ТӨРЛЕСЕННӘН
В. И. ЛЕНИН Хезмәт Кызыл Байрагы орденлы Казан дәүләт университетының Н. И. Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсендә В. И. Ленинның революциягә кадәр һәм революциядән соң төрле телләрдә басылып чыккан ун меңгә якын әсәрләре тупланган. Китапханәнең сирәк очрый торган китаплар һәм кулъязмалар бүлегендә В. И. Ленин әсәрләренең революциягә хәтле басылып чыккан, хәзер бик сирәк очрый торган йөзгә якын басмасы да саклана. Менә аларның кайберләре. «Россиядә капитализмның үсеше». Бөек юлбашчының иң беренче әсәрләреннән берсе булган бу китап 1899 елны Петербургта Лейферт типографиясендә басылган. Авторы Ильин Владимир дип куелган. Ул вакытларда В. И. Ленин үз әсәрләрен шушы псевдоним белән чыгарган. 1905 елгы буржуаз демократик революциядә партиянеңстратегик планын һәм тактик линиясен теоретик яктан яктырткан «Демократик революциядә социалдемократиянең ике Көнчыгыш халыкларында язма сәнгатьнең шамаил дип аталган төре—текстлы картиналар бик киң таралган. Графика сәнгатенең бу тармагы күп гасырлар буетактикасы» дигән гениаль хезмәтенең беренче басмасын да безнең китапханәдә табарга мөмкин. Ул 1905 елда Женевада басылган. В. И. Ленин әсәрләренең революциягә хәтле басылган, сирәк очрый торган басмаларыннан китапханәдә 1909 елда Мәскәүнең «Звено» нәшрияты тарафыннан дөньяга чыгарылган «Материализм һәм эмпириокритицизм»; 1905 елны Одессада басылган «Аграр мәсьәлә һәм Марксны «тәнкыйтьләү»; 1902 елны Женевада дөньяга чыккан «Рус социалдемократларының бурычлары»; 1906 елны Мәскәүдә басылган «Дәүләт думасы һәм социалдемократия», «Думаны тарату һәм пролетариатның бурычлары» һ. б. хезмәтләре бар. Революциядән соң, Ленин үзе исән вакытта басылган әсәрләр дә китапханәдә киң тупланган. Алардан 1918 елны Тверьдә басылган «Совет властеның чираттагы бурычлары», 1919 елны Мәскәүдә басылган «Бөек башлангыч», 1920 елны Петербургта чыккан «Коммунизмда балаларча ТУКАЙ ШАМАИЛДӘ на идея тәрбиясе һәм эстетик ләззәт бирү чарасы булып килә. Шуңа күрә Көнчыгыш халыкларында бүлмәләрне шамаилләр белән бизәү традициягә әйләнгән. ТОРГАН БАСМАЛАРЫ «суллык» авыруы», 1920 елны Шуяда басылган «Коммунистик яшьләр союзының төп бурычлары» дигән доклады һ. б. әсәрләрен күрсәтергә була. В. И. Ленинның мәкаләләре революциягә хәтле күп журналларда һәм газет- ларда басылып килгән. Китапханәдә В. И. Ленинның мәкаләләре урнаштырылган «Новое слово» (1897), «Мир божий» (1898), «Жизнь» (1899—1900), «Научное обозрение» (1899), «Заря» (1901—1902), «Вестник жизни» (1906), «Образование» (1906), «Мысль» (1910), «Современный мир» (1914) журналлары һәм «Пролетарий» (1908, 1901), «Социалдемократ» (1908— 1911), «Рабочая газета» (1910), «Правда» (1912— 1914) газетлары да саклана. В. И. Ленинның тууына 90 ел тулу уңае белән китапханә китап күргәзмәсе оештырды. Анда В. И. Ленинның революциягә хәтле басылган һәм үзе исән вакытта дөньяга чыккан әсәрләре аерым стендларда күрсәтелде. Ә. Кәримуллии Гадәттә шамаилләр дин белән бәйле булганнар. Шулай ук шамаилләрдә бөек затларның прогрессив рухтагы афоризмнарын, зур каләм ияләренең иҗатларын ӘСӘРЛӘРЕНЕҢ СИРӘК ОЧРЫЙ 152 нан фрагментларны якн халык иҗатының кыска, ләкин тирән мәгънәле хикмәтләрен очратырга мөмкин. Биредә без әнә шундый шәмаилләрнең берсе турында сөйләргә булдык. Бу шамаил татар халкының сөекле шагыйре Габдулла Тукай иҗатына багышланган. Анда эре гарәп хәрефләре белән «Туган тел» шигыренең: И туган тел, и матур тел, Әткәм, әнкәмнең теле! Дөньяда күп нәрсә белдем Син туган тел аркылы,— дигән юллары язылган. Шамаилнең гомуми күләме 88,5 см, х 62,5 см. (текст язылган пыяла өслеге 77 смх51 см. күләмендә}. Хәрефләрнең уртача калынлыгы 15 мм, биеклеге 63 мм. Тәгълик һәм кирәк урыннарда рикъга формалары кулланып язу шигырь юлларына җыйнаклык һәм тигезлек биргән. Строфаны пыялага төшерү өчен художник ачык сары буяу һәм алтын төсле станиоль кулланган. Буяу хәрефләрнең аскы һәм сулъяк өлешләрен, станиоль исә өске һәм уңъяк өлешләрен 1:2 нисбәтендә каплап, болар арасында гаять пөхтәлек белән нечкә кара сызык үткәрелгән. Төсләрнең килешле гармониясе текстның нәфислеген дә, укыр өчен ачыклыгын да тәэмин иткән. Шигырьнең исеме һәм строфа үзе көмеш төстәге кыса-читләмә эченә алынган. Кысаның һәр дүрт почмагы оригиналь орнамент белән бизәлгән. Орнаментның түбәндәге бер алкасы эчендә «Г. Т.» инициалын, аннан да түбәнрәк вак хәрефләр белән язылган «Язучы: Теләнче Тамакта мөгаллим С. Ишалин» дигән сүзләрне укырга мөмкин. Язмадан аңлашылганча, С. Ишалин Татарстанның Теләнче Тамак авылында мөгаллимлек иткән. С. Иша- линның шамаил өчен «Туган тел» шигырен сайлавы, бер яктан, туган телгә булган көчле мәхәббәт хисләре белән аңлатылса, икенчедән. 1913—1914 елларда, Тукайны югалту сәбәпле, аның шигырьләренә халык мәхәббәте тагын да көчәеп китүен дә әйтергә кирәк. Ихтимал, Ишалин тарафыннан мондый шамаилләр берничә язылгандыр. Ихтимал, аның шәмаилләре кемнәрдә дә булса тагын сакланадыр. Кызганычка каршы, бу хакта мәгълүматлар таба алмадык. Графика сәнгатенең бу үрнәген безнең кулга Гариф Исхаков дигән бер кеше (революциягә кадәр Бөредә, Чистайда китап белән сәүдә иткән) тапшырды. Сөйләвенә караганда,1914 еллар тирәсендә аңа Теләнче Тамакта булырга туры килгән һәм шунда инде ул әлеге шамаилне яздырып алган. 1927 елны Исхаков, Казанга күчәргә булгач, әлеге шамаилне Бөре пед- техникумына калдырды. — Картайганмын да инде... юлда ватып харап итүем бар, — дигән иде ул. Үз гомеремдә шәмаилләрнең күп төрлеләрен күргәнем булса да, бу шамаил тексты белән дә, күләме һәм чибәрлеге белән дә миңа аеруча ошады. 30 ел. саклану дәверендә шәмаилдәге язу һәм бизәкләр колоритына һичбер төрле үзгәреш кергәнен сизмәдем. Ул, әле кичә генә язылып беткәндәй, чиста һәм матур. Әйтерсең лә, шушы шәмаилдә дә халыкның сөекле улына булган көчле мәхәббәте саклана! В. Гыйлъмияров 153 АРХИВ ШҮРЛЕКЛӘРЕН АКТАРГАНДА Татар театрына нигез салучыларның берсе, «Сәйяр» труппасының җитәкчесе һәм .комедияләр авторы Габдулла Кариер безгә яхшы таныш. Мулланур Вахитов, Габдулла Кариевнең сәнгать, культура өлкәсендәге эшчәнлегенең демократик характерда булуына басым ясап, аның халыкны агарту юлындагы хезмәтенә югары бәя бирә. «Карцев, Болгарская, Байкина — якынлашып килгән яңа тормышның беренче ягымлы нурлары, киләчәк буыннар шатлыгы өчен үз-үзләрен аямыйча, армый-талмый эшләүчеләре... Алар икейөзлелек һәм бозыклык белән тулган бай аристократ салоннарыннан түгел, ә бәлки халык арасыннан күтәрелделәр һәм мещанлык морале белән пычранмаган саф җаннарын чын гуманистик сәнгать өчен корбан иттеләр... Үзләренең эшләренә чиксез бирелгәнлекләре белән яшь йөрәкләрне рухландырсыннар алар...» — дип яза Мулланур Вахитов «Театр очкыннары. Яна кояшның беренче нурлары» исемле мәкаләсендә Г. Кариевнең политик эшчәнлеге бөтенләй диярлек өйрәнелмәгән. Аның эшчәнлегенең нәкъ әнә шул ягына басым ясаучы М. Вахитов мәкаләсе безне архив шүрлекләрен актарырга этәрде. Хәзергә бик аз материал табылды. Әмма табылган кадәресе дә, безнең карашыбызча, шактый кызыклы гына. Казан жандармерия идарәсе 1913 елның 4 май карарында2 Г. Кариев тарафыннан яшерен җыелыш оештырылу фактын билгеләп үтә. Жандарм шымчылары Махсус бүлеккә Г« Кариев катнашында Г. Ко- ләхметов квартирында үткәрелгән икенче бер җыелыш турында да хәбәр итәләр 3 . Охранка Кариевнең һәр адымын күзәтә башлый. Яшерен шымчылар охранкага «Сәйяр» труппасының маршрутын бирәләр (аңарда барысы 20 шәһәр санала). «Казанда яшәгәндә ул (Г. Кариев.— Р. Н.) һәрвакыт мөселман студентлары һәм укучы татар яшьләре белән очрашты. Саналган шәһәрләрдә дә (сүз «Сәйяр» труппасының маршруты турында бара. — Р. НЛ Кариев татарның алдынгы катлаулары белән аралашыр дип уйларга кирәк»54 ,— дип яза жандарм агентлары. Жандармнар, Кариевнең һәр адымын күзәтеп торсалар да, аны кулга алмыйлар. Ни өчен? Бәлкем, аның турында күбрәк беләселәре килгәндер? Ул кадәресен ачыклый алмадык. 1913 елның 18 маенда Саратов жандармерия идарәсе начальнигы Казанга Г. Кариев турында түбәндәгеләрне белдерә: «9 майдан күзәтү астына «Центральный» алынды». Шунда ук Кариевнең «Голос Саратовца» газеты- ның элеккеге эшчесе Федоров, рустатар мәктәбе укытучысы Юскаев һәм крестьяннар белән очрашуы әйтелә 55. Юскаевның социалистик эчтәлектәге брошюралар тәрҗемә иткән өчен шул елларда суд хөкеменә тартылуы билгеле. Труппа Астраханга чыгып киткәч, жандармнар анда да бу турыда хәбәр итәләр. 1915 елның 10 январенда Казан жандармнары Полиция департаментына Кариевнең сугыш кырында врачлык ярдәме күрсәтү буенча мөселман съездында катнашуын һәм 1914 елның 30 декабрендә Петербургтан Казанга кайтуын хәбәр итәләр. Ул съездда яшерен резолюцияләр кабул ителә. Шул исәптән «әгәр сугыштан соң революция кузгалса, мөселманнар нинди тактика тотарга тиешлеге» әйтелә 56 . Полиция департаменты Казан жандармерия идарәсеннән яшерен резолюцияләрнең асылын ачыклауны сорый. Бернинди эзәрлекләүләр дә, һичбер төрле чикләүләр дә Кариевне халыкка хезмәт итү эшеннән туктата алмаган. Р. НафыйковБЕЗДӘ ДӘ БУЛГАН Рус халкының авыз иҗатында Идел (Волга) елгасына багышланган күп кенә җыр һәм көйләр яши. Волгаматушка» сүзе язма әдәбиятта да йөри. Бездә, Иделнең энесеме, әллә сеңелесеме «Агыйделкәй»гә карата җырлар шактый күп булса да, Иделнең үзе турында «Волга-матушка» мәгънәсендә олылап әйтелгән җыр, көй очрамый. Әллә, булып та, эшкәртелеп һәм үзгәреп килә торгач, барысы да Агыйделгә кайтып калганмы? Иделгә карата «ана» сүзен куллану безнең әдәбиятта, сирәк булса да, ишетелә. Ләкин ул русчадан тәрҗемә төсендә генә бирелеп килә. Борын-борыннан татар халкы Идел турында җырлый килгән. «Татар поэзиясе антологиясе»ндә М. Каш- гарый сүзлегеннән күчерелгән: Итил суы ака торур, Кыя төби кака торур... дигән җыр шул турыда сөйли. Үткәй йөз уртасында басылган «Диван хикәят татар» китабында, Казан ханлыгы чорыннан калган дип исәпләнгән «Җанбәк» турындагы хикәядә дә мондый бер җыр бар: Ак сарайда ялчы мән, АнаИделдә салчымән, Әчтрханда тучымән, Кыр-далада уенчымән... дип җырлый балачакта ук үксез калып үскән бер егет. Күрәсез, сал куып, ләм- кә тартучылар телендә Иделне — «Ана-Идел» дип олылап җырлау, сөйләү бездә дә булган икән. Тик, әнә шул образлы сүз, ниндидер сәбәпләр белән, телебездән төшеп калган. Аны, матур әйтемне терелтәсе иде. Сүз сүзне тарта, диләр. Бездә исеменә җыр, көй багышланмаган кыз калмагандыр инде. Хатыннар- аналар турында язмасалар да, кызлар турында көй язарга композиторларыбыз да яратмый түгел. Тик, көйсез калган кыз исеме генә таба алмыйлар шикелле. «Ана-Идел» турында гына көй ишетелми. «Волга-матушка река» көен хәтерләткән, киң күкрәктән чыккан, киң тавышка җырлана торган «Ана- Идел» көе дә Идел өстендә яңгырасын иде. И. Рәми