Логотип Казан Утлары
Публицистика

Чәнечкеле еллар үтә килгәндә

Беренче буржуаз демократик революция (1905—1907 ел­лар) татарның төрле катлау (разночинец) яшьләре тор­мышында борылыш еллары булды. Мәдрәсәдә укыла тор­ган дәресләрдән канәгать булмаган шәкертләр, мәдрәсәне ташлап чы­гып. хосусый рәвештә русча укырга керештеләр. Атасы рөхсәтеннән тыш мәдрәсә ташлап, «урыс сабагы» укып йөрүчеләр, бер Казанда гына түгел, зур мәдрәсәләре булган башка шәһәрләрдә дә шактый күләм алды.

Мин биредә бары Казанны күз алдында тотып язам. Бу хәрәкәт аталар белән балалар арасында көрәш төсен алды. Бу чор яшьләре әдәбиятта да чагылмый калмады. Әдипләребездән Фатих Әмирханның «Яшьләр» пьесасында, Г. Ибраһимовның «Безнең көинәр»е романында гәүдәләнделәр.

Аталар баласын, борыннан килгән гадәт буенча, һаман шул указ­лы мулла, зур хәлфә, яисә бай хезмәтендә абруй казанган кеше итеп күрәсе килде1. Балалар исә—заманасы кушкан юлдан китәргә омтыл­дылар.

Рус теле укып йөрүче шәкертләргә рус студентлары белән арала­шырга туры килде. Чөнки, хосусый дәрес бирүчеләр студентның ярлы катлавы, болар исә аның революцион өлеше була торган иде. Бу төрле аралашу шәкерт дөньясына уңай йогынты ясады дип әйтә алабыз. Бил­геле булганча, шәкертлек дөньясында (мәдрәсәдә калган өлешенең ал­дынгылары арасында да) русның оппозицион һәм революцион әдәбия­ты белән таныш яшьләр баш калкытты. Татар яшьләре арасында де­мократик идеяләр таралуга юл ачылды.

Шәкерт дөньясының шушы хәрәкәте нәтиҗәсендә замаиасынын ал­дынгы мәдрәсәләрендә, беренче буларак Бубый, аннан соң Оренбург­ның «Хөсәения», Уфаның «Галия» һәм башкаларында рус теле дәрес­ләре кертергә мәҗбүр булдылар. Моны —шәкерт дөньясында рус те­лен өйрәнүгә мәхәббәт димичә, прогрессив бер күренеш иде димичә, пи дим?

Сүз җае чыккач, 1871 елны ачылган Казан татар учительләр шко-

  1. Тарихы буенча байбәтчәгә кыз биреп гомерендә уңмаган татар байлары арасын­да, күзе төшкән һәм «булырдай» шәкертне кызына кияү, үзенә ышанычлы ярдәмче итеп алу ул елларда гомуми бер төскә кергән иде.

 

ласыи телгә алмый ничек үтәсең. Демократик яшьләр сафына шактый күп кеше биреп килгән мәктәп бу. Патша хөкүмәте бу школаны, пат­ша идарәсенә итагатьле җирле кадр җитештерүне күздә тотып ача. Атак­лы миссионер профессор И. И. Ильминский, баш министр Победонос­цевка язган хатында бу мәктәпне ачуга каршы булганлыгын һәм:

— Монда укыган татар балалары, рус телен бала укытырлык дә­рәҗәдә үзләштерү нәтиҗәсендә, барысыннан элек, русның опопози- цион һәм революцион әдәбияты белән танышачак, — дигән шик бел­дерә.

Бәхеткә, Ильминскийның шиге дөрескә чыкты. Учительләр мәктә­беннән укып чыкканнарның күбесе полиция күзәтүе астында, «кара исемлек»тә торып эшләп килделәр. Татар халкының танылган уллары Хөсәен Ямашев, Гафур Коләхметов һ. б. шушы мәктәпнең шәкерте иде­ләр.

Әиә шул демократик идеяләр белән сугарыла башлаган яшьләрнең тормыш рәвеше, көн кичерешләре ничек иде дигән сорау килми кал­мый. Күбесенең язмышы яр якасында иде димәсәң, башка сүз белән аңлатып булмас кебек.

Үзәк фигуралардан кайберсенең тормыш рәвешенә аерым тукталыр­быз. Калганнары да шулай яшәде дип әйтеп булмый. Ул чакта Казанда татар әдәбияты, матбугаты, сәнгате өлкәсендә танылган яшьләрдән үзе­нең шәхси тормышын «ярыйсы» дип әйтерлек чамада корып җибәргән берәүне атап күрсәтә алмыйм. Андыйлар күренмәде. Күпчелек аена 2—3 сум, ары китсә 5 сум түләп бер почмак яки бүлмә биләп торды. Мондый бүлмәләр шәһәрнең Дегтярный, Горшечный, Кошачий, Соба­чий һ. б. шуның ише «чибәр» исемле тыкрыкларда йорт биләүче ярлы мещан семьяларда бирелә иде.

Айлап бирелә торган бүлмәләрнең барысының килеш-килбәте бер төсле. Берсенең икенчесеннән артыгы-киме юк. Бер аршинга салып үл­чәгән диярсең. Тактадан корыштырган кечкенә бүлмә. Яртылаш сукыр бер тәрәзә, ул да күрше йортның сукыр стенасына карый. Бүлмәгә көн дә карамый, кояш та елмаймый. Ярканат булсаң мәгәр дөньям түгәрәк­ләнде, дияр идең. Әнә шул ярым караңгы, шыксыз бүлмәдә берсеннән- берсе өтек җиһаз. Җиһаз түгел, хәсрәт. Үзе озын, үзе тар карават, һич шик юк ки, бу төр солдат караваты лейбгвардия полкының иң буй­лы капралына үлчәп эшләнгән булгандыр. Бүлмәнең яртысын биләп то­ра. Кимендә сыңар аягы сынык бер өстәл, стенага терәлмичә тормый. Утырмас борын сыкрый торган урындык. Җиделе асма лампа. Барысы, булганы шул.

Хәтергә уелып кереп калганы бүлмә иясе хуҗа хатыннар. Әй, ул хуҗа хатыннар! Кайберсен өндә түгел, төштә күрсәң имәнеп китәрсең. Җитешсез тормыш, фатирчылар белән кырылыш аның характерын каешландырып, телен чарландырып бетергән. Кирәксә, алчак та була белә. Алчаклыгы күңел уйнатырлык булган кебек, ачуы да яман. Күр­мәгәнгә күрсәтмәсең, берүк. Бүлмә өчен тиешле акчаны алдан түләп бара алсаң, ул әле ал да гөл, ай да кояш. Түләү кичексә, «кояш көлми дә, елмаймый да». Болыт астына керә. Алчак караш бетә. Сүрән көн­нәр җитә. Кайтсаң ишек кактыра, шактый озак көттерә. Кергәндә мы­гырдап, чыкканда лыгырдап кала. Мондый чакта идән себерелми, само­вар килми. Бойкот астында утырасың. Тиз арада түләр рәтең күренмә- сә, законы үзендә. Күзе төшкән әйбереңне «заклад» итеп алып кала да, үзеңне җилтерәтеп өреп чыгара. «Хуш» дип әйтергә бирми, әйбереңне тышка ыргыта.

Задатка бирерлек акчаң булса, икенче бер семьяга шундый ук поч­макка кереп урнашасың инде. «Почмак бирелә» дигән язу Собачий урамнарда тәрәзә саен.

Бүлмә иясенең бөтенесе шундый иде дип әйтәсем килми. Дөнья бер­вакытта да чибәр күңелле, әйбәт кешеләрсез булмый. Кеше җанлы, хәлгә керүчән апалар да очрый иде.

Вакытында түли алмау усал нияттән килеп тумый ул. Хезмәткә ур­нашканы. эшләгән хакын сорап алыр өчен, байның кәефле чагын көтеп йөри. Үзенең хезмәтчесе белән сөйләшкәндә бай абзыйлар беркайчан кәефле булмыйлар.

  • Алырсың. Байдагысы югалмас. Бар, эшеңдә бул, дип кырт кисә. Кайда барасың? Кемгә әйтәсең? Аның сүзе сүз, әйткәне хөкем.

Укып йөргәне өеннән хат көтә, җылы хәбәр һәм акча көтә. 4ндый чакта көне—ай, ае— ел булып тоела шикелле. Дүрт күз белән көткән хат-хәбәр килә. Хат аша күптин күп сәлам килә вә дәхи сәлам килә. Дога яки шуның киресе бәддога килә, үгет-нәсихәт килә. Тик, зарыгып көткән тәңкәләр килми. Кайбер хатта: «Акча җибәрә алмадык, мәгъ- зур Ч Мәдрәсәгә кире кайтып, дамелла хәзрәтнең хәер догасын алсаң, күз күрер, —ди мулла әти. Берсе яза: «Ятканда һәм торганда, чыккан­да һәм кергәндә «Әза вакыйга» сүрәсен укы, инша алла, мохтаҗ бул­массың», — ди.

Ярлы крестьян семьясыннан булган шәкертнең, ичмасам, бу яктан җаны тыныч. Ул өеннән ярдәм дә сорамый, акча да көтми. Андыйлар:

  • Байлык бер айлык, фәкыйрьлек, саклап тотсаң, гомергә җитә! ди торганнар иде. Ул үзенә генә ышана. Хат алса да: «...инде, балам, хәлне беләсең. Укырлык юнәтә алмасаң, кайтсаң да ярар. Без дә кар­тайдык инде...» кебек язмышка буйсынган әрнеткеч сүзләр генә килә. Бу сүзләр ярлы шәкертне тагын алга этәрә. «Омтыл!» — ди.

Шундый чагында шәкерт, корыда калган чабактай, бәрелә дә сугы­ла. Хезмәт итеп булса да, укуын дәвам иттермәкче. Ләкин бит хезмәтне, урынны әзерләп куймаганнар. Аны эзләргә, табарга кирәк әле. Тапсаң, бай абзый «менә сиңа эш, фәләнчә түләрмен», — дими. «Эшләп кара, соңыннан күз күрер», — ди. Аның күзе күргәнче, синең җаның үкчәңә төшә.

Утын яру, кар көрәү, йөк ташу ише физик эш табылса, шәкерт ап­тырамас иде. Күпчелеге эшләп үскән авыл малае ич. Ул чакларда эшен­нән битәр эш эзләп йөрүчесе күбрәк иде шул.

Язу эшенә сәләте булганы, очын-очка ялгап булмасмы дип газета һәм журналларга языша. Газета-журналлардаи гонорар, әллә ни там- маса да, тамчылый иде шунда. Ләкин бик көттереп, зарыктырып там­чылый. Кайберәүләр тәрҗемә эшенә керешә. Бусы да ышанычлы хез­мәт түгел. Язмышы бозга язылган эш. Берәүләре, дөньяның чыгырын каян тотып, ничек әйләндерергә белмәгәч, шигырь чыгырын әйләнде­рергә керешә. Ничек кенә булмасын, язу һәм тәрҗемә итү белән генә эш бетми. Язганыңны бастырыр өчен нашир табарга кирәк. Әдәбият һәм матбугат дөньясында әле танылып җитмәгән язучы яки тәрҗемә­че гадәттә беренче башлап Бәрадәран Кәримовлар нәшриятына бара. Беренче тәҗрибәләр, башлангыч иҗатлар шушы нәшрият басмасында тарала иде. Чөнки, бу нәшрият талымсыз, язган өчен акча түләүне белми, бушка килгәнне хуш күрә торган нәшрият иде.

Нәшрият башында торган Шәрифҗан Кәримов, кулъязманы алгач, эчтәлегенә күз салмый. Күңел булсын өчен ачып та карамый. Башта оригиналны уч төбенә салып, авырлыгын чамалый. Бер-ике басма та­бактан артмастай булса:

  • Ярый. Әйберең товарлыклы булса, буш арада басып ташларбыз. Хуш?

Әсәрнең «товарлыклы» булып-булмавы нәшриятның баш корректо­ры Шакирҗан Хәмиди укыгач билгеле була инде.

1 Мәгъзур — гаеп итмә мәгънәсендә.

Автор яки тәрҗемәче кыяр-кыймас, каләм хакы (гонорар) турында сүз кузгатса:

  • Инде, әфәндем, каләм хакы дип ваклашып тормабыз. Китап сез­нең исемнән чыга, шөһрәте сезгә, әйе, шөһрәте сезгә. Калганы зарар^ мы, файдамы—безгә. Хуш!

Хезмәте өчен гонорар алып тормышын әз генә булса да рәтләп җи­бәрү турында сагышлап йөргән «әфәнде»нең, бу сүзне ишеткәч күз алды караңгыланып китә. Тукның күзе тәтидә булса да, ачның күзе ипидә инде.

  • Әнә, бар, дәртең почмаклансын, китабың басылып чыккач, биш- ун данәсен үзеңә бушлай бирербез. Хәерле каза булсын. Хуш!

Шул рәвешчә сансыз, вакчыл алыш-биреш иткәннән соң, әгәр ки­тап «товарлыклы» дип табылса, күләменә-ниенә карамастан, кайчакны тулаем 5—10 сум күләмендә гонорар да түләп куя.

Язучылар арасында тәүге адымын шушы нәшриятка юнәлтеп, бә­хет сынап карамаганы аз калгандыр.

Шәкертнең нәрсәсе бар? Көймә комга терәлгән чагында, сатарлык әйбере дә булмый ичмасам. Икесенә бер бөтен чалбар, бер ятакка сы­еп торган Җандуслар да очрый иде.

  • Карале, бу китаптан файдаландыңмы?
  • Файдаландым.

— Монда язганның һәммәсе башыңдамы?

  • Башымда.
  • Шулай булгач, сатыйк бу китапны. Әйдә, киттек букинистка[1].

Китапны, торган бәясенең өчтән бер өлешенә аткаргач, ипи белән шикәрлек акча була. Ипи күшәп, тәм өчен кымтып-кымтып кына ши­кәр капкалап, кайнар су эчкән чагында, көннең үзәгендә торган зур мәсьәлә өстендә кайнар бәхәс тә күтәрелсә, самоварның суы беткәне тоелмый да. Кайтадан карын ачканчы ачлык хәсрәте дә җуела.

Студентлар белән якыннан аралашып киткән шәкерт тормышның шундый эскәнҗәсенә эләккән чагында бик үк тук булмаса да, ач кал­мый. Хәерчелек бердәмлеге ярдәмгә килә. Үз ише ярлы студент, укыту­чысы белән бергә, студентлар ашханәсенә йөри. Акча түләп ашарлык рәтең булмаса, әнә, ипи белән куас өстәлдә. Ура алганчы ур! Андый чакта сиңа берәүнең дә исе китми. Мондагыларның башыннан үткән хәл ул. Ашханә ябылыр алдыннан артып калган шулпаны түләүсез өләшкән чаклар да була.

Кесәдә 510 тиене булган чакта берәү дә ипи урып, куас бүсеп, яисә калган ашны көтеп утырмый, һәркемнең кеше рәтеннән ашыйсы, эчәсе килә ич. Шәкерт дигәч тә, «ярлы тәкәббер»лек сыйфаты аңарда аллага шөкер.

Сөйләгәннең һәммәсе яңага таба, ул чактагы сүз белән әйтсәк, «Европа мәдәнияте»нә таба аяк атлаган шәкерт дөньясы өчен, шуның күпчелеге өчен типик хәл иде.

Мәдрәсә яшьләренең алдынгы катлавы эченнән заманасының билге­ле кешеләре күтәрелеп чыкты. Талант ияләре әдип һәм шагыйрь булып танылды. Берәүләре гыйльми эшче, танылган укытучы, журналист бул­ды. Кайсылары сәхнә дөньясында дан казанды. Шактый өлеше эк­стерн имтихан биреп, учитель (рус теле укытучысы) буларак халык эченә китте. Хөкүмәт мәктәпләренә кереп укуын дәвам иттерүчеләр дә булды.

Әнә шулай итеп, беренче буржуаз демократик революция дулкыны белән мәйданга яшь көчләр, яңа эчтәлекләр килде.

Боларның барысы да тарихыбызда татар демократик яшьләре сүзе астында гәүдәләнеп киләләр.

J ’ i

ШАГЫЙРЬНЕҢ «АПАРТАМЕНТЫ»

Тукайның иҗади эшчәнлеге турында яза торалар. Мин исә аның үзе һәм тормышы, тормышының соңгы өлеше турында сөйләмәкче бу­лам. Инде күп еллар кичте, күп сулар акты, күргән һәм ишеткәннең кайбер детальләре хәтердән җуелгандыр. Шуңар күрә күңел дәфтәрен­дә ачык, әйе, ачык калган чаклысы белән чикләндем. Чөнки, тарихи шәхесләр, бөек кешеләр турында сөйләгәндә, уең төзек, сүзең үлчәүле булганы яхшы дигән төшенчә шулай куша.

Шагыйрьне күреп белүем 1911 —1913 елларга туры килә. Ләкин, бу күреп белү шагыйрь белән утырдаш, аңар якын торган кешенең күреп белүе түгел, бәлки, заманында яктыга, яңалыкка күз аткан, алга таба омтылган яшь бер егетнең, шул хәрәкәт башында торган өлкән кеше­ләргә теләктәшлек күрсәтеп йөргән чагында күңеленә урнашып калган канвалар гына. Шулай булгач, истәлегем урын-урын фотосурәткә ох­шап калса, гаҗәп түгел.

Әйткәнем елларда күргәнем Тукай, 1905—1907 еллар революциясе давылы белән күтәрелеп—

Җиктереп пар ат, Казанга туп-туры киттем карап.

— дип җилкенгән, ашкынган, дәртле Тукай түгел, бәлки:

Заман кичте, сулар акты, хәзер юк инде ул ялкын...

—дигән чагы иде. Умырзая чәчкәсе төсле кыска гомерендә күпне күргән, күпне кичергән, авырудан йончыган Тукай иде ул.

Бер караганда уйчан, гамьле, бер караганда күзендә саркастик чат­кы уйнаган Тукай иде ул. Тирән уйга талган чагында, аның акыл сир- пеп торган күз карашы, вакыт-вакыт бер ноктага текәлеп туктап кала. Шундый минутларда ул онытыламы иде, әллә иҗат итә идеме, билге­ләве читен. Табигать аңа, ничек дип әйтим, бөек рәссам Рафаэльме, әллә юкса Микель Анджело рәсемнәреннән күчереп алынган төсле матур профильле антик борын һәм киң маңгай бүләк иткән. Киң маңгай ул — акыл билгесе, диләр. Көчле характер, авыр сабырлылык акыл. ияләре­нә хас гүзәл сыйфатлар инде. Шагыйрьне төрле чолганышта очратырга туры килде. Әмма мин аның үтә кабынып китеп иләмсез чыгыш ясага­нын, я булмаса каушап калган чагын очратмадым. Рухи барометры ти­гезлекне саклаучан иде дисәм дөрес билгеләү булыр.

1912 елны шагыйрь, Троицкидан кымыздан кайткач, «Амур»1 моса­фирханәсенең икенче катында 9 нчы бүлмәдә торды[2] [3].

Шагыйрьнең «апартаменты» буйга җиде, иңе биш адым булыр бер бүлмәдән тора, ишек алдына караган ике тәрәзә. Анда күңелгә азык, күрер күзгә ял булырдай нәрсә күренми, бары тире-яры, йон-ябага складлары. Нафталинга манчылган һава. Бүлмәдә рәхәтлек дигән нәрсә тоелмый. Ишектән кергәч тә фанер ширма. Аның артында карават, юынгыч, кием элгеч. Шуннан калган мәйдан «кунак бүлмәсе». Түрдә комод, зур түгел көзге. Түгәрәк өстәл, венский диван, ике-өч урындык. Комод өстендә, тәрәзә алдында китап, газета, журнал, кәгазь өеме. Ан­да сыймаганы архивта. Архив исә идәндә—почмакта.

Шагыйрь бер үк өстәлдә ашый, эчә һәм яза. Иҗат өчен уңайлы шартлар турында ул чагында сүз булдымы икән? Әлбәттә, юк;

Шагыйрьнең билгеле эш сәгатьләре бар иде дип әйтә алмыйм. Көн тәртибе кәефенә бәйле иде. Кайчакны ул, бигрәк тә 1912 елның көзен­дә, явым-чәчемле көннәрне авырсынып ята. Кышның үтә салкын миз­

 

гелендә җылыга туймый. Андый чакта ашны-чәйне бүлмәсенә алдыра. Ятакта килеш укый, яза. Мөсафирханә тынгач, төнге тынлыктан файдаланып эшли иде. Төннең икенче ярымында да бүлмәсендә ут сүн­ми. Кайчакны ул, хезмәттән тыш төнге сәгатьләрдә, звонок шалтырата, чәй сорый. Төнен буфет эшләмәсә дә, кухняда кайнар чәй өзелми. Кая­дыр (буш бүлмәләрнең берсенә) кереп йоклаган дежур официантны эз­ләп тормастан, шагыйрьгә чәй кертергә туры килгәләде Шагыйрьне яисә язып утырган, я бүлмә буенча йөреп торган хәлендә очратасың. Уена баткан чагында кергән-чыкканда эше юк. Буш чагында сүз кушып куя. Ләкин, ул аз сүзле иде.

Кәефе әйбәт чагында һавага чыга. Гомеренең соңгы көзендә йөреше- торышы авырайса да көне килгән чагында һавага чыгарга тырышты. Ләкин, шагыйрьгә Печән базарының тузан, тире исе белән аралаш һа­васы түгел, «Амур»ның куй мае, пәрәмәч исле һавасы түгел, үзе әйт­кәнчә «ак күмәч белән ашарлык саф һава», дала һавасы, курорт һава­сы кирәк иде. Кымыз кирәк иде. Җан тынычлыгы кирәк иде. Мопың өчен акча кирәк иде...

Акча кайда?                                                            •»

Шагыйрьгә тиешлесе китап наширлары кулында. Шагыйрьдән ала­чагы булган нашир булмаса да бирәчәксез нашир булды микән? Тукай­ның бер генә тапкыр булсын уч тутырып гонорар алганын кем күргән, кем әйтер. Ваклап-төякЛәп биш-ун сумлап алып килгәне билгеле. Ул даимән акчасыз торды, рәтсез яшәде. Кесәсе мөмкинлек биргән бердән­бер даруы аспирин иде. Бу арзанлы .дару аның өстәленнән өзелмәде. Янында да йөртә иде. Ул аны капмый, ашый иде шикелле. Иптәшләрен­нән берсе (журналист 3. Нуркин):

  • Әйләнәсең-тулганасың да аспирин кабасың, файдасы тияме соң? дигәч:
  • Ничек дип әйтим, Заһит, дару дигәнең щетка кебек, тазарта да туздыра... дип көлә.

Шагыйрьнең җырлап юанган чагын да ишетергә туры килде. Бусы да хәстә күңелне күтәрү өчен бер дару — җан азыгы булгандыр. Юга­рыда әйткәнемчә, ул кышын җылыга туймый. Шундый чакларда сал­кыннан чымырдаган арканы эссе мичкә терәп тору рәхәтенә ни җитәр! Пар батареясы белән җылытыла торган «Амур»да арка терәрлек мич берәү генә, ул да булса юына торган бүлмәдә, һава алыштыру өчен ягыла. Көндезен анда кеше булмый. Кайчак шагыйрьне шунда, мичкә сөялеп торган хәлдә очратасың.

  • Башкорт баласы, ди торган иде ул миңа, гәрчә Уфа ягы, Урал буе типтәре булсам да. «Ашказар»ны җырла әле.

Шагыйрь үзе дә җырга кушыла. Тик —

Бар иде ялгыз калып, җырлап юанган чакларым, Ярты җырда инде күкрәкне тотам да йөткерәм!..

дигән чагы иде шул...

йөргән чагында да, ялгыз минутларда, иҗат итә иде шикелле. Та­нышлары дәшеп узганда сискәнеп, уянып китә иде кебек. Беркөнне Московский (хәзерге Киров) урамы белән Усиягә таба китеп барган Тукайга журналист И. Күли очрый.

  • Тукай, кая киттең? ди.

Сискәнеп калган Тукай:

  • Кайтып барам.
  • 97

    Кайтырга, «Амур» тегендә ич. [4] [5] [6] [7]

 

— ӘЙ...Й... Чыннан да. Уемда бер әйбер яза идем. Үтеп киткәнмен алайса,— дип Тукай кире кайта.

Үз кешеләрдән (әдәбият, матбугат, сәхнә өлкәсендәге иптәшләрен­нән) тыш булган утырыш, мәҗлесләрдән Тукай кача. Корама халыктан торган, уртак мәнфәгате булмагачтын уртак тел таба алмастаи телсез утырган, ясалма тәкәллефле мәҗлестә булырга яратмый. Әгәр, очрак­лы рәвештә, шундый мәҗлескә туры килеп калса, үзен чит бер чолга­нышта тоя. Тартынып утыра. Аның байлар, муллалар, ягъни «өлкәннәре мәҗлесенә йөрмәве гомумән билгеле. Аларның аш-су мәҗлесенә түгел, рәсми чакырылган утырышларына да катнашмый иде. Бәлкем, чакыр- маганнардыр дигән сорау килүе мөмкин. Чакырмыйлар түгел, чакыра­лар иде. Хәтеремдә, «Амур»ның чәйханә залында (мин эшләгән чорда) бер-ике тапкыр Казан мөселманнарының (татар түгел!) җыелышы үтте. Берсе Романовлар нәселенең 300 еллык тәхет бәйрәменә хәзерлек, мәсьәләсе иде шикелле. Аннан элек «Амур»ның ачылуы уңае белән до­га һәм аш-су мәҗлесе үткәрелде. Дәгъвәтнамә[8] җибәрелгән кешеләр арасында «Шагыйре мәшһүр Габдулла әфәнде Тукаев җәнапләре» бул­са да, өндәү кәгазе тапшырылса да, гәрчә ул мәҗлес шагыйрь торган «Амур»ның түбәнге катында барса да, Габдулла әфәнде ник төшсен дә, ник бер күз салсын.

Шагыйрь котлау мәҗлесенә бармаса да, үзенең котлау сүзен әйтми калмады:

— «Казанның бер хәрчәүнәче үзенең пәрәмәч сата торган номерла­рына «Амур» дип исем кушкан, вәхаләнки «Камыр» дип атау тиеш иде, аның да тараканлысы», — дип көлеп язды.

Шагыйрь «Болгар» белән «Амур»да торганда кайда гына юл тот­масын, аңар Печән базары мәйданын ерып үтмичә булмый. Аның эше төшкән нашир-көтепханәләр, редакцияләр барысы да шушы мәйданда. Базарда исә кайда барма, сәүдәгәр очратасың. Магазины алдында бае, бае тирәсендә иярченнәре өелешеп торалар. «Без беләбез» дәгъзасы саталар. Тукай алар янына туктамый. Үзләре башлап дәшсә, исәнләшеп уза. Күрмәмешкә салынсалар, шагыйрь ләм-яльтәфит (әйләнеп тә кара­мый) үтеп китә. Алар кәефенә яраклашу дигән нәрсә Тукайда юк. Бу инде аның һавалы яки тәрбиясе җитешмәүдән килеп туган хәл гүгел. Тукай ул кешеләрнең яшьләргә, шулай ук үзенә карата нинди карашта торганнарын бик яхшы белә. Ул заманда иҗат эше, бигрәк тә инде сәх­нә эше, базарның «акыллы башлары» карашында — «эше-ашы булма­ган» бәндәләргә хас түбән, хәлал булмаган «кәсеп» исәпләнә.

Шагыйрь ул халык белән уртак мәнфәгате бар дип санамый. Әнә шул бер-ике мисал аның яшьләр хәрәкәтенә, мәдәни культура юнәле­шенә каршы сафта торган катлауга мөнәсәбәттә бер вакытта да үзенең карашын үзгәртмәвен, ташлама ясамавын ачык күрсәтә.

Гомумән байларның, муллаларның агы белән дә, карасы белән дә алыш-биреш итмәде.

Сембер фабриканты Хәсән Акчурипның Самойкиндагы сукно фабри­касына (үз йортына) ял итәр өчен кунак итеп чакыруын кабул итмәгәне кебек, «Вакыт» газетасы наширларының шактый зур айлык тәкъдим итеп Оренбургка эшкә өндәүләрен дә кире кагуы факт. Чөнки ул һич­кемнән бәйсез яшәүне алда тотты.

Бәлкем, шагыйрь ябылып, кешеләрдән читтәрәк торырга яраткандыр?

Алай дип уйларга урын юк. Редакцияләрдә, көтепханәләрдә, «Шә­рык клубы»нда, үзенә якын торган яшьләр—иптәшләре җыелып калган урыннарда аны еш очратасың. Ләкин ул кайда гына булмасын, аз сүз­ле, күбрәк тыңлый. Төптә, шагыйрь, яшьләр даирәсендә үзен бик гади,, тыйнак тота. «Мин-минлек» дигән нәрсә аңарда юк.

 

Беренче тапкыр очраган белән тиз генә үзләшеп китми, башта кешене күзәтә, сыный, өйрәнә. Мактанчыклыкны (мактанчык кеше яртылаш ял­ганчы була), нормадан тыш сөйләнгәнне яратмый, үзендә андый сыйфат- « лар юк. Мактанчык кешене очрата калса, шагыйрьнең күзендә саркастик чаткы пәйда була. Белеп тор, ул кешенең кикриген кисмичә калмый.

Шагыйрь турында сүз чыкса:

—Тукай хатын-кыз катнашкан мәҗлестә булырга яратмаган икән,— диләр.

Хатын-кызны яратмаган дигән сүзнең нигезе юк. Хатын-кызга ти­рән ихтирам саклап язган шигырьләре мондый карашны дөресләмиләр. ■ Ни өчен хатын-кыз булган мәҗлескә катнашудан тартынган дип сорал- 1 са, бу сорауга каршы килеп булмый. Соң елларда саусызлыгы көчәйгәч, физик яктан бирешкәч, ютәле артканнан-арта баргач, нишләсен? Үзе- • нең хәстә хәлен кешедән, бигрәк тә хатын-кыз күзеннән ерак тотарга теләве, Тукай ише сизгер, нечкә хисле кешегә табигый хәл түгелме?

Шагыйрь кием-салым мәсьәләсендә таләпчән түгел, гадирәк киенеп йөрүне ярата төшә иде. Үзенә үлчәп тегелгән, сынына сыланып, ятып торган костюм кигәнен хәтерләмим. Кышын киез итек, тун кигәнен күрмәдем. Ак яка, манжет, крахмал сорочка кебекләр белән бөтенләй дус түгел. Даимән яратып кигәне утырма яки кайтарма якалы күлмәк, ишелгән ефәк билбау (шнур). Кайтарма якалы күлмәк кигән чагында галстук та тага иде. Бер мәлне (1911 елны) кышын-җәен зәңгәр кыр­пулы студент фуражкасы киеп йөрде. Столыпин реакциясе чорында зәңгәр кырпулы фуражка, Горький эшләпәсе, озын чәч, кызыл күлмәк полициянең нервысына тия торган атрибутлар иде.

Яшь чагында шагыйрь шук булган. Әдәп сызыгыннан чыкмаган мә­зәкләр эшләүдән тартынмаган. Үзен ирекле тоткан. «Гөнаһ» шигырендә:

Аз гына ннсан торырга уйласа хөр, шат булып, Әллә кайдан снн төшәсең, шатлыгына тап булып,— ди гөнаһ сүзенә каршы. 1908—1909 елларда, инде танылган шагыйрь булып җиткәч, эшләгән бер шуклыгы турында сөйлиләр...

Яз башы, җир-су кибә башлаган чак. Урам күрергә, һава суларга чыккан шагыйрь Печән базары якынында урамда ашык (бабка) бәреп уйнаган бала-чаганың уенын тамаша итеп тора. Яшьлек үзенекен эшли. Шагыйрь, пальтосын салып куя да, уенга керешә. Шартына китереп хәрәмләшеп уйный. Шулай да оттыра.

Танышлары:

• — Габдулла әфәнде, өлкәннәрдән яхшы түгел, күрүләре бар.—диләр.

— Я ходая, күрсәләр, ни булган...

— Күргәннең ихласы кайтуы бар, диләр.

— Кайтсын, андый ихласның булмаганы хәер, — ди, кул селти. Кү­ңеле булганчы уйный да: — Бала чакта ашык алырга бер тиенем бул­магач, уеннан мәхрүм кала идем. Шуның үчен алдым, — ди.

Шуңар охшаган бер мәзәкне «Ташаяк» ярминкәсендә дә кабатлый.

Шагыйрь ярминкәне тамаша итеп йөргәндә карусель янына туктый. Шау-гөр килеп әйләнгән бала-чага, яшь-иркенчәккә кул сәламе җибә­реп кала. Урыны белән карусель янында уйнаган хырылдавык гармун, ярык барабан тавышы да хуш килә. Яшьлек тагын үзенекен эшли...

Агач атның йөгерегенә менеп атланмасынмы шагыйрь!

— Габдулла әфәнде, килешми,— дисәләр дә:

— Бала чакта казага калганны үтим, — ди. Бер түгел, ике кат әй­ләнә.

РЕДАКЦИЯЛӘРДӘ

Революция алды елларында чыгып килгән татар газеталары өчен ур­так бер күренеш булганга, «Кояш» газетасы редакциясенә күз төшерик. 7*

 

Үзенең тоткан юлын: «Билгеле бер партия программасына иярми торган көндәлек прогрессив газета» дип язды ул. Күчереп әйтсәк, бур­жуаз-демократик юнәлештә чыгып килгән милли газета иде. 1912 елны чыга башлады.

Газетаның редакциясе «Амур»ның бер бүлмәсенә урнашты. Көн дә чыга торган газета идарәсенең бер бүлмәгә сыенып торуы гаҗәп гаҗә­бен. Ул чакларда утырып эшләргә урыны булмаган газета-журналлар да чыгып килгәнен исәпкә алсак, утырып эшләр бүлмәсе булганны, заманасына күрә нормаль хәл дибез инде. Беләсез, ул чакларда газе­та-журналлар хосусый наширләр кулында булып килде. Наширләр арасында байлары булганы кебек, ярлысы да юк түгел иде. һәр ике хәлдә, шулай ук һәр эштә коммерция күзлегеннән чыгып эш итү дигән бер үлчәве булганга:

— Әфәндем, кеременә күрә чыгымы, — ди торганнар иде.

Редакциянең эчке күренеше—китап шкафлары, бер очтан эшлән­гән мебель, кыйммәтле картиналар... турында сөйләп тормыйм. Тыныч булыгыз, андый җиһазның биредә берсе дә юк иде. Аннан-моннан гына җыелган өстәл һәм урындыклардан башка җиһаз күренми.

Бер өстәлдә газета, китап өеме. Бусын редакциянең архивы белән белешмәлек көтепханәсе дип белегез инде.

Стенада эленеп торган ике плакат, белмим нигәдер, хәтергә урна­шып калган. Күрәсең, күзнең дикъкатен үзенә тартырдай башка әйбер булмаган. Алай дисәң, бер географик карта да эленеп тора иде. Плакат­ның берсендә эре басма хәрефләр белән: «Тәмәкү чикмәк катгый мәм- нугдыр» 1 дигән кискен кисәтү торса да, редакциядә тәмәке тартмаган берәүне дә хәтерләмим. Төтенгә ысланып саргаеп беткән бу өндәүче плакат, җаны булса мәгәр, әллә кайчан бүлмәдән чыгып качкан булыр иде. Икенче плакатта коммерсантлар инҗиленнән күчерелгән аять: «Вакыт — акчадыр, гафил улма [9] [10] — качадыр», — ди. Чабуыңны төйнәп йөгер дигән сүз. Вакыт акча торса, эш өстендә узган һәр минуты саен түләнсә, баш күтәрмәстән язып утырган редакция кешеләре баеп бетәр инде дигән уй килә.

— Кассада бер илле тиен юкмы?—дип соранып йөрмәсләр иде кебек. Хәер, тиенләп акча өләшүне «Йолдыз», «Вакыт», «Кояш», «Тор­мыш» газеталарына, «Шура», «Аң», «Ялт-йолт», «Мәктәп» журналлары­на карата әйтеп булмый. Ләкин башка нәшерләрдә айлык түләү тәрти­бе сакланмый иде. Гонорар түләүгә килсәк, бусы инде редакцияләрнең берсендә дә агып тормады.

Шагыйрь Тукай да:

Мөхәррирләр язган өчен акча сорый...

дип «Фикер» газетасының кассасы коп-коры икәне турында язып үтте.

Мондый хәлнең ачык мисалын «Бәянелхак» газетасы идарәсендә та- барга була. Бу газетада эш хакын айлап түләү тәртибе бөтенләй юк иде. Язучылары, тәрҗемәчеләре һәм хәреф җыючылары да көнлекче буларак эшләп килделәр. Эшкә чыккан көне өчен көнлек акчасын ала да китә. Дөресен әйтергә кирәк, «Бәянелхак» ул — журналистика өлкә­сендә түбән баскычка төшкән кешеләр яисә эшсез калганнар, көнлекче язучылар эшли торган бер урынга әйләнеп калды. Шуның өчен бу газе­таның чыгуы да тәртипсез, эчтәлеге ярлы, басылышы шапшак булып килде Үзе тагын һаман дәвам итте дә итте. Тукталды инде дип торган­да, тагын килеп чыга торган иде тәбәррек[11]. Газетаның нашир һәм мө­
хәррирләреннән Әхмәтҗан белән Мөхәммәтҗан Сәйдәшләр булган энергияләрен күбрәк сәүдә игъланнары басу эшенә сарыф итеп килде­ләр. Газетаның кимендә өчтән бер өлеше игълан белән тулып чыга иде.

Мәсьәләгә кайтып төшик. «Кояш» газетасы редакциясе штатында Зәкәрия Садретдинов (редактор), Фатих Әмирхан (секретарь), Г. Тукай (әдәби эшче), Заһит Нуркин (хариҗи — тышкы хәбәрләр), Гыймад Нугайбик (дахили — эчке хәбәрләр) һәм шәһәр буенча бер хәбәрче. Булганы шул. Рәсми яктан редакторы Садретдинов булса да, фактта газетага тон биреп баручы Фатих Әмирхан булды. Баш редак­тор Садретдинов Гарәбстапда Бәйрүт көл*лиясендә (колледж) укып кайткан булса да, каләме очлы түгел идеме, атап әйтерлек берәр мәка­ләсен хәтерләмим. Ул чакта, ү'зе язышмый торган мөхәррирләр башка газета һәм журналларда да очрый иде. Чөнки, редакторлардан «Мәка­лә яза беләсеңме?» дип сораучы булмаган, полиция каршында абруена тап төшмәгән кеше булса, шул яраган. Шундый сәбәпләр аркасында каләмсез мөхәррирләр килеп чыккан.

Каләмсез мөхәррирләрдән берсе (билгеле кеше):

  • Мөхәррир булып эшләү бик мәшәкатьле, тынгысыз эш икән. Төн буе газета төрәсең, адрес ябыштырасың, күтәреп почтага ташыйсың, дип зарланган.

Матбугат дөньясында очрый иде шундый кешеләр, үзе гомере буенча газетада эшли, исеме газетаның укучыларына билгеле булмый кала. Белмим, бу бер тыйнаклыкмы, әллә «ул-бу булмагае» дигән җыйнак­лыкмы? Шундыйлар турында Г. Тукай:

  • «Мәсьүл вә баш мөхәррир гомере буе утырып, скәмия җылытып, бер урыннан кузгалмыйча кәсеп итүче заттыр», — дип көлде.

Зәкәрия Садретдинов үзе мәҗлесчән, ачык йөзле, кешеләргә хәерчән күңелле кеше. Аның мөхәррир булып утырудан башка гаебе юк иде шикелле. Редакциягә килгән-киткәнне:

  • Мәрхабә, әфәндем!дип каршылый һәм — Хәер, әфәндем! — дип озатып кала. Күзгә ташланган бер эше шул булды.

Башта газетаның наширы миллионер китапчы Шәрифҗан Кәримов иде. Беркөнне газета мәсьәләсе белән губернатор канцеляриясенә ча­кыргач:

— Хуш, моя газет «Кояш». Хуш, катурый статья нихоруш? — дип губернатор ишеге төбендә сакта торган унтерга мөрәҗәгать иткән, дип көләләр иде. Аннан соң ул газетаның булган җаваплылыгын кияве Садретдинов исеменә күчерде.

Газета эчке һәм тышкы хәбәрне башкалада чыга торган «Новое время», «Русское слово», «Речь», кебек буржуаз газеталардан күчерә^ Баку, Истамбул, Каһирә газеталарыннан файдалана иде.

Штатта торучыларга көнлек норма (материал) бирү 200—250 юл. Шуннан артканына юлына ике тиеннән гонорар исәпләнә. Читтән торып язучыларга кешесенә карап түләнә. Әллә ни билгеле кеше булмаса:

— Исме шәрифе ташка басылды, шөһрәте җитәр, — дип гонорар язмый нде наширлар.

Тукан редакциядә утырып эшләмәде һәм ул норма аның өчен мәҗ­бүри түгел иде. Бусы наширлар куйган тәртип булмыйча, редакция кол­лективының авыру шагыйрьгә карата мөнәсәбәтеннән туган ихтирам иде. Авыруы көчәю сәбәпле, шагыйрь газета эшенә якыннан катнаша алмады. Бер-ике фельетоны басылды. Шагыйрь үткән-сүткәндә редак­циягә кереп газеталар караштырып чыга иде.

Редакция бүлмәсенең тынып торган чагы булмады шикелле. Эш белән килүче, болай гына кереп чыгучы өзелми. Газетаның исәп-хиса­бын алып баручы Коләхметов (Гафур Коләхметовның энесе) дә шушы бүлмәдә эшләде. Газетага абуна (подписка), игълан җыючы агентлар,
сатар өчен газета алучы малай-шалай белән исәп-хисап та шушында үткәрелә. Шулай булгач, ничек тынып торсын.

Газетаның иртәгә чыгачак саны өчен тиешле материал басмаханәгә китеп беткәч, шушы ук бүлмә икенче бер төс ала — экспедиция булып әверелә. Газетаның экспедиторы X. Туляков үзенә ярдәмгә шәкертләр җыеп килә. Газетаның тиражын басмаханәдән күтәреп ташыйлар, әлеге «мөхәррир» әйткәнчә, төн буе төрәләр, адрес ябыштыралар, бәйли­ләр, почтага тапшыралар. Төнге эш иртәнге бишкәчә сузыла. Бу хезмәт өчен шәкерт башына унбиш-егерме тиен түләнә. Мондый эшкә «ап» итеп торучы күп була.

Иртәсен бүлмә яңадан редакция хәленә кайта. Шушы тәртип ул чагындагы редакцияләрнең һәммәсе өчен типик хәл. Көндәлек «Йол­дыз» газетасы да «Болгар» мосафирханәсенең ике бүлемле бер бүлмә­сендә яшәп килде. Редакция белән экспедиция шулай ук чиратлашып эшләделәр.

Үткен телләр: — «Иолдыз»га кергәч беренче булып күзгә ташлана бер кызыл фәс. Фәс астында түгәрәк йөзле бер баш. Бу баш: «Гаять тә болганчык сәясәт һәм фикер вә хәбәр диңгезендә бик зур осталык һәм саклык белән, гаять тә нечкә сәясәт йөртеп булса да, исән-сау йөзеп чыгу шәрәфенә ирештек», дип үз газетасында үзе турында, үзенең оста­лыгына исе китеп мәкалә язучы баш мөхәррир Һади Максуди башы»,— ди торганнар иде.

Заманасының күренекле журналистларыннан Галиәсгар Камал, Ибраһим Күл и, Гариф Латыйф шушы газетада дәвамлы эшләп килде­ләр.

Казанда чыккан журналлардан үзенә хас редакциясе булган жур­нал күренмәде. Әдәби «Аң» журналы редакциясе «Гасыр» китап мага­зинында. Билгеле инде, китап шүрлекләре, китап өемнәре арасында иҗади эш өчен җайлы урын була алмый. Журналның әдәби редакторы Галимҗан Ибраһимов үз квартирында эшләп килде. Журналның секре­таре Зәйнәп ханым Хәсәнова шулай ук квартирында эшли иде.

Көлке журналы «Ялт-йолт»ка килсәк, анда да шундый ук хәл. Анысының редакциясе «Юл» көтепханәсендә булса да, журналның фактик редакторы Г. Тукай үз бүлмәсендә утырып эшләде. Шиһап Әхмәровның «Мәктәп» журналы идарәсе «Сабах» китап магазинында, Якуп Хәлилинең «Сөембикә»се кибеттә утырды. Балалар өчен чыккан «Ак юл» журналы Рыбнорядский урамда (хәзерге Кольцо) Мазуров мосафирханәсендә редакторы Фәхрелислам Агиев торган бүлмәдә иде. «Хокук вә хәят», «Дин вә әдәп» журналларының редакцияләре редак­торлары өендә булып килде.

Календарьчы Шәрәфетдин Шәһидуллин чыгарган «Русия сәүдәсе» журналы, «Игъланәт» газеты, «Заман» календаре редакцияләрен шау аяк өсте йөреп торган күчмә редакция дип санап була. Шәһидуллин көн озын мәйданда әйләнә. Кермәгән төше, җитмәгән җире, күрмәгән кеше­се калмый. Подписка ала, игълан җыя, материал туплый. Яздыра, тәрҗемә иттерә, акчасын түләми, яисә алудан гайрәтең чиккәнче көтте­рә. Шулай булуга карамастан, үз нәшерләрен вакытында һәм күренекле техникада чыгарып килә алды бу кеше.

«ШӘРЫК КЛУБЬЬНДА

Менә бусы инде — мәйданның культура үзәкләреннән берсе — «Шә­рык» клубы.

— Шушымы?

— Шушы.

Билгеле, хәзерге күзлектән, культурабызның бүгенге югарылыгын­нан торып карасак, монда искитәрлек берни юк шикелле. Чөнки, бүген-
тесе көндә, шәһәр җирен әйтмим дә, театр сәнгате соравына җавап би­рердәй эшләнгән, җиһазланган клуб һәм культура йортларын авыллар­да да күп очратасың.

Әйе, хәзер шулай, элек — алай түгел иде шул. Хәзер... хәзерге күз­лектән карагач, «Шәрык клубы» үземә дә үтә нәни, үтә садә булып күренә. Моннан ярты гасыр элекке күзлекне кигәч, хәл үзгәрә төшә.

Беренче мәхәббәт, беренче тәэссөратлар кешенең күңелендә һәрва­кыт тирән эз сызып үтәләр.

Әйтегез, яз килүдән сагынычлы хәбәр китергән беренче Карлыгач­бикәне кайсыгыз ачык йөз белән каршыламаган?

Әйтегез, яз иртәсендә тын һаваны кисеп, кыйгаклый-кыйгаклый оч­кан кыр казлары төркемен, кайсыгыз, «Хуш киләсез!» дип сәлам биреп каршыламаган һәм озатып калмаган?

һәм, җәй иртәсендә, урман ягасында сайрашкан сандугачларның лирик сазын ишеткәч, кайсыгыз, яшәү дәрте белән янмаган да, кайсы­гыз, кәккүкнең зарлы моңы яңгыраган чакта, ул кунган тирәкне кочак­лап, озак-озак күкелдәвен теләп тормаган?

Ниһаять, вакыты белән күңелгә дәрт салган, кайчак моңлы сагышка талган чакларда, кайсыгызның күңел бакчасында матур, хәтер буразна­сы сызылмаган?

Моннан ярты гасыр элек, реакцион кара көчләр чолганышында яшә­гән чакта, һәрьяклап артта калган татар дөньясында беренче буларак оешкан «Шәрык клубы», аның сәхнәсеннән беренче булып яңгыраган халык моңы, халык җыры һәм музыкасы — ул чактагы тамашачы өчен беренче карлыгач, тәүге сандугач иде шул! Шуңа күрә ул культура почмагы, үзенең җитешкән һәм җитешмәгән яклары белән бергә, еракта калган көннәрнең күңелгә якын хатирәсе булып саклана.

Күз алдына китерегез, гади бер өч катлы торак йортның (Татар­стан урамында 8 нче йорт) икенче каты клубның тамаша залы итеп җайлаштырылган. Залда утырып һәм басып тору урыннарын барысын бергә исәпләгәндә, өч йөзгә якын тамашачы сыя иде инде. Тәбәнәк зал­да тәбәнәк сәхнә. Сәхнәдән кул сузымы ераклыкта тамашачы утыра. Алдагы сафта утырганның борын төбендә суфлер будкасы, суфлер тавышы.

Бу — революциядән элекке Казанның «Шәрык клубы».

Беренче катта клуб идарәсе, касса, кием салу урыны һ. б. Икенче катта сәхнә һәм тамаша залы. Клубта була торган кичәләр — спек­такль, концерт, лекция, чыршы бәйрәме, бию кичәләре шушы залда үтә.

Башында Габдулла Кариев торган «Сәйяр» драмтруппасының иҗат студиясе шушында булды. Кагылып-сугылып йөргән татар артисты өчен бу клуб туган бер йорт иде. Аларның кышкы сезоны шунда үтте. Атнага ике тапкыр спектакль биреп килделәр.

Заһидулла Яруллин җитәкчелегендә оешкан кыллы оркестр залның бер почмагына урнашкан. Татарның беренче оркестры уенын халык зур кызыксыну белән тыңлый. Заманасына күрә бу һәм зур яңалык иде.

Культура хәрәкәтебезнең һәр адымын алкышлап каршылаган Тукай: — «...яшьләр чыкты... Алар шушы онытылып яки һичкем тара­фыннан әһәмият бирелми башлаган милли моңнарыбызны терәлдерде­ләр... Әүвәлдә итальянский гармуннан башка уен коралы күрмәгән татарларга әллә нинди оркестрлар җыеп, әллә нинди чүмеч төсле ман­долиналардан милли көйләр уйный башладылар... Казандагы «Шәрык клубы»иа бу хезмәте өчен милләт исеменнән рәхмәт укымаска мөмкин түгелдер», — дип язды.

Беренче профессиональ җырчыларыбыздан Фәттах Латыйпов, Камил Мотыйгыйның Казанга килгән чагында биргән концертлары шунда үтте. «Сәйяр» артистлары һәм һәвәскәрләр катнашы белән
бирелгән концертларда программаның музыка өлешен Казан музыка мәктәбе укытучысы Козлов, (скрипка), ирекле музыкачы Гали Зайпин (пианино) башкара иделәр.

Латыйпов концертлары тыңлаучы тарафыннан аеруча жылы кар­шыланып килде. Латыйповның тавышы зур булмаса да, колакны тир­бәтә торган бәрхет тавыш, җанга ягымлы моң, башкару осталыгы һәм үзен сәхнәдә сүз тидергесез культуралы итеп тотуы белән тамашачыда матур истәлек калдырып килде.

Ьу җырчы кайда гына булмасын, аеруча сәхнәдә тыңлаучының эстетик тойгысын рәнҗетә торган чыгыш ясаудан саклана иде.

Латыйповның үзе һәм жыры күңелемә шулай уелып кереп калган.

«Сәйяр» артистлары һәм һәвәскәрләр катнашында үткән концерт­ларда бср-ике чыгыш ясаган бер жырчы турында әйтми кала алмыйм.

Заманында русның классик язучылары әсәрләреннән шактый санда тәржемәләр биргән. «Аң» журналында хикәяләре басылган язучы Сол­тан Рахманкуловны ишетеп беләсездер. Ул профессиональ җырчы түгел иде. Ләкин халыкның борынгы озын көйләрен башкаруда аның моңына таң калмаска мөмкин түгел. Шундый концертларның берсендә «Ашка- зар» белән «Әллүки»не башкарганы хәтеремдә. Тамашачы аны жылы каршылады дип кенә әйтү аз, аның йөрәктән чыккан аһәңе, иркен күкрәктән чыккан ягымлы тавышы тыңлаучыда тирән дулкынлану тудыра.

һай-й уймаккай кебек Сызылып ага-а —... Ашказаркай суның Агымы-ы...

Әйе, бу җыр, бу моң Ашказарның мәһабәт булып, урыны белән салмак, урыны белән уралып, уймакланып бөтерелеп агышын һәм баш­корт кызының тирән сагышын хәтерләтә.

  • һәй-й... дигән чагында, Ашказарда сал куып килгән башкорт агаемнарның:
  • һәй-й... кустым, ярга һукма, кырга һук!дигән тавышлары ишетелгәндәй була иде.

Шулай инде, моңлы җырчы хыялларны әллә кайларга еракка-еракка алып китүчән була.

Балалар өчен үткәрелә торган чыршы бәйрәме кичәләре дә бер яңа­лык буларак каршыланды. Бу кичәгә балалар гына түгел, зурлар да кызыксынып йөрделәр. Чөнки, бусы да заманасына күрә яңалык иде.

Ул еллар... хатын-кызларыбызның чапан асты дөньясыннан чыгарга актив көрәшкән еллар иде. Шуңа күрә залда, барысыннан элек, хатын- кыз җәмәгатьчелеге күзгә чалына, һәм күңелгә шатлык бирә иде. «Шәрык клубы» кебек җәмәгатьчел урыннарда беренче буларак күрен­гән, татар әдәбиятында беренче театр куюга башлап катнашкан, бу юнәлештә башкаларга юл күрсәтүче маяклар булган татар кызларына матур юллар багышлаган Г. Тукай, Сәгыйть Рәмиев, Фатих Әмирхан, драматург Г. Камал әйткәннәргә тагын нәрсә өстисең.

Клубта язучылар, матбугат эшчеләрен, наширләр, аз да булса сту­дентлар, курсистка һәм урта мәктәпләрдә укучы егет-кызларны, укы­тучылар, приказчиклар, бай улларын күрәсең. Ул чагында клублар эшче һәм крестьян катлавыннан бик ерак, бик ерак торалар иде әле.

Монда татарның борынгы көяз киемендә килгән хатын-кыз, ирләр очраганы кебек, заманача киенгәне (үкчәле читек, бишмәт якасы астыннан ак яка кигәне), бөтенләй Европача киенгәне дә, үз формасын­да килгән студент, гимназист, гимназисткаларны да очратасың. Нинди генә киемнән булмасын, баш түбәсенә кәләпүш яки калфак утыртыш кую әле модада иде.

Үзенең формасында килгән участок надзирателе (фамилиясен бел­мим, чуваш иде) башында да кәләпүш күргәч, гаҗәпләнәсең.

Залда:

  • Ханым!
  • Туташ!
  • Әфәндем!

кебек заманасында телдә йөргән тәкәллефле дәшүләр ишетелә.

Кәләпүшләрнең кәләпүше булган бер кәләпүш турында әйтим әле. Оренбург миллионеры Мәхмүт бай Хөсәенов Казанга килгән ча­гында бер тапкыр, ничектер ялгышып, «Шәрык клубы»нда күренеп китте. Миллионер купең ялгыз йөрми, Зәркум [12] кеби таза бер бәндә бер ад./м калмыйча артыннан йөри. Билгеле инде байның үзен түгел, кәләпүшен саклый. Кәләпүшнең түбәсендә, кырпусында чын энҗедән чигелгән роза чәчкәсе бизәкләре. Чәчкә саен бриллиант. Алар электр яктысында ялт-йолт килеп уйный. Бай абзый спектакль карамады, түбәтәен күрсәтте дә китте.

Тамаша залында алда, рампа эргәсендә куелган урыннарда, кай- чакны шагыйрь Тукай, әдип Әмирхан, драматург Камал утыралар. Бусы инде хөрмәтле кунаклар өчен атап куелган урыннар. Боларның кәләпүшләрендә бриллиант уйнамый, алар ансыз да матур ялтырый иделәр.

Әгәр басар урын тапсак сәхнә арты дөньясына күз салыйк. Бер караш ташлау белән тарлык, ярлылык күзгә чалына. Шунда декорация, бутафория; декоратор Николай сәхнә куя, артистлар аңар булыша. Шунда артистлар киенә, грим салд. Шунда гример — парикмахер. Эссе. Бөркү. Тыгын, бик тыгын иде. Клубның үзенең кием байлыгы юк. Ори­гиналь әсәрләр уйналган чагында кием табу кайгысы артистның үз өстендә. Артистлардан кайберсенең гардеробында ул-бу табыла. Бул- маса, талчукта иске-москы кием сатучы танышларга барасың. Контра­марка сузгач, аны-моны биреп торалар. Русчадан тәрҗемә пьесал’ар куйганда кием Шәһәр театрыннан прокатка алына.

  • һәй, ачлар дөньясы! Белеп торыгыз, залда бүген аванс бар, резонанс юк!ди. Бусы артист Сакай тавышы. Ягъни, залда сбор күп, кассадан аванс алырга була, ләкин залда һава тар, артистның тавышы сәхнәдә югалып калачак.

Режиссер Мортазин-Иманский кечкенә рольдә чыга торган һәвәс­кәрләргә сәхнәгә чыгар алдыннан «җан өреп» маташа:

— Кучтымнар, тырышыгыз. Без сезгә по-о-лный!.. колачын киң җәеп, зур тавыш белән «полный» сүзен әйткәч, ишетелер-ишетелмәс кенә: — ... әз-мәз түләрбез,—ди.

— Сез, кучтымнар, сәхнәдә курыкмагыз. Тамашачыны ашардай булып карап торыгыз, — ди.

Чыннан да, алар сәхнәгә чыккач чекрәеп карап торалар. Тик, әйтер сүзне әйтмичә теңкәгә тияләр. Кайберәүләре чекерәеп карап та тора, әйтергә тиеш ике авыз сүзен, үзендә булмаган әллә нинди ят бер тавыш белән кирәкмәгән чагында кычкырып куя. Сәхнәдән чыккач:

— Вәли абый, ничек уйнадым? — ди.

— Шәп, кучтым, шәп! Киләчәктә, алла теләсә, синнән по-олный Отелло чыга. Кучтым, рәтең бармы? Әйдә, буфетка барып сөйләшик әле. Беләсеңме, клубка кил'ер алдыннан бумажникка полный акча ту­тырып куйган идем, онытып калдырганмын.

Сәхнә артында кунаклар да була. Театрга теләктәшлек күрсәтеп, булышып йөрүче кешеләрне дә очратасың. Уен алдьШнан, пәрдә ара­сында кереп чыгу өзелми. Галиәсгар Камал ул труппаның үз кешесе

 

булып беткән. Рецензияче Габдрахмаи Кәрәм кереп сәлам сөйләп чык­мый калмый. Бер генә кичәне дә калдырмый йөрүче нашир Гәрәй Хәсә- ни даимән шунда. Ул кешенең күңелен табарга, кешене кунак итәргә мәел бер кеше. Спектакльгә килгән чагында әллә нинди «Театральные», «Любительские» дигән конфетлар да алып килә. Аңарда төрле әйбәт папирослар да була. Ул шунсыз килми. Хатын-кызларга конфет, таиыш- белешләренә папирос тәкъдим итәргә ярата. Артистлар, тәкъдим иткәнне көтмичә, папироска сузылалар. Гәрәй Хәсәни труппа кешеләре белән үзләшеп беткән, ул килмәсә сәхнә артында нәрсәдер җитешми кебек иде.

Клубның чыгырын әйләндерүчеләр, хуҗалары кем?

Клубның эшчәнлеге старшиналар советы җитәкчелегендә бара. Казандагы татар учительләр школасында озак еллар өлкән учитель булып \кытып килгән, аннан пенсионер Ибраһим ага Терегулов клуб оешкан көннән (1907 елның 1 нче декабреннән) старшиналар советының даими рәисе булып килде.

Старшиналар советы членнарыннан клуб эшенә якыннан катнашып йөрүчеләрдән — Гайнетдин Ахмеров (тарихчы һәм учитель), Мөхетдин Корбангалиев (учитель), Гафур Коләхметов (учитель), Г. Камал (язу­чы), наширлардан — Гәрәй Хәсәни, Шиһап Әхмәр, Мөхәммәт Идриси, Гыйльми Шәрәф, Әмин Мостафа, Әхмәт Урманчы, Г. Кәрәм, Вәли Әх- мәдуллин (типограф), матбугат эшчеләреннән Ф. Агиев, Ф. Сәйфи, Габдулла Гыйсмәти. Бу кешеләр нәүбәт белән дежур старшина Вазый­фасын үтәп килделәр.

Башта клуб (1907—1908 елларда) «Болгар» мосафирханәсенең 20 нче бүлмәсендә яшәп килде. 1909 елны үзенә хаслап җайланган бинага күчте. Клубның актив членнары үзара 50 шәр сумнан акча җыйнап сәхнә эшләтәләр һәм җиһаз алалар. Яңа бинага күчкәч клубның эше җанланып китә. Алдына теләк итеп куйган бурычларны бер-бер тор­мышка ашыра. Ул* максатлар: — «Казан шәһәрендә торучы мөселман­нар җәмгыятенең максаты, үзенең членнарына һәм аларның гаиләләре­нә буш вакытларны рәхәт, хозур вә файда белән кичерүгә имкян бирү­дер. Моның өчен җәмгыять үзенең членнарына вә аларның кунаклары­на музыка, әдәбият кичәләре ясарга, театр уйнатырга, халыкны бергә җыйнап болын, бакча кеби җирләрдә хозур кылдырып йөртергә, сабан бәйрәме вакытында ачык һавада төрле уеннар ясарга, мондый вакытта карта уеныннан башка шакмак, шахмат кеби һәртөрле уеннар уйнатыр­га, китаплар хасил итәргә, газет вә һәртөрле журналлар алырга. Ушан- дак әгъзаларга файдалы мәгълүмат бирү каеды берлән лекцияләр укыр өчен гыйлем һәм фән ияләрене чакырмакчы буладыр. Җәмгыять эчендә буфет бар, ләкин исерткеч эчемлекләр сатылмас».

Шушы теләкләр бер-бер эшкә аша башлагач, татарча театр, музыка ишетелә башлагач, бигрәк тә клубка хатын-кызлар да йөри башлага­нын күргәч, картрак байларның бөтенесе клуб тирәсеннән ераклашалар. Аңар карап, клубның эше тукталып калмый, замана үзенекен эшли. Башта 20—40 члены булган клубның 1911 —12 нче елларда членнары­ның саны 170 кә җитә, дилбегәсе дә яшьләр кулына күчә. Еллык кере­ме дә 12—15 мең сумга җитә.

Старшиналар советы чорына карата тагын бер адым алга атлый. «Агзаларны ҺӘхМ аларның гаиләләрен рус сәхнәсе белән таныштыру максадилә рус спектакльләре ясарга» дигән карарга килеп, 1912—13 ел сезонында рус артистлары белән килешү ясый. Рус телендә 19 спектакль үйнала. Татар тамашачысы Островский пьесалары белән дә таныша.

1913 нче елның җәйге сезонында клуб «Эрмитаж» бакчасында эшләде.

Клубта тагын ни бар?

Өченче катта лото залы бар. Төтенгә гарык кара мунча дисәң дә

 

артык булмас. Аның үз янарлары, үз һәвәскәрләре. Кичке сигездән - алып төнге икегәчә утыралар, шулай да:

Их, мач килә башл’ады дигәндә уен бетте. Билләһи менә зур а котелны эләктерә идем, — дип сагыш белән таралалар. Биредә утыр­ганның эше бик тыгыз була. Чыгып чәй эчәргә вакыт тими. Ашам-эчем- у не шунда алдыра. Лото картасыннан күз алмыйча ашый-эчә. Шактый зур зал уенчылар белән тулы була. Лото — клубның доход китерә тор­ган чыганагы. Лотодан кергән акчаның билгеле проценты клуб файда- I сына кала килә.

Кечкенә бер бүлмәдә клубның көтепханәсе. Рус, татар, әзербәйҗан, , Төркия, Мисыр матбугаты алына.

!                                                                                                        7 О ( * * \Л

ӘДӘБИ «САЛОН»

Салон дигәч, революциядән элекке чорда рус дөньясының югары : катлау кешеләре — аристократ семьяларда булып узган бай, тәкәллеф­ле һәм сайлап чакырылган кешеләр өчен яшәгән әдәби салоннар күз i алдына килмәсен. Татар дөньясында андый салон оештырган кеше ! күренмәде. Бездә, әдәбият һәм сәнгать мәсьәләсе белән кызыксыныр ; дәрәҗәдә үскән фикер иясе меценатлар булмады.

Казанның татар демократ яшьләре тормышында азмы-күпме әдәби утырышу урынын тоткан әңгәмә кичәләре турында сөйләмәкче идем.

Укучыда хата бер төшенү калмасын өчен әйтеп узыйм. Сөйләргә теләгәнем әдәби салонның даими җыела торган билгеле бер урыны юк иде. Дусларча утырышу төсендә үткән бу төр әңгәмә кичәләре берәү тарафыннан да чакырылмый. Билгеле вакыты, программасы да юк. Вакыт-вакыт очраклы оешып кала иде ул. Ул елларда (1911 13 еллар) яшьләр үзара да ирония катыш:

Кичә «салон»да булдым.

«Салон» киләсе җомга фәлән урында җыела... — дигән кебек сөй­ләнүләр булып үткәнгә, салон сүзен шартлы кулландым, тырнак эченә алып яздым.

Урыны юк, үзе юк әйбер турында яза, ышаныргамы, юкмы дигән шиккә төштегезме?

Ашыкмагыз, сез тагын бигрәк... йөгерек уегызны аз гына тезгенләп торыгыз.

Әдәбият, матбугат, сәнгать өлкәсендә эшләгән, һәм укып йөргән яшь­ләр арасында, кайда булса очрашып, үзара сөйләшеп утыру теләге туу табигый хәл түгелме?

Тик менә кайда, кемдә җыелырга?

Яшьләрнең көн кичерешен күрдегез. Борылыр җае булмаган бүлмә­дә торган яшьләрнең кайсысына җыелып утырасың? Димәк, мондый утырышуларны семья чолганышында үткәрү турында сагышларга да туры килми.

Мәйданда чәйханәләр шактый, заллары да ярыйсы. Ләкин аларның үз халкы, үз мәнфәгате. Анда — базар кешеләренең «салон»ы. Кичләрен шыгрым тулы була. Агай-эне гәпләшә-гәпләшә озак иттереп, күп итеп чәй эчә. Итәк астыннан мәй эчә. Алыш-биреш итә. Музыка тыңлый. Кычкырып газета укыганны тыңлый.

«Шәрык клубы»нда кичләрен нинди булса да бер кичә. Аның үз тәртибе, үз программасы. Анда, бардың да кердең түгел, керү бәясе кимендә утыз тиен.

Ара-тирә җыелып кала торган урын арзанлы рестораннардан берсе­нең залында булырга мөмкин. Яшьләрнең бер өлеше Кузнецов (хәзерге «Татарстан») рестораны залында очрашып кала иделәр. Кузнецовта көндезге сәгатьләрдә рус купецларының алыш-биреш итә торган урыны. Кичен аның залы буш була. Биредә мәҗлеснең сайланмаган рәисе
Галимҗан Ибраһимов була торган иде. Берәүләр аны «мадам Кузне­цова салоны» диеп, берәүләре «Галимҗан салоны» диеп атап йөрттеләр.

Әңгәмә кичәсе ничек үтә иде?

Зал уртасындагы зур өстәлнең башында, гадәттә, Галимҗан Ибра­һимов утыра. Бу елларда аның «а-ля Максим» (кием-салымда М. Горь- кийга охшап йөргән) чагы. Башында «Горький эшләпәсе, өстендә утыр­ма якалы күлмәк, ефәк билбау, җилкәсенә накидка салган, итекле Галимҗан күз алдында тора.

Өстәл тирәсендәгеләрнең кайсы ашый-эчә, берәүләре чәй эчә. «Буш­ка өстәл биләмә» димәсеннәр өчен, хәлле хәлемчә кылана. Үзара әңгәмә бәйләнеп китә. Газета караштырып утыручылар да була. Кайчакны әңгәмә гомуми төс ала. һәрничек булмасын иш-кушы, дус-ише белән күрешеп, сөйләшеп утыра иделәр.

Ресторан шартларында үткән бу төрле әңгәмәләрне, тулы мәгънәсен­дә әдәби утырышу дип бәяләп булмый, әлбәттә. Башкача юлы булма­гач, ярамаса да ярый иде шунда.

Кайвакыт «Шәрык клубы»ның буфет залында очрашып калган чак­лар да була. Биредә инде мәҗлес башы Галиәсгар Камал.

Бар иде заманында клуб күршесендә ике катлы тәбәнәк йорт. Ишек башында «Чайная» дигән гөнаһсыз язу торса да, татар халкы аны «Субур кабагы» дип атаган. Ни өчен Субур икәнен белмим. Метрикасы миңа билгеле түгел. Хуҗасы, кәрчәүнек самаварына охшаган юан, кар­сак бер түтинкә икәне хәтеремдә. Үзе болай тәмсез телле, ямьсез сүзле түгел иде.

Субурның түбәнге каты типик трактир, һавасы да трактирча, кухня исе белән тәмәке төтене, аракы белән сыра исе катнаш күпчек һава. Биредә күбрәк калага базарчылый килгән рус крестьяннары керә. Чәй­дә, мәй дә эчәләр.

Трактирның югары каты үзенә күрә җыештырылган, җылы бер зал. Җылы димен, чөнки бирегә кышын гына керәләр, без сөйли торган кешеләрнең берсе дә җәен монда йөрми. Зал уртасында массив бил­лиард. Монда шар сугарга «Сәйяр» артистларыннан башка кеше керми диярлек. «Шәрык клубы»нда биллиард булса, алар да бирегә йөрмәс иде.

  • 12 не дублет уртага!
  • 9 лыны уң почмакка!

Бирелеп уйнаучының берсе артист Кариев булыр. Азарт белән уй­ный. Отылырга яратмый. Отар чамасы күренмәсә хәрәмләшә. Биллиард тирәсендә «Әйттем бит, теге шарны уйнарга иде» дигән булып коры хәсрәт чигүчеләре дә аз булмый.

Залның төп хасыяте, шактый тыныч аерым бер почмак булуында. Түбәнге катта утырган шау-шулы халык бирегә менми, күз дә төшерми. Тагын бер уңайлы ягы, биредә кеше үзен иркен тоя. Биллиард тирәсен­дәге өстәлләрдә утыручыларга «бушка өстәл биләмә» дигән кеше юк. Ресторанда бушка утырып булмый. Аннан соң биредә арзанчылык. Бюджеты тиеннәр белән исәпләнгән яшьләр өчен бусы да мөһим.

һәркем өчен «ачык ишекле» урыннарның берсендә очраклы гына очрашып калган вакытлар була. Монда сез язучылар, матбугат эшчелә­рен, артистларны, наширларны, яшьләрне очратасыз.

Торышы, кыяфәте Герценны хәтерләткән, шундый ук урта буйлы, тулы сынлы, сынына сыланып торган әйбәт сюртук тройка кигән, ак якалы кеше белән таныш булыгыз, ул — драматург Галиәсгар Камал. Башына кара кәләпүш кигән, шуның белән «Искәндәр»дән аерыла төшә. Аның тирәсендә кеше өзелми, ул — шат күңелле, мәзәкчел сүзле. Га­лиәсгар абзый шар сукмый, лото уены белән дә кызыксынмый. Әңгәмә­дән баш тартмый. Яратканы сыра.

— Сыра эчке түгел, азык ул, — ди.

Кайда булмасын җылыга җылышып, аркасын мичкә терәп утырганы шагыйрь Тукай булыр. Күзе белән барысын сөзеп утыра. Канатлы сүз­ләр, эпиграммалар әйтеп куя. Шундыйлардан берсе хәтердә калган.

«Сөембикә» журналы наширы һәм редакторы Якуб Хәлилигә төбәп:

һөвәл габде әкалле мин-әл-калили

Кара сыра эчеп исерә Хәлили..,

Хәлили үзе дә биредә. Бер йота, бер куя торгач бер шешә кара •сыраны бер кичкә җиткерә.

Арада иң хәрәкәтчәне, төркемнән-төркемгә күчеп, реплика ташлап йөргәне язучы-журналист Фатих Сәйфи. Фатих ул бәхәс остасы. Чабар­га әзерләнгән юрга төсле башын чайкап ялын каккандай, ул да башын чайкап, күзенә төшкән чәчен артка салып куя тора. Рус әдәбияты белән яхшы таныш. Оригиналь мисал һәм дәлилләр китереп сөйләшә белә. Гомумән Фатих күңелле утырдаш иде.

Сүз тидермәслек килешле һәм пөхтә киенгән әнә теге кешегә дикъ­кать итегез. Үзен бик җыйнак һәм олысыман тота. Педант. Кулъяулы­гын җәйми торып урындыкка утырмас. Үз кулы белән тазаламый то­рып стаканны кулланмас. Ул — фрукта суы белән хушлана. Нашир һәм рецензент Габдрахман Кәрәм булыр ул.

Үзеннән фикер әйтми, кеше фикерен кире какмый, тирән бәхәскә керми, төркемнән-төркемгә күчеп йөргәне нашир Әхмәтгәрәй Хәсәни. Ул һәркемгә хәйре-хаһ кеше. Кешенең хәтерен калдырырлык сүз әйтмәс. «Битараф»лык саклый, үзара тату яшәү ягында.

Озын буйлы, мәһабәтле, озын чәчлесе «Ак юл» журналының наширы һәм редакторы Фәхрелислам Агиев.

Барысын да санап бетереп булмас.

Шулай итеп берәүләре ашый-эчә, чәй эчә, газета караштыра, берәү­ләре шар суга... Кайчакны бәхәс уртак төс ала. Әдәбият, матбугат мәсьәләләре буенча күтәрелгән бу бәхәсләрнең, дискуссияләр һәм тән­кыйди карашларның, сүз һәм фикер көрәшләренең, идеализмнан ары­нып, реалистик нигезгә нигезләнеп яткан әдәбиятыбызның барышына, үсешенә уңайлы йогынтысы булмады дип әйтмәс идем.

Хәтерләгез, ул чакта татар әдәбияты, матбугаты өлкәсендә эшләүче яшьләрнең үз профессияләренә төбәлгән нинди дә булса оешмалары, җыелышлары, җыела торган урыны юк иде.

Ничек кенә булмасын, әнә шундый иптәшләрчә утырышу, үзара кү­решү чаклысы, бәхәсләр һәм фикер алышулар файдасызга үтмәде.

Инде аның ресторан залы шартларында үтүен бер мәҗбүрият иде, дибез.

Печән базары кешеләренең аршыны үз кулында. Алар каршында — яшьләрнең мондый утырышлары бары тик эчке мәҗлесе. Яшьләрдән берәүнең ресторанга кергәнен күрсә:

— Фәлән эчәргә керде.

Чыкканын очратса:

— Фәлән эчеп чыгып килә иде.

  • Фәлән кабак тастымалы булган...

Утырышның эчтәлегендә аның эше юк. Алар өстәлдәге шешәне генә күрә. Тукай әйтмешли, тәлинкәдәге сырны күргәч:

  • Валлаһи дип әйтәм, үз күзем белән күрдем, фәләннәр эчеп, са­бын ашап утыралар иде, дип сөйләнеп йөри алар.

Билгеле, барысы да шулай сөйләнгәнчә шома гына үтми. Көтүдә аласы да, коласы да була дигәндәй, арада мәҗлес күркен җибәрүчеләр дә очрый. Ләкин ул типик хәл түгел иде.

1 Алланың бу колы азның-азы белән дә чикләнә мәгънәсендә. «Эмали» китабыннан.

СТУДЕНТЛАР КӨНЕ

Студентларның традицион бәйрәме, университетлы шәһәрләрдә һәр елны 12 январьда үткәрелгән бу көнне «Татьянин день» дип йөртсәләр дә, чиркәү бәйрәме белән бер төрле бәйләнеше юк иде. Студентлар көне, билгеле, дәүләт каршында рәсми танылган бәйрәм түгел У Ул көннен кичендә шәһәрдәге ресторан заллары бөтенесе студентлар, демократик лагерь кешеләре белән тулы була. Полиция каршында «абруена» тап төшерәсе килмәгән кеше студентлар көнендә ресторанга барып тыгыл­мый. Рестораннарның даими әһелләре аристократия, буржуа бу көнне өендә утыра. Студентлар көненең хатпмәсе (эпилогы) Васильев ресто­ранында тәмамлана. Черек күл бакчасындагы бу ресторан «Татьяна» көнендә иртәнге 5 кәчә эшли. Бәйрәмнең соңгы сәгатьләре биредә аеру­ча җанлы төс ала.

Зур күпчелек студентлар, шуның өстенә югары һәм урта уку йорт­ларыннан. политик ышанычсыз табылып укудан чыгарылган яшьләрне очратасың. Кулына сроклы һәм сроксыз «бүре билеты» бирелгән мон­дый укучылар, законнан тыш кешеләр исәбендә йөриләр. Андыйлар башка бер уку йортына керә алмый, аларны дәүләт хезмәтенә алмый­лар. Учитель булып халык эченә китәр иде, алар бу хокуктан да мәх­рүм. Мондыйлар өчен иске Россиядә бердәнбер ачык ишек, әлеге шул трактир. Монда аңардан акча гына сорыйлар, ышаныч билеты сора­мыйлар.

Бу төр яшьләр реакция елларында очраклы эш белән көн кичереп килделәр. Хосусый дәрес бирәләр, операда, чиркәү хорында җырлый­лар. Боларда энергия бар, белем дә бар, кая куяр урын гына юк. Барыр юлына киртә корылган, очыйм дисә канаты каерылган яшь буын иде бу.

«Татьяна көие»ндә шәһәрдәге ресторан заллары шундый халык бе­лән тула. Бу көнне студентларга теләктәш булган демократик элемент­лар, шул җөмләдән татар демократик яшьләрен дә биредә очратасын. Зур зал шау-шулы. Залның бер почмагыннан басынкы, шомлы җыр тавышы ишетелә.

Динь-бом! Динь-бом!

Слышен звон кандальный!

by инде закон белән тыелган җыр. Ресторан хуҗасы җыр тавышы килгән якка ташлана. Җырның дәвамы инде залның икенчө бер почма­гыннан шундый ук шомлы, шундый авыр йогынты ясап ишетелә:

Динь-бом! Динь-бом!

Путь Сибирский-дальний...

Икенче бер урыннан:

Динь-бом! Динь-бом! Слышно, как идут...

Кемнәр җырлаганын билгеләве читен, йөрәккә ачы әрнү салган бу богау тавышы, төрмә сагышы тагын сызылып ишетелә.

Динь-бом! Динь-бом!
На каторгу ведут!

Реакциянең рәхимсез тырнагына эләккән, эчке кичереше белән төшенкелеккә бирелгәннәрнең өметсезлеген чагылдырган икенче бер җыр башлана.

Быстры, как волны...

Җырны төрле яктан эләктереп алалар.

Дни нашей жизни... Умрешь, похоронят, Как не жил на свете...

1 Россиядә беренче университет ачылган көн.

 

I

Бу җыр хуҗаны да, башкасын да (шымчыларны да) борчымый. Жандармерия ник үзенең аю тәпие белән басып яньчеми бу урынны?

Ник яптырмый? Ник яптырсын, кемнең ни белән тын алганын, уе кая таба төбәлгәнен билгеләү өчен моннан да уңайлы урын булырмы?

ЯЗУЧЫЛАР ДАЧАДА

Язучылар күренми?

Алар дачада!

Кайда?

— Суконный башында.

( Сөйләтүләрдән).

Татар язучыларына Кырым, Кавказ курортларында ял итәргә, да­руланырга туры килдеме икән? Андый гадәттән тыш вакыйга турында ишетергә туры килмәде дияр идем, бер җәйне Галимҗан Ибраһимов Кавказда Сухумида булды. Кыска гомеренең соңгы чигендә шагыйрь Г. Тукай Троицкий каласы ягына кымыз эчәргә барды, аннан элек (1911 елның җәендә) Астраханьда шагыйрь Сәгыйть Рәмиев («Идел» газетасының секретаре), укытучы Шәһит Гайфи янында ай чамасы то­рып кайтты.

Ирекле укып йөрүче яшьләрнең бер өлеше җәен казакъ эчендә мө­галлимлек итеп, кышын киченерлек акча эшләп кайту хәстәрендә йөри. Семьясы белән мөнәсәбәте өзелмәгәне җәйне үз авылында үткәреп ки­лә. Башкорт арасына Дим буена кымызга китүчеләр дә була. Язу­чылар арасында «Дачага чыгам» дигән сүзне еш ишетергә туры ки­лә иде.

Казан тирәсендә дачалар булса да, алар кесәсе калын кешеләр өчен генә. Мәсәлән, Васильево һәм шул тирәдәге дачалар Казаннын аристократиясе, буржуасы кулында. Ул тирәдә дача алу күп акчага бәйләнгән бер эш булганга, татар яшьләре борын тыгарлык урын түгел. Кесә кушмый. Кабан күленең аргы башындагы дачалар Үтә­меш, Апанай, Бәхтиев һәм шулар ише татар сәүдәгәр байлары кулын­да. Анда аларның хатын бикәләре, кыз бикәчләре, туган-тумачалары, ял итә. «Кызыл авыз» яшьләрне җиде чакрым якын җибәрмиләр ул тирәгә.

Җәен Казанда калган яшьләрнең бер өлеше Суконный бистәсенә Кабан күле буендагы йортларга дачага чыга. Галимҗан Ибраһимов. Фатих Әмирхан, Шәһит Әхмәди, Фатих Сәйфи, X. Әбүзәр, Гыйбад Алпар, Хөсни Кәрим, Кәбир Бәкер, Заһит Нуркин, Гали Рәфикый һәм башкалар һәм башкалар кай елларны шунда җәй үткәрделәр. Үзләрен­чә әйтсәк «истирахәт» иттеләр. Ул тирәнең һавасы дымлы, күл буе сазлык булганга шагыйрь Тукай анда күчеп тормады. Артистлардан күчеп торучылар да булмады. Артистларның җәе Идел буе, Кавказ, Урта Азия шәһәрләрендә гастрольдә йөреп үтте. Июнь азагында Казанга кайтсалар да бер-ике спектакль биреп, Мәкәрҗә ярминкәсенә китә иделәр.

Дача кешеләренең торган бүлмәсе турында әйтмим. Кошачий, Соба­чий бүлмәләрендә булдык ич.

Суконный башындагы йортларның дачалыгы нәрсәдә соң?

Анда тузан аз, шау-шу ким. Кабан күленә чыккан бакчасы була. Бакчасында җиләк-җимеш агачы булмаса да, миләш, шомырт, сирень, зелпе үсә. Күл буе тоташтан өянкелек. Өянке саен карга... сайрамаса да каркылдый. Кош тавышы түгел дип кем әйтер? Бака концерты шулай ук табигатьнең бер сулышы түгелме?

Дача кешесенең көне бакчада, табигать кочагында үтә. Агач күлә­гәсендә дача өстәле (дүрт казык каккан да өстенә такта япкан). ПТун-

 

да ашап-эчәләр, укыйлар, язалар. Әдәбиятыбызның нигез ташын тәшкил иткән кайбер әсәрләр шунда язылгандыр әле.

Үзләрен бөтенләй дача кешесе итеп тоялар. Челтәр күлмәк кияләр. Ак чалбар, ак эшләпәдән йөрүчеләр дә күренә. Кояш ваннасы ала­лар. Хәтта гамакта тирбәнүчеләр дә очрый. Иңбашка сөлге салып Кабан күленә коенырга төшәләр. Чәй кайнатып эчәләр. Иртә торганы бер шулпалык әбер-чөбер балык та аулап куя. Кыскасы, табигать эчендә йөзә иделәр...

Әйтетез, курорттан ни төше ким? Җитмәсә — диңгез җитми...

Якшәмбе көнне тагын бер рәхәте бар. Каладан кунаклар килә. Ка­бан күленә пароход каршыларга чыгалар. Әйе, чын пароход. Морҗасы бар, төтене чыга. Кабанда кечкенә ике пароход йөри иде. Берсенең исеме «Нептун», икенчесен хәтерләмим. Булак күпере яныннан кузга­лып китә, аргы Кабан башына чаклы барып җитә. Берсе кайта, берсе китә. Сәгать саен үтәләр. Кара-каршы очрашканда сәламләшеп китәләр, һәр басмага туктый. Ял көннәрендә юлчылар шактый күп була. Бота­ник бакчага, аргы Кабандагы «Аркадия» бакчасына (анда җәйге сезонда ресторан эшли, музыка була торган иде), юнкерлар мәктәбе лагерена, Архиерей дачасына, авыл хуҗалыгы фермасы, аргы Кабан буендагы дачаларга, Борискино авылына баручы, кайтучы өзелми.

Бу ике матур гына, нәни генә пароходлар Кабан күленең өст£н шаулатып күрер күзгә ямь биреп үтәләр дә үтәләр... Килгәндә-кит- кәндә, формасына туры китереп сызгыртып та җибәрәләр. Калганы, киткәне:

— Хуш!

— До свидание!

— Хәерле юл!—диешәләр.

1913 елның җәендә «Кояш» газетасы редакциясе бөтен составы бе­лән Немец Швейцариясе дачасында торып эшләде. Бу дача урман эчен­дә, калку урында булганга һавасы да әйбәт, табигате дә матур, шулай да дача флигельләре буш тора, күчеп торучылар булмый иде. Чөнки, бу дача рухи авырулар шифаханәсе белән янәшә (шуның ар­тында) булганга күрә халык йөрми иде.

 

 

[1] Букинне т—иске китаплар белән сату итүче.

[2]  Киров урамында 70 нче йорт.

[3] 1912 елны чыга башлаган «Кояш» газетасы редакциясе «Амур»га урнашты. Газе­таның секретаре (фактик редакторы дисәк тә була) Фатих Әмирхан белән редакция штатында торган Тукай да «Амур»га күчтеләр. Ф. Әмирхан Тукай янәшәсендә 11 нче бүлмәдә торды.

[4] Бу юлларны язучы ул чагында «Амур»да конторщик, хәзергечә әйтсәк, хисапчы

иде, 1912 ел азагында «Сәйяр»да суфлер булып эшләде, һәр ике хәлдә шагыйрьне еш

очратырга туры килде.

7. .С. ә.“ № 5-

[8] Дәгъвәтнамә — чакыру кәгазе.

[9]  М ә м н у гъ — рөхсәт ителми,

[10] Гафил улма — йоклап калма.

[11] Тәбәррек — изге жан.. Шаяртып әйтелә.

[12] Зәркум — әкияттәге батыр.