ТЫН ОКЕАН КАҺАРМАННАРЫ
ырык тугыз көн буена Тын океан киңлекләрендә аяусыз табигать көчләре белән батырларча көрәшкән дүрт совет сугышчысының түземлелеге, ныклылыгы бөтен дөнья халкын таңга калдырды. Кече сержант Әсгат Җиһан- шин җитәкчелегендәге бу үзйөрешле кечкенә баржа коллективының каһарманлыгы диңгездә йөзү тарихында моңарчы күрелмәгән яңа сәхифә ачты. Шуңа да Әсгат Җнһан- шин, Филипп Поплавский, Анатолий Крючковский һәм Иван Федотовларның исеме хәзер төрле телләрдә кабатлана, океанны җиңгән бу дүрт йөрәк һәр кешедә соклану хисләре уята. Аларның исеме бөтен җир шарында батырлык, көчле рухлылык, корычтай нык совет характерының символы булып яңгырый. Табигать кочагында яшәгәнгә һәм тормышының һәр адымында аралашып торганга Кеше, табигать белән дуслашудан тыш, аның белән турыдан-туры бәрелешкә дә кергән. Чал тарихка борылып карасак, анда без Кешенең табигатьне үзенә буйсындыру өчен мең еллардан бирле көрәшеп килүен һәм гасырдан-гасырга Кешенең табигатьне үзенә ныграк «иярләвен» күрербез. Совет фәненең соңгы еллардагы бөек уңышлары: Җир тирәсенә ясалма юлдашлар җибәрү, космик ракеталар очыру, Айның күренмәгән ягын фоторәсемгә төшереп алу Кеше акылының яңа тантанасын раслады. Гомер-гомердән Кеше су көче белән дә көрәшеп килгән. Ул күлләрнең, елгаларның, диңгезләрнең серләрен ачкан, аларны үзенә хезмәткә җиккән. Ләкин материклар арасында меңнәрчә километрларга җәелгән океан суларын буйсындыру Кеше өчен күп мәртәбә авыррак була. Гаҗәп югары техникага ия булган XX гасырда да әле океан Кешегә тулы- сынча баш иеп бетерми. Тирәнгә яшеренгән серләрен, байлыкларын тиз генә ачмый: дулый, котырына һәм ачуланып көймәләрне генә түгел, океан корабларын да җимереп ташлый, һәр елны һәлакәттәй 200 мең кешенең үлү факты да океанның үз иркендәрәк яшәвен һәм яшәргә тырышуын сөйләп тора. Тын океан — серле, куәтле һәм дәһшәтле океан. Шуңа да аның икенче исеме булуы — Бөек океан дип аталуы очраклы түгел. 36 нчы номерлы кечкенә баржадагы 4 кешегә менә шул Бөек океан белән көрәшергә туры килә. Бөтен дөньяга мәгълүм әлеге вакыйга 17 иче январьга каршы төндә Ку- риль утраулары ярында башлана. Бу төнне Тый океан үзенең тынычлыгын җуя. 9—12 балга җиткән көчле шторм яр буендагы кечкенә баржаны йомычка кебек бөтереп ала да көньяк-көнчыгышка — дулаган, тезгененнән ычкынган океанга таба алып китә. «Дулкыннар үкерүеннән без бер-беребезне ишетми идек. Кар өермәсе һәм биек дулкыннар горизонтны каплап алдылар. Яр да, күршедәге баржа да күренми. Үзәккә үтәрлек салкын», — дип яза бу турыда Филипп Поплавский. Шторм вакытында дулкыннарның биеклеге 15 метрга, озынлыгы ярты километрга җитүен, дулкыннарның һәр квадрат метрга йөзләрчә центнер авырлыгындагы басым белән китереп бәрүен, өстәвенә шушы вакытта төн икәнен дә искә алсак, баржа да - К 123 гы дүрт егетнең нинди авыр хәлдә калуы ачык аңлашылса кирәк. Бозлы су да җил, җил дә шәфкатьсез дулкыннар... Алар япа-ялгыз диңгез ихтыярында калалар. Юк, диңгез ихтыярыннан көчлерәк Кеше ихтыяры бар икән, яшәүгә сусап типкән дүрт йөрәк бар икән. Аларның үткәне генә түгел, киләчәкләре дә бар. Матур өметләре бар. Аларны әнә шул киләчәк тә көтә. Аларны әти- әииләре, туган җирләре, тракторлары, станоклары көтә. Алар дүртәү, ә дүрт кеше, кечкенә булса да бер коллектив. Су гына, җил генә түгел, алар арасында кешеләрчә мөнәсәбәт бар, ныклы солдат дуслыгы бар, гаскәри бурычлары бар, Әсгат кебек кыю командирлары бар. Юк, үлемгә алар тиз генә бирешәчәк түгел! Көчле давылда баржа чак кына таш кыяга килеп бәрелми кала. Әс- га т Җи һ а и ш и н н ы ң ку р ку сыз л ы гы, кыюлыгы гына экипажны үлемнән коткара. Менә-менә баржа кыяга бәрелеп чәлпәрәмә килде дигәндә генә ул штурвалны оста итеп борып өлгерә. Әгәр дә шунда егетләр өметсез- леккә бирелеп, үлем көтеп утырсалар, табигать белән көрәшнең беренче көнендә үк алар океан корбаннары булачак иде. Ләкин алар куркып, калтырап төшмиләр. Машина бүлегенә тула башлаган суны түгәләр, су керә торган тишекне табып, ямапбөтәштереп куялар. Ә суык һаман көчәя бара. Бушлатлары, бүрекләре, киез итекләре бозланып ката. Ашамыйча, эчмичә, йокламыйча дүрт тәүлек рәттән алар штормга , каршы көрәшәләр. Бәла өстенә бәла килеп чыга тора. Менә аларның яр белән бәйләнешләре өзелә — рацияләре ватыла, үзләре турында хәбәр итү чарасыннан мәхрүм булып калалар. Көчле дулкын мотор өчен май һәм күмер тутырылган мичкәләрне диңгезгә атып ташлый. Мотор эшләүдән туктый. Күк тә су, очсыз-кырыйсыз, күз күреме җитмәслек су. Җайны өшетә торган чиксез киңлек! Башта алар салкын агымда хәрәкәт итәләр. Аннары баржа Куросио дип исемләнгән җылы агымга килеп чыга. Бу агымны японнар юкка гына Куросио — үлем агымы дип атамаганнар. Бу агымга килеп эләгүче балыкчыларның язмышы гадәттә үлем белән тәмамланган. Хәтта бу агымнан балыклар да кача торган булалар. «Үлем агымы» аеруча кышын куркыныч. Көчле циклоннар күп судноларны океанга алып китеп, шунда эзсез югалтканнар. Кайбер балыкчы судноларының Мексика ярларына барып чыгулары да тарихта билгеле. Ләкин андагы кешеләрнең тик сөякләрен генә таба торган булганнар. Әсгат, Филипп, Анатолий һәм Иван шушы куркыныч «үлем агымы»нда йөзәләр. 16 нчы көнне, шторм башланганда баржада сакланып калган ике банка консерва да, эчә торган су да бетә. Яңгыр тамчыларын җыярга, ике көнгә бер тапкыр гына берәр бәрәңге салып аш пешерергә туры килә. Февраль ахырында инде бөтен булган азык- төлекләре бетә. Ит урынына алар итек һәм бил каешларын пешерә башлыйлар. 49 көн буе үлем аларның баш очында сагалый. Җиде атна буе алар үлем белән көрәшәләр. Яңадан шторм. Кабат куәтле дулкыннар ярдәмчесез кечкенә баржага ташланалар, ачлыктан, сусызлыктан интеккән, хәлсезләнгән егетләрне бер як борттан икенче як бортка бәргәлиләр. Кубрик стеналарына бәрелеп егетләрнең йөзләре яраланып бетә, ә канлы яраларны тозлы су тагын да ныграк әрнетә, ачыттыра. 49 көннең тик бишесе штормсыз, чагыштырмача тыныч үтә. Котырган океанны җиңү өчен нинди көчле характерга ия булу кирәк! Егетләрнең батырлыгы әкияткә тиң! Шуңа да Америка журналистының Әсгат Җиһаишинга түбәндәгечә сорау бирүе очраклы түгел: — «Мин беләм, шундый шартларда кешелек кыяфәтен югалтырга, акылдан язарга, ерткычка әйләнергә бик җиңел. Сездә дә, билгеле, соңгы телем икмәк өчен, соңгы йотым су өчен үзара низагълар, хәтта сугышу-талашулар да булмыйча калмагандыр?» Әсгат тыныч кына болай дип җавап бирә: — «Баржада үткәргән 49 көндә экипаж членнары бер-бер- сенә бер авыр сүз дә әйтмәделәр... Беркем дә артык йотым су капма- 124 ды. Анатолий Крючковскийның туган көнен үткәргәндә аңа ике өлеш артык су тәкъдим иткән идек, тик ул алмады». — «Шундый тәмугта сез иптәшләрегезнең туган көнен онытмадыгызмы? Бу — ышанмаслык нәрсә!» Океанда катастрофалар шактый еш очрый. Ләкин дулаган стихия белән шундый озак көрәш алып баруның, физик һәм рухи ныклылык күрсәтүнең шундый матур мисалы әле дөньяда очрамавын әйтергә кирәк. Бөтен матбугат бу батырлыкны шулай дип бәяләде. Тор-Хейердал, Бомбар кебек кыю илгизәрләрнең гаҗәеп сәяхәтләре дә бернинди хәзерлексез, очраклы рәвештә океанга эләккән бу егетләрнең батырлыгы каршында тоныкланып кала. Бомбар үзенең тикшеренүләрендә һәлакәткә эләккән кешеләрнең гадәттә куркудан 13 нче көнне үлүләрен исбатлый. Диңгез тарихында шундый фаҗигале шартларда, куркудан һәм өметсезлеккә бирелүдән кешеләрнең һәлак булуларының мисаллары шактый күп. Мәсәлән, 1956 елны Азор утраулары янында немецләр- нең (ФРГ) «Памир» исемле суднолары авариягә очрый. Ярга чыгып котылып калганнары да үлемгә дучар булалар: курку, өметсезлектән алар үз-үзләрен үтерәләр. Безнең дүрт совет егете 13 көн генә түгел, ә җиде атна океан өстендә йөзәләр һәм үлемне җиңәләр. Көнбатыш матбугаты бу дүрт егетнең батырлыгын тарихта күрелмәгән могҗиза дип атады. Дүрт егет журналистлар әйләнәсендә калгач, бер чит ил журналисты егетләргә океандагы озын көнне ничек уздырулары турында сорау бирә. Филипп Поплавский аңа балык тотар өчен кармаклар хәзерләүләре, китап укулары турында сөйли. Сүзгә Федотов та кушыла: «Федотов: Кайвакыт Филипп гармунда уйный, ә без җырлый идек. Журналист: Миңа шул тарихи гармуныгызны күрсәтегез әле. Федотов: Кызганычка каршы, без аны ашадык. Журналист: Нәрсә? Ничек ашадыгыз? Федотов: Ашадык инде. Гармун күреге күннән эшләнгән пкәи. Без аны куптарып алдык та кискәләп «аш»ка — тозлы диңгез суына салдык. Күн сарык тиресеннән булып чыкты. Без «хәзер ике төрле итебез бар: беренче сорт — гармун күне, икенче сорт — итек күне» дип шаярып сөйләшә идек. Журналист: Сезнең шундый хәлдә дә шаярырга хәлегез бар идеме? Бу — акылга сыймаслык! Сез үзегезнең нинди кешеләр икәнегезне беләсезме?! Жиһаншин: Гади кешеләр. Совет кешеләре!» Әсгатнең бу сүзләре «Тын океан могҗизасы»ның серен бик ачык һәм тирән итеп аңлатып бирә. Әйе, гади совет кешеләренең табигый батырлыгы бу! Гади егетләр. Берсе — татар, икенчесе — рус, икесе — украинец. Берсе — армия сафына чакырылганчы тракторда эшләгән, икенчесе төзүче, өченчесе — Украинадагы шикәр заводы слесаре, дүртенчесе — порт эшчесе, слесарь. Менә безнең якташыбыз, халкыбызның матур сыйфатларын гәүдәләндергән Әсгат Җиһаншин. Аның биографиясе бик гади. Ул Шентала исемле гади бер авылда туып үсә (Шентала — Татарстан белән чиктәш бер җирдә, Куйбышев өлкәсенең иң төньяк-көнчыгыш почмагында урнашкан гади авылларның берсе). Әти-әнисе дә башкалардан аерылып тормый. Әсгатнең әтисе Рәхимҗан абзый заготзерноның район конторында ат караучы булып эшли. 60 яшьне куып килгән әнисе Хәтимә апа өй эшләрен карый. Рәхимҗан абзый һәм Хәтимә апа үзләре Татарстанда — Беренче май районы Иске Үтәмеш авылында туып-үскән гади крестьяннар. Шеиталага алар 1935 нче елны гына күчеп киләләр. Әсгат менә шушы хезмәт белән көн күрүче тырыш гаиләдә туып үсә. Түземлелек, батырлык кебек сыйфатларны аңарда, барыннан да элек, ата-анасы тәрбияли. Әсгаттәге бу сыйфатлар Шентала урта мәктәбендә дә (ул 9 классны тәмамлый), авыл хуҗалыгы механизаторлары хәзерли торган училищеда да, ул тракторист булып эшләгән МГС коллективында да тәрбияләнә. Шентала мәктәбе укытучыл арының сөйләве буенча, Әсгат мәктәптә матур әдәбият китапларын яратып укучыларның берсе була. Муса Җәлилнең Моабит шигырьләрен, Николай Островскийның «Корыч ничек чыныкты» романын ул тәэсирләнеп укый. Спорт белән дә, рәсем, музыка белән дә кызыксына. Мәктәптә укыганда комсомол сафына керә. Комсомол аңарда туган илгә, Коммунистлар партиясенә мәхәббәт хисләре тәрбияли. 1958 елны Әсгат хәрби хезмәткә алына. Армия аның рухи һәм физик көчен, кыюлыгын тагын да ныгыта, авырлыклар каршында югалып калмаска хәзерли. Әсгат кебек батыр ул үстерүе белән Шептала да, армия дә горурлана. Әсгат — татар халкының да горурлыгы. Ул Мулланур Вахитовлар, Муса Җәлилләр күтәргән батырлык, кыюлык эстафетасын яңа шартларда дәвам итте. Анатолий, Филипп, Иваннарның яшьлеге дә Әсгатнекенә охшаш. Алар да совет тормышы шартларында тәрбияләнгән, шундый тормыш юлын үткән гади егетләр. Бу егетләрнең батырлыгында безнең яшьләребезнең, халкыбызның ге- роик сыйфатлары чагыла. И. С. Хрущевның котлавында бу ачык әйтелгән: «Без сезнең данлыклы батырлыгыгыз белән горурланабыз һәм сокланабыз. Бу батырлык табигать көчләренә каршы көрәштә совет кешеләре батырлыгының һәм рух көченең ачык гәүдәләнеше булды. Сезнең геройлыгыгыз, НЫКЛЫГЫГЫЗ ҺӘхМ түземлегегез гаскәри бурычны яхшы итеп үтәүнең үрнәге булып хезмәт итә!» Совет кешеләре күрсәткән мондый могҗизаларны дөнья беренче тапкыр гына ишетми. Совет характеры үзен бөек Ватан сугышында бигрәк тә ачык күрсәткән иде. Авыр сынауны егетләр үзләренең әтиләре, абыйлары кебек җиңеп чыктылар. Яшьлек җиңде, дуслык җиңде, совет кешесенең корыч ихтыярлы характеры җиңде! Дүрт совет егетенең Тын океанда күрсәткән батырлыгын хөкүмәтебез югары бәяләде. Алар Кызыл йолдыз орденнары белән бүләкләнделәр.