ҮЛГӘННӘР ДӘ ҮЧ АЛДЫ
АВТОРДАН
Ул елларны безнең беребез дә беркайчан да онытмас.
Не мең-фашист илбасарлары туган җиребезгә басып керде. Ирегебезне буарга, бакчаларыбыз чәчәкләрен корытырга, эчкән суларыбызны агу¬ларга, тат (җырларыбызны моң-зарлы итәргә теләп кара дәһшәт килде. Күкләребездә аждаһадай улаган самолетларына, юллапыбызда шыксыз дөбердәгән танкларына төяп дошман безгә үлем ташыды...
Көн белән төн көрәше, яшәү белән үлем тартышы башланды. Икенең тик берсен сайларга мөмкин иде: я үләргә, я (җиңәргә!
һәм без, совет кешеләре, бер (җан, бер тән булып, җиңү көрәшенә күтәрелдек.
Гитлерчылар юлында күкләр күкрәп, халык нәфрәте яшеннәре яшь¬нәде. Хәтта үлгәннәр дә алардан үч алды...
Бу язмаларда әнә шул елларның кайнар хәтирәләре искә алына. Бөек Ватан сугышының авыр газапларын бергә кичергән, аның кечкенә һәм зур җиңүләре шатлыгын бергә татыган дуслар турында сөйләнә.
Сугыш безне алар белән дошман тылында, белорус халкының батыр улы Константин Заслонов ^җитәкләгән партизаннар берләшмәсендә оч¬раштырган иде. Урман шалашларында һәм окопларда, походта һәм һөҗүмдә үткәрелгән 1 100 көннең сугышчан эшләре һәм уйлары-хисләре бик күп булуын әйтеп тә торасы юк. Партизаннарның кырыс һәм кие¬ренке тормышын, җиңүгә таба барган озын юллардагы кайнар эзләрне күз алдына китерү өчен шуларның меңнән бер өлеше хикәя ителсә дә яхшы булыр иде төсле.
Гитлерчы илбасарларның сыртын сындырган, аларны үз өннәренә кысрыклап дөмектергән көнебез бар. Без аны Җиңү көне дип атадык. Ул Рейхстаг ташына безнең штыкларыбыз очы белән уеп, тарих битлә¬ренә безнең кайнар каныбыз белән язылды.
Бик күп сулар агып, бик күп еллар үтәр. Безнең Җиңү көнебез ел саен шулай иң матур, иң куанычлы бәйрәмнәрнең берсе буларак тантана ителер. Аның турында әле бик күп сүзләр сөйләнер, бик күп җырлар җырланыр. Җиңүебез һәм батырлык турында сөйләп, без җирдә канлы сугышларга нәфрәт белдерәбез, бөтен дөньяда тынычлыкны яклап сөйлибез
Җурналның бу санында шул язмаларның берничәсе укучыларга тәкъ¬дим ителә. Аларның дәвамы булачак.
БЕР АТУДА ДҮРТ КУЯН
Р
усь, хальт!
— Партизан, плен!
Немецләр моны юлдан акырдылар.
Юл белән урман арасы — өч йөз метр чамасы.
Калкулыкта үскән бәләкәй генә, ләкин бик куе имәнлек. Яз үзенең яшел буявын куакларга да, үләннәргә дә чиксез мул сипкән. Һәркайда җылы җир исе, яңа уянган хуш исләр аңкый. Эре яфраклар чатырын ерта-тишә кояш төшкән урыннарда, ялтырап Һәм калтырап, кечкенә- кечкенә нур тәңкәләре уйный.
Сихри тынлык. Кырда иркенләп уйнаган җилләр бу ешлыкка көчкә- көчкә генә үтеп керәләр. Андый минутларда яшь яфраклар талгын гыиа лепелдәшеп куя һәм бөрчек-бөрчек чәчәкле яшь үләннәр авыш-түвеш килгәлиләр.
Урман эче, әйтерсең, чиксез иркен бер мәгарә...
Арабызда Михась Дмитрок булса, шундыйрак бер охшатуны һич¬шиксез әйтер иде. Юк, алай гына димәс, шигъриятлерәк булсын өчен, тагын нидер өстәр, нәрсә беләндер ачыклый да төшәр иде ул моны — «Үзе ышык, үзе яшел, теләсәң нәрсә яшер!..» дияр иде, мәсәлән, яки бүтәнчәрәк бернәрсә уйлаган булыр иде... Бераз шигырь җене кагылган егетебез иде ул безнең.
Разведка җилләре кайсы якларга илтеп ташлагандыр аны, ниләр иснәнеп, кайларда йөридер ул бүген?
Хәер, яныбызда булмаган Михасьны сөйләп хикәядән читләшмик әле.
Без бик матур урман кырыена урнашканбыз. Кайсыларыбыз куак төбендә утыра, кайберәүләр йомшак үләнгә сузылып яткан иде, кинәт гүли башлаган моторлар тавышы барыбызны да дәррәү аякка бастыр¬ды. Юлга төбәлдек, калын агачлар артына басып тындык. Күзәтәбез һәм көтәбез.
Дошман отрядын, узган көннәрдәгечә, җәяүле генә булыр дип уйла¬ган идек. Ул әнә машиналар дулатып килеп чыкты. Бездән сулдарак бер агач башына менеп юлны күзәткән дозорыбыз моны алданрак килеп хәбәр итәргә дә өлгермәде.
Кинәт туктап акырулары булды, тилереп ата да башладылар.
Аларның «хальт» һәм «плен» дигәннәре — тукта, атма, партизан, пленга бирел, — дию иде. Ләкин тавышлар урман куелыгына бер кереп сеңде дә тагын кабатланмады. Ә пуля яңгыры исә биш-ун минут чамасы берөзлексез сибелеп торды. Тирә-якта, әйтерсең, ил булып аерылган бик күп умарта кортлары безелди. Өстебезгә пуля өзгәләгән вак яфрак ки-сәкләре коела, пуля куптарган кайрылар ява.
Ләкин без дәшмибез. Винтовкаларыбыз да, пулеметлар да тавышла-нырга ашыкмый. Безнең ярсулы үч, безнең усал җавап көпшәләрдә әле тып-тын гына тора. Чөнки, бердән, пуля дигән нәрсә партизан өчен бик кадерле ул — аны күп итеп күтәреп йөреп тә булмый, аны табулары да бик кыен. Шуңа күрә дә һәр патронны санап кына, төгәл исәп белән генә тотасың. Икенчедән, немецләрнең мәкере һәм хәйләләре безгә бик яхшы билгеле: юлларында кечкенә генә берәр куаклык яки калкулык очрады исә, барлык коралларын шаулатып берьюлы телгә киләләр алар. «Авыз ачып барып утка керә күрмик — партизаннар яшеренеп ятмый¬мы, засада-фәлән юкмы. Алданрак без аткач, бәлки, сиздерерләр үзлә¬рен, бәлки, шүрләп, чигенерләр» янәсе... Уйлары, күрәсез, ярыйсы гына акыллы кебек үзләренең. Авылга яки поселокларга килеп керер алдын¬нан да һәрвакыт шундый ук саклык чарасы күрәләр.
Урманга карап әлеге акырулар да һәм хәзерге атыш та шундый ал-дагычларның берсе иде. Ләкин тотыгыз әле менә капчыгыгызны! Алда-мыйча гына торыгыз әле. Бәлки үзегез доңгыр-даңгыр килерсез...
Кайчандыр Михасьтан чыккан бу «доңгыр-даңгыр»иы, эчтән генә булса да, һәркем кабатлыйдыр шикелле. Барыбызның да күңеленә кат¬гый бер карар язылган: вакыт җитмичә дәшмәскә!
һәм бу дәшмәүнең әле тагын бер бик җитди сәбәбе бар: без яшерен¬гән урман турысыннан дошман бернинди шик-шөбһәсез узып китәргә тиеш. Юл ачык, юл тыныч дип белсеннәр. Бераз алдарак, бездән бер чакрым чамасы араны үткәч, алар юлның икенче ягындагы шундый ук урманга барып төртеләчәкләр. Урманның нәкъ кырыеннан узарга туры киләчәк. Безнең төп засадабыз әнә шунда. Төп һөҗүм әнә шунда ясала¬чак. Немеңләр отрядын доңгыр-даңгыр иттерә-иттсрә «мунчага» кертү? шунда көтелә.
Ә безнең бурыч шундый: бәрелеш озакка сузыла-нитә калса, дош¬манга тылдан һөҗүм ясарга да, аны я таркатырга, я булмаса камап алып, тар-мар итешергә. Әгәр дошман чигенә башлый икән — тагын үз турыбызга килеп җитүен көтәргә һәм, бөтен утны кинәт яудырып, аны юлда кырырга.
Машиналар, тирес коңгызлары кебек гөжләп, тагын кузгалды һәм тагын алга уздылар. Инде шактый акрын баралар. Барысының да өсте капланган биш машинага күпме фашист төялгәнен белүе кыен.
Тешләрне кысып ятабыз. Авыр көпчәкләр юлны гына таптап тәгәрә¬ми, йөрәкләргә дә басып-басып үтә шикелле. Борын төбеннән шаулап узган үлем арбаларына дәшмичә генә карап калу, әлбәттә, җиңел нәрсә түгел. Моторларның сузып-сузып гүләве ниндидер үксүне, үкереп елау¬ны хәтерләтә.
Әлбәттә, шунда, «Новый шлях» поселогына юл тоталар. Чөнки юл биредән бары тик шунда гына уза.
Кечкенә бер поселокка немецләрне шул юлдан инде дүртенче тапкыр нәрсә китерә соң?
Сер җебенең очы волость бургомистры Хапугинга барып ялгана.
«Новый шлях»ка партизаннар килеп йөри, анда коммунистлар бар дигән әләкне комендатурага җиткерүче бәндә — ул. Шуннан бирле немецләр поселокка тәмам каныгалар. Кат-кат килеп эзәрлекләү һәм талаулар башлана’. Җәза отрядының эзе суынмый: бер килә дә — кый¬ный, икенче килеп — ач-ялангач калдыра, өченчесендә үтерә...
Тимер юлдан задание үтәп кайтышлый поселокка кергәч, безгә моны әрнүле моң-зар белән сөйләделәр.
— Әй, белсәгез лә, күгәрченкәйләр, нинди тәмугъ булганын...
— Ничек исән калуыбызга үзебез дә ышанмыйбыз.
— Шундый чакта сез дә юк ичмасам...
— Өч килүләрендә дә егермешәр генә кеше иде. Нибары ике пуле¬мет белән. Бүтәннәрендә — карабин гына. Әй, кикрикләрен шиңдерергә шунда!
— Күрәләтә кырдырып бетермәгез, зинһар, күрегез берәр чарасын. Алар әле тагын киләчәкләр, менә әйтте диярсез.
Күз яше аралаш әйтелгән сагышлы, үкенечле һәм ялварулы бу сүз¬ләрдән соң, «Алар әле тагын киләчәкләр» дигәнен ишеткәч, безнең эч¬ләргә ниндидер җылы кереп китте. Киләчәкләр — димәк, каршыларга кирәк!
Килүләренә шик юк иде. Өченче көн немецләр киткәч үк, өч полицай ияртеп, «Новый Шлях»ка тагын бургомистр килгән. Бик ерактан әйлән¬дереп китереп, хәлгә кергән булып, кызганырга маташып сөйләнә икән:
— Менә шундыйлар инде алар безнең немец хуҗаларыбыз. Мәрхә¬мәтләре чамалырак шул. Тагын килеп чыга калсалар, зинһар дип әйтәм, ачуларын ул хәтле үк кабарттырмыйк инде! Турысын әйтүдән яхшысы юк. Барыгызга да кагылмыйлар бит. Кем партизан да, кем коммунист кына... Әйтәм бит, чамасыз ачуландырмыйк, авылны көл итеп күккә очырулары бик үк шәп булмас... Менә бераз бәрәңге җыярга задание килде әле. Шушы көннәрдә төятергә диләр. Базлардан чыгаргалап куе¬гыз. Морҗа башыннан—бишәр пот кына. Базга үзләре төшсә — кырып- себереп алулары бар. Менә шулай, җәмәгать...
Бу тасма телнең төбенә төшенүе бер дә кыен түгел. Димәк, тагын киләчәкләр. Халыкның яңага җиткәнче дип калдырган актык бәрәңгелә¬рен төяп китмәкчеләр икән.
һәм менә алар киләләр. Шуны көтеп без икенче көн рәттән инде засадада ятабыз. Менә очрашу сәгатьләребез җитте. Тагын берничә минут үтәр, һәм килмешәкләр өстенә ялкынлы «сәламнәребез» сибелә башлар.
Йөрәкләр атылып чыгардай булып тибә. Күзләр машиналарга ка¬рый, ә күңелләр «Новый Шлях»та өченче көн булып узган коточкыч күренешләрне күзәтә кебек. Алар, берсен-берсе яшен 'тизлеге белән алыштырган кинокадрлар шикелле, өзек-өзек булып күз алдына ки¬ләләр.
... Аяз иртә. Кояш чыгып килә. Автомат түтәләре белән төрткәләп урамга куып чыгарылган халыкның йөзе караңгы. Җәзалау отряды солдатлары, төркемне урап, таш баганалар шикелле тезелеп басканнар. Озын буйлы җирән офицер русчаны вата-сындыра җикеренә:
— Русский партисан кая? Большевикларны әйт безгә! Бандитларга ник ашатам?..
Халык дәшми.
Колакларны ярган команда тавышы.
Җәзачылар йортларга таралыша.
Өйләрдә дөбер-шатыр башлана — сандыкларны һәм шкафларны каерып ачалар.
Тәрәзә һәм ишекләрдән мамык оча — түшәк-ястыкларны, мендәр¬ләрне актаралар.
Дуңгыз балалары чиный, әтәч-тавыклар куркытып кыткылдый башлый — димәк, тотып капчыкларга тутыралар.
Шыгырдап капкалар ачыла — барлык терлек-туарны урамга куалар.
Тагын җирән офицер тавышы:
— Ач калсын партисан, партисан капут!
... Чаттагы йорттан берәүне җилтерәтеп алып чыгалар. Ул күлмәк- ыштаннан гына. Бинтлы кулын тастымал белән муенына аскан. Бер ку-лында таяк, чөнки аксый. Иван Шарайны шулай өстериләр. Әйе, ул ком-мунист. Сугышның беренче көннәрендә авиапостта аяк-кулы каты яра-ланып тылда калган комиссар. Без аны Березина буеннан үз өенә кай-тардык. Терелеп җитүгә отрядыбызга килергә тиеш иде. Ә хәзер менә нишләтәләр аны.
Офицер каршысына өстерәп китерделәр.
Офицер аңа таш ыргыткан кебек итеп караш ташлады да яшелле- зәңгәрле тавышы белән халыкка акырынды:
— Большевик шул? Шулмы бандитлар комиссар?
Беркем дә дәшмәде.
Офицер кемгәдер, нәрсәдер әйтте. «Бургомистр... Хапугин» дигәннә¬ре ачык ишетелеп калды.
Берьюлы бик күп капчыктан бәрәңге бушаткандагыча дөбердәп, мо-торлар кабынды. Өч мотоциклга алты немец атланды. Берсенә Шарай¬ны бәйләделәр.
Кузгалдылар, һәм бау тартылгач гөрселдәп җиргә ауган Шарай өс-терәлеп китте. Юри боргаланып-сыргаланып, чокыр-чакырлы төштән- рәк чаптыралар. Тәнендә җаны булган гәүдә түгел, бөтерелеп куерган тузан болыты гына күренеп калды.
Үксеп җиргә егылган Ганна янына беркемне җибәрмәделәр.
Җан тетрәгән авыр минутлар. «Инде тагып ниләр күрербез икән?» Мотоцикллар әйләнеп кайтып та җитә.
Офицерга рапорт бирелде. Хапугин барысын да ачыкларга булыш¬кан, хәзер алар барысын да беләләр: Шарай — коммунист, Шарай — комиссар.
Көрәк китерттеләр. «Баз казыгыз!»
һушсыз Ганна типкәләп торгызыла. «Синеке ир, базны син казый!..»
Көрәкне күрүгә Ганна, инде тавыш-тын да чыгара алмыйча, йөзтү¬бән капланды. Көрәкне бирмәскә, аңа чатырдап ябышып, аны күкрәге белән капларга теләде. «Ләкин тартып алдылар.
Ике апа һәм бер малайны кыйнап баз казыттылар.
Аннары менә иң коточкычы...
”Г
£ Күлмәк-ыштаны ертылып, бөтен тәне сыдырылып һәм тырналып У беткән, бите-башына тузан белән катнашып кара кан укмашкан ярым * тере, ярым үлек Шарайны аяклар белән төрткәләп базга төшерделәр, з Аның күзләре шешеп йомылган. Ыңгырашырлык та хәле юк.
Авыр гәүдәнең тонык кына гөрселдәп гүргә төшүен һәм офицерның s аңа пистолет төбәвен күрүгә, тешләр чатнап кысылды һәм кан-яшь I баскай барлык күзләр йомылдылар. Ә колаклар инде гүя күптән тонган иде — пистолеттан аткан тавышны беркемнең дә ишетәсе килмәде.
Ә ул барыбер атты, өч тапкыр бер-бер артлы кабатланган кискен та- г выш барыбер йөрәкләргә килеп кагылды.
... Калганын берәүләр күрде, ә берәүләр карый да, күрә дә алмады.
Атлар җиктереп, таланган малны төяделәр. Терлек куа барырга авылдан унлап кеше куелды. «Новый Шлях»та безнең элемтәчебез Гапуля түти дә, Михасьның кечкенә дусты Ванютка да шунда эләк¬теләр.
Шаулап һәм тузан туздырып юлга чыгалар. Арттан да, алдан да олаулар һәм иемецләр бара, уртада—көтү. Терлек куучылар як-яклар- дан атлый.
Берничә малай авыл кырыендагы читәнгә менеп карап калды. Алар якын дуслары Ванютканы кызганалар иде. Кем белә бит, кайтарып җибәрерләрме аны гарнизоннан, әллә юкмы? Немецләр бит кечкенәләр¬не дә Германиягә озаталар, ди. Анда төрле эшләр эшләтәләр икән...
Ванютка, кулындагы озын чыбыгын әйләндереп селки-селки, дусла¬рына каерылып карый. Үзе атлый, үзе, терлек куган булып, кычкырып сөйләнә:
— Әйдә атлагыз, малкайлар, тыңлагыз мине. Әй син, ала бозау, кая барасың анда? Болай усаллансаң, Михась абыема әйтергә кирәк сине. Урманга җитәрәк сулга борылган юлдан бар син, чөнки ундагы куыш имән төбендә баз бар, ә базда калын борынлы кыска чикерткә ята... Сез дә бик күтәрелеп бәрелмәгез, капчыклардагы тавыклар, сезнең йо¬мыркаларыгыз имән куышындагы ояда калды. Бүтәннәре аннан да ерак- тарак...
Бигрәк сәер сүзләр инде. Немецләр яки мал-туарлар ни дә булса аңладымы икән?
Ишеткәннеребезне хәтерләү шушы урында бүленде, чөнки каты гүләп килгән машиналар бер мәлгә тынып калды һәм немецләр бик каты ата башлады. Урман кырыена барып җитәләр, күрәсең, әлеге дә баягы, саклык чарасы күрелә.
Урман башта бернинди дә җавап бирмәде, бары тик машиналар тагын кузгалып бераз алга узгач кына кинәт шаулап «телгә килде».
һәм купты давыл, башланды күкрәү!..
Берсеннән-берсе уздырырга тырышып пулеметлар тәкелдәргә тотын¬ды, автоматлар тырылдады һәм винтовкалар шарт та шорт килделәр. Аннары шул тавышларның бөтенесе бергә кушылып ниндидер тоташ бер дөбердәүгә әйләнде. Каты коеп бик эре боз яуганда калай түбәләр дөбердәве шундый була.
Ерактай торып та бик дөрес чамаларга мөмкин: атыш тавышлары бары тик урманнан гына чыга, димәк, немецләргә тын алырга, аңга килергә, баш күтәрергә дә ирек бирмичә, безнекеләр аталар.
«Молодцы, егетләр! Шәп сиптерәсез!» дип урман яңгыратып кычкы-расы, бу минутта шулар янында буласы килә. Әнә кайсыдыр түзмәде, кычкырып та куйды инде... Ләкин засаданың кырыс законын бозарга ярамый шул: билгеләнгән урыныңда посып, үз вакытыңны көтәргә ки¬рәк. Дошманны борын төбеңә китереп җиткергәч кенә ут яудыр!
Фашистлар нәкъ шундый утлы тозакка килеп каптылар. Килмешәк¬нең сөреме коела төшсен диптер, әнә урманда кайсыдыр граната да шартлатты. Аның шарсыман яшен бәргәндәге шикелле үтә ачык яңгы¬
рашы безнең урманга җитеп тә кабатланды. Шул тавышка ияреп үк диярлек каты кычкырып әйтелгән боерык авазлары да килде:
— Машиналарга атмаска! Моторлар бозылмасын...
Бераздан юлда эшли башлаган ялгыз пулемет тавышын ишетәбез. Эре калибрлы булса кирәк — бик калын тамаклы. Аңа кушылып бер¬ничә мылтык та чирткәләп алды. Болары, әлбәттә, немецләр иде. Я юл буендагы канауга төшеп, я булмаса машина астына качып булса кирәк исән калучылары атып маташадыр инде. Бик сирәк ишетелгән бу шарт¬лаулар безгә суга батучының саламга ябышуыннан артыкны хәтерләт¬мәде. Хәер, пулемет дигәнебез әнә бик тиз тынып та калды: урман сип¬тергән кургаш яңгырының тагын бер дулкыны килеп бәрелде дә, авызы¬на су капты, күрәсең.
Аннары юлдан кычкырган команда ишетелде: «Кэрт, кэрт!» Чиге¬нергә диләр, — димәк, әле исән калганнары бар, бәлки, озакламый без¬нең турыдан узарлар. Күзләрне тагын да ача төшебрәк юлга карыйбыз. Унике чакма берьюлы менә-менә тартылырга тора.
Ләкин кызганычка каршы дисәң дә ярый, бәхеткә дияргә дә мөмкин, нәкъ шул минутта көтмәстән килеп чыккан бер хәл безнең бу өметләрне бөтенләй юкка чыгарды: засадабызга килеп эләгергә бер фашист та калдырмадылар.
Ике урман арасындагы биек бер калкулыкта нәрсәнеңдер кинәт то¬нык кына шартлап куйганы ишетелде. Калкулык безнең урман ягында һәм ул безгә бик якын. Анда арыш дулкынлана. Әле генә баш кыскан башакларына хәтле аермачык күренәләр.
Шул арыш арасында нәрсәдер шартлап куйды, һәм шуннан нәрсә¬дер сызгырып очып китте дә юлга барып төшеп ярылды. Без аның һава¬да кыска койрыгын сузып, бераз селкенә-селкенә, кара балык шикелле йөзеп баруын шәйләдек. Мина, һичшиксез, мина иде ул.
Ни галәмәт бу һәм бирегә кайсы күкләрдән шулай иңде? Әллә качып барган берәр немец калкулыкка менеп алдымы? Юк, алай түгелдер. Чөнки мина юлга төште бит — немец булса, ул аны юлга юнәлтмәс, ә урманга таба очырыр иде.
Әйтерсең, безнең шул фикерне раслап, калкулыкта тагын бер черт иткән шартлау ишетелде, һәм тагын бер мина юлга төшеп ярылды. Гөрст итмәде, ә «дөрес!» диде шикелле.
Ул да булмады, тагын бер мина тондырылды, һәм арыш эченнән озын бер гәүдә күтәрелеп аягүрә басты. Аның янында кечкенә генә та¬гын бер гәүдә кыймылдый иде. Юлга тиз генә карап алдылар да тагын иелеп тагын бер «кара балык»ны чөйделәр. Анысы да юлның нәкъ урта¬сына барып төште, ләкин бераз бирегәрәк. Миналар бик төгәл түшәлә¬ләр. Әнә өченчесе, әнә дүртенчесе... Миналар, күченә-күчеиә ярылып, чигенүче немецләрне шулай кыралар иде.
Тагын бер мина очты, һәм без шуның артыннан әйтеп калынган сүз-ләрне ишеттек:
— Мәгез менә монысын да, сволочьлар! Доңгыр-даңгыр иттерсен әле үзегезне...
Урман тынды, атмый башлады. Ә юлдан атып карарга теләүчеләр, күрәсең, инде юк иде.
Калкулыкта ачы ярсу белән яңгыратылган бу сүзләр безгә бернәр¬сәне ачыкладылар: арыш кыры уртасында җир астыннан килеп чыккан¬дай кинәт пәйда булган оста бу минометчы безнең Михасебыз иде! Әйе, бер тамчы да шигебез юк: Михась эше бу. «Эх, булсын иде шундый бер нәмәстәң!» дип отрядка килгәннән бирле хыялланулары юкка булмаган икән. Хәрби хезмәттә ул отличник минометчы саналган. Без моны хәзер үз күзләребез белән күреп белдек.
Әнә ул тагын бер мина очырды һәм анысын инде кычкырып такмак әйтә-әйтә үк карап калды:
Биегез әле, фашистлар,
«Левониха» көенә.
Сезнең биюләрне күргәч Безнең күңел сөенә...
Әйтеп тә торасы юк, дошманны биетергә безнең белорус егетебез g шәп, бик шәп көйне сайлаган! «Левониха» — белорусларның бөтерелеп * әйләнә-әйләнә башкарыла торган иң җитез биюләре бит.
Хикмәтле бу утатариың бирегә каян килеп чыкканын тизрәк беләсе ( иде!..
Куллар бик кычытып көткән эшебез инде тәмам.
Урыннардан чыгып юлга төшәргә, бергә җыелырга сигнал булды.
t Юлда безгә бик күп нәрсәләр беленде һәм күренде. Беренчедән, утлы 2 тозакка без көткән җәзалау отряды түгел, ә фронтка узып баручы бер ; СС полкының хуҗалык командасы килеп капкан икән. Ләкин үкенеч зур түгел, монысы тагын да майлырак калҗа бит!.. Олы юлдан эчкәре- Е рәк авылларда ризык җыярга исәп иткәннәр. Өлкәннәренә беренче пуля i эләккән — ул иң алгы машинаның кабинасында ук дөмегеп утыра.
Планшетыннан актарып алган кәгазьләрне безнең «Тәрҗемәче» куша¬матлы литовец егетебез Валис укып бирде. Теләсә нинди авылга кереп яки волость идарәсенә туктап үзләренә кирәкле ризыкны төяргә хокукы , булган команда икән.
һәм алдылар менә үзләренә тиешлене! Юлда, каты ыңгырашып ят¬кан ике яралыдан башка, исән калган бернинди җан иясе күренми. Беренче машинаның радиаторы иләк булып челтәрләнгән, шырылдап суы агып тора. Бүтәннәре җимерелмәгән, берсенең хәтта моторы да эшләп тора — эш бик тыгыз булганга, сүндерергә дә онытканнар, кү¬рәсең...
Ә миномет, ә миномет нинди чиста эшләгән! Чокырлар юлның нәкъ уртасында каралып яталар. Җеп-юлга нәкъ бер дистә кара төймә тезеп чыгылган диярсең.
Кая соң әле ул үзе «кара төймәләрне» шулай пөхтәләп тезгән Миха- себез безнең?
Әнә ул арыш кыры буйлап төшеп килә. Юк, килә түгел, ә төшеп ки¬ләләр. Чөнки дүртәү алар.
Иң алдан, бер кулы белән биек арышларны аралый-аралый, кечкенә Ванютка атлый. Икенче кулында ниндидер ящик. Шатлыгы эченә сый¬мый— авызы ерык, борынны чөйгән. Янәсе, күрегез, менә нинди асыл кошларны эләктердек!
Минометын нәни бала шикелле итеп күкрәгенә кыскан Михась бераз арттарак күренде. Ул тирләгән-пешкән һәм шактый әлсерәгән. Ләкин йөзендә һич тә яшерерлек булмаган елмаю бар. Ә уртада... Ә уртада, башларын түбән иеп, ике немец атлый. Өсләрендә яшел кием булган¬лыктан, аларны яшел басуда ерактан ачыклап күрмәгәнбез икән. Чын¬нан да, менә дигән асыл кошлар шул! Берсе обер-лейтенант ук булып чыкты. Тимер тәре ордены таккан, «Райхның почетлы гражданы» дигән исеме дә бар — автомат томшыгы белән бик күпләрнең җанын чокыган «асыл» кош булырга охшый.
— Исәнмесез, егетләр! Ай-Һай кызу булды мунча!..
Михась юлга җитәрәк үк кычкырып сөйли башлады. Аннары асыл кошларга арттан төзәп килгән пистолетын кобурына яшерә-яшерә дәвам итте:
— Гафу итегез, бераз тоткарлык булды. Менә шулар аркасында. Арыш эчендә яталар иде. Юлдан шуышып кергәннәр. Үрдән төшеп бар¬ганда өсләренә үк килеп чыктык. «Хандә хох!» ны кычкырдым, кулла¬рын түгел, башларын да күтәрмиләр. Әллә аяк сузганнармы? дибез. Юк, тереләр. Җентекләбрәк карарга кирәк — кораллары бардыр бәлки? Күренми, буш куллы булып чыктылар. Ә ник дәшмиләр, ник селкенми¬
ләр соң? Әллә асларына җибәргәннәрме?.. Берсен, әнә теге тәрелесен, аяк очым белән төрткәлим, чөнки кулларым буш түгел. Башын күтәрде, тезләнде. Кулларын күкрәгенә кушырып сөйләнә: «Анда партисан... Анда немец капут... Партисан, ур-ур...» Миңа сәгатен суза. Ялына, аяк¬ларымны кочмакчы була, имеш, үтермә... Менә алып төштек үзләрен.
Михась минометын җиргә куйды.
— Моны без Ванютка белән икәү бергә...
Ул хикмәтле утатар турында да нәрсәдер әйтергә бик теләгән иде, ләкин командир аны шунда ук бүлдерде:
— Молодец, Михась! Рәхмәт! Ә миномет турында соңыннан... Хәзер эш болай тора, иптәшләр: Хапугин янына китәбез! Мәетләрне тиз генә җирләргә кирәк, киемнәрен — үз өстебезгә...
Бу ике эшнең берсе дә бик үк күңелле булып күренмәде безгә. Мәет күмүе әле бер хәл, ничектер, ике яклап куандыра: бердән, фашистлар¬ның үз җаннары тынычланды — басып алырга килгән җирләренең гү¬ренә керәләр, икенчедән, безнең җаннарга да тынычрак — изге җире¬безне пычраткан шапшаклык бераз кимеде. Ә менә ниндидер җирәнгеч бакалар шикелле булып шуларның яшел киеменә төренүләре исә һич кенә дә күңел тартырлык эш түгел инде.
Ләкин җирәнсәк тә киендек, бик үк теләмәсәк тә мәетләрне күмдек. Авылдан такта барып алып хәтта бөтенесенә бер тәре дә утырттык, язуын да язып куйдык: «Биредә егерме дүрт фашист ята. Партизаннар дөмектерде!»
Күзләренә кереп, бәбәкләренә бәреп торсын әйдә, әгәр тагын бу як¬ларга сугылучы фашистлар табылса!
Барысы да бик тиз эшләнде. Чөнки ашыгырга кирәк иде, — алда бит әле тәмамлыйсы эш бар.
Менә ичмасам эш дисәң дә эш иде анысы! Тузан уйнатып машина белән чабулары ни тора! Күз дә йоммыйча ике тәүлек рәттән засадада ятып арулар бөтенләй юкка чыкты. Кузовта бер-беребезгә тотынышып басып, бер-беребезнең «немец буларак» сәерлеген күзәтеп, көлешеп һәм күңелле шаярышып барабыз.
Хапугинның волость идарәсендә нибары өч полицай белән эшләвен. авылда бернинди гарнизонның булмавын, «пан бургомистрның» немеп- ләргә — димәк, бу очракта безгә!—тәгәрәп хезмәт итәчәген без инде белә идек.
һәм шулай булды да.
Идарә янына килеп туктавыбызга ул үзе безнең каршыга атылып чыкты. Аякларында — ялтырап торган күн итек. Немец офицерыны- кыча итеп тектергән ыспай гына галифе чалбар киеп алган. Өстендә — кыска пиджак, бил каешына бер яктан күн сумка, икенче яктан наган кобуры тагылган. Башында — кара пилоткасыманрак итеп тегелгән, ләкин козыреклы бернәрсә. Шуны җәһәт кенә салып, аякларын бер-бер- сенә шап иттереп китереп сукты да баш иеп сүз кушты:
— Исәнмесез, паннар! Рәхим итегез... Бургомистр Хапугин каршы¬лый сезне.
Башын тагын да ия төшебрәк ишеккә күрсәтә. Бер бөртек тә чәче калмаган ул такыр баш, никтер, чери башлаган шома, сары кавынны хәтерләтә иде. Безнекеләрдән берәү шыпырт кына шаяртып та өлгерә: «Туфрак бик шәптән түгел, күрәсең — үсемлек бердә күренми бу башта...»
Эндәшергә һәм сөйләшә башларга ашыгучы булмагач, «пан бурго-мистр» авызын колакларына җиткерергә тырышыбрак елмаеп куя. Кул изән, идарәдән дә кемнәрнедер чакыра. Ак үрмәкүчсымаи итеп фашист билгесе сугылган кызыл тасмаларын беләкләренә кысып бәйләгән өч ир чыгып аның белән янәшә басалар. Аларның да яктырак йөзле булырга, көчәнүләре сизелеп тора.
i — Рәхим итегез, паннар! Бургомистр Хапугин һәм волость полицай- [ лары сезнең боерыкны башкарырга әзерләр!..
Боерыкны алдагы машинадан бик җитез сикереп төшкән Валис, рус- з чага тәрҗемә иткән булып, бик тиз әйтеп бирде:
— Господин обер-лейтенант әйтә: нәрсә катып калдыгыз, агач авыз¬лар, ди. Күпме салым җыйдыгыз — йомырка, ит, май, каймак? Төягез әйдә шушы машиналарга! Без фронтка ашыгабыз...
Бургомистрның кулы ашыгып козырекка күтәрелә, һәм шулай ук ашыгып рапорт бирелә.
Салым шактый күп салынган булган һәм, фронтны туендырырга* дип, авылларның актык ризыгын волость идарәсе бик тырышып җыйган икән — ике зур машинабызга көчкә сыйды.
Аннары командир, аны-моны дәшмичә генә, Хапугинга машина тәрә-зәсеннән бер кәгазь сузды. Машинкада язып һәм пичәт сугып немец полкының хуҗалык командасына бирелгән таныкнамә артына шәмәж карандашны бераз төкерекләп, немецчә сырлаган язу иде ул. Белешмә кәгазе машиналар төялгән арада хәзерләнде.
— Моны хәзер үк районга, ортскомендатурага илтергә чыгыгыз? Дүртегезгә дә бергә барырга кирәк, партизаннар кулына төшә күрмә¬гез — бик мөһим кәгазь һәм гаять ашыгыч.
Боерыкны бик җитди төс белән тыңлаган, хәзер үк эшлибез аны. булдырабыз, хәзер үк, паннар, дигәндәй, баш ия-ия һаман елмайган Хапугин шунда ук, тиз генә ат җиктерергә кушып, бер полицайны кай¬дадыр йөгертте.
Шунда ук безне дә ай күрде, кояш алды.
Хапугинның фронтка дип җыйган бүләген таныш авылларыбызга туктап өләшә-өләшә, үз урманыбызга кайтып җиткәнче кич була язды. Шактый арылган-талчыгылган булса да, күңелләр күтәренке иде.
Башкарылган эшләр турында барлык вак-төякләргә туктала-тукта- ла, уен-көлкеле итеп сөйләшүләр киткәч, беренче итеп никтер тагын шул Хапугин телгә алынды:
— Безнең уеннан уймак чыккандыр да инде аңа!
— Күрәсе иде, ортскомендант аның кай җиреннән тотып асты икән?!
— Бер элмәккә башларын илтеп тыгарга дүртесе бергә ай-һай ашы¬гып чаптылар да соң...
Хапугинның үзен дә һәм аның өч полицаен да немецләр һичшиксез асачагына беребез дә шикләнми иде. Чөнки шәмәхә карандаш белән язылган шундый хөкем комендатурага аларның үз куллары белән илтеп- бирелде бит. Менә нинди язу тотып районга чаптылар алар: «Комендант әфәнде! Бу халуйларыгыз бик тырышлар икән. Дүртесе дә шундый! Безгә бик күп йомырка һәм май хәзерләп бирделәр. Рәхмәт! Үтереп^ рәхмәт әйтерлек эшләре дә бар иде дә — кул пычратып тормадык инде. Анысын сезгә калдырдык. Ышанабыз, кичектерми эшләрсез. Гутен таг!. Имзабыз: заслоновчылар».
— Шәп булды, җанкисәккәем, шәп чыкты!
Бу ноктаны Михась куйды. Ул минометын майлы чүпрәк белән сөрт; кәләп утыра һәм «җанкисәккәем» дип кат-кат итеп шуңа эндәшә. Егет¬нең шул «җанкисәк» турында әйтергә теле кычытканын без инде күптән сизәбез.
һәм менә сөйли ул.
— Полкта да нәкъ шундый иде минем. Корал дисәң дә корал ичма¬сам! Якыннанрак атарга дигәндә, тубың бер якта торсын. Утны өстәп- төшереп сибә ул. Бик тә, бик тә сагындырган иде. Ванюткага рәхмәт инде, бик кирәкле көнгә табып бирде. Башлы малай ул, эшкә дә ярый торганнардан. Отрядка алырга кирәк аны, бүгеннән үк...
Ванютка белән үткән елның көзендә үк дуслаштылар алар. Развел-’ кага чыккан саен юлын ничек тә булса «Новый Шлях»ка туры китереп^
Чихась үзенең кечкенә дустын күрмичә кайтмый торган булды. Дуслаш¬кач һәм серләшә торгач, сүз арты сүз чыгып, корал табу турында да рикер әйтелгәндер, күрәсең. Чөнки безнекеләр чигенгәндә теге яки бу сәбәп белән сугыш кырында калган, дошманга эләкмәсен дип кая да бул¬са ташланган коралларны балалар бик еш табалар, үзләренә дип пиерәләр яки партизаннарга тапшыралар иде.
Бу юлы да шулай булган. Тегермән буасында су коенганда төпкә чумып бер малай ниндидер тимергә бәрелгән. Аннары, берәм-берәм чумып, шуны капшап карамакчы булганнар. Чума торгач, берсе пулемет дискысы, ә икенчесе карабин өстерәп чыгарган. Төптә корал булуына шикләре калмагач, малайлар төнлә качып барып, шул буаны ералар һәм, ни күрсеннәр, су төбендә, пычракка батып, патрон ящиклары ди¬сеңме, мылтыкмы яки пулемет дисеңме тулып ята икән! Ванютка шунда ук «калын, ләкин кыска көпшәлесе юкмы» дип нәрсәдер эзли башлаган. Бәхете зурдан икән, андые да табыла бит. Бар икән Михась абыен куандырасы көннәр!..
Барысын да җыеп алып урман эченә яшерәләр. «Ул урынны Ванютка гына белергә тиеш» дип карар кылына, һәм балалар без килеп чыккан¬ны көтәргә булалар.
Ә без эш белән еракка китеп озакладык. Авылга немецләр килә— энә теге коточкыч хәлләр булып ала. Терлек куалатып Гапуля түтине дә, Ванютканы да алып китәләр.
Бүтән отрядныкылар белән берләшеп башкарылган бер разведкадан кайтышлый, Михась япа-ялгыз шул авылга туктала һәм табып яшерел- f ән корал турындагы хәбәрне беренче булып ишетә.
Юк, ишетә түгел, аңлый дисәк кенә дөрес булыр. Чөнки Ванютканы немецләр алып киткәндә читәнгә менеп карап калган балалар аңа хә¬бәрнең үзен әйтә алмыйлар, ә бары тик терлек куган булып Ванютка әйткән сүзләрне генә кабатлыйлар. Чөнки ул «Михась абыема әйтергә кирәк» дигән иде бит. Балалар әйтәләр, һәм Михась барысын да кирә¬генчә аңлый. «Куыш имән төбендә баз бар, анда кыска һәм калын бо¬рынлы чикерткә ята. Ә йомыркалар — имән куышындагы ояда».
Куыш эчле имән һәм «йомырка» дип исемләнгән миналар Михась белән Ванюткага күптән билгеле булалар. Минометын булдырмый то¬рып, ул аны отрядка белдерергә генә теләмәгән, һаман эзләгәннәр, караштырып йөргәннәр. Нинди куаныч, әнә «Чикерткә» үзе дә — мино¬мет та, ниһаять, табылган!
Урманда ике көн рәттән азапланып, Михась аны эшкә яраклы итә —- керосин белән юа, ком һәм көл белән чистарта, сукно һәм йомшак чүп-рәкләр белән ышкып эчен-тышын ялтырата һәм атып-сынап та карый. Мйноадеты менә дигән итеп эшли торган, миналары тиешенчә шартлый торган булып чыгалар.
Шул ук көннәрдә, куып киткән көтүләрен ташлап качып, Ванютка- лар да кайтып төшә. Гапуля түтиебезнең генә кайтуына ышаныч булма¬вын әйтәләр — аның немецләргә дип сауган сөткә елгадан алып болган¬чык су кушканын күргәннәр, шуның өчен кыйный башлагач, ул: «Мышь¬як тапалсам, мышьяк салган булыр идем әле» дип кычкырган икән һәм аны комендатурага тапшырганнар.
Кыскасы, Ванютка белән Михась шулай очрашканнар, һәм бүген алар, минометларын калкулыкка алып менеп, уртак эшләрен дә эшләп күрсәттеләр инде.
— Юлда атыш башлануга ук күңел нәрсәдер сизенде: киләләр ахры, мәйтәм, сволочьлар. «Җанкисәк» белән генә булса да сыйлап калырга кирәк үзләрен. Тизрәк калкулыкка менеп алырга ашыктык. Ванютка менә дигән ярдәмче булып чыкты. Миналарын үзем, ә «Чикерткәне» ул җилтерәтеп йөртә. Ә урын менә дигән шәп идс. Бөтенесе уч төбендәге- дәй булып күренә. Шунысы гына үкенечле, фашист безгә күп артмады.
Урманнан торып бик яхшы кырдыгыз шул! Шулай да йөрәк ярсуы ба сылмады түгел, туйганчы ук булмаса да, бер аттым ичмасам.
— Бер булса да берәгәйле булды, Михась дус!
— Бер атуда ике куянга эләкте...
Егетнең мактаулардан оялганы, уңайсызлануы сизелә.
Ул, яңадан минометы янына барып чүгәләде дә, акрын гына тамак кыра башлап, сүзне бүтәнгә борырга ашыкты:
— Бергәләп атып, бер атуда икене түгел, ә дүрт куян эләктердек без бүген. Дошманның бер командасын кырып салдыкмы? Салдык. Бу бер куян. Ике ата фашистны кулга төшердекме? Төшердек. Димәк, ике куян. Әнә ничек мыштым гына утыралар куак төбендә. — Михась әсир ителгән ике немец ягына баш кагып куйды. — Ә Хапугин, ә аның поли цайлары? Муеннарын фашисттан кистердекме? Кистердек. Дөрес, куян гына түгел, бүреләр алар, ләкин куян җанлы бүреләр. Шулай булгач — өченче куян итеп шуларны санарга кирәк. Ә тагын берсе, дүртенчесе, нинди куян дисезме? Минемчә, утырып кайткан ике машинабыз — тагын бер куян. Урманда торып торырлар да юллар буйлап тагын йөртерләр әле безне...
Дөрес сүзгә җавап юк — Михаська каршы төшүчеләр булмады. Вакыйгага һәм хикәябезгә көтмәгәндә килеп кергән ул егеткә өстәп әй¬терлек сүзләр дә юк иде шикелле.
Әйе шул, бер атып бик күп куян эләктердек без бүген!
МЫЛТЫКТАН КАЛГАН КАРГА
Малай китте дә батты. Суга төшкән таштай булып арабыздан югалды.
Листовкалар илтеп һәм Мудрак бабайдан бер хәбәр белешеп шунда ук кайтырга тиешле кешебез, гарнизонлы авылда менә инде дүртенче көнне үткәрә. Кем белә, бәлки инде ул анда бөтенләй юктыр да... Бәлки аны, листовкалары-ние белән, немецләр эләктергәндер һәм малайны...
Отряд борчылып яши. Төрлегә юраулар, төрлечә фикер йөртүләр китте.
— Барып капты ахры Ванюткабыз. Мөгаен, шулайдыр.
— Бик үткен, бик чая иде ләбаса, ничек булды икән?
— Ярый ла телен тыя белсә, бөтен серләрне ачып ташламагае..,
— Бала кошны тилгән оясына салдык ахры...
Берәүләр кайгыртучан һәм сагышлы уйлануларны кичерде. Икенче ләрнең күңеленә шик-шөбһә төшүе дә бик табигый иде. Ләкин безнең беребез дә бу күңелсезлеккә читләтеп яки салкын кан белән карый алмады.
Ванютканы һәркем ул әле отрядка килгәнче үк белә һәм ярата иде. Ничек кенә тырышмады, ниләр генә эшләмәде бичара үзен партизан итеп алсыннар өчен! Малайлар белән бергә тирә-юньдәге бөтен урман эчләрен айкап, күл һәм кое төпләренә хәтле актарып нихәтле корал тап¬ты. Якын-тирә авылларга немецләр яки полицайлар килгәндә шунда барып өлгереп күпме нәрсә белеште. Ә үзенең әле уникедә генә булуы, җитмәсә тагын чамасыз бәләкәйлеге өчен күпме кичергәннәрен әйтеп тә торасы юк. Сузанрак, олысыманрак булып күренер өчен биек үкчәле итекләргә кадәр табып киде бит. Хәтта чәчләрен озын итеп үстереп, күпертеп тарап йөри башлады...
Үзенең әле чыпчык борыны озынлыгы гына гомерендә иң бәхетле, ин шатлыклы көн итеп ул, һичшиксез, партизан булып отрядка алынган көнне саныйдыр.
Арабызда хәзер әнә шул ут күзле һәм якты йөзле, хәрәкәтчән һәм өлгер, чандыр Һәм бәләкәч кеше юк. һәм шуны һәрнәрсәдә сизәсең.
Чистартырга дип сүтеп ташлаган пулеметың яки автоматыңны күреп ул хәзер: «Абый, үзем җыеп биримче!» днп синең яныңа килми. Аның: «Ни өчен күп көпшәле мылтыклар юк, немецләрдә шундый миномет бар ич? Менә шуннан торып атып Гитлерның үзенә тидерә алырлык туплар бу-лырмы икән? Минем әтине гестапочылар асыпмы, әллә атып үтерделәр¬ме икән?» шикелле сәер һәм кызык сорауларны берөзлексез яудырганын ишетмисең.
Кыскасы, малайны һәркем күңеле бик борчылып юксына.
Кем кем, ә безнең минометчы Михасебыз бу көннәрдә барыбыздан да күбрәк борчылды кебек. Ул кинәт бөтенләй тынып калды, нәрсә гурында сөйләшкәндә дә дәшмәс булды. Чөнки Ванютканы отрядка алдырту өчен ул барыбыздан да күбрәкне әйтте һәм барыбыздан да күбрәк тырышты бит, һәм менә аның кечкенә Ванюткасы беренче эштә үк сынатты бугай. Михаська моның белән үз йөзенә дә кызыллык ки¬лүен уйлап пошынырга урын бар. Шуңа күрә дә ул малайны яклаучы¬ларга кушылып та, аңа ышанычсызлык белдерүчеләргә каршы төшеп тә гел күтәрмәде.
Ванютка турында сөйләнүләрнең һәр ике төрлесе дә командир белән комиссар колагына да керми калмады, әлбәттә. Ничектер киңәшләшер¬гә, серле булып чуалган җепнең очына чыгып карарга, нәрсәдер эшләр¬гә бик вакыт иде.
Гарнизонны һәр дүрт яктан һәм бик җентекләп күзәтә башларга ка¬рар кылынды. Дозорларны авылга мөмкин кадәр якынрак җиргә, юллар үткән урыннарга куярга булдык. Гарнизоннан кем чыкса да, кайсы юл¬дан чыкса да, туктатып сораштырырга. Бер-бер нәрсәне белешми яки ачыкламый торып күзәтүне туктатмаска. Әгәр малай чыннан да эләк¬кән, ябып куелган дип табылса, берничә отряд берләшеп гарнизонга һөҗүм итү күздә тотылды. Боларны берләшмә командиры Заслонов үзе дә белә, — һөҗүмне оештыру өчен аңа безнең өзеп әйтелгән хәбәребез генә кирәк булачак иде. Ванютка әрәм булмаска тиеш.
... Авылны елга ярына ук диярлек килеп төртелгән урман ягыннан күзәтү безнең төркемгә тапшырылды.
Шактый биек, ләкин сөзәк, киң яр. Ярыйсы ук җәелеп аккан йөгерек сулы елга үзәк урамга янәшә юнәлештә авыл очына кадәр бара да кинәт уңга борыла. Шунда ул район үзәгеннән килгән таш юл белән кисешә¬без моннан шул юлның зур, челтәрле күперен күрәбез. Ындыр артлары белән елга арасында тар гына болынлык. Анда печән чабалар, чалгы янаган тавышлары ара-тирә безгә дә ишетелеп куйгалый.
Кыскасы, урыныбыз күзәтү өчен дә бик җайлы, үзебезне дә бик яхшы яшерә. Авылда урам буйлап узган яки каралты тирәләрендә йөр¬гән аерым кешеләргә кадәр шәйләргә мөмкин, ә безне алар, әлбәттә, берничек тә күрмиләр. Аннары тагын бу якка көтү дә алып чыккалый- лар икән, һич югында көтүчедән дә нәрсә дә булса ишетергә мөмкин булачак.
Кояшлы, эссе көн. һәрнәрсәдән хуш ис аңкып, ниндидер ләззәтле шифа бөркелеп тора. Авыл аръягындагы кырларда вак рәшә дулкынна¬ры йөгерешеп уйнаганы күренә. Аяз күк зәңгәрлеге шулай чагыла бул¬са кирәк — бөтен тирә-юньне ниндидер зәңгәрсу сыек, үтә күренмәле томан каплаган шикелле. Урманда да, болында да кошлар сайрый. Су өстенә тияр-тимәс кенә итеп карлыгачлар очып уйныйлар. Барысы да матур, барысы да күңелгә якын, ә күңелләр бер дә куанычлы түгел. Чөнки шул матурлыкны дошман таптый, безнең шундый саф һавабызны дошман сулый...
Без юан бер юкә төбендә, күләгәдә ятабыз. Матур тавышлар да, гүзәл төсләр дә әллә ни кызыксындырмый — күзләр бары тик авылга карыйлар, колаклар бары тик шул яктан килгән авазларны гына аулый.
Гарнизонны инде үткен караш белән айкап та өлгердек. Элеккеге мәктәп бинасын авылдан аз гына читкә, бакчадагы калкулыккарак кү¬череп салганнар. Яртысыннан артыгын җир астына күмеп эшләгәнгә, ул тавык кетәге биеклеге генә булып калган. Тәрәзәләре бөтенләй күренми диярлек, аларын, өстән генә якты төшәрлек итеп, каплаулы иткәннәр. Партизаннар һөҗүменнән саклану өчен уйланган чара бу. Күрәсез, илбасарларга һәм сатлык җан полицайларга җир өстендә яшәү бик үк җиңел түгел, юкса үзләре торган бөтен биналарын да шулай җиргә күмеп салмаслар, сукыр тычкан булып яшәмәсләр иде. Уттан, пулядан шулай сакланалар. Бу гарнизонның түбәләренә хәтле тимер белән яп-каннар дип сөйлиләр иде, дөрес икән. Калай гына да түгел, тимер түбә. Ташландык танклар һәм бронемашиналарның калын щитларын алып гүбә ябарга мәҗбүр икән, димәк, партизанның пулясыннан гына түгел, снаряды һәм миналарыннан да ярыйсы шүрли дошман.
Казарма тирәсендә каралты-фәләннәр артык күп күренми. Бер ла¬паслары бар да, будка шикелле берничә корылма күзгә ташлана. Шу- ларның барысын да уратып чәнечкеле тимер чыбыктан өч рәтле биек киртә сузганнар. Як-якны яхшы күреп булсын өчен, бакчадагы куаклар барысы да кисеп ташланган. Киртәнең бары авылга караган буенда гына дистәгә якын каен, бераз тирәк һәм тагын ниндидер агачлар торып калган.
«Сукыр тычкан оясының» бөтен тирә-юнен бүген бик тырышып җыештыралар, тәртипкә китереп маташалар. Тузан күтәрелә — ишек алдын себерәләр, олауларга нәрсәдер төялә — чүп ташыйлар, күрәсең. Уртасында ап-ак табы күренгән флаг та чыгарып элделәр әнә. Авыл урамнары һәм каралты тирәләре дә шулай җыештырыла. Нинди дә булса бәйрәмнәреме икән әллә немецләрнең?
Төшлеккәрәк күтәрелгән кояш тагын да шәбрәк кыздыра башлады. Без икенче урынга, ышыккарак күченәбез. Хәзер инде чиратлап, берәм- берәм генә күзәтергә булдык. Төнлә дә шунда каласы бар бит — бераз ял итеп тә куярга кирәк.
Без — өчәү; Тумышы белән шушы район егете Пашка Шаршун юлларны, мондагы кешеләрне һәм тирә-якны яхшы белгәне өчен дозор¬га билгеләнде. Мин разведчик буларак биредә — чөнки эшем шул. Ә Михась, минометыннан берничә көнгә аерылырга туры килсә дә, үзе геләп, хәтта бик ялынып сорап, монда килде. Бәләкәч дусты Ванютка язмышын ачыклауга бәйле булган теләсә нинди эшкә әзер иде ул.
Хәлләр әлегә шундый: берөзлексез карыйбыз, тыңлыйбыз, нәрсәдер көтәбез, э авыл бернәрсә дә әйтми, бернәрсә дә сиздерми әле безгә.
Без Михась белән сузылышып яттык та, күңел көндәлекләребезне актарып, хатирәләр сөйли башладык. Ванютка турында белгәннәрен Михась бүген аеруча бер дулкынлану белән, ничектер тирән кичереп, яратып телгә алды.
— Беренче тапкыр ул миңа «Новый Шлях» болынында очрады. Үткән ел, августта, заданиедән кайта идек, урманга турыдан гына, елга ягыннан керергә булдык. Шунда, елга буенда, тәбәнәк кенә буйлы бер малай тора. Башына пилотка киеп алган, йолдызы да бар. Көмеш тәңкә кебек зур күзләре очкынланып ялтырыйлар. Ике кулы белән кочаклап каз күтәргән. Су өстен дә, яшел болынны да чуарлап ап-ак каз төркем¬нәре сибелгән иде. Казлар көтәдер бу малай дип уйладык та, аны-моны сорашып торыр нәрсәбез булмаганлыктан, эндәшмичә генә үтеп китәргә исәп иттек. Ләкин малай пилоткасын салып күлмәк астына тиз генә яшерде дә үзе сүз кушты:
— Абыйлар, сез партизанмы, әллә полицайлармы?
Сәер сорауга үзебез дә сорау белән генә җавап бирдек:
— Ни йомыш?
— Болай гына. Полицай булсагыз, урманга бармас идегез. Алар
немец каешы буып йөриләр, тимеренә «Ходай безнең белән» дип языл ган. Партизан бит сез, әйеме?
Без елмаештык. Малай пилоткасын яңадан чыгарып башына киде урынындамы-юкмы дигән шикелле, йолдызын сыйпап алды.
— Ә син кем буласың соң?
— Мин Цуп. Фамилиябез шундый безнең. Ә исемем В анютка Русча Иван була.
— Нишлисең биредә?
— Менә казлар...
— Казлар көтәсең?..
— Юк, көтмим, мин аларны җиңдерешәм.
Малай кулындагы казын югарырак күтәреп күрсәтә, йоннары уй- ды.м-уйды.м булып шактый йолыккаланган һәм башы канаган каз, муе¬нын сузып, кыйгылдап куя.
— Ничек ул җиңдерешәсең?
— Менә бусы безнең ата каз. Әнә судан чыгып барган теге төркемне күрәсезме, алары полицай казлары. Безнең авылдан. Үзе районда, гар-низонда тора. Шуның ата казын талатам мин үземнекеннән.
Малай бөтенләй ачылып китте, эре генә атлап яныбызгарак килде һәм, казын сыйпап, безнең нәрсә дә булса әйтүебезне көтеп калды төсле.
Кычкырып көлештек тә, «шәп-шәп!» дигән булдык.
— Ә җиңдереп буламы соң?
— Була башлады инде. Бүген бөтенләй егып салып йолыккалады тегене. Шулай да ул тазарак шул, чукынган. Полицай бай бит ул. немецләр белән бергә кеше талый. Казына да күп эләгә аның. Үземне кен дә өйгә алып кайтам да он сибеп бәрәңге ашатам әле. Мин аны барыбер үтергәнче талатачакмын. Көтәсезме, әйләнеп килгәнемне? Мин бик тиз... Үзегез дә карап торырсыз...
Малай бик күрсәтергә теләгән ул «сугышны» без, әлбәттә, күрә ал-мадык. Ул безгә күзләрен тутырып, моңсуланып карады һәм бик бел декле кешесыман итеп тагын бер сорау биреп калды:
— Заслоновчылармы сез, абыйлар, әллә Решетников бригадасын-нанмы?
Без ерактан кул изәп кенә саубуллаштык та, малайга бернәрсә дә әйтмичә, китеп бардык. Ул вакытта аның кем икәнен дә, үз авыллары¬ның бер полицае аның коммунист әтисен немецләргә тотып биргәнен дә белми идек әле...
Михась торып төп башына утырды һәм, ашыкмыйча гына төреп, махра кабызды. Безнең әңгәмәбез вакытның үзе кебек акрын гына дә¬вам иткәндә Пашка Шаршун кинәт: «Карагыз әле, карагыз!» — дип пышылдады һәм, куллары белән күрсәтеп, безне үз янына чакырды.
— Әнә һавада, бу очта, гарнизон өстендәрәк... Күрәсезме ак «еланны?»
«Еланны» без бик тиз күреп алдык. Ул авыл өстендә, югарыда, ки¬мендә ике йөз-өч йөз метр чамасы биеклектә, тартыла-тартыла чайкала иде. Вакыт-вакыт кыйшаеп алгалый, бөтенләй үк әйләнеп тә каплана, озын койрыгын туктаусыз җилфердәтеп, тузгытып уйный.
Бер карауга әллә ни искитәрлек нәрсә күрмибез дә шикелле. Бала чакта безнең кайсыбызның нечкә чыра кисәкләреннән һәм бер дәфтәр битеннән кораштырып мунчала койрык таккан шундый еланнарны очырганы юк та, әниләребезнең бик күп кәтүк җебен кайсыбыз шунә әрәм итмәде!
Ләкин бу «елан» бүтәнчәрәк булып чыкты шул.
Кулын түбәнгәрәк төшереп, Михась безгә: «Сез әнә тегеләрен кара¬гыз, әнә, әнә, түбәнгә кәгазьләр очканны күрәсезме?..» дигәндә без, ут тирәсендә уйнаган күбәләкләр төсле әйләнә-әйләнә очып авыл өстенә^
төшеп барган кәгазьләрне дә күреп өлгердек. Шул «еланнан» төшмичә, каян төшсеннәр алар монда?
«Еланнан» кинәт тагын биш бөртек шундый кәгазь аерылды һәм алары да талпына-талпына әйләнгәләп түбәнгә-түбәнгә төшә башла дылар.
Аннары гарнизоннан да, авыл өйләреннән дә кемнәрнеңдер чыгып аларны тотып алганы күренде. Бер заман ду килеп «еланга» ата башла¬дылар. Ул, шуңа үч иткәндәй, һаман болгана-тулгана оча бирде. Тагын бер ярты сәгать чамасы вакыт узгач кына, гарнизон өстеннән түбәнгә- рәк төшә-төшә үтте дә, каядыр авыл артына китеп күздән югалды.
Агулы «елан» булды бу һәм дошманны ярыйсы шәп чагып алды!
Безнең күңелләребез шуны сизенде, һичшиксез шулай икәненә лә иманыбыз камил иде. Ләкин каян килеп чыкты соң әле ул монда?
һәркайсыбызны үтә кызыксындырган сорауга җавап таба алмадьп
Көннең калган өлеше шактый тиз үтте. Авылны бүтән яклардан кү зәткән дозорларыбыз нишләгәннәрдер, ә без берни дә ачыклый ал¬мадык.
Ничек җитте шулай җылынып һәм алмаш-тилмәш черем иткәлсн таңны, икенче көнне көттек.
Гарнизон төн буе тынгысыз булды — урам буйлап фонарьлар янды рып йөрделәр, күккә берөзлексез яктырткыч ракеталар чөелеп торды, тавыш һәм ыгы-зыгы таңга чаклы тынмады.
Таң аткач, җирдәге куе чык бөртекләрен ялтыратып зур кояш күтә релеп килгән иртәнге бер сәгатьтә, кинәт бөтен якны тетрәткән зур бер тавыш купты, һәм ул үзеннән дә олырак булган ыгы-зыгы китереп чы гарды.
Башта без әле каядыр еракта, күпер аръягындагы куаклык артында, бик күп моторның берьюлы гүләгәнен ишеттек. Тавышның якынайган нан-якыная, көчәйгәннән-көчәя баруын, озакламый аңа тимер чыңы, сигналлар, машина гудоклары кушылганын сәерсенеп һәм әле бернәрсә аңламыйча тыңлыйбыз. Бик зур колоннага охшый, я танклар, я броне транспортерлар да бар булырга тиеш.
Көтәбез. Менә алар куаклыктан килеп чыктылар һәм олы юл буйлап сузылганнары күренде. Озын һәм шау-шулы яшел бер хәшәрәт шуыша шикелле. Ул башы белән күпергә килеп төртелергә тора, ә койрыгы һич тә күренми әле. Әйе, җиңел танклары да, бронетранспортерлары да бар. Машиналары тулы кеше.
Чикерткә кебек кечкенә һәм җиңел бер машина күпергә керде һәм алдан чаптырып та үтте. Аннары күпернең буеннан буена хәшәрәт гәү¬дәсенең бер өлеше сузылды, һәм кинәт... ул өлеш, күпернең үзе белән бергә, шартлатып сындырган таяк шикелле урталайга өзелде! Елга өсте бик каты итеп тимергә тимер килеп бәрелгән тавышлар, ярсулы кыч¬кыру һәм акырулар белән тулып калды. Ишетелмәслек кенә тавыш түгел шул — ким дигәндә җиде-сигез машина түбәнгә мәтәлгәндер, ә калганнары нинди көч белән бер-берсен сөзештеләр!
Аннары кинәт бераз тынлык урнашты,— аңга килү минутлары баш ланды бугай. Моторларның берсе дә инде гүләми иде. Арттагы машина лардан төшеп, сак кына, берәм-берәм генә, күпер янына килүчеләр кү ренгәләде. Гарнизондагылар да, бик ашыккан булып, ләкин, сизгәнебез чә, кыяр-кыймас кына йөгереп, шул якка юл тоттылар.
Бераздан шактый зур төркем булып яр читенә килеп баскан немеи- ләр, кулларын сузып елга өстендә нәрсәнедер күрсәтә-күрсәтә, шаула¬шып алдылар, Һәм шунда ук атыш башланды.
Кая һәм нәрсәгә төбәгәннәрен күрмибез дә, чамалап та булмый. Ләкин утны нәкъ елга өстенә яудыралар. Күпер турысында ике як яр да текә Һәм биек булганлыктан, без ул төшне күзәтә алмыйбыз. Күпердән ике-өч йөз метр түбәндәрәк — борма. Елганың шуннан башлап бирегә
табан сузылган өлешен генә ачык күрергә мөмкин. Анысын да ап-ачык итеп түгел әле, чөнки куе томан таралып бетмәгән, ул су өстендә аксыл юргансыман булып ята.
Пуля яудырулар дәвам итә. Яр буендагы ыгы-зыгы бер мәлгә тагын көчәеп ала да бөтен тавыш-тыи кинәт басыла.
һәм шул ук минутта безгә елга өстендәге томанны ерып ниндидер карамчык шуышканы күренде. Ул акрынлап якыная бара, зурая, ачык¬лана төшә. Борманы узды, димәк, агым уңаена, бирегә таба килә. Нечкә генә озын канатларын ашыгып җилпегән кошсыман бернәрсә. Менә инде без аны аермачык күрәбез. Кечкенә генә көймә, көймәдә ике кеше. Дошман, әлбәттә, шуңа аткан. Ул һәлакәтле уттан көймәне томанлы елганың текә борылышы коткарып калды булырга тиеш. Менә тиздән алар ярга килеп төртелерләр, ә анда куе таллык эченә чумып күздән югалырга мөмкин. Аннары—урман, кочагында яткырып безне бер көн һәм бер төн саклаган юкә урманы.
Шуны уйлап куанабыз, иркен сулап куябыз. Ишкәкләрне тизрәк сел-тәргә көч бирәсе, көймәне ярга тизрәк тартып китерәсе, аны коткарасы килә.
Ләкин «коткару» сүзен әйтергә ашыкканбыз икән шул әле. Пуля¬лар белән куып тота алмагач, дошман көймә артыннан снарядлар һәм миналар яудыра башлады. Дөрес, күреп төби алмыйлар, чөнки көймә борылыш артында, текә ярның бу ягында, ләкин, берничә танк тубыннан һәм минометтан булса кирәк, бер-бер артлы шунда очырылган снаряд¬лар елга өстен шактый усалланып капшадылар.
Кояш нурларында ялтырап кечкенә-кечкеиә салават күперләре уй-наткан су баганалары һаман саен ешая барып күтәрелә. Елгада инә төр-терлек тә урын калмаган кебек. Сызгырып килгән нәни чучкалар ярга да төшкәлнләр.
Көймә, кинәт күтәрелгән дулкыннан дулкынга ташланып, чайкала һәм оча. Күренә дә, күренми дә ул хәзер. Әйе, без аны күздән югалттык. Ярда төртке булып кына бернәрсә кыймылдап алды да, ул да артык кү¬ренмәде. Тагын ун-унбиш минут чамасы шулай ут төкереп торгач, ахры арыптыр, туплар белән минометлар да шауламас булды.
Елга өсте тагын тынып, талгынланып калды. Шартлаулардан тончы-гып, миңгерәп өскә калыккан балыклар гына кояшта көмештәй ялты¬рап безнең турыдан агып үттеләр.
Бераздан яр буена килеп елга киңлеген һәм бу якны бик озак, бик җентекләп карап торган немецләр дә, шуннан артыкны күрә алмыйча, китеп бардылар.
Суга чумдырылган машиналарын ярга өстерәп ярты көн чамасы маташкач, колонна гомумән борылып китеп барды. Алар бөтен халыкны урамга куып чыгарып, барлык йортларга да рәттән ут төртеп киттеләр. Авыл дөрләп яна калды. Шул көннән башлап ортскомендатура исем- лекләрендә Обольцы дигән гарнизон исемен дә сызып ташлаганнардыр. Чөнки немецләр аның начальнигын да, барлык солдатларын һәм поли-цайларын да кулга алып киткәннәр икән.
Урман авызындагы юкә ышыгында ике көн ятып без күргәннәр менә шул булды.
«Шулай итеп, Ванютканы күрмәдегез, ул билгесез булып югалды, та-былмадымы инде?» — дип сорарсыз сез.
Әйтеп куйыйк: — Күрдек! Ул үзе табылды...
Шул кичне үз отрядыбызда күрдек без аны.
Хәзер сүзне аңа бирергә мөмкин, хикәяне ул үзе тәмамласын.
... Туп-туры б’ардым да кердем авылга. Кыр капкасы янында туктат-мадылар да. Часовой юк иде. Урамда гына бер полицай очрады. «Ниш¬ләп йөрисең монда, ябалак?» — ди. Үзе туктатмый да. Нәрсәмнән шик¬ләнсен инде ул минем. Шундый өтек бер бала: өс-баш сәләмә, яланаяк- яланбаш. Кулда бернәрсә юк. Ә кәгазьләр трусик астында, бот төбенә
.кысып бәйләнгән. Туктатса да җавап бар: «Көтүдән сарыгыбыз кайт¬мады, шуны эзләп килдем». Мудрак бабайны да тиз таптым, йортын әй- |теп җибәргәч беләм инде мин аны. Ләкин туры ук барып кермәдем. Башта малайлар белән урамда бераз туп уйнадык. Бер полицай малае (да бар иде. Алдашып уйнаганы өчен кабыргасына берне төртә башла- .гач, гарнизон бакчасыннан шомырт өздерермен дип котылды. Аннары (бабайның коега су алырга чыкканын күрдем. Су эчәргә дигән булып (Янына бардым. Шулай-шулай мин әйтәм, «аккошлар» белән килдем, («карчыга» абыйдан. Таныды. Бүген очырып булмый, диде. Авылга кем¬нәрнедер көтәләр икән, бик каты хәзерләнәләр, чистарыну бара, көне¬-төне патрульләр йөри, ди. Бирдем, яшереп торырга булды. Үз хәбәрлә¬рен әйтте. Кайтып китәргә дип чыксам, авыл читендә туктаттылар. i«Беркем, беркая чыкмый, приказ шундый» ди полицай. Каптым бит, мин әйтәм, отрядта эләгә инде миңа моның өчен, дип уйлыйм. Калырга булгач, калырга инде, бер җай табып качармын әле, дидем. Малайлар белән уйнап йөрибез. Берсенең бакчасында шалаш ясадык — солдат- солдат уйнап шунда кунабыз. Полицай токымы шомырт өздерергә алып барды. Агач башына менгәч бөтен гарнизоннарын бик озак карап тор¬дык. Җир астында асрыйлар икән полицайларны. Эт оясы кебек кенә дүрт будкалары бар — өннәренә шуннан төшәләр, ди. И эшләтәләр үз¬ләрен, и чаптыралар: урам себерүләр дисеңме, казарма юумы, каравыл¬да торулармы. Малай ерактан гына үз әтисен дә күрсәтте. Сокланган булам, мактыйм. «Берәр бәйрәмме әллә, ник болай тырышалар соң?» дип юри генә сораган идем, белә икән, ишеткән икән каһәр, бәйрәм килми, немецләр килә, ди, фронттан кайталар, ял итәргә, күбәү була¬чаклар, танклар белән, ди.
Икенче көнне Мудрак бабай белән балыкка төштек. Аның бәләкәй генә көймәсе бар икән. Мин дә ишкәк ишәргә өйрәндем. И балык икән ул елгада, и балык. Чабак, алабуга, чуртан... Бик озак тоттык. Немец¬ләр киләсен дә шунда сөйләдем аңа. «Алай икән» генә диде ул. Кайт¬кач, бер чиләк балык алып, гарнизонга китте. Полицайлар начальнигы¬на күчтәнәч илткән икән. Башта бик ачуым да килде минем, белгән булсам, мин әйтәм, бөтен балыкларын да, билләһи, суга кире җибәргән булыр идем дим. Ләкин шулай кирәк булган икән. Кайткач әйтә миңа бабаем: «Нәрсә ул чабак, менә иртәгә җәен эләктерәчәкбез. Ул күпер тирәсендәрәк була, чөнки анда су тирән. Начальниктан рөхсәт алдым, шунда барып тотарбыз...» Киттек шунда. Елга тын. Беркем дә юк. Күпер астына ук кереп туктаттык көймәне. Ятьмә дә, кармаклар да сал¬дык. «Кара!» — диде бабай миңа. Ә үзе әйләнеп-әйләнеп субайларны карый башлады: «Бер, ике, дүрт, биш...» Беләсем килде дә сорадым: — «Ник саныйсың?» — дидем. Колагымарак иелде дә әйтте: «Кисәргә ки¬рәк аларны: танклы кунаклар килә икән бит. «Бух» шуларны суга...» Ул кулларын сузып суга чумарга хәзерләнгән шикелле итеп алды. Ох, нинди шәп. танклар суга, немеце-нпе белән! «Әйдә, кисәбез!» Бабай көймә төбендәге такта астына пычкысын да салып ук килгән икән. Тотындык кисәргә. Бераз кисәбез, бераз балык тотабыз. Җиңел түгел ул, шулай да мин бер тамчы да арымадым. Субайны аны пычкыны су эчендә йөртеп кисәсең. Ике төштән. Ә кисекләрен бөтенләй алып таш¬ларга кирәк. Бер көнне икене кистек. Бөтенесе биш булса җитә икән. Чөнки бер яктан гына киссәң, күпер бер якка кыйшаеп ишеләчәк, теге¬ләргә суга мәтәлергә шәбрәк була...
Малай шул урында тәмам кызып китте, Мудрак карттан ишетеп белгәннәрен дә үз гыйлемлеге итебрәк бирә башлады. Ләкин без аны. бернәрсә дә сиздермәскә тырышып, барыбер бик кызыксынып тыңлый¬быз, чөнки Мудрак бабай үзе бу турыда безгә беркайчан да сөйли алмас инде...
Сүзен соңгы субайларны кисүгә китереп җиткергәч, мылтыклар һәм
туптан атулар телгә алынгач, әлбәттә, шуны, Мудра к бабайны уйлап Ванютка кинәт бизгәк тоткандагыдай калтыранып куйды. Күзләреннән эре-эре бөртек яшьләр килгәнен сизми дә калды.
— Соңгы субайны без бүген иртә таңнан кисәргә чыктык. Чөнки эси көн уртасында балыкта йөрүеңә синең кем ышансын?! Менә бетерәбе- бетерәбез дигәндә генә моторлар гүләгәне ишетелде. Киләләр ич! д? без. Кайчан киләселәре билгесез иде бит. Пычкыны ашыгыбрак тарта быз, куллар ут кебек яна, тирләп-пештек. Ә тегеләр бөтенләй якында ук гүлиләр инде. Барыбер өлгердек шул! Утырдык та агым уңаена тө шеп киттек, шунда ук алар да күпергә килеп керде. Болай шактый кит кән идек китүен, ничектер күреп алдылар шул каһәрләр. Мылтыктан атканнарына бер тамчы да исебез китмәде. Бөтен пулялары да өста очып уздылар. Бераз безелдәп, бераз чыжлабрак оча икән алар. Суг; төшкәләгәннәре бераз чыжлый да: чыж-чыж-чут... чыж-чыж-чут! Ә снаряд бик әшәке шартлый икән ул, чыда гына. Көймәне тирбәтепме тирбәтә бит, менә-менә әйләндереп каплый инде, дибез. Капламасы* гына иде! Мин үзем йөзә беләм дә бит, әгәр бабай йөзә белмәсә» ничеэ алып чыгарга кирәк. Көймәнең эченә үк иелештек. Беребез ишә, бере¬без койрыкны тоткан. Яр инде күренеп үк тора, бөтенләй якында ук. Мин сикереп төшәргә булдым: көймәне тартып барырга кирәкте} бәлки? Торып баскан гына идем, якында гына берсе шартлады да мине ничектер күтәреп алып суга ыргытты. Бөтенләй сай җирдә икәнбез. Тагын берсе шартлады. Мин суга чумдым. Ләкин тимәгән икән — әле калганмын. Көймәне тартырга дип күтәрелсәм — аның вак-вак кисәк ләргә туралган такталары белән йомычкалары гына күренде. Ә бабай бабай бөтенләй юк иде...
Малай, башын түбәнгә иеп, яшьле күзләрен сөртте.
Аннары ул, үзенчә, анысы бит аның бик кечкенә эш дип уйлап булса кирәк, тиз-тиз генә итеп елан турында сөйләде.
Сөйләргә калса, чыннан да, бик зурдан да түгел кебек, ә дошмав-. өстенә нинди зәһәр агу сипте ул! Ә ничек җиңел, нинди гади итеп эш-ләнгән!
Малай, ике ак җепне ике бармакка урап, кемнеңдер ындырына, бе рәңге буразнасына кереп яткан. Бармакларга ураган җеп бушатылэ һәм «елан», әйләнә-болгана очып, югарыгарак, ераккарак китә баргг. Менә ул авылның нәкъ уртасында, нәкъ өстендә. Бер бармак җепнен очын кинәт тартып куя, ягъни кәгазьләрне «елан»га кыстырып куйгаь резинканы бушата, калганын җил үзе эшли: кәгазьләрне эләктереп ала¬да очырып китә. Җиргә төшеп җитүенә алыгыз, укыгыз, полицайлар1 Партизаннар штабыннан «сәлам хат» бу сезгә!.. Аннары икенче бармая бераз әйләнеп ала — «елан» авылның теге очынарак барсын өчен, җепнг тагын бераз суза төшә. Аннары тагын теге бармак тартыла — Мудрая бабайның иске подтяжкаларыннан суырып алып бер резин кисәгеннән эшләнгән «автомат» шул ук минутта һавага «аккошларның» яңа төрке мен очыра...
Малайның сүзе шунда беткәч, аңа берәүләр төрле-төрле сорал яудырдылар, икенчеләре исә ул әйткәннәрне ачыклый төшә торганрак сүзләр кыстырырга ашыкты.
— Ябалак ук дидемени сиңа, Ванютка, теге полицай? Үзе ябалак ул, паразит! Бөтен агай-энеләрен бергә әнә ничек очыртып алып кит¬кәннәр... Ә син тилгән! Тилгән син, браток. Тилгән, тилгән, гарнизонга килгән, кирәкләрен биргән...
— Ул үлемнән калды. Шуңа күрә дә исеме аның, безнең яктагыча итеп әйтсәк, мылтыктан калган карга була.
— Юк, туганнар, ул безнең яшь бөркетебез булып үсә. Менә кем ул Ванютка!..
БӘХЕТСЕЗЛЕК БӘХЕТЛЕ ИТТЕ
«Новый Шлях» тирәсе урманнарыннан күчәргә, дөресрәге, көч-хәл белән чыгып китәргә туры килде. Аида немецләр бик зур «чистарту» үткәрергә, үзләренчә әйтсәк, урманны «тарарга» керешкәннәр иде.
Адым саен теңкәсенә тиясең — һәм дошманның моңа түзәр хәле кал¬мый. Ишетеп белүебезчә, округның полиция начальнигы, ниндидер гауб- вахтмейстер, котырган эттән дә яманрак булып усалланган, имеш. Шә¬һәр һәм район полиция начальникларының, волостьларда полиция участоклары комендантларының, үз кул астындагы җәзалау отрядлары зондерфюрерларының якаларыннан ала да әйтә икән: «Кайчан бетерә¬сез шул большевикларны? Әллә үзегез дөмектерелгәнне көтәсезме?!»
Полиция тагын да яманрак этләнергә, тагын да әрсезләнә төшәргә мәҗбүр. Юлларга чыгып засадалар ясап, кечкенәрәк урманнарны бер¬ничә гарнизон бергә камап карыйлар. Аршинлы хәрефләр белән язып яңа белдерүләр эленә: партизанны тотып яки аларның урынын күрсәтеп биргән кешеләргә немец акчасы, җир, сигарет һәм тәмәке вәгъдә ителә, партизаннар белән элемтәдә булучыларны һәм аларның семьяларын асу-кисүләр белән яныйлар.
Ә нәтиҗә?
Нинди дә булса яңа тозакка эләгергә, партизаннарның яңа һөҗүмен татырга туры килә.
Партизан көрәшә ҺӘхМ үч ала. Юллар бикләнсә, аның сукмагы бар, урманы камалса, ул кырда кала. Чөнки биредә һәр карыш җир — аны¬кы, чөнки ул — халык.
Шулай да бу юлы безгә дә тозакның бик яманы корылды. Полиция чаралары белән бернинди дә нәтиҗәгә ирешә алмагач, районга фронт¬тан алып СС полкы китерделәр. Партизаннарга каршы гаскәри опера¬ция башланды. Мондыйны әле беренче тапкыр күрүебез.
Урман буендагы бөтен авылларга немецләр килеп тулды. Тауларга .мендереп туплар, юлларга чыгарып танклар куйдылар. Иртә таңнан ук урман өстендә «рама» очып әйләнде.
Койрыгы ике җәпле итеп эшләнгән бу самолетны немец разведка өчен, ут атарга кирәкле урыннарны билгеләү өчен куллана. Өстеңдә «рама» күрендеме, бераздан бомбовозлар киләсен көт тә тор инде.
Алар бу юлы да бик тиз килеп чыктылар. «Рама» сибеп киткән лис¬товкалар яңгырыннан соң ук, урманга бомбалар ява башлады.
Партизанга каршы махсус бомба бар дигәннәр иде, менә анысын да күрергә туры килде. Сәер һәм хәтәр нәрсә икән. Башта самолеттан кап- чыксыман зур бернәрсә ташлыйлар. Ул хәтсез яман сызгырып түбәнгә төшә-төшә дә кинәт ничектер ачылып китә. Шулчак аңардан, капчык авызын чишеп борчак бушаткандагы шикелле булып, бик күп, бик вак бомбалар чәчелә. Куак төбе саен кимендә берәрсе төшеп шартласын .дигәннәр, күрәсең, җәлләп тутырмаганнар үлемне...
Көчле, куркыныч һөҗүмнең башы гына әле бу. Аннары туплар телгә киләчәк, аннары танклар бар. Шуларның барысыннан соң урманга, һәр агач, һәр куак төбен капшар өчен, солдатлар һәм полицайлар керәчәк¬ләр. Чөнки «тарау»ның законы шундый аның: урманда алар аягы бас¬маган җир калмаска тиеш. Хәтта кайбер агачларны төбе-тамыры белән аударып, штыклары белән туфракны актаргалап йөриләр, янәсе, парти¬зан яшеренеп ятмыймы.
Бәлки алар, этләренә генә ышанмыйча, җиргә ятып шуыша-шуыша үзләре үк иснәнерләр дә?!
Шулай уйлап шаяртырга да урын бар, тик вакыты гына андый түгел...
Хәл гадәттән тыш җитди, хәл чамасыз кыен. Берничә кешебез инд< һәлак булды, яраланучылар да бар. Каты һөҗүм туктаусыз дәвам итә Каршы торырлык, йөзгә йөз килеп сугышырлык көч бездә, әлбәттә, ю>
Көндез дозорлар көчәйтелде, эчкәредә калкурак бер урынны сайла' круговой оборонага яттык. Замощье сазлыгын күзәтергә, юллар карарга разведка китте. Кич җитүгә чигенәбез. Берләшмә штабы, командирлар киңәшмәсе шулай хәл иткән. Көчләрне саклап калу һәм яралыларнт коткару өчен шундый маневр ясарга кирәк.
Кузгалдык. Кыр казлары кебек тезелешеп, бер-бер артлы барабы
Ай арасы иде, төштән соң ук күктә болытлар куера башлап, кичм якта бераз яңгыр да сибәли башлады.
Җылы һәм вак яңгыр! Чиләкләп койсаң да риза без сиңа. Чылан_\ дан курыкмыйбыз, чөнки болай да билдән суга батып саз ерабыз бич Менә шулай төн караңгы булып торсын да таң гына ашыгып атма- сын иде...
Ә таң чыннан да бик үк ашыгып атмады кебек. Чөнки без үзебез биг ашыктык. Бердән, юл озын, урманнан чыгып өлгерергә, тоткарланмаска кирәк, икенчедән, киң, тирән буразна итеп таптап барган эзебездә кой мак камыры шикелле сыек пычрактан аягыңны тиз-тиз тартып алмасап. саз сине суыра. Суыра икән, йотуы да бар. Колонна бер чакны кинә~ тукталып калган иде, алдарак нәкъ шундый хәл була язган икән: бе[ «Максимка»ны таякка бәйләп җилкәләренә салган ике иптәш бат^ язганнар. Башлары белән куллары гына күренә икән. Яннарына киле: тартып чыгарырга бернинди әмәл юк. Ярый әле тирә-юньдә каенна[ үсә. Бер каенны сиртмәдәй иеп, батучыларны шуның очына бәйлиләр Каен турая һәм тегеләрне суырып ала. Кыскасы, юлыңда туктала кал¬саң, теләсәң ничек саклан — я киемеңне салып аяк астыңа җәй, я сузь.: лып ятып тор, я булмаса анда-санда тырпаеп торган түмгәкне кочакла.
Замощье сазлыгы дигәнебез менә шул иде. Шуңа да немецләр б\ яктан урманны камарга ашыкмаганнар, теге яклардан һөҗүм итә ки¬леп, безне шунда кысрыкларга, утка тотып, шунда кырырга уйлаганнар, күрәсең.
Ләкин соң инде, терсәкләрен барыбер тешли алмаслар!
Таң шәүләсе дә сизелми әле. Якын авылларда әтәчләр дә бик акрык уяна. Иртәнге эңгер-меңгер һәм томан эчендә авыллар үзләре дә тоташ сузылган кара төрткеләр җыелмасы булып кына күренәләр.
Хәлләрне шактый алган дерелдәвек саз урман кырыена чыгарга ик< йөз метр чамасы калды дигәндә бетте. Дөресрәге, бетмәде,, ә шуннан башлап ул уңгарак сузылды, ә без, кыеклап, сулга чыктык.
Бу ара, гадәттәгечә, арт белән үтелде, барыбыз да бер эздән атла¬дык, аяк астындагы юеш үлән саз ягына таба егып тапталды: әгәр эзгә төшә-нитә калсалар, немецләр безне урманга кереп киткәннәр икән дип белсен!
Менә без тирән, коры бер чокырның башланып киткән җирендә, то-манлы уйсулыкта торабыз. Шуның буйлап бераз барсак, елга башла¬нырга тиеш, ә аның комлы ярында — куе таллык. Бернигә карамыйча, көпә-көндез атларга мөмкин. Шул маршрут безне барасы җиребезгә — Куповать урманнарына алып чыгачак.
Кыскасы, бәхетсезлектән качтык без. Куркынычлы саз (бәлки арт¬тан куып килгән куркыныч аннан да зуррак булгангадыр...) ничектер тиз, бернинди хәвеф-хәтәрсез генә ерып чыгылды. Кайчан да булса искә төшереп сөйләрлек бертөрле дә гадәттән тыш вакыйга булмады шикелле.
Юк, бөтенләй үк булмады түгел, булды икән. Бәлки аны биредә әй¬теп үтәргә дә кирәктер.
Сазлыкны менә инде ерып чыктык дигәндә генә, нәкъ безнең юл өстебездә бер кеше табылды. Безнекелер күргәндә ул, су эченнән башын
гына чыгарып, камыш арасыннан карап ята торган булган. Кинәт тук¬тап автомат төзиләр дә кычкыралар үзенә: «Кем син?» Теге дер-дер килеп баш селки, ләкин бернәрсә әйтә алмый. «Күтәр кулларыңны!» Күтәрә һәм торып баса, тешен тешкә тидерә алмыйча калтырый. «Каян син? Ничек килдең бирегә?» Телен көчкә әйләндереп әйтә бу: «Качып!..» «Кемнән качтың?» Көттерә һәм кыяр-кыймас кына пышыл¬дый: «Белмим...» «Белмәсәң белерсең әле менә!» дип, разведчиклар аны җилтерәтеп өстерәп чыгаралар, тентиләр һәм шунда ук сорау да алына.
Вакыт тар. Сөйләшүләр кыска һәм кырыс:
— Коралың кая?
— Алмадым.
— Каян, ничек?
— Гарнизоннан.
— Кем шпионы син?
— Ышанырсызмы, ышанмассызмы, белмим, ләкин чын дөресен әй- тәм: беркемнеке дә түгел.
— Ә бу листовка?
— Немецләрнеке.
— Димәк, үзең дә...
- Әгәр сез партизаннар булсагыз, аңларсыз мине, әгәр дә полицай¬лар икәнсез — барыбер атачаксыз, ышансагыз да, ышанмасагыз да әйтәм: мин — качкын. Гарнизоннан качтым, Алексеничидан... Листовка¬ларны капкаларга ябыштырып йөрдем мин, кичә кичтән бирле... Шуны күрсәгез — миңа ышанырсыз. Бу берсен дәлилгә дип калдырган идем...
Кырык-кырык биш яшьләр чамасындагы, куркудан ап-ак булып кал¬ган, бераз гына бөкерерәк озын гәүдәле, түгәрәк, тулы битле ул кешене шундый ыгы-зыгы чакта чыннан да шпион дип уйларга һәм шунда ук аның «эшен бетерергә» дә бик мөмкин иде.
Ләкин Алексеничи гарнизонының исемен ишетү безне сагаерга мәҗ¬бүр итте.
«Алексеничи — каты чикләвек... Алексеничи — хәтәр чуан ул...» Аның турында моңарчы без уйлаганнар һәм без белгәннәр әнә шул иде. Әйтүенә караганда, әгәр чыннан да шунда повар булып эшләгән, шуннан качкан икән, димәк, хәзер бу кешедән Алексеничи хакында күбрәкне дә белергә мөмкин. Бәлки чыннан да качкандыр. Безне парти¬заннар дип түгел, полицайлар дип белеп хәтсез куркынганга гына тел ача алмыйдыр бәлки. Өстәвенә без дә аңа ышанмагач... Кем белә, бәлки шулай кирәктер дә...
Якындагы авылдан тиз генә әйләнеп кайткан разведчиклар мәсьәлә¬гә бераз ачыклык кертте. Авылда немецләр юк икән, һәм булмаганнар да. «Алексеничи полицайларын каядыр партизаннар тотарга кудылар»— китеп баруларын кичә үз күзләре белән күрүчеләр шуны әйткәннәр. Листовкалар авылда чыннан да бик күп капкаларга ябыштырылган икән. Шуларның берсе командирга кайтарып бирелүен күргәч, табылган кешебезнең йөзенә бераз адәм төсе керде — сизелерлек үк булып алсу¬лык йөгерде, яктырды.
— Менә шулар инде... Листовкалар. Немецнеке, ә укып карасаң — аныкы түгел. Ике авылда утыз дүрт, берсе — миндә, дәлилгә дигәне...
Дәлилгә дигәне кебек листовкаларны без көндез урманда ук күргән идек. Карап карыйк әле, «немецләрнеке түгел»е нинди икән соң? Әһә, «партизаннар» дигән иң эре хәрефле эндәш сүз бөтенләй юк, аның өстенә ак кәгазь ябыштырылган һәм язылган: «Полицайлар — сатлык җаннар!»
Азактагы имза «Немец командованиесе» түгел, ә — «Партизаннар штабы».
— Шушымы синең эш?
Җавап инде бер дә тартынмыйча, шактый җанланган хәлдә, ашыгып әйтелә:
— Шул! Алексеничида егерме, бу авылда ундүрт. Берсе менә.
Ул кулындагы немец листовкасын җиргә ташлый. Ә бүтән листовка¬лар, дөрес булса, ике авылдагы утыз дүрт капкага ябыштырылган иде.
Кузгалырга команда булды. Без инде хәзер бер кешегә арттык — каян һәм кем икәне әле тәмам билгеле булмаган берәү, сак астында >улса да, безнең сафта атлый. Калырмы ул, калмасмы шул сафта — 1нысын вакыт күрсәтер. Ә хәзергә атлый әле. Әгәр дә шундый тылсым¬лы булып бик күп сүзгә берьюлы колак сала алса, чакрым чамасына сузылган колоннада үзе турында менә нәрсәләр әйтелгәнен ишетер иде ул:
— Куеныбызга елан алмыйбызмы икән?
— Ә повар булуы бик ихтимал — битенә һәм корсагына кара син аның.
— Рәтледән түгелдер лә! Гарнизон хәтле гарнизоннан сыңар мыл¬тык та кыстырып чыгалмагач...
— Листовкасына да бик үк ышанмыйм әле мин аның. Провокация булмасын.
— Анысы тикшерелер аның. Санап ябыштырдым ди бит. Әллә без саный белмибезме.
— Шулай да куркак ул, егетләр. Сиздегезме, башта безгә дә, неме- ценә дә ярарлык булып ничек сөйләнде. Кем икәнен туп-туры әйтеп салса ни була. Аннары, кемнән куркып ул урманда да су астына күме¬леп яткан? Камыш көпшә аша суладым диме әле?! Ха-ха...
— Ни әйтсәң дә, повар инде, сугышчы түгел...
— Бер дә курыкма, брат, Костя абый барысын да шәпләп ачыклар әле. Кылларын тарткалап карар да әйтер — сугышчымы, сугышчы тү¬гелме...
Замощье сазлыгын кичкәндә менә шул нәрсә булды. Без аны хәтта вакыйга дип тә санамадык. Ләкин шушы «нәрсә» безне бәхетле бер вакыйгага китерде.
«Гарнизоннан качтым, Алексеничидан...»
Табылган кешебезнең бу сүзләреннән соң колакларның торуы бер дә очраклы түгел иде.
Без Куповать урманнарына барабыз. Анда үткән елның көзендә үк әзерләп калдырган запас базабыз бар. Ул тирәнең хәл-әхвәлләрен һаман саен белешеп, күзәтеп тордык. Ләкин нәрсә генә ишетсәк тә эч¬ләрне тәмам пошырган шул Алексеничи гарнизоны телгә алынмыйча калмый иде. Аның полицайлары чамасыз эшлекле һәм тырыш булып кылана икән. Көн саен диярлек авылларга чыгып, салымны үзләре җыешып йөрү дисеңме, немецкә хезмәткә кеше куумы, самогон эчеп котырулармы — барысы да, барысы да эшләнә биредә. Хәтта, шуна барып җиткәннәр ки, авыллардан беркемне беркая да чыгармас булган¬нар. Чыктыңмы — гаеплиләр, урман ягына атладыңмы — аталар.
Шул тирәдә тору, сугышчан задание үтәүгә йөрүләр ничек кыен буласын уйлап карагыз инде. Җитмәсә тагын гарнизон дигәннәре ин биек җиргә менеп кунаклаган — бөтен урман өстен диярлек күрә, күзә¬тә ала. Димәк, хәтта учакларыңны да яшереп яндырырга кирәк.
Менә ни өчен Алексеничига күптән инде теш кайрап киленде. Бирегә күчкәч тә, беренче алыш-биреш, әлбәттә, шуннан башланырга тиеш иде.
Алексеничи хәзер безнең юлыбыз өстендә. Без аны читтән, куаклар арасыннан карап, күреп үтәчәкбез.
Күз алдына килә: тау башы. Чәнечкеле тимер чыбыклы биек киртә¬ләр. Чат саен — вышка. Яртылаш җиргә күмелгән казарма. Идән асты. Шуннан казып кителгән җир асты юлы. Ул тау артына, коры чокыр ярына алып чыга, һөҗүм-фәлән була калып чигенергә туры килгәндә
качар өчен полнцайлар үзләренә әнә шундый «метро» эшләгәннәр... Гарнизон хәзер буп-буш диярлек. Полицайлар урман «тарашырга» кит-кәннәр. Күп дигәндә биш-алты сакчы гына калган.
Алексеничи качагы боларны берләшмә командирына бик җентекләп, бөтен вак-төякләренә тукталып сөйләде, хәтта схемаларына хәтле сы¬зып күрсәтте.
Ләкин шунысы бар: ышаныргамы, юкмы?
Әгәр качакның үзенә ышансаң, моңа да ышанырга кирәк.
Әнә ул, күзләребезгә туп-туры карарга тырышып, арабызда утыра. Чәчендә — чал бөртекләре, йөзе уйчан. Сизәбез, елмаясы да, нәрсә дә булса сөйлисе дә килә аның. Ләкин сакчыларның карашы аны, әйтер¬сең, сөйләгәнең җитеп торыр, дип кисәтә дә — ул тыела, дәшми.
Ә бик аз сөйләде, бик азны аңлатты бит әле ул. Исеме — Иван, фамилиясе — Федоров. Воронеж өлкәсеннән. Мәскәү — Белосток по¬ездында вагои-ресторан директоры булып эшләгән. Сугышның беренче көнендә үк поездларын бомбага тотканнар. Җәяүләп чигенгәндә чолга¬нышта калган. Орша янында немецләр тотып алган. Лагерьларда асра¬ганнар. Аннары немецләр повар итеп эшкә куйганнар. Алексеничида яңа ел башыннан бирле. Качуы — партизаннарга кушылыр өчен.
...Кечкенә генә җил иссә дә сылу буйларын ия-ия чайкалган һәм яф¬раклары берөзлексез шыбырдашкан вак каеннар төбендә ял итәбез, һәркем уйларының очына үзенчә чыккан инде. Кемнәр йомшак үләнгә баш төртүгә үк йоклап киткән, кемнәр ятырга хәзерләнгәннәр. Кая ка¬рама, шунда саз пычрагы ябышып каткан киемнәр кибә. Еракта туплар гөрселди, ниндидер тонык гүләү ишетелә — «Новый Шлях» урманна¬рында безне аулыйлар, безне «үтерәләр...»
Безнең «табылдыгыбыз» Федоров та ятты. Бәлки ул да йоклыйдыр. Ә кем белә, бәлки, яткандыр да, тирән уйлар диңгезенә чумгандыр һәм куанычлы да, борчулы да булган кичереш дулкыннары аны, яткан җи¬рендә яктан якка әйләндерә-әйләндерә, теләсә ничек чөеп уйнагандыр?!
Ир йөрәгендә ут белән су булып көрәшкән, талашкан, җиңешкән уйланулар! Бу минутларда нинди булдыгыз икән сез?
«Гарнизонны шартлатырга минем үземне алмаска булдылар. Ә мин үзем генә дә бер потлы мина илтеп салыр идем бит ул идән астына!.. Җибәрмиләр! Эшләмәс, кайтмас, диләр, күрәсең. Шуның өчен сигез ай езгәләндемме мин качарга җай эзләп!.. Ә бәлки иптәшләр хаклыдыр? Бүтәннәр шартлатса да барыбер ич. Кая, ничек аяк басасыларыиа кадәр аңлатуларның файдасы тимәс дисеңме! Менә гарнизон көл булып күккә очар да миңа шикләнеп карауларының тамчысы да калмас әле... Бер карасаң, шикләнергә дә тиешләр. Ни өчен шул паразитларны тыгынды¬рып яткан мин, ник агу салмаган ашларына, ник шартлатмаган өннәрен? Әйтергә генә җиңел шул... Кухнядан да чыгармыйча бикләп яткырсын¬нар да, шартлатып кара син аларны. Кая коралы, кая минасы? Рәтен белмим шул мин аларның. Солдат булмавым белән акланырга ярамый. Дөресен әйткәндә, тәвәккәллек юк миндә, куркак булган мин. Үлемнән курыкканмын. Шул мине үтерә язды да. Ярый ла яхшы гына узса...»
Бәлки шулай уйлагандыр безнең арабызда яткан, ләкин әле безгә чит булган яңа танышыбыз.
Ә бәлки...
Кирәкми, бүтән «бәлки»ләр булмасын.
Никтер күңел аның бары тик шулай гына уйлавын теләде, никтер аны тиздән «Ваня абый» итеп күрәсе килде.
һәм без ялгышмадык — ул көн, безнең барыбызда теләгәнчә, яхшы узды.
Тезелергә һәм кузгалырга дип безне уятканда бөтен «ышанырга- мы»-«ышанмаскамы»лар бизмәнгә салып үлчәнгән, бөтен планнар кирә¬генчә уйланып куелган иде инде.
з. „с. ә.- № 5.
Караңгы төшә башлады. Кояш инде каядыр урман артында, анын соңгы нурлары, адашып калгандай, зифа буйлы каеннарның очларында гына ялтырап-ялтырап алгалый.
Ким дигәндә егерме-утыз килограмм шартлаткыч күтәреп, безнеке¬ләр Алексеничи ягына юл алдылар. Бераз әйләнеч ясап, алар тау арты буйлап барачаклар. Нибары җиде кеше китте. Шуннан артыгының ки¬рәге дә юк. Ике автоматчы тау башына шуышып менә һәм гарнизонны өстән күзәтә, ә бүтәннәре чокырда калып «метро» капкасын эзләп таба¬лар. «Сөзәк ярда бүтәннәреннән бәләкәйрәк булган печән чүмәләсе күрерсез. Ул эчен куыш калдырып, чатырлап эшләнгән. Капка нәкъ шуның астында». Минерларны юлга озатканда иң соңгы сүз итеп «Ваня абыйның» шул искәрмәсе әйтелде. Капкадан кердеңме — син инде ышыкта. Сакчы калдыр да рәхәтләнеп атла. Идән астына туп-туры барып чыгасың. Ә анда урын иркен — минаңны теләсәң кай төшкә куй да калдыр.
Ул арада отрядлар да кузгалды — без авылны ерактан камап алыр¬га, юлларга засадалар куярга, гарнизонга кайтучы дошман күренсә дә, гарнизондагылар качарга ниятләсә дә ут белән тоткарларга тиеш идек.
Хәер, беркемне дә тоткарларга туры килмәде.
Мина үз эшен бер дә артык көттермичә һәм тоткарланмыйча эшлә¬де — якты, тын кичтә башта казарма түбәсенең кинәт кубып һавага чөелгәне, аның артыннан аксыл-кызыл фонтан булып ялкын атылганы күренде һәм шунда ук тонык кына шартлау тавышы ишетелде.
Атыш-фәлән булмады, димәк, гарнизонда аны эшләрлек — корал то-тарлык беркем дә калмаган иде. Ә безнекеләр бушка атып нигә патрон әрәм итсеннәр!
Төрлебез төрле яктан авылга керәбез.
Берәүләр курка, берәүләр куанып каршылыйлар. Елмаюлы, тирләп- пешкән йөзен сөртә-сөртә йөгергән «Ваня абый» гарнизонның азык- төлек подвалын һәм сугыш кирәк-яраклары складын күрсәтергә ашыга, очраганнарга узып барышлый гына сәлам биреп үтә ул һәм бер сүзне- өстәргә онытмый: «/Менә без килдек»!
Биеккә менеп алгач, без кап-кара диңгез шикелле булып еракларга җәелгән «Новый Шлях» урманнарына карадык. Немецләр аны һаман әле «тарыйлар». Әнә төнге күккә ракеталар чөелә. Әнә зур-зур утлар. Безнең землянкалар һәм шалашларыбыз яна... Ә биредә, авыл читендә, әйтерсең, шул утлар белән ярышып һәм шулардан уздырырга теләп, гарнизон дөрли.
Авыл эче яп-якты. Капкалардагы чуар листовкалар күзгә керердәй булып күренеп калалар: «Полицайлар — сатлык җаннар! Фашистлар — кеше үтерүчеләр! Сезнең үлемегез безнең кулда...»
Төн тын да, матур да.
Гарнизон начальнигының кара айгырына кыйммәтле трофейлар төяп урманга китеп бардык. Юлыбызны Алексеничи уты бик озак як¬тыртып торды.
УЛ КУРКАК ТҮГЕЛ ИДЕ
— Партизан нәрсәсез булмый? — дип сорасалар, бер дә уйлап тор- мастан, «кушаматсыз!» дип әйтергә мөмкин.
Отрядка алынган һәр яңа кешегә, язылмаган закон буенча, беренче көндә үк нинди дә булса яңа бер исем бирелә. Рәсми исем булмаса да, аннары ул исемлекләрнең искәрмә графасына теркәлеп тә йөри башлый.
Нигә кирәк соң бу? Бердән, истә кала, әйтергә җиңел — әллә ничә милләттән булган коралдашларыңның озын-озын фамилияләрен кабат¬лап тел сындырмыйсың, нинди дә булса Кадыр-Заде Кара оглы Абдул-
!
, җанбвны, яки Мөхәммәтсадри Вәлиулла улы Гыйльмуллинны, мәсәлән, кыска гына «Баку» яки «Садри-Минер» дип йөртү җайлырак бит! Икен- : чедән, авылларда гаиләләре яки туганнары булганнар үзләренең чын i; исемнәрен ничек тә булса ишетелеп дошман теленә керүдән шулай яшерәләр.
Сүз дә юк, кушамат бер дә артык нәрсә түгел ул. Шуңа күрә дә ул 2 исемне отышлырак, яңа иптәшеңнең җисеменә туры килгәнрәк итеп ' сайларга тырышасың: озын буйлылар, әйтик, отрядның я «Сиртмә»се>. я «Каланча»сы булалар, ә тәбәнәкләр телдә «Шар» яки «Туп» итеп, тәгәрәтелә.
Ә безнең яңа поварыбыз Иван Федоровның хәтта берүзенә ике исем эләкте: өлкән булганы өчен, без аңа, хөрмәтләп, «Ваня абый» дип дәшә идек. Ләкин аны отрядтагы бүтән Ваня абыйлардан ничек аерыр¬га соң? Эш шунда, алар хәзер бездә төп-төгәл бер дистә булдылар.
Кыскасы, Федоровка тагын бер өстәмә исем кирәк иде, һәм, ничек кенә сәер булмасын, аңа «Куркак» дигән кушамат тагылды. Замощье сазлыгында табып алган көнне үк Федоров турында кемдер шуны әйтеп салса да, башта, беренче көннәрдә, без аны яңа Ваня абый, повар Ваня абый дип йөрттек. Шул «яңа»ның яки «повар»ның аңа гомумән берке¬телеп калуы да бик мөмкин иде. Ләкин көтмәгәндә булып алган кызык бер хәл аңа бик нык итеп һәм шактый озакка әнә шул өстәмә «Куркак»- ны ябыштырып куйды.
Тимер юлда мина шартлатып кайтышлый бер авылда ялга туктадык.
Җилле, яңгырлы көзге кич. Авыл артындагы урман ниндидер дәһшәт белән шаулый, урам кырыйларындагы тирәкләр менә-менә очып китәргә торган бөркетләрсыман талпынышып чайкалалар. Күзгә төртсәң күрен¬ми. Чамасыз арылган. Артык бару мөмкин түгел, йорт саен дүртәр- бишәр кеше бүленеп таралыштык та, ашап-эчеп, йокларга яттык. Ул көнне поварга эш калмады. Уңышлы башкарылган задание хөрмәтенә (мина бик шәп шартлап дошманның бөтен бер эшелонын әйләндереп каплады бит!) телеңне йотарлык итеп «ресторан ашлары» пешергән булыр иде пешерүен, ләкин походный кухня юк иде шул. Ваня абый үзен төнге каравылга куюны сорады һәм аны урам патруле итеп билгелә¬деләр.
Билгеләделәр, ләкин бик үк юньлегә булмаган, күрәсең.
Бер-ике сәгать чамасы үткәнмедер-юкмы, безне изрәп яткан җире¬бездән тревога белән күтәрделәр. Әллә шулай бутап кычкырдылар, әллә йокы аралаш шулай ишетелде инде, ниндидер «мәетләр!..» дигән тавыш¬ка сикерешеп тордык. «Кемнәрне, ничек үтергәннәр?» — йокы аралаш шулай уйлаганбыздыр. Чынлыкта исә бернинди үтерү булмаган, кире¬сенчә, мәет терелде дип тавыш купкан икән. Шуны безнең хөрмәтле патрулебез Ваня абый эшләгән булып чыкты.
Авылда мәет барын кичтән үк белгән идек, чөнки бер йортка кунар¬га кешеләр куелмады. Каты авырып, илле яшьләрдәге бер абзый үлгән. Карт-корылар шуның янында утыралар икән. Кинәт алар, караңгы төн уртасында, бөтенесе берьюлы йөгерешеп урамга чыгалар да патрульгә очрыйлар.
— Нинди гауга бу? Ни булды?
Коты алынган төркем көчкә тел әйләндереп җавап бирә:
— Терелде, мәет терелде... Әнә бу йортта!..
Ваня абый, мылтыгын алга сузып, өйгә керә һәм шул минутта ук атылып та чыга. Калтырый, нәрсә әйтергә дә белми тора икән. Ә карт¬лар сорыйлар:
— Ничек? Әллә торды дамы? Безгә нишләргә?
^Патрульный кул гына селти һәм якындагы тәрәзәләрнең берсенә
— Тревога!. Мәет... тер... тер... тере...
Чабышып керәләр — берни дә юк. Мәет түр тәрәзә буена сузып куел¬ган тар гына кәнәфидә ята. Ник кенә бер кыймылдасын ичмасам! Кеше¬ләр артына посып-посып кына шуңа караштыргалаган Ваня абый көч¬кә тын алып пышылдый:
— Әнә, әнә, мыегы!..
— Син үзең мыек — дер-дер килеп селкенәсең..., — диләр аңа, мәет мыегын тәрәзә ярыгыннан кергән җил селкетә икәнен белгәч. Ваня абыйга, кызарып һәм уңайсызланып, башын түбән ияргә, отрядны ки¬рәксезгә борчыганы өчен гафу үтенергә генә кала.
Шул көннән башлап отрядта ул Ваня абыйларның кайсысы дигән¬дә, «куркагы» дип йөртелә торган булды. Үзенә ишеттереп, ачыктан- ачык әйтелмәсә дә, Федоров моны сизде, эчтән бик борчылып яшәде булса кирәк. Уйчанланды, дәшмәсрәк булды, үзгәрә барды ул.
Көн саен берсеннән-берсе яңа, берсеннән-берсе тәмлерәк ашлар өл¬герә. Учак күмерендә грузинча кыздырылган шашлыклар гына түгел, пәрәмәчләр, хәтта пилмәннәр дә эләгә башлады. Шулхәтле тырышырга кирәк бит! Отрядта моңарчы булмаган хәл: аеруча мөһим сугышчан задание үтәп кайтучыларны исемнәре язылган пирожныйлар белән кар-шылыйбыз. Ваня абый үз кулы белән сыйлый:
— Ашагыз, аша, курыкмагыз, тагын бар!
Кыска гына шул «курыкмагыз!..» ничектер сузып, мәгънәлерәк итеп, астына сызып әйтелә.
Утынны да ул, лагерь тирәсе шәрәләнмәсен дигән булып, юри әллә кайларга, еракларга китеп җыяр. Җитмәсә бу эш һәрвакыт төнлә, иң караңгы сәгатьләрдә эшләнер. Чыбык-чабык җыярга ярдәмчеләр китсә¬ләр дә, ул аларга әйтеп калыр:
— Әнә теге тирән чокыргарак төшегез, курыкмагыз, чуртым да тимәс анда...
Азык-төлек хәзерләшергә дә повар үзе бармый калган очраклар си¬рәк хәзер. Аш-суларын алдан хәзерләп калдыра, утынын китерә, алай итә, болай итә һәм автомат сорап ала да китә. Кичә, мәсәлән, берьюлы унике баш сыер куып кайттылар. Бер авылдан немецләргә ит задание- сенә илтә торган булганнар. Ике апа белән бер абзый куып килә икән. Иң алдан йөгереп барып Ваня абый белешкән һәм сыерларны шунда ук урманга бордырган.
— Ашамыйча торсыннар әле немецләр, болар безгә кәтлиткә бик шәп булачак!
«И рәхмәт, и рәхмәт, егерме чакрымга өстерәлеп барасыларыбыз бер дә килми иде әле»,— диләр икән апалар аңа пышылдап. Ә кинәт чырае качкан, нишләргә белми аптырап калган юлдаш абзыйларына киңәш иткән булалар: «Син, Митрок агай, документларын-фәләнен үзең ал инде. Бургомистрга җавап бирәсең... җавап бирәсебез бар бит...»
Шунысы кызганыч, безнекеләр «Митрок агайның» коралсыз гына булса да, контроль өчен җибәрелгән полицай икәнен белмичә калган¬нар. Шуны сиздерергә апалар җай тапмаганнар, күрәсең.
Ваня абый хәзер шуның өчен үкенеп бетә алмый:
— Кара син аны, нинди сәмругъ ычкынган бит кулыбыздан. Белсәк, бер дә курыкмыйча кулын күтәртә идем мин аның. Ярый, хәерле булсын, аның каравы икенче полицайның балы кайтты.
Шулай ди дә Ваня абый, тубал булып шешкән битен-башын кап¬шап, бик күпне аңлатырга теләгәндәй, чыраен сытып булса да, елмаеп куя.
Ул әрнеп елмая, ә без шул бал искә төшкән саен эчебез катып көлә¬без. Көлмәскә һич мөмкин түгел — чөнки кичә отрядка кайткан бер чи¬ләк бал — полицай балы! — ничек «хәзерләнгәне» күз алдыбызга килә.
...Менә алар авылда эшне бетереп ындыр артлары буйлатып китеп баралар. Олауда — икмәк, олауда — бәрәңге, олауда — сөт. Кинәт Ваня
абыйның күзе зәңгәр калай түбәле йорт ындырына төшә, йорт артын- > дагы читән янына ук китереп умарталар тезгәннәр. Барысы да калай ’ түбә шикелле үк зәңгәрләр. Ул йортның тәрәзәләре кадакланган, ишеге ? бикле иде. «Хуҗасы полицай аның, каядыр гарнизонга күченде»,— диделәр бит. Димәк, умарталар да аныкы. Нигә авыз итмәскә полицай балын? Тортка, тортка кирәк ул...
һәм башлана бал алу. Менә Ваня абый ерактан гына штык очы ; белән каерып умартаның өстен ачты. ЛАенә бер кәрәз дә инде штык очына эләкте. Менә икенчесе, өченчесе дә эләгер... Юк, эләкмәде шул. Умартадан, кинәт шаулап һәм дулап очып, бал кортлары чыга башлады. \ Чыккан бере мылтыклы «умартачы»га сырыша. Менә инде алар аның " тирәсендә куе болыт булып уралалар. Ваня абый утка баскан төсле " тыпырчына һәм сикергәли, кулын болгап та, мылтыгын селкеп тә карый, ләкин берсе дә ярдәм итми. «Ычкын тизрәк, кач!» диләр аңа ындыр ' артыннан, күрәсең, ул да ишетелми. Шулай да әнә якасын күтәреп башын куенына кысты, урталай сынардай булып үзе дә иелде, — чап- макчы, йөгермәкчедер инде. Ләкин... тагын да яманрагын күрәселәре ' бар икән — башыннан кепкасы очып төште. Чәче дә куерак түгел, ичма¬са, яртылаш пеләш баш бит... Әнә ул кинәт талпынып куйды, сикереп читкә атылмакчы иде, ләкин килеп бәрелде дә икенче умартаны аударг ды. Аның эченнән тагын бер болыт килеп чыгып тагын шул ук «умар¬тачыга» ябырылды. Менә инде аны тәмам егып салдылар, ул йөзтүбән ятып җирдә ауный.
Үкертеп-үкертеп Ваня абыйны пешекләгән кортларның угы ындыр артындагыларның да тәненә кадала кебек. Карап торып кына булмый, ниндидер чара күрергә, араларга, коткарырга кирәк иптәшне. Нәрсә җитте шуның белән бит-башларын каплап, кулларын чүпрәккә урап бүтәннәр дә шунда керә. Су сипсәң корт кача диләр дә бит, кайчан ките^ рәсең әле ул суны? Ә монда вакыт юк. Олаудан алып, Ваня абый өстенә бер бидон сөт коялар. Корбаннары шуңа чыланып һәм туфракта аунап тәмам эштән чыккач, адәм затына охшамаган карачкыга әйләнеп кал? гач кына бераз тыналар кортлар. Ә ул барыбер үзенекен итә:
— Ә бал, бал?! Ансыз китәргә ярамый. Тортка, тортка кирәк ул...
Бәрәңге сабаклары җыеп учак ягалар — умартаны куе төтен урый һәм мөлдерәмә тулы бер чиләк бал алына.
Безгә хәзер көлке, ә аңа ул минутларда җиңел булмагандыр! Шулай да бик үк сынатырга исәбе юк әле абзыебызның, һаман аш-су тирәсендә кайнашуын белә, безнең көлүебезгә бик үк исе китмәвен сиздерергә ты-рышкандай сөйләнгәли:
— Зыян юк, туйга чаклы төзәлер әле! Биеттеләр биетүен, ләкин курыкмадым мин...
Ул сиздермәскә тырыша, ә без барыбер сизәбез: җай чыккан саен шул «курыкмадым»ны кыстырып ул үзенең өстәмә кушаматыннан риза^ сызлык белдерә, ничектер эчтән кимсетелү, гарьләнү хисләрен тышына чыгара иде кебек.
Гарьләнмәслек тә түгел шул — ике оя умарта белән көрәштә әнә ничек шешенеп кайтты, ә шулай да ник кенә берәү «батыр шешсез бул¬мый...» дип әйтсен ичмаса. Җитмәсә тагын бу көлүләр, ярага тоз салу¬лар...
Шулай ук чамасыз куркак микәнни соң ул?..
Әгәр чыннан да шулай икән, нигә моны сөйләп торырга?
Юк, менә сез аны чын эштә күрегез, һәм әйтерсез: куркакмы ул, әллә түгелме?
Дөресен әйткәндә, Ваня абый турында чын хикәя менә шунда гына башлана әле.
«Рельс сугышы» дигән сәер исемле хәтәр бернәрсә бар. Дошманның Белоруссиядәге тылында аны беренче булып Константин Заслонов баш-
лады. Төрле юнәлеш юлларында берьюлы һәм шактый озын арада рельсларны шартлатып тимер юл хәрәкәтен туктату дигән нәрсә ул. Юллар өзелә, шактыйга сузылган ремонтлар башлана, рельс кытлыгы тудырыла, фронтка корал һәм гаскәр ташу тоткарлана.
15у эшне башта кемдер шаяртып «йомырка салу» дип атаган һәм ул үзара сөйләшкәндә дә, партизаннар штабына җибәрелгән яшерен, шифрлы радиограммаларда да һаман шулай йөртелә. Моның җирлеге шул: рельслар нәкъ үрдәк йомыркасы хәтле генә итеп махсус эшләнгән түгәрәк шарлар — динамит яки тол шарлары ярдәмендә шартлатыла- лар. Задание үтәгәндә шундый «йомырканы» рельсның нәкъ уртасына китереп куясың да, тимергә тиеп-ябышып торсын өчен, бераз туфрак белән күмеп бастырасың. Шарның эчендәге ярыкка капсуль куелган, ә капсульгә бер кабыздың исә теләсә нишләтсәң дә сүнмичә бик тиз яна торган шнур тоташтырылган була. Шнур очына мамык урыйсың да шуңа ут төртәсең. Мамык пыскып кала, ә син җан-фәрманга чабып китеп барырга тиешсең — ераккарак китүең яхшы, чөнки мамык янып бетүгә шнурга ут каба, шнур уты капсульны, ә капсуль теге шарны шартлата. Син башта бик зур тубал хәтле булып ялтыраган утны күрә-сең, аннары колак яргыч шартлаулар ишетелә һәм, ниһаять, урталайга шартлап өзелгән рельс кыйпылчыклары, сызгырып һәм чинап, тирә-якка оча башлый. Тантаналы бәйрәмнәрдә җирдә уйнатылган фейерверклар, күккә чөелгән салют букетлары диярсең—карап сокланулары ни тора! Ә дошман өчен хәтәр, бик хәтәр бәйрәм була бу. Бердән, «йомыркалар» хәтсез күп була — һәр партизан кимендә дүртне-бишне «сала» һәм ан¬дый заданиене гадәттә берничә отрядның йөзләгән кешесе бергә үти. Андый чакта дошманга аның сакчы гаскәрләре дә, авылдан куып чыга¬рып һәр ике-өч йөз метрга бер кеше исәбеннән куйган сигналчы «пат¬рульләр» дә ярдәм итә алмый — соңгылары я качып котылырга мәҗбүр була, я булмаса, партизаннарга кушылып, шул ук юлны үзләре шарт¬латышалар. Икенчедән, андый эш бер генә урында башкарылмый — дошман вакытлыча басып алган бөтен өлкәләрдәге юллар да үзәк штаб билгеләгән бер төндә берничә урында эштән чыгарылалар.
Кыскасы, без чираттагы шундый зур эшкә — Орша белән Витебск арасындагы тимер юлга «йомырка салырга» барабыз.
Салкынча, сүрән, озын төн. Барасы җир ерак булганга, юлга кичә көндез үк чыккан идек. Бер коры елга буйлап без бик озак килгән киң һәм шәрә басу инде артта калды. Җил койган коры яфракларны аяк астында кыштырдатып, калын урманны да үттек. Ара-тирә мылтык ат- калауларны, каты дөбердәп ниндидер эшелон узганын аермачык итеп ишетәбез. Адымнар үзеннән-үзе ешая — һәркем ашыгыбрак, ләкин саг- рак басып атлый. Йөрәкләр еш һәм каты тибә. Әнә бит ничек сыгыла һәм сызланып чыңлый безнең юллар корычы. Тизрәк, тизрәк шунда чы¬гып җитәргә! Кисәргә кирәк елан сукмагын!
Күзәтергә җай булсын, партизаннар килеп чыкмасын дип, немецләр юл буендагы урманны кистереп ташлаганнар. «Елан сукмагына» хәтле йөз метр чамасы ара бөтенләй шәп-шәрә, бөтенләй буп-буш. Киселгән агачларның хәтта төпләре дә казып, йолкып алынган.
Ә без менә барыбер килеп чыктык.
Башта юл буйлап як-якка сибелешәбез. Аннары бөтенебез берьюлы күтәрелеп тимер юлга туп-туры юнәлдек. Тавыш-тын ишетелми, пат¬рульләр үзләрен сиздермиләр.
Сигнал була һәм һәркем үзенә дигән рельсларны капшый башлый. Менә кайнар учтагы «йомыркалар» салкын металлга тиделәр. Менә комлы туфрак кыштырдый. Менә караңгы, юеш төндә нәни генә очкын¬нар булып ялтыраган утлар күренгәли. Гиздән...
Ләкин шул минутта, «тиздән» дип көтәргә бер дә урый калдырмый¬ча, юл бормасыннан кинәт килеп чыккан зур бер ут күренде, зур бер
тавыш ишетелде. Уты, әйтерсең, яшеи инде, ә тавышы — күк күкрәве, һава ярып һәм давыллап, нәкъ өстебезгә атылып киләләр. Әлбәттә, эше¬лон бу һәм, тавышына караганда, шактый зурысы булырга тиеш.
Юк, поездның уйламаганда-көтмәгәндә шулай килеп чыгуы да, дәһ¬шәтле йөреше һәм зур булуы да безнең исне китәрми һәм куркытмый — чөнки безнең эш инде эшләнгән, менә хәзер үк урманга шылабыз, ма¬мыклар өч-дүрт минуттан артык пыскымас һәм нәни «йомыркалардан» безнең хәтәр ут-чебешләребез шартлап чыга башлар.
Тик шунысы үкендерә, тик шунысы аяныч — ни өчен соң бу поезд вакытны бераз чамалабрак килә алмады икән? Ике генә, өч кенә минут¬ка кичексен иде ичмаса! Дөбердәп килгән аждаһабыз утлы табага үзе үк кереп баскан булыр иде, һәм һавага рельс ярчыклары гына түгел, ә паровозның, вагоннарның үз кыйпылчыклары да очар иде. Колак кагар иде немец фронты танклар алып баручы тагын бер составтан!
Ә ул әнә килә, ашыгып, ажгырып, шаулап килә. Бөтерелгән кара төтенгә уралган. Безнең вак-вак кисәк мамыкларның нечкә җепләрдәй булып кына сузылган аксыл төтенен күрмидер дә төсле... Күп дигәндә минут үтәр, һәм ул, менә хәзер генә безнең кулларыбыз тигән рельс¬ларны таптап, тагын алга, еракка шаулап узар. Рельслар, аны үкенечле озату хөрмәтенә салют биргәндәй, соңыннан гына шартлый башларлар. Кулыбыздан нинди зур үлем ычкына. Киләсен белә алмадык шул, мина да куеп булмады.
Бөтенесе дә тиз эшләнә: поезд да тиз килә, күңелләрдә уйлар да җитез ялтырап алдылар, — бернинди команда яки сигнал көтеп тормый¬ча, урманга да күз ачып йомганчы йөгереп җиттек.
Көтәбез — рельс кылларын тарткалап, зур оркестрыбыз тизрәк уй¬ный башласын иде!
Башланган эшнең азагы һәрвакыт шулай дулкынланып һәм куанып көтелә инде ул. Тын да алмыйча диярлек уздырган шушы минутта безгә берьюлы ике азакны — эшебезнең көтелгән һәм көтелмәгән азагын кү¬рергә туры килде. Моның икеләтә зур куанычын аңлау өчен менә нәр¬сәне күз алдына китерү кирәк.
Койрыктагы вагон артындагы кызыл утын күрсәтеп үтеп барган поезд астында кинәт чүмәлә хәтле бер ут күренде — аның түгәрәк тәпи¬ләренә җитез яшен китереп сукты шикелле. Көпчәкләр дөбердәве шунда ук тынды. Күкрәү башланды. Берсеиә-берсе бәрелә-бәрелә әү¬мәкләшеп түбәнгә мәтәлгән вагоннарның дөбер-шатыры да, ачы чинап тимергә тимер ышкылган тавышлар да, корыч ярчыкларның сызгырып очканы да һәм9 ниһаять, безнең нәкъ шул минутта телгә килгән «ор¬кестрыбыз» аккордлары да бергә буталып ишетелде. Кычкырышу һәм ыңгырашулар... Таш стенага барып төртелгәндәй кинәт туктап калган паровоз бар көченә уфылдый, җан бирер алдыннан соңгы сүзләрен әй¬теп сыкранган шикелле, гудок кычкырта. Гудок бертуктаусыз, дәвамлы улый — машинистның рычаг тоткан кулы шулай катып калган булса кирәк...
Күкрәү тиз башланды һәм бик тиз бетте дә.
Алда, өч-дүрт чакрым узгач, станция. Анда якты ракеталар очыра, пулеметлардан һәм туптан ата башладылар. Әлбәттә, тревога. Шом¬ландылар, сизенделәр, күрәсең. Дөньяңны уятырлык тавыш булды бит! Бәлки анда хәзер бронедрезиналарга яки бронепоездга утыралардыр. Озакламый алар бирегә килерләр.
Әйдә, килә бирегез, ни булганын күрегез!
Безнең эзебез исә инде суынган булыр.
Хәер, эз дигәннән, аның бик үк суынмаган булуы да мөмкин әле. Көзге иртәнең салкын кояшы кыраулы үләнне тиз генә киптереп өлгер¬мәс. Урман белән тимер юл арасында бик күп эзләр ярылып ятыр. Арада берсе исә кайнар эз булыр. Берәүнең, хәлсез кулларын як-якка
сузып тырмаша-тырмаша, урманга түш белән шуышып килгән эзе бу¬лыр ул. Карый калсалар, ул эзгә бик күп кан тамганы да күренер, Урыны-урыны белән ул тамып кына калмаган, ә саркып агып торган — үлән өстендә зур-зур кара таплар ята. Яралының аңга килергә тыры¬шып, хәл җыеп, тукталып торган төшләре...
Дошман килер һәм күз салыр. Шул эз буйлап, бәлки, урманга да ке¬реп карар, ләкин барыбер беркемне дә тапмас. Поезд килгәнне күреп бер ялгызы юлда калган, биш рельс шартлатырга дигән биш «йомыр¬каны» бер мина итеп күмгән һәм поездны шул җирдә шартлаткан кеше¬нең кем икәнен барыбер белә алмас ул.
һәм куанырга да урын юк дошманга — ул кеше исән, ул безнең ара¬да. Без аны җилкәләребезгә күтәреп, сыгылмалы каен таяклардан эшлә¬гән носилкада салмак кына тирбәтә-тирбәтә, йоклатып алып кайтабыз. Яралары куркыныч түгел: аркасына һәм сул беләгенә ярчык тигән. Мамык кисәгенә ут төрткәч шуышып китеп барганда арттан килеп эләк¬кәннәр. Берсендә хәтта ярчыгы да бар иде. «Үлем ярдәмчесе» дигән сәер кушаматлы медсестрабыз Мария аны бик яхшы итеп бәйләде һәм, яралы үзенчә итеп әйтеп, ярым шаярту белән аңлатырга тырышты:
— Зыян юк, туйга чаклы төзәлер әле! Ләкин курыкмадым мин...
Сүз дә юк, безнең Ваня абыебыз чыннан да курыкмаган иде. Шул көннән башлап аның өстәмә кушаматы бетерелде, без аны, яратып һәм хөрмәтләп, Ваня абый дип кенә йөртә торган булдык.
ШӘҮКӘТ
МОРАДЫНА ИРЕШКӘН МОРАТ
ТӨП БАШЫНА...
^ыбык-чабык җыеп берәү Култыгына кыстыра. Урман сакчысы күрә дә: «Стой!» диеп кычкыра.
Ялынып та карый агай:
— Бу бит, ди, коры-сары... Ә теге китә кабынып, Әйтерсең коры дары!
Син фәлән, ди, син төгән, ди, Бөтен урманга шаулый.
Тел төбен төшенә агай — Бу бит «яртыны» даулый...
— Чү, кызма, бозма каныңны, Мондый юк-барга, чүпкә, Тыныч кына сөйләшик бер Утырып шушы төпкә.
Ял ит азрак, йөри-йөри Беткәнсең арып-талып, Бер тавык һәм бер савыт бар, Килим олаудан алып...
Сөйләгән агай, көйләгән Аппетитын котыртып. Калдырган урман сакчысын... Төп башына утыртып!
ШӘРИФ ХӨСӘЕНОВ
МӘХӘББӘТ САГЫШЫ
Повесть
УНӨЧЕНЧЕ БҮЛЕК
М
әдинә Хәбирне көндез дә оныта алмады. Авыру әнисенә өй эшләрендә булышса да, соңгы имтиханына хәзерләнү өчен китап һәм конспектларын ачып утырса да, күз алды¬на гел Хәбир килде. Акылы мәеттән терелгән әтисен уйлады, ә күңеле, ирексездән, Хәбирнең килүен көтте. Ул капка ягыннан шылт иткән тавыш ишетелгән саен, ярсып тибә башлаган йөрәген кулы белән кысып, тәрәзәгә килде. Үзе әллә нинди бер дулкынлану белән Хәбирне көтте, үзе, күңелендәге хисләргә ышанырга да, ышанмаска да белмичә, шул хисләрдән куркып, үз-үзеннән качынды. Нигә ул аны бу кадәр көтә? Кичә өйдә булмавының сәбәбен аңлату өченме? Әйе, шуның өчен дә. Ләкин аның өчен генә түгел. Тагын әллә нәрсә өчен. Үзе дә аңламаган нәрсә өчен.
йөрәгендәге утны — үзе дә аңлап җиткермәгән мәхәббәтнең ялкы¬нын басарга теләп, Мәдинә бакчага чыгып китте. Җиләкләнеп килүче карлыган куаклары, кыяр һәм суган түтәлләре арасында иләсләнеп йөр¬де. Аннары бу шөгыленнән генә тынычлана алмыйча, ишек алдын себе¬реп чыгарды. Аннары бакча сукмагындагы яшел чирәмгә утырып, им¬тиханына хәзерләнергә уйлады. Ләкин игътибарын туплый алмады. Кө¬янтә-чиләкләр асып, колонкага суга китте. Бу турыда уйламаска тырыш¬ты, ләкин шунда Хәбир дә очрамасмы дигән өмет гел күңелендә торды- Чиләкләрен колонка ыргагына элеп су тутырган арада да ул, көянтәсен иңенә салган килеш, күзләре белән Хәбирне эзләде.
Инде Мәдинә берничә көянтә су китерде. Өйдәге бак та, яшелчә¬ләргә сибү өчен су җылытыла торган мичкә дә тулды. Ә Хәбир килмәде- Әллә, ходаем, чыннан да берәр нәрсә эшләдеме?
Ләкин юкка гына борчылган икән ул. Хәбир килде. Бу вакыт Мәди¬нә кыярларга су сибеп йөри иде. Ул, күңелендәге шатлыгын берьюлы ачып салмаска теләп, эшен бүлмәде. Алай гына да түгел, мичкәдәге суны сибеп бетерде дә, җитми калды, дигән булып, суга барырга җыен¬ды. Хәбир аңа иярде.
Колонка янында, суга килгән хатыннарны көлдереп, азрак тартка¬лашып алдылар. Хәбир суны үзе көянтәләп алып кайтырга теләде. Мә¬динә күнмәде:
—■ Китсәнә, җүләр! Егет башың белән көянтә асып йөрмәссең инде. Әнә, кеше көлә!
— Ә мин өйдә көн саен шулай китерәм, — диде Хәбир үзсүзлеләнеп.
— Бир, бир, акыллы. — дип Мәдинәгә эндәште ниндидер бер ха¬тын.— Ташытып кал! Өйләнгәч су китермиләр алар, аягың сынып ятса да.
Мәдинә теләр-теләмәс кенә көянтәне Хәбиргә сузды:
— Түгеп бетерерсең әле кайтып җиткәнче.
— һәй! — диде Хәбир көянтәне иңбашына күтәреп. — Менә кара!
һәм тамчысын да түкми кайтарып җиткерде.
— Сиңа хатын булган кеше бәхеткә тиенә икән.
— Нигә?
— Соң, суны да китереп биргәч.
— Вакантлы урын буш, — диде Хәбир шул ук тон белән һәм, кыяр¬ларга су сибә-сибә, өстәп куйды: — Әгәр бәхетне шунда гына күрсәң.
— Шунда гына түгел дә инде...
— Ә син... бәхетне ничек аңлыйсың?
— Бик югарыдан сиптермә! Бик югарыдан сиптермә. Түбәнрәк тот. Менә шулай. Кыярларны имгәтәсең.
— Ничек аңлыйсың, ә?
— Нәрсә—ә?
— Бәхетне ничек аңлыйсың син?
— Берничек тә аңламыйм, башымны катырма. Бер урынга гына кой¬ма суыңны — әнә агып чыкты!
— Юк, син сорауга җавап бир.
— Башта син әйт.
— Мин белмим. Дөньяда юк нәрсәдер ул бәхет. Минем күргәнем юк, — диде Мәдинә уйчанланып. — Ә синең... күргәнең бармы?
— Бар.
— Булса — әйт. Ниндирәк була ул бәхет? Нәрсә ул?
— Бәхетме? Бәхет ул...
— Тик, зинһар, үзең аңлаганча әйт. Китаптан укыганыңны әйтмә.
— Бәхет ул... кыярларга су сибү. Менә шулай.
Мәдинә пырхылдап көлеп җибәрде.
— Алайса, көн саен килеп сип. Суын да көянтәләп үзең ташы. Ярыймы?
— Ярый...
— Менә рәхмәт. Практикага киткәч, әнигә авыр булыр инде дип тора идем. Яхшы булды бит әле бу, — дип дәвам итте Мәдинә. — Бер уңайдан өйдәге бакны да тутырып китәрсең, яме? Ана күп кирәкми, курыкма. Ике көянтә китерсәң, умывальникка салырлык артып та кала.
— Мин бит алай дип белмәдем. Мин бит, син шунда басып торганда гына бәхет, дидем, — диде Хәбир Мәдинәнең шаяруына төшенеп җит¬мичә.— Ничек инде мин су сибеп йөрим, үзем генә? Син булмагач?
— Абау, үзең шулай дисең ич. Кыярларга су сибү минем өчен бә¬хет, дисең. Шуңа әйтүем иде. Бер уңайдан кыярыннан да авыз итәрсең. Үзең су сибеп үстергән тәмлерәк була ул, базарныкы кебек кенә түгел... Карәле, кара: берсе чәчәк аткан! Менә. Кыяры да бар. Күрәсеңме?
Ләкин Хәбирдә кыяр кайгысы түгел иде инде.
— Син кайчан китәсең... практикага? — диде ул күңеле төшеп.
— Беренче июльдә Минзәләдә булырга кирәк.
— Бер айгамы?
— Егерме дүрт эш көне. Яллары белән бер ай.
Капкадан Мәдинәнең әнисе Фәхрия апа килеп керде. Сүз бүленде.
— Сабагыңны өйрәнәсең бар иде син, кызый. Үзем сибәр идем,— диде ул Мәдинәгә һәм Хәбир белән коры гына исәнләшеп, өйгә узды.
— Ярый, булышкан өчен рәхмәт. — Мәдинә көянтә-чиләкләрне чо¬лан кырыендагы тактага китереп куйды. — Нигә бик моңаеп торасың? Әллә берәр нәрсәңне югалттыңмы?
— Әйе.
— Нәрсә?
— Бәхетемне. Әнә тегендә. Кыяр түтәлләре янында.
— Эзләп кара, бәлки, табарсың... Ой, берсекөнгә фармакология, Мин әле яртысын да кабатламадым.
Мәдинә өйгә керергә чамалап, Хәбирне дә җибәрәсе килеп, кабала¬на башлады.
— Мәдинә! Нигә син кичә... сүзеңдә тормадың, Мәдинә?
Мәдинәнең йөзе кинәт үзгәреп китте. Эш белән булашып, сөйләшеп, онытылыбрак торган әтисе кабат исенә төште. Таныш булмаган өйе сый-хөрмәт тулы өстәл, вокзал, поездның арттагы вагонына эленгән кызыл фонарь... һәм шуларның барысының да фонында бер күләгә — әтисе күләгәсе.
— Син кичә кайда булдың? Кайдан кайтып килә идең?
— Бүген түгел, Хәбир. Бүген сорама. Икенче вакыт. Мин сиңа ба¬рысын да сөйләрмен. Тик бүген түгел,
— Юк, бүген, — диде Хәбир таләпчән тавыш белән һәм Мәдинәнең кулларыннан алды. — Менә хәзер! — Ул Мәдинәнең күзләренә текәлде һәм каушап калды. Ирексездән, аның кулларын ычкындырып җибәр¬де: — Елыйсың?!
Мәдинәнең күңеле тулып җиткән иде. Бер мизгелгә аның үзенең бөтен горурлыгын читкә ташлап, әдәп һәм оятны онытып, кайгысын уртаклашырга торган Хәбирнең иңенә сарыласы, күкрәгенә башын куеп, үкси-үкси елыйсы, нибар хәсрәтен сөйләп бирәсе килде. Ләкин үзен кулга алды:
— Син шунда аз гына көтеп тор. Мин өстемне алмаштырып чы¬гыйм,— диде ул күтәрелеп карарга кыймыйча һәм тиз-тиз өйгә кереп китте.
Хәбир ни уйларга да белмәде. Ни өчен ул елый? Әллә аны үзе яратмаган кешегә кияүгә димлиләрме? Алай дисәң, әнисе андый кеше¬гә охшамаган. Абыйсы Искәндәр дә бик акыллы күренә. Андый баш¬баштаклыкка ул ничек юл куяр икән? Ләкин нинди дә булса бер сәбәп бар бит инде. Тик торганнан еламый кеше.
Мәдинә үзенең әллә кайчангы мода белән тегелгән бердәнбер рәеш күлмәген киеп чыкты. Чия төсендәге җирлеккә сарылы-аклы чәчәкләр төшкән бу крепдешин күлмәк Хәбиргә күптән таныш иде. Ул Мәди¬нәне моннан ике ел элек тә, республика китапханәсендә иң беренче мәртәбә очратканда да шул күлмәктән күрде.
— Кая барабыз? — дип сорады Мәдинә урамга чыккач. — Әйдә көй¬мәдә йөрибез! Тик минем акчам өч сум гына. Синең бармы?
— Бар! — диде Хәбир бу мәсьәләгә бик вак нәрсә итеп караган тон белән. Ә үзе, Мәдинәгә сиздерми генә, куен кесәсен капшап куйды. Анда өр-яңа ике бишлек шыгырдый иде. Димәк, өч сәгать, һич кайгы¬сыз, көймәдә йөрергә мөмкин.
...Причал буенда шау-гөр килеп уйнаучы бала-чагалар арасыннан үткәч, ишкәккә Мәдинә утырды. Беренче-икенче курсларда укыганда секциягә дә йөргән Мәдинә әйбәт ишкәкче иде. Хәбир, аның каерылып- каерылып ишкәк ишүдән алсуланган йөзенә карап, бар дөньясын оныт¬ты. Бары Мәдинә:
— Сиңа утырып бару ошап китте ахры. Мә, бераз егетлегеңне дә күрсәт! — дип, ишкәкләрне үзенә тәкъдим иткәч кенә, тимер юл күпере астындагы тоннельгә килеп җитүләрен шәйләп алды.
Су өсте тип-тигез, тып-тын иде.
— Су өсте нинди тын, ә! — диде Хәбир еракларга җәелеп киткән Урта Кабанга карап. Ләкин Мәдинә җавап бирмәде. Хәбирнең пиджа¬гын инбашына салып, ияге белән учына таянып утырган җиреннән чак
кына башын селкеп куйды да, әллә кая, еракка карап баруын дәвам итте. Ул сон дәрәҗәдә уйчан иде һәм Хәбир сүз катып аның уйларын бүләргә кыймады.
Су өстен чак кына шадраландырып, салкынча җил исеп куйды.
— Сиңа салкын түгелме? Мә, пиджагыңны ки.
— Юк!
— Юк димә. Су буенда салкын тиз тия.
— Тисә, үләрмен. Минем кемгә кирәгем бар!
— Кем өчендер кирәгең булганда гына яшәүдә мәгънә бармыни?
— Минем өчен шулай.
— Кил, менә монда утыр. Икебез дә сыябыз, — диде Мәдинә бер¬авык уйлап торганнан соң һәм, пиджакның бер чабуын күтәреп, үз яныннан урын күрсәтте.
Алар бер пиджак астына кереп, янәшә утырдылар. Бер-берсенә сыенып. Бер-берсенең җылысын тоеп... Хәтта Хәбир, ике ел эчендә бе¬ренче мәртәбә, кулын Мәдинәнең биленә куярга да батырчылык итте. Мәдинә карышмады.
— Нигә телеңне йоттың? — диде Мәдинә. — Сөйлә инде берәр нәрсә!
— Нәрсә сөйлим соң?
— Нәрсә булса да. Үзең турында сөйлә. Син бит бернәрсә дә сөй-ләмисең.
Ә Хәбир сөйли алмады.
Кичке шәфәкъ шәүләсе уйнаган су өстенә карап, алар бик озак утырдылар.
— Яратасыңмы? — дип пышылдады Хәбир.
— Ярату нинди була соң ул?
Мәхәббәтеннән тинтәкләнгән, исергән Хәбир, Мәдинәнең болай уты-руы, бу сүзләре ярату билгесе икәнлеген аңламыйча фәлсәфә сатарга кереште. Мәдинә көлеп җибәрде. Ә аннары, беравык уйлап торгач, сорады:
— Кичә син миңа бик каты үпкәләдеңме?
— Сиңа үпкәли аламмы соң мин!—дип пышылдады Хәбир Мәдинә¬не үзенә якынрак кысып.
— Ә мин кичә свиданиеда булдым. Үлгән әтине күрдем... Кичә ул кабердән чыккан иде. Бүген тагын шунда китте.
— Син нәрсә — акылыңдамы? — Хәбир куркып Мәдинәгә карады. Яңаклары буйлап тәгәрәгән эре-эре яшь тамчыларын күреп, югалып калды.—Сиңа ни булды? Мәдинә?!
Мәдинә, күз яшьләрен тыя алмыйча, йомшап, хәлсезләнеп, Хәбирнең күкрәгенә капланды. Ә бераздан, тынычлана төшкәч, кичәге вакыйгага бәйләп, кызыксыз һәм бәхетсез үткән бөтен тормышын сөйләп бирде.
УНДҮРТЕНЧЕ БҮЛЕК
Ләкин мәхәббәт Мәдинәгә кинәт кенә килмәде. Хәбир капка төбен¬дә мәхәббәтен белдергән иртәдән алып, көймәдә йөргән кичкә кадәр узган бер елдан артык вакыт аны күп уйларга, күп хыялланырга мәҗ¬бүр итте. Баштарак ул хыялында күптән яшәгән, килеп кулын тәкъдим итүен көткән исемсез-җисемсез егет белән Хәбир арасында охшашлык¬лар эзләп карады. Башта алар һич табылмады. Аннары табылгалый башлады һәм табылды. Хыялындагы егет белән Хәбир бер-берсенә охшаш була башладылар һәм тора-бара, Эфесе Антифолы белән Сира¬куз Антифолы кебек, бөтенләй охшап калдылар. Исемсез-җисемсез егет юкка чыкты. Аның урынын исемле дә, җисемле дә Хәбир алды. Мәдинә Хәбирне ярата башлаган кебек булды һәм ярата башлады. Яратты да, элекке Орлеан кызы гап-гади Мәдинә булып калды.
1
Бер айга сузылган практикасы вакытында ул үзенең Хәбирне яра¬туына тагын да ныграк төшенде. Ярабби, бу Минзәләдә көннәр нинди озын, төннәр нинди очсыз-кырыйсыз булалар икән! Көн саен диярлек килеп торган хатлар да, иптәшләренең шаянлыгы да аларны кыскарта алмый.
Дүртенче һәм бишенче курста укыган еллар Хәбир белән Мәдинә өчен мәхәббәт идиллиясе белән тулы булды. Һәр икесе үзен чиксез бәхетле санады, һәр ике як үзен дөньяның кырына барып җитеп, аяк¬ларын салындырып утырган кебек хис итте. Аерылышып торырга мәҗ¬бүр булган вакытларда күңелләре гел бер-берсенә очты. Очрашкач, бер-берсен күреп, бер-берсе белән сөйләшеп туймадылар. Кайнар мә¬хәббәт тулы йөрәкләр кышның чатнама суыкларын сизмәде. Көзнең томанлы һәм яңгырлы төннәре алар өчен җылы май көннәренә әве¬релде. Шәһәрдә алар йөрмәгән урам, алар басмаган бакча калмады.
Кабан күле буендагы бер бакча Хәбир белән Мәдинәгә аеруча ошый иде. Алар шундагы карт бер тирәк төбендә күпме минутларын үткәр¬деләр, күпме таңнарны каршыладылар! Бөтен әйләнә-тирә, бар таби¬гать йоклый. Хәтта үзендә исәпсез күп урам утларын чагылдырып, тирбәлдерүче күл дә ял итә, үзен уятырга теләгәндәй, шаянланып ис¬кән йомшак җилдән чак кына тирбәлеп куя да тагын тына. Мәдинә белән Хәбир бер-берсенә аз гына сыенып, кулга кул кушырып, күзләрен йомалар да бөтен дөньяларын оныталар, бөтен барлыкларын биләп алган бәхеттән рәхәтләнәләр, алдагы көннәр китерәчәк тагын да тат¬лырак рәхәтлекләр, тагын да зуррак бәхетләр турында хыялланалар. Аларны хыял киләчәккә очыртып китә. Менә алар укуларын тәмамла¬ганнар. Менә аларның берсе врач, икенчесе композитор. Алар инде әллә кайчан бергә торалар. Кайда? Кайсы шәһәрдә? Кайсы авылда? Моның әһәмияте юк, бу хакта алар уйламыйлар. Икәү бергә булганда аларга һәркайда җәннәт. Тик шунысы тәгаен: алар ниндидер бик биек, түбәсе күккә ашкан сарайда торалар, халык өчен, ил өчен бик кирәкле эшләрне эшлиләр. Хәбир симфонияләр, балетлар һәм опералар яза, ул әсәрләр кешеләрнең күңелләренә азык була. Ә Мәдинә шул кешеләрне дәвалый, шушы матур якты дөньяда озаграк яшәргә булыша...
Менә аларның эреле-ваклы балалары. Алар өчәү, өч бала. Берсе ма¬лай, икесе кыз. Юк, икесе малай, берсе кыз. Ә нишләп бер генә кыз? Ике малай, ике кыз кирәк. Әйе шул, менә алар, дүртесе дә монда. Менә алар «Әти!» дип, «Әни!» дип эндәшәләр. Абау нинди кызык! һәм оят та...
Мәдинә белән Хәбир, үз хыялларыннан үзләре оялып, карашларын җиргә текиләр, дәшмәс булалар.
Хәбир Мәдинә янына ике көн килмәячәк, чөнки аның эше бар. Нинди эш ул? Дәрес өйрәнәсе, әлбәттә, аны Мәдинә сорамыйча да белә. Ул үзе дә Хәбиргә шундый тәкъдим ясарга уйлаган, ләкин бу хакта капка төбендә әйтергә җыенган иде.
Ләкин килешенгән ике көн үтми, төнге сәгать унбердә Мәдинә капка шакыганны ишетә. Бу—Хәбир. Мәдинә тиз-тиз йөгереп чыга. Менә нинди яхшы! Соң гына булса да, беразга гына булса да килеп кит, дип ник әйтмәдем икән? дигән үкенү аны бүген көне буе борчыган иде. Көн озын укып баш аргач, йоклар алдыннан йөреп керү бик рәхәт бит ул.
Кайчандыр Мәдинә ял көне килде исә танцы залына йөгерүче кыз¬лардан көлә, танцыга чакырып йөдәтүче Хәбирдән ничек котылырга белми иде. Кинәт ул танцы кичәләрен сабырсызланып көтә башлады. Көне килеп җиткәч, Хәбир белән клубка ашыкты, хәлдән тайганчы тан¬цевать итте. Мондый кичәләрнең ләззәтен аңламаучы кызлар аңа җан¬сыз, йөрәкләренә мүк үскән тере мәет булып күренделәр.
Кайчандыр Мәдинә, Хәбирнең акрын йөрүенә эче пошып:
— Бу нинди җитмеш яшьлек картлар йөреше бу? Тизрәк кай-
тыик! — дип, Хәбирне кыбырсыта, аны узып китә, аны буксирга алып йөри иде. Кинәт ул үзенең дә акрын йөрергә яратканлыгын аңлап алды. Ничек ул, җүләр, бу җирләрдән, янгынга ашыккандай, чаба- чаба йөрде икән! Ничек бу бакчаларның ямен күрмәде икән?!
Кайчандыр Мәдинә симфоник музыканы яратмый, композитор N ның симфонияләрен ирония белән: «Киләчәк заман музыкасы» дип атый һәм җае чыккан саен:
— Хәзер тыңлатып аптыратмасалар, мин киләчәк заман музыкасына сүз әйтмәс идем, —дип зәһәр фәлсәфә сата иде. һәм менә ул тачкыл¬дап торган меломанга әйләнеп китте. Башкаларга, шул исәптән, «Ка- маринская»ны «Патетик симфония»дән аера алмасалар да, «Глинка түгел, Чайковский түгел» дип, хәзерге композиторларны сүгеп йөрүче кайбер әдипләребезгә үрнәк булырлык хиреслек белән, симфоник кон¬цертларга йөрде. Музыкаль классиканың иң катлаулы, иң нәзакәтле репертуары да аның өчен һава шикелле үк зарур рух азыгына әйләнде. Ул элек яратып бетермәгән, артык шартлы дип санаган балет сәнгате¬нең нәфислеген аңлады. Янында Хәбирне тоеп, оркестрдагы тылсымлы авазлардан сихерләнгән хәлдә «Шәһәрзадә»не яисә «Бәләкәй аккошлар биюе*н тыңлап, мәңге утырырдай кебек булды.
Хәбир дә үзендә шундый ук ачышлар ясады. Элек ул морож¬ный ярата иде. Хәзер ул бу ашамлыкны бөтенләй яратмый башлады Һәм элек һич кенә дә яратмаган килеш морожный ашап йөрүенә га¬җәпләнеп бетә алмады. Ул төче, ул салкын, аннан ангина эләктерү мөмкин. Ангинаның хроник тонзиллитка күчүе, соңгысының буыннарда ревматизм, йөрәктә эндокардит, бөерләрдә нефрит — тагын әллә ника¬дәр «изм» һәм «ит»лар тудыруы ихтимал. Мәдинә боларны белә шул ул, шуңа морожный яратмый.
Хәбиргә әнисе: «Син бит медицинаны яратмый идең», дигән була. Алдаша, билгеле. Ничек инде ул медицинаны яратмасын?! Яратмас¬лык булса, аны Мәдинә яратмас, врачлыкка укып йөрмәс иде.
Яратышу нинди зур бәхет! йөрәк нинди тыныч! Күңелдә нинди рәхәтлек! Син икенче кешенең, бөтенләй башка җан иясенең йөрәгендә яшисең. Синең мәхәббәтең аның йөрәк тартмасында. Ул йөрәктән сиңа, кайтаваз шикелле, аның мәхәббәте ишетелә. Сез бер-берегезнең бөтен эч серләреннән хәбәрдар. Аның ни әйтәсен син алдан ук беләсең, үзеңнең җавабың аңа әллә кайчан билгеле. Күңелләр мөлдерәп тулган, сүзләр иреннәргә бал булып сыланган, ә авызлар дәшми. Ләкин нинди мәгънәле сүзсезлек бу!
Бу исәпсез-хисапсыз очрашуларда, бу сөйләшмичә дә аңлашыла торган бетмәс-төкәнмәс сүзләрдә, бу очсыз-кырыйсыз хыялларда ника¬дәр сафлык, никадәр самимилек иде! Алар яраттылар, ләкин бик күп яратучы кешеләр менәргә омтылган биеклеккә күтәрелергә ашыкмады¬лар. Шушы, берсенең кулын икенчесе тотып утыру белән чикләнгән очрашулар — мәхәббәт тавының итәкләрендә йөрү алар өчен җитеп арткан иде.
Гаҗәп хәл: яраткан кеше үзенең шактый күп вакытын сөйгән яры белән очрашуларга, шул очрашуларның фани юанычларына багышла¬са да, әлегә кадәр эшләргә өлгермәгән, эшли һәм булдыра алмаган нәрсәләрне эшләргә дә өлгерә, йөрәгендә мәхәббәт янган, алдында максаты булган кеше могҗизалар тудыруга сәләтле. Аңа әллә кайдан көч килә, илһам килә һәм ул, канатланып, соңыннан үзен дә хәйран итәрлек нәрсәләр эшләп ташлый.
Хәбир дә шулай булды. Ул көн аралаш, көн саен Мәдинә белән оч¬рашып торса да, яхшы укырга да, иҗат белән шөгыльләнергә дә вакыт тапты. Әллә никадәр җырлар, романслар язды. Дөрес, аларның бик күбесе үзләренең урыннарын башкаручыларның репертуарында түгел,
авторның рояле өстендә таптылар. Ләкин Хәбир күңел төшенкелегенә бирелмәде. Ул үзендә әлегә гәүдәләнешен таба алмаса да, бөтен бар¬лыгын тутырып кайнаучы, җанына тынгы бирмәүче бер көч тойды һәм балет язарга кереште. Теорияне белүе аңа дөрес юнәлеш бирде, өйрән¬чек тәҗрибәләре иҗатның бернинди дәреслекләрдә дә язылмаган сер¬ләренә төшенергә булышты, ә мәхәббәт илһам китерде, ару-талуны оныттырды. Остазы мактый-мактый тәкъдим иткән либретто башта ошап бетмәсә дә, тора-бара мавыктыра башлады һәм тәмам күңелен биләп алды.
...Нинди бәхетле иде Хәбир ул көннәрдә!
Кем иң актык акчасына сөйгән яры белән кинога кереп яисә көй¬мәдә йөреп, үзен Эльдорадоны ачкан кебек хис иткән, кем сөйгән яры¬ның биленә кулын куеп, күктәге йолдызларны күзәткән һәм сөйгәненең камыш кебек сыгылып төшкән гәүдәсен күкрәгенә кысып, иреннәреннән суырып үпкәндә галәмне оныткан, кем сөйгән яры яныннан кайтканда, әйләнә-тирәдәге кешеләрне күрмәгән һәм аларның үзенә эндәшүләрен ишетмәгән, кем тын бакчага кереп утырган да, шатлыгын агачлар бе¬лән уртаклашкан, кем утызар градуслы салкыннарда сөйгән яры белән торып, өенә кайтканнан соң, туң күчән кебек каткан кул-аягын җы¬лыта алмыйча яткан, кемнең күзләрен татлыларның татлысы йокы йома алмаган, кем мендәрен кочаклап, күз алдына сөйгән ярының су¬рәтен китергән, шатлык яшьләрен түгә-түгә аның исемен пышылдаган һәм шул килеш йоклап киткән, кем уянгач, бөтен дөньяны нурга чум¬ган итеп күргән һәм үзендә тау-ташларны җимерерлек куәт тойган —* димәк, ул яраткан, димәк, ул бәхетле булган.
УНБИШЕНЧЕ БҮЛЕК
Бибиҗамал апа бөтен тынычлыгын җуйды. Улындагы үзгәрешләр аны ерып чыга алмаслык вәсвәсә һәм кайгы-хәсрәт упкынына салды. Әгәр Хәбирнең йөзе моңсу булса, Бибиҗамал апа күңелсезлеккә чум¬ды. Әгәр Хәбир йөрәгендәге шатлыктан канатланып, очынып кайтса, ул икеләтә борчылды, икеләтә өзгәләнде. Улының әүвәлге кебек бул¬мавы, кайгы-шатлыкларын анасы белән уртаклашмавы, йомыклануы Бибиҗамал апаны шаштырды, ут йотып яшәргә мәҗбүр итте. Ул җае чыкса да, чыкмаса да, шул турыда сөйләште, улының кайларда йөрүен, кем белән очрашуын, төннәрен нинди Мәдинә белән саташуын белергә теләде. Ә улы күңел капчыгын чишеп җибәрмәде, анасының төпченү¬ләрен әле икенчегә борып җибәрде, әле: «Мин инде кечкенә бала түгел, әни. Начар юлда йөрмим», — дип кырт кисте дә Бибиҗамал апаның болай да телем-телем телгәләнгән бәгыренә тоз сипте. Бибиҗамал апа тыштан сиздермәскә тырышса да, эченнән:
— һай, бу бала дигәннәре! йөрәкләрне парә-парә китерә бит. Бала итәктә чакта сөйдерә, итәктән төшкәч көйдерә, дип, белми әйтмәгәннәр икән шул, — дип ачыргаланды.
Хәбир көн саен Мәдинә янына китеп югала башлагач, Бибиҗамал апа тагын да үзсүзлеләнә төште һәм улыннан Мәдинәне өйгә алып ки¬лүен таләп итәргә кереште:
— Бер синнән генә калган эш түгел, яр сөю илдә бар эш. Ана бул¬ган кешегә күрсәтү тиеш, — диде. Хәбирнең ашыкмавын күргәч, авы¬руга салышты. — Кәефем юк. Билләрем сызлый, йөрәкләрем кага. Алып кил әле шул Мәдинә дигәнеңне. Тыңлый торган нәмәрсәсен алып килеп, тыңласын әле, Яхшы дарулар язып китсен әле бер. Кулы җиңел булыр, бәлкем,
Хәбир әнисенең үтенечен Мәдинәгә әйтте. Аның гаҗәпләнүенә кар¬шы, Мәдинә берсүзсез риза булды һәм әлегә хәтле өенә чакыр-
4. „с. ә.“ №5.
магак, әнисе белән таныштырмаган өчен үпкәсе барлыгын да сиздереп куйды:
— Кешегә күрсәтмәслек җирем юк ич минем, нигә куркасың? — диде.
— Ул нинди сүз, Мәдинә! Әни сине күргәч үк яратыр.
... Бибиҗамал апа атна буе хәзерләнде. Сандык төбеннән элекке тор-мышның кызганыч калдыклары булган челтәр пәрдәләр, аз гына тарт¬тың исә таралып китәргә торган, сизерәп беткән әдрәс җәймәләр чыкты. Аларның тузган булуларына Бибиҗамал апаның күңеле сыкранса да, икенче ягын уйлап, юанды:
— Начарның яңасына караганда, яхшының искесе шәбрәк. Мондый милли бизәкләр төшкән җәймәләр кемдә бар ул хәзер? — дип уйлады.
Мәдинә киләсе көнне Бибиҗамал апа туйга хәзерләнгән кебек бу- лашты. Хезмәт хакы алырга ничә көн калганын исәпләде дә, кулында булган акчасын кат-кат санап, ниһаять, киләсе атнада ашны итсез генә пешерергә туры килер, дигән фикергә килеп, бераз аш-су хәзерләргә булды. Талкыш кәләвә пешерде, пәрәмәчлек камыр куйды. Күреп кит¬сен, ни җитте генә гаилә белән эш итмәвен белеп китсен.
Комод һәм рояль өстендәге тузаннар кат-кат сөртелде, тәрәзәләр ялтыратылды, мич акшарланды, идәннәр сары гәрәбә кебек иттереп, кы- рып-сабынлап юылды. Бибиҗамал апа комод өстендәге вазаларны, су¬гышка кадәрге елларда ук әллә кемнәр әллә нинди очраклар уңае белән бүләк иткән исле май һәм хушбуй шешәләрен авыш-түеш китерде. Ко¬модның иң түбәнге тартмасыннан Аитова ханым мәктәбендә укып йөр¬гән еллардагы альбомын сөйрәп чыгарды. Бер уңайдан, андагы уңып беткән рәсемнәрне караштырып, ерак үткәннәрен хәтерләп алды. Анна¬ры альбом эченнән Камил А1отыйгый рәсемен табып иң беренче биткә куйды, һай, яшь чаклар, һай, шул Мотыйгыйның «Абау ла Гайшәм»не җырлаулары!
Улы Мәдинә янына киткәч, Бибиҗамал апа үзен хәстәрләүгә кереш¬те. Сандыктагы кара йон күлмәген алып ишек алдына чыкты да нафта¬линнан тазартты. Селкеп-селкеп тә исе бетмәгәч, өстенә ярты шешә оде¬колон койды. Башына татарчалап чиккән ак крепдешин яулыгын бәйлә¬де, аякларына үкчәсез читекләрен киде. Киде дә озак кына көзге алдын¬да басып торды. Килеш-килбәте ничегрәк икән, композитор анасы дип әйтерлек җире бар микән? Алай сүз килерлек түгел икән лә. Тик менә төсе юк икән. Аз гына кершән тидергәндә дә ярыйсы икән яравын да, хәерле булсын инде, аның өчен кибеткә барып торырга вакыт юк.
Бибиҗамал апа, тынычланып, агач кәнәфигә менеп кунаклады. Аяк¬ларын бөкләп утырган килеш, өй эчен күзәтә башлады. Бушрак шул, әллә ничек, шып-шыр. Менә монда, Хәбирнең караваты өстендә, берәр зиннәтлерәк келәм эленеп торса икән. Ә бусын Бибиҗамал апа үз ка¬раваты өстенә эләр иде. һай, теге төрекмән келәмен сугыш елларында сатмаган булса! Нинди матур буласы икән ләбаса, өй эче нурланып, балкып торасы икән.
Улы гыйшык тота башлаганнан бирле ана йөрәген ялаучы уйлар, шик-шөбһәләр һәм вәсвәсәләр яңадан калкып чыкты. Ниндирәк нәрсә икән? Чибәр микән? Акыллы микән? Сүзчән микән? Эшкә кулы ята ми¬кән? Әй, анысының рәте юктыр инде. Бу елдагы яшьләр телгә генә оста булалар. Әрекмән яфрагы хәтле телле, чәтер-четер килеп торучы бер нәрсәдер әле. Шуның артыннан үрсәләнеп йөри бит дөньяда Хәбир дә! Нәрсәгә кирәк инде ул аңа? Анасыннан күргән кадер-хөрмәт җитмәгән¬мени инде аңа? Шушы яшеннән өйләнеп, муенына муенчак киюнең ни кызыгы бар инде?!
Шулай да ничегрәк итеп сынатмаска икән? Әй, юк ла, ничегрәк итеп сынарга икән? Ни хакында сөйләшү мәгъкуль булыр икән? Улы турын¬да, Хәбир турында инде, әлбәттә. Аның инде менә консерваторияне тә¬
мамлап килүе, таланты һәм зур киләчәге турында. Хәер, нигә бу туры¬да гына? Нигә улының чибәрлеге турында да төртеп куймаска! Әллә ул башкалар кебек кенәме? Шуннан бөтен Казанның егетләрен бер сафка тезеп куй — аның кебек чибәрен тапмассың. Юк, тапмассың.
Җае белән генә, әлбәттә, бу өйдә Камил ЛАотыйгыйлар, Габәшиләр, Сәйдәшләр булган заманнарны да искә төшерү кирәк булыр. Белсен әйдә, нинди кешеләр белән эш итүен белеп торсын.
Бибиҗамал апаның бу көтүендә, бу вәсвәсәле уйларында һәм киче-решләрендә килен төшүне көткән анага хас нәрсәләр бар дию генә аз булыр иде. Юк, бу көтүдә ниндидер башка нәрсә, ана баласын артык яратудан, патологик диярлек яратудан туган, Бибиҗамал апа үзе дә хисап биреп җиткермәгән шомлы хис бар иде. Элекке заманнарда, ир¬ләре өйгә көндәш алып кайтканны көтүче хатыннарда булган, алар ки¬чергән көнчелек хисе бар иде аңарда. Шул, шул юньсез аның баласын, аның куанычын тартып алып, үзенеке итәчәк.
Кыңгырау тавышы Бибиҗамал апаның уйларын бүлде. Ул кәнәфи өстеннән сикереп төште дә, абына-сөртенә, ләкин көзгегә дә күз салып алырга онытмыйча, ишеккә таба йөгерде. Ишек ачты. Башта аның күзе¬нә улының чөгендер төсле кызарган йөзе чалынды. Аннан бер кырый- дарак ул үзенең төн йокыларын качырган затны — оялудан башын аска игән Мәдинәне күрде. Ошамады бу йөз Бибиҗамал апага һәм ул авыз эченнән генә мыгырдап исәнләште дә җилтерәп кереп китте.
— Менә бу минем әни инде, Мәдинә, — диде Хәбир. — Әти урынына да, туганнарым урынына да калган кешем.
Бибиҗамал апа: «Алай бик кадерле кешең булсам, шушы өтеккә алыштырмас идең әле», — дип уйлап, улына карады. Күрче, әллә бераз кәгеп тә кайткан инде имансыз, гел авызын ерып тора. Җитмәсә, әни авырыксына әле, дигән була. Бу мәхәббәтсез тагын,— әбәү кыланчык,— чын врачлар шикелле, тыңлый торган көпшәләрен күтәреп килгән. Күр әле, күр, килешен генә күр әле, зинһар! Кайсы җирегез авырта, дип со¬рашып маташкан була ичмаса, и адәм актыгы! Авырта пычагым. Әйтер¬сең, мин авырсам, поликлиникка барып, чын врачларга күренә ал¬мыйм!
Шулай да, сер бирмәү кирәклеген истә тотып, Бибиҗамал апа зарла¬рын сөйли башлады. Ул үзенең булмаган авыруын юри күпертеп, бәйнә- бәйнә, болгата-болгата сөйләде. Әйдә, башын ватсын әле ичмаса.
Врачлар, гадәттә, уңда да, сулда да очраган кешеләрнең зарларын әллә ни игътибар белән тыңламыйлар һәм моның өчен аларны бик гаеп¬ләп тә булмый. Гел авырулар арасында кайнап, врачларның сиземнәре тупаслана һәм тегендә-монда очраган кешеләрнең зарлары аларда әллә ни кызыксыну тудырмый. Врачлар инде моңа күнеккән, бу алар өчен гадәти бер күренешкә әйләнгән. Моның өстенә врач, кайбер башка бел¬гечләр кебек, эшенә баргач кына эшләми. Аңа һәр җирдә: өйдә дә һәм урамда да, трамвайда да һәм мәҗлестә дә, һәрвакыт: көнен дә һәм тө¬нен дә, эш көнендә һәм ял көнендә дә врач булып калырга туры килә, чөнки агай-эне, туган-тумача, дус-иш, таныш-белеш — һәркайсы үзенең барлы-юклы авыруларын сөйләп, киңәш сорап, врачның теңкәсенә тия. Бәхеткә, кеше табигатенә бер төрдән булган тынычсызлауларга күнегү, гадәтләнү хас, югыйсә, әйләнә-тирәләрендәге кешеләрнең аһ-зарларын тыңлап, аларның барлы-юклы кичерешләрен кичереп, врач бик тиз кар¬таеп үләр, ә институтлар аларга алмаш хәзерләп өлгерә алмас һәм, нә¬тиҗәдә, чын авыруың белән мөрәҗәгать итәргә дә врачлар калмас иде. Әгәр укучы рөхсәт итсә, мин бичара Мәдинәне Бибиҗамал апа ихтыя¬рында калдырып, кечкенә генә чигенү ясар идем.
Бер врач, больницадагы эшен бетереп, өйгә кайтырга чыга. Юлда ул танышын очрата. Таныш кеше белән исәнләшү кирәк, һәм врач:
— Исәнмесез! — ди. Беренчедән, сөйләшер сүзе булмаганга, икенче¬дән, өендә кырык эше кырылып ятканга, ул туктап тормый, узып китәр¬гә ашыга. Ләкин узмый тор әле, апаем!
— Исәнлек шәптән түгел шул әле, җаныем, тукта әле! —ди аңа та¬ныш. Инде берничә адым үтеп китәргә өлгергән, эшен бетергән врач тук¬тый һәм аякларының юнәлешен үзгәртмәгән хәлдә генә, гәүдәсен кырык биш, башын туксан градуска борып, танышына карый. Алар арасында шундыйрак әңгәмә булып ала:
— Нәрсә булды?
— Кәефем китеп тора әле, җаныем, — ди аңа танышы һәм кире бо¬рылып, эшен бетергән врачның алдына килеп баса. Инде тиз генә ычкы¬ну мөмкин түгеллеген күреп, эшен бетергән врач аякларын да, гәүдәсен дә туксан градуска бора.
— Ни булды, кай җирең авырта?
— һа-ай, җаныем, сөйләп кенә бетерерлек түгел инде ул. Әле плат- ныйга да күренергә йөри идем, бушый алмыйм. Өйдәге кешенең эше эш¬ләп кенә бетерә торган түгел бит ул, җаныем. Сезнең рәхәт ул — тиешле сәгатегезне үткәреп кайтасыз да, җаныгыз тыныч. Балаларны мәктәпкә озатасың, каршы аласың, ашатып эчертәсең, өстен-башын карыйсың. Ул арада кибетенә чабасың, базарына барасың. Көне буе... һай, җаныем! Бу алкаңны кайчан алдыгыз әле? Бриллиантмы? Күпмегә алдыгыз? Ка¬ра, чын бриллиант түгелмени? Ерактан хәйран матур күренә...
Эшен бетергән врач, кәефе китеп торучы танышын билгеле бер эзгә төшерергә теләп, яңадан сорау бирә:
— Нәрсә булды соң? Кай җирең авырта?
— Аны инде, җаныем, сөйләсәң баштан ук сөйләргә кирәк, — ди кәефе китеп торучы танышы чыннан да бер эзгә төшеп һәм врачның ку¬лыннан эләктереп ала да тротуар кырыена тарта. Сумкасын җиргә куя.— Бервакыт мине трамвайда кысканнар иде. Картым белән Маркиз¬га чыгып барганда, һай, әрәм дә иттеләр соң шул Маркизны су астында калдырып! Ямьле дә җир иде соң шул Маркиз ял итү өчен! Бетерделәр, харап кына иттеләр шул Маркизны. Чыгар урын да калмады хәзер, бө¬тен дөньяны су басып бетерде... Нәрсә сөйли идем соң әле? Ә, трамвай¬да кысканны икән, һай, җаныем! Менә шундый әвен хәтле, үгез кебек ике егет менә шулай китереп кыстылар—сөякләрем шытыр-шытыр-шы- тыррр итеп китте. Ул вакыт мин болай таза түгел идем бит әле, җыйнак кына, килешле генә идем. Хәзер инде хәтердән чыгып бара — ялгыш әйтермен дип куркам. Кажется, алтмыш биш кило идем мин ул вакыт. Буем йөз илле сигез. Нормальный була бит инде ул? И, бар иде минем чибәр чакларым, хәзер калынаеп киткәч тә әллә син... Карале, әй, бу тазарудан берәр дару бармы?
— Күбрәк хәрәкәтләнергә, азрак ашарга кирәк, — ди эшен бетергән врач һәм, тынычсызланып, кайтыр юлына карап куя.
— Ашамыйм, җаныем, ике атналык чебеш хәтле дә ашавым юк. Көн¬гә чыккач, бар ашаган ризыгым... (Укучының вакытын алмас өчен, бу менюны китереп тормыйбыз. Шуны гына әйтик: ул меню белән таныш¬каннан соң, кәефе китеп торучы танышның симезлегенә булган гаҗәп¬ләнү «Монын ашаганы кай җиренә сыя икән?» дигән кызыксыну белән алышына.) Хәрәкәт тә аз түгел инде. Әле биш көннән бирле дом¬работницам юк. Ташлап китте, чукынган кыз. Паспорт алу өчен генә кергән булган икән. Карәле, җаныем, синең берәр танышың юкмы?
— Юк.
— Ух алла, бу тазарудан ничек котылырга белгән юк инде. Фрукто¬вый көннәр дә ясап карыйм — файдасы күренми. Ябыктыра торган ку¬рортларга барсаң да... Җаныем, әйт әле, кая барсам яхшырак булыр икән?
— Ванналар алырга кирәк. Кисловодск...
— һай, җаныем, сөйләмә шул Кисловодскины. Кисловодск түгел, Клизмоград ич ул! Аннары, курортка бит елына бер генә барыла. Рәхәт¬ләнеп су керергә диңгезе дә булмагач, пляжында ятып, загорать та ит¬мәгәч, курортмыни ул?! Ул Кисловодскида больнойны лечить итмиләр, издеваться гына итәләр анда больнойдан. Җаныем, анадан тума чишен¬дереп, бер почмакка бастырып, шундый итеп салкын суны сиптереп җи¬бәрәләр насос белән! Ике генә сеанс алдым да атлап та басмадым бүтән. Пычак та файдасы булмады. Дүрт кило җиде йөзгә тазарып кайттым мин аннан илле өченче елны... Ә, юк, илле өченче түгел икән, илле дүр¬тенче елны... Илле өченче елны без Ялтада булдык. Булганың бармы Ялтада? Андагы халыкның күплеге, җаныем, һич тә әйтеп бетерә торган түгел. Белмичә генә Ялтага дөньяның төкерек савыты димиләр икән. Ул пляжы! — аяк басарлык түгел. Кибетләрендә бернәрсә юк. Истәлек өчен дә берәр юньле әйбер алып кайтып булмады. Хәер, анда бер возмож¬ность бар икән, баштарак мин аны белмәдем. Портка чит ил пароходла¬ры киләләр икән анда. Менә шулар килгәч, яхшы әйберләр эләктереп була икән. Безнең белән ял итүче Феофанида Ферапоитовна дигән Мәс- кәү хатыны, дөресрәге, әти-әниләре генә Мәскәүнеке инде аның. Ул үзе Ленинградта тора. Әле хат алдым үзеннән, со всеми удобствами дүрт бүлмәле квартира биргәннәр. Водопровод, мусоропровод, газопровод бе¬лән... Җаныем, кайчан безнең тирәләргә дә газ килеп җитәр икән, ишет¬мәдеңме?
— Ишетмәдем, — ди эшен бетергән врач баскан урынында тыпыр¬чынып. Кәефе китеп торучы таныш дәвам итә:
— Менә шул Фофа — бу шул Феофанида Ферапоитовна инде. Без бер-беребезне шулай йөртә идек: мин аны Фофа дип, ул мине Муфа дип. Мәфтуха дигәннән. Менә шул Фофочка чит ил пароходыннан шундый бер халат эләктергән иде — һай, җаныем! — бер кияр өчен әллә ни би¬рерсең, валлаһи. Ниндирәк дип әйтим инде, җирлеге чыпчык күкәе төсле бөрчек-бөрчек. Шундый серыйрак та. Но главное бизәкләре — шул чып¬чык күкәе төсле бөрчек-бөрчек фонда джунгли һәм маймыллар. Ориги¬нально, шулай бит? Аһ, ул халатны син күз алдыңа да китерә алмыйсың. Ул халатны киеп капка төбенә бер чыгып утыру ни тора! Дөрес, миңа бик кричащий төсләр кияргә советовать итмиләр, узган ел мин Мәскәүдә институт красотыда булган идем. Олыгаеп барасыз, диләр, но минем бит әле илле яшем тулды гына! Аннан, серый, темный кием миңа вооб¬ще килешми. Мин брюнетка түгел ич, мин шатенка. Бәләкәй чакта ми¬нем чәчләрем бөтенләй сап-сары иде әле... Нәрсә турында сөйли идем әле? Менә шулай инде мин хәзер, җаныем, зиһенем әллә нишләде ми¬нем, сөйли башлаган сүземне онытам...
— Трамвайда бик каты кыскан булганнар, — ди эшен бетергән врач, һәм, авыр сулап, кайтыр юлына карангалый.
— Әйе шул, шуны сөйли идем. Л^енә шул вакыт, менә шушы җирем¬нән әллә нәрсәм шырт итеп өзелеп киткән кебек булды. (Кәефе китеп то¬ручы таныш шул җирне башта үзен, аннан эштән кайтып баручы врачны капшап күрсәтә.) Ул чакны мин аңа әһәмият тә бирмәдем, егетләр бик мөлаем итеп извиняться иттеләр дә, бетте. Ялгыш булды, дигән була¬лар. Ялгыш пычагым, ирләр бит алар чибәррәк хатын-кыз күрсәләр, елышырга гына карыйлар. Бүтәнгә кая барасың, әле минем үземнең ирем, җаныем, алтмышка җитеп килсә дә...
Ниһаять, эштән кайтып баручы врачның түземе шартлый. Ул мәсьә¬ләне кабыргасы белән куя:
— Соң хәзер кай җирең авырта?
— Сабыр ит, җаныем, хәзер шуңа килеп җитәм. Узган атнада холо- дильникка чират торган идем. Холодильник алдык бит әле без. «Сара¬тов». Рәхәт тә нәрсә икән ул холодильник дигәннәре! Тыгасың да куя¬сың. Кинәндем үзенә. Әле менә базардан кайтып барам. Итне ишлерәк
итеп алдым, дүрт кило итеп — бүген ит бик очсыз. Холодильпикка тыгар¬мын да куярмын. Менә шул холодильпикка торган вакытта бер мәхәб- бәтсезе аркама кагылып киткән иде — бөтен тәнем электр тогына тоткан шикелле мерт, мерт, мерт-мерт-мерт-мерт итеп китте. Шуннан тагын менә шул җирем кузгалды. Күрәсең, теге вакытта трамвайда кыскач, берәр нәрсә калган булган.
— Юктыр ла, шул гомердән бирле нәрсә булсын. Азрак бәрелгәнсең я. Бетәр әле, грелка куй, — ди эштән кайтып баручы врач һәм, җиңел су¬лап, китә башлый. Ай, иртәрәк сулады бугай шул. Кәефе китеп торучы танышы аны кулыннан эләктереп ала да яңадан стенага китереп сөйи.
— Саф һавада күбрәк булырга кирәк. Нервыларың какшаганга ох¬шый,— ди врач.
— һай, җаныем, миндәге нервыны әйтмә инде син аны! Миндә бар инде алар. Әле көн аралаш хвойный ванналар ясап кына кеше төсле булып йөрим, — ди кәефе китеп торучы танышы һәм сумкасын алып, яңадан эштән кайтып баручы врачның янына килә.— Карале, җа¬ныем, син үтәр дисең дә бит, үтәр микән соң ул? Азып китеп, ракка әй¬ләнмәс микән?
һәм кәефе китеп торучы таныш, күзләрен шундый моңсуландырып, карашын күккә төби! — чыннан да җан бирергә җыена диярсең. Ләкин, бәхеткә, алар турысына бер чибәр генә хәрби кеше килеп җитә һәм кәефе китеп торучы ханым күз ачып йомганчы карашын күктән алып, шул хәрбигә юнәлтә:
— Менә бу капитан өченче көн безнең каршыга күчеп килде. Хатыны баладан үлгән, ди. Мебелен күрсәң, җаныем, дүрт машина белән төяп килделәр. Личный «Волга»сы...
— Ярый, хуш, — ди эштән кайтып баручы врач. — Балалар ачыккан-нардыр, иртә белән дә...
— Туктале, җаныем, соравыма җавап бирмәдең бит әле. Рак булмас микән миндә?
— Юкны сөйләмә, зинһар, шундый таза кешедә каян рак булсын?!
— һай, җаныем, алай димә әле син. Минем иремнең егерме ел бергә служить иткән бер полковнигы бар. Менә шуның хатыны Спартакиада Амфилопиевнада рак, ди бит. Үзенә генә әйтмиләр. Син аның тазалыгын күрсәң...
һәм тагын сүзләр тезелеп китә. Спартакиада Амфилопиевнаның ис¬киткеч ачык күңелле булуы, беренче иреннән ике игезәк баласы булса да, бу ирекнән бала тапмавы (гаеп кемдәдер, анысын кәефе китеп тору¬чы таныш шушы көнгә кадәр белә алганы юк) һәм башкалар һәм башка шундыйлар...
Ниһаять, эштән кайтып баручы врач сәгатенә карап, вакытның шак¬тый соң булуын әйтеп куя. Кәефе китеп торучы танышы кабалана баш¬лый:
— һай, өйгә кайтырга кирәк бит. Менә шулай инде, җаныем, бу өй эше. Танышларыңны очраткач, сөйләшеп торырга да вакыт юк. Саубул, җаныем, бу юлы рәтләп сөйләшеп булмады инде. Өеңә барып утырам әле бер. Бар авыруларымны иркенләп сөйләшеп, рәхәтләнеп утырырбыз әле бер. Сау бул. Ничек соң, бала-чагаларың үсәме?
— Үсә, үсә, — ди эштән кайтып баручы врач һәм алны-артны кара¬мый, өенә йөгерә.
Менә ул инде өендә. Ул инде хәзер эштән кайтып баручы врач түгел, ял итүче врач. Ул йоклый. Кинәт ишек дөбердәткән тавышка ул уянып китә:
— Кем бар?
— Апа, әбинең хәле начарланып китте. Әти әйтә, карап кына чыксын ла, ди. Бик ашыгыч.
Бу — астагы күршеләрнең малае. Ял итүче врач күзләрен тырнап ача да, хәле начарланып киткән әби янына керә. Сораша торгач, хәл начарланып китүнең сәбәбе мәгълүм була: малае хатыны сүзен генә тыңлый, аны тыңламый икән. Ял итүче врач хәле начарланып киткән әбинең йөрәген тыңлый да, тынычландыра торган микстурага рецепт яза башлый. Моны күреп торучылардан берәү:
— Үзегездә генә юкмы соң ул дару? — ди. Чөнки аның уйлавынча (аның гына уйлавынча булса, ярап та торыр иде әле ул) һәр врач — аптека склады. Аның уйлавынча, врачның кесәләре пирамидон һәм пур¬ген таблеткалары тутырып йөрү өчен генә ясалганнар да, ә врачның өендә эч йомшата торган тоз тавы астыннан валериан тамчылары чиш¬мәсе чыгып тора.
— Кесәңә салып куй, — ди хәле начарланып киткән әби улына ре¬цептны күрсәтеп. — Иртәгә эштән кайтышлый ала кайтырсың.
Әмма врачларның кызганыч хәлләре моның белән генә чикләнми. Врач һәрвакыт, һәр җирдә таныш-белешенең аһ-зарын тыңларга мәҗ¬бүр булса да, үзенең авыруы турында берәү белән дә уртаклаша алмый. Уртаклашса, гел бер җавапны ишетә:
— Алла, врачлар да авырыйлармыни?
Минем бер дус врачым бар иде. Ул бик шәп йөзүче иде, узган җәй Кабан күленә батып үлде. Менә шул үлгәч, ярып карагач, бичаракай¬ның йөрәге иске чабата кебек тузган икәнлеге беленде. Бу хәлгә без соң дәрәҗәдә аптыраштык, чөнки аның гомердә дә йөрәгеннән зарланганы, кыскасы, авыруын күрсәткәне юк иде. Тик шактый вакыт үткәч, мәрхүм¬нең «Сез язучы кеше, бәлки берәр эшкә ярар», дип миңа бүләк ителгән язмалары арасыннан мин бер кызыклы деталь таптым. Бичара, әйләнә- тирәдәгеләрнең әнә шул «һай, врачлар да авырыйлармыни?» дигән шаб¬лон җавабыннан тәмам туеп, шуны ишетүдән куркып, авыруын яшерә булган икән.
Язмыш тарафыннан врачларга бирелгән бу бәхетсезлек җырчы һәм биюче артистларга да таныш. Әгәр бер җырчы яки биюче мәҗлескә ки¬леп эләксә — бәла аңа. Тегесе дә, бусы да, аегы да, исереге дә:
— Җырлап җиффәр инде бер! Җырлау сиңа ни тора?! Син бит мон¬дый гына җирләрдә җырламаган!—дип бәйләнә башлый. Җырламый кара син! Күзеңнең алдында ук чыш-пыш гайбәт тарала башлар:
— Харап икән! Кыланчыкланган була тагын, җырламаган була. Әйдә, Гыйльми, сыздыр «Алмагачларын!» Мин артистлар кебек кәнфит- ләнеп тормыйм.
Казаннардин киттәрсең лә, Бишбалтагай җиттәрсең...
Күпчелекнең уйлавынча, артист эчү мәҗлесләрендә җырлап яки биеп тору өчен генә дөньяга килгән дә. Җырласын, биесен артист. Нәрсә ул аңа? — ерунда. Ә башкалар кәефләнеп, рәхәтләнеп утырсыннар, ял ит¬сеннәр. Артистның көне буе репетициядә булып, спектакльдә катнашып йончуында, аруында, иртәгәге спектакльгә тавышым калмас, дип борчы¬луында аларның һич йомышы юк. Җырла да җырла. Бие дә бие. Давай да давай!..
УНАЛТЫНЧЫ БҮЛЕК
Ә Мәдинә? Мәдинә, әлбәттә, мондый йөдәтүләр белән таныш булма¬ган, институт аудиторияләрендә алган теоретик белемен кая куярга бел¬мәүче, аны практикада куллану өчен ашкынып торучы студентка гына иде. Шуңа ул искиткеч кызыксыну белән Бибиҗамал апаның зарларын тыңлый башлады. Тик бу зарлар аны аптырашка төшерде, югалып кала
55
язарлык итте, чөнки пациентканың авыруы институтта өйрәнелгәннәр¬нең берсенә дә охшамаган. Ул Бибиҗамал апаны чишендереп, тың¬лап та карады, ләкин бернинди авыру да тапмады.
Ә авыру җавап көтте.
Хәбирнең сабырсызлык тулы күзләренә: «Я, Мәдинә, күрсәт үзең¬не» — дип язылган иде.
Мәдинәнең йөзе мәк чәчәге кебек алсуланды, маңгаена салкын тир бәреп чыкты. Нишләргә? Нинди диагноз куярга? Нинди дару язарга? Белмим, дияргәме? Поликлиникага мөрәҗәгать итегез, дияргәме? Юк, ярамый. Иң беренче очрашуда ук биткә кызыллык китерү, сынату ки¬лешми.
Ул юка иреннәрен тешләп, башын ватты-ватты да:
— Болан куркынычлы авыруыгыз күренми. Нервы системагыз бераз какшаган булырга кирәк, — дип йомгак ясады. Клиникаларда практика үткәндә алып калган берничә рецепт бланкысы бар иде, шуларга дару язарга кереште. Тик нәрсә язарга? Бехтерев микстурасы, әлбәттә. Аның берәүгә дә зарары юк. Шул ук вакытта, Бибиҗамал апа яшендәге кар¬чыклар өчен файдасы тиюе дә ихтимал.
Мәдинә тапкырлау таблицасы кебек ятланган дозаларны исенә тө¬шерә алмады. Күпме адонис, күпме бром? — һәммәсе хәтердән чыккан иде. Ул бер бланкы артыннан икенчесен бозды, аларны учында йомар¬лап, кесәсенә тутыра барды. Ниһаять, исенә төшергән кебек булды һәм, ун мәртәбә артык җибәрелгән кодеинны исәпләмәгәндә, рецептны дө¬рес ерып чыгып, Бибиҗамал апага сузды:
— Берәр аш кашыгы белән көнгә өч мәртәбә эчәрсез. Аш алдыннан. Ләкин нәкъ шушында язылган составны алыгыз. Югыйсә кайбер аптек- ларда аны алмаштырып та бирәләр.— Аннары, Бибиҗамал апаның кай¬сыбер зарларын нервылар какшау белән генә аңлатып булмауны исенә төшереп, өстәп куйды: — Ә билегезгә салкын тигән булырга тиеш. Сез¬дә хроник радикулит бар. Сакланыбрак йөрергә кирәк.
Бибиҗамал апаның килешәсе килмәде:
— Салкында булганым да юк бит минем!
— Сезнең яшьтәге кешеләр өчен күп кирәкми бит. Сакланыбрак, җылырак киенеп йөрү кирәк.
Мәдинәнең кайгыртучанлык күрсәтүе Бибиҗамал апада икенче төр¬лерәк уйлар тудырды: «Кара хәерсезне, — дип уйлады ул эченнән.— Картайгансың димәкче була бит бу нәмәрсә. Үләр вакытың җиткәч, дару эчеп кенә котыла алмассың, дип кинаяли».
Бибиҗамал апа, рәхмәт әйтеп, рецептны өстәл җәймәсе астына кыс-тырды. Кирәк түгел инде ул аңа, һич кенә дә кирәк түгел. Нервылары да тимер кебек әле аның, биле дә, ходайга шөкер, сызламый. Шулай да, нишләмәк кирәк, чыпчык булсаң, чыркылдый да бел, дигәннәр.
Хәбир белән Мәдинә, Бибиҗамал ападан уңайсызланып булса ки¬рәк, бер темага да сөйләшеп китә алмадылар. Бибиҗамал апа исә, пә¬рәмәчлек камыры кабаруын белсә дә, тегесен-монысын сөйләнеп, Мәди¬нәне дә сөйләндереп, урынында утыра бирде. Мәдинәнең әтисе төрмәдә утырып чыгу турында ишеткәч, тирән сулап:
— һай, ходай күрсәтмәсен шул нәрсәне!—диде. Аннары, үз гаилә¬ләрендә андый эшләрнең юклыгын күрсәтү өчен өстәп куйды: — Әлхәмделиллаһы шөкер, шушы яшемә җитеп, шул суд дигәннең буса¬гасыннан да атлап басмадым, шаһит булып та. Ата-бабада булган нәр¬сә түгел, — диде.
Сынатудан шүрләп, җитди темаларга сөйләшүдән качыла торган киеренке обстановкада, еш кына, һич әһәмияте булмаган вак-төяк сүз¬ләр сөйләнә, ләкин күп вакыт ул кирәксез сүзләр тагын да кирәксезрәк булган нәтиҗәләргә китерә. Биредә дә шулайрак булып чыкты. Сүз иярә сүз чыгып, Хәбир күптән түгел Мәдинә белән бергә зияратта булгаилык-
ларын әйтеп куйды. Бибиҗамал апаның әти-әнисе— Хәбирнең бабасы белән әбисе күмелгән урында да булганнар икән. Картларның каберлә¬ре өстенә сугышка кадәр үк кордырылган чардуган череп, бер якка кый¬шайган икән. Хәбирнең фикеренчә, бу җәйдән дә соңламыйча, яңасын эшләткәндә яхшы буласы икән.
Бибиҗамал апа кухняга чыгып китте, савыт-саба тирәсендә булаша башлады.
Яшьләр рояль янына күчтеләр.
Хәбир Шопенның атаклы циклыннан бер прелюдия уйнады. Аннары ДАәдинә аның үз әсәрен уйнап күрсәтүен сорады. Хәбирнең Мәдинәгә үз әсәрләрен уйнаганы юк иде, шуңа икеләнебрәк, тартыныбрак кына ба-летыннан бер адажио уйный башлады, ләкин Мәдинәнең кызыксынуын, зур дикъкать белән тыңлавын күргәч, дәртләнеп, илһамланып китте. Бармаклар клавишларга тияр-тимәс кенә хәрәкәтләнделәр. Бүлмә эче салмак кына агылучы, бер-берсе белән кушылып, якты бер мелодия барлыкка китерүче бәллүр авазлар белән тулды. Мәдинә, шул авазлар¬ның берсен генә дә югалтмаска, һәркайсын тота һәм үзләштерә барырга тырышкан хәлдә, күзләрен әле Хәбирнең бармакларына, әле бераз җит¬диләнебрәк калган, ләкин бер үк вакытта әллә нинди якты хис белән балкыган йөзенә күчерде. Бу йөз гаять сөйкемле һәм мәһабәт иде. Бу йөздән, рояль кылларыннан таралучы саф авазларга кушылып, биниһая җылылык һәм тирән кичерешләр түгелә иде.
Хәбир уйнап бетерде дә, «Ничек?» дигәнсыман, Мәдинәгә карады. Мәдинә җавап бирергә ашыкмады. Ул әле әйләнә-тирәсен тутырып, дөньясын оныттырып чыңлаган авазлар тәэсирендә иде. Мәдинә, һавада эленеп калган һәм эреп югалган тылсымлы авазларны күрергә теләгән¬дәй, күзләрен бүлмә бушлыгына төбәп, берничә мизгел сүзсез торды. Адажио аңа ошады. Ул анда мәхәббәт һәм бәхет өчен көрәштә корбан булырга әзер йөрәкнең тибешен, өмет һәм ышаныч тулы күңелнең та¬вышын ишетте. Ул өмет һәм хыял белән яшәүче хиснең музыканың тыл¬сымлы теленә күчүен, сихерле авазлар булып түгелүен тойды. Ләкин бу өмет һәм хыяллар, хис һәм кичерешләр аңа чиксез таныш, ул аларны үз башыннан кичергәнсыман иде. Әллә югыйсә аның бу музыканы ишет¬кәне дә бармы?
Аның икеләнүен күреп, Хәбир кабат уйный башлады. Ә Мәдинә та¬гын уйлады. Кайда гына ишетте соң ул бу музыканы?
Ләкин Мәдинә ялгышты. Бу музыканы аның беркайда да, беркай¬чан да ишеткәне юк иде. Бары адажио музыкасына Хәбир йөрәгеннән күчкән хисләр һәм кичерешләр генә, балет теле белән балерина сөйләп бирергә тиешле тирән мәхәббәт, үлем алдында да тезләнмәүче фидаи мәхәббәт кенә Мәдинәгә таныш, чөнки ул үзе дә шундый ук мәхәббәт ялкынында яна, шундый ук фидакарьлек белән ярата иде.
— Әйбәт!—диде Мәдинә сокланып.
Кинәт Хәбир аның алдында чиксез үсеп, зураеп киткән кебек бул¬ды. йөрәге әллә нинди бер горурлык белән тулды. Бу — Хәбир. Бу-— аның музыкасы. Ә ул Мәдинәне ярата. Ул Мәдинәнеке.
һәм ул Хәбир утырган урындыкка якынрак елышты да кулын аның иңбашына куйды. Дулкынланудан йомшап, зәгыйфьләнеп калган тавыш бел он:
— Тагын! Тагын уйна!—диде.
Мәдинәнең кулы тияр-тимәс кенә Хәбирнең иңбашында калды. Хәбир тагын уйнады. Мәхәббәт һәм илһам көченә буйсынган бармаклар кла-вишларга кагылган саен, тылсымлы чишмәдәй, музыка акты. Мәдинә тыңлап туя алмады, һәм менә шулай, карашын әле Хәбирнең җитез бармакларына текәп, әле нур һәм илһам сирпегән йөзенә күчереп, кулы белән аның иңбашына чак кына орынган хәлдә, мәңге басып торыр, мәң¬ге тыңлар күк тоелды.
Бибиҗамал апа, кайнап торган майдагы пәрәмәчләрен әйләндерә-әй- ләндерә, пыяла ишектән күзен алмады. Яшьләрнең бер генә хәрәкәте дә аның игътибарыннан читтә калмады. Мәдинә кулын Хәбирнең иңбашы¬на куйгәя, аның бөтен тәне чымырдап китте. Ә соңрак, улы Мәдинәнең кулын учына кысып, икенче кулы белән биленнән уратып алгач, Биби¬җамал апа кулындагы чәнечкесен төшереп җибәрде. Түземен җуеп, кул астында торган чынаякларны алып, урыныннан чыгардай булып каккан йөрәгенә кысты да залга кереп китте. Өстәлгә куелган чынаяклар шал¬тыравы яшьләрне сискәндереп җибәрде. Мәдинә тиз генә читкә тайпыл¬ды, Хәбир кулын клавишлар өстенә күчерде.
Бибиҗамал апа бер чыкты, бер керде. Табын хәстәрләгән арада сиз¬дерми генә яшьләрне күзәтте. Менә Хәбир, наз тулы күзләрен Мәдинәгә текәгән килеш, сыңар кулы белән гамма уйнады. Аннары күз кырые бе¬лән генә Бибиҗамал апага карап алды. Аннан тагын берничә гамма уй¬нады һәм тагын Бибиҗамал апага карады. Анага бу карашта шелтә һәм канәгатьсезлек бар кебек тоелды. Димәк, ул аларга комачаулый. Димәк, улы аның өйдә булуын кирәксенми. Димәк, ул бу өйдә артык кеше. Ананың тилмереп пешереп йөргән талкыш кәләвәсе дә, кайнар пә¬рәмәчләре дә аларга кирәкми. Алар бер-берсенә сарылырга гына тора¬лар. шуның өчен ананың кухняга чыгып китүен генә көтәләр.
Бибиҗамал апа табын хәзерләп бетерде дә:
— Ягез, өстәл янына утырышыгыз. Пәрәмәчләр суына, — диде. Ан¬нары, яшьләрнең кузгалырга ашыкмауларын күреп, өстәп куйды.— Мин Яңа Бистәгә барып кайтам, туган апаңнарга. Кызы килгән иде, туган апаң авырып киткән икән.
Ул бу сүзләрне уйнап кына, улы ни әйтер икән дип, юри генә әйткән иде. Улым җибәрмәс, дип өметләнгән иде. Ләкин улы бераз гаҗәпләнү чыккан йөзен күтәреп анасына карап алды да:
— Ярый, — дип, Мәдинә белән сөйләшүен дәвам итте.
Бибиҗамал апа, уйламыйчарак әйтеп ташлаган сүзенең мондый нә¬тиҗәгә китерүенә эченнән сыкрап, киенергә кереште. Бик озак кабала¬нып, улына үпкәләгән вакытларда гына булганча, борынын тарта-тарта киенде ул. Менә хәзер бармаска кыстый башларлар, дип уйлады, үзең пешергән пәрәмәчләрдән авыз итеп кит, берәр чынаяк чәй эч, дип әйтү¬ләрен көтте. Боларның берсен дә ишетмәгәч, пальтосын төймәләмичә:
— Әллә иртәгә генә барырмын микән? — дип, уйланып торган төсле итте. Бибиҗамал апа улыннан:
— Шулай шул. Төн ката йөрмәсәң дә иртәгә дә өлгерерсең әле,— кебек сүзләрне көтте. Ә улы:
— Алай килеп үк чакыргач, барып кайт инде, әни. Ни булды икән «соң? — диде.
Бибиҗамал апа Хәбирнең тавышында туган апасының хәле белән кызыксыну юклыгын, бу сорауның сүз арасында гына әйтелүен аңлап, җавап эзләп мәшәкатьләнмәде. Ишек бавын тотты да:
— Ярый, мин киттем. Төнлә кайтып йөрмәм инде. Ишекне бикләп утырыгыз, — диде, һәм Хәбир бернәрсә дә булмаган кыяфәт белән уры-ныннан күтәрелде дә шалт иттереп ишек бикләп калды.
Типкәләп чыгаргандай хис итте Бибиҗамал апа үзен. Берьюлы хәл-сезләнеп калган аякларын авыр кузгатып, якындагы бакчага керде дә иң беренче очраган утыргычка сыгылып төште.
Майның соңгы көннәре булуга карамастан, кич шактый салкынча һәм җиләс иде. Бибиҗамал апа, кулларын җиң эченә яшереп, юанычсыз һәм вәсвәсәле уйларга чумды. Башланды, дип әрнеде ана. Иа раббым, менә кайчан икән әле аның күрәселәре! Менә кайчан икән әле аның үз өендә үзе артык булачак, газиз балакаена да кирәкмәячәк көннәре! Кан-яшь түгәсе көннәре алда икән әле. Чыгып киткәндә, күңел өчен генә булса да, бер җылы сүз әйтмәде бит пәрвайсыз бала! Бер ише бала бул-
; <а, «Төнлә белән барып йөрмә, әни. Безнең белән сөйкәшеп утыр», дияр иде. Трамвай туры килмәсә, Бистә арасын үткәндә куркырсың, дип ха- ■ фаланыр иде. һай, бу бала дигәннәрең! Күз карасы күк кадерләп үстер¬гәч кенә, әллә кемнәргә генә бирәләр бит күңелкәйләрен. Аналарының ут йотуларында һич кенә дә гамьнәре юк бит. һай, нигә генә соң бу ба¬лаларда аналарыннан күргән яхшылыкның катрәсе дә булмый икән! Нигә генә болар аналарының бәгырьләрен телем-телем иттереп, аны җиде яттан булган кешедән дә ким күрәләр икән! һа-ай!..
Бибиҗамал апа шул уйларга күмелеп утырганда, ирексездән, якын¬дагы утыргычтагы кешеләрнең сүзләрен ишетте.
— Икмәктер менә, әнидә гаеп юк. Юкка син аңа үпкәлисең, Олы ке¬шегә азрак юл бирү кирәк, — диде ир кеше.
— Юк! Юк! Боже мой, син мине бер генә тамчы да яратмыйсың, — дип аны бүлде истерик хатын-кыз тавышы. — Яратмыйсың син мине. Даже на йоту! Син әниеңне генә уважать итәсең. Сиңа, вообще, өйләнү кирәк булмаган. Ты вообще не понимаешь, что значит жена!..
Бибиҗамал апаның йөрәге мерт итеп китте. Ул, чит кешеләрнең гаи¬лә җәнҗалларын тыңлап утыруны килештермичә, урыныннан кузгалды. -Ләкин әлеге хатынның сүзләре колак төбеннән китмәде:
— Син мине бер тамчы да яратмыйсың. Син әниеңне генә уважать итәсең..
Яңа Бистәгә илтүче трамвайга утыргач та, ул гел шул сүзләрне ишет¬те. Вәсвәсә тудырган шомланулар аның күз алдына берсеинән-берсе шыксыз, берсеннән-берсе куркыныч күренешләрне китерде. Менә ул ха¬тын булып алыр. Ана ни генә әйтсә дә ошамас, ни генә эшләсә дә ярат¬мас. Ул көне-төне иренең колак төбендә жуылдар. Синең анаң фәлән, синең анаң төгән, дип әләкләр. Улы анасына ачу саклап йөрер. Улы анасының бер генә сүзен дә санга сукмас, һәр нәрсәдә хатыны әйткәнне өскә чыгарыр. Дәгъва кубар, тавыш чыгар. Шуннан алар, менә шул ке¬шеләр күк, өйдән чыгып китәрләр. Берәр җиргә барып бәхәсләшерләр. Ярый ла, аның улы да шулай: «Әнидә гаеп юк», дип чәтердәп торса. Бү¬генге төсле булса, ул андый сүзләрне әйтү түгел, гаменә дә кертмәс, ха¬тыны кубызына биюне генә белер, һәм менә алар көннәрдән бер көнне тотарлар да ананың караватын кухняга чыгарып ташларлар. «Синең урының шунда, карт пәри. Күп яшисең калмаган инде, шуннан зиратка якынрак булыр», диярләр.
Бибиҗамал апа трамвайдан төште дә алпан-тилпән җәяү китте. Ә колак төбендә һаман бер сүз чыңлады:
— Син мине бер тамчы да яратмыйсың. Син әниеңне генә уважать итәсең.
һәм менә аңа бакчадагы әлеге кешеләр улы белән килене булып, бу сүзләрне Мәдинә әйткән кебек тоелды. Бугазына каты төер булып ук¬машкан күз яшьләре ташып чыкты...
... Хәбир әнисе артыннан ишекне бикләп калгач, Мәдинә янына кил¬де. Кулларыннан алды. Күзләр, мәхәббәт сирпүче, наз һәм иркәләү кө¬түче карашлар бер-берсе белән очраштылар. Очраштылар да, берьюлы аска иелделәр. Тагын күтәрелделәр, тагын очраштылар.
Иреннәр бер-берсенә үрелделәр, якынайдылар, орындылар һәм, ни¬һаять, кайнар үбешү булып кушылдылар.
Хәбир ЛАәдинәнең күзләренә карады. Ул күзләр аска текәлгәннәр иде. Озын һәм куе керфекләр чадрасы бөркәнгән ул күзләр Хәбиргә кү-ренмәделәр.
Яратучы кешеләр өчен сүзләр һәм ишарәләр калыбына тартылмаган, колак ишетми, күз күрми торган, бары тик күңелләр генә сизә һәм аң¬лый белүче исәпсез күп уйлар бар. Акылдан түгел, мөлдерәмә күңелдән
ташып чыккан, безгә буйсынмаучы бу уйлар ике җан, ике йөрәк арасын¬дагы күзгә күренмәс үткәргечләр буйлап бер-берсенә каршы йөгерәләр дә, очрашып, сөйләшә башлыйлар, һәм шулай ацлашу туа. һәм шулай йөрәктән йөрәккә ут — шашкын дәрт күчә.
Хәбир белән Мәдинә, берсенең кочагына икенчесе сыенып, шактый озак тордылар.
Геройларның мәхәббәтләре тирән икәнлекне күрсәтергә теләп, алар- дан ике сүзнең берендә: «Алтыным-ялкыным», «Кадерлем-бәгырем», дип әйттерүче кайбер шагыйрьләр никадәр ялгышалар! Чын мәхәббәт белән яратучы кешеләр бу сүзләрне бервакытта да тел белән әйтмиләр. Алар- ны тел белән әйгү мөмкин дә түгел. Әйтсәң, ул сүзләрнең тирән мәгъ¬нәләре бетә һәм алар җитдилекләрен югалталар.
Кайберәүләр яратуны мәхәббәт турында сөйләшү дип уйлыйлар. Лә¬кин сүз мәхәббәт аз булганда, чын уйларны яшерү, икейөзлеләнү өчен генә кирәк. Чын мәхәббәт булган җирдә сүзләргә урын тар. Мәхәббәт телсез булып калуны өстен саный, чөнки сүзләр артык көчсез һәм артык тупас.
Хәбирнең бу минутларны бик-бик озакка, мәңгегә сузасы килде. Мә-динәнең дә күңеле шуны теләде. Ләкин акылы башкача үгетләде. Ул үз-үзен ирексезләп, Хәбирнең кочагыннан чыкты.
— Җитәр. Кайтырга вакыт, — диде.
Хәбир ышанып җитмәде:
— Кайтырга?!
— Әйе.
— Син нәрсә — чынлапмы?
— Әйе.
— Ничек инде?! Сәгать унберсез кайта алмам, — дип киттең бит син өйдән. Ә хәзер—тугыз да тулмаган. Нәрсә инде бу — капризмы?
— Теләсәң ничек аңла, тик мин өйгә кайтам. Озат мине.
— Мәдинә!
һәм Хәбирнең: «Тагын бер генә сәгатькә кал инде!», «Тагын ярты гына сәгать, ун гына минут утырыйк инде!» — дип ялваруына карамас¬тан, Мәдинә үзенекен итте. Бары: «Әни бу ризыкларны синең өчен пе¬шергән иде. Ичмаса, шулардан авыз ит, карчык кешенең хәтере ка¬лыр»,— дип кыстый башлагач кына, ике пәрәмәч ашап, талкыш кәләвә¬не кабып карады да өстенә киенде.
Хәбир, Мәдинәнең бу тотышын ничек юрарга да белмичә, юл буе авызын турсайтып, үпкәләп барды. Ләкин саубуллашканда бер үбешкәч, үпкәсе онытылды. «Бик дөрес эшләде. Аның урынында булган һәр әдәп¬ле кыз шулай эшләр иде», — дип, Мәдинәсенә тагын да мөкиббән китте.
УНҖИДЕНЧЕ БҮЛЕК
Яңа Бистәдәге сеңелесе Зәкия, уллар үстереп өйләндергән ана була¬рак, Бибиҗамал апаның күңелен тынычландырырга тырышты. Ләкин аның бу тырышлыгы Бибиҗамал апаның хәтере калу һәм ике туган ара¬сыннан кара мәче узудан башканы бирмәде. Ул төн буе вәсвәсәләнеп чыкты да үпкәләп кайтып китте.
Бибиҗамал апа өйгә кайтканда Хәбир дәрескә киткән иде инде. Яшь-ләрнең кичәге очрашулары кайчанга кадәр дәвам итүен, ни белән бетүен үлә язып беләсе килсә дә, аңа гөман кылу белән генә канәгатьләнергә туры килде. Хәбирнең җыелмаган урын-җире, шул урындагы яньчелгән бер мендәр аңа берьюлы ике нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирде. Беренче¬дән, ул ялгыз йоклаган. Икенчедән, бик соң йоклаган, чөнки, яткан уры¬нын да җыештырмыйча, дәрескә торып йөгергән. Аннан, өстәлдәге ашам¬лыкларга кул тимәгән, кичә үзе куеп киткән ике чынаякның кузгалмаган
булуыннан тагын бер нәтиҗә ясады: димәк, алар ашамаганнар да, эч¬мәгәннәр дә. Нишләп кенә вакыт уздырдылар икән соң?
Эче тулы вәсвәсәдән юньле йокы күрмәгәнгә, сеңелесе Зәкия белән сүзгә килеп, ачылышлы булганга, Бибиҗамал апа ялыккан һәм йончы¬ган иде. Баш түбәсенә генә кемдер чүкеч белән сугып торган күк тоел¬ды, йөрәге чәнечте. Үз алдына күңеле тулып, елыйсы килде. Һәм ул кичә Мәдинә нервылар какшаганнан дип язып калдырган рецептны исе¬нә төшерде. Ниндирәк дарулар язган булды икән? Ясатып алып, эчеп карарга кирәк әле шуны, дигән фикергә килде.
Рецептар, ап-ак чәчле, кылыч борыны өстенә алтын кысалы пенснэ утырткан, кып-кызыл иренле хатын, Бибиҗамал апаның рецептын ка¬рап чыкты да бер җиренә кызыл карандаш белән сызды:
— Монда бер состав дөрес язылмаган. Нуль дә ике грамм урынына, ике грамм кодеин язылган. Мин сезгә төзәтеп бирәм,— диде. Каләмен карага манып, төзәтеп тә куйды.
— Юк, сез миңа үзгәртеп бирмәгез, доктор язганча бирегез, — диде Бибиҗамал апа Мәдинәнең кисәтүен исендә тотып.
— Язганча җибәрә алмыйм. Бик зур доза бу, ун мәртәбә артык до¬за,— диде рецептар һәм Бибиҗамал апаның рецептын җилтерәтеп атып бәрде дә икенче кешегә хезмәт күрсәтә башлады.
Бибиҗамал апа: «Ниндидер яхшы даруны киметеп бирмәкче була бу карт марҗа», — дип уйлады. Язылганнарның берсенә дә төшенә алмаса да, күзләрен кыскалап, кулындагы рецептына карап торды. Аннан, тәрә¬зә бушагач, яңадан рецептын сузды:
— Карәле, бабышкы! Пычаму минә моя лекарство ни даешь?—дип үзсүзлеләнде. (Бибиҗамал апа гомере буе шәһәрдә яшәсә дә, юньләп русча сөйләшә белми иде.)
Рецептар, үз колакларына үзе ышанмагансыман, Бибиҗамал апага карады. Ниһаять, «бабушка» дигән сүзнең үзенә кагылуына шиге кал¬магач, күгәрчен тәпие төсле маникюр сыланган тырнаклары белән чеме¬теп, пенснэсен салды.
— Гражданка!—диде ул ярсыган тавыш белән һәм рецептның кы¬зыл карандаш белән сызылган урынына төртә-төртә, сөйләп китте: — Монда күп язылган. Рөхсәт ителми торган күләмдә язылган. Кодеин — көчле тәэсир итүчеләр группасыннан. Мондый зур дозаны мин җибәрә алмыйм. Минем җилкәмдә ике башым юк. Аңладыгызмы?
Бибиҗамал апага яшен суккандай булды. Күңеленә килгән шиккә ышанырга да, ышанмаска да белмичә:
— Нигә алай итеп яздылар икән соң аны? — дип куйды.
— Мин каян белим!—диде рецептар иңбашларын сикертеп.
Бибиҗамал апа йомшак һәм гафу үтенүле тавыш белән:
— Әйтегез әле, зинһар, әгәр шушында язылганча алып эчсәң, ни бу¬лачак? — диде.
— Агуланачаксыз! Агуланачаксыз һәм бетте китте!—дип җавап бир¬де рецептар эре генә. — Гражданка, тәрәзәдән китегез, комачаулама¬гыз!
— Агуланырлык булгач, ни дип язалар икән соң аны врачлар? — дип үз алдына мыгырданды Бибиҗамал апа һәм тәрәзәдән читкәрәк тай¬пылды.
— Мин каян белим! —диде рецептар һәм Бибиҗамал апаның әле оешып, ныгып җитмәгән шиген расларга ашыккандай, сөйләп китте: — Бәлки, ялгышкандыр. Бәлки — шайтан белә! Күптән түгел, мәсәлән, бездә шундый случай булды. — Рецептар, «Бу карчык нәрсә аңлый соң!» дигәнсыман, мәгънәле карашын интеллигент кыяфәтле ханымга күчер¬де. — Ниндидер бер гражданка атна саен бер микстура ала. Микстура¬ның Һәр ингредиенты иң максималь дозаларда. Бер ала, ике ала, өч, ДҮРт — между прочим, гел бер гражданка, һәм мин моңа игътибар итәм.
Рецептын алам да иске рецептларга ревизия ясыйм, һәм пи дип уйлый¬сыз?— Шул көчле тәэсир итүче ингредиентлардан торган микстура өч ай буе бер үк кешегә җибәреп торылган булып чыкты. Мин, әлбәттә, шунда ук телефон белән горздравка. һәм беләсезме нәрсә фаш ителде?
Интеллигент кыяфәтле ханым кызыксынуыннан шартларга җитте:
— Нәрсә?
— Җинаять!—менә нәрсә. Әлеге гражданка, между прочим, үзе врач, паралич суккан каенанасын тизрәк үтерү өчен, максималь дозаларда көчле тәэсир итүче средстволар эчереп килгән. — Чиратта торучы халык төркеме гөжләп алды. Йөзенә канәгатьләнү чыккан рецептар нәзакәтле хәрәкәт белән пенснэсен киде.—Әгәр шунда мин игътибар итмәгән бул¬сам? Әгәр рецептны кабул итсәм?! — Рецептар тантаналы кыяфәт белән Бибиҗамал апага карады. Менә сиңа «бабушка!»
— Ә кем язды, рецептны кем язды? — дип шаяртты берәү.— Киле¬нең түгелдер бит, әби?
Бибиҗамал апа дәшмәде. Ул сөйләшерлек хәлдә түгел иде.
— Конкрет бу случайда, — дип дәвам итте рецептар, — мин үзем механик хата булырга тиеш, дип уйлыйм. Мин биредә явыз ният бардыр дип уйламыйм. Күренгәнчә, бу рецептны яшь врач язган. Ник дисәгез, почеркы бик аңлаешлы. Квалификацияле врачлар язган рецептны без¬дән башка берәү дә укый алмый. Аны без генә таныйбыз, фармацевтлар гына.
Сенсацион вакыйга турында сөйләүдән һәм шул вакыйганың үзәгендә үзе булудан кәефе килгән рецептар, «бабушка» дип атап рәнҗеткән Бибиҗамал апаны гафу итә язып, ягымлы тавышка күчте:
— Теләсәгез, мин сезгә дозасын дөресләп бирәм. Гомумән алганда, бу әйбәт микстура. Биредә адонис верналис, тинктура валериане, на- триум броматум... — һәм җавап та көтми, Бибиҗамал апага чек тот¬тырды.
Бибиҗамал апаның вәсвәсәсе бөтен аңын томалады. Үз-үзенә хисап бирмәстән, кассага барып акча түләде, яңадан әлеге шомлы вакыйга ту¬рында ишеткән тәрәзә янына килеп, квитанция алды һәм аяк астында¬гы җир умырылып төшә баргандай хис итеп, кайтырга чыкты. «Мине агуламакчы булган! Мине агулап үтермәкче булган!» дип уйлады ул һәм бу турыда милициягә явить итәргә дигән карарга килде. Ләкин, кай- та-кайта, бу ниятеннән кире сүтелде. Каян беләсең, тикшерә-тикшерә газиз балакаеның да башкайларын китереп бутасалар, ни кылырсың? Аннан улы Хәбирнең дә бу эшкә катнашы юкмы икән, дип шомлана башлады, тагын милиция ягына таба борылып, уйлап торды, тагын сү¬телде.
Ана күңеле — ана күңеле шул инде. Балалар нинди генә булсалар да, ана күңеле балавыз кебек йомшап, эреп китәргә генә тора.
— һай, бу дөнья! һай, бу заманнар! — дип уфтанды Бибиҗамал апа. — Әллә мәхшәр көне якынлаша микән, ходаем! Кыямәт көнне шу¬лай, ата — улны, ана — кызны белмәс, дип сөйлиләр бит. һай, бәддога төшкере нәмәрсә! Нинди этлек ниятләгән бит. Хәзердән үк күңеле шул юлда булгач, килен булып төшкәч, ниләр генә эшләмәс ул! Егып, авызы¬ңа агу салыр лабаса. Валлаһи, салыр!
Бибиҗамал апа заказ биргән даруын бөтенләй алып кайтмаска бул¬ды. Кем белә аның нинди дару икәнен! Төзәттем дигән булды да бит ул, әллә яхшылап төзәтмәгәндер. Әллә тагын берәр җире килеп җитмәгән¬дер.
Кичен аларга Мәдинә килде. Килде дә, түргә дә узып тормастан, ояла-ояла, кичә язган рецептын сорый башлады.
— Мин анда бер ялгыш җибәргәнмен. Өйгә кайткач, белешмәдән караган идем — бер ялгыш киткән, — диде. Даруга инде заказ бирелү турында ишеткәч, сагая төште.
Бибиҗамал апа:
— Төзәттеләр инде, төзәттеләр. Әле ярый анда тикшерәләр икән.. Врачлар биргән даруны эчеп, югыйсә, агуланып үләрсең дә, имеш, — диде ярым шаяру, ярым җитди тавыш белән.
Мәдинә тынычланды.
Бибиҗамал апа да тынычланган кебек булды. Карасана, һич сәбәп- сезгә вәсвәсәләнгән ләбаса!
Ләкин вәсвәсә өчен сәбәп кирәк түгел. Ул үзлегеннән буазлаиа, үзле- еннәи туа һәм үсә. Вәсвәсә — гидра, — вак-вак кисәкчекләргә туракла¬саң да үлми, һәр кисәкчегеннән яңа гидра, яңа вәсвәсә үсеп чыга.
УНСИГЕЗЕНЧЕ БҮЛЕК
Консерваториядә укуының беренче елларында Хәбир, яшьлеккә хас рәвештә, үзендә бик зур талант бар дип яшәде. Кояшта да таплар бар,- дигән кебек, дөнья күләмендәге музыкаль әдәбиятта күренекле урын тот¬кан классиклардан да осталык түгел, кимчелекләр эзләде. Ләкин иң бе¬ренче иҗат тәҗрибәләре үк аны ак болытлар тирәсеннән җиргә төшер¬деләр. Белеме атналап та, айлап та артты, ә ул үзенең әле бик аз бе¬лүен, аннан да азрак эшли алуын көнләп тә, сәгатьләп тә аңлады.
Хәбир туган халкының музыкасы чәчәк ату белән горурланды. Ләкин үзеннән алда иҗат иткән һәм иҗат итә башлаган авторларның хезмәт¬ләре, киң массаның һәм музыка тирәсе даирәләренең аларга булган мө¬нәсәбәте белән тирәнрәк танышкан саен, аның өчен бер хакыйкать ачы¬ла барды. Татар музыкасында үзләренең иҗатлары белән берсе икен¬чесенә һич охшамаган, һәм, шуның белән калган барлык авторлардан эик нык аерылып торган ике зур фигура бар: Сәйдәшев һәм Җиһанов. Алар бер-берсеннән шул кадәр аерылалар ки, кешеләр, ирексездән, те¬ләкләре һәм максатлары уртак булган бу ике авторның иҗатларын ча¬гыштыралар, берсен икенчесенә капма-каршы куялар һәм бәхәсләшәләр. Сәйдәшев үлгәч, бу бәхәс туктамады, тагын да киеренкерәк төс алды. Бәхәсләшүчеләр аңлы һәм аңсыз рәвештә капма-каршы торучы ике төр¬кемгә бүленделәр. Берәүләр, татар музыкасының патшасы да, таҗы да итеп Сәйдәшевне саныйлар һәм Җиһановны танымыйлар. Икенчеләр Сәйдәшевкә табынучыларны зәвык тарлыкта һәм, гомумән, артталыкта гаепләп, башларын Җиһанов алдында ияләр. Бәхәс дәвам итә, бәхәс кыза. Үзенең идолына табыну һәм аны җил-яңгыр тиюдән саклау кызу¬лыгы белән, һәр ике як хакыйкатьне табалмый, чөнки тарихи күренеш¬ләргә чын бәяне, кагыйдә буларак, тарих үзе генә бирә. (Ә Сәйдәшев белән Җиһанов һәр икесе тарихи күренеш булуга Хәбир шикләнми иде.) Ләкин яшьлек ашкынуы белән иҗатка аяк басып килүче Хәбир өчен бу бәхәсне бүген үк чишү, соңгы бәяне тарих кына бирәчәк шушы ике күренешкә бүген үк үзенчә бәя бирү зарур иде.
Хәбир икесе ике чиккә барып җиткән фикерләрнең берсе белән дә ки-лешмәде. Ул Сәйдәшев белән Җиһанов иҗатында каршылык түгел, бәл¬ки эзлеклелек табарга тырышты, бу ике авторның иҗатын берсе артын¬нан икенчесе килергә тиешле, чәчәк аткай алмагачның җимеш бирүе кебек үк табигый, законлы күренеш дип санады. Җиһановның зур та¬лантына, тырышлыгына, кыюлыгына һәм, берише кешеләр тарафыннан өстерелеп торуга карамастан, рухы төшмәүгә, баскай юлыннан читкә тайпылмавына сокланган хәлдә, кайберәүләр күпсенгән, Сәйдәшев үзенең ялкынлы иҗаты белән казанган дәрәҗәне — халык мәхәббәтен Сәйдәшевтән кызганмады. Киресенчә, ул Сәйдәшевнең татар музыкасын¬да тоткан урыны әле тиешле югарылыкка куелмаган дип уйлады. Гадәт¬тә күренекле кешеләр үлгәч, аларга игътибар арта һәм еш кына, кызу¬лык белән, кирәгеннән дә артыграк дәрәҗә биреп куела. Сәйдәшев белән.
киресенчә булды. Аныц мәете өстендә яшь түккән, «Без синең укучыла¬рың. Синең әсәрләрең — безнең өчен мәңгелек иҗат мәктәбе», дип ант иткән кайберәүләр, мәрхүмнең табутын озата барганда кигән башмак¬ларын да туздырып өлгермәделәр, «Сәйдәшев — күптән үтелгән чор. Сәйдәшевтә без өйрәнерлек нәрсә юк!» дип сөйләнә башладылар. Мон¬дый лаф орулар белән Хәбир килешмәде. Дөрес, Сәйдәшев үткәннең сокланырга лаек, бүгемнең атаклы композиторы булса да, киләчәкне¬ке түгел. Киләчәктә татар халкының Сәйдәшевтән һәм бүген иҗат итүче авторлардан күп өлеш талантлырак композиторлары булачак. Ләкин Сәйдәшевтәге халыкчанлык, табигыйлек һәм очкыннар чәчеп торган оптимизм — әле бүген дә өйрәнерлек һәм уйланырлык сыйфатлар.
Кайчандыр аулак өйләрдә һәм караңгы мунчаларда гына ишетел¬гән, халык бәхетсезлеге кебек очсыз-кырыйсыз, халык хәсрәте кебек тирән һәм ачы моң белән сугарылган музыка Сәйдәшев иҗатында алмаз кисүче кулындагы җәүһәрдәй, очкынлана һәм җемелди башлаган. Татар моңнарының акустик байлыгы: кабатланмас мелнзмнары, яме һәм аһәңе үзенең бөтен гүзәллеге белән беренче мәртәбә Сәйдәшев иҗатында ча¬гылды. Ул үзенең иҗаты белән, музыкаль төшенчәсе «Бәдәвам» көеннән ары китмәгән массаны кешелекнең иң зур музыка даһилары күтәрелгән нурлы биеклекләргә әйдәде. Шуның өчен Хәбир Сәйдәшевкә баш иде. Шуның өчен аны бөек итеп санады. Чөнки чын-чыннан бөек кеше генә түгел, бөек максатка хезмәт итүче кеше дә кайвакыт бөек була.
Верстовский һәм Алябьевтан башка Глинка — Глинка, Бахларның музыкаль династиясеннән, Глюк һәм Гайдннан башка Моцарт — Моцарт була алмаган кебек, татар профессиональ музыкасының нигез ташларын салган Сәйдәшев булмаса, Җиһанов та бүген безгә билгеле Җиһанов була алмас иде. һәм Хәбир мул елга булып агучы Җиһанов иҗатында татар музыкасының көмештәй саф сулы инеше Сәйдәшевнең дә суын күрде. Ләкин инеш елгага гына коя. Ә елга үзенең мул суын океан-диң- гезләргә илтә, һәм менә шуның өчен, Җиһановны татар музыкасын дөнья күләмендәге музыкаль җәүһәрләр диңгезенә илтеп җиткерергә сәләтле кеше дип санаган өчен, Хәбир аның иҗатындагы, ашыгудан һәм үз-үзенә артык ышанудан туган кайбер кимчелекләрне кабул итә ал¬мады.
Хәбир «Сарман» көе интонацияләре булган музыканы гына татарны¬кы дип санаучылар белән килешмәде. Ул шундыйрак карашта торган, үзенә җыр текстлары китерүче кайбер шагыйрьләр белән әледән-әле бә¬хәскә керде. Ә алар арасында «Шүрәле» балетындагы кызларның бар¬мак очына басып биюләрен күргәч, «Моның кайсы җире татарча инде?!» дип гаҗәпләнүче, нефть чыгару безнең телебезгә русча терминнар кертә, безне руслаштыра, дип, Татарстанда нефть табылуга кайгыручы, «Бау¬ман урамындагы бер урынга «Туалет» дип русча гына язылган, без урыс булып бетәбез инде», — дип елап, махсус, татарны «бетүдән» кот¬карып калу өчен кәләпүш киеп йөрүче, икенче сүз белән әйткәндә, ча¬баталы тула оек белән гатырша мае исе килеп торган нәрсәне генә та¬тарныкы дип, милли дип уйлаучы кешеләр дә юк түгел иде. Шундый тар карашлы кешеләрнең язучы булырга тырышып йөрүләрен, башка вакытларда опера театрында, симфоник концертларда эзләре булмаса да, хәзерге композиторларның яңа әсәрләрен бер кат, чакыру билеты белән тыңлап кайткач, фәлән дә фәсмәтән, дип сүгенеп йөрүләрен Хә¬бир аңламады.
Кайвакыт Хәбиргә:
— Яшьләребез ана телендә сөйләшми. Интеллигенциябез татар әдә-биятын укымый. Без урыс булып бетәбез инде, — дигән сүзләрне ише¬тергә туры килде. Кайберәүләр аның үзен дә татар түгеллектә гаепләр¬гә тырыштылар. Соңгы елларда дөньяга килгән берничә яңа әсәрне укы¬маган булуын искә төшереп, халыкчан әсәр тудыра алмаячагына киная
ясадылар. Ә Хәбир килешмәде. Әйе, ул — бүгенге татар интеллигенция¬сенең бер вәкиле кайбер яңа китапларны укымый. Дөресрәге, укып чыга алмый. Ләкин моңа аның үз халкының культурасыннан йөз чөюе түгел, ә ул китапларның түбән сыйфатлы булуы сәбәп. Аңа — бөтен дөнья әдә¬биятының иң гүзәл үрнәкләре белән таныш булган кешегә ул китаплар¬ны уку күңелсез һәм эчпошыргыч иде. Пушкинны һәм Толстойны, Го- гольне һәм Чеховны оригиналда укып тәрбияләнгән кешенең канатсыз фантазия җимеше булган үтә урта кул әсәрләрне укуын таләп итү — гәрчә алар татарча булсалар да, — мөмкин түгел. Димәк, яхшы язарга кирәк.
Октябрь революциясеннән соңгы кыска гына чор эчендә татар халкы үзенең прогрессив идеяләр белән сугарылган өр-яңа әдәбиятын, элек санаулы кешеләрнең хыялларында гына яшәгән зур музыка сәнгатен ту-дырды. Ләкин революциядән соң чәчәк аткан Сәйдәшев һәм Яруллин, Такташ һәм Җәлил никадәр генә зур һәм бөек булмасыннар — алар әле татар халкы кичерәчәк культура революциясенең беренче карлыгачла¬ры гына. Алда — татар культурасының тагын да матуррак һәм тулырак булып чәчәк ату чоры. Патша Россиясе вакытында изелгән һәм кыер¬сытылган татар халкы революциядән соң менә дигән сәнгать остала¬ры, дистәләгән галимнәр, меңләгән интеллигенция вәкилләре тәрбияләп үстерде. Капитализм шартларында чыннан да бетүгә дучар ителгән ха¬лыкның вәкилләре бүген югары уку йортларының аудиторияләрен, ки¬тапханәләрне, театр һәм концерт залларын тутыралар. Алар — меңләгән Колумблар — әти-әниләре белмәгән, ачылмаган Американы — сәнгать¬нең һәм әдәбиятның иң бөек казанышларын ачалар һәм өйрәнәләр. АжЛар Бетховенны һәм Чайковскийны тыңлыйлар, Бальзакны һәм Тол¬стойны укыйлар, һәм әгәр алар бүген бу даһиларның бөеклекләренә чыннан да төшенеп, кайбер уртача авторларның әсәрләреннән йөз чөя¬ләр, аларга тәнкыйть белән карыйлар икән — моңа шатланырга кирәк. Чөнки иртәгә алар арасыннан татар культурасын яңа биеклекләргә кү¬тәрәчәк, коммунизм чорына лаек әсәрләр тудырачак кешеләр чыгачак.
Үзеңнең югары сәнгатьтән шактый түбән торган әсәрләреңнең укыл-мавыннан чыгып кына «Халык бетә!» дип сафсата сатканчы, чын мәгъ-нәсендә гүзәл һәм бөек әсәрләр тудыру хакында уйлау дөресрәк булмас¬мы икән?! Киләчәккә карарга, аңа ышанырга, аны тагын да матуррак итү өчен армый-талмый эшләргә һәм көрәшергә кирәк.
Үзенең балеты өстендә эшли башлаганда һәм эшләгәндә Хәбир әнә шундый уйлар белән яшәде.
УНТУГЫЗЫНЧЫ БҮЛЕК
Хәбирнең түбәсе күккә тигән, шатлыгы тулып ташкан иде. Консер-ваторияне тәмамлау, беренче әсәренең клавирда көенчә үк театрга ка¬бул ителүе һәм мәхәббәт бәхете — тормышка яңа кереп килүче яшь кеше өчен күп түгелмени болар? Өстәвенә әлегә кадәр һәр тиенне исәп¬ләп тоткан гаиләнең материаль хәле дә яхшырып китте: балет өчен шак¬тый гына аванс бирделәр. Хәбирнең мондый зур сумманы берьюлы ку¬лында тотканы юк та иде әле. Шуңа ул: «Бу акчаны кая куеп бетерер¬без икән?» дип уйга төште. Ләкин, Бибиҗамал апа тегесенә дә, монысы¬на да бүлә торгач, инде кулга кергән аванс кына түгел, балет өчен алы¬начак бөтен гонорар да азрак булып калды.
Киеренке иҗат һәм дәүләт имтиханнары ярыйсы гына арыткан бул¬салар да, Хәбир ял турында уйламады. Укытучылары берәр ай ял итәр¬гә, шәһәр шау-шуыннан качып, Васильевога гына чыгып булса да бер бүлмә алырга киңәш итсәләр дә, тыңламады. Яшь вакытта нәрсә ул ару! Яттың, йокладың — торган төшеңә юк. һәм Хәбир, театрда сезон ачы-
s. „С. Ә.“№5.
лып, репетицияләр башланганчы, партитураны төгәлләргә уйлады. Ә бу уйлаганга караганда четреклерәк һәм мәшәкатьлерәк булып чыкты. Таләпчән остаз, Хәбирнең шактый кыю һәм кызыклы эшләнгән полифо¬ник комбинацияләренә, пассажларына булган соклануын яшермәсә дә, укучысының йомшак җирләрен әледән-әле табып торды. Ул әле «Смы- чоклы группа белән артыграк мавыгасың, тынлы инструментлардан киң¬рәк файдалан», дип кисәтте. Әле, Хәбир кызулык белән артыграк кыю¬ланып киткәч, «Биредә барабан белән литавра кирәк түгел», дип, удар¬лы группадан тиешсез җирдә файдалануда гаепләде. Хәбирнең күңеле төшүен күреп:
— Ашыкма, ныгытыбрак утыр. Гыйшык-мыйшыгыңны башыңнан чы-гарып тор, — диде.
Хәбир остазының нәрсәгә киная ясавын яхшы белә иде, шуңа азрак хәтере калган кебек булды. Комачаулыймыни инде аңа Мәдинә? һич юк. Хәтта, киресенчә, аның белән бергә булсалар, Хәбирнең эше майла¬ган кебек бара. Әнә бит, икенче пәрдә башындагы антрактны ул Мәди¬нә белән, Мәдинәнең дә фикерләрен искә алып эшләгән иде — остаз үзе дә мактады.
Бу фикерендә Хәбир чыннан да хаклы иде. Музыкаль белеме бик аз булган, башлангычта укыганда гына сольфеджиодан азрак дәрес ал¬ган, ләкин күнегүләр өчен өйдә инструмент булмагач, аны да ташлаган Мәдинә искиткеч музыкаль иде. Ул үзенең интуитив сиземе белән әле- дән-әле Хәбиргә ярдәмгә килде, үзенең музыканы сизә һәм тоя белүе, төрле инструментларның авазларын күз алдына китерә алуы белән әле¬дән-әле Хәбирне таңга калдырды. Моның өстенә, Мәдинәнең нота язма¬сы белән таныш булуы да ярап куйды — ул партитураның эшләнеп бет¬кән кисәкләрен акка күчерде һәм шушы ягы белән Бибиҗамал апага да ошап куя язды.
Бибиҗамал апа Мәдинәнең үз өйләренә көн саен диярлек килүе бе¬лән тыштан килешкән кебек йөрсә дә, эченнән һаман шул Бибиҗамал апа — улын көнләшеп яратучы, аны фәкать үзенеке генә итеп күрергә теләүче ана булып калды.
Күргән авырлыклардан вакытыннан иртәрәк таушалган, картайган анада, бер-берсенә капма-каршы рәвештә, ике көч, ике кеше яшәде. Берсе улының Мәдинә белән йөрүенә, аның мәхәббәтенә табигый бер күренеш итеп карарга тырышты. «Бер миңа гына килгән хәл түгел, һәркем шулай. Заманында мин үзем дә кияүгә чыктым, чит ананың сөекле улын үземә ир иттем», — дип уйлады. Икенчесе исә моның белән килешергә теләмәде: әйе, мин дә чит ананың улын үземә ир иттем. Әмма без, картларның ризалыгына илтифат итмичә, аерылып чыктык бит. Чөнки минем каенана белән яшисем килмәде. Иремне ата-анасы белән уртаклашырга теләмәдем, үземнеке генә итәсем килде. Хәбирнең хаты¬ны да шулай булачак. Ул да ирен үзенеке генә итәргә теләячәк. Юк, мин моның белән килешмәячәкмен. Хәбир — мин ул. Мин — Хәбир. Кайчан¬дыр ул миндә, минем карынымда яшәгән кебек, мин дә аңарда яшәргә телим. Ул минем байлыгым, минем бәхетем, минем тормышым. Әйтегез, зинһар, ни өчен мин аны әллә кайдан килгән бер кеше белән уртакла-шырга тиеш?! Ул кешенең минем баламда нинди хакы бар? Бернинди дә хакы юк. Хәбир минеке. Башыннан аягына кадәр минеке. Үземнеке генә. Мин аны һичкем белән бүлешергә теләмим. Бүлешә алмыйм. Бү¬лешмим!
Кайвакыт бер-берсе белән уртак тел табарга теләмәүче шушы ике көч килешкән, татулашкан кебек тә булдылар. Хак тәгалә адәмнәрен шу¬лай яраткач, берни эшләр хәл юк. Хәерле булсын. Тик менә Хәбире генә үз анасын йөргән кызыннан ким күрмәсен икән. Гел шул Мәдинәсе белән булаша, гел шуңа мөкиббән киткән бит югыйсә.
Аналар, әйтегез: сезнең кайсыгыз гына исәпсез-хисапсыз мәшәкать¬ләр күреп үстергән баласы буйга җиткәч, аңарда үзегез теләгән кадәр ана җанлылык тапмыйча, ачыргаланмый?! Балагыз егермегә, утызга, кырыкка җитсә дә, сезнең өчен ул һаман бала, сез аңа: «Мине яратасың¬мы?» дигәч, «Яратам» диюче, «Ничек итеп яратасың?» дигәч, муеныгыз¬га уралып, мышиый-мышный яңакларыгыздан әп итүче сабыйга караган кебек карыйсыз. Сезнең аны, нарасый чактагы кебек, итәгегезгә утыр¬тасыгыз, шап-шап итеп аркасыннан сөясегез, чәчләреннән сыйпап, бит¬ләреннән үбәсегез килә. Сез аны иркәләүдән, «Бәбкәм» дип эндәшүдән, кытыршы булса да йомшак кулларыгыз белән сөюдән һич туймыйсыз, һәм сезнең шундый ук йомшаклыкны балагызда да күрәсегез, балагыз¬ның татлы-ягымлы сүзләрен үзегезнең дә ишетәсегез килә. Балалары¬гыз, нәни чактагы шикелле, туп-туп йөгереп килеп, муеныгызга сарылмагач^ дымлы иреннәрен битегезгә ябыштырмагач, сезнең күңеле¬гез төшә. Сез: «Кечкенә чакта бик ана җанлы иде, үскәч әллә ни бул¬ды», дип, балагызның салкынлыгыннан сукранасыз. Ләкин сез бер нәр¬сәне аңлап җиткермисез: яшьлекнең һәм картлыкның табигатьләре төрлечә. Сез — гомер җебегез сүтелеп бетеп барган карт аналар, үткән көннәрне искә төшерергә яратасыз. Сез үткән тормышыгызга күз сала-сыз да гомер йомгагыгыз тәгәрәп узган бормалы һәм сикәлтәле юллар¬да балаларыгызны күрәсез. Балалар — сезнең гомерегез бушка узмауны күрсәтүче тере дәлилләр. Алар сезнең иң зур юанычыгыз. Аларның үткәне һәм бүгене сезнең ыгы-зыгысыз картлыгыгыз өчен зур юаныч. Сезнең мәхәббәт тулы күзләрегез тагын һәм тагын аларга. юнәлә, теллә¬регез тагын һәм тагын аларның исемнәрен кабатлый.
Ә яшьлек үткәнгә карамый. Ул киләчәк белән яши. Яшьлек гел алга карый, чөнки аның барлык өметләре киләчәк белән баглы. Без киләчәк¬кә ашкынабыз һәм, еш кына, артыбызга әйләнеп карарга, анда калган чал башлы анабызны күрергә онытабыз. Ләкин бу сезне яратмаудан түгел, һич юк! Безнең йөрәкләрдәге сезгә булган мәхәббәт һәрвакыт ял¬кын кебек кайнар, беренче күз яшебез кебек саф, диңгез кебек тирән һәм галәм кебек чиксез. Тик без аны бүгенге һәм иртәгәге эшләр матавы¬гында, киләчәккә ашкыну кызуында сезгә белдерә генә алмыйбыз. Лә¬кин ни өчен сез — тел белмәгәндә безнең теләкләребезне белүче аналар, яшерсәк тә, кайгы-хәсрәтләребезне сизүче аналар, әйтмәсәк тә, уй һәм омтылышларыбызны аңлаучы аналар — ни өчен сез безнең йөрәкләрдәге шул мәхәббәтне, без сезгә күрсәтергә җаен һәм вакытын тапмаган ихти¬рамны күрә һәм аңлый белмисез? Нигә сез йөрәкнең чайпалуын — нечкә хисләрнең тупас хәрәкәтләргә, тирән тойгыларның сай мәгънәле сүзләр¬гә күчүен көтәсез?!
ЕГЕРМЕНЧЕ БҮЛЕК
һәр ана баласын бәхетле итәргә тырыша. Ләкин бер үк заманда, бер үк көннәрдә яшәгән кешеләр дә төрлечә күз алдына китерә торган бәхет төрле буын вәкилләре аңлавында, еш кына, бөтенләй капма-каршы була.
Бибиҗамал апа да Хәбирен бәхетле итәргә тырышты. Ләкин ул ба¬ласының бәхетен үзенчә аңлады. Ул Хәбиренең зур кеше булырлык та¬лантын, перспективасын күңеленнән сизенде һәм аның бәхетле киләчә¬ген шулайрак күз алдына китерде: аның улы — исеме бөтен дөньяга шаулаган зур композитор. Хәбирнең тапкан малы — тау кадәр. Киле¬не— шундый зур кеше булган улының хатыны — күз явын алырлык гүзәл бер зат. Ул — гүзәл акылы белән дә, холкы-фигыле һәм булдыклы¬лыгы белән дә дөньяда иң беренче.
Баштагы ике пункты Бибиҗамал апа өчен инде көн кебек ачык иде.
Ботагында кып-кызыл булып пешеп җиткән, авызга өзелеп төшәм-төшәм дип торган алма кебек. Ә менә өченчесе — юк, бу пункт Бибиҗамал апа¬ны канәгатьләндермәде. Шуңа ул, әгәр көннәрнең берендә улы анасы канаты астыннан чыкса да, өйләнсә дә, аның хатыны мондый гап-гади булмаска тиеш дигән бәйләнчек фикер белән яшәде. Дөрес, ул кайбер аналар шикелле истерикага бирелмәде. Улына:
— Әгәр шушы кызга өйләнсәң, күземә күренмә. Миңа әни дип әйт¬мә! — димәде, эчтән генә әрнеде. Хәбир исә, анасының уйларын сизенсә дә, артык әһәмият бирмәде. Бу хәлне вакытлы бер күренеш дип санады. Чыннан да, яр сайлауда, гомерлек иптәш табуда аналарның ни катнашы бар? Үзенә яраган яр әнисенә дә ярарга тиеш түгелмени?
Ә Бибиҗамал апаның уйлары торган саен куера барды. Ул Мәдинә¬дә улы белән янәшә куярлык бер генә сыйфат та тапмады. Шушы бул¬дымы инде аның урамында гына түгел, каласында беренче улының ха¬тыны? Хәбир ул кызык кына:
— Син, әни, артта калгансың. Син китаплар укымыйсың, мәхәббәтне аңламыйсың, — ди.
Тормышлар басып киткәч, яшең алтмышка җиткәч, китап укып торыр¬га һәвәслек калмый шул. Вакытында ул да китапларны укыды. «Таһир- Зөһрә»ләрне, «йосыф-3өләйха»ларны су кебек эчә иде ул заманында. Ул «Ләйлә вә Мәҗнүн»не төн озын укып, елый-елый, мендәрләре сыгып алмалы була торган иде. Ләйләгә гыйшык тотып йөрсәң дә җирендә бул¬ган, ичмасам. Мәдинә бит аның кисеп ташлаган тырнагына да тормый. Ни буе, ни бите лабаса, ачуым бер килмәгәе. Гәүдә дисәң — гәүдәсе юк. Әстәгыфирулла, шушыннан Бибиҗамал апаны киендереп, ясанды¬рып, бастырып куй әле син — һич ким җире булмас. Яше алтмышка җитеп килсә дә.
Әнә теге сул яңагындагы сөйкемсез миңен күр инде тагын! һич кенә дә күз ияләнми бит шуңа. Чын да түгелдер әле ул, бәлкем. Бар иде ич әле Аитова ханым мәктәбендә укып йөргән бер Нурсама — бөтен кайгы¬сы егетләр белән хихахайлап йөрүдә иде. Шул бит инде, затсызланып, яңагына миң ясап йөри, сул яңактагы миң егетләргә мәхәббәтле күрсә¬тә, дип сөйләнә иде. Бу да шулай, тушь белән генә ясап куймады микән әле ул миңен. Сыныйрак карарга кирәк әле аны. Аннары, миң дигәнең бик хәтәр нәрсә бит ул. Кемнән ишетте соң әле ул, аты коргыры, әллә кемнең генә култык астында бер миңе булган икән дә ракка әйләнгән, дип сөйләделәр. Ә, Мәстүрә бит, әртилдә бергә эшләгән тегүче Мәстүрә сөйләде.
Нигә болай ябык икән бу? — Кулга тотар җире дә юк лабаса. Явыз¬дыр әле, шуңа сөягенә ит заты кунмыйдыр. Явыз кеше гел шулай була бит ул. Эче тулы зәһәргә чыдый алмыйча, гел ябыга, гел кибә. Хәер, явыз булып күп эш кыра алмас ла. Әллә теге, анаң алтмышка җиткәч хезмәтче кирәкми, дигәч тә, Бибиҗамал апа да хезмәтче булыр, дип торасызмы? Булды ди менә, хәзерләгән иде ди, көтеп тор. Үз улың көй чыгаручы, кызлар бармак очларына гына басып бии торган балетлар язучы була торып, театрдан театрга гына йөрмәгәч аны. Композитор анасы булгач, театрга чакырып, дәгъватнамәләр җибәреп торырлар инде аңа. Бибиҗамал апа барыр да, теге, ложа дип йөрткән җиренә кереп утырыр. Өсте-башы ярыйсы инде хәзер. Мамык шәленең дә яңасы бар. Колагына гына бер затлырак алка тагып җибәрәсе калды, бриллиант кашлыны. Тегесен сугыш вакытында сатты шул. Хәер, бриллиант ук бул- маса да ярый. Олы кешеләргә фирүзә, я булмаса дәү генә ахак кашлы алка да хәйран килешеп тора. Ак батист яулыгын арттан бәйләп, мамык шәлен иңенә салып, алкаларын елкылдатып утырыр Бибиҗамал апа. Ә халык гел аңа карар. Берен-бере төрткәләп: «Әнә шул бит инде компози¬торның анасы», дип чыш-пыш килерләр. Түлке алай чекерәеп утыру килешеп үк бетәр микән? Юри мактанып утыра, әдәпсез карчык, дип
өмет өзмәсләр микән? Сөйлиләр ич әле теге, әдәп белмәгән авыл хаты¬ны турында мәзәк сүз. Шәһәрдәге улына кунакка килгәч, җыйган кара¬ват өстенә менеп утырган. Кешеләр гаеп итә башлагач, «Тик кенә торы¬гыз. Нишләсәм дә үз улым. Улым сүз әйтер микән дип, юри шулай утырдым», — дигән. Кай арада җавабын табып өлгергән диген син! Тап¬кыр булган шул, авыл хатыны гына булса да, җәптәш нәрсә булган.
Хәбир, мәхәббәтне аңламыйсың, дигән була. Аңламас инде! Хәзер шундый булгач та теге, әллә анасының чәчәк күк вакытлары булмады дип белә микән. И, бар иде аның чибәр чаклары! Яшь иде. Матур иде, Ут иде! Ул кычкырып җырлап җибәрсә, тавышы Казанның бер кырыен¬нан икенче кырыена ишетелер иде. Кычкырып җырламыйлар гына иде ул вакытта. Сулышы киң иде. Аитова ханым мәктәбендәге хорда җыр¬лаганда, берсе дә аның кебек сузып тора алмый иде. Әле хәзер дә ул кайбер артисткаларны бәреп ега. Бар ич әле әнә теге халык көйләрен хәйран матур чыгара торган бер яшь җырчы. Төнәген радиода да җыр¬лады. Шуңа кушылып «Апакай-алмакай» көен Бибиҗамал апа да җыр¬лаган иде. Бибиҗамал апа «Апакай» дигәнне борып-борып сузган ара-да, «алмакай» дип тә әйтеп өлгергән, юньсез. Сулышы кечкенә шул, та¬вышы моңлы булса да, китереп җиткерергә хәленнән килми. И, бар иде Бибиҗамал апаның яшь вакытлары! Узган-барган егетләр ашардай итеп карап узалар иде. Шуннан, ярты квартал киткәч, Бибиҗамал апа елт итеп әйләнеп караса, барган юлларыннан борылып, һәмишә карап тора булырлар иде. Артыннан үрсәләнеп йөрүчеләр дә күп булды. Ә теге күл буе мәдрәсәсендә укучы Гыйльман шәкерт — һай, оҗмах егетләре ке¬бек кенә иде шул, җаныем, исеме җисеменә килешеп кенә тора иде. Ул көлүләре, ул сөйләшүләре! — бер утырып тыңлар өчен ярты гомереңне бирер идең бит, валлаһи. Килеп чыктымы инде — җиһаннарга нурлары чәчелеп китәр иде. Шул Гыйльманга гыйшык тотып, йөрәк майларын сызып, кәбап күк куырылып йөргән чаклар, — и, аларны сөйләп кенә бетерә торганмы соң! Ул тагын уен-көлкегә оста иде, җаныем. Төрле мә¬зәкләр сөйләп, эчләрне катырып бетерер, әйткән сүзләренә беркем җа¬вап табып өлгерә алмас иде. Язган хатларын гел кафияләп язар иде. Солдатка алып кына харап иттеләр үзен, башкайлары ят җирләрдә югалып калды. Кайсы гына илләрдә, нинди генә туфракларга ятып җан бирде икән, мескенкәем? һай, шул вакытларда Бибиҗамал апаның өз¬гәләнгәннәре! Хәзерге яшьләрнең гыйшыгы гыйшыкмыни соң ул! Гый- шык-мыйшык дип өйләнешкән булалар да, атна-ун көн узмый, талаша башлыйлар. Ә бит моның күбесе хатын-кыздан. Азды хәзер хатын-кыз, артыграк узынып китте. Ирне санга сукмыйлар, ир булган кешегә азрак юл бирә белмиләр. Хатын-кызга аз гына булса да итәгать итеп яшәү кирәклеген аңламыйлар. Берни булса, чәтер-чәтер бәхәсләшәләр.
Яшь вакытларын исенә төшереп, Бибиҗамал апа әнә шулай хыял¬ланды. Аннары яңадан Мәдинәгә кайтып төште, яңадан аны энә күзен¬нән үткәрә башлады. Инде булмаса, сүз дә әйтмәс идең, җаны теләгән елан ите ашаган, үзенә ярагач, хәерле булсын, дияр идең, кулыннан эш килә торган булса,— дип уйлады ул. Юк бит, анысы да юк. Теге вакытта пешергәнне икенче көнне килеп, бик мактап ашагач, «Тукта әле, кеше пе¬шергәнне генә ашау җайлы ул», — дип, Бибиҗамал апа талкыш кәләвә пешерергә Мәдинәнең үзен дә чакырган иде. Тарткалый торгач, өзеп җи¬бәрде бит балны, хәерсез. Әйтеп торды бит әле Бибиҗамал апа. Чү, чү, җайлап кына тартыгыз, өзеп җибәреп, харап итә күрмәгез, дип өйрәтеп торды. Юк. Бибиҗамал апаның, маем янып китмәсен, дип борылуы булды — тартып өзүе булды. Әле җитмәсә: «Бу кадәр нервынчит итәрлек мәшәкате булгач, аның нигә хаҗәте бар!» — дип ачу китереп тора. Үзе¬нең булдыксызлыгын белми. Мәшәкатьсез эш буламыни!
Ә узган атнада, куштанланып, табак-савыт юарга керешкән иде — Бибиҗамал апаның кадимидән бирле саклап килгән, өф итеп кенә тор-
ran тәлинкәсен төшерде дә ватты, черегән кул. «Саграк тотыгыз. Әтигә бабайдан, миңа әтидән калган тәлинкә», дип, үрсәләнеп торды бит әле Бибиҗамал апа. Юк. Хәбире тагын, әнисенең күңеле өчен генә булса да, сыңар гына сүз дә әйтмәде шунда. «Шатлыкка, шатлыкка» дип кыч¬кыра әле җитмәсә. Булыр сиңа. Савыт-саба ватылган саен шатлык була китсә, Бибиҗамал апаның бер кайгысы да калмас иде — ул үзе дә алар- ны кырып кына тора. Җилем кебек сыланган бит шуңа.
ЕГЕРМЕ БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК
Яңа уку елында Мәдинә институтның соңгы курсына йөри башлады. Театрда сезон ачылды. Көндезләрен Хәбир күп вакытын театрда уздыр¬ды. Кичләрен, оркестр белән репетицияләр башланганчы дип, партиту¬раның күңеленә ятып бетмәгән урыннарын яңадан эшләде.
Җәй көнендәге кебек үк еш булмаса да, Мәдинә дә алардан эзен су¬ытмады. Хәбирнең эше муеннан булуны, вакыты чамалы икәнлекне кү¬реп, ул очрашуларның инициативасын бөтенләйгә үз кулына алды. Со¬ңыннан Хәбир аны озатып куя иде.
Юлда һәм капка төбендә алар булачак премьера турында сөйләште¬ләр, спектакльнең төп партияләрен башкарачак артистлар турында бә¬хәсләштеләр. Балериналарның берсе — Хәлимә Баязитова турында Хә¬бир аеруча илһамланып сөйләде. Кайвакытларда хәтта Мәдинә шиклә¬неп:
— Ул балеринаңа гашыйк булып куйма тагын. Колагыңны борыр¬мын, менә шулай итеп, — дип, Хәбирнең колакларын тарткалады. Хәбир Баязитованы талант буларак кына хөрмәтләвен, Мәдинәдән башка бе¬рәүгә дә күзе һәм күңеле төшмәвен әйтеп, икмәк һәм намус, кояш һәм галәм белән ант итә башлагач, куллар муеннарга үрелделәр дә, шиклә¬нүләр юкка чыкты. Ташлар өчен сөйгән ярымыни соң ул Хәбирнең! Мә¬динәне ташлый аламы соң ул! Менә тагын аз гына үтсен, премьера гына узсын һәм яңа ел гына килсен дә алар өйләнешерләр. Мәдинәнең анасы каршы түгел. Ә Хәбирнеке? Ул бит Мәдинәгә әллә ничегрәк карый. Юк ла инде, ничек әллә ничек карасын. Ул, гомумән, шундыйрак карчык, бик ачылып китәргә яратмаучан. Ләкин ул бик әйбәт кеше. Мәдинә мо¬ны үзе дә күрер әле.
Мәдинә Хәбир янына килгән көннәрдә, гаҗәп бер туры килү арка¬сында, Бибиҗамал апаның я Яңа Бистәгә барасы, я кич утырырга ча¬кырган ахирәт дусты Сәрбиҗамалларга керәсе була иде. Кайвакыт ул киткән җирендә кунып та калды. Яшьләр бу хәлгә азрак уңайсызланса¬лар да, турысын гына әйткәндә, ялгыз калуга канәгать иделәр. Фәхрия апаның гына, кызының бер ялгызы егет кеше белән йоклап калуын белгәч, тәннәре чымырдап куйды. Хәбир белән икесенә:
— Ай, балалар, яхшы юлда йөрисезме соң сез? Азып-тузып йөри күрмәгез тагын. Матур гына йөрегез, — дип күңеленең шомлануын бел¬дерде.
Ә Бибиҗамал апаның үз планнары бар иде. Ул: «Аулак калгач, йө¬рәкләре чыдамас, зөфаф кичәсе хәзинәсеннән дә авыз итәселәре килер. Хәзердән үк шулай эшләп куйсалар, Хәбирнең күңеле төшәр иде. Мәди¬нәне ташлар иде», дип хыялланды. Ләкин ул ялгышты. Хәбир белән Мәдинәнең мөнәсәбәтләрендә, зур һәм акыллы мәхәббәт белән яраткан кешеләргә генә таныш, бер-береңә гаять ияләшеп, туганнар шикелле, абый белән сеңел шикелле яши торган чор килгән иде. Бу вакыт дәрткә әллә ни була. Ул юашлана, тыйнаклана һәм тәрбияле бала кебек, вәгъ¬дә ителгән киләчәкне көтә.
Беркөнне Бибиҗамал апаларга күрше хатын керде. Ишек пыяласы аша залдагы Хәбир белән Мәдинәгә карап торды да:
— Бит алмалары бигрәк алсуланып тора бу кызның. Үпкәсе таза
• микән аның? — диде.
* Диде дә, йомышын йомышлап, чыгып китте. Ә Бибиҗамал апа хәс- 1 рәткә батты. «Карасана, бигрәк шикле бит моның яңаклары», дип уйла- У ды ул Мәдинәнең дулкынланудан алланган йөзенә карап. Ничек шуны < күрми йөрде икән ул! Ничек шуңа бүгенгә кадәр акылы җитмәде икән!
Тикмәгә генә түгелдер бу. Үпкәсе чирледер моның. Түберкүлүз белән авыручыларның бит урталары янып тора дигәнне ишеткәне бар ич аның, йөткерә дә торгандыр әле ул, тыңларга кирәк әле аны. Күңелдә юк нәрсәне күз күрмәс, колак ишетмәс, диләр бит.
Бибиҗамал апа колакларын торгызып тыңларга кереште. Күп көтеп 5 җәфаланырга туры килмәде. Хәбир нидер әйткәч, чыркылдап көлеп җи- з бәргән Мәдинә, буылып-буылып йөткерә башлады. Бибиҗамал апаның җаны аяк табаннарына төшеп китте. Харап кына булды лабаса! Бала¬кае түберкүлүзле кыз белән йөри икән.
Самовар кайнады. Мәдинәнең ара-тирә чәй эчеп китүе гадәткә кер- I гән булганга, Хәбир аны чәйдән соң китәрсең, дип, җибәрми тора иде. Бибиҗамал апа Мәдинәне өстәл янына чакырса да чакырды, чакыр- маса да чакырды. Бер мәлгә ул ипләп-җайлап кына:
— Кызым, синең үпкәләрең авыру түгелме? Түберкүлүзең юкмы си-нең?— дип сорарга да авызын ачкан иде, батырчылыгы җитмәде. Анна¬ры, Мәдинә тагын бер йөткереп тамак кырып куйгач, бу сорауның кирә¬ге дә калмады. Бу юлы Мәдинә кулы белән чак кына күкрәген тотып йөткерде һәм кулъяулыгы белән иренен сөрткән арада Бибиҗамал апа¬га да карап куйды. «Чирле икәнемне сизми микән дип карый бит, юнь¬сез,— дип, уйлады Бибиҗамал апа. — Сизелде инде, барыбер беленде. Кара нинди мәкерле! Ни гомердән бирле яшереп йөргән. Белсәләр, Хә¬бир яратмый башлар, ташлар, дип уйлагандыр шул».
Бибиҗамал апаның вәсвәсә гидрасы космик тизлек белән үсте. Эчендәге уйлары чыраена да бәреп чыкты булса кирәк, игътибарсыз¬ланды, дип сукранып йөргән улы да:
— Әни, син авырмыйсыңдыр бит? — Бер дә төсең юк, — дип куйды. Бибиҗамал апа күңел янчыгын чишәргә ашыкмады, башым чатнап тора, каным күтәрелгән ахрысы, дип, сүзне йомгаклап куйды.
Хәбир Мәдинәне озата киткәч, Бибиҗамал апа эшне дезинфекциядән башлады. Әллә кайчаннан бирле утын сараенда аунап яткан хлорлы известьне алып кереп, эремә ясады — бер елны әртилләрендә эшләүче Рәшидә түберкүлүз белән авыргач, шуны сиптереп киткәннәр иде ич. Шул эремә белән савыт-сабаларны чайкады, ишек һәм тәрәзә тотка¬ларын, рояль һәм урындык өсләрен, идәннәрне — кыскасы Мәдинә ка¬гылган һәм кагылгандыр дип уйлаган һәр җирне сөртеп чыкты. Бөтен өй эчен хлор исе белән тутыргач, башкарган эшеннән канәгатьләнеп өлгермәде, күңеленә икенче бер уй, тагын да коточкычрак шикләнү кил¬де: бәлки.; инде аның үзенә дә түберкүлүз йоккандыр? «Нишлим? Кая барыйм?» — дип аһ-ваһ килде Бибиҗамал апа һәм бәрелә-сугыла өй әй¬ләнә йөри торгач, кайчандыр үзләрендә булган медицина белешмәсен исенә төшерде. Кайда булыр икән ул?
Бибиҗамал апа утын сараена төште һәм андагы җыен чүп-чар, иске- москы саклана торган сандык төбеннән «Тыйб китабы» дигән бернәрсә тартып чыгарды. Революциягә чаклы ук басылган, читләрен күсе кимер¬гән бу китапның беренче битенә, акча күп кирәк булу сәбәпле, киң мас¬саның докторларга мөрәҗәгать итә алмавы турында язылган һәм шушы китапны сатып алган кешенең үзендә һәм якыннарында булган һәртөрле авыруга үзе диагноз куеп, үзе дәвалый алачагы әйтелгән иде. Бибиҗа¬мал апаның бәхетенә каршы, китапның «Үпкәтуберкулезы — (Чахотка)» Дигән бүлеге сакланган иде һәм ул тиз-тиз өенә йөгерде.
Инглиз юмористы Җером Клапка Җеромның «Көймәдә өчәү» дигән китабы белән таныш укучылар медицина белешмәләре укуның вэсвәсәле кешеләр өчен ни белән бетүен күз алларына китерәләрдер. Бичара Биби-җамал апа белән дә шулайрак булды. Дөрес, ул, белешмәне башыннан ахырынача укып чыккан Британия музее укучысы кебек, бала тудыру бизгәгеннән тыш, барлык авыруларны да үзендә тапмады, чөнки ул үзен кызыксындырган җирне генә укыды. Ләкин укыган кадәресе дә җитеп артты, һәрхәлдә, китапны ябып, өстәлгә куйган вакытта Бибиҗамал апа, Мәдинәдә туберкулез булуда шиге калмау өстенә, ул туберкулезный үзенә йоккан икәнлегенә дә ышана башлаган иде. Йа хода, килеп-китеп йөргән арада гына да аңа ияреп өлгергәч, Хәбире нишләп кенә бетмә¬гәндер? Аңа инде әллә кайчан йоккандыр. Ул инде күптән авырыйдыр. Аның инде үләр вакыты җиткәндер!
Үзенең гөман кылып, вәсвәсәләнеп ясаган ачышына тәмам ышану максаты белән Бибиҗамал апа ишек алларында торучы күз врачы Сәли¬мәгә керде. Керде дә, авызын яулык почмагы белән каплаган хәлдә (үп¬кәсе түберкүлезле ич аның, башкаларга йоктыра күрмәсен!), өйләренә Мәдинә китергән афәт турында сөйләп бирде. Сәлимә бик ышанып җит¬мәсә дә, зинһарлап гозерли торгач, егерме биш ел элек институтта укы¬ганда колагына кереп калганнарны Бибиҗамал апага чыгарып салды. Бу врачтан ишетеп һәм «Тыйб китабы»ннан укып, Бибиҗамал апа түбән¬дәгеләрдән хәбәрдар кешегә әйләнде: туберкулез белән авыручы кешенең ютәле була һәм хәле булмый икән, тирләве һәм жары күтәрелүе мөм¬кин икән, бит урталарының алсуланып торуы ихтимал икән.
Беренче билгенең үзендә барлыгын, ара-тирә, бигрәк тә иртән йокы¬дан уянгач, йөткергәләвен Бибиҗамал апа белә иде. Сәлимәдән чыгып, баскычтан өченче каттагы өенә күтәрелгәндә, хәле булмауга, бик тиз су-луы каба башлап, тыны кысылуга игътибар итте. Өйгә кергәч, яңакла¬рым алланып тормый микән — карыйм әле, дип, көзге янына килеп бас¬ты. йөзе киндер кебек ак иде. Шулай да, бармаклары белән угалый һәм баскалый торгач, бит алмаларына чак кына алсулык йөгерде. Ярабби, бу билгесе дә бар икән ләбаса!
Бибиҗамал апаның тирләү гадәте юк иде. Ләкин бу хәл аның сәла¬мәт икәнлегенә дәлил була алмады. Тирләмәсә ни! Ул мәҗбүри түгел ич — китапта да булуы мөмкин, дип кенә язылган. Димәк, булмавы да мөмкин.
Ул үзенең иң соңгы өметен картага куярга — температурасын үлчәп карарга булды. Култык астына градусник кыстырды да, диванга утырып, вәсвәсә упкынына батты. Соңгы вакытта гел генә хәле бетә, гел генә арыйм, дип зарлана, картлык баса ахры, дип уфтана иде. Карасана, аның сәбәбе башка икән ләбаса!
Бибиҗамал апа градусникны алыйм дип куенына кергән иде, култык асты шабыр тир булып чыкты. Энекәй генәм! Кадалып кына китсен — тирли дә икән. Күңелендә булмаганга гына белми йөри икән.
Градусник утыз биш тә сигезне күрсәтә иде. Бибиҗамал апа, азрак тоттым бугай, дип, яңадан куйды. Бу юлы — икенче култык астына. Ка-тырак суларга да куркып, нәкъ унбиш минут утырды да градуснигын алды. Температурасы утыз биш тә алты гына булып чыкты. Китсәнә, дө¬рес күрсәтми торгандыр бу, дип уйлады Бибиҗамал апа. Хан заманын¬нан калган градусник ич инде, ватылгандыр.
Күршедән сорап торган градусник утыз җидене күрсәтте. Ниһаять, Бибиҗамал апаның күңеле почмакланды: жары да бар икән ләбаса, һәм ул, авыргач ятып тору тиеш булганга, караватка менеп ятты да, болай да тамгалаштыргалап торган күз яшьләренең буасын бөтенләй ерып җи¬бәрде.
Хәбир кичегеп кайтты. Елый-елый күз кабаклары җилсенеп беткән Бибиҗамал апа, улының чишенүен дә көтмәстән, култык астына гра-
' дусник китереп тыкты. Ишек төбендәге урындыкка утыртты да, торып : качмасын өчен, кулы белән иңбашыннан тотты. Аннан яулык почмагы ' белән авыз-борынын каплап, йөзен читкә борды һәм межелдәп елап * җибәрде.
Көтелмәгән хәлдән аптырап та, куркып та калган Хәбир Бибиҗамал
1 апаның сулкылдап-үксеп әйткән «Туберкүлүз», «Мәдинәң», «Миндә бар Е инде», дигән өзек-өзек сүзләреннән берни дә аңлый алмады.
Хәбирнең температурасы утыз җидедән дә артык булып чыкты. Би-
- биҗамал апаның күңеле яңадан ташыды. Улы кайтканчы байтак яшь Е түгеп өлгергән күзләреннән яңадан яшь коелды. Ниһаять, азрак исенә
2 килгәч, ул, яшенә буыла-буыла, үзенең ачышы турында сөйләп бирде.
- Хәбир башта ышанмады, шаркылдап көлде. Аннары әнисенең чын-чын- нан авырулы кыяфәтен күреп, сагайды, тынычландырмак булды. Тик
2 ул максатына ирешә алмады. Хәбир никадәр күбрәк юатса, Бибиҗамал апа шулкадәр ныграк ярсыды.
Тегермән буасын су ерып чыкса, яр башыннан чуер таш ыргытып, ’ туктатырга маташма инде син. Юату да шулай. Ташыган күңелне җылы = сүзләр генә тынычландыра алмый.
Хәбир уйга төште. Кинәт мускуллары тартышып куйды, эче жу итеп 5 китте. Әгәр бу чыннан да дөрес булса, Мәдинәдә чыннан да туберкулез ( булса һәм ул, Бибиҗамал апа әйткәнчә, аларның икесенә дә йоккан бул- : са? Ул чагында нишләргә? Шулай ук, әнисе әйткәнчә, Мәдинәгә әйләнеп | тә бакмаска, өйләренә илтүче юлны да онытыргамы? Ай, юк. Юк! йөз мәртәбә, мең мәртәбә юк! Авыру булса булсын. Ләкин ул Мәдинәне таш¬ламаячак. Ташлый алмаячак. Мәдинәне бу күкрәктән чыгарып ташлау I мөмкин түгел. Аны йөрәкнең үзе белән генә йолкып алып була. Йоксын әйдә авыру. Үзе дә авырсын. Үлсен! Ул боларны шатланып, Мәдинә бир¬гән бүләк итеп кабул итәр. Күптәнме соң әле ул, Мәдинәнең иреннәрен бер үпсәм, үлсәм дә үкенмәс идем, дип йөрде. Ә хәзер исә Мәди¬нәнең йөрәге дә, керсез һәм саф мәхәббәт тулы йөрәге дә Хәбирнең үзенеке. Дөрес, әлегә ул йөрәк, кадерле һәм изге байлыклар сакланучы, вакыты җитмичә кул тидерергә ярамаган бер хәзинә кебек. Ләкин ул хәзинә аныкы, Хәбирнеке. Шул хәзинә, шул йөрәк Хәбирне бәхетле итте. Шул йөрәк бит аның күкрәген тау-ташларны җимерерлек көч һәм куәт белән тутырды. Шул йөрәк бит инде аңа канатлар үстерде һәм сыткылы битле үсмергә талантлы һәм өметле композитор булырга ярдәм итте. Тик шул йөрәк өчен генә бит, шул йөрәктә тамыр җәяргә лаек булу өчен генә, ул тән һәм җан аруны онытты — егерме өч яшь тә тулмаган килеш, сәхнәгә менәрлек әсәр тудырды. Шулай булгач, язмышның серле дулкыннары аларны очраштыргач, мәхәббәт давылы аларның чәчләрен бер-берсенә бәйләгәч, кайчандыр аерым-аерым саркыган бүгеннәре һәм киләчәкләре тоташып, аралашып, уртак бер чишмәгә әйләнгәч, икесе ике җирдә пыскыган өмет һәм хыяллары бергә кушылып, баш очларын¬да маяк булып кабынгач, үкенергә мөмкинмени?!
Хәбир шулай уйлады. Аннары бу уйларны тудырган шикләнүләрен читкә куды һәм үзалдына елмаеп куйды. Чепуха бит бу! Юк нәрсә, әни-сенең вәсвәсәле күңелендә туган нигезсез бер нәрсә. Мәдинәнең бернинди дә авыруы юк. Әнисенең вәсвәсәдән тилереп йөрүе бер бүген генә түгел ләбаса. Менә төн үтәр, көн туар һәм барысы да бетәр.
Шундый фикергә килеп, Хәбир йокыга китте. Күпмедер йоклагач, аны Бибиҗамал апаның ачы һәм аянычлы тавышы уятты:
— Хәбир!.. Тор!.. Яныма кил — үләм ләбаса инде!..
Хәбир аңкы-миңке көенчә сикереп торды да, әллә төш күрдемме?, дип беравык уйланып утырды. Ләкин тавыш яңадан кабатланды. Хәбир тиз генә утны яндырып, әнисе янына килде, йөзләре күгәргән, мәет төс¬ле булган әнисенең кулын тотып карады. Кулның салкын икәнлеген той¬гач, төшереп җибәрде. Аннары тагын тотты һәм пульсын капшап кара-
ды. Пульс табылмады. Учы белән маңгаен тотты, салкын һәм ябышкак тир каплаган маңгайдан чирканып, кинәт читкә тайпылды.
— Ух!.. Үләм!.. Үлә-ә-әм!..— дип ыңгырашты Бибиҗамал апа һәм, үзен газаплаучы нәрсәне күкрәк читлеге эченнән алып ташларга телә-гәндәй, йөрәк турысындагы тиресен тырнады.
Ялан өс һәм яланбаш килеш, Хәбир урамга чапты. Чаттагы автомат телефон будкасына кереп, Скорый помощь чакырды. Ул дулкынланудан тотлыкты, сүзләрен әйтә алмады. Ә телефонның теге башындагы йокы¬лы тавыш:
— Рәтләп сөйләгез, гражданин. Сезне аңлап булмый, кабатлагыз,— дип үчектерде. Аннан, машинаны каршы алыгыз, дип бәйләнде. Хәбир күнмәде. Авыруның ялгыз калуын әйтеп бетерер-бетермәс трубканы элде дә өйгә ашыкты.
Бибиҗамал апаның хәле авырая барды.
Ниһаять. Хәбиргә мәңге булып тоелган унбиш минут үткәч, ярдәм машинасы килеп җитте.
Авыруның ничек башлануын сорашудан тотынган врач бу турыда тыңлау бик озакка сузылачагына төшенгәч, Хәбирне бүлде. Бибиҗамал апаның пульсын тотып, йөрәген тыңлап карады да ниндидер укол ясады.
— Миндә түберкүлүз. Чахотка. Түберкүлүз бүлнисенә илтегез ми¬не,— дип өзгәләнде Бибиҗамал апа, куллары белән йөрәк турысын уып. Ләкин врач алай итмәде. Азрак уйланып торды да авыруны һәм аны озата баручы Хәбирне эчке авырулар клиникасына китерде.
Кабул итү бүлегендә дежур врачның:
— Авыруга ничә яшь? Ире бармы? Элек нинди авырулар белән авыр-ды?— дигән һәм башка шуңа охшашлы сораулары Хәбирнең теңкәсен корытты. Аңа врачның хәрәкәтләре искиткеч акрын һәм сүлпән кебек тоелды. Минуты-секунды белән ярдәм итәсе урында, юк-бар сораулар белән вакыт уздыру аңа һич аңлашылмады, һәм ул врачны ашыктыра башлады:
— Тизрәк ярдәм күрсәтегез. Укол ясагыз! Кешенең үлүе мөмкин! — диде.
Хәбирнең бу әрсезлеге аның әнисе кертеп салынган бүлмәдән куы¬лып, коридорга чыгарылуы белән тәмамланды. Ул, борынын ишек яры¬гына төртеп, врачның ишетелер-ишетелмәс сүзләрен, әнисенең ыңгыра¬шуын, вакыт-вакыт авыртуга түзә алмыйча, кычкырып җибәрүен тыңла¬ды. Бу шулай күпме дәвам иткәндер, Хәбир хәтерләмәде.
Күзләрен ачып җибәргәч, ул изүләре ычкындырылган хәлдә кайда¬дыр ятуына төшенде.
— Мин кайда? Миңа ни булды? — дип сорады ул аптырап, янында басып торган хатын-кыздан. Няня Хәбиргә җавап бирмәстән, чынаяк чокыры сузды:
— Тсс. Мәгез, кайнар чәй эчегез.
Хәбир үзенең бик нык сусаганлыгын тойды һәм, күтәрелә төшеп, чо-кырга үрелде. Берничә йоткач, тагын сорады:
— Миңа ни булды? Ни өчендер минем беләгем авырта.
— Сезгә укол ясадылар. Борчылмагыз, үтәр, — диде няня һәм чәен тумбочка естенә куеп, чыгып китте.
Хәбир торып утырды. Әллә нигә башы әйләнә, бөтен гәүдәсе, кыйнап ташлаган кешенеке ксиек, хәлсез һәм чымырдый иде. Ул як-ягына ка- рана-карана изүен сәдәпләде. Бу аның әнисен алып кергән бүлмә бит. Аны бу бүлмәдән куып чыгарганнар иде. Ә әнисе кайда? Аны кая алып киткәннәр?
Бүлмәгә врач керде.
— Ну, эшләр ничек?
— Әни кайда? Ул исәнме? Ул үлмәдеме? — диде Хәбир сабырсыз-ланып.
Врач авыруның палатага урнаштырылуын, хәле бик шәптән түгел¬леген әйтте.
— Аңа ни булган, доктор? Туберкулезмы?
Врач елмаеп куйды.
— Туберкулез булмас булуын. Ләкин авыруы җитди.
— Җитди?!
. — Әйе. *
— Нәрсә?
— Әлегә өзеп әйтү читен. Әлегә мин аңарда миокард инфаркты дип уйлыйм. Калганын соңыннан күрербез.
Хәбирнең инфаркт турында ишеткәне бар иде, — узган ел гына бит бер укытучылары шуның белән ике ай больницада ятты.
— Димәк, озакка тартылачак.
— Ихтимал...
— Ике аймы?
— Бәлки, ике ай. Бәлки, артыграк та. Алда күренер.
— Ә хәле ничек, доктор, күтәрә алырмы? Үлмәсме?
— Әйтүе читен, йөрәге бик начар. Күрербез.
— Ничек инде «күрербез»? Сез бит врач, сез белергә тиеш!—дип кычкырды ул түземсезләнеп. — Сез үз авыруларыгыз өчен борчылмый- сызмыии?
— Бәлки, борчылам да булыр.
— Күренә шул! — диде Хәбир ирония белән.
Врач кулындагы стетоскобын шап иттереп өстәлгә куйды:
— Борчылу төрле кешедә төрлечә чагыла, гражданин. Берәүләр йө¬рәктәге борчылуны басып, сабырлык саклыйлар. Икенчеләр — әниләре¬нең нервыларында уйнап, инфаркт ясалырлык хәлгә китерәләр дә һуш¬тан язалар...
Хәбирнең өстенә бер ләгән салкын су койган кебек булды. Улмы әни¬сенең нервыларында уйный? Улмы аңа инфаркт ясаган?
— Барыгыз, өегезгә кайтып йоклагыз. Биредә сураеп тормагыз,— диде врач һәм бүлмәдән чыгып китте. Хәбир аңа иярде:
— Мине авыру янына кертегез. Мин аның янында каравыл торам.
— Юк, сез авыру янында каравыл тормаячаксыз. Әниләрне өйдә чак¬та, сәламәт вакытта яхшырак каравылларга кирәк. Авыргач — алар өчен без җавап бирәбез. Барыгыз. Көндез килерсез.
Хәбир: «Әни барын да сөйләгән ахры», дигән сизенүдән уңайсызлан¬са да китәргә җыенмады. Ә нәрсә китерергә мөмкин? Аны биредә аша¬тачаклармы? Баш астындагы мендәре йомшакмы? Нәрсә белән дәва¬лыйсыз? йөрәк эшчәнлеген яхшырту өчен укол биреләчәкме? Нинди укол? кебек сораулар белән врачның артыннан ияреп йөрде. Ниһаять, врачның түземе бетте:
— Сез кем булып эшлисез, гражданин? — диде ул ярсуын көчкә тыеп.
— Моның нинди әһәмияте бар!
— Юк, бар. Кем булып эшлисез?
Хәбир җавап бирмәде, «Мин композитор», дип әйтүне мактану булыр дип уйлады. Сорау өченче кат кабатлангач кына:
— Музыкант, — диде.
— Бу бик гомуми төшенчә. Конкретрак?
— Ну, композитор, — дип мыгырдады Хәбир. — Башлап язучы ком-позитор.
— Алайса менә нәрсә, башлап язучы композитор иптәш, — диде врач, алдында композитор басып торуга гаҗәпләнү галәмәте күрсәтми¬чә. — Сез музыка язасыз. Сезнең эш процессыгызга без катнашмыйбыз. «Бу әсәрегезне мажорный ладта язасызмы, минорныйдамы?» — дип со¬рамыйбыз, чөнки без ул эшнең нечкәлекләрен белмибез. Ничек кенә яз¬
сагыз да сез үз ихтыярыгызда, чөнки ул — сезнең эш. Ә авыруларны дә¬валау— безнең эш. һәм авыруга нинди медикаментлар бирүне уйлауда безнеке. Сез канәгатьме?
— Ничек инде? — диде Хәбир музыка белән медицина арасында па-раллель үткәрүгә төшенеп җитмичә.
— Берничек тә түгел. Сәнгать белән медицинаның аермасы бик аз. Сез кешеләрнең күңелләрен дәвалыйсыз, без — тәннәрен. Сез үз эшегез¬не беләсез, без — үзебезнекен. Аңлашылдымы?
— Бәлки, сез үз эшегезне белеп җиткермисездер. Мин кайдан белим?!
— Гражданин!—диде врач актык сабырлыгын җыеп. — Хәзер үк өегезгә кайтып китегез. Эшләргә комачауламагыз. Няня, озатыгыз үзен!
Башка чара калмагач, Хәбир чыгып китте. «Нинди тупас врач!»—дип уйлады ул трамвай тукталышына таба атлап. Аннары, трамвайда кай- та-кайта, бу фикере сүтелә башлады. Ә соң врач шундый салкын канлы, сабыр һәм таләпчән булырга тиеш түгелмени?
ЕГЕРМЕ ИКЕНЧЕ БҮЛЕК
Җирдә күпме кеше булса, шул кадәр характер. Врач булган кеше тормыш казанында кайнап, бер-берсе белән туктаусыз ышкылып, бәре¬леп һәм конфликтка кереп торучы, авыргач, тагын да нечкәргән, көйсез¬ләнгән шул характерларның һәркайсы белән уртак тел табарга тиеш; Шунсыз ул үзенең максатына ирешә алмый. Кайвакыт бу эш бик җиңел. Кайвакыт шактый катлаулы. Шуңа да карамастан, яхшы врач һәрвакыт авыруның йөрәгенә сукмак сала, аның уй һәм ихтыярын тиешле бер үзәнгә төшерә ала.
һәр авыруның врач янына килеп йөрүче, аның хәле белән кызыксы¬нучы туганнары һәм якыннары бар. Болары белән уртак тел табарга тырышу, еш кына, алхимикларның кургашыннан алтын ясарга хыялла¬нулары белән бер. Бу кешеләр — врачлар өчен афәт. Алар врачны уңда да, сулда да, эштә дә, урамда да, көндез дә, төнлә дә сагалыйлар һәм эзәрлеклиләр. Алар аны, эшеннән бүлеп, телефонга чакыралар. Алар аны күреп сөйләшергә телиләр. Медицинадан ярты тиенлек тә мәгълүматла¬ры булмауга карамастан, тегеләй итмисез, болай итмисез, дип, врачны аптыраталар.
Бер караганда, бу табигый да кебек. Якының авыргач, аңа игътибар арта төшә, аны моңа кадәр кадерләп һәм бәяләп җиткермәгән кебек буласың. Ләкин, кызганычка каршы, авыруның хәлен сорашып йөрүче кешеләр арасында, гомер буе эшсез утырып, ниһаять, үзләренә бер шө¬гыль тапкан, больницага килгәндә косметика һәм парфюмериянең ин соңгы казанышларын йөзендә гәүдәләндереп килергә онытмаучы җан¬нар да шактый. Алар туганнан-туган агалары бүсер белән авырганда, курортта ял иткәндә яисә үзләрендә мигрень башлангач килгән врачтан ишетеп калган мәгълүматларын ходка җибәреп, дәвалаучы врачның теңкәсен корыталар. Шушы кешеләр белән булган, авыруның үзе өчен файдасыз сафсаталарга бичара врачның күпме кадерле вакыты китә!
Бибиҗамал авыргач та нәкъ шулай булды.
Югары уку йортын тәмамлаган, алдында перспективасы булган егет¬ләргә күз атып йөрүче кызлар аз түгел. Ул егет яшь һәм чибәр дә булса, андыйлар тагын да күп. Ул егет музыка яки театр өлкәсендә эшләүче талант та булса, андыйлар бихисап.
Хәбирнең дә андый кызлары күп иде. һәм менә шул, кияүгә чыгар вакыты җиткән, кияүгә чыгар вакыты узып барган һәм узып киткән кыз- кымызлар Хәбиргә килгән зур кайгы турында ишеттеләр дә һәркайсы үзлегеннән, ләкин һәркайсы бер: ни дәрәҗәдә бирелгәнлегебезне күрсәтү өчен җайлы сәгать җитте дигән шактый акыллы фикергә килделәр. Кил¬
деләр дә үзләренең сәнгатьләрен күрсәтә башладылар. Филармониядә эшләүче бер танышы Бибиҗамал апа янында утыру өчен кеше ялларга үгетли башлады һәм бу эшкә берничә кандидатура тәкъдим итте. Кон¬серваториядән берәү, Бибиҗамал апаның урынга яту сәбәбен ишеткәч, «Ә син, җүләркәем, әниеңне шундый хәлгә төшергән кызны кичердеңме?» дип, Хәбирнең Мәдинә белән араны өзмәвенә гаҗәпләнде. Әгәр Хәбир аның үзенә игътибар итсә, әнисе мондый борчулардан азат булыр иде кебегрәк кинаяләр ясап, Хәбирнең йөрәген яулап алу өчен тәҗрибәләр үткәрүгә кереште. Радиода эшләүче бер кыз, үзенең танышлары күп¬лектән, өендә һәм эшендә телефон булудан уңышлы файдаланып, шәһәр¬нең иң зур медицина әһелләрен аякка бастырды, Бибиҗамал апаның диагнозы шөбһәсез булуга да карамастан, клиникага килеп: «Консилиум кирәк! Консилиум» дип тавышланып йөрде. Беркайда да эшләмәүче бер кыз әтисенең хезмәт урынын телгә алып, бу көннәрдә бик мәшгуль булса да, теләсә нинди даруны табачагын, кыскасы, Хәбир өчен җаны фида икәнлеген белдерде. Бичара Хәбир, шундый кайгыртучан танышларына моңа кадәр тиешле игътибар биреп җиткермәвен уйлап, үкенеп бетә ал¬мады.
Соңгы максатлары Хәбиргә кияүгә чыгу булган шушы психопатка- лар һәм невропаткалар, истеричкалар һәм климактернчкалар арасында, чын мәгънәсе белән кайгырып йөрүчеләре балерина Хәлимә Баязитова белән Мәдинә генә иде.
Беренче танышканда ук Хәбирне ошатып, аңа гашыйк булган Хәлимә Баязитова яраткан кешесенә килгән бәхетсезлекне үзенеке кебек кабул итте. Гел Бибиҗамал апаның хәлен сорашып, гел Хәбирне юатып тор¬ды. Ләкин шуннан артыгына аның аягы атламады. Хәбирнең башканы яратуын, үзенә насыйп яр түгеллеген белгәнгә, ул йөрәгендәге утны ба¬сарга, сүндерергә тырышты.
Мәдинәнең хәле исә тагын да мөшкелрәк иде. Медик буларак, аның, табигый, авыруның хәлен яхшылабрак беләсе, үзен күрәсе, дәвалаучы врачлары белән сөйләшәсе килде. Хәбир «Әнинең сиңа хәтере калган әле. Азрак сабыр ит», дигәч, уйга төште. «Ни белән хәтерен калдырдым икән ул карчыкның?» дип баш ватты.
Бибиҗамал апаның хәле чыннан да җитди иде. Дежур врач куйган диагноз расланды һәм аңа ике атна буена урыныннан кузгалмаска, бер генә дә артык хәрәкәт ясамаска боердылар.
Больницада яту вәсвәсәләнү өчен ифрат җайлы. Анда кеше үз өен¬дәге көндәлек мәшәкатьтән һәм ыгы-зыгыдан азат. Ул бер ялгызы. Ул тәүлекләр буе үзенең уйлары белән. Дөрес, Бибиҗамал апага күп уй¬ламаска, борчылмаска куштылар. Ләкин соң, ходаем, уйлар төннегенә чүпрәк тыгып кую мөмкинмени! Алар кешеләрдән бәйсез һәм, һавадагы болытлар кебек, өерләре белән киләләр дә күңел күген каплап алалар.
Бибиҗамал апа үзендә бик җитди йөрәк авыруы барлыгына ышан¬ган кебек булса да, туберкулез турында вәсвәсәләнүдән дә туктамады. Киресенчә, туберкулезнең аңа билгеле симптомнары клиникада ятканда тагын да калкыбрак чыкты. Ул тирләп, көне-төне манма су эчендә ятты. Ютәл һәм хәлсезлек артты, температурасы күтәрелде, һәм ул: «Үпкәм чирле икәнен миннән яшерәләр. Мине борчырга теләмиләр», дип уйлады. Хакыйкатьне әйтүләрен сорап врачларга, сестраларга, идән юучы сани¬таркаларга ялынды. Үзе теләгән җавапны ишетмәгәч, барысына да үп¬кәләде, хәтере калды.
Физик һәм рухи өшәнүе чигенә җиткән Хәбир салкын тидерде. Күре¬шергә кергән улының кых-кых йөткерүен ишеткәч, Бибиҗамал апада йөрәк пристубы башланды. Ә бераз исенә килеп, хәл алгач, ул:
— Бар, бүген үк врачка бар! Утка күрен. Синдә түберкүлүз! — дип, Хәбирне куып җибәрде.
Мәдинә язган порошокларның файдасы күренмәгәч, әнисенең сүзен тотып, Хәбир поликлиникага барды: Врач «Сулыш юллары катарры» дигән диагноз куйды һәм Хәбирнең үтенечен кабул итеп, рентгенга җи- бәрде.
Рентгенолог — заманында опера җырчысы булырга, Мими һәм Вио- леттаны җырларга хыялланган, ләкин баласына бишек җыры җырлар¬лык тавышы һәм «до»ны «ре»дән аерырлык сәләте булмау аркасында, бу хыялын тормышка ашыра алмый калган, аркылысы белән буе бер ча- марак булган ханым, пациентының композитор икәнлеген белгәч, үзенең музыкага булган мәхәббәте һәм һәвәслеге турында сөйләп алды да Хә¬бирне экран артына бастырды. Гайбәте кирәк түгел, ул аны игътибар белән карады. Тегеләйрәк борылыгыз, болайрак басыгыз, дип, Хәбирнең әле уң, әле сул терсәгеннән тарткалады. Аннары, аппаратының әллә кай¬сы җирен шалт-шылт иттереп, үз алдына: — Так... Биредә плотный очаг... — дип мыгырдады. Хәбир «очаг» дигән сүзнең мәгънәсенә төше¬неп өлгермәде, рентгенолог «Аус!» , дип кычкырды. Түшәмдә кызыл ут кабынды.
Хәбирнең коты очты. «Миндә туберкулез икән. «Аус» дигән сүз латин¬ча шуны аңлата булыр», — дип уйлады ул куркынып.
— Бетте. Киенегез, — диде врач әле һаман да экран артында басып торган Хәбиргә.
Хәбир врач янына килде:
— Яшермәгез, доктор. Миндә туберкулезмы?
— Ник алай уйлыйсыз?
— Болай гына. Үземне начар сизгәнгә.
Рентгенолог әллә чыннан да икеләнеп, әллә симпатиясе төшкән ком-позиторга кирәгеннән артык ошарга тырышып, Хәбирне кабат экран ар¬тына бастырды. Төшереп тә алыйк әле булмаса, дип, күкрәк читлеген пленкага төшерде, һәм, гадәттә җавап авыруның кулына бирелмичә, аны дәвалаучы врачка җибәрелсә дә, Хәбир өчен чыгарма ясарга булып, иртәгә килергә кушты.
Бибиҗамал апаның вәсвәсәсе Хәбиргә дә йокты. Ул: «Миндә очаг, миндә әллә нинди аус», — дип, төне буе йоклый алмады. Караңгылы- яктылыда торып, поликлиникага чапты. Врач Хәбирдә туберкулез тап¬мавын әйтте. Премьерага чакыру билеты җибәрүен сорап, ялына баш¬лады. Хәбир вәгъдә иткәч, тагын да юмартланып китте. Пленкаларны эшкәртә торган реактивларның сыйфаты начарлыктан зарланып, апте¬карьны сүгеп алды да:
— Өч-дүрт айдан тагын бер кат тикшерербез. Килегез, яме. Талонсыз кабул итәрмен. Аһ, нинди көнләшәм мин сездән! Театр! Сәнгать! Му¬зыка! Бу бит бөтенләй башка дөнья! Менә бу караңгы баз белән нинди чагыштыру булу мөмкин! Биредә утырганчы, үлүең артык!—дип Хә¬биргә мөлаем генә карап алды да күзләрен түшәмгә тәгәрәтте.
Салкын тию узды, ютәл басылды, ә шикләнү калды. Әлеге «очаг» һәм «аус» дигән сүзләр көн-төн Хәбирнең колагында шаулады. Бер мәлгә ул бу чиксез серле «аус» сүзенең мәгънәсен Мәдинәдән сорарга җыенды. Аннары үзенең авыруы хакында Мәдинәгә белдерми торырга булып, икенче бер врачтан сорарга дигән фикергә килде. Аннары: «Очаг дип әйтте ләбаса инде. Сорап йөрүнең нигә хаҗәте бар!» — дип бу фикерен¬нән дә сүтелде.
Театрдагы танышлары арасында һәр эштә компетенцияле, «аяклы энциклопедия» дип йөртелүче бер белдекле ханым бар иде. Хәбир үзенең хәлен шуның белән уртаклашты. Компетенцияле ханым, бер минут ки-чектермичә профессор Мазурга күренергә кирәк дигән тәкъдим ясады.
Ләкин профессор командировкада булганга, Хәбир аңа күренә алмыйча кайтты.
Беркөнне Хәбир моңа кадәр үзе янында күгәрчен кебек гөлдерәп йөрүче компетенцияле ханымның кул биреп исәнләшмәвенә игътибар итте. Икенче көнне бу хәл тагын кабатланды. Өченче көнне тагын. Алай гына да түгел, компетенцияле ханым мөмкин кадәр Хәбир янына килмәс¬кә, аның белән аралашмаска тырыша иде.
— Миңа якын килергә курка. Туберкулез иярер дип шикләнә,—дип уйлады Хәбир һәм, бу фикерен тикшереп карау өчен, компетенцияле ха¬ным янына барды да үзе башлап кул сузды. Компетенцияле ханым баш¬та югалып калды. Авызының бер почмагы белән генә елмаеп, Хәбиргс кул бирде. Аннары ашыга-ашыга читкә китте дә, Хәбиргә арты белән борылып, ридикюленнән кечкенә генә флакон чыгарды һәм ислемай бе¬лән кулын ышкыды.
— Кешеләр миннән җирәнәләр!—дип ачынды Хәбир.
ЕГЕРМЕ ӨЧЕНЧЕ БҮЛЕК
Фәһимәнең балачагы Уралда — бишьеллыклар чорында үсеп чыккан промышленность үзәкләренең берсендә үтте. Әтисе зур бер заводның баш инженеры булгач, ул нужаның ни икәнен белмичә, иркә һәм шат күңелле бала булып үсте. Дәрес өйрәнү өчен әлләии баш ватмаса да, уку аңа җиңел бирелде һәм ул ансат кына урта мәктәпне тәмамлады. Фәһимә башка иптәшләре кебек: «Кем булырга икән? Укырга кая ке¬рергә икән?» дип башын катырмады. Бу вакыт инде ул шул елларның иң соңгы модалары белән киенүче, тормышка һәм бәхеткә билгеле бер карашы булган кыз иде. Көндезләрен матур киенеп йөрү, төннәрен йом¬шак караватта йоклау — ике кешелек караватта, әлбәттә,— аны бә¬хетле итү өчен җитеп арткан иде. Ләкин әтисе Фәһимәнең врач булуын теләде һәм, татар кызы булганың өчен конкурстан җиңелрәк үтәрсең, дип, Казанга җибәрде. Имтиханнарга теләр-теләмәс кенә хәзерләнеп йөргән Фәһимәнең бәхете монда да йокламады. Ул институтка кабул ителде.
Кечкенәдән рус балалары арасында үскән, мәктәпне дә русча тәмам¬лаган Фәһимә, Казанга килгәндә, татарчаны шактый начар белә иде. Шуңа ул, әти-әнисенең яхшылап татарча өйрән дигән наказын истә то¬тып, үзенә дусларны татар кызлары арасыннан эзләде. Аз сүзле, тыйнак һәм акыллы Мәдинә үзе теләп Фәһимәгә ярдәм итәргә алынды. Озакла¬мый алар бөтен эч серләрен уртаклашучы чын дуслар ук булмасалар да, бик якын иптәшләр булып киттеләр.
Фәһимә төшеп калган кызлардан түгел иде. Хәбиргә булган мәхәб¬бәте аны саргайтып киптермәде, тагын да матурландыра гына төште. Ул үзенең кайгысын уен-көлкегә төрергә тырышты, шуклыктан һәм шаянлыктан зәвык эзләде. Ә күзләрендә шайтан уйнаучы кызларга егет¬ләр бик тиз игътибар итәләр һәм, еш кына, аларны шундый ук тизлек белән ташлап та китәләр. Фәһимә белән дә шулай булды. Дөрес, Хә¬бирдән соң башланган бер мавыгуы бик күңелсез тәмамлангач, ул бе¬раз боегып, канатын салындырып йөрде. Ләкин озак түгел. Фәһимә икен¬че берәү белән мавыга башлады. Аннары өченчесе табылды, һәм шулай көннәр үтте. Айлар һәм еллар узды. Фәһимәнең бу эшен сизенгән иптәш кызлары, шул исәптән Мәдинә дә, шаукымы безгә дә тимәсен дигән ке¬бек, аннан ераграк булырга тырыштылар. Ләкин Фәһимәнең моңа исе китмәде.
Егетләр белән йөрүнең тәмен сизгән кызларга дус кызларның кирәге юк.
Туберкулез белән авырыйм дип, тилереп йөргән көннәренең берсендә Хәбир Фәһимәне очратты. Фәһимә Хәбирнең сәламенә исе китмәгән кыяфәт белән генә җавап бирде дә, башын югары күтәреп, үз юлы белән китеп барды. Күңеленә килгән уйны үзе дә аңлап бетермәстән, Хәбир артына әйләнеп карады. Фәһимә дә аңа таба борылган булып чыкты. Бу эшләреннән уңайсызланып, икесе дә юлларын дәвам иттерделәр.
Фәһимәне очраткач кылт итеп күңеленә килгән уй Хәбирнең башын¬нан көне буе чыкмады. «Әгәр бу кыздан Мәдинә турында сорасаң? — дип уйлады Хәбир. — Ул бит дус кызының авырумы, түгелме икәнен белергә тиеш. «Аус»ның да нәрсәне аңлатуын беләдер».
Хәбирнең болай уйлавы коры кызыксынудан туган ваклык кына тү¬гел иде. Соңгы вакытта ул 'Мәдинә туберкулез белән авырый, бу турыда миңа әйтми генә дигән idee fixe белән яшәде. Моның өчен һәм үзенә дә авыру йоктырган өчен ул Мәдинәгә ачу сакламады. Киресенчә, ул аны кызганды, акларга тырышты. Шулай булуы мөмкин түгелмени: кеше үзенең берәр хәлен якынына әйтергә кыймый, менә иртәгә әйтермен, менә берсекөнгә сөйләрмен, дип йөри. Ә иртәгә килеп җиткәч, теле тиб¬рәнсә дә, тагын әйтә алмый. Тагын кичектерә. Шулай атналар һәм айлар уза, ә һәр үткән көн кыюлык түгел, тагын да зуррак кыюсызлык китерә. Ничаклы гомердән бирле менә-менә әйтәм дип йөргән сер турында сөй¬ләү, тел язу көч җитмәслек бер йөккә әверелә. Бәлки, Мәдинә дә шулай¬дыр. Шулай икән, әгәр ул чыннан да авыру икән, әйбәтләп дәвалау кирәк икән, курортына да җибәреп кайтару Хәбирнең бурычы түгелмени? Мә¬динәнең өендә андый мөмкинлекләре юк лабаса.
һәм Хәбир тәвәккәлләде. Ни уйласа да уйлар, дип Фәһимә янына китте.
Фәһимәләр бүлмәсенең ишеге төбенә килеп җиткәч, Хәбир туктап калды: бу’лмэдэн тирән хискә бирелеп башкарылган моңлы җыр ише¬телә иде:
В глуши на почве раскаленной Береза старая стоит;
В ее вершине обнаженной Зеленый лист не шелестит.
Далеко бурею суровой Ее листы разнесены... И нет для ней одежды новой И благодетельной весны...
Паузалары зәгыйфь гитара аккордлары белән тулыландырылган бу моңлы җырны Фәһимә җырлауга Хәбир бик тиз төшенде. Ләкин йөрәк¬нең иң нечкә, иң саф кыллары тибрәнүдән чыккан бу үзәк өзгеч җыр, җан тетрәткеч моң Хәбир әлегә кадәр белгән шук Фәһимәгә һич тә ятышмый иде. Хәбир, җырны бүләргә теләмичә, аптыраган да, сокланган да хәлдә, ишек төбендә торды. Җыр туктады, дөресрәге, бетәр-бетмәс өзелде һәм сулкылдап елауга охшаган өн белән алышынды. Аннары карават пружиналары тартылып шыгырдавы ишетелде, һәм бүлмәдә тынлык урнашты.
Хәбир керергә дә, кермәскә дә белмичә, коридорның аргы башыннан бер кат уратып әйләнде дә, әкрен генә ишек шакыды.
— Дааа!..
Бүлмәгә кергәч Хәбир тагын да аптырый төште. Фәһимә пөхтә итеп җыелган караватына йөзтүбән капланган. Көдрә чәчләре тузып, мендәр өстенә таралган. Аяк очында гитара аунап ята.
— Ах, простите, пожалуйста!—диде Фәһимә кабаланып.—Бер генә секундка тегеләйгә борылып торыгызчы!
— Гафу итегез... Мин чыгып торам...
— Юк, юк!—дип кычкырды Фәһимә ашыгып һәм чәчләрен рәтли- рәтли Хәбирнең алдына килеп басты. — Чыкмагыз. Исәнмесез!
Хәбирнең күзенә Фәһимәнең ачык изүеннән шактый күренеп торган күкрәкләре чалынып китте. Ул уңайсызланып читкә борылды. Өстәлдәге рюмкаларны, бөкесе ачылган портвейн шешәсен күргәч, яңадан ишеккә рорылды.
i — Гафу итегез. Мин китәм...
» — Ә мин үпкәлим! —диде Фәһимә һәм җавап та көтмичә, Хәбирнең
:пальто төймәләрен ычкындыра башлады. Хәбир әллә нинди бер көч тәэсиренә буйсынып, карышмады. Чишенеп, ишеген Фәһимә ачып торган җием шкафына пальтосын, кашнесын һәм эшләпәсен элде.
— Мин сезгә комачауламадыммы?
— Что вы! Даже наоборот, — диде Фәһимә якты чырай белән. Ан¬нары кинәт «сии»гә күчеп, Хәбирнең иңбашына төртте. — Утыр! Дели¬катничать итәргә яратмыйм. «Син» дип сөйләшергә ярыймы?
— Әлбәттә.
— Бүген минем туган көнем. Килүче булса дип, портвейн алып куй¬ган идем, — диде Фәһимә өстәлгә күрсәтеп. — Берәү дә килмәде. Ника¬кому черту я не нужна. Үч иткәндәй, Тамара да эшкә китте. Ул бит эш¬ләп укый.
— Килерләр әле бәлки.
— Хәзерме? Сәгать тугыз тула. Хәзер инде мин аларны килсәләр дә кертмим. — Фәһимә шаярып сөйләшмәвен күрсәтергә теләгәндәй, шартлатып ишекне бикләде.—Менә! Көткән вакытта килмәделәр. Инде йөрмәсеннәр. Вообще, ужасно скучно! Я уже немножко выпила. Думала веселее будет. Хорошо, что пришел. Мы сейчас с тобой выпьем.
— Мин эчмим. Минем эчә торган гадәтем юк.
— Минем дә юк... Карале, нинди матур рюмка! Это мне Тамарка ку¬пила. В честь дня рождения, — диде Фәһимә уеп-уеп эшләнгән нәфис рюмканы Хәбирнең борын төбендә әйләндергәләп. Аннары ике рюмкага портвейн тутырды.
— Брудершафт эчәбез.
— Юк, мин эчмим. Мин бирегә бер йомыш белән килгән идем...
— Соңыннан. Соңыннан, яме? Ә хәзер эчәбез. Боже мой, ялындыр¬магыз инде — вино гына ич ул! Тотыгыз! — һәм ирексезли-ирексезли Хәбиргә рюмка тоттырды. — Брудершафт, хорошо?
— Хорошо, — диде Хәбир, бөтенләй икенче нәрсә турында уйлап.
Фәһимә чек иттереп Хәбир белән чәкештерде дә хәйләкәр елмаеп, күзләренә карады.
— И по всем правилам!
Хәбир сискәнеп китте. Аракысын түгә-түгә рюмканы кире куйды:
— һа, коты очты! — дип чыркылдап көлеп җибәрде Фәһимә һәм Хәбиргә яңадан рюмка тоттырды.— Әллә ышандыңмы? Әллә чыннан да үбешер дип белдеңме? Кара син аны, үбешер иде бугай.
Хәбир уңайсызланудан һәм оялудан торган саен югала барды. Ан¬нары килешсез генә елмаеп Фәһимә белән чәкеште. Эчәм, дип авызына рюмкасын китергәч, Фәһимә яңадан әйтте:
— Чыннан да, давай брудершафт эчәбез!
«Нишләмәк була соң бу кыз?» дип уйлады Хәбир, берни дә аңла¬мыйча.
Фәһимә: «Киттем!» диде дә, кашын-күзен җыерып, рюмкасын буша¬тып та куйды. Аннары: «Монысы сиңа закуска» дип, Хәбиргә шоколад конфет сузды, аның эчәргә җыенмавын күргәч: «Алла, бу композитор халкы бигрәк кызык инде. Минем бер таныш композиторым бар иде. Миңа килгәч, бер рюмка кызыл аракыдан исерде дә, бишенче кат бас¬кычыннан егылып, аягын ранить итте...» диде. Фәһимә шаркылдап көлеп, яңадан кыстый башлады. Ниһаять, Хәбирнең түземе бетте. Рюмканы алды да, залп белән эчеп җибәрде. Эчкәч аракының кызыл түгеллегенә, бәлки нәрсә беләндер кызартылган спирт кебегрәк эчемлек булуына
6. „с. Ә.“ № 5.
төшенде. «Фу!» диде ул борынын җыерып һәм «Вот молодец! Вот ичма¬са үскән икән!» дип үртәп торучы Фәһимәнең кулындагы конфетны авызы белән үрелеп капты да чәйни башлады. Алдына ук килеп баскай Фәһимә күзләрен уйнатып:
— Ну! — диде.
— Нәрсә — ну?
— Без бит брудершафт эчтек!
һәм, Хәбир аны-моны уйлап өлгергәнче, чәп иттереп авызыннан үпте дә, чыркылдый-чыркылдый, өстәлнең икенче ягына чыгып утырды. Кулы белән болгап:
— Утыр! Утыр! — диде.
Хәбир Фәһимәгә күз салды. Аның йөзендә әле генә булган шуклык һәм шаянлык инде беткән, күзләрен әллә нинди уйчанлык каплаган иде. «Ни булган бу кызга!» дип уйлады ул һәм Мәдинә турында сүз баш¬ларга базмыйча, карават өстендәге гитарага игътибар итте:
— Сез уйныйсызмы?
— Да, эч пошканда, — диде Фәһимә һәм җәһәт кенә гитараны сөйрәп алды да, күкрәгенә кысып, берничә аккорд чиртте. — Нәрсә уйныйм?
— Уйнагыз... нәрсә булса да...
Фәһимә башын аз гына күтәреп һәм бора төшеп, кинәт җитдиләнеп калган күзләрен бер почмакка текәде дә, өзек-өзек аккордлардан тор¬ган аккомпонементка кушылып, җыр башлады:
Я вам не нравлюсь... Вы любили Лишь дружбу, не любовь мою;
Мои надежды вы сгубили, И все-таки я вас люблю!
Когда же после, как-нибудь, Поймете вы мои мученья, И незаметно в вашу грудь Проникнет капля сожаленья — Ведь будет поздно...
Фәһимәнең гаҗәп саф һәм шактый шома яңгыраучы бәләкәй генә меццо-сопраносы, хискә бирелеп, әсәрләнеп җырлавы Хәбирне сихерлә¬де. Ул хәтта үзе күп мәртәбәләр ишеткән бу романсның авторын да тиз генә хәтерли алмады. Аннары хәтерләде, ләкин башкаручының соңгы сүзләрне алыштырып, үзгә мәгънә биреп җырлавын сизмәде.
— Нәрсәгә соң әле мин сентиментальничать итәм?!—диде Фәһимә кинәт туктап һәм кылларын чирткәләп, гитарасын көйләргә кереште.
— Сездә талант бар икән ләбаса!—диде Хәбир соклануын яшерә алмыйча. — Тавышыгыз искиткеч шома яңгырый.
Фәһимәнең йөзенә исе китмәүне аңлаткан елмаю чыкты:
— Вокал түгәрәгенә йөргән идем мин, җүләр чакта. Хәер, җүләр чак¬та түгел, акыллы чакта, — диде ул. Аннары бер генә мизгел уйчанла¬нып торды да җитез һәм темпераментлы испан көе уйнап җибәрде:
Кудрявая девчонка, Ничтожная девчонка, Забудь печаль, не рыдай! Раз уж ты решила Предаться любви — Люби без оглядки И до конца погибай!..
һәм кинәт гитарасын шалтыратып өстәлгә ташлады да, куллары бе¬лән битен томалап, караватка капланды. Хәбир, куркып, урыныннан кү¬тәрелде. Үкси-үкси елаган Фәһимә янына килеп, иңбашыннан тотты:
— Ни булды, Фәһимә? Нәрсәгә елыйсыз?
— Ах, Хәбир! Ах, Хәбир!!
һәм Фәһимә баш очына иелгән Хәбирнең муеныннан кочаклап алды.
— Җибәрегез!—диде Хәбир тәмам югалып.— Сез нишлисез? Акы-лыгыздамы сез?
— Ах, Хәбир! Как я люблю тебя! Как я люблю тебя!..
Хәбир үзен чытырдатып кыскан Фәһимәнең үбәргә сузылган ирен¬нәреннән качып, башын бер уңга, бер сулга борды. Кызның эссе ирен¬нәре аның яңакларына һәм муеннарына тиделәр.
— Как я люблю тебя! —дип пышылдады Фәһимә һәм оялудан юга¬лып калган Хәбирне иркәли-иркәли, битеннән, иягеннән һәм муеныннан үпте. Ә саф һәм тәҗрибәсез Хәбир аның саен оялды, аның саен югала барды...
ЕГЕРМЕ ДҮРТЕНЧЕ БҮЛЕК
Кешедә гомере буе ике көч көрәшеп яши: акыл һәм дәрт. Әгәр дәрт өскә чыкса, җиңсә, соңыннан акыл үкенә башлый, киләчәкнең бәла- казасы, зыян-зәүрәте турында кисәтеп, туктарга, алга бармаска үгетли. Ләкин кеше акыл сүзен тыңлап, дәртне йөгәнләүгә, дәрт:
— Ә мин нишлим? Мин сүниммени? Үлиммени? — дип зарланырга тотына.
Акыл бик күп төрле эшчәнлек белән мәшгуль. Ә дәртнең шөгыле бер генә: җай чыккан саен үзе теләгәнне алу. Ул акылның үзе турында оны¬туын сагалап кына тора да, утлы телләре белән ялый-ялый, кешенең колагына пышылдый башлый:
— Мин сине бәхетле итәм. Мине тыңласаң, рәхәткә тиенерсең.
Ә соңыннан шул берничә минутлык рәхәт өчен, шул фани бәхет өчен акыл күпме җәфа чигә!
...Фәһимә яныннан ничек чыгып китүен Хәбир яхшылап хәтерләмәде. Тик шунысы ачык иде: ул үзен борчыган нәрсә турында Фәһимә белән сөйләшә алмаса да, кешегә бары тик бер генә мәртәбә бирелә торган нәрсәсен — сафлыгын югалтты.
Өенә кайтып җиткәч, Хәбир эчтән бикләнде дә, ярым-ярты чишенеп караватка капланды. Берсеннән-берсе авыр, берсеннән-берсе интектер- геч уйлар, өерләре-өерләре белән килеп, күңелен, алып ташлап булмас¬лык, авыр бер таш булып, бастылар. Ул шушы, акылын миңгерәүләтүче, йөрәген тыйлыктыручы уйлардан аз гына булса да котылып, онытылып торырга теләп, күзләрен йомды, ләкин йокы килмәде. Инде ничек ул Мәдинәгә күренер? Ничек итеп, ни йөзе белән аның күзләренә карар?
Мәдинә саф, Мәдинә намуслы, Мәдинә туры. Ә ул — пычрак, намус¬сыз һәм оятсыз хыянәтче. Ул аны, ни гомердән бирле яратып йөргән сөекле Мәдинәсен, ятка алмаштырды. Нинди вөҗдансызлык, нинди тү¬бәнлек бу! Мәңге гафу итмәслек, акыл гафу итсә дә, йөрәк кичермәслек, гомер буе йөрәктә каты төер булып калачак, Мәдинә урынында булса, Хәбир үзе дә кичермәслек, мәңге бәхилләмәслек хыянәт бит бу!
Шушы уйлардан, шушы уйлар тудырган ояттан, шушы оят китергән вөҗдан газабыннан Хәбирнең үзеи-үзе күрәсе килми башлады. Нишләр¬гә? Тагын да зуррак оятсызлыкка барып, үзенең хыянәте турында дәшми калыргамы? Мәдинә янына барып, аяк астындагы туфракны үбә-үбә, гафу сораргамы? Әгәр моны эшләрлек көч Хәбирдә табылса, Мәдинә аны кичерерме? Биттәге пычракны юып бетерергә мөмкин. Ә күңелдәге пычракны, йөрәктәге газапны ничек бетереп була?
(Ахыры киләсе санда)