ҮСҮ ЮЛЫНДА
Тормыш белән атлыйм, Юк, сөймимен Мин кемнең дә булса аявын. Ә көчсезләр әйдә еласыннар, Оптимизм — минем байрагым. ЯГу юлларны без Хисам Ка- маловпың беренче җыентыгында укыган идек. Чыннан да, яшь шагыйрь — Бөек Ватан сугышыннан авыр яра белән кайткан 146 солдат — үзенең урынын көчлеләр, көрәштәгеләр сафында тапты, алар хисен җырлап поэзиягә килде. Яшь шагыйрьнең «Яңадан сафта» исемле беренче җыентыгында авыр яраланган солдатның госпитальдәге кичерешләре, физик һәм мораль үлем белән батыр тартышуы һәм, ниһаять, сафка кайту нәтиҗәсендә туган горурлануы гәүдәләнә. Безнең каршыбызга тормышны бөтен рәхәтләре-газаплары белән яратучы, иле, аның азатлыгы өчен үз-үзен аямыйча көрәшүче, киң омтылышлы лирик герой килеп баса. Иле өчен күрсәткән батырлыгы белән канәгатьләнү аңа ят. Олег, Зояларның батырлыгыннан көнләшә ул (алар бнт тормышларын да бирделәр!), көрәш сафында үз батырлыгын алар батырлыгына тиңләргә омтыла. Хисам Камаловның «Чияле тау» исемле җыентыгында таныш лирик геройның үсә баруын күрәбез. Ул хезмәт эчендә кайный, заман белән бер адымнан атларга тырыша, туган якны бизәп баш калкыткан нефть вышкаларын котлый. «НАТИ» тракторлары гөрләгән колхоз кырларын, шул иркен колхоз кырларының эшчән кешеләрен мактап җырлый. Шагыйрь туган ягын чиксез ярата. Ул аның чияле тауларына, суларына гашыйк. Хисам Камалов тудырган матур образлар бар. Алар арасында без үз бәхетен кешеләр бәхетендә тапкан акушерка Рәйзәне, әтисенең Европа тузанына буялган дизелендә басуларны гөрләтеп эшләүче тракторчыны, сугышта югалган ире истәлегенә һаман да турылыклы булган олы җанлы тол хатынны һ. б. күрәбез. Ниһаять, лирик герой икеләнүләр, дулкынланулар эчендә, партиягә кабул итүне сорап, гариза яза. Аның артында озын көрәш юлы сузылган: Бөек Ватан сугышы, яралану, госпиталь, вуз, хезмәт кырлары. Кичергәннәре аны чыныктырган, үстергән. Ул хәзер сафның алгы рәтенә басарга тели һәм шуның бөтен җаваплы- лыгын тойган хәлдә дусларына, коммунистларга, мөрәҗәгать итә: Кешеләргә файдам тисен иде, Сезнең белән LIII X. Камалов. Лирик шигырьләр. Татарстан китап нәшрияты. Казая, 1958 ел. 80 бит. телим атларга. Коммунистлар, Дуслар, уйлашыгыз. Мин ярыйммы сезнең сафларга? X. Камаловның өченче җыентыгы LIII дөньяга чыкты. Табигый ки, укучылар яңа җыентыкта авторның үсүе, тематикасы белән кызыксыналар. Яңа җыентыкка хисләрнең муллыгы, кичерешләрнең драматик киеренкелеге, уйлануларның тирән булуы хас. Димәк, шагыйрь алга таба бер адымны шушы юнәлештә ясый. Без уйчан, туры сүзле таныш лирик героебызны үсә барган матур сыйфатлары белән очратабыз. Менә ул үзенең күптән күрмәгән яшьлек дусты янында. Күпме истәлекләр уртаклашасы, никадәр сөйлисе сүзләр бар. Әмма тату әңгәмә бер ноктага терәлеп кала, бар нәрсәне яшен суккандай була — кайчангыдыр дуслар капма-каршы юлдан киткәннәр: берсе мещанлык сазлыгында, икенчесе — партия кешесе. Хәлбуки черек күренеш үзенең барлыгына канәгатьләнеп калмыйча, сасысын тирә-юньгә таратырга омтыла. Лирик геройның «беркатлы» намуслылыгыннан «дус» көлә, аны үз идеалы астына чакыра. Тик түбән хисләр партиянең гади кешесендә үзләрен яклаучыны таба алмыйлар («Дусны очраттым»). Хисам Камалов поэзиягә авыл матурлыгын җырлап килде һәм авыл җырчысы булып калуында дәвам итә. Туган җиргә мәхәббәт темасы нигездә аның авылга караган шигырьләрендә ачыла да. Туган авыл турында бик күп шигырьләр язылган. Ә Хисам Камалов шигырьләре алар арасында югалып кала торганнардан түгел. Авыл темасы лирик геройның шәхси язмышы, кичерешләре белән үрелгән. Менә аның «Туган авыл» шигыре. Шагыйрь көн-төн авылы белән бергә яши, табигать белән бергә сулый-, аның хисләре я авыл суларында канат манчый, я тирәк очына менеп оя ясый: Мине.м уйлар тагын снңа кайта, Язын очып кайткан кошлардай, 10* 147 Тирәкләрең очына оя ясый, Төнгә кала кайчак йокларга. Кош-кортлар, тирәкләр, инеш сулары — авыл күренешен тәшкил итүче бизәкләр геиә. Шагыйрь моны аңлый. Шуңа күрә шушы коры бизәкләрне геиә түгел, ул авылның гомум ил өчен файдалы ягын — байлыгын да онытмый. Кем белгән соң Нефть вышкалары Тау башларын сырып алыр дип, Нинди байлык миннән яшергәнең, Бу просто хәтер калырлык?! — дигән гади юлларында шагыйрьнең авылга мөнәсәбәтенә җиңелчә шелтә тоны кушыла, чөнки ул авыл белән «үз кешеләрчә» якын, җылы итеп сөйләшә. «Арыш кыры» дигән кыска шигырендә шагыйрь хезмәт поэзиясен тасвирлый. Шигырьдә өч момент: хезмәт, мәхәббәт һәм шулардан туган җыр бергә органик үрелеп бара, укучы моны бер бөтен буларак кабул итә. Хезмәт тагын, тагын җырлар тудырачак, чөнки тракторчы үзенең җырларын, хисләрен, эшен югалыр өчен җилгә түкми: Аның җырын зур бер пластинкага Язып бара гүя төрәне... Бу тема «Кая гына барып олаксам да» шигырендә тагы да тирә- нәйтелә, үстерелә. Биредә авыл тормышы, авыл күренешләре шагыйрь тарафыннан барланып, кичерелеп кенә калмый, лирик геройны гыйбрәтле нәтиҗәгә китерә; аның изге теләге — илгә файдалы булу теләге тагын ныгый, тагын көчәя, аның илгә авыл биргән муллыкка тиң хезмәт җимешләре бирәсе килә. Буразнага күмелеп сезнең кебек, Шулай шаулап үссәң иде дә, Тамырың җиргә китсә иде дә, Тугайларны күктә сайраттырып. Моңландырып торсаң иде дә, Бирсәң иде аннан сезнең кебек, Каерылып уңган мул уңыш. Кешеләргә рәхәт, мул тормыш!.. Җыентыкның бу өлеше — чынчыннан хезмәт поэзиясе. Биредә шагыйрьнең тавышы киң сулышлы, көр яңгырый. Бу тема патриотлыкның тирәнәя баруы рәвешендә үстерелә. «Сөенмәсен» шигырендә, уңышларына сөенеп, авырлыкларны үз эчендә саклый белүче, дошман каршында горур торучы халкыбызның гасырлар буена тупланган гүзәл сыйфатын шагыйрь лозунг итеп күтәрә. Халык телендәге «авызың тулы кан булса да, дошман алдында төкермә» дигән мәгънәле әйләнмә шигырь тукымасына бик табигый кергән. Лирик геройның тыйнаклыгы вакыт-вакыт илгә, кешеләргә иткән файдасының азлыгын тоеп газапланулар белән алмашына. Бу—изге, файдалы газаплану, әлбәттә. Тик андый газапланулар геройны хезмәткә киңрәк колач белән керергә этәрсеннәр иде (монысын инде аның яңа җыентыкларыннан көтәргә кирәк). «Җирсим» шигырендә Хисам Камалов авылны яратуында артык субъективлыкка бирелеп китә, «авылга рәхмәтсез булган» шәһәр халкына рәнҗү белдерергә тотына. Дөрес, ул аны җитди итеп түгел, «болай гына», шаярып кына әйтә кебек. Әмма кайбер «болай гына»- ның да урынсызы була. «Җирсим» бу яктан «Чияле тау» җыентыгындагы «Шаулы яшьлек күкрәп үткән җирем...» шигыренә беркадәр каршы килә. Аида шагыйрь: Иң беренче мәхәббәтем, җырым. Хыялларым — Чирәм, комнар белән Барын юлга илтеп җәйгәннәр. Шуңа ахры — Бу юл авылыбызны Шәһәр белән матур бәйләгән! — дигән иде. Ә биредә: Елык-елык матур шул «кырларны» Шәһәр халкы Якасына кисеп куйган да, «Каракүл»нең чын ияләрен ул Алмый кебек инде уйга да... Шагыйрь, телиме-теләмиме, бу очракта ялгыш типиклаштыруга бара: авылга рәхмәтсез шәһәр халкы итеп безгә бер төркем мещаннарны тәкъдим итә. Ә бит безнең совет шартларындагы шәһәр ул, нигездә, — авылга һәрвакыт ярдәм итүче эшчеләр сыйныфы. Л1әхәббәт лирикасы җыентыкта шактый урын били. Бу тема «Мәхәббәт турында легенда» белән башланып китә. Шуны да әйтергә кирәк. 148 шагыйрь халык легендасын шигырьгә салып кабатлаудан узмаган, мәхәббәт темасын үтә берьяклы чишкән. Безгә Назыйм Хикмәтнең халык легендасына таянып язган «Мәхәббәт турында легенда»сы билгеле. Анда мәхәббәт героик легендага әйләнә, кыз белән егет арасындагы сөешү халыкка булган мәхәббәт белән үрелеп үсә. Легенданың каһарманы Фәрһат шуның белән көчле дә, ул тимер тавын мәхәббәт юлында киртә булганы өчен генә түгел, ә Арзен халкына суны бикләп торганы өчен дә җимерә. Хисам Камалов легенданы тормышка бәйли, аның үзенчәлекле чишелешен таба алмаган. Шуңа күрә «Мәхәббәт турында легенда»ны яңа, кабатланмас әсәр дип әйтеп булмый. «Яр бит яшәүнең тәме!» дигәндә шагыйрьнең берьяклылыгы тагын да ачык күренә. «Бер сагыну турында шигырьләр», оста гына язылган булуларына карамастан, укучыда канәгатьләнү уята алмыйлар. Шагыйрь формасы белән сонетларга тартым бу циклда гуманистик тема күтәрә, сугышта ирен югалткан хатынның сагыну хисләренә, сагышларына зур ихтирам, олылау белән карый. Әмма тол хатынның кичерешләрен артык сентименталь сурәтли. Алай гына да түгел, ялгыз хатын, сагынудан саргаеп, үлеп тә китә. Ахырда яңа сугыш уты кабызучыларга көчле нәфрәт ялкыны дөрләтү урынына, рәхимсез хөкем урынына гаҗиз калу, зарлану, сыкрау авазлары гына ишетелә. Әйтерсең, сугыш уты кабызучылар каршында без көчсез. Нишләргә соң? Алар сагыш татымаган, Япь-яшь килеш салкын җиргә күмелмәгән, Янып, көеп кайнар күз яше коймаган! Шуңа алар белми җирдә яшәү хакын, Кеше хакын, сөю хакын, яну хакын! Нишләргә соң — тукны ачлар аңламагач? Соңгы фраза шагыйрьнең фикерен көчсезләтә. Халык телендә «ачны туклар аңламый» диелә, һәм ул табигый яңгырый. Халык моны тигезсезлектән, иске тормыш хак- сызлыкларыннан сыкрап әйткән. Бу фразаны кирегә әйләндергәч, чынбарлыкны чагылдырган мәгънә тумый. Күп очракларда халыктагы әйләнмәләрне уңышлы файдалана белгән Хисам Камалов биредә буталган һәм кире фикергә тарта торган юллар килеп чыккан. «Син кирәк миңа» шигырендә шагыйрь ялган дуслыкка, икейөзлелеккә. «мин-минлек»кә, «үз-үзлек»- кә каршы чыга, дустыннан үзенең ялгышларына карата рәхимсез булуын сорый, башкаларның кимсетүләреннән зарлана. Биредә уңай фикер үткәрелә: Бездәге «җеп», «мин-минлекне», «үз-үзлекне» Пушка белән ату кирәк, вату кирәк! Шул ук вакытта бу шигырьдә хата юллар да бар: Бүтәннәр бит чит итәләр, дус итмиләр, Инвалид бит: шул да аңа җиткән диләр, Кимсенер дип ахыр, авыр сүз әйтмиләр. «Бүтәннәр» сүзе киң гомумиләштерүгә ия. Аның эченә «коммунистлар, дуслар» («Партиягә гариза») да керә кебек. «Кайберәүләр» дияргә мөмкин булыр иде. Моның белән генә дә эш төзәлә алмый: шигырьдә икенче хата фикер бар. Тик шул бирсә безгә әзрәк арыну бирә — Бабайлардан агып килгән иске канга, Күп шайтани тойгы (?) җыеп калган җанга. Ә алар бит ничә гасыр үз-үзләре Белән һич тә көрәшмәгән, сугышмаган, Тапкан-эчкән һәм баена карышмаган. Безнең революция ясаган бабаларыбызмы «баена каршы маган»??! Без бит шигырьдәге лирик геройны типик совет кешесе дип беләбез. Ә менә аның типик бабалары турындагы фикере тарихи яктан һич тә дөрес түгел инде. Җыентыкка кергән мәхәббәт шигырьләрендә шагыйрь, әдәби-техник осталык ягыннан, алдагы җыентыклары белән чагыштырганда, шактый үскән, аның сурәтләү чаралары байый, камилләшә төшкән, лексик байлыгы арткан. Эчтәлекләре, эстетик кыйммәтләре ягыннан исә ул шигырьләрнең барысын да бер югарылыкта тора дип булмый. Бу темадагы уңышлы шигырьләрдән «Җилләр исә»не; матур формалы, күңелдә тирән уйлану уята торган «Күзләреңдә синең зәңгәр моң»- ны; буш, арзан матурлыкны тасвир- 149 лаган «Ни тыюсыз, биксез»не; «Серең ачылыр» һ. б. шигырьләрен, җырларын китерергә мөмкин. «Җилләр исә»дә лирик герой хурланылган мәхәббәте өчен сыкранмый, авыр тойгыларын горур рәвештә җиңә. Минем өчен — син юк инде хәзер, Синең өчен — мин дә югалдым. Мин үземнең кәстилләрем белән Егыла-тора кабат юл алдым... Әлисә! Якты йолдыз синең караватыңа Яшькелт нурын әгәр гел койса, Аны мин дип уйлый күрмә, яме, Алай янмас идем мин булсам! Сизгер укучы Хисам Камаловның мәхәббәт газапларына багышланган байтак шигырьләре өчен бер уртак якны тояр: герой үзенең януын хезмәт белән басарга тырыша. Бу нәрсә, төрле формалар алып, шагыйрьнең күп кенә шигырьләрендә очрый. Бу начар түгел, әлбәттә. Ләкин бер үк нәрсә күп кабатлана торгач, үзен тискәре яктан сиздерә башлый, һәм шагыйрьнең тормышны иңләү колачын, аны сәнгатьчә чагылдыру мөмкинлекләрен чикләнгән итеп күрсәтә. Хисам Камаловның кайбер шигырьләре әхлак темасына карый. Шагыйрь эчкечелеккә, аның фаҗигале нәтиҗәләрен сурәтләү аркылы, каршы чыга. Шундыйлардан, мәсәлән, «Дилбәр» шигырен китерергә мөмкин. Аңарда буйга җиткән һәм атасының эчүе аркасында мескен хәлгә төшкән Дилбәр турында сүз бара. Аның хәтта кияр күлмәге дә юк. Әтисе бар тапканын эчеп бетерә бара. Ә кем соң ул Дилбәр? Дилбәр — колхозчы кыз. Ул атасының күлмәк алып биргәнен көтеп ятучымы соң?! Сыер савучы, яшелчәче, кырчы, комсомол җитәкчесе — менә кем ул бүгенге колхозның типик Дилбәре. Шуңа күрә андый кызның мескен, кызганыч, күлмәксез булуы һич тә ышандырмый. Шул ук темага караган «Ятим малай» шигыре, киресенчә, авторның көчле шигырьләреннән берсе. Бу шигырьдә икенче тип инвалид бирелә. Биредә без ихтыяр көчен югалтып, эчкечелеккә бирелгән, шуның белән гаиләсен җимергән, баласын ятим иткән инвалид белән очрашабыз. Шигырьнең буеннанбуена диярлек ятим малайның тетрәткеч кичерешләре сурәтләнә. Менә ул бозланып каткан тәрәзәгә «күз» ьса- ган да, «күз карасын коеп», күрше авылдан әнисен көтә. Малайның эчке һәм тышкы дөньясын чолгап алган җитди, күңелсез бертөрлелекне шагыйрь оста чаралар аркылы күз алдыбызга китереп бастыра. Тышта буран улый, котыра, «әкияттәге озын яллы ак ат шикелле өй кырыенда чабып йөри» — малайның рухи халәтен шагыйрь менә шулай сурәтли. Тышта гына түгел, өйдә дә буран котыра. Ул — малайның күңелен кайтарып бетергән хатын (яшь «әнисе»): Урындыкка җәелеп утырган да, Буран кебек ап-ак челтәр бәйлн, Буран ялыдай озын җеп катып. Нәрсәгә соң аңа бу хатын?! Үги ана, әйтерсең, малайның котсыз көннәрен үзенең ак җебе белән шул йомгакка урый. Малайның үз әнисен исерекбаш ата авылына куып җибәргән. Ана баласын күрер өчен күрше авылдан көрт ерып килеп йөри. Ә ата, яңа хатыны акча бирмәгәч, малайның копилкасын ватып эчкән!.. Малайның фаҗигале язмышы моның белән үзенең кульминациясенә җитә. Шагыйрь менә шушы драматик картиналар аша әхлакый түбәнлеккә төшкән рухи инвалидны гаепли. «Дилбәр» шигырендә саф натурализм, акланмаган сыкрау өстенлек итсә, биредә чын мәгънәсендәге гаепләү бар. Анага мәхәббәт темасын шагыйрь бу җыентыкта да дәвам итә. «Синнән башка» шигыре (әнкәй үлеменә язылган шигырьләрдән) аеруча җылылык белән язылган. Гүзәл аналарның берсен югалтуны лирик герой белән бергә табигать тә авыр кичерә: ромашкалар, гөлләр, шомыртлар үзләрен ятим хис итәләр. Кайчак шагыйрьнең телгә, риф- маритм кебек шигъри чараларга таләпчәнлеге җитеп бетми. «Анадан — мунчадан» («Яңгыр яуды»). «моңаеп— куагы» («Килде инде көз ге моңсу көннәр») һ. б. рифмаларны уңышлы дип булмый. Шагыйрьнең мәхәббәткә караган, яисә мәхәббәт катнашкан шигырьләрендә эротик моментлар булу да аларны бер дә бизәми. «Арыш кыры» шигырендә: Кыз теләгән егет кебек ул да Бөртек сорый гүя куйныпа, — дигән юлларны шундыйлардан санарга мөмкин. Югарыда уңай яктан телгә алынган «Синнән башка» шигырендә күңелне өшетә торган юллар бар. Һавадагы якты йолдызларның Трахом төшкән мәллә күзенә? Җыентыкка шигырьләр цикллап, тематик тәртиптә тупланса әйбәт буласы икән. Ул чагында укучы күтәрелгән мәсьәләләрне ансатрак үзләштерер, шагыйрьнең үсешен җиңел күрер пде. Шагыйрь, күрәсең, җыентыгының рухын, эчке җебен тоеп, уйлап җиткермәгән. Җыентыкның, югарыда әйтелгәнчә, һәм көчле, һәм йомшак яклары бар. Аларны, әлбәттә, шагыйрьнен үсү юлындагы эзләнүләре дип карарга кирәк. Без Хисам Камаловның яңа әсәрләрендә укучыларда ихтирам казанган көчле якларының үсүен күрербез дип өмет итәбез.