Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИЯТ ТОРМЫШЫ ЯҢАЛЫКЛАРЫ

Б. И. ЛЕНИН КӨННӘРЕ В. II. Ленинның тууына 90 ел тулу көнен Татарстан язучылары союзы киң рәвештә билгеләп үтте. В. И. Ленинның хезмәтләрен өйрәнүгә багышланган теоретик конференцияләр үткәрелде. Язучылар эчтәлекле докладлар хәзерләделәр һәм сөйләделәр. Конференциядә докладлар буенча фикер алышуда язучылар актив катнашты. Шагыйрьләр В. И. Ленинга багышланган яңа шигырьләр, җырлар иҗат иттеләр. Ул әсәрләр өлкә һәм үзәк матбугат битләрендә басылды. Язучылар В. И. Ленин турында публицистик мәкаләләр яздылар. 12 апрельдә язучылар һәм журналистлар белән очрашуда РСФСРның атказанган артисты Василий Жарков Ленинга багышланган әдәбимузыхаль композициясе белән таныштырды. 13 апрельдә язучыларның Габдулла Тукай исемендәге клубында В. И. Ленинга багышланган зур кичә үткәрелде. 1917 елдан КПСС члены. Советларның II съездында катнашкан карт большевик Николай Игнатьевич Печников Петрсград- та Октябрь революциясе көннәре, В. И. Ленин белән очрашуы турындагы истәлекләрен сөйләде. Кичәнең икенче бүлегендә С. Хәким, Н. Дәүли, 3. Нури, Ә. Давыдов, Р. Гәрәй бөек юлбашчыга багышланган шигырьләрен укыдылар. 20 апрельдә Казан мәктәпләре укучылары Г. Тукай исемендәге клубка Ленин кичәсенә җыелдылар. РСФСРныц халык артисты Габдулла Шамуков «Мылтыклы кеше» спектаклендә В. И. Ленин ролен башкарырга ничек хәзерләнүе турында сөйләде. Шагыйрьләр В. И. Ленинга багышланган шигырьләрен укыдылар. 21 апрельдә язучыларның Габдулла Тукай исемендәге клубында язучыларның, журналистларның һәм нәшрият хезмәткәрләренең В. И. Ленинның тууына 90 ел тулуга багышланган тантаналы җыелышы булды. Казан дәүләт университеты доценты Ш. Мөхәммәдьяров «Ленинизм коммунизм өчен көрәш байрагы» дигән темага доклад сөйләде. БӘЙРӘМНЕ КАРШЫЛАП — Татарстан язучылары коллективы һәм язучылар оешмасы республикабызның кырык еллыгы юбилеена ничек хәзерләнәләр һәм бәйрәмне нинди яңа иҗат эшләре белән каршылыйлар? Язучының бәйрәмгә бүләге — ул укучыга бүләк ителәчәк яңа китап. Шундый бүләкләрнең берсе — Мирсәй Әмирнең «Саф күңел» романы. Китап нәшриятта якын арада басылып чыгачак. Шул ук авторның «Хөррият» исемле пьесасы Татар дәүләт академия театрында юбилей спектакле итеп хәзерләнде һәм апрель аенда куела башлады. Пьеса журналыбызның 6 нчы санында тулысынча урнаштырыла. Габдрахман Әпсәләмов Бухенвальд геройларына багышланган «Мәңгелек кеше» исемле романын тәмамлады. Гариф Гобәй «Ләйсән яңгыр» исемле яңа повестын язып бетерде. Гомәр Бәширов, Ибраһим Гази. Шәйхи Маннур, Гариф Ахунов, Рафаил Төхфәтуллин, Тихон Журавлев иптәшләр яңа роман һәм повестьлар өстендә эшлиләр. Габдрахман Минский тиңсез батырлык эшләгән совет солдаты Әсгат Җиһан- шин һәм аның дуслары турында әсәр яза. Нәшрият бәйрәмгә Ф. Хөсни, Ә. Еники. А. Шамов, Я. Винецкий, Г. Галиев хикәяләре җыентыкларын, Муса Җәлилнең сайланма әсәрләрен, берничә яңа шигырь һәм поэма җыентыгы, тугандаш әдәбиятлардан тәрҗемәләр чыгара. Культура университетларында, әдәби лекторийларда, колхоз-совхоз һәм предприятие клубларында укучылар белән зур 157 очрашулар, татар әдәбияты турында сөйләшүләр дәвам итә. Мәскәүдә әдәби кичәләр һәм тугандаш Башкортстанда татар әдәбияты атналыгы үткәрү күздә тотыла. Бүгенге көн темасына хикәяләр турында башкорт язучылары белән берлектә Уфада иҗади дискуссия үткәреләчәк. «Правда», «Советская Россия» һәм башка үзәк газеталар, тугандаш республика матбугаты өчен Татарстан язучылары әсәрләреннән махсус әдәби битләр хәзерләнә. Татарстан матбугаты, радио һәм телевидениесе, үзәк газеталар һәм журналлар өчен язучылар күп кенә публи- нистиктәнкыйть мәкаләләре язалар. Нәшрият һәм музей коллективлары белән берлектә китап күргәзмәсе һәм татар әдәбиятына багышланган махсус күргәзмә хәзерләнә. ХАЛЫК ИҖАТЫ КИЧӘСЕ Бик күңелле, матур истәлекләр калдырган кичә булды ул. Татар халык иҗатына багышланган мондый кичә киң күләмдә, нык хәзерлек белән Казанда беренче тапкыр үткәрелде дисәк тә ялгыш булмас. 23 мартта Г. Камал исемендәге Ленин орденлы Татар дәүләт академия театры халык белән тулды. СССР Фәннәр Академиясенең Казан филиалы, Язучылар союзы, Композиторлар союзы һәм республиканың Халык иҗаты йорты оештырган бу кичә социалистик тормыш шартларында татар халык иҗатының чәчәк атуын тагын бер ьгәртәбә күрсәтте. Татар халык иҗаты турында кереш сүзне филология фәннәре кандидаты Хәмит Ярми сөйләде. Аннары татар халык иҗаты турында композиторлар, артистлар, язучыларның чыгышы булды. Кичәнең икенче бүлегендә республиканың үзешчән түгәрәкләре көчләре, халык талантлары татар халык җырларын, биюләрен, көйләрен башкардылар. Театр фойесында татар халык иҗатына багышланган зур күргәзмә оештырылды. ЯЗУЧЫЛАР СОЮЗЫНЫҢ ЯҢА ЧЛЕННАРЫ Татарстан язучылары союзы идарәсенең апрельдә үткәрелгән утырышында яшь шагыйрь Рәшит Гәрәй һәм прозаик А. Н. Булгаков иҗатлары турында фикер алышу үткәрелде. Идарә Рәшит Гәрәй һәм А. Н. Булгаковны бертавыштан Язучылар союзы членлыгына кабул итте. КОТБЫЙНЫҢ «ХӨСРӘҮ ВӘ ШИРИН» ПОЭЛ1АСЫНЫҢ ПОЛЬШАДАГЫ БАСМАСЫ Парижның Милли китапханәсендә, сирәк кулъязмалар фондында XIV гасыр шагыйре Котбыйның «Хөсрәү вә Ширин» поэмасының Бәркә тарафыннан күчерелгән нөсхәсе саклана. Талантлы шагыйрь тарафыннан язылган бу поэма — борынгы татар әдәбияты һәйкәлләренең берсе. Польша галиме күренекле ориенталист А. Заянчковский озак вакытлар «Хөсрәү вә Ширин» поэмасын җентекләп өйрәнгән. Бу олы хезмәтнең нәтиҗәсе буларак, 1958 елда Польша Фәннәр Академиясенең Көнчыгышны өйрәнү институтында А. Заянч- ковскийның Котбыйның поэмасы турында дүрт томлык хезмәте басылып чыкты. Беренче томда (238 бит) кулъязманың фотокүчерелмәсе, икенче томда (304 бит) — кулъязманың латинча транскрипциясе, өченче томда — поэманың сүзлеге, дүртенче томда — поэмага аңлатмалар һәм кулъязмадагы борынгы язу сәнгатен күрсәткән үрнәкләр урнаштырылган. ИҖАТ СЕКЦИЯЛӘРЕНДӘ 7 апрельдә шагыйрьләр секциясенең отчетсайлау утырышы булып үтте. Секциянең еллык эше турында секция җитәкчесе Әхмәт Исхак сөйләде. Фикер алышуда Сибгат Хәким, Зыя Мансур, Афзал Шамов, Шәрәф Мөдәррис, Зәки Нури, Зәет Мәҗитов катнашты. Секциянең яңа бюросына Гали Хуҗиев (председатель), Сибгат Хәким, Әхмәт Исхак, Зыя Мансур, Рәшит Гәрәй сайланды. Тәнкыйтьчеләр секциясенең 8 апрельдә үткән чираттагы утырышы оештыру мәсьәләләренә багышланды. Секция җитәкчесе И. Нуруллин тәнкыйтьне җанландыру, газетажурналларда Татарстанның 40 еллыгына багышланган мәкаләләр белән катнашу, тәнкыйть мәкаләләре җыентыгы чыгару, секциянең киләчәк эш планы турында сөйләде. Фикер алышуда Г. Каш- шаф, X. Хәйри, X. Хисмәтуллнн, X. Мө- хәммәтов, А. Сайганов, С. Сабиров кат 158 нашты. Утырышта секциянең эш планы расланды, тәнкыйтьчеләр аерым секцияләргә беркетелде, тәнкыйть мәкаләләре җыентыгының эчтәлеге билгеләнде. ӘДӘБИ ЛЕКТОРИИ Татарстан дәүләт филармониясе Татарстанның 40 еллык бәйрәме уңае белән язучылар иҗатына багышланган әдәби лекторий оештырды. М. Әмир, И. Гази иҗатлары турындагы әдәби кичәләр январь, февраль айларында булып үткән иде. Март аенда үткәрелгән әдәби лекторий кичәләре Сибгат Хәким иҗатына багышланды. Әдәби-музыкаль кичә 17 мартта Казан дәүләт университетында, 25 мартта Дер- бышка поселогындагы Культура сараенда, 31 мартта Казандагы Урицкий исемендәге клубта булып үтте. Сибгат Хәким иҗаты турындагы кереш сүзне Зәки Нури сөйләде. Ф. Насретдинов шагыйрь сүзләренә язылган «Мари кызы Улина», «Бу кырлар, бу үзәннәрдә», «Казакъ дусларга», Г. Гафиятуллина «Таң атканда», «Фазыл чишмәсе», «Күңелдә, күңелдә...», И. Шакиров «Юксыну», «Тынычлык солдатлары», «Сакчылар сәламе», •Башка берни дә кирәкми» исемле җырларны башкарды. «Күңелдә, күнелдә», <Башка берни дә кирәкми» исемле яңа җырлар беренче тапкыр башкарылды. А. Арсланов. Р. Җиһаншина, Ф. Кульбарп- сов шагыйрьнең соңгы елларда язган шигырьләрен укыдылар. Ахырда Сибгат Хәким үзенең берничә яңа шигырен сөйләде. 20 апрельдә Дербышка поселогындагы Культура сараена әдәбият сөючеләр җыйналды. Бу көнне монда язучы Фатих Хөсни иҗатына багышланган әдәби кичә үткәрелде. Кичә филология фәннәре кандидаты Нил Юзиевнең Фатих Хөсни иҗаты турындагы кереш сүзе белән ачылды. Әдәби бүлектә язучының әсәрләре башкарылды. Артист Ф. Шәрәфиев язучының «Полковник кызы», И. Батманов «Шул малай» исемле хикәяләрен, Г. Хөсәенов «йөзек кашы» повестеннан, Р. Әхмерова «Ж,әяүле кеше сукмагы» романыннан өзекләр укыдылар. Татар дәүләт академия театры артистлары Г. Булатова, Ф. Халитов, Г. Надрюков башкаруында Ф. Хөснинең «Юллар һәм еллар» исемле пьесасыннан өзек күрсәтелде. Шушы ук эчтәлектәге әдәби кичо 3 майда Казан дәүләт университетының Актовый залында үткәрелде. ЯЗУЧЫЛАРНЫҢ Г. ТУКАЙ ИСЕМЕНДӘГЕ КЛУБЫНДА 16 мартта язучыларның Габдулла Тукай исемендәге клубында рус драматургы Д. А. Щеглов белән очрашу булып үтте. Щеглов бүгенге совет драматургиясе мәсьәләләре, драматургларның бурычлары турында сөйләде. 25 мартта бор шигырь кичәсе үткәрелде. Кичәгә килгән һәр шагыйрь үзенең соңгы вакытларда язган бер шигырен укыды. С. Баттал, X. Туфан, К. Жаманаклы, Ә. Давыдов һ. б. — барлыгы унтугыз шагыйрьнең унтугыз шигыре тыңланды. Кичәнең икенче бүлегендә .Мордовия АССРдан килгән һәвәскәр җырчы Абдулла Кротов борынгы татар халык җырларын һәм бәетләрен башкарды. Залдагы халык Горький исемендәге клуб каршындагы үзешчән түгәрәк членнарының концертын яратып карады. 30 мартта клубта рус әдәбияты кичәсе үткәрелде. К. Лебедев, Я. Винецкий, Г. Паушкин һ. б. яңа әсәрләрен укыдылар, укучыларның сорауларына җаваплар бирделәр. 1 апрельдә көндез язучылар һәм журналистлар СССР Фәннәр Академиясе Казан Филиалы президиумы председателе урынбасары профессор Л. М. Мирополь- скнй белән очраштылар. Миропольский Филиал галимнәренең нинди фәнни проблемалар өстендә эшләүләре турында сөйләде. Шул ук көнне кич клубта мәхәббәт һәм дуслык турында әдәби кичә үткәрелде. Кичәнең беренче бүлегендә Ә. Давыдов, М. Хөсәен, Р. Гәрәй һәм башкалар үзләренең мәхәббәт һәм дуслык турындагы яна шигырьләрен укыдылар. Казанның социалистик шәһәрчек клубы каршындагы үзешчән түгәрәк көче белән концерт күрсәтелде. ОЧРАШУЛАР, ӘДӘБИ КОНФЕРЕНЦИЯЛӘР Татарстанның 40 еллыгы алдыннан язучылар республикабызның колхоз-совхозларында, завод-фабрикаларында ешрак булып, укучылар белән ешрак очраша башладылар. Март аенда гына, мәсәлән, 60 очрашу үткәрелде. Апрельдә дә очрашулар аз булмады. 3. Нури, Т. Журавлев, Г. Паушкин Алабуга шәһәрендәге һәм Мамадыш районындагы Культура университетларында чыгыш ясадылар. «Казаньстрой» трестының клубында Г. Әпсәләмов, С. Хәким, А. Салмин төзүчеләр белән очраштылар. Сукырлар клубында А. Шамовнын «Рәүфә» повесты, А. Салмннның «Иделдә давыл» исемле романы буенча укучылар конференциясе үткәрелде. Конференциядә А. Шамов һәм А. Салмин да катнаштылар. Г. Әпсәләмов һәм М. Садри М. Горький исемендәге әдәбият музеенда укучылар белән очраштылар. Укытучылар йортында язучыларның санлаучылар белән очрашулары да күңелле үтте. X. Туфан, М. Садри, Ә. Юныс, Н. Гайсин, С. Шакир яңа шигырьләрен укыдылар. Раифа балалар колониясендә Г. Паушкинның үз иҗаты белән таныштыруы балалар күңелендә тирән эз калдырды. № 9 завод клубында С. Баттал эшчеләр белән очрашты, үзенең шигырьләрен укыды. Ф. Хөсни Казан дәүләт университеты каршындагы әдәби-иҗат түгәрәге членнары белән очрашуда әдәби осталык мәсьәләләре турында сөйләде. Казан финанс-экономика институтының зур залы Казан вузлары студентлары белән тулды. Алар биредә Г. Әпсәләмов, С. Хәким, М. Садри, Ә. Давыдов белән очраштылар. Идел буе районы укытучылары 16 апрельдә Укытучылар йортына әдәбиятка багышланган кичәгә җыелдылар. Ш. Шәм- сетдинова татар әдәбияты турында кереш сүз сөйләде. Тамара Ян Ленин һәм Казан турындагы яңа шигырьләрен укыды. А. Гумеров «Совет әдәбияты» журналының 1960 елгы эш планы, анда нинди яңа әсәрләр басылуы белән таныштырды. М. Әмирнең «Совет әдәбияты» журналында басылган «Саф күңел» романын укучылар җылы каршыладылар. Бу роман буенча күп кенә урыннарда укучылар конференциясе үткәрелә. Әтнә районында, Казанның Жиркомбинат клубында һәм Уруссу поселогындагы нефтьчеләр клубында үткәрелгән укучылар конференциясенә автор үзе дә катнашты. Казан дәүләт педагогия институтында Нәкый Исәнбәт иҗатына багышланган зур әдәби кичә үткәрелде. БАЛАЛАРДА КУНАКТА Мәктәп укучылары язучыларны аеруча яратып каршылыйлар. Язучылар — алар- ның яраткан кунаклары. Язгы каникул көннәрендә язучыларның мәктәпләргә «сәяхәтләре» тагын да ешайды. ! 3. Мансур, И. Юзеев, А. Әхмәт һ. б. Казандагы балаларның әдәби лекторийларында үзләренең балалар өчен язган әсәрләрен укыдылар. Филармония оештырган әдәби лекторий кичәсенең берсе Гариф Гобәй иҗатына багышланды. С. Хәким, Ә. Давыдов, М. Садри 15 апрельдә Казанның 126 нчы урта мәктәп укучылары белән очраштылар. 3 нче мәктәп пионерлары белән очрашуда С. Хәким пионерларга «Ленин фәрманы белән» поэмасын ничек язуы турында сөйләде. Каникул көннәрендә Г. Тукай исемендәге язучылар клубына Казан мәктәпләрендәге укучылар җыйналды. Алар Г. Ху- җиев, Г. Бакиров, Г. Шамуков, 3. Нури, М. Садри, М. Хөсәен һ. б. шигырьләр укуларын яратып тыңладылар. С. Баттал Казанның пионерлар сараенда пионерлар белән очрашты, үзенең шигырьләрен укыды. X. Туфан, Ә. Давыдов Казанның 15 нче мәктәп укучыларында кунакта булдылар. 1 нче мәктәптә Г. Паушкинныц чик сакчылары турындагы хикәяләре буенча фикер алышу булып үтте. Укучылар конференциясендә автор үзе дә катнашты. Казанның 89 нчы мәктәбендә Хәсән Туфан, Иллар Юзеев белән очрашу кичәсе булып үтте. Г. Бакиров, Ә. Юныс Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск, Баулы мәктәпләрендәге укучылар белән очраштылар, «Ялкын» журналы турында сөйләделәр, үзләренең иҗатлары белән таныштырдылар. Казанның 91 нче мәктәбендә Г. Әпсәләмов, И. Гази, Ф. Хөсни белән очрашу укучыларда матур тәэсир калдырды. 3. Нури Мамадышның 2 нче мәктәп укучылары белән очрашты. Дөбъяз районының Культура йортында А. Әхмәт белән очрашу кичәсе үткәрелде. Кичә язучының иҗатына кыскача күзәтү белән башланды. Аннан соң А. Әхмәт язучыларның нинди әсәрләр өстендә эшләүләре белән таныштырды, үзенең яңа әсәрләрен укыды, балаларны кызыксындырган күп кенә сорауларга җаваплар бирде.