкә йөри башлаган буй җитмәгән төпчек улы һәм, анысы үзеинән-үзе аңлашылса кирәк, 59 оялчан кыз, барысы бертавыштаи, мәҗлеснең музыкаль бүлеген башларга дигән фикергә килделәр. Хәбирнең пианинода уйнавын үтенделәр. (Туган апа, төпчегенең бармаклары озын булуга игътибар итеп, «Бу бала мөгаен музыкант булыр» дип, узган ел ук пианино алдырган иде.) Хәбир пианино янына күчеп утырды. «Нәрсә уйныйм?» — дип сорады. Хәбирнең янына ук килеп баскан оялчан кыз үзенең «Сарман» көен бик яратуын, Хәбир башкаруында шул көйне тыңларга дәрте барлыгын белдерде. Калган кунакларның да бу көйне өзелеп яратуларын һәм тоташтан бер тәүлек тыңласалар да туймаячакларын ишеткәч — мондый каһарманлыкка сәләтле кеше туган апа үзе иде—Хәбир «Сарман» көен уйный башлады. Аннары, туган апасының, үзе яраткан көйне тәүлек буе тыңларга хәзерләнеп, күзләрен йомуын һәм диван аркасына янтаеп төшүен, хатынына искиткеч игътибарлы җизнәсенең, бу хәлне мактауга лаек өлгерлек белән күреп, аллы-артлы нке рюмка каплавын, буй җиткән сеңелкәшенсң кинәт кенә трельяж алдында бөтерелә баш- лавыи күргәч, беренче класска йөрүче энекәшенең музыкант булырга яраулы бармагы иң төпке бәбәнәгенә чаклы борын тишегенә кереп югалгач, ә кыюсызлыгы турында белүче оялчан кыз, үзенең бердәнбер кимчелеген бетерергә теләп, күрәсең, шактый кыю рәвештә авызын ачкалый башлагач, туктады. Скрябинның бер этюдын уйнап алды. — Сезгә бу музыка ошыймы? — дип сорады Хәбир оялчан кыздан. — Юк!—диде оялчан кыз үзенең бердәнбер кимчелеген тәмам җиңеп. — Бу бит Нәҗип Җиһанов музыкасы. Мин Җиһанов музыкасын яратмыйм. Икенче вакыт туган апасы Хәбирне җырга бик оста кыз белән таныштырды. Туган апаның әйтеп куюына караганда, кыз җырга шулкадәр оста ки, Яңа бистәдә аннан башка бер генә мәҗлес тә узмый икән. Ләкин (монысын да туган апа әйтте), шул мәҗлесләрдә күп җырлаганлыктан, аның тавышы һәрвакыт беткәй була икән. Нәүбәт музыка ярдәмендә зәвыклануга җиткәч, Хәбир җырга оста кызга мөрәҗәгать итте: — Сез җырлыйсызмы? — Җырлаштыргалый идем болай, — диде җырга оста кыз тамагын кыракыра. — Бүген тавышым карлыгып тора әле. Шулай да, әйләнәсендәгеләр ялына башлагач, алгарак чыгып басты һәм икенче мәртәбә тамагын кырып куйды. — Нинди көйгә җырлыйсыз? — диде Хәбир пианинода трельләр чыгарып. — «Сарман» көен уйнагыз. һәм җырга оста кыз, нәфис кулъяулыгы белән авызын томалап, әдәпле генә итеп тагын бер кат тамагын кырды да җырлап җибәрде. Аның дәртле башкаруы шактый кәефләнеп өлгергән җизни кеше белән туган апага да илһам китерде. Алар да кушылдылар. Җырга оста кызның «Сарман»га охшаган бер көйгә чыжлавын, туган апаның «Сарман» көен үзе эшкәртеп, «Зөләйха»га да, «Уфага»да тартым итеп чәрел- дәвен, ә җизни кешенең, гомумән, бернинди көйгә дә охшатмыйча үкерүен әйтсәк, бу вокаль триосы калдырган тәэсирнең ни дәрәҗәдә дулкынландыргыч һәм кәеф килеп чыгуын төсмерләү әллә ни авыр булмас дип уйлыйм. — .Җитте! Кызларың үзеңә булсын!—диде ул иртәгесен өйләренә килгән туган апасына. — Минем әле өйләнергә җыенганым юк. Кирәк булса, үзем дә табармын. Башка чакырма да, бармыйм да. Ләкин туган апалар гаять дәрәҗәдә киң күңелле булалар. Зәкия апа үзенең тугаинаи-тугаи энесенең шөкранасызлыгына үпкәләмәде. Киләчәк шимбәдә булачак туган көненә нәкъ Хәбир вкусындагы бер кызны чакырачагын белдерде. Гүзәлләрнең дә гүзәле инде менә. Әлегә кадәр таныштырган кызлар кая ул! — моның кисеп ташлаган тырнагына да 60 тормыйлар. Кыю да, сүзгә дә бик оста. Ул җырлаулары, ул гармунда уйнаулары инде менә — бер тыңлау өчен әллә ни бирерсең. Музыкага гаҗәп тә маһир инде! Музыкага маһир кыз, чыннан да, бик сөйкемле җан иясе булып чыкты. Каш-күз, авыз-борын — камиллекнең дә өстендә. Яшел бәрхет япкан тезенә гармун куеп утырышларында ук әллә нинди бер самимилек һәм мәһабәтлек бар. Кыскасы, ошады кыз Хәбиргә, һәм ул музыкага маһир кызның гүзәллекләре белән илһамланып, Брамсның «Венгер биюләре»н тулысынча диярлек уйнап чыкты. Уйнап чыкты да тагын ни уйныйм дигән караш белән музыкага маһир кызга текәлде. Музыкага маһир кыз: — «Сарман» көен уйный беләсезме? — диде. Хәбир сагаеп куйды. Бу ни хәл? Әллә безнең татар кызлары «Сарман» көеннән башка музыкадан ваз кичкәннәрме? Ләкин музыкага маһир кыз шул хәтле ягымлы итеп Хәбиргә карап тора иде — ул, ирексез- дән, «Сарман» көен уйнап чыкты. — Сез, бәлки, рояльдә дә уйныйсыздыр?—дип кызыксынды Хәбир музыкага маһир кыздан. — Аллам сакласын!—диде музыкага маһир кыз, чыраен сытып.— Хәлемнән килсә, дөньядагы барлык пианиноларны ватып, Кабан күленә тутырыр идем! Бу сүзләрне ишеткәч, Хәбирнең музыкага маһир кызга булган симпатиясе ничек күтәрелеп китүен күз алдына китерү читен булмаса кирәк. Хәбир төне буе йоклый алмады. «Халыкның музыкаль культурасын күтәрү өчен нинди күп эшләргә кирәк әле! —дип уйлады ул үзенә тәкъдим ителгән кәләшләрне хәтерләп. — Кайчан ул кызлар «Сарман» көеннән узып, җитдирәк музыканы аңлый башларлар?!» Бибиҗамал апаның аянычлы тәҗрибәләренең сериясе шуның белән бетте. Ә Хәбирнең үз хәленә үзе бәя бирергә тырышуы, киләчәктурын- да уйларга керешүе башланды гына. Әле кайчан гына шундый күңелле, шундый исерткеч рәхәт булып тоелган бәйсезлек тиздән аны газаплый башлады. Бу бәйсезлек аны туйдырды. Күңелендә бушлык, авыр һәм интектергеч бушлык хасил булды. һәр яктан килгән, һәр нәрсәдән камил тормышына нидер җитмәде. Күңеле нәрсәнедер һәм кемнедер юксынды, эзләде. Эзли торгач бу нәрсәдер һәм кемдер табылды. Аңа мәхәббәт, кайгыны киметә, шатлыкны мөлдерәтеп ташыта, бөтен дөньяга бөркә торган мәхәббәт җитми икән ләбаса! Хәбир соңгы вакытта үзе аралашып йөргән хатын-кызларны күз алдыннан кичерде. Ләкин,—нинди хәл бу?—кемне генә күз алдына китермәсен, ул, ихтыярсыз, аны Мәдинә белән чагыштыра, Мәдинәдә булган сыйфатларны анда эзли. Нигә шулай бу? Акрынлап-акрынлап бу сорауга да җавап табылды, йа хода, Мәдинәне ярата ләбаса ул! Чыннан да, кайда икән ул хәзер? Кемдер ана Мәдинә Әлмәткә китә дигән иде. Күптән инде, яз көне үк. Ул вакыт бу хәбәр аның бер колагына керде, икенчесеннән чыкты. Ә бит хәзер инде ноябрь. Димәк, ул инде Казанда түгел. Димәк, ул инде Әлмәттә. Хәбир беренче мәртәбә гашыйк булгандагы кебек яңадан тынгысын җуйды. Ул гел Мәдинәне уйлады. Уйлары гел Мәдинә янына очты. Хыялы гел Л1әдинәне чакырды. Мәдинә ак шәүлә булып аның күз. алдына килде дә бөтен барлыгын биләде, йөрәгенә уралды һәм сагыш упкынына төшерде. Үткәндә матур мәхәббәте булмаган кеше — кызганыч. Ләкин шундый мәхәббәте булып та, аны саклый алмаган, югалткан, җуйган кешеләргә караганда аңа биниһая җиңел, чөнки ул мәхәббәтнең татлыдан татлы кичерешләрен белми, чөнки ул мәхәббәтнең тетрәткеч бәхетеннән гафил. 61 Казанда калган иптәшләреннән Хәбир Мәдинә турында сорашты, һәммәсеннән бер җавапны ишетте: әйе, ул Әлмәткә киткән иде... Әлмәт. Ерак та түгел. Космик тизлекләр турында сүз барган заманда, утларсулар кичәргә сәләтле мәхәббәт өчен нәрсә ул берничә йөз километр ара! Чүп! Ләкин Мәдинә бөтенләй китмәгән булса да, үзләренең Казандагы өйләрендә яшәсә дә, Хәбир аның янына бара алмас, күңелендә кайнап ташыган хисләрен белдерү өчен көч тапмас иде. Тел әйтә алмаганны еш кына кул белән аңлатып, хат белән белдереп була. Хәбир дә хатлар язып карады. Тик алар әле башланмаган, әле тәмамланмаган килеш калдылар. Тәмамлансалар, конвертланган килеш кесәдә таушалдылар. Бәлки, Мәдинә инде оныткандыр? Бәлки, ул инде Хәбирне ишетергә дә, белергә дә теләмидер?.. Ә Җир шары Хәбирнең газаплы сагышына хәйран булып әйләнүеннән туктамады. Кыш килде, Кыш үтте. Яз башланды. һәр җиргә җанлылык өрүче нурлар. Тамчылар чупылдавы. Гөрләвекләр чылтыравы. Кардан арчылган тротуарга акбур белән сызып, чыркын уйнаучы балалар... Өрелеп тулышкан бөреләр... Тирә-юньгә бал исе, тормыш исе таратучы яфраклар... Йөрәгендә мәхәббәт янган кеше өчен гаять таныш билгеләр бу! Бу билгеләрдә никадәр шатлык, никадәр тантана, никадәр бәхеткә өндәү һәм никадәр сагыш!.. Мәхәббәт — һәрвакыт оптимист. Хәбир дә өметләнде. «Әгәр ул чынчыинан яраткан булса, тиз генә онытмас. Тиздән җәй җитәр. Ялга кайтыр. Барырмын. Күрермен. Барын да сөйләп, үкенермен, ялварырмын, гафу сорармын. Ул мине аңлар. Ул мине кичерер», — дип уйлады. Өмет! Әгәр дөньяда син булмасаң, гашыйклар нишләр иде икән?! УТЫЗ ИКЕНЧЕ БҮЛЕК Сентябрь җитте. Хәбир көн саен Мәдинәләр өе тирәсен уратып кайта торган булып китте. Аның исәбенчә, Мәдинә шушы көннәрдә ял алырга, әнисе янына кайтырга тиеш иде. Ә кайткач ул урамга чыгар, каядыр барыр, кайдандыр кайтыр. Менә шул вакыт Хәбир аны очратыр. һәм ул үзенең өметендә алданмады. Сурәте йөрәгенә мәңгелеккә уелган кешене Хәбир әллә кайдан күреп алды. Күрде дә каушап китте. Чигә тамырларының сулкылдап тибүен, битенең кызаруын сизде. Мәдинә үзенең әнисе белән иде. Менә алар үзләренә каршы килүче Хәбиргә якынлаштылар. Менә очраштылар. Хәбирнең сәламенә җавап бирделәр һәм узып киттеләр. Артына борылып карарга көче җитмичә, Хәбир ярты квартал буе барды. Аннары борылып карады. Бөтен тротуарны каплаган чуар күлмәкләр арасыннан Мәдинәне эзләп тапты һәм, күздән яздырмаска тырышып, артларыннан китте- Ни өчен? Ул моны белмәде. Бу турыда уйламады. Мәдинәләр трамвай тукталышына килеп җиттеләр. Туктадылар. Аларга күренергә яхшысынмыйча, Хәбир стенага елышты. Трамвай килде. Мәдинәләр утырып киттеләр. Хәбир калды. Үз йомшаклыгына үзе гарьләнеп, беравык таптанып торды. Өенә кайтты. Тагын Мәдинәләр урамына килде. Аларның кайтуын көтеп, тагын киләп сарып йөрде. Эңгер-меңгер төште. Караңгы ятты. Баганаларда утлар кабынды, йолдызлар калыкты. Шәһәр өстендә ай күренде. Ә Мәдинә күренмәде. Кайтып уздылар микәнни алар? «Мин нинди җүләр! Мин нинди ахмак!—дип үз-үзен орышты Хәбир. — Шунда туктатып, сөйләшеп китмәдем бит. Әнисеннән тартындым. Нихәл?— дияргә иде. Озакка кайттыңмы?—дип сорарга иде. Фә 62 лән дә фәсмәтәи. Иртәгә, әлбәттә, ул болан мәми авыз булмас. Тотар да өенә барыр. Әүвәлге кебек, тәрәзә алдындагы рәшәткәне шакыр. Әүвәлге кебек аңа ян капканы ачарлар (чөнки зур капкадан үги ата йөри) һәм, бәлки, әүвәлге кебек, Мәдинә үзе чыгар». Мендәрен кочагына кысып, Хәбир төн буе йокламый чыкты. Мәдинәне уйлады. Бәлки, ул да аны уйлыйдыр. Ай, берәр чебен булып кына янына барырга! Баш очында очып, карап торырга! Хәбирдә шик белән өмет көрәште. Мәдинә аны гафу итәрме? Башканы ярата башлаган булып, горур рәвештә кире какмасмы? Мин инде сине яратмыйм, димәсме?.. Юк, ул алай эшләмәс. Чын мәхәббәт белән яраткан булса, шундый аз вакыт эчендә генә онытмас. Онытырга тиеш түгел. Ул аны кичерер. Чөнки мәхәббәт барысын да кичерә, диләр бит... Ә кичермәсә? Бер киселгән икмәк кире ябышмый. Үткәннең өстенә үлән үскән, дисә? Хәбир кичне көтеп җиткерә алмады. Кояш батканчы ук өйдән чыгып китте. Ә таныш почмакка җиткәч, Мәдинәләр урамына борылырга батырчылыгы җитмәде, туктап калды. Үз кыюсызлыгын үзе танырга теләмичә, әле иртәрәк, азрак йөреп килим, дип юанды. Үзе уйлады. Менә ул хәзер Мәдинәне күрәчәк. Ләкин нидән башлап китәргә? Туп-туры әйтеп бирергәме? Әллә баштан ук сер биреп ташламаса да ярармы? Хәер, өйләренә килгәч, ул барыбер аңлар инде. Әйтмәсә дә аңлар. Аны менә урамда гына очратып сөйләшсәң икән. Башта тел төбен чамалап карар идең. Аннары... Бернинди дә анык карарга килә алмыйча, ни булса шул, дип, Хәбир Мәдинәләр капкасы янына килде. Шакыды.. Мәдинәнең җиңгәсе Асия чыкты. — Исәнмесез!.. Д1әдинә өйдәме? — Юк. — Асиянең көтелмәгән хәлдән аптырап калуы чыраена чыкты. — Кайда соң ул? — Китте. Мәдинә китте. Бүген озаттык. Хәбирнең тез буыннары калтырана башлады. — Ул шулай күптән кайткан идемени инде? — Биш көн торды. — Нишләп бик аз? Асия җавап бирергә ашыкмады. Сагаю да, сабырсызлану да тулы күзләрен Хәбиргә текәп, аның үзенең дәвам итүен көтте. — Әлмәткә киттеме, тагын? — Юк, Әлмәткә түгел. Ерак Көнчыгышка. Бүген сәгать икедә озаттык. Новосибирск поезды белән. — Асиянең тавышы киселде. Яңадан Хәбиргә текәлеп, берничә мизгел сүзсез торды да өстәп куйды: — Ире янына. Хәбир коелып төште. Нидер әйтергә теләде, әйтә алмады. Асия дәвам итте: — Ул бит тормышка чыккан иде... Аннары Хәбир шуларны белде: Мәдинә бер ай элек кенә Әхтәм шсем- ле бер лейтенантка тормышка чыккан. Дөресрәге, егет укуын бетереп кайткач, язылышып куйганнар. Эш урынына барып урнашкач, ире Мәдинәне чакырасы булган, һәм чакырган. Мәдинә, эшләгән җире белән исәп-хисапны өзеп, шунда киткән. Хәбир, маңгаен тотып, капка баганасына сөялде. Күзе баганага пыяла кыйпыгы белән язган «М» һәм «X» хәрефләренә төште. Ирексез- дән «Аһ» дип көрсенеп куйды. — Ходаем, нәрсә булган иде соң сезгә? Арагызга дошман кергән идеме соң? — дип ачыргаланды Асия Хәбирнең хәлен аңлап. — Ярата иде бит ул үзегезне! Әле дә ярата. Кайткач көн-төн елады, мескенем. Эч серен миннән яшермәде инде. Барысын сөйләп торды. «Бер генә дә яратмыйм бит мин Әхтәмне, Асия апам, ни.хәлләрем белән янына барыйм?! 63 Ничек итеп тора башлыйм?! —дип өзгәләнде. Ай, нигә алданрак килмәдегез! Язылышып кына куйганнар бит әле алар. Бүген китте. Бүген озаттык... Ул елый. Аңа карап мин елыйм... — Асия ташып чыккан күз яшьләрен кул аркасы белән сөртте. — Әнисе белән абыйсы белми инде, мескеннең. Мин генә беләм ник елаганын... Хәбир йөрәгенең яртысын кисеп, умырып алдылар кебек хис итте. Нинди үкенеч! Нинди аяныч! Бөтен хыяллар бетте. Уалды, күккә очты... Ә Асия, яшь белән тыгылган борынын тарта-тарта, һаман өзгәләнде: — Шундый матур итеп йөргән идегез! Шундый соклана идем үзегезгә!.. Ай, алданрак килгән булсагыз! Ичмаса, кичә килмәдегез. Китми иде бит ул анда, билләһи, китми иде. Кичә сезне очраткан икән. Кайтып керде дә, мескенем: «Килгән кеше булмадымы?» — дип сорый. Абыйсы кинога өч билет алган иде, анда да бармады. Сез килерсез дип өмет итте... Бар өмете, бөтен хыяллары һәм ниятләре күз ачып йомганчы чәлпәрәмә килгән капка төбеннән Хәбир көчкә кузгалып китте. Елыйсы килде. Җиргә капланып, Мәдинә бүген генә басып үткән, Мәдинәнең аяк эзләре суынырга да өлгермәгән ташларга капланып, шул ташларны үбә-үбә, үкереп елыйсы килде. Ә яше чыкмады. — Бары бик зур хәсрәттән генә кеше шулай була. Инде нишләргә? Кая барырга? Кемгә барып таянырга? Өйгә кайтыргамы? Юк. Берәр танышына кереп, бөтен кайгы-хәсрәтен сөйлән, бушаныргамы? Ярдәм итмәячәк. Янында хатыны тиргәп баруга карамастан, һичнәрсәгә игътибар итмичә җырлап килүче бер исерек очрады. «Менә ул дәва!» — дип чак кычкырып җибәрмәде Хәбир. Менә ул бөтен кайгыны оныттырырлык чара. Эчәргә — бөтен үкенечләрне, хыялдагы бәхет сараеның бөтен хәрабәләрен аракыга батырырга! Әнә бит, эт булып пычранган киемендә дә, хатынының тиргәвендә дә һичбер йомышы юк. Бәлки, өендә балалары көтеп утырадыр — алар турында да уйламый, җырлавын белә. Хәбир ресторанга керде. Ике йөз грамм аракы китертте. Тизрәк барысын да онытыйм, онытылыйм, дип, бер-бер артлы эчеп җибәрде. Ләкин оныта да, онытыла да алмады, йөрәгенә кан сауган җәрәхәт тагын да ачырак сызлый, әрни башлады. Уалган, көл булып очкан хыялларның аянычлы газабы, безкебек, күңелен чәнчеде... Ул тагын йөз грамм китертте. Тагын эчте. Томан эчендә бик сәер булып җәелә, кушлана башлаган кешеләргә карап уйлап утырды. Инде тәэсир итәргә тиеш. Инде барысы да онытылыр. Җиңел һәм рәхәт булыр дип көтте. Ләкин алай булмады, йөрәк аның саен әрнебрәк сызлый. Берсе дә онытылмый, һәммәсе исендә. Мәдинәләрнең өе дә, җиңгәсенең елый-елый сөйләгән сүзләре дә, баганадагы хәрефләр дә... Официантканы чакырып, ул тагын йөз грамм сорады. Китермәделәр. «Инде исердегез, ничек кайтасыгызны уйлагыз», — диделәр. Нәрсә? Аның ничек кайтасында кемнең эше бар? Өйдә хатыныгыз көтәдер? Көтми. Хатыны да көтми, чорты да көтми. Гомумән, берәү дә көтми. Ә менә ул көтә, йөз грамм китергәнне көтә! Китерегез сез аңа тагын йөз грамм! йөз грамм! Сто граммов! Акчасы юктыр дип курыкмагыз. Kv- рыкмагыз... Акчасы бар аның. Менә ул акча! Менә ул... Ә менә бусы-*— графин. Графин... Менә шушында, ыхк! саласыз да китерәсез. Кирәкми аңа иртәгә! Сез аңа бүген, ыхк! китерегез. Менә хәзер. Ясно, ыхк! Китермисез?.. Яхшы... Алай булганда ул директорны чакырачак, ыхк!.. Ә, графин! Ватылсын! Ул аның өчен түләячәк... Җитәр! Акчасы аның җитәр. Җитмәсә, аның өйдә бар... Книжкедә. Бар! Ә беләсезме ул кем? Белмисез? Эх, сез!.. Гражданин! Гражданин, ул сезнең белән сөйләшми. Он вас просит помалкивать. Ясно? А какое ваше дело! Нет, вы скажите, ыхк! какое ваше дело?.. А он вам вот за это самое слово, знаете, что сделает? А? Сделает! А вот сейчас он вам покажет... 64 УТЫЗ ӨЧЕНЧЕ БҮЛЕК Хәбир өйдә караватында уянып китте. Күтәрелеп сәгатькә карады: дүрт тулып килә. Әле шулай иртә микәнни? Алай дисәң, тышта яп-якты. Ә нәрсә булган бу башка? Нигә ул бу кадәр чатный? Диванда елап утырган әнисен күргәч, Хәбир аптырап калды. Ник елый ул? Ә баш шаулый. Ох, шаулый! Нәкъ поезд баргандагы кебек. Поезд? Новосибирск поезды... Ә ул поездда Мәдинә. Ире янына бара. Әхтәм исемле лейтенант. Аһ, Мәдинә! Тереләй утка салдың бит син... Суйдың, үтердең... Ул торды. Юынды. Киенде. Әнисенең сүз башлавыннан курка-курка гына чәй янына утырды. Бер чынаяк чәй эчте. Башының чатнавы кимегән кебек булды. — Маладис!..— дип сузды Бибиҗамал апа сүз башлап. — Барып чыктың. Тәмам барып чыктың син, бала! Хәбир дәшмәде. Аннары, кинәт торып, шифоньер янына килде дә ишеген ачты. — Минем саклык кенәгәсе кайда? — диде Хәбир актарынып. — Нәрсәгә ул? — Саклык кенәгәсе дим! — дип кычкырды Хәбир түземен җуеп.— Кая минем саклык кенәгәсе? — Тукта әле, нигә кирәк ул сиңа? Утыр әле. — Бибиҗамал апа Хәбирне төртеп урындыкка утыртты. — Нигә кирәк ул сиңа, я, әйт әле? Баш төзәтергәме? Әнә шкатулкадан ал. — Юк, миңа ул гына җитми, — диде Хәбир уйга калып. — Миңа күп кирәк. — Нәрсәгә кирәк? Эчәргәме? Бар, эч. Бар, эч, оятың булмаса! /Мә! — Бибиҗамал апа шкатулкадан йөзлек акча алып өстәлгә куйды. Хәбир сикереп торды. — Миңа бу җитми! — дип кычкырды ул тупас итеп. — Җитми! Акладыңмы? Яңадан актарына торгач, кенәгә табылды. Хәбир чөйдәге плащын алып ишеккә таба атлады. — Ярабби бер ходаем! — дип кычкырды Бибиҗамал апа. — Нишлисең, кая барасың син? Үз абруеңны үзең төшерәсең бит син, бала! Үз бәхетеңне ватасың! — Аны ватасы юк инде, — дип мыгырдады Хәбир, кулына килеп сарылган әнисен читкә этәреп. — Ватылган инде ул. Аны син ваттың... Шулай диде дә чыгып китте. ’«Поезд Новосибирскига берничә тәүлек бара. Мин аны куып җитәм. Мин аны куып тотам. Самолет кына туры килсен», — дип уйлады ул кассадан акча алганда. Аннары аэропортка килде. Ярты сәгатьтән Новосибирскига самолет очачагын ишеткәч, Мәдинә киткән поездның кайда кайчан булуын белешкәч, фикере тагын да ныгыды. Болай булгач, ул аны Свердловскида ук куып җитәчәк. һәм Хәбир очты. Казан артта калды. Уфага төштеләр. Уфаны үттеләр. Свердловскига җиттеләр. Хәбир Казанда чагында ук язып алган расписаниегә караганда, Мәдинә поезды тагын егерме минуттан килеп җитәргә тиеш иде. Беренче очраган телефон-автомат будкасына кереп, моңа тагын бер кат ышангач, Хәбир вокзал алдына чыкты. Алдына килеп баскан күренештән аптырап калды: шәһәр аэропорттан күренми дә. Такси шоферы янына килде. Әйе, биредә шәһәр аэропорттан ерак. Казандагы кебек түгел. Вакыт бик чамалы. Ул Хәбирне илтеп җиткерергә алынмый. Хәбирнең үзенең дә тәвәккәллеге җитмәде. Поездга да өлгермәвең, ■ самолеттан да калуың ихтимал. Иң әйбәте — Новосибирскига барып җитеп, анда көтү. Ул бит әле Мәдинәдән күп алда барып җитәчәк. Ул аны перронда каршылый алачак. Аэропорт вокзалына кергәч, Хәбир яңалык ишетте. Омскида яшенле яңгыр. Аэродром дүрт сәгатькә ябык. Аларны кабул итмиләр. Ресторанга кереп тамак ялгаган һәм киоскыдан алган яңа газетларны караштырган арада, өч сәгатьтән артык вакыт үтеп тә китте. Хәбир перронга чыгарга дип барганда, аэропорт радиосы хәбәр итте: — 371 нче рейс пассажирлары! Метеорологик шартлар начар булу сәбәпле, Омск аэродромы иртәнге бишкә хәтле ябык. Гостиницага урнашырга тәкъдим итәбез. Тынгысызланган һәм дулкынланган пассажирлар бераз черем итеп алырга өметләнеп, гостиницага киттеләр. Хәбир дә аларга иярде... Ул уянып киткәндә тышта яктырып килә иде инде. Хәбир сәгатенә карады: җиденче киткән. Тиз генә сикереп торды да ашыга-ашыга киенә башлады, йоклап калмасын тагын!.. Номерга, Хәбир белән Казаннан ук килүче дәү борынлы пассажир керде. Хәбир аңа кичә үк игътибар иткән иде. Борыны нәкъ кызарып пешкән борыч кузагы. Колхоз базарында саталар бит әле. Ләкин бүген шул гаҗәеп борын әллә нишләгән иде. Ул хәзер борыч кузагыннан бигрәк, баклажанны хәтерләтә. Төсе дә нәкъ шундый, шәмәхә төстә. — Чалбарыгызны кияргә ашыкмасагыз да була, егет, — диде бер төн эчендә борыны әлеге метаморфозаны кичергән пассажир. — Анасын сатыйм! Узган ел Д1әскәүгә барганда шушылай булып, самолетка утырмаска тәүбә иткән идем инде. Алла тотты. Тәүбәмне бозган өчен. — Ә нәрсә? — Утырырга туры киләчәк. Күпме икәне дә билгесез. Хәбир вокзалга керде. Белешмәләр тәрәзәсенә килде. Кичәге кызны икенчесе алыштырган иде инде. Хәбирнең соравын ишеткәч, кыз кулларын җәеп, иңбашын сикертте: — Билгеле түгел, гражданин. Әлегә бернәрсә дә билгеле түгел. Әйтербез. Хәбирнең эченә пошиман керде. Мондый гадәте булгач, бу самолетның тагын бер тәүлек утыруы мөмкин ләбаса. Кич булды. Гостиница белән вокзал арасында киләп сарып төн узды. Ә Омск кабул итү турында уйламады да. Пассажирларның канәгатьсезлеге иң соңгы чигенә җитте, һава транспортын, табигатен, алласын һәм мулласын кабер такталарына кадәр искә алып сүгенүче тавышларга Хәбирнең дә аянычлы аһ-ваһы кушылды. — Каһәр суксын бу һава транспортын!—дип сүгенде баклажан борынлы пассажир. — Моннан ары Росинантка утырып китсәм китәрмен, әмма самолетка таба әйләнеп карамам!.. Хәбир шашардай булды. Мәдинә поезды Новоспбирскнга барып җитәргә ун сәгать вакыт калды. Тугыз сәгать! Сигез сәгать!.. Ә канчан очачаклары, башкорт әйтмешли, Сакмар суына сәнәк белән язылган. Нишләргә? Ул инде Мәдинәне куалап та җитә алмас. Мәдинә Новосибирскига барып җитәргә биш сәгать калды. Дүрт сәгать. Өч сәгать ярым, өч сәгать тә унбиш минут, өч... Инде бетте. Инде очуда мәгънә дә калмады... Хәбирнең беренче самолет белән Казанга кайтып китәргә уйлавын ишеткәч, баклажан борынлы пассажир гаҗәпсенгән кебек булды. Нинди эш белән йөрүен сорашты. Белгәч, башын чайкап куйды. — М-да!.. Синең хәлләр хөрти икән алайса, егет, — диде ул сузып.— Минем, ичмаса, казна эше. Алитет түгел, тауларга китми. Ничек диләр әле? Казна эше — тимер, акрын-акрын кимер, диләрме? — Хәбирнең шаярудан ерак булуын күргәч, баклажан борынлы пассажир уйга калды. Аннары кинәт җанланып китте. — Вагон номерын беләсезме? — Вагон номерын? Юк. 5. ,С. Ә.“ № 6. 65 66 — Эх чорт! — диде баклажан борынлы кеше тезенә бәреп. — Телеграмма сугып була пде бит... Хәер, бәлки әле болай да берәр эш чыгар. Син, беләсеңме, нишлә... ...Хәбир йөгерә-йөгерә телеграммалар кабул итә торган җиргә килде. Бланк тутырды. «Молния! Новосибирск Железнодорожный вокзал Дежурному вокзалу. Прошу любыми путями найти и остановить гражданку Сагидуллину Мадину зпт прибывающую сейчас Новосибирск тчк Едет Дальний Восток тчк Поезд вышел Казани двадцатого сентября зпт вагон неизвестен тчк Прошу объявлять радио после прибытия поезда тчк Деньги для объявлений и ответа телеграфом высылаю тчк Объясните что за ней летит Сртланов Хабир Казани зпт нелетной погоды сижу Свердловск тчк Отвечайте молнией Свердловск аэровокзал пассажиру 371 рейса Сртла- нову», Тәрәзә артындагы ханым телеграмманы укып чыкты да, соң дәрәҗәдә гаҗәпләнеп, Хәбиргә карады: — Поезд Новосибирскига җитәргә ничә сәгать бар? — Өч сәгать. Юк, ике сәгать тә илле ике минут. — Кабул итә алмыйм, гражданин. — Ник? — Барып өлгермәячәк. Аннары... гомумән, бу нинди телеграмма! Мондый телеграмманы кабул итә алмыйм мин. Алла белә нәрсә икәнен. Сез биредә ниндидер гражданканы туктатуны сорыйсыз. Тимер юл эшчеләренең, гомумән, моңа вәкаләте юк. — Юк, миңа туктату кирәк түгел. Миңа аларның әйтүләре генә кирәк. Минем монда булуымны, минем аның артыннан баруымны... Аңлыйсызмы? Мин сездән ялварып сорыйм. Кабул итегез. Зинһар өчен! Гражданка Сәгыйдуллина — минем сөйгән кызым. Безнең аңлашылмаучылык килеп чыкты. Минем турыда ишеткәч, ул көтәчәк. Ул Новосибирскида икенче поездга күчеп утырырга тиеш. Тиештер дип уйлыйм. Апа җаным, аңлагыз, зинһар. Ул мине ярата. Зинһар, тизрәк кабул итегез. Мин дә аны яратам. Безнең аңлашылмаучылык килеп чыкты. Зинһар өчен... апа, алыгыз инде, ә?..—дип ялварды Хәбир. Телеграфистка башын чайкап куйды: — Яхшы. Җибәреп карыйм. Ләкин барып җитешәчәгенә гарантия юк. — Кирәкми, апа җаным. Тизрәк җибәрегез генә. Ни булса шул. Хәбир төн буе телеграф тәрәзәсеннән китмәде. Күңелендәге җәрәхәт торган саен ныграк әрнеде. Тәрәзә артында яктыра башлады, яктырып бетте. Сирәгәеп калган болытлардан салкын һәм чиркандыргыч тамчылар тама. Тамчылар перрон асфальтына тама, тамчылар яңгырдан ышыкланып тәрәзә төбенә сыенган күгәрченгә тама, тамчылар Хәбирнең күңел җәрәхәтенә тама. Ниһаять, тәрәзә артында утырган ханым, машинасының чакыру сигналын ишетеп, урыныннан сикереп торды. Машинаның әллә кайсы җирләрен боргалап, баскалап, чарт-чырт китерде. Аннары, машина тигез генә текерди башлагач, Хәбиргә кул изәде. Хәбир түземсезләнеп башын тәрәзәгә тыкты. — Свердловск, аэровокзал, пассажиру 371 го рейса Сртланову. —- Телеграфистка тар кәгазь тасмага төшкән сүзләрне иҗекләп укый барды: — Не смотря пятикратное объявление радио просьбой зайти комнату дежурного вокзалу никто не подошел точка Телеграмма запоздала точка После прибытия Казани Дальний Восток ушли два поезда точка Возможно уехала тире Дежурный вокзалу Лебедев... Хәбир тораташ кебек катып калды. Тасмадан күчереп, кулына тоттырылган текстны тагын бер кат укып чыкты. Юк, ялгыш ишетмәгән. 5* 67 Ул утырып киткән. Телеграмма соңлаган... — 371 иче рейс пассажирлары! Омск аэропорты ачылды. Посадкага хәзерләнегез. Кабатлыйм... — дип белдерде радио. Ләкин бу хәбәр инде Хәбирне сөендермәде. Аңа барыбер инде хәзер. Мәдинә юк. Мәдинә бетте!.. Ул Ыовосибирскига кадәр алынган билетын ертып, вак-вак кисәкчекләргә тураклады да кассага килде. — Миңа Казанга кирәк. Бер билет. һәм Хәбир Казанга кайтып төште. Буш кул белән. Уалып көл булган, җилгә очкан, юкка чыккан өметләр белән. Юанычсыз кайгы һәм сагыш белән... УТЫЗ ДҮРТЕНЧЕ БҮЛЕК Кешеләр башларына төшкән фаҗигане бервакытта да аңларга теләмиләр. Хакыйкатьне аңлау — авыр. Шуның өчен алар, хәтта иң аянычлы минутларда да, өмет белән юаналар. Тегеләй булмасмы, болай булмасмы дип, могҗиза көтәләр. Өмет — йөрәктәге яраларга бәлзәм. Мәдинә тормышта. Мәдинә инде башканыкы. Ләкин ул Хәбирне ярата. Ул әле Казаннан китәсе көнне дә Хәбирне көткән, Хәбир килмәсме дип өметләнгән. Ире белән ул бәхетсез. Аны бәхетсез итүче ул — Хәбир үзе. Аны бәхетле итү Хәбирнең бурычы. Хәбир Мәдинәнең бәхете өчен уйларга тиеш. Үзенеке өчен дә. Мәдинәнең ире бер-берсен яраткан ике йөрәккә комачаулый алмас. Үз бәхетен башкалар бәхетенең хәрабәләре өстенә коручы кеше — соңгы чиктәге эгоист. Әхтәхм моңа бармас. Әгәр йөрәге булса, әгәр ул йөрәктә кайчандыр мәхәббәт янган булса, аңлар. Хәбир Мәдинәгә хат язачак. Яратуы хак булса, кайтсын. Хәбир аны ярата. Хәбир аны көтә. Ләкин ничек язарга? Кайдан адрес алырга? Мәдинәнең җиңгәсе аны бирмәде. «Үткәнне кире кайтарып булмый, акыл- лым. Тимәгез, яшәсеннәр», — диде. Бәлки, Мәдинәнең адресын Казанда калган берәр иптәш кызы беләдер? Сорарга уңайсыз. Бәлки, абыйсыннан сораргадыр? Риза булмас... Адрес кулга төшкәч, Хәбир күккә сикерердәй булды. Кешене бәхетле итәр өчен кайвакыт бик аз кирәк. Хәбир Мәдинәгә хат язды. Законлы никах белән котлап, киләчәк тормышында ак бәхетләр теләде. Ничек яшәве белән кызыксынды. Бергә булган вакытларны искә төшерде, бәхетле минутларны сагынып телгә алды. Әгәр Мәдинә аңа кайчандыр рәнҗегән булса, гафу сорады. Үзенең ялгызлыгыннан, бәхетсезлегеннән зарланды, бәхетен таба алмаячагын әйтеп, бер генә кешенең аны бәхетле итә алачагына киная ясады. Ләкин, кызганычка каршы, ул кеше инде башканыкы, ул мәңге аңа булачак түгел. Аның көннәре бик күңелсез үтә. Бөтен нәрсәсе бар һәм бернәрсәсе дә юк. Ә азактан, әгәр Мәдинә аны гафу итсә, аның турында начар хатирәләр сакламаса, хат язып җибәрүен үтенде. Хат китте. Ә икенче көннән башлап ук ул көтә башлаган җавап килергә ашыкмады. Кыш килде, кыш узды. Үткәндәге бәхетле минутларны искә төшереп, бәгырьне телгәләп, яз да үтеп китте. Җәй килде. Ә зарыгып көткән хат килмәде. Шулай да ул килде. Җәй башы иде. Язылачак әсәр турында башында кайнаган уйлардан һәм идеяләрдән дулкынланып, ләкин тормышыннан зәвык һәм юаныч тапмаганлыктан, эшкә тотына алмыйча, әлсерәп һәм гаҗизләнеп йөргән, күңелдәге өметнең иң актыккы чаткылары да пыскый-пыскый сүнә барган бер вакыт пде. Зарыгып көтелгән һәм инде көтелми дә башлаган хат килеп төште. Конверт тышындагы таныш кулны күргәч, 63 Хәбир дерелдәп куйды. Ул, күңелендә көчле давыл булып яңадан кабынган шомлы өметләрен югалтудан куркып, кулындагы конвертка шактый озак карап утырды. Хат калын. Аның эчендә нәрсә? Ватылган мәхәббәтне кызганып коелган күз яшеме? Горур йөрәкнең күз яшьләрен тыеп язган шелтәсеме? Аны ни көтә? Кайчандыр үзенеке булган бәхетнең мәңгегә югалуын аңлаудан туган аянычмы, я булмаса теге яки бу дәрәҗәдә аңлатылган өметме? Ул калтыранган куллары белән хатны ачты. Зәңгәр кара белән язылган бер табак дәфтәр кәгазе. Бер табак кәгазь! Ул аны чиксез бәхетле дә, чиксез бәхетсез дә итә ала. «Исәнме, Хәбир! Ниһаять, көз көне үк килгән хатыңа җавап язам. Хат язмый тору өчеи әллә ни сәбәп булмады. Ничектер язылмады. Сәбәбен үзем дә белмим. Котлавың һәм яхшы теләкләрең өчен рәхмәт. Син хаклы, мин чыннан да синнән хат көтмәгән идем. Көтмәдем, чөнки, әгәр синең урыныңда мин булсам, үлсәм дә язмас идем. Бу, мөгаен, начардыр, ие бит? Үзебезнең торган җиребез турында берничә сүз. Без диңгез буенда яшибез (Әхтәмнең диңгез офицеры икәнен беләсең дип уйлыйм). Якында гына болан совхозы. Тирә-якта үлән белән, гөлҗимеш һәм тубылгы куаклары белән капланган сопкалар. Урыны-урыны беләи кәрлә имәннәр, өрәңге агачлары үсә. Хәтта кыргый йөзем дә бар. Монда елның иң әйбәт вакыты — көз. Көзен һавалар аяз тора һәм су коенырга да мөмкин. Мондагы көз бик матур, чын мәгънәсендә «алтын көз». Хәтта сопкаларга да җан керә — аларның өсләре исәпсез-хи- сапсыз буяулар белән каплана. Ә аннары беркөнне иртән торасың да шушы матурлыкның берьюлы юкка чыкканлыгын күрәсең. Көзге табигатьнең азрак моңсу, ләкин мәһабәт матурлыгы күңелдә бик озакка уелып кала. Шунысы кызганыч, бу матурлыкны, табигатьтәге төсләрнең өзлексез алышынып торуыннан туган бу вакыт хәрәкәтен бик аз кеше күрә. Хәзер, җәй булуга карамастан, иртә-кич суык һәм томан, кышкы пальто киярлек. Ә кайчак коточкыч җил исә, ком бураны күтәрелә. Хәтта өйдән чыгасы килми. Монда болан үрчетәләр. Нинди сөйкемле һәм доверчивый хайваннар алар! (Доверчивый татарча ничек була?) Өйгә якын ук киләләр — кешеләрдән курыкмыйлар. Аларны һәркем ярата һәм ашаталар. Шуңа күрә өйрәнгәннәр, күрәсең. Бик тиз кешегә ияләшәләр. Көз көне бер матрос яңа туган болан бозавы табып кайткан иде, үлә башлаганны. Шуны ашатып, карап, мәйханә килеп йөрде. Ә хәзер матроска шул хәтле ияләште — гел бергә йөри. Хәтта кинога да керә. Тигрлар да бар. Күптән түгел бер аучы тере тигр тотып кайтты. Менә тамаша булды! Үзе шундый матур, ә үзе коточкыч усал. Бөтенләй зоо- парктагыга охшамаган. Үзем эшләмим, чөнки урын юк. Кайвакыт болай гына авыру янына чакыралар. Өйдә утыру шактый күңелсез. Казанны сагынам, туганнарны... Атнага өч мәртәбә клубта кино карыйбыз. Күбрәк иске картиналар. /Июндагы кешеләр көлеп: «Бер ел торыгыз әле. Аннары барысы да яңа була башлар», — диләр. Күптән түгел радиоприемник алдык, ләкин Казанны тотып булмый. 28 мартта Мәскәү программасыннан синең музыкаңны тапшырдылар. Вальс һәм икенче пәрдәдән адажио. Өйдән хатларны бик сирәк язалар. Әнидән ике бит, һәр битендә өчәр җөмлә. Асия апа күбрәк балалар турында яза. Шуңа, әгәр хат язсак. Казан турында яз. Фәһимә тормышка чыккан. Бер хатында сине телгә алган иде. Ни өчендер сине сүгә. 69 Менә шул. Ә син ничек яшисең? Уңышларың ничек? Берәр нәрсә язасыңмы? Шул турыда яз. Гомумән, барысы турында да, яме? Әниеңнең хәле ничек? Аңа сәлам әйт. Ярый, җитәр. Сәлам белән М әдип ә.» Укып чыккач, Хәбирнең күңеле төште. Күз кебек көтеп алган, көтә- көтә авыз суы кипкән, тәкатен җуйдырган хат бернәрсә дә сөйләмәде. Нинди беркатлылык! Нинди балалык! Нәрсәгә аңа сопкалар? Нәрсәгә аңа боланнар?! Ләкин өмет белән генә яшәгән йөрәк юкны да бар итеп күрергә сәләтле. Хатны кат-кат укый торгач, Хәбирдә яңа өмет кабынды. Юк, ул аны онытмаган. Ул аны һаман да ярата. Яратмаса, сигез айдан соң җавап хаты язуын ничек аңлатырга? Димәк, аның йөрәге сигез ай салкын акыл белән тартышкан. Ир хатыны буларак, турылыклы хатын буларак, ул Хәбир турында уйламаска, аны онытырга тырышкан. Ләкин йөрәк, ләкин мәхәббәт барыбер җиңгән, һәм менә хат. Аһ, Мәдинә! Бу беркатлылык, бу балаларча самимилек синең мәхәббәттән мөлдерәмә күңелеңнең чайпалуы лабаса. Хәбир үзенең бөтен кичерешләрен, бар булган газапларын белдереп хат язды. Ләкин аның мәхәббәтен, аның юанычсыз сагышын сүз белән генә аңлату мөмкинме соң! Аның йөрәге мәхәббәт белән, үкенү һәм аяныч белән тулы. Аның сиңа, ^Мәдинә, бу хатта күпне, бик күпне аңлатып бирәсе килә. Ләкин ул сизә, күрә, моны эшли алмаячагын аңлый. Ул сине ярата. Бу нинди тормыш?! Синсез. Синнән шундый ерак! һәм шундый якын! Ә син ничек? Ни өчен хатыңда бер генә киная дә юк? Син аны оныттыңмыни инде? Аның сине, бары тик сине генә теләвендә, синнән башка якты дөньяны караңгы итеп күрүендә синең һич йомышың юкмыни? Ул синнән бик азны сорый: үзеңне яратырга рөхсәт ит. Аның күз яше белән, йөрәк каны белән язылган хатларына җавап язып тор. Син аңа үзеңнең исән-сау булуыңны, бәхетле икәнеңне генә белдер. Аңа шул җиткән. Калганын ул синнән сорамый. Калганы язмыш кулында. Калганын киләчәк Хәл итәр... УТЫЗ БИШЕНЧЕ БҮЛЕК Премьера чыкканнан бирле өч елга якын вакыт үтте. Шул вакыт эчендә ул йөзгә якын куелды. Йөзенче спектакльгә хәзерлек башланды. Халык һәм җәмәгатьчелек яшь композитордан яңа әсәр көтте. Ә ул, кыска вакытлы илһам җимеше булган вак-төяк романсларын хисап- ламасаң, берни дә язмады. Бу, әлбәттә, аның көче һәм таланты бетүдән, әйтәсе сүзе булмаудан түгел’иде. Ул һаман яңа әсәр турында уйлады. Башында өер-өер уйлар, темалар, идеяләр һәм планнар йөрде. Ләкин алар әле билгеле бер формага салынырлык булып оешмаганнар. Алао таркау. Башлап язучы рәссамнарга хас иҗатка ашкыну, ни әйтәсеңне һәм ничек әйтәсеңне чынлап аңламас борын, сәнгать басуына аяк басарга теләп ашыгу Хәбирдә юк иде инде. Аңлы иҗат дәвере башланды. Ул күп уйлады. Күңелендә кайнаган фикерләрне һәм идеяләрне, йөрәгендәге ут һәм ялкынны ничегрәк итеп сөйләп бирергә? Хәбир кешелек талантлары күп заманнардан бирле тудырып, туплап килгән сәнгатьне ярата иде. Антиканың гүзәл һәм мәһабәт сәнгате, Яңарыш чорының һәм аннан соңгы гасырларның бөек казанышлары аны сокландырды. Бөек талантларның, үлмәс даһиларның титаник хезмәтләре алдында ул башын иде. Шушы, ничәмә буыннарның йөрәк кылларын тибрәткән, ничәмә буыннар өчен рух азыгы булган һәм тормышны яратырга, яшәргә, көрәшергә, җиңәргә булышкан әсәрләрне тудырган титаннар янында үзен гаять бәләкәй хис итсә дә, шул хәзинәгә үзеннән 70 дә өлеш кертәсе, шул хәзинәне арттырасы килү теләге аны бер генә минутка да ташламады. Ләкин бу гасыр, фәннең һәр казанышын, даһилыкның һәр чагылышын җимерү өчен генә файдаланырга исәп итүче кешеләре булган бу замана — сәнгать заманымы соң? Сәнгать, культура, прогресс һәм бөтен кешелек интересларына төкерүче кара көчләр акылсызлыкиың соңгы чигенә барып җиткән көннәрдә синең музыкаңның кемгә кирәге бар? Дөнья нинди җүләр корылган! Берәүләр кешеләрнең тормышы матур булсын өчен, кешеләр шат һәм бәхетле яшәсен өчен үзләренең көчләрен, талантларын, даһилыкларын сарыф итеп, гомерләрен биреп, җир йөзен бизиләр. Икенчеләр шул бил бөгеп, тир түгеп, йокысыз төннәр кичереп барлыкка китерелгән хәзинәләрне мәрхәмәтсез рәвештә ваталар, җимерәләр, кыралар. Кайда акыл? Кайда кешелеклелек? Кешелек тарихы — исәпсез-хисапсыз буыннарның бәхет өчен көрәше тарихы. Ул көрәш йөз еллар, мең еллар дәвахг итә. Ул көрәш әле һаман тәмамланмаган. Кеше әле һаман үзенең кул һәм акыл көче, йөрәк җылысы түгеп барлыкка китерелгән хезмәт җимешенең заяга гына түгеллегенә ышана алмый. Димәк, кешеләрне үз-үзләреиә ышандыручы, аларга көч һәм куәт өстәүче, аларны якты һәм бәхетле тормышка чакыручы, матурлыкка әйдәүче әсәрләр тудырырга кирәк. Ләкин ничек? Үзенең йомшак һәм хыялый табигате, шәхси тормышындагы вак-төяк кичерешләре белән ул моны эшләргә сәләтлеме? Акрынлап-акрынлап Хәбирнең- томанлы уйлары, таркау фикерләре ачыклана һәм туплана барды. Әйе, ул язарга тиеш. Ул кешелекнең мәңгелек идеалы булган бәхет өчен көрәштә батырлык күрсәтергә тиеш, чөнки җирдәге калган нәрсәләрнең бөтенесе фани. Сәләте һәм көче җитеп бетмәсә, бетмәс. Әйтергә теләгәннәрен әйтеп бетерә алмаса, алмас. Хикмәт анда түгел. Ул әйтә алмаганнарны башкалар әйтер. Ләкин ул язсын, иҗат итсен, батырлык күрсәтсен. Әйе, ул язачак. Тормышка һәм кешеләргә, иҗатка һәм көрәшкә гимн булып, мәдхия булып яңгырарлык, меңләгән, миллионлаган кешеләргә, алар барлыкка китергән казанышларга һәлакәт белән янаучы көчләргә карата нәфрәт уятырлык әсәр тудырачак. Ул әсәрдә, призма кырына тупланган кояш нурлары кебек, кешеләр күп гасырлардан бирле алып барган көрәш — яктылык һәм караңгылык, яхшылык һәм явызлык көрәше, миллион корбаннар таләп иткән һәм, ихтимал, тагын да таләп итәчәк көрәш чагылачак, һәм ул караңгылыкның, явызлыкның мәңгегә җиңелүен, җир йөзендә мәңгелек тынычлык, мәңгелек бәхет урнашуын күрсәтәчәк. Аның әсәре шушы мең еллар дәвам иткән көрәштә һәлак булган батырларга һәйкәл булырга, аларның еллар кочагында, туп тавышлары астында күмелеп калган актык сулышларын, соңгы иңрәүләрен яңадан терелтергә һәм мәңгеләштерергә тиеш. Яңа әсәрнең нәрсә буласы әле ачык билгеле түгел, ләкин аның сулышын, аның аерым кисәкләрен һәм өзекләрен ул инде хыялында ишетә. Темалар, аккордлар, интонацияләр. Гасырларга сузылган бәхет өчен көрәш. Бөек көрәш. Изге көрәш. Титаник көрәш. Көрәш дәһшәтеннән, кан һәм дары сөременнән каралган күк йөзе. Төбе-тамыры белән кубарылган, кисәү башларына әверелгән урманнар, бомба ерткалаган басулар. Көлгә әйләнгән авыллар, җимерелгән шәһәрләр... Һәм һәр җирдә кешеләр. Азатлык һәм бәйсезлек өчен, тынычлык һәм бәхет өчен көрәшүче батырлар. Моабит һәм Пер-Лашез. Освенцим һәм Сталинград. Хиросима һәм Нагасаки... Зоя һәм Раймонда Дьеи. Фучик һәм Муса... Көрәш авыр. Көрәш каты һәм аяусыз. Батырлар берсе артыннан берсе егылалар. Аларның каннары ата-бабалары һәм үзләре тир түккән изге туфракка сеңә. Ә көрәш туктамый. Ул дәвам итә. Егылганнарның урынын исәннәр ала. Изге һәм бөек көрәштә татар һәм рус, инглиз һәм негр, француз һәм гарәп, япон һәм кытай бср-бсрсенә кул суза. Бу көрәштә 71 алар бертуганнар. Көрәшчеләр күбәя, сафлар ныгый. Алар меңнәр, алар миллионнар! Шулар арасында ул үзе дә —Хәбир дә. Ул үзе дә арып егыла һәм корбан була. Бирешмәгез, туганнар! Инде күп калмады. Инде максат ерак түгел. Арып егылганнар, торыгыз! Алда җиңү. Алда мәңгелек бәхет. Бирешмәгез! Үткән көрәшләрдә корбан булган батырларны — ерак бабаларыгызны һәм әтиләрегезне, дөньяның тимер читлегендә тарсынып яшәгән һәм вакытсыз сүнгән талантларны искә төшерегез. Туган һәм туачак балаларыгыз турында уйлагыз. Бирешмәгез! Сезгә гасырлар, үткән һәм киләчәк заманнар күз текәгән. Бу — актык көрәш. Бу — хәлиткеч көрәш. Алга, дуслар, алга! Туплар гөрселдәвен, дары исен белмәгән заманнарга, мәңге тынычлык, мәңге бәхет хакимлек итәчәк якты киләчәккә... һәм көрәш дәвам итә. Җир өстен куе болытлар каплый. Күк күкри, яшен яшьни. Океаннар үзләренең ярларыннан чыгалар. Таулар селкенә, җир тетри. Көрәшнең иң кызу, иң аянычлы ноктасы. Тутти һәм фортиссимо. Дәһшәтле авазлар, ниндидер яңа ритмнар... һәм менә туп тавышлары ераклаша башлады. Кайдадыр быргы уйный. Җиңү фанфарлары! Җиңү! Бүген кояш нинди якты! Арыган һәм йончыган кешеләрнең йөзләре нинди шат! Җиңү маршы. Бу җиңү җиргә мәңгелек тынычлык һәм мәңгелек бәхет китерде. Ләкин ул җиңел килмәде, ул миллионлаган корбаннар бәрәбаренә яулап алынды. Шатлыклы тантана көнендә корбаннарны искә алудан да ачырак нәрсә юк. Тукта, быргы! Скрипкалар, матәм уйнагыз! Елагыз, кешеләр! Юк, еламагыз! Үткән көрәшнең корбаннарын кызганып, күзләрегезне чылатмагыз. Алар җиңә-җиңә үлделәр. Ә җиңүчегә күз яше түгел, турылыклы йөрәкләр кирәк. Еламагыз, кешеләр! Гәүдәләрегезне турайтыгыз, горур башларыгызны югары күтәрегез. Күрегез, кояш нинди якты! Тормыш нинди матур! Шатланыгыз һәм бәйрәм итегез, кешеләр! Яшәгез һәм яратыгыз. Сез боларга лаек. Сез боларны дистәләгән буыннарның күз яше һәм каны белән яулап алдыгыз. Кешеләр, сез нинди матурлар! Кешеләр, мин сезне нинди яратам!.. Хәбир әнә шул арны уйлады, хыялында шуларны күрде һәхм ишетте. Шушындый кеше ни дә булса үзенә дә таләп итәргә, үзе дә бәхеткә омтылырга тиеш түгелмени? Шушы мәңге тыныч, мәңге бәхетле киләчәкнең килеренә ышанып, аны көтеп, аңа ашкынып яшәгән кешенең үзе турында, үзенең шәхси бәхете турында уйларга хакы юкмыни?! Гадәттә шәхси тормышта бәхетләрен тапмаган кешеләргә: — Син үзеңнең кечкенә бәхетең турында гына уйлама. Зуррак нәрсәләр, бөек идеаллар белән рухлан.,Халыкка хезмәт итүдән юаныч тап, халык бәхете белән бәхетле булырга тырыш, — диләр. Нинди беркатлылык! Кояш никадәр якты булса, тәрәзәсез өйнең күңелсез караңгылыгы шулкадәр шыксыз. Халыкның гомуми бәхете ни чаклы зур булса, үзеңнең кечкенә бәхетсезлегеңне аңлау шул чаклы ачы. һәм үз эчендә шәхси бәхетен таба алмаган кешеләр булганда, халыкның гомуми бәхете тулы була аламы? Ул бәхет аерым кешеләрнең әнә шул шәхси бәхетләреннән җыела түгелме? Ә Хәбирнең андый бәхете килергә ашыкмады. Үзенең бәхете дип санаган Мәдинәсе юкка чыкты, югалды. Аның тилмереп язган хатларына җавап килмәде. Моның өстенә, болай да кайгысы тулып ташкан бер вакытта Бибиҗамал апа үлеп китте. Кинәт. Бернинди хәбәрсез. Кичтән .йокларга ятты. Ә иртән аның гәүдәсе суынып каткан иде инде. Шундый тынгысыз тормыш һәм шундый тыныч үлем! Врачлар, аның йөрәген паралич суккан, диделәр. Улының йөргән кызларыннан, кайчан буласы билгесез хатыныннан көнләшеп, алар минем балакаемны үзләренеке итәрләр, алар миие кухняга куып чыгарырлар дип вәсвәсәләнеп, баласын үзе генә яратып 72 һәм баласыннан да үзен генә яраттырып яшәргә теләгән иде ул. Шушы патологик яратуы, шушы вәсвәсәсе белән баласының мәхәббәтенә тап төшергән, вакытлыча гына булса да Мәдинәдән сүрелдергән иде. Инде ул үлде. Берничә метр кәфен һәм өч аршын җир җитте. Барысы да калды. Көнчелекләнеп яраткан баласы да, өе дә. Инде аңа берни дә кирәкми. Бер якта акылдан шаштыручы ялгызлык — ватылган мәхәббәт һәм әнисенең үлеме. Икенче якта музыка — аһәң дөньясы, Бетховен һәм Чайковский, Яруллин һәм Сәйдәшев, хыялда инде яңгырый башлаган музыканың мәһабәт каскадлары. Мондый упкын өстенә басма салу — җиңел эш түгел. УТЫЗ АЛТЫНЧЫ БҮЛЕК Безнең повесть ахырына якынлаша. Авторның киң күңелле укучы рөхсәте белән ясаган чигенүе тәмам. Хәбир уянды. Зур уңыш белән үткән йөзенче спектакль, таңга кадәр сузылган мәҗлес исенә төште. Күз алдына җиңгәсе белән театрдан чыгып барган Мәдинә килде- Йөрәге чымырдап китте. Күңелендәге авыр һәм газаплы сагыш яңадан кабынды. Кичтән үк тынгысын алган сораулар яңадан калыкты. Ни өчен ул театрга килде икән? Ни өчен ул үзенең ире белән түгел икән? Әчтерхан чикләвеге ярып, тәрәзә каршында ямансулап утырган туган апа урыныннан күтәрелде. Гөберле бака түше төсле халат итәгенә җыелган чикләвек кабыклары шыбырдап идәнгә коелды. — Иокла әле, йокла. Әле сәгать бер тулмаган, — диде ул Хәбир бүлмәсенә таба килеп. Ишекне яба башлады. — Җылы керсен дип ачкан идем. Бу бүлмәгез салкынча сезнең. — Чәй эчәсе иде, туган апам. — Торасыңмыни инде? Хәзер. Хәбирнең күзе тумбочка өстендәге хат һәм телеграммалар өеменә төште. Берничәсен өстән-өстән генә карап чыкты да, бу шөгыльдән кызык тапмыйча, урыныннан торды. Юынып керде. Киенде. Әлеге сораулар, баш түбәсенә чүкеч белән чүкегән кебек, һаман чыңлап торалар... Кичә бер читен генә ишетеп калган хәбәрнең нечкәлекләре белән кызыксыну сәбәпле тагын да ягымлыланып киткән туган апа күгәрчен кебек гөлдерәде: — Нәрсә ашыйсың? Плау җылытыйммы? Әллә салкын каз китеримме? Уган торма белән. Кичә тәки өстәлгә куярга онытылган бит шул торманы... Ул Хәлимә дигәнең кичә бик күңелсез иде, ник икән? Хәбирнең бу темага сөйләшәсе килмәде. Ике чынаяк чәй генә эчте дә бүлмәсенә кереп китте. Бая укып бетермәгән хатларны укырга кереште. Ә туган апаның калдырчасы һаман бер киләп җебен катты: — Өйлән инде, энем, өйлән. Хатын-кызсыз өйнең яме юк. Яшең дә олыгаеп бара. Байлыгың да җитеп арткан, һәрнәрсә үз вакытында күңелле. Картаеп беткәч, бала-чага үстерүнең дә кызыгы юк... Туган апа шулай сөйләнде. Ләкин Хәбир аның сүзләрен ишетмәде. Бу вакыт ул башка хатлар арасыннан килеп чыккан бер 'хат белән мәшгуль иде. Бер бит д’эфтэр кәгазенә ашыга-ашыга русча язылган бу хатны ул күз ачып йомганчы укып чыкты. «Здравствуй, Хабир! Все это время я жила мечтой о встрече с тобой. Вот теперь она стала возможна, но я вдруг осознала, что может значить для меня эта встреча и навсегда рассталась со своей мечтой. Я твердо решила не встречаться с тобой. Но отказать себе в столь немногом, взглянуть на тебя один раз хотя бы издалека, я не могла. И я жестоко поплатилась за это немногое. Судьба распорядилась так, что мы столкнулись с то- 73 I бой лицом к лицу (не помню, ответила ли я на твое приветствие) и все во мне перевернулось. Я хочу видеть тебя. Можешь ли ты уделить мне несколько часов своего времени? Для меня единственно возможный день — сегодня. Завтра приезжает мой муж, хотя у меня от него нет секретов, почти нет... Извести о своем решении. Я буду дома. Я буду ждать. С приветом Мадина.» Хәбир утырган урындыгына сеңде. Хатны тагын бер кат укып чыкты. Аннары аның конвертында почта штампы булмауга игътибар итте. — Туган апам! — Әү, җаным! — Туган апам, син бу хатны кайдан алдың? — Ящиктан алдым. Син йокыдан торыр алдыннан гына алып кердем, барысын да, — диде туган апа һәм кызыксынуыннан шартлар дәрәҗәгә җитеп, конвертны кулында әйләндерә башлады. Үзе конвертны әйләндергәләде, ә күзе Хәбир кулындагы хатның кемнән икәнен белергә тырышты. Хәбир чәчләрен учына йомарлап сикереп торды да өстенә киенә башлады. Димәк, хатны ул үзе китереп салган. Димәк, ул әле бүген генә аларның ишек төпләрендә булган. Хәзер генә, ул хайван кебек йоклап ятканда гына. — Нишлисең син, ә? — Бу бит Мәдинәдән, туган апам!—дип кычкырды Хәбир пальтосын киякия һәм туган апасын саксыз гына кочаклап алды да маңгаеннан үпте. Ишеккә таба китте. — Кая барасың син, ә? — Мәдинә янына. — Кыяфәтеңне аздырып, ирле хатын артыннан йөр инде. Аертып өйләнергә йөрмисеңме тагын! Типкән саен алма кебек кызлар бар чакта,— диде соңгы елларда яучылыкта камилләшүче һәм, укучыга мәгълүм булганча, бу өлкәдә шактый уңышларга ирешкән туган апа, канәгатьсезләнеп. Ләкин Хәбир аны ишетмәде. Ул инде урамда. Ул инде Мәдинә янына бара. Юк, бармый, йөгерә. Йөгерми, оча. Күпләрнең игътибар иткәннәре бардыр: ике күңел берсен-берсе уйласа, берсен-берсе эзләсә — очрашалар. Бәлки, бу гади очраклылык кынадыр. Бәлки, биредә фән әле исбатлап бетермәгән, күңелләрнең тартышу көченә нигезләнгән ниндидер табигать законы бардыр, һәрхәлдә без еш кына үзебез уйлаган, үзебез күрергә теләгән кешене көтмәгәндә генә очратып гаҗәпкә калабыз. Күктән эзләгәнне җирдән бирде, дибез. Хәбир белән дә шулай булды. Мәдинәләргә ничегрәк барып, ничегрәк керим икән дип уйланып килгәндә, ул аны күреп алды. Күрде дә югалып калды. Азрак тынычланырга ниятләп, якындагы азык-төлек кибетенә керде. Мәдинә тәрәзә яныннан үтеп киткәч, атылып урамга чыкты. Үзендә Мәдинәне куып җитәрлек, туктатып сөйләшә башларлык көч тапмыйча, ияреп китте. Беренче мәртәбә гашыйк булгач та Хәбир Мәдинәгә шулай ияреп йөри иде. һәм менә тагын. Тугыз елдан соң. Ул бүген тагын^ моннан тугыз ел элек булган кебек, бернәрсәсез. Беренче танышкан кичтән алып, Мәдинәне үзенеке дип санап йөри башлаган вакытка кадәр үткән чор эчендә ирешелгәннәрнең һәммәсе инде югалтылган. Кайчандыр, инде салынып бетте, эченә кереп, торасы гына калды, дип уйлаган бәхет сараен ул хәзер тагын өр-яңадан сала башларга тиеш. Буш урынга, уп 74 кын өстеиә. һәм ул хәзер тагын, гомерендә беренче мәртәбә гашыйк булган үсмер кебек, кыюсыз һәм ярдәмсез. Куйбышев мәйданына килеп җиткәч, Мәдинә сулга борылды. Уни* верситет урамы белән күтәрелә башлады. Ниһаять, Хәбир үзендә аңа якынлашырлык көч тапты. — Мәдинә!—диде Хәбир, чак ишетелерлек итеп. — Исәнме, Мәдинә!.. Синең белән янәшә барырга ярыймы? — Бар... Әгәр хурланмасаң... «Бу ни дигән сүз? Ни өчен ул, әгәр хурланмасаң, ди?» — Кая барасың? — Чернышевскийдагы аяк киемнәре кибетенә. — Ленин урамы, диген. Алмаштырдылар аны хәзер. — Кемнәндер ишеткән идем инде. Гадәт буенча әйтелә. — Күптән кайттыңмы әле? — Инде ай тулды. — Ай тулды?! — Әйе. Нигә исең китте аңа? — Юк, болай гына, — диде Хәбир, гаҗәпләнүен сиздермәскә уйлап. — Мин синең хатыңны алдым. 'Чәдинә җавап бирмәде. Аяк киемнәре кибетенә җиткәч, Хәбиргә таба борылды: — Син шунда аз гына көтеп тор, вакытың булса... һәм кереп китте. Хәбирнең йөрәге әллә нинди шомлану аралаш га- • заплы шатлык белән типте. Менә ул тагын Мәдинәне көтә. Кайчандыр көткән кебек. Ләкин Мәдинә инде хәзер чит кеше хатыны. Күптәнме соң ул аны үзенеке дип саный иде! Ай, бәхетле чаклар! Ай, кайгысыз минутлар! Мәдинә буш кул белән әйләнеп чыкты. — Гүзәлнең аягына берәр нәрсә булмасмы, дигән идем. Күңелгә ошаганын тапмадым. — Кемгә? — Гүзәлгә. Гүзәл исемле кызыбыз бар бит безнең,—диде Мәдинә, бик гади нәрсә турында әйткән төсле итеп. Мәдинәнең кызы бар. Хәбир бу хакта кемнәндер ишеткән иде инде. Шуңа карамастан бу сүз әле бүген дә гаять сәер яңгырый. Мәдинәнең кызы бар. Мәдинә — ана. Ышанасы да килми хәтта. Алар университетка таба атладылар. Гомерләрендә беренче мәртәбә гашыйк булган яшь егет белән яшь кыз кебек, бер-берсенә якын килергә базмыйча, икесе тротуарның ике кырыеннан... — Син нигә кичә театрга килдең?—дип сорады Хәбир, моның сәбәбе хаттан аңлашылган булса да. Мәдинә җавап бирергә ашыкмады. — Ә? — Ни өчен килгән дип уйладың соң? — Ну... мин уйладым... ул мине кичергән икән, дип. Минем турыда начар хатирәләр сакламый икән, дип. һәм... — һәм нәрсә? Хәбир Мәдинәнең терсәгенә чак кына кагылып, кире борылырга тәкъдим ясады. Мәдинә карышмады. — һәм нәрсә? — дип соравын кабатлады. — һәм мине... юк, әгәр ялгышсам, гафу ит. Бу кадәресенә мин үзем дә ышанмыйм. Ләкин мин, ул мине әле дә ярата ахры, дип уйладым. Мәдинә дәшмәде. Аның еракка текәлгән күзләре моңсу һәм уйчан иде. — Тормышың ничек соң?—дип сорады Хәбир кулы белән кире борылу кирәклеген аңлатып. — Бәхетлеме син? — Бәхетне ничек аңлыйсың бит. Тыштан караганда бәхетле кебек: 75 ирем бар, балам бар... Әгәр теге чакта син әйткәнчә аңласаң... Хәтереңдәме, бервакыт син әйткән идең? Кыярларга су сипкәндә? Әйе, Хәбирнең хәтерендә ул сүзләр. Мәдинә тирән итеп көрсенеп куйды. Бу көрсенүдә югалган бәхетне сагынып әрнү иде. Хәбир моны аңлады һәм Мәдинәнең терсәгеннән тотты. УТЫЗ ҖИДЕНЧЕ БҮЛЕК Төнге уникегә кадәр йөрделәр алар. Бөтен барлыкларын биләгән тетрәткеч дулкынланудан һәм салкыннан калтырый-калтырый, әле бер, әле икенче урамны әйләнделәр. Бу кичтә алар иксез-чиксез бәхетле дә, биниһая бәхетсез дә иделәр. Бәхетле, чөнки бер-берсе белән култыклашып кына йөрерлек дәрәҗәдә булса да, алар бергә. Бәхетсез, чөнки алда — йөрәк җәрәхәте ачылудан туган коточкыч әрнүе белән яңа аерылышу. — Соң нигә азрак сабыр итмәдең? — диде Хәбир аянычлы тавыш белән. — Нигә яратмаган кешеңә чыктың? Нигә чыктың! Мәдинә моны үзе дә белми шул. Әхтәм кышкы каникулга кайткан иде. Шунда Мәдинәгә тәкъдим ясады. Мәдинә риза булмады. Башканы яратуын, башка берәүне оныта алмавын әйтте. Әхтәм китте һәм мәхәббәт хатлары яудыра башлады. Мәдинә җавап язмады. Ә бергә эшләгән иптәшләре аны тиргәделәр. «Егетнең асылын кулдан ычкындырасың, җүләр син», — диделәр. Шуннан Әхтәм тагын кайтты. Җәй көне, укуын бетергәч. Тагын Мәдинә янына килде, тагын кулын сорады, һәм Мәдинә риза булды. Кемгә дә булса чыгарга кирәк бит инде. Ялгыз яшәп булмый... — Әхтәм шундый яхшы, шундый холыклы!—диде Мәдинә, ире турында сөйләүгә күчеп. — Кешеләр безнең тормышка карыйлар да: «И матур яшисез дә инде!» — диләр. Чөнки алар йөрәкне күрмиләр... Параллель урамнарны урап йөри-йөри алар Нәриманга килеп җиттеләр. — Син туңмадыңмы, Мәдинә? Арымадыңмы син? — Юк. — Мәдинә Хәбиргә сыена төште. — Менә бу урамның очы- кырые бер дә булмаса икән. Менә шулай гел барсаң икән... Үлгәнче, мәңге... Хәбирнең күзләрен яшь каплады. Урам утлары бер-берсе белән тоташып, еракларга китеп югалган бик озын утлы бау шикелле җемелдәделәр. һай, менә шушы утлар алар белән мәңге барсалар! Мәдинәләр урамына җптәрәк бер капка төбенә туктадылар. Кайчандыр бик күп мәртәбәләр сөялеп торган, ояла-ояла иң беренче тапкыр үбешкән капка төбенә. Ни өчен? Билгесез. Ихтимал, электә барлыкка килгән шартлы рефлекс буенчадыр, һәрхәлдә, бу минутта Хәбир үбешү турында уйламый иде. Менә алар ярым караңгы капка төбендә басып торалар. Элекке кебек. Мәдинә күзләрен аска текәгән дә, нәкъ элеккедәй, Хәбирнең кар- шысында басып тора. Аның пальто төймәсе белән уйный. Хәбир исенә төшерде: Мәдинә элек тә шулай итә торган иде. Ләкин хәзер... Хәзер алар бөтенләй икенче кешеләр. Хәбирнең һәммәсен элеккечә, бәхетле көннәрдәгечә итәсе килде. Ул бер мизгелгә ^Мәдинәнең чит кеше хатыны икәнлеген дә, баласы барлыгын да оныткан кебек булды. Ул барысын да онытты. Тик үзләренең икәү бергә, каракаршьң йөзгә-йөз басып торуларын гына белде, һәм аның ДАәдииәне кочаклыйсы, үзенең өзелеп, сагышланып, әрнүле газап белән яратуы турында, мәңге оныта алмаячагы турында сөйлисе, сөйлисе, сөйлисе килде. Ул кулын сузды һәм, Мәдинә тегене-моны уйлап өлгергәнче, аны кочагына кысты, мә 76 хәббәткә зарыккан иреннәре белән аның иреннәрен эзләде. Ләкин Мәдинә тайпылып өлгерде. Хәбир чынбарлыкка кайтты. Ул бары: — Кичер, мин теләмәгән идем. Мин синең намусыңа кагылырга теләмәгән идем,— дип кенә пышылдый алды. Сары яфрак һавада бөтерелде-бөтерелде дә аларның арасына төште. — Кичер, Мәдинә! Әгәр кайчандыр рәнҗеткән булсам, кичер... Мин синнән шуны гына сорыйм. Башканы сорый алмыйм. Хакььм юк... — Мин сине әллә кайчан кичердем ииде, — диде Мәдинә, яңагы буйлап тәгәрәгән яшь тамчысын сөртеп. — Ничек булгандыр — әле дә башым җитми!.. Син, билгеле, мине һаваланды, дип уйладың. Ләкин бу дөрес түгел. — Анысын сөйләп торма инде, Хәбир. Булды инде. — Юк, алай түгел, Мәдинә. Син белмисең. Әни сәбәп булды моңа. һәм Хәбир әнисенең Мәдинәдә туберкулез дип тилереп йөрүләрен, торабара бу вәсвәсәнең үзенә дә йога язуын, Фәһимә белән булган вакыйганы — барысын да сөйләп бирде. — Мин, билгеле, аклану өчен сөйләмәдем моны. Чөнки бу мине синең алдыңда тагын да түбәнрәк төшерә. Ләкин эш шулай булды, һәм мин аны сиңа сөйләдем. Үземнең вак җанлы булуымны күрсәтүдән курыкмыйча. Син теләсәң ничек уйла, ләкин мпн хәзер ул Хәбир түгел инде. Шуңа мин бу турыда сөйләүдән хурланмыйм. Ә син мине үткән эш белән пәнәләмә. Мәдинә ышанырга да, ышанмаска да белмичә тыңлап торды да уңайсыз гына елмаеп куйды. — Әгәр бу хакта башка кешедән ишетсәм, чыннан да мин синең турыда икенче төрле уйлар идем. — һәм өстәде: — Ә хәзер туберкулез иярер дип курыкмыйсыңмы соң? Хәбир, оялып, башын иде һәм сыңар кулы белән Мәдинәне күкрәгенә кысты. Иелеп, яңагын Мәдинәнекенә тидерде. Берничә секунд шулай дәвам итте. Аннары Мәдинә аны читкәрәк этәрде. Нидер әйтергә теләде, әйтә алмады. Яңадан Хәбирнең пальто төймәсен боргалый башлады. Төймә өзелеп чыкты. — Аһ! — диде Мәдинә куркынып һәм, төймәне кулында тоткан килеш, гаепле карашын Хәбиргә күтәрде. — Өзелде! — Безне бәйләгән мәхәббәт җепләре кебек. Аерма шунда гына: гөймәне яңадан тагып була. Ә йөрәкләрне... — йөрәкләрне дә була. Хәбир үз колакларына үзе ышанмады. Ирексездәи, Мәдинәнең кулыннан тотты һәм туп-туры күзләренә карап сорады: — Була? Алайса эш нәрсәдә? Мәдинә җавап бирмәде. Ә бераздан сүзне икенчегә борып җибәрде: — Бу төймәңне миңа бир! — Ал. Мәдинә башын Хәбирнең күкрәгенә кунды. Хәбир аның, туңып калтыравын сизде. — Туңдыңмы? — Эһе. — Кер, булмаса, Мәдинә. Без очрашырбыз бит әле? — Белмим. — Иртәгә күрешәбезме? — Иртәгә булмый. Иртәгә Әхтәм кайта. — Соң кайчан? — Мин шалтыратырмын сиңа. Әгәр вакыт булса... — Номерны беләсеңме? — Беләм. Мин ииде шалтыраткан идем... — Кайчан? 77 — Күптән түгел генә. — Мин өйдә булмадыммы?—диде Хәбир, гаҗәпләнеп. — Булдың. Икесендә дә өйдә идең. Хәбир тагын гаҗәпләнә төште: — Соң? Мәдинә аска карады, дәшмәде. Соң шуны да аңламыйсыңмыни 'лиде син, Хәбир! Ул бит синең белән сөйләшү өчен шалтыратмады. Синең исәнлегеңне белү өчен, тавышыңны гына булса да ишетү өчен шалтыратты. — Ярый, кайт инде, бар. Син дә туңдың. Сау бул! — Мин синең шалтыратканыңны көтәрмен, Мәдинә!.. — Ярый... — Сау бул! — Сау бул!.. УТЫЗ СИГЕЗЕНЧЕ БҮЛЕК Ләкин Хәбир Мәдинә шалтыратканчы түзә алмады. Очрамасмы дип, икенче көнне үк Мәдинәләргә таба китте. Урам башына килеп җиткәч, ул чыннан да аны күрде. Ул, ап-ак юрганга төрелгән баласын күтәреп, капка төпләрендә йөренә иде. Хәбир якын килергә батырчылык итмәде. Мәдинәне ерактан гына күзәтте. Мәдинәнең ап-ак юрганга төрелгән баласы. Ник соң ул баланың атасы Хәбир түгел?! Ник соң.Мәдинә, әнә шул ап-ак юрганга .төреп, аның баласын күтәрмәгән!.. Өченче көнне шул ук сәгатьтә ул тагын килде. Тагын баласын һавага алып чыккан Мәдинәне почмактан гына күзәтеп, юанырга өметләнде. Ләкин бу юлы баланы Мәдинәнең ире күтәреп чыккан иде. Таныш капка төбендә әрле-бирле йөренгән бу кешене Хәбир бик тиз таныды. Кара шинель, фуражка, иңбашларындагы ап-ак погоннар... Хәбир, йөрәк әрнүенә чыдый алмыйча, таш стенага сөялде. Шушы тәбәнәгрәк кенә буйлы кешенең инде ата булуын аңлау аны кызыктырды да, көнләштерде дә. Гадәттә, ана булу — мактаулы эш, ана булу — зур бәхет, диләр. Ә соң ата булу мактаулы түгелмени? Үз балаңны әнә шулай кочаклап, күтәреп йөрү үзе бер тиңдәшсез бәхет ләбаса! Өйдә ул көн-төн телефон саклады. Телефон шалтыраган саен, йөрәге атылып чыгардай булып сикерә башлады, һәм йөгереп килеп, трубканы алды. Мәдинә булмагач, башка кеше булгач, сүзен тизрәк бетерергә ашыкты. Кем белә, бәлки, нәкъ шушы минутта Мәдинә дә шалтыратадыр. Ә Мәдинә шалтыратмады. Ул, Казанда тагын бер атна торабыз, дигән иде. Инде өч көне үтте... Инде дүрт көне, биш... Инде берсекөнгә алар Әлмәткә китәчәк. Ни өчен шалтыратмый ул? Вакыты юкмы? Әллә булмаса, йөрәк әрнүен җиңеп, шалтыратмаска булганмы? Хәбир тагын чыгып китте. Тагын Мәдинәләрнең урам башына килде. Тагын баласын һавага алып чыккан Мәдинәне күрде. Нишләргә? Янына барыргамы? Өйләреннән берәрсе чыгып, Мәдинә өчен күңелсезлек булмасмы? Соңгы берничә көн эчендә Хәбир күп уйлады, һәм шул уйларының барысын каплап, барысы өстеннән хакимлек итеп бер уй, хәтәр һәм шомлы бер теләк яши иде. Нишләргә? Тәвәккәлләргәме? «Тәвәккәлләргә!» дип карар кылды ул һәм узып баручы таксины туктатты. Шуннан соңгысы экрандагы кино кадрлары кебек искиткеч тиз булып үтте. Менә ул машина белән Мәдинәгә якынлаша, ишарә белән шофердан сигнал бирдертә. Мәдинә әйләнеп карый, кабина ишеген ачып, үзен машинага чакыручы Хәбирне күргәч, чак кына баласын тө 78 шереп җибәрми. Анһары йөгереп килә дә, баланы Хәбиргә сузып, машина эченә чума. Юлда алар бернәрсә турында да сөйләшмиләр. Нәкъ тавышсыз кинодагы кебек. Менә алар Хәбирләр өенә килеп җитәләр. Менә баскычтан күтәреләләр. Бала күтәргән Хәбир алдан. Көтелмәгән хәлдән шатланырга да, кайгырырга да белмәгән Мәдинә аз гына арттанрак. Менә алар инде өйдә. Хәбир баланы карават өстенә куя. Челтәрле җәймәне күтәреп баланың йөзенә карый, йоклый нарасый. Шушы минутта олылар хәл итәргә тиеш булган үз язмышы турында уйламый да. Мәдинәнең күзләре яшь белән тулы. Чак кына кагыл — ул түгеләчәк. Хәбир кулын сузып, Мәдинәгә якынлаша. Аның бу хәрәкәтенең ни белән бетәчәген аңласа да, Мәдинә чигенми. Куллар муеннарга сарыла. Тәннәр берберсенә елыша. Иреннәр сагынычлы һәм аянычлы, татлы һәм ачы үбеш белән бер-берсенә кушылалар. Тулган күңелләр чайкалып, ташып чыга. Күзләрдән яшь ага... — Нишләдең инде син, Хәбир? Акылыңдамы син? Әйе, ул акылында. Ул үзенең карарында нык. Ул артык түзә алмый. Артыгын рөхсәт итә алмый. Үзенә дә һәм аңа да. Ул күп уйлады, күп баш ватты. Җитте. Бу газапка чик куярга вакыт. Икесе дә яраталар, икесе дә бер-берсеннән башка яши алмыйлар. Димәк, тәвәккәлләргә кирәк. һәм Хәбир Мәдинәнең алдына тезләнә. Аякларын үбеп, тагын бер кат гафу сорарга тели. Мәдинә тагын да югала төшә, Хәбирне күтәреп торгызмакчы була. Ләкин таза, авыр гәүдәне күтәрә алмыйча, үзе дә тезләнә. Куллар яңадан берберсенә үреләләр. Хәбир Л1әдинәне күтәреп ала да иреннәреннән, битләреннән, муеннарыннан үбә-үбә, диванга китереп утырта. Тагын үбә. Бу яшьләреңне сөрт, кадерлем! Елама, бәгырем. Бөтен дөньяның кайгы-хәсрәте дә синең бу күзләреңнән яшь түктерүгә лаек түгел. Телисеңме, ул синең бу яшьләреңне үзенең кайнар иреннәре белән киптерә? Менә шулай. Юк, ела, сөеклем, чөнки ул үзе дә елый. Чөнки бу шатлык өчен елау хәләл. Юк, елама. Елама, Мәдинә, елмай. Ул синең елмаюыңны шул хәтле сагынды!.. Ләкин Мәдинә елмаймый. Аның йөзе таш кебек. Хәбир өстендәге пальтосын салып ыргыта да телефонга килә. Ул хәзер телеграфка шалтыратачак. Аның иренә телеграмма сугачак. Аның элекке иренә. Мәдинә һәм үзе исеменнән. Ләкин Мәдинә берничек тә җавап бирми. Хәбир номер җыя. Телеграф белән сөйләшә башлый. Инде урам исеме дә әйтелде, йорт номеры да. Фамилиясе Вәлиуллин бит әле аның? Мәдинә башын селкә. Хәбир телефонга кабатлый. Вәлиуллин Әхтәмгә. Юк, Галиуллин түгел, Вәлиуллин. Be, ве, беренче хәрефе Володя. Әйе. Вәлиуллин Әхтәмгә... Кинәт бала елап җибәрә. Мәдинә балага ташлана. Күтәреп алып, бер-ике селкүгә бала тынычлана. Ә ана, киресенчә, күз яшьләрен тыя алмый. — Текстны языгыз!—ди Хәбир телефонга һәм, ничегрәк әйтим дигән кебек, Мәдинәгә карый. Ә Мәдинә баласын кочаклаган килеш йөгереп килә дә рычагка баса. — Мәдинә! — Булмый, Хәбир. Мин бит үзем генә түгел... — Мин аңа үзем ата булам... — Юк, син аңа үги ата гына булачаксың. Мин беләм... Үги атаны беләм мин... — Мәдинә! Ничек син минем хакта шулай уйлый аласың?! — Булмый. Булмый, Хәбир!.. һәм Мәдинә, баласын кочаклаган килеш, урындыкка сыгылып төшә. Яңаклары буйлап яшьләре ага. Ул яшьләр инде йокыга китеп өлгергән баланың битенә тамалар. — Бала дип бит инде, Л1әдинә... Гомер буе шулай газапланыйкмыни? Үскәч, ул безне аңлар... кичерер... Мәдинә баласын диванга куеп, юрганын төзәтә. Хәбир аның янына килә, кулын иңбашына сала. Аянычлы карашын Мәдинәгә теки. — Юк, Хәбир, булмый. Ярамый, — ди Мәдинә баласын күкрәгенә кысып. —Җибәр мине. Өйдәгеләр югалтканнардыр. — Бу синең соңгы сүзеңме? — Әйе, соңгысы. Хәбир өстеиә киенә башлый. — Кирәкми, озатма мине. — Ничек инде?! — Шулай. Үзем генә китәм. — Алайса, машина чакырам. — Кирәкми. — Мәдинә! — Кирәкми, Хәбир, кирәкми, акыллым. Өйдә генә кал, чыкма. Шулай әйбәтрәк булыр. Хәбир шашкан кеше кебек басып тора. Куллары салынып төшкән. Ләкин Мәдинә чыга башлагач, ул яңадан аның юлына төшә. Ә ике арада — бала, аларны мәңгегә аерылыштыручы кыя тау. Бу тауны үтеп чыгу шулай ук мөмкин түгелмени? Аиы үтеп чыгу хөкем ителерлек, җинаять саналырлык эшмени? ...Баш әйләндергеч тизлек белән булып үткән вакыйгадан миңгерәгән Хәбир, нишләргә белмичә, радиоалгычны тоташтырды. Өй эченә музыка авазы таралды. Мәскәү радиосы аның музыкасын тапшыра иде. Ул берничә секунд колак салып торды да радионы акрынайтты. Диванга килеп утырды. Терсәкләре белән тезләренә таянып, ике кулы белән маңгаен учлады. Шул килеш шактый озак утырды ул. Аннары хәлсезләнгән куллар бите буйлап шуып төштеләр дә ияк астында бергә кушылдылар. Төпсез өметсезлек һәм өметсез сагыш тулы күзләре өй эченә төште. Болын хәтле квартир. Водопровод, электр, газ. Әллә никадәр мәшәкатьләр белән, әллә кемнәргә «чәйлек» төртеп, эләктереп калган чикләвек гарнитур: кием шкафы, сервант, карават, өстәл, тумбочка, көзге һәм креслолар. Болгариядән килгән китап стеллажлары, китаплар.. Әнисе Ашхабадтан алдырткан зиннәтле келәмнәр. Теләсә кемне кызыктырырлык немец рояле. Кытай вазалары... Никадәр байлык. Мәскәү радиосы аның музыкасын тапшыра. Аны бөтен ил, бөтен дөнья тыңлый, һәммәсе җитеш, һәммәсе бар. һәм бернәрсәсе дә юк. Чөнки бик күпләр табынган бу мал-мөлкәт, бу зиннәт, бу дан-шөһрәт чүп кадәре дә тормый хәзер. Ул аларның барысын, барысын, хәтта талантын да шып-шыр өйнең ялангач сәкесендә утыручы бер Мәдинәгә дүрт куллап алыштырыр иде. Ләкин моны эшли алырлык тылсымчы кайда ул?!.. Андый тылсымчы юк...

Бетте