Логотип Казан Утлары
Повесть

МӘХӘББӘТ САГЫШЫ

 БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК И tt әрдә төште. Дирижер югары күтәргән кулларын кискен й I генә селтәүгә, оркестр тынып калды. Спектакль бетте. Ләкин тамашачылар урыннарыннан кузгалмадылар. Алар, әле генә сәхнәдә булган, әле генә күз алларыннан үткән фаҗигале тамашадан тетрәнгән хәлдә, бер мизгел хәрәкәтсез утырдылар". Аннары кинәт хәрәкәткә килделәр, дәррәү кул чаба башладылар. Авыр бәрхет пәрдә яңадан ачылды. Артистлар баш иделәр. Алкышлар көчәйгәннән-көчәйде. Пәрдә бер күтәрелде, бер төште. Кинәт театр бинасын тутырган алкышлар гөрелтесе эченнән: «Автор!», «Азторны сәхнәгә!» дигән тавыш яңгырады. Композитор Хәбир Сыртланов амфитеатрда, иң арттагы рәтләрнең * берсендә утыра иде. Спектакль тәэсиренә бирелеп, башта ул да кул чапты. Ләкин «Автор!», «Авторны сәхнәгә!» дигән сүзләрне ишеткәч, кинәт туктап калды. Йөрәге ешрак кага башлады. Ул, гүя бу сүзләрне кычкырган кешене күрергә теләп, алга үрелде, партерга күз салды, ләкин ярым караңгылык эчендә гүләгән залда берәүне дә күрә алмады. Анда бары тик куллар, билгеле бер такт белән бер-берсенә чабылучы куллар гына күренәләр иде. Күп тә үтмәде, «Автор!» дигән тавышлар партерның әле бер, әле икенче почмагыннан ишетелә башлады. Аларга амфитеатр белән яруслар кушылды. Һәм менә бу тәртипсез чакырулар бер-берсе белән тоташтылар да, партер, амфитеатр һәм яруслар алкышлар тактына: «Ав-тор!», «Ав-тор!» дип тәкрарлый башладылар. Сыртланов урыныннан кузгалырга кыймады. Бары янәшәсендә утырган кыз чәрелдек тавыш белән: «Автор!» дип кычкырып күршесенә: — Кара нинди тәкәббер автор! — дигәч кенә, урыныннан сикереп торды да ишеккә таба йөгерде. Сәхнә артында аны театр директоры каршы алды: — Сез кая югалдыгыз? — диде ул җитди итеп. — Халыкны шулай көттерү килешәмени! Сыртланов җавап бирергә дә өлгермәде, кемдер аны сәхнәгә төртеп чыгарды. Алкышлар көчәйде. Сыртланов, спектакльдән соң сәхнәгә чыгарга туры килсә дип, ничек чыгасын, ничегрәк итеп баш иясен өендә үк уйлап, хәтта берничә мәртәбә көзге алдында репетиция дә ясап килгән иде. Әмма бу алкыш, 17 бу күз камаштыргыч рампа уты аның бөтен өйрәнгәннәрен башыннан чыгарды. Ул залга карады, аягүрә басып алкышлаучылар арасыннан таныш йөзләрне эзләде, ләкин зал караңгы иде. Ул берәүне дә аерма чык күрә алмады. Кемдер аңа хризантемалар бәйләме китереп тоттыр ды. Сыртлапов, чәчәкләрне күкрәгенә кыскан килеш, тагын берничә секунд басып торды да сәхнәдән чыгып китәргә ашыкты. Ләкин өлгер мәде. Кайсысыдыр аның кулыннан эләктереп алды һәм, күз ачып йомганчы, яңадан сәхнәгә сөйрәп чыгарды. Ул аптырый һәм югала төшеп, артына борылды: артистлар елмаюлы карашларын аңа текәп, кул чабалар. Әллә кайсы: — Залга таба борыл, тамашачыга таба. Башыңны и!—диде. Сырт ланов, шушы боеручан тавышка буйсынып, залга таба әйләнде. Шак тый килешсез итеп елмайган хәлдә, берничә кат баш иде. Пәрдә төште. Котлаулар инде үзара дәвам итте. Композитор әле бер, әле икенче кочакка барып эләкте. Кемнәрдер аның бит алмаларыннан, яңакларыннан чапылдатып үптеләр. Сыртлапов букетын Хәлимә Баязитовага — балетның төп каһарманын биегән балеринага сузды. Баязитова, шатлык һәм мәхәббәт очкыннары түгелеп, чәчрәп торган күзләрен композиторга текәгән хәлдә, якын ук килде дә аяк очларына күтәрелеп, иреннәреннән үпте. Сыртлапов хризантемаларпың әчкелтем ароматы белән кушылган грим һәм пудра исен тойды. Ул арада күңелле көлү һәм алкышлар белән аралашкан көчле «Браво!» яңгырады. Сәхнәнең кинәт яктырып китүеннән Сыртлапов пәрдәнең яңадай ачылуын, үзләренең бөтен зал алдында үбешкәнлекләрен аңлап алды. Аңлады да шактый саксыз рәвештә Баязитованы читкә этәрде. Ләкин Баязитова югалып калмады, елмаеп, берничә рәт учын учка чәпәләп алды да яңадан Сыртлапов янына килде, куллары белән аның иңбашларыннан тотып, яңадан иреннәренә үрелде. Композитор тәмам югалып калды һәм йөгереп диярлек сәхнәдән чыгып качты. Талантлы яшь композитор Хәбир Сыртлановның бу балеты консер ваторияне тәмамлаган елны язылган һәм моннан берничә ел элек куелып, премьерасында ук җылы кабул ителгән иде. Соңгы елларда тамашачының бу спектакльгә булган мәхәббәте арткаииан-арта барды. Трамвай һәм троллейбус вагоннарында, өйләрдә һәм эш урыннарында кешеләр яңа балет турында әңгәмә алып бардылар, шул хакта сөйләштеләр һәм бәхәсләштеләр. Шунлыктан, балетның бүгенге йөзенче мәртәбә күрсәтелешендә булган уңыш беркем өчен дә көтелмәгән хәл түгел иде. Киресенчә, аны һәркем көтте, ә театр дирекциясе йөзенче спектакльне аеруча тантаналы итер уздыру өчен, алдан ук хәстәрен күрде: аршынлы хәрефләр белән язылган щит һәм афишалар, матбугат һәм радио тамашачыларны театрга, юбилей спектакленә чакырды. Нәтиҗәдә спектакль театр коллективының, җәмәгатьчелекнең һәм тамашачының уртак бәйрәме төсен алды. Яшь композиторның даны үсә баруга бер дәлил булды. Шушындый тантаналы очракны билгеләп үтү йөзеннән Сыртлапов өендә банкет кебегрәк бернәрсә оештырган иде. Ул мәҗлескә чакырылган кунакларны тагын бер кат кисәтте дә, театр вестибюленә җыелырга әйтеп, сәхнә артыннан чыгып китте. Урамда былчырак көзне яңа гына алмаштырган кыш хакимлек итә иде. Театрның бөркү бинасыннан чыккач, әле шәһәр корымы кунып өлгермәгән апак урамны, бәс саргай агачларны күрү Сыртлановка рәхәт булып китте. Ул күкрәген тутырып-тутырып салкынча коры һаваны сулады. Кунаклар өчен чакырылган таксилар театр янына килеп туктаганнар, үзләренең пассажирларын көтәләр иде. Сыртлапов шоферларга азрак сабыр итәргә кушты да театрга керде, вестибюльгә басып, кунакларны көтә башлады. Аның яныннан гына өйләренә кайтып баручы тамашачылар агылды. Аларның әле тынычла 43 нырга өлгермәгән йөзләре Сыртлановта ниндидер горурлык һәм үз-үзен. иән канәгатьләнү хисе тудырды. Кайберәүләр, төсмерләп булса кирәк кызыксынып аңа карадылар. Кайбер таныщ-белешләре ягымлы итеп елмайдылар, килеп кулын кыстылар, уңыш белән котладылар, тагын да яхшырак әсәрләр язуын теләделәр. Ул арада гримнарын сөртеп өлгергән артистлар да җыела башлады. Ә халык аның яныннан узды да узды. Сыртлановның күзенә гардероб ягыннан килүче бер хатын-кыз чалынды. Кинәт ул эсселе-суыклы булып китте. Аның бөтен тәне берьюлы хәлсезләнде ҺӘхМ ул көче бетеп идәнгә утырудан чак тотылып калды. Каршысына килүче кешене Сыртланов күрүгә үк таныды, ләкин аны бүген, монда күрү шул кадәр көтелмәгән һәм аңлашылмаслык хәл иде ки, ул үз күзләренә үзе ышанмады. Аз гына, ихтимал, берничә секундтан да артмаган вакыт эчендә башында әллә никадәр уйлар туды, җавап табуы читен булган, җавап табуы мөмкин булмаган сораулар өелде. Улмы бу? Әллә югыйсә күзгә күренүче шәүлә генәме? Ул булса — ничек ул Казанда? Казанда булса — ни өчен ул театрда, ни өчен ул аның балетын карарга килгән? Үзенә әнә шул сорауларны биреп, аларның берсенә дә җавап тап мастан, Сыртланов каршы килүчегә яңадан текәлде. Бу юлы ул аның үзе генә түгеллеген, икенче бер хатын-кыз белән култыклашып килүен абайлап алды. Сыртланов ул хатынны да таныды, ләкин бу аның уйларына бер мыскал да ачыклык кертмәде. Киресенчә, чуалта гына төште. Яңа сораулар туды. Ни өчен ул җиңгәсе белән? Ни өчен ул үзенең ире белән түгел? Сыртланов шулай гаҗизләнеп, күзләрен каршы килүче хатын-кыздан аера алмый торганда, ул да аны күрде. Менә ул инде бөтенләй якынлашты, менә тышка бәреп чыккан каушавын яшерү өчен, башын аска иде, ләкин шунда ук яңадан күтәрелде, яңадан аңа карады. Сыртлановның бер үк вакытта гаҗәпләнү һәм сагаю да, тәгаен булмаган шатлык һәм бәхәссез сагыш та, беркатлы өмет һәм тирән өметсезлек тә сирпе- гән карашы аның күзләре белән очрашты. Бу вакыт ул ишек төбенә үк килеп җиткән иде инде. Тагын берничә секунд, тагын берничә адым... һәм ул чыгып китәчәк. Әллә шуны уйлап, әллә берни дә уйламыйча, Сыртланов алга таба калкынып куйды һәм: — Исәнмесез! — диде. Ул да Сыртланов белән исәнләште* дөресрәге, нәрсәдер әйтеп, иреннәрен кыймылдатты һәм, халык белән аралашып, ишектән чыгып китте. Сыртлановның башына килгән иң беренче уй аның артыннан чыгу, туктату һәм раслыгына әле һаман да төшенеп җитмәгән нәрсәнең хыялмы, чынмы икәнлеген белү булды. Ләкин ул моны эшләп өлгермәде. Янына килеп баскан Хәлимә Баязитова аны култыклап алды да, кычыткан чыпчыгы кебек сикеренгәләп, сөйләнә башлады: — Син нишләп бүген миңа бер сүз дә әйтмисең? Әллә начар биедемме? Шулай диде дә, җавап та көтмичә, аны урамга алып чыгып китте. Сыртланов каерылып, әлеге кешеләр китәргә тиешле якка карады, ләкин эзләгән кешесен күрә алмады. Ә башында гел шул сораулар иде. Ул ничек Казанда? Ул ни өчен театрга килгән? Ул ни өчен ире белән түгел? Спектакль тәэсиреннән арынмаган, арынырга да теләмәгән кунаклар .машиналарга утырышты. Иң алдагы машина Сыртланов белән Баязитованын икесенә генә калды. Тыз-быз сикеренеп йөрүче Хәлимә сизелерлек канәгатьләнү белән әйтеп куйды: — Автор белән героиняга аерым машина. Гениально! Сыртланов шунда гына бу эшнең кемнеңдер ^оста уйлаган планы булуына төшенде. Театрда бит аларны күптән бер-берсенә юрыйлар. кияү буласы кеше белән кәләш дип йөриләр. Янында айның ундүртенче кичәсе кебек балкып утыручы Хәлимә дә шулай юрый һәм шуңа өметләнә. Алай гына да түгел, ул үзе дә бу турыда уйлый башлаган иде. Ләкин бүгенге очрашу... Сигез машинадан торган кәрван кузгалып китте. Яңа төшкән кар өстенә көпчәк эзләре сүтелеп калды. ИКЕНЧЕ БҮЛЕК Кунаклар килеп җиттеләр. Аларны гөберлс бака түше төсле халатын киеп, Сыртлановиың туган апасы каршы алды. Туган апалар бик сизгер булалар. Зәкия апа да сөекле энесенең нәрсәдәндер йөрәк мае сызылуын ишектән керүгә сизеп алды һәм, туган апаларда гына була торган өлгерлек белән, сәбәбен белергә ашыкты. Сыртланов кыска гына итеп аңлатып бирде дә кунаклар белән әбегәрләнә башлады. Ләкин көндезге-кичке күңел күтәренкелегенең тамчысы да калмаган иде инде. Берничә көн рәттән шәһәр буйлап чабып, хәстәрен күреп йөргән һәм көтелмәгән очрашу аркасында хуҗа өчен инде кызыгы беткән мәҗлес башланып китте. Дөрес, тантананың сәбәпчесе хуҗа кешенең сөмсере коелу кайбер кунакларның да кәефен кырган кебек булды. Ләкин, Сыртланов, берни дә булмады, дип аңлаткач, бу нәрсә онытылды. Яңа бистәдә торучы туган апа пешергән тәмле ашлар, аннан да бигрәк, шешәләрдә ялтырап, бокалларда чыжлап торган «җәннәт сулары» бик күп нәрсәләрне оныттырырга сәләтле. Мәҗлес мәҗлесчә төс алды. Автор исәнлегенә, аның балеты өчен, языла башлаган һәм язылачак әсәрләр өчен тостлар күтәрелде. Кайберәүләр аны Чайковский һәм Яруллин белән янәшә куйдылар. Мактауга юмартраклары, аннан да уздырып, Сыртланов кебек композитор тумаган да, туачак та түгел дигән фикерне алга сөрделәр. Сыртланов, нык табигатьле һәм акыллы кеше буларак, әлбәттә, мондый мактауларга игътибар итмәде. Шулай ук гаҗәпләнмәде дә, чөнки туган апаң оста пешекче булганда, табының мул хәзерләнгәндә, һәркемнең мондый сүзләрне ишетә алачагын ул аңлый иде. Кичә дәвам итте. Һәр эчелгән бокал кунакларның кәефен китерә төште— алар шаярдылар, анекдотлар сөйләделәр, җырладылар, көлделәр. Бары өч кешегә генә бу күңеллелек йокмады. Аларның берсе — хуҗа үзе иде. Икенчесе — энесенең йөрәген тырнаучы мәче хакында белеп өлгергән Зәкия апа. Өченчесе — яше өченче дистәгә якынлашып килсә дә, үсмер кызларга хас тотышын ташламаган, һәрвакыт көләргә, шат булырга яратучы Хәлимә Баязитова. Ул Сыртлановны ярата иде. Табигать тарафыннан хатынкызларга гына, анда да кайбер хатын-кызларга гына бирелә торган, кеше күңелендәге бик кечкенә үзгәрешләрне дә тоя, күрә белү сизгерлеге Хәлимәдә артыгы белән бар иде. Ул яраткан кешесенең күңелендәге билгесез сагышны бик тиз сизеп алды. Мәхәббәт белән, ялвару һәхм ярдәм итәргә теләү белән мөлдерәмә күзләрен Сыртлановтан алмады. Ләкин яраткан кешесе аның белән уртаклашырга ашыкмады. Хәлимә билгесезлектән изаланды. Аның хатын-кызлык табигате күңелен кытыклап торган сәбәпне кичектермәстән белергә теләде. Ул әллә нәрсәләр уйлады, әллә нәрсәләргә юрады. Кунакларның кәефе килде. Алар яңа әсәрләр уйнап күрсәтүен сорап, хуҗаны аптыратып бетерделәр. Әмма Сыртлановиың кайгысы анда түгел иде. Ул гел аның турында, кайчандыр үзе яраткан һәм бүгенге очрашудан соң һаман да яратуына шиге калмаган, кайчандыр үзен дә фидаи мәхәббәт белән яраткан Мәдинә турында уйлады. Дөньяларын онытып ашап-эчүче, кәеф-сафа чигүче кунакларны күрү аның ачгын китерде, ә шул кунакларны кыстый-кыстый сыйларга, аларның күңеллә- 4. .с. ә.- х- 4. ... 50 рен табарга мәҗоүр булу аны җенләндерде. Ләкин әдәп аңа бу ачуны тыярга, теләмәсә дә сөйләшергә, эчәсе килмәсә дә эчәргә, йөрәге сулкылдап еласа да көләргә кушты. һәм ул сөйләште. Эчте. Көлде. ӨЧЕНЧЕ БҮЛЕК Кунаклар таң белән генә таралыштылар. Хәбир Сыртланов тизрәк бер үзе, уйлары белән ялгызы гына каласы килеп интексә дә, әдәп саклап, Хәлимәне озата барды. Капка төбендә үк салкын гына саубуллашты да, билгесезлектән җәфаланучы кызның дымлы күзләренә игътибар да итмичә, кайтып китте. Кайтты да бүлмәсенә кереп бикләнде. Яртылаш чишенеп, яртылаш чишенмичә, урынына капланды. Капланды да. салкын мендәрен кочаклап, төн буе тынгы бирмәгән сорауларга җавап эзли башлады. Әлбәттә, Мәдинәне күреп калган минуттан бирле аныи. бу сорауларны онытканы да юк иде. Ләкин менә хәзер, кунаклар ыгы- зыгысыннан котылып, бер ялгызы калгач, ул сораулар аеруча үзсүзлелек белән калкып чыктылар. Мәдинәнең Казанда булуы аны инде әллә ни гаҗәпләндерми дә иде. Ял алгандыр, әнисе янына кайткандыр, дип уйлады ул. Ә менә аның театрга килүен ул берничек тә аңлый алмады. Мәдинәнең гомумән театрга баруы, башка бер спектакльне каравы, әлбәттә, аны гаҗәпләндермәс иде әле. Ләкин ни өчен ул Хәбир Сыртланов балетына килгән? Ул бит аны элекке елларда күрде, премьерасында булды һәм, әгәр ялгышмаса, икенче һәм өченче спектакльләргә дә килде. Шулай булгач, тагын бер кат карап, үткәндәге бәхетле минутларын искә төшерү, бәгырен әрнетү аңа нигә кирәк булган? Әллә инде Мәдинә ул бәхетле минутларны оныткан яисә, онытмаса да, салкын кан белән хәтерләргә өйрәнгәнме? Әллә инде ул хәзер моңа кадәр белмәгән, күрмәгән бәхетне тапканмы? Тапкан да, Хәбиргә күренеп, аның җанын әрнетергә теләгәнме? Юктыр, тәгасн юктыр. Ул бит Мәдинәне яхшы белә: Мәдинә мондый түбәнчелеккә бервакытта да бармас. Хәер, кешеләр һаман бер килеш калмыйлар бит. Бәлки, Мәдинә дә үзгәргәндер. Ваклыктан һәм мещанлыктан тәм табучы хатынга әйләнгәндер. Бәлки, алай да түгелдер. Бәлки, ул Хәбир турында бернинди дә начар хатирәләр сакламыйдыр, һаман да яратадыр. Театрга килүе дә яраткан кешесенең хезмәтен хөрмәтләүдән, аның үзен очратырга теләүдәндер. Ләкин ни өчен ул үзе генә килгән? Ни өчен ире белән түгел? Хәбир Мәдинәнең ире хәрби диңгезче икәнен, аларның Ерак Көнчыгышта яшәүләрен, шунда кыз балалары тууын белә иде. «Үзе генә кайтты микәнни? — дип уйлады ул.— Шундый ерак җирдән кышкы чатнама суыкта, нәни бала белән ничек үзе генә кайтты икән? Мондый мәшәкатьле юлга ире ничек җибәрде икән? Әллә баласы булу рас сүз түгел микән? Әллә ире дә кайтканмы? Кайтса—ни өчен ул театрга килмәгән?» Шушы исәпсез күп сораулар Хәбирнең йөрәгенә таш булып өелделәр. Шуларның барысына да җавап булып, күңеленә бер сизенү килде: ул’ иреннән аерылган. Шушы сизенү, күңелсезрәк тә, ләкин бер үк вакытта әллә нинди тонык яктылыгы, томанлы шатлыгы һәм аныксыз бәхете белән кызыктыручы шушы сизенү аның бөтен барлыгын биләп, алды. Көн озын чабып, төн озын булашып шактый арыган булуга карамастан, күзләре йомылмады. Ул аларны караңгылыкка текәгән килеш үзенен/үсмер чагын, балигъ булып җитү елларын, шул елларның җәннәт кошлары кебек чуар һәм серле хыялларын, сабый күз^яше кебек, керсез хисләрен, самими дулкынлануларын һәм оеркатлы уйчанлыкла- рын, нәрсәнедер яңаны, анык булмаганны, күренмәгәнне көтеп зарыгуларын /Хәтерләде. Аннан Мәдинәне очратуы, аңа булган мәхәббәте, Мәг- 51 динәнең аны яратмавыннан туган ачы да, татлы да газаплары; кайнар хисләре Мәдинәнең боз кебек салкынлыгын очраткач, дөньядан китәргә уйлап тилерүләре һәм Мәдинә ялгыш кына елмайса да, күккә менгәндәй булып шатланулары, көттереп, зарыктырып килгән үзара мәхәббәтнең исерткеч минутлары бүгенгедәй булып аның күз алдыннан үттеләр. Шуннан соңгысын аның уйлыйсы да, хәтерлисе дә килмәде. Тормышының шул гүзәл хатирәләре белән бүгенге очрашу арасында караңгы баз булып яткан сәхифәләр — Мәдинәгә булган мәхәббәтнең сүрелгән кебек булуы, ләкин сүрелмәве, язмышның шаяруы, тормыш җепләренең чуалуы аркасында моны шактый кичегеп аклавы — күңелсез дә. газаплы да иде. ДҮРТЕНЧЕ БҮЛЕК Хәбир Сыртланов әти-әниләре үк Казанда туып үскән төп Казан кешесе. Музыкага талант аңа әтисеннән — Габәши һәм Сәйдәшев белән якыннан таныш булган, күңелендә якты һәм зур хыяллар тибрәткән, ләкин музыкаль белеме булмау сәбәпле, чәчәк атмыйча йомылып калган һәвәскәр музыканттан күчкән. Әнисенең сөйләвенә караганда, бервакыт аларга Сәйдәшев килә һәм Хәбирнең әтисенә үзенең яңа җырын уйнап күрсәтә. Уйнап бетергәч, алар аш бүлмәсенә чыгалар, чәй эчә-эчә татар музыкасының бүгене һәм киләчәге турында сөйләшә, гәпләшә башлыйлар. Менә шул вакыт атаклы композиторны да, Хәбирнең әтисен дә хәйран калдырган бер вакыйга була һәАм ул Хәбирнең киләчәген хәл итә. Чәй эчеп утыручылар күрше бүлмәдә уйналган пианино тавышын ишетәләр. Чынлабрак тыңлап карасалар, анда кемдер, Сәйдәшев әле генә уйнап күрсәткән, моңа кадәр бер җирдә дә башкарылмаган көйне уйный булып чыга. Керсәләр — Хәбир инструмент янына баскан да сыңар кулы белән әлеге җырның мелодиясен җыя. Ил язмышы өчен барган көрәшләрдә Хәбирнең әтисе һәм ике абыйсы үлеп калды. Бердәнбер улы белән тол калган ана шушы чиксез зур шәхси фаҗигаләр өстенә, сугыш елларының башка авырлыкларын да күтәрде. Ләкин иренең сугышка киткәндә: — Хәбир сиңа кала инде, әнисе. Баланың таланты бар. Зинһар, укуын ташламасын, — дигән сүзләрен бер генә минутка да исеннән чыгармады. Сугышның беренче айларында ук бер-бер артлы икс улы үлеп калганда, Сталинград янында барган сугышлар вакытында иренең дә үлүе турында хәбәр килгәндә, Бибиҗамал апа яшь иде әле, бишенче генә дистәсен җыя башлаган, каны суынырга өлгермәгән хатын иде. Аның ир иркәләр, үзенең дә иркәләнер чагы иде. Ләкин үзен тол, актык баласын ятим иткән шомлы хәбәрне алгач, ул үзе турында бөтенләй онытты, бар тырышлыгын, ни булган йөрәк җылысын Хәбиренә бирә башлады. Ул Хәбире белән, Хәбире өчен генә яшәде. Баланың шатлыгы анага да шатлык булды. Кайгысы өчен ана да кайгырды. Улы аз йокласа— ана бөтенләй йокламады. Улының берәр җире авыртса, — ананың бөтен тәне сызлады. Ана көн дими, төн дими эшләде, тыныч заманда да, күп кенә ирләр өчен дә җиңел булмаган гаилә йөген бер ялгызы сөйрәде. Ире беләп торганда өй эшеннән, бала караудан үзгәне белмәгән һөнәрсез хатынның, эшләп тапканы да күп түгел иде. Ул җитми башлады. Ул җитмәде. Бибиҗамал апа улы белән ярым караңгы кухня ягына күчеп, өенә квартирантлар кертеп тутырды. Г1ш янына куш булыр, аз булса да ярар дип, төн йокламый алариың керләрен уды. Ләкин бу да җитмәде. Сугышка кадәр бөтәйтелгән өй җиһазлары, кием-салым һәм савыт-саба — барысы да базарга чыкты. Аннары, ин соңгы венски урындык та бер кирпеч икмәккә алыштырылгач, нәүбәт Бибиҗамал апаның кыз чагыннан, яшь килен вакытыннан бирле өф итеп кенә саклап тоткан иң кадерле ядкарьләренә җитте. 52 Ләкин азмы-күпме акча торырлык бердәнбер әйбер булып калган иске пианинога кул салу турында Бибиҗамал апа ялгыш та уйлап карамады. Чөнки ул пианино — улының киләчәге иде. Чөнки ана тормышының бөтен максатлары шул инструментка барып тоташа иде. Бибиҗамал апа улыныц зур кеше булырга тиешлегенә фанатик ышану белән ышанды. Хәтта һәркемне ил язмышы борчыган ул шомлы көннәрдә, «Бөтен көчне дошманны җиңүгә!» дигән лозунг астында, уникешәр. ундүртәр сәгать эшләгәндә дә, Бибиҗамал апа, барыннан да бигрәк, Хәбире турында уйлады. Ачлы-туклы яшәүдән, арудан, авызын ачса үпкәсе күренерлек хәлгә килгән, күз аллары караңгыланып, тага торган төймәләренең тишеген таба алмыйча бармакларын канатып бетерүче Бибиҗамал апаның күз алдында һаман бердәнбер шатлыгы һәм юанычы булып калган улы — Хәбире торды. Сугыш китергән рухи, физик һәм материаль авырлыклар белән ул инде килешкән, ул аларга шулай булырга тиеш, шулай булуы котылгысыз бернәрсә итеп карарга өйрәнгән иде. Хәтта, үзе белән бер әртилдә эшләүче бик күп хатыннар кебек: «Кайчан гына бетәр икән бу сугыш!» — дип ачыргаланмый да иде инде ул. Кайтасы кешең булмагач, кайвакыт шулай да була. Тик менә сәбекәченә туйганчы бәрәңге генә ашата алса икән! Тик менә ай азагында премия итеп, балакаена ботинкага ордер гына бирсәләр икән — тузган бит, яматырлык җире генә дә калмаган. Ниһаять, сугыш бетте, һәр киткән кеше үлеп бетмәгән икән, әйләнеп кайтучылар да күп булды. Бибиҗамал апалар әртилендә эшләүче хатыннарның да күбесенең ирләре, уллары һәм башка якыннары кайтты. Кайберәүләр: — Эшләдек инде, җитәр. Инде ирләребез ашатсын!—дип, үзләренең хатын-кыз икәнлекләрен исләренә төшерделәр, эшләрен ташладылар. Хатын-кызның бәхетен үзенчә аңлаучы Бибиҗамал апа андыйларга кызыгып карады. Үзенең мондый бәхеттән мәхрүм булуын уйлап, җаны ачынды, һай, әнә шулай, кеше кебек, иреңне кочаклап, көлә-көлә, елый- елый, бар күргән газапларыңны бер юлы оныта алсаң икән! Ләкин юк шул, юк. Бәхетең булмагач, берни дә эшләр хәлең юк. һәм ул үзе җигелгән тормыш арбасының бауларын бушайта төшеп, бер генә мизгел бәхетле кешеләргә кызыгып торды да яңадан үз юлы белән, үз йөген сөйрәп китте. Ә бала, тормышларның авырлыгына карап тормады, үсте. Аның буе озынайды—анага мәшәкать артты. Аңа әле шакмаклы шарф, әле костюм кирәк булды. Ана, тукта, диде, улым кеше арасында кешечә булсын, диде, авызы тулы кара кан булса да төкермәде. Икешәр норма, өчәр норма эшләде. Ана иренә һәм башка балаларына булган мәхәббәтен бөтенләе белән Хәбиргә бирде. Улының да анасын хөрмәтләве аның бөтен кайгысын таратты, дөньяның бар мәшәкатен оныттырды. Әгәр ана өйгә улыннан алдарак кайтса, күзен тәрәзәдән алмыйча, аны көтте. Үзе генә утырып ашарга тамагына бармады, үзе генә эчмәде. Улының тирләп-пешеп, йөзләре әнис алмасы кебек алсуланып кайтып керүе, йөгереп килеп, муенына асылынуы ана өчен сөйләп тә, аңлатып та бетермәслек бәхет иде. Улы әлеге җимерек пианино янында утырган минутлар ананың иң шатлыклы минутлары булды. Еш кына ана эштән җеп өзәрлек тә дәрманы калмыйча, үзсн-үзе күрәсе килмәслек оулып арып кайтты, ләкин өйгә кергәч, УЛЫНЫЦ пианино янында утыруын күргәч, аның бөтен арулары онытылды. Ярык таба тавышына охшаган аваз чыгаручы шул җимерек инструментта УЛЫ уйнаган гаммалар һәм аккордлар анага дөньяның барлык авазларыннан да якын, шул авазларны тыңлый-тыңлый йокыга китү татлылардан да татлырак иде. 53 һәм Хәбир укыды. Музыка мәктәбе белән музыка училищесын тәмамлады, консерваториянең композиция классына керде. Бу вакыт инде ул төз сынлы, ябыграк булса да, зифа буйлы, һәр әгъзасында, һәр хәрәкәтендә яшьлек һәм нәзакәтлек сизелеп торган, кызлар игътибарын җәлеп итәрлек чибәр егет иде. Буе үсү белән аның акылы да үсте, табигате, үз-үзен тотышы һәм фикерләре дә үзгәрде. Балачакның беркатлы юанычлары, хәйләсез зәвыклары аны инде туйдырды, улиндеалар- даи кызык тапмый башлады. Аңа һәркемдә була торган, һәркем өчен бихисап яңалыклар: яңа хисләр, яңа хыяллар китерүче яшьлек килде. Бу яшьтәге үсмер егет, тормышның бер генә нәрсәсен дә белмәсэ дә, үзендә бөтен теләкләрнең яралгысын саклый, аларның һәммәсен дә тели. Уңда да-сулда да, анда да-монда да, җирдә дә-күктә дә — һәр җирдә аңа кемнеңдер серле тавышы ишетелә, аны әллә кая чакыра, дәшә, әллә нәрсә вәгъдә итә. һәм Хәбир, колачын җәеп, кочагын бөтен дөньяны сыйдырырлык итеп ачып, шул әллә каяга, әллә нәрсәгә каршы китте. Аның һични белән керләнмәгән күңеле нәрсәнедер юксынды, нәрсәнедер эзләде һәм зарыгып көтте. Ә эзләгәне табылмады, зарыгып көткәне килергә ашыкмады. Ләкин ул килде. Килде дә, Хәбирнең бөтен тормышын үзгәртте, бөтен дөньясының астын өскә китерде. БИШЕНЧЕ БҮЛЕК Яз иде. Консерваториянең беренче курсына имтихан биреп йөргән чак иде. Республика китапханәсенең уку залында ул Мәдинәне очратты. Үзеннән берничә өстәл аша утырган, «Сезнең сәгатегез юкмы?»—дип, вакыт белән кызыксынган карасу йөзле, сул яңагында кечкенә генә мине дә булган бу кызга ни өчен игътибар итүен Хәбир үзе дә аңламады. Ул әле дөнья күргән, хатын-кыз тирәсендә йөреп шомарган ир булудан ерак, хатын-кызга ирләрнең ник табынуларын чынлап аңламаучы, сафлыкның чын мәгънәсендәге мисалы булган егет иде. Ләкин ниндидер бер инстинкт, ул аңламаган, аңа таныш булмаган, шул ук вакытта аңа буйсынмаучы, аның өстеннән хакимлек итүче көч аны тагын һәм тагын шул кызга карарга мәҗбүр итте. Ул сәгате булмауга, кызга вакытны әйтеп бирә алмавына үкенеп һәм оялып бетә алмады. Кыз исә аның дөньяда барлыгына да игътибар итмәде, иптәш кызы белән нәрсәдер укуын, кайсыдыр фәнне өйрәнүен генә белде. Килешә дә иде соң аңа укыгандагы бу җитдилек! Кич булгач, алар чыгып киттеләр. Үз-үзенә хисап бирмәстән, ихтыярсыздан, Хәбир дә алар артыннан чыкты. Китапханә ишек төбенә басып, карап калды. Икенче көнне ул аны янә шул өстәл янында, янә шул кыз белән күрде. Кичен янә аларга ияреп чыкты. Янә артларыннан карап калды. Өченче көнне Хәбирнең имтиханы иде. Имтихан беткәч, иптәшләре я кинога, я көймәдә йөрергә дип, кайсы кая чабышып беттеләр. Ә ул китапханәгә килде, берничә журнал алып, залга керде. Гадәтләнгән урында әлеге кызны күргәч, каушап калды, нәрсәдәндер тартылды, нәрсәдәндер оялды. Киемендә, чәчләрендә, йөзендә һәм гомумән бөтен җирендә ниндидер җитешсезлек бар кебек булды, кыз шуны күрер дә көлә башлар кебек тоелды. Ачык изүеннән күкрәген каплаган көдрә төкләрнең күренеп торуын абайлап, бөтенләй югалып калды һәм тиз- тиз күлмәк изүен сәдәпләде. Болай да бик ятышып, үз алдына дулкынланып торган кара чәчләрен кулы белән сыпырып кунды. Кызлар өстәлендә, алар каршысында гына буш урын бар иде, тик анда барып утырырга Хәбирнең кыюлыгы җитмәде, берничә өстәл' чит- 54 гәрәк урын алды. Журнал ачып укымакчы булды, ләкин укый алмады Хәрефләр юлларыннан чыгып сикеренә, биешә башладылар. Шуннан ул бу эшкә кул селтәде, укыган булып, күзенең кырые белән генә кызны күзләргә кереште. Бу юлы ул шактый әһәмиятле ачыш ясады: кызның исеме Мәдинә икәнлеген ишетеп калды. Кызларның нинди фән өйрәнүләрен беләсе килде Хәбирнең. Шуның буемча аларның кайда укуларын чамаларга өметләнде. Һәм ул моны өелде. Кызлар марксизм өйрәнәләр иде. Ләкин коры куаныч кына булды — кайсы гына вузда соң марксизм өйрәнмиләр?! w Кич җитте. Китапханә ябылуны белдереп кыңгырау шалтырады. Кызлар исә ашыкмадылар, китапханә эшчесе килеп, китапларыгызны тапшырыгыз дип, искәрткәч кенә, урыннарыннан кузгалдылар. Килгәч тә ачып куйган, азмыкүпме укыган, ләкин сыңар юлы да башына кермәгән журналларын Хәбир дә илтеп тапшырды. Ашыгып кызлар артыннан чыкты. Алар үзләренең көн дә йөри торган юллары белән кайтып киттеләр. Хәбирнең күз карасы түгелеп калды... Иртәгесен ул китапханә ачылганчы ук ишек төбенә килеп басты. Беренче булып эчкә керде. Кыюлана төшеп, кызлар утыра торган өстәл белән янәшәдән урын алды. Ичмаса ул да аның дөньяда яшәвенә игътибар итсен, бер генә тапкыр, очраклы рәвештә генә булса да аңа күз төшерсен! Тик заяга гына ул ишектән күзен алмый көтте. Заяга гына шуннан соңгы көннәрдә дә китапханәгә йөрде. Ул килмәде. Күрәсең, имтиханнарын биреп бетергән иде ул. Күрәсең, китапханәдә йомышы калмаган иде аның. Менә шунда инде әлеге әллә нәрсәләргә чакыручы, әллә нинди серле, тылсымлы нәрсәләр вәгъдәләүче яшьлекнең пәрдәсе ачылды. Хәбир өчен күзләрне чагылдырырлык нурга да чумган һәм серле караңгылыкка да төренгән, күңелле һәм моңсу да, татлы һәм сагышлы да көннәр башланды. , Ул гашыйк булды. АЛТЫНЧЫ БҮЛЕК Хәбир бөтенләй икенче кешегә әйләнде. Башта аңа һәр кеше үзгәргән, матурланган, әллә нишләгән булып күренде. Аннары кешеләр аның үзен әллә нишләгән дип таптылар. Июль керде. Кояш үзенең җылысын искиткеч юмартлык белән җиргә сипте. Бар табигать шатланды, тантана итте. Хәбирнең иптәш малайлары көн озын Идел буенда яттылар, ком гарәбе кебек булып каралыштылар. Ә Хәбир беркая да бармады, бернәрсәдән дә зәвык тапмады. Ул һаман Мәдинәне уйлады. Аптырагач, аның белән очрашкан китапханәгә барды, ул утырган урыннарга утырды. Ьу ж.ирләргә аның да кулы тигән бит дип, өстәлләрне сыпырды. Китапханәнең сирәгәеп калган укучылары арасыннан аны эзләде. Ләкин ул табылмады. Ул, болытлар арасыннан жемелдәп күренгән йолдыз шикелле, күзгә чалынды да югалды. Хәбир китаплардан юаныч табарга өметләнде, ләкин ул алардан бернинди дә яңалык таба алмады. Кайсы гына китапны укыса да, үзе турында, үзенең Мәдинәгә булган мәхәббәте турында язылган кебек тоелды Тик исемнәр генә башка иде. Көннәр очсыз-кырыйсыз булып тоелдылар. Җәйге кыска төннәр үтмичә теңкәгә тиделәр. Әйтерсең, җир шары үзенең хәрәкәтеннән туктаган да, бөтен дөньяда мәңгелек төн ур- нашкап. 55 Хәбирнең көннәрне тизрәк үткәрәсе, яңа уку елын тизрәк җиткерәсе килде. Җитсен иде дә, студентлар яңадан җыелышкач ул аны эзләп табар иде. — Кешеләр өчен уртак авыру. Кемнәр генә бүгенге тормышларыннан бәхет эзләү, бәхет табу урынына, аны кызыксыз һәм бәхетсез дип санамыйлар да, кемнәр генә ул көннәрне тизрәк үткәреп җибәрергә теләп, киләчәкнең билгесез бәхетен көтеп ашкынмыйлар! һәм шу лай бүгенгенең без күрергә теләмәгән бәхетләре кире кайтмас үткәннең караңгы базына күмелә, һәм шулай гомер уза. һәм шулай үлем килеп җитә. Ә ашкынып көткән бәхет килми кала. Вакытны үткәрә алмый җәфаланган минутларда Хәбирнең бердәнбер юанычы музыка булды. Ул прокатка алып куелган рояль янына утыра да сәгатьләр буе урыныннан купмый уйный иде. Чайковскийның. Рахманиновның электән үк таныш әсәрләре хәзер аңа бөтенләй башка булып тоелдылар. Ул аларда элек күрмәгән дә, уйламаган да гүзәллекләрне ачты, музыканың сихерле авазларыннан моңсу күңеленә шатлык, авыру йөрәгенә шифа тапты. Музыка тудырган кичерешләр аны юаттылар, яшәргә, тормышның нурлы биеклекләренә өндәделәр. һәм ул юанды, яшәде. Хәбир уйный да уйный. Аның ябык, ләкин җитез бармаклары ңла- вишлар өстеннән очалар. Рояль клавишларыннан әллә нинди тылсымлы авазлар чыга. Ул авазлар йөрәкнең иң нечкә кылларын чиртәләр. Хәбирне икенче мохитка, мәхәббәт белән, бәхет белән тулы хыялый дөньяга алып китәләр. Менә таң ата. Кояш чыга. Якында гына чишмә челтерәп ага. Ул чишмә ерактан-ерактаи — таулардан һәм куе урманнар эченнән агып чыга. Тау битләрендә ямь-яшел үлән. Үлән араларында чәчәкләр. Чәчәкләрнең керфекләренә энҗе һәм зөбәрҗәт чык бөртекләре кунган... Әнә арырак урман башланып китә. Үзәкне өзеп кошлар сайрый. Юк ла, ниткән кошлар булсын — Мәдинә тавышы лабаса бу. Хәбир дә аның белән. Ул Мәдинәнең кулыннан тоткан. Менә алар икәү чишмә буенда басып торалар. Мәдинә иелеп, учына чишмә суы ала. Ала да Хәбирнең битенә сибә. Сибә дә, чыркылдап көлеп, тау итәге буйлап йөгереп китә. Хәбир дә аның артыннан йөгерә, йөгерә, йөгерә, бик озак йөгерә Хәбир. Ниһаять, ул аны тота. Мәдинә инде арып та өлгергән, борын яфракларын лепелдәтеп, еш-еш сулый, алсуланган йөзен Хәбиргә таба бора, озын керфекләрен күтәреп аңа карый. Карый да көлеп җибәрә. Менә алар көлешә-көлешә үр менәләр, биек тауның иң текә, иң югары түбәсенә күтәреләләр. Ул түбәдән бөтен дөнья күренә. Алар шул нурга чумган дөньяның кыл уртасында басып торалар. Дөнья алариың әйләнәсендә. Дөнья аларның аяк асларында. Ләкин ул аларга кирәкми. Ул дөньяда аларның эшләре дә, йомышлары да юк. Көтмәгәндә генә җил чыга. Давыл куба. Мәдинә Хәбиргә сыена. Хәбир аякларында көчкә басып торган хәлдә, ялангач кыяларга тотынып, Мәдинәне үзеннән каерып алырга теләгән гарасат белән көрәшә. Ул да булмый, алар басып торган тау тетрәп китә, коточкыч зилзилә башлана. Мәдинә чытырдап Хәбиргә ябыша, ялварулы күзләре белән аңа карый, ярдәм сорый... Хәбиргә кинәт канатлар үсә. Ул Мәдинәне күкрәгенә кыса да. куәтле канатларын җилпеп, очып китә. Алар бик-бик ерак очалар. Менә алларында, фирүзә төсле зәңгәрләнеп, киң болын ачыла. Хәбир шунда төшә. Канатлары юкка чыга. Алар бер-берсенә карашып елмаешалар да, җитәкләшеп, чәчәкле болын буйлап китәләр... Бер күрүдә гашыйк булуны танымаучы, андый мәхәббәткә икеләнеп караучы, яратканда акылны җуймыйча гына, яратачак кешесенең комсомол членымы-түгелме икәнен, көнлек нормасын күпмегә арттырып үтәвен белгәч, нинди киемнәр һәм нинди ашлар яратуын өйрәнгәч, олы 56 ларга һәм кечеләргә, этләргә һәм мәчеләргә булган мөнәсәбәтләре белән кызыксынгач кына ярату тиеш дип уйлаучы кешеләр, ихтимал, Хәбирнең мондый мәхәббәтеннән көләрләр дә. Шулай булса, мин аларга үзләренең тиле һәм кайнар яшьлекләрен, шул яшьлектәге заман белән, мохит белән, кешеләр кирәккә дә, кирәкмәгәнгә дә, эшчәнлектән дә, эшсезлектән дә уйлап чыгарган гореф-гадәтләр, йолалар һәм законнар белән хисаплашмаучы, кояш белән, шигърият белән тулы мәхәббәтләрен искә төшерергә киңәш итәм. Әгәр аларның хәтер чүплекләрендә җәүһәр булып ялтыраучы шундый мәхәббәтләре табылмаса, мин аларны кызганам. Алар тормышның иң зур, иң бөек гүзәллегеннән мәхрүм булып калган коры һәм эчпошыргыч кешеләр. Аларның мәхәббәт дип йөргәннәре дә чын мәхәббәт түгел, исәп-хисапка корылган гадәтләнү генә. Күпме кешеләр үзләренең яратам дип йөргән кешеләре турында: «Мин аның чибәрлеген яратам, акылын яратам, тегесен һәм монысын яратам» дип сөйләнәләр! Ләкин бу мәхәббәт түгел. Матурлыкка табынырга, акылны хөрмәт итәргә мөмкин, ә мәхәббәт туу өчен боларның берсе дә кирәк түгел. /Мин аны фәлән өчен, төгән өчен яратам диючеләр я бөтенләй яратмыйлар, я алар бу сыйфатларны инде эш узгач, ярата башлагач кына күреп алганнар. Бәхеткә каршы, Хәбир бернинди исәп-хисапны да белмәүче мәхәббәт белән яратты, югыйсә аның тормышын тасвирлау минем өчен, бу турыда уку — укучы өчен гаять дәрәҗәдә күңелсез булыр иде. Ул яратты һәм ник яратуын үзе дә белмәде. ...Кайчак нәрсәгә икәнен, кая җибәрәчәген үзе дә белмәстәи, Хәбир Мәдинәгә хатлар язды. Бу хатлар яшь егетнең изге хисләре, керсез күз яшьләре белән сугарылган иде. Бу хатлар шигырь иде, музыка иде, дога иде. һәм аларны язып чыккач, йөрәк хисләрен ак кәгазьгә түккәч, ул бушанып, җиңеләеп калды. Мәдинәнең үзен күреп сөйләшкән, эче тулы сагышын, кайнар мәхәббәтен аңлаткан кебек булды. — Тынычлану өчен гаять җайлы һәм һәрвакыт кул астында булган чара. Улында булган бу үзгәрешләрне, әлбәттә, Бибиҗамал апа да күрми калмады. Сизгер ана йөрәге эшнең асылына бик тиз төшенде. Кинәт ул берьюлы гаять әһәмиятле ике ачыш ясады. Беренчесе — аның кечкенә улының бөтенләй инде кечкенә түгеллеге, балигъ булып җиткән ир икәнлеге. Икенчесе — иртәме-соңмы үзе белән улы арасына керәчәк, аңа улын яратырга комачаулаячак, улының җылы хисләрен аның белән бүлешәчәк, үзенә күбрәген алачак, ихтимал, аңа бөтенләй калдырмаячак һәм, ниһаять, күз карасы кебек йөрәк пә расын тартып алачак кешенең барлыгы. Ананың коты чыкты. Ананың йөрәге ярылырга җитте. Ул каны боз кебек суынып, баласының төннәр буе ниндидер кыз янында йөрүен, моңа кадәр анасына гына биргән йөрәк җылысын, иркәлегем һәм назын һич кызганмый шул кызга түгүен, әрәм итүен күз алдына китерде. Баласында инде хәзер үк күренә башлаган салкынлыкны, анасына карата игътибарсызлыкмы уйлап ачыргаланды. Әгәр балакае өйләнеп тә куйса — ярабби, ул юньсез хатын ананың бар юанычын, бар бәхетен тартып алачак лабаса. Ул вакыт инде Хәбире, элеккедәй, анасы янына ашкынып кайтмас, аның янына ашкыныр. Ишектән кергәч тә, анасын түгел, аны кочаклап үбәр. Төннәрен ул гел аның белән булыр, аның белән йоклар. Ана исә төн уртасында уянып, балакаемның өсте ачылып ятмый микән дип, аның бүлмәсенә керә алмас, керүе уңайсыз булыр. Ә ул, юньсез, гафләт йокысы баскандай, йоклар да йоклар. Бичара балакаеның өсте төне буе ачылып ятыр, аңа салкын тияр, авыру эләгер. Иртәләрен ана үзенең бәбекәченә сөтле кофе яисә кайнар чәй хәстәрләп тору юанычыннан, аларны чынаякка агызып, шикәр салып, болгатып улы алдына куюдан һәм ул ашаганда горурланып аңа карап утыру бәхетеннән мәхрүм калыр. Боларны ул — аның хатыны эшләр. Хәер, ни өчен инде ул татлы йокыларын бүлеп, иртүк торырга һәм аның 57 иренә чәй кайнатырга тиеш? Үзе торсын. Чәен дә хатыны кайнатсын, ашатып та җибәрсен. Әйе шул. Ә ул — ана, тормас, хатының бар бит, хатының торсын, дияр, һәм менә ул күзләрен тырнап ачар да, анага ачу белән карап, кашыикүзен жыерып, кухняга чыгып китәр. Чәчләрен пумала шикелле туздырып, кофе кайнатыр. Аннан алар кара-каршы утырып, ашый башларлар. Кофены ул, әлбәттә, сөзәргә онытыр, түбе белән агызып бирер. Шулай булса да әле, кыланчыкланып: «Тәмлеме мин кайнаткан кофе?» дип сорар. Улы исә, стаканның яртысы түп булса да дәшмәс, тәмле, дияр. Улы инде, әлбәттә, үзенең гадәтләнгән урынына— әтисеннән калган көрсигә утырыр, ә ул — пумала баш!—аның урынына, ана урынына утырыр. Ананы, әлбәттә, чакырмаслар, хәтта искә дә төшермәсләр... Йа хода, әгәр дә ул йоклап калса, аның улына ашарга хәстәрләп өлгермәсә, улы ач кнлеш чыгып китсә? Йа раббем, бу нинди коточкыч хәл! Йа раббем, нигә үзеңнең бәндәләреңне болай яраттың?! Пигә сон аның Хәбире үсте, нигә соң анасын гына яратучы бала булып, кайтып кергәч тә, анасының гына муенына сарылучы, анасының гына битеннән үбүче сабый булып калмады?! һәм ана улының төн йокыларын качырган шул кызны үзенә көндәш итте. Шул билгесез затка нәфрәт белән янды. ҖИДЕНЧЕ БҮЛЕК 0 көннәр үз нәүбәтләрендә үтә тордылар. Өй каршындагы каен яфракларына инде алтын йөгерде. Җәй буе ял итеп, көч җыйган студентлар яңадан җыелдылар. Алар белән бергә карт Казан да яшәреп киткән кебек булды. Хәбир үзенең йөрәгенә ут булып капкан кешене эзләүгә кереште. Казанда әллә ничә вуз. Аларда әллә ничә мең студент. Шулар арасыннан бары тик исеме генә билгеле булган кызны табу җиңел эш түгел. Әлбәттә, Хәбир аның үзәк китапханәгә килүен көтә алыр иде. Бәлки ул аны урамда да очратыр иде. Ләкин ул көтмәде һәм көтә дә алмады. Ул аны эзләде. Принң үзенең йокыга талган чибәрен, Руслан үзенең Людмиласын эзләгән кебек эзләде. Ком Сәхраларында гөлләр үстерүче, таулар ватучы, «суларны үргә таба агызучы мәхәббәт дөньяда булганны гына түгел, булмаганны да булдыруга сәләтле. Мәдинә исә Аврора да, Людмила да түгел, ә бәлки тормышта булган, аның белән бер шәһәрдә яшәүче реаль бер кеше иде. һәм ул аны тапты, һәм ул аны, Зөһрә кыз булып айга менсә дә, эзләп табар, айга юл салып, җиргә алып төшәр иде. Мәдинә медицина институтында укый булып чыкты. Соңрак Хәбир аның педиатрия факультетының икенче курсында укуын, фамилиясен, нинди урамда, кайсы йортта торуын да белде. Мәдинә Казан кызы булып чыкты. Хәбир аның үзе белән бер шәһәрдә яшәвенә сөенде дә, җәй көне үк эзләп тапмавын уйлап, көенде дә. Бу мәгълүматлар сөйгәненең исеменнән башканы белмәгән гашыйк өчен бик күп, әлбәттә. Ләкин сүрелмәүче, көннән-көн көчлерәк булып дөрләүче мәхәббәт өчен бу бик аз. Ә ничек аның белән танышырга? Ничек, оятка калмыйча гына, мәхәббәтеңне аңлатырга? Ниһаять, ничек итеп аның йөрәгендә дә җавап уты кабызырга? Болар барысы да көн тәртибендә торган мәсьәләләр иде. Анасы тарафыннан артык иркәләнүче, башка туганнары булмаган атасыз балалар, үсеп җиткәч, еш кына соң дәрәҗәдә эчтән тынучан булалар. Алар үзләренең балалык шатлыкларын һәм кайгыларын гадәттән тыш беркатлылык белән аналарына сөйләсәләр дә, егет булгач, андый балаларның холыкларында йөз сиксән градуска борылыш ясала. 58 Алар үзләренең уйларын, бигрәк тә мәхәббәт белән бәйләнешле кичерешләрен, сөяркәсен хатыныннан яшерүче ир тырышлыгы белән, аналарыннан яшерәләр. Үз тиңдәшләре арасында исә йөрәкләрендәге иң кадерле серләрен уртаклашырлык якыннары булмый аларның. Шуның әчеп алар үз дөньячыкларына йомылалар, үз кабыкларына төренәләр. Тормышларының кичекмәстән чишүне таләп итүче төеннәрен, хәл итү зарур булган мәсьәләләрен үзләре генә чишәргә, хәл итәргә тырышалар, кш кына алар тәҗрибәсезлекләре аркасында төзәтүе кыен булган, төзә, гүе мөмкин булмаган хаталар ясыйлар. Хәбир дә шундыйларның берсе иде. Ул үзенең хәлен һичкемгә сөйләмәде, берәүдән дә киңәш сорамады. Мәхәббәтне чит кешеләргә белдерергә ярамаган, йөрәкнең иң яшереп почмакларында сакланырга тиешле нәрсә дип уйлады. Ул Мәдинә белән очрашу һәм танышу юлларын эзләп баш ватты. Ниһаять, аңа гашыйк кешеләрдә сирәк очрый торган шактый акыллы уй килде. Ул Мәдинә белән танцы кичәсендә танышырга булды. Элек ул ике кешенең кочаклашып, бер урында таптануларын, бөтерчек шикелле вальс әйләнүләрен, гомумән, аңламый иде. Хәзер ул моның серенә төшенде. Яраткан кешең белән вальс әйләнүдән дә рәхәтрәк нәрсә бармы икән дөньяда! Синең кулың—аның аркасында. Аның учы синең учыңда. Аның чәчләре синең чәчләреңә орына. Син аның ничек тын алуын ишетәсең, аның сулышын сулыйсың! Хәбир танцы мәктәбенә йөри башлады. Баштарак һич чыкмады. Ул баланселар, ул галопцылар — аның өчен яулап алалмаслык тау түбәләре булып тоелды. Ләкин ул ташламады. Ширины белән кавышу өчен тимер тауны тишәргә күнгән Фәрһад тырышлыгы белән һаман йөрде, һаман өйрәнде. ...Күз тегәп көтеп алынган көн килеп җитте. Кырынып, өстенә иң яхшы киемнәрен киеп, Хәбир медицина институтының тулай торагына китте. /Маяковский урамына урнашкан, шуның өчен булса кирәк, шәһәр яшьләре Маяковка дип кенә йөрткән бу торакның клубында шимбә саен танцылар булуын Хәбир белә иде. Клуб яшьләр белән тулы булып чыкты. Хәбир уңлы-суллы йөреп Мәдинәне эзләсә дә таба алмады. Сөмсерен коеп, инде кайтып китәм дип торганда гына ул Мәдинәнең иптәш кызын күреп алды. Хәбирнең башына уй килде: ә ни өчен башта шул кыз белән танышмаска? һәм ул кызны вальска чакырды. Фестиваль шырпысы кебек нечкә, бертуктаусыз танцевать итәргә яратучы, үз-үзен тотышында, кыланышларында ниндидер нәзакәтлек саклый белүче бу кыз Фәһимә исемле иде. Ул кичә буе Хәбир белән танцевать итте. Соңыннан тулай торакның бишенче катындагы бүлмәсенә озатып куйгач, киләсе шимбәдә клубка төшәрсез бит? — дип сорагач га, берсүзсез риза булды. Хәбир тагын килде. Тагын һәм тагын Фәһимә белән танцевать итте. Ул үзенең кызлар күзе төшәрлек булуы, Фәһимә белән булган вакыт уздыруның бичара кыз өчен кыйммәткә төшү ихтималы турында уйлап та карамады. Фәһимәне исә бу гөнаһсыз очрашулар ялыктыра башлады. Аның яшь, чибәр музыканттан иркәләнәсе, күкрәгенә башын куеп, җаннарын эретеп җибәрерлек татлы сүзләр тыңлыйсы, ниһаять, тулышып торган иреннәреннән үбеләсе һәм үзенең дә үбәсе килде. Ә Хәбир боларның берсен дә эшләргә җыенмады. Аны икенче нәрсә борчыды, ни өчен бу кичәләргә Мәдинә йөрми? Бер" кичне. Фәһимә бүлмәсе янында юк-барны сөйләшеп торганда, үл сүз кузгатты: Мин сезнең бер иптәш кызыгызны беләм. Хәтерегездәме, сез аның белән марксизм өйрәнгән идегез? Үзәк китапханәдә. 59 — Мәдинәме? — дип сорады Фәһимә, Хәбирнең, пиджак төймәсе белән уйный-уйный. — Әйе. — Ул минем дустым. Без бер группада. Фәһимә сөенеченнән нишләргә белмәде. Димәк, ул аны шул вакыттан бирле белә, димәк, ул аңа гашыйк. Ләкин ник шундый кыюсыз? һәм ул, тагын да бирелебрәк, Хәбирнең төймәсе белән уйный башлады. Интим обстановкада кыз егетнең төймәсе белән уйнаса — шикләнү артык — ул аны я ошата, я ярата. Ләкин Хәбир мондый нәрсәләрдәй хәбәрдар түгел иде әле. — Нигә ул кыз клубка йөрми? Танцевать итә белми мәллә? — Белә. Ул сирәк йөри, бәйрәмнәрдә геиә. Ул клубка йөрергә яратмый. — Сез мине шул /Мәдинә белән таныштырырсызмы? Фәһимә кинәт сискәнеп китте. Кулын Хәбирнең төймәсеннән тартып алды. — Нигә ул сезгә? — Миңа кирәк иде ул... Хәбир, уңайсызланып, аска карады. Аның Фәһимәгә әйтәсе сүзе әйтелеп бетте. Ә Фәһимә әйтәсе сүзен таба алмый йөдәде. Ул еш-сш сулады, борын яфраклары бер күтәрелде, бер төште. Уңайсыз һәм авыр сүзсезлек башланды. Ул шактый озак дәвам итте. Аннан Фәһимә телгә килде: — Әле сез шуның өчен генә минем белән таныттыгызмыни? Хороню!— Аның күзләре күкле-яшелле очкыннар чәчте. — Нет ее! Вы ей не нужны. У нее есть жених!.. Кара син аны! Минем белән шаярырга уйлаган. — Гафу итегез, — диде Хәбир аны бүлеп. — Мин сезгә бернәрсә дә вәгъдә итмәдем шикелле. — А то, что вы три месяца меня преследовали! Со мной танцевали! Это что — просто так? Ради шутки? Нет! Я на такие вещи отношусь серьезно. Я вам не девчонка. Я вам... һәм китте, китте Фәһимә! Ул яраткан кешесен кулга төшерү өчен фәкать хатын-кыз гына эшләргә сәләтле булган җүләр һәм ахмак эшләрнең барысы белән дә янады, барысы белән дә куркытты. — Тукта. — дияр укучы. — Автор арттырыбрак җибәрде, — дияр. Фәһимәнең мондый эшләрне эшләргә нигезе юк, — дияр. Бик дөрес. Ләкин йөрәгендә мәхәббәт янган, шул мәхәббәтне югалта башлаган хатын- кыз андый эшләрне нигезе булганга түгел, табигате шундый булганга эшли. Сүз юк, барлык хатын-кызлар да андый түгел, ләкин кайберләре (кызганычка каршы, андый «кайберләр» шактый еш очрыйлар), үзләре яраткан, дөньяның бар бәхетен шунда гына күргән кешеләрен кулдан ычкындырмас өчен, әллә нәрсәләргә сәләтле. Хәбир медиклар клубына йөрүдән сүрелде. Ләкин Мәдинәгә булган мәхәббәте сүрелмәде. Ул институтта аның дәресләренең расписаниесен күчереп алды. Әле дәрескә барышын, әле өйгә кайтышын сагалап, очраткалап торды. Чатнама суыкларда, карлы бураннарда Мәдинәне көтеп торганда, ул эченнән: «Менә хәзер каршысына чыгам да: «/Мин сезне яратам. Әйдәгез, таныш булыйк. Минем исемем Хәбир», — дип әйтәм» дип тәкрарлады. Ләкин Мәдинәне күргәч, бу ниятендә икеләнә башлады. Мәдинә аңа якынлашкач — бу нияте бөтенләй юкка чыкты. Мәдинә аның яныннан гына узып китә. Ул Хәбиргә карамый да. аның дөньяда яшәвендә эше дә юк. Хәбир дә Мәдинәгә күтәрелеп карарга кыймый, карашын бөтенләй икенче якка бора да, эсселе-суыклы булып, уза да китә. Бары берничә адым киткәч кенә ул борылып карый, Мәдинә артыннан йөгерә һәм, ул институтка яки өенә кереп югалган G0 чы, иярен бара. Шәһәр кырыендагы урамнарның берсенә урнашкан тәбәнәк агач өй аңа — керүе мәңге насыйп булмаган җәннәт сарае кебек. Өй алдындагы кечкенә бакча җәннәтнең тугызынчы бакчасы. Шул өйдә торучы, шул бакчада йөрүче Мәдинә — җир йөзендәге иң гүзәл зат. Шул затны очрату, сиздерми генә артыннан ияреп бару һәм өй алдындагы рәшәткә ярыгыннан тәрәзәгә күз салу — Хәбир өчен тиңдәше булмаган шатлык. Ул шул очрашуларны үзенә бәйрәм итте. Шул бәйрәмнәрне көтеп яшәде. СИГЕЗЕНЧЕ БҮЛЕК Яңа елны каршылау кичәсе килеп җитте. Инде Мәдинә килми калмас, инде шәт Мәдинә белән танышырмын дип, Хәбир Маяковкага килде. Өмете аны алдамады. Бер почмакка өелеп, көлешә-көлешә сөйләшеп торган кызлар арасында ул Мәдинәне күрде. Күрде дә, баскай җирендә катып калды.* Хәбир сихерләнгән күзләрен Мәдинәдән аера алмады. Мәдинә бик гади киенгән иде. Өстендә шакмаклы зпонждан тегелгән кофта белән кара юбка. Сибелеп, тузгып торган коңгырт чәчләре кыска гына толымнарга үрелгән дә, алкалап бәйләп куелган. Ягымлы күренергә тырышып елмаючы кызлар арасында аның йөзе дә, әллә ничек, артык гади төсле күренде. Ләкин киемнәрендә чагылыш тапкан бу гади йөздә мәһабәт гадилек һәм самимилек белән беррәттән, көч һәм ихтыяр да балкый иде. Бу гадилек матурлыкның камиллеге иде. Кинәт Хәбир алдында, җир астыннан чыккан кебек, Фәһимә пәйда булды. Ул, шатлыгын тыя алмыйча, кулын Хәбиргә сузды. Ачуы чыккан Хәбир Фәһимәнең кулын салкын гына кысты да туп-туры Мәдинәгә таба атлады. Фәһимә аңа иярде. Кызыксынулары ташып чыккан кызлар аларга борылдылар. Фәһимә яңадан җанланып китте. Хәбирнең алдына йөгереп чыкты да: — Таныш булыгыз: Хәбир, минем дустым. Консерваториядән. Булачак композитор, — диде. Кызларның кызыксынулары үзенең апогеена җитте. Хәбир өчен моннан да уңышлырак таныштыруның булуы мөмкин дә түгел иде. Яшереп торасы юк, ул үзенең консерваториядә укуы, композитор булачагы һәм, гомумән, талантлы булуы белән эченнән генә булса да горурлана иде. һәм һич көтмәгәндә аның турында шундый сүзләр! < < Хәбир үзенә сузылган кулларны кысты. Зур һәм бәләкәй, кытыршы һәм йомшак, дымлы һәм коры, салкынча һәм кайнар куллар. Нәүбәт Мәдинәгә җитте. Ай бу кул! Бу кулда бөтен галәмнең җылысы, дөньядагы барлык мамыкларның йомшаклыгы тупланган иде. Ул Мәдинәнең кулын озаграк тотып торды һәм күзләрен аның йөзенә күтәрде. Мәдинә, каушап, тиз генә кулын тартып алды да озын керфекләрен күтәреп Хәбиргә карады. Бу күзләр күл иде, төшеп батуы Хәбир өчен иң зур бәхет булган төпсез диңгез иде. Бу күзләрдә игътибарлы караш кына сизә алырлык уйчанлык һәм моң бар иде. Кызлар Хәбирдән күзләрен алмадылар, аның ниндидер кызыклы, яхшы нәрсә әйтүен көттеләр, Ә Хәбир сүз башлый алмады. Бәхеткә каршы, музыка уйнап җибәрде. Ул Мәдинәне танцыга чакырыргамы — юкмы дип торган арада, Фәһимә кулын аның иңбашына куйды. Хәбир карышмады. Алар, танцевать итүче парларга бәрелгәлэп, әйләнә башладылар. «... Фәһимәнең шатлыгы эченә сыймады. Ул әле кояш кебек балкыды., әле уйчанланды. Ул үзен соңгы очрашуда булган сүзне бөтенләй бел 6! мәүче, аңа һич катнашы булмаган кеше шикелле тотты. Шик-шөбһә тулы күзләренең һәр керфегеннән мәхәббәт акты. Музыка тынды. Алар Мәдинә басып калган почмакка килеп өлгермәделәр, танго башланды. Аннан па-де-эспань һәм яңадан вальс. Фәһимә Хәбирне ычкындырмады. Хәбирнең Мәдинәгә таба карануы Фәһимәне үчектерде генә. Ул бөтен осталыгын, бар булган сәнгатен эшкә җигеп, Хәбир әйләнәсендә тулганды. Әле ап-ак тешләрен күрсәтеп елмайды, әле, йөзендә сөйкемлелек саклау кирәклеген дә онытмыйча, уйчан кыяфәткә керде. Ул үзен Хәбир белән әллә кайчан таныш, үзләренә генә билгеле интим серләре бар кеше кебек тотты. Әле галстугын тарткалап куйды (каһәр суккан галстук! — гел кырыйга шуыша), әле ниндидер чүпне алган булып, Хәбирнең пиджагына кагылды, әле йөзен житдиләндереп, егетнең колагына юк-барны пышылдады. Хәбир Мәдинәгә караса — ике араларына кереп басты, Хәбир Мәдинәгә сүз катса — икенчегә борып җибәрде. һәрбер танцы залының үзенә күрә «көфер почмагы» була. Анда башкаларны күзәтүдән тәм табучы — танцевать итә белмәүче яки белсәләр дә, теге яки бу сәбәп аркасында утырып вакыт үткәрергә мәҗбүр кызлар җыела. Алар кемнең кемгә күңеле төшүен, кемнең кемгә гашыйк булуын күзәтеп, күрәзәлек нтеп утыралар. Алар һәр кичәдәге, һәр гайбәттән һәрвакыт хәбәрдар булалар. Аларның очлы күзләреннән бер генә нәрсә дә котылмый. Шундый бер төркем күптән инде Хәбирдән күзен алмый иде. Тәҗрибәле күзләр, әлбәттә, эшнең серенә бик тиз төшенделәр. Шуның өчен алар Хәбир белән Фәһимә арасында барган астыртын дуэльнең финалын көттеләр. Дуэль озакка сузылгач, эч пошуга тарыдылар. Бәхетләренә каршы, җаен туры китереп, Хәбир Мәдинәне тангога чакырды. «Көфер почмагы»на җан керде. Алар танцевать итүче парга ымлап, бер-берсенә төрткәләшеп алдылар. Ә өстендәге күлмәгеннән ташып чыгарга җитешкән бер юаны, иснәргә дип ачкан авызын да ябарга онытып, Хәбиргә текәлде. Хәбир белән Мәдинә «көфер почмагы» турысына килеп җиткәч, борчылу белән: — Карале, Роза, гашыйк егетләр нигә шундый тинтәк кыяфәтле булалар икән? — дигән җитди кызыксыну белдерде. Хәбир бу сүзләрне ишетте, аларның үзенә кагылуын аңлаудан чырае тагын да тинтәгрәк төскә керде. Ләкин бу тинтәклектә җир йөзенең барлык бәхетләре чагылган иде. Ул аның белән танцевать итә. Кочагында — хыял белән күптән инде кочкан Мәдинә. Ул Мәдинәнең тын алуын ишетә һәм аның сулышы катнашкан һаваны шифалы бәлзәм итеп сулый. Хәбир Мәдинәгә эндәшә алмады. Ләкин бу дәшмәүдә аңлаган кеше өчен Моцарт симфонияләренә лаек аһәң, Чайковский әсәрләренә тиң хис һәм дәрт бар иде. Музыка тынды. Хәбир, үзеннән алдарак атлаган Мәдинәнең терсәгенә кулын тидерер-тидермәс, баштагы урынга килде. Алар танцевать иткән арада, Фәһимәнең башы авырта башлаган булып чыкты. Ул Мәдинәгә нидер пышылдады да, пирамидон эчәм дигән булып, китә башлады. Мәдинәне дә үзе белән чакырды. Хәбир кыюланып, Мәдинәнең кулыннан тотты: — Сез дә китәсезмени? — Әйе. — Тагын керерсезме? — Мәдинә, керәсен-кермәсен үзе дә белмәс- тәи, иңбашын сикертеп куйды. — Юк, сез керегез. Тиздән сәгать унике тула, яңа ел җитә. Керерсез бит? Мәдинә, җавап биреп өлгермәде, икенче кулыннан тарткалап торган Фәһимә ихтыярына буйсынып, китеп барды. 62 Хәбир, төшендә энҗе күргән, ләкин кулына тотарга өлгергәнче уянып киткән индус кебек, басып калды. Мәдинәне ай күрде, кояш алды. Хәбир тиз генә киенде дә, өенә кайтып китмәсен тагын дип, урамга чыкты. Ул Мәдинәне озата барырга уйлады. Мәдинә кайтып китәргә тиешле тротуар буйлап арлы-бирле йөренә башлады. Өстеиә вак һәм коры кар бөртекләре кунды. Бит урталарын салкын чеметте. Урам буш иде. Бәхетле кешеләр бу минутларда өйдә утыралар, касәләрен тутырып, яна ел көтәләр. Кайдадыр радио уйный. Гадәттә булмаган тынлыкка чумган урамнарга Кремль курантлары суккан аваз таралды. Гимн яңгырады. Диктор: — Яңа ел, яңа бәхетләр белән, кадерле иптәшләр!—дип котлады. Шәһәр өстендә кызыл һәм яшел ракеталар күренде. Хәбир, битен якасы эченә яшергән килеш, йөрде дә йөрде. Эченә салкын үтеп бетте. Минутлар гаять акрын, гаять иренеп саркыдылар, гүя яңа ел башының бәхетен һәм ачысын кешеләргә тамчысына хәтле эчеп бетерергә мөмкинлек бирәләр. Сәгать бер, ике тулды. Өченче ярты булды. Ә Мәдинә күренмәде... Кинәт Хәбирнең күңелендә өмет чаткысы кабынды: бәлки, Мәдинә тагын танцы залына кергәндер. Хәбир йөгерә-йөгерә тулай торакка керде, сулуы кабып танцы залына менде, ләкин Мәдинәне дә, Фәһимәне дә тапмады. Аңа Фәһимә белән бер бүлмәдә торучы Тамара Шорохова очрады. Хәбирнең Мәдинә белән кызыксынуына каршы ул: — Алар йокларга яттылар инде, — дип җавап бирде. Аннары елмаебрак карап торды да: — Ике куян артыннан куып, берсеннән коры калмагыз, чибәр егет! — дип өстәде. Яңа елны каршылаганда нәрсә эшләсәң, ел буе шуны эшләп торасын, имеш, диләр. Халык йоласы Хәбиргә күпне вәгъдә итми иде. Ул, бар сагышын йөрәгенә төяп, кайтып китте. Болай соң кайту гомерендә беренче булганлыктан, Хәбир, әнисеннән оялып, ишекне акрын гына ачты. Гаҗәпләнүенә каршы, Бибиҗамал апа йокламый, гаилә альбомын карап өстәл янында утыра булып чыкты. Ул үзенең бу шөгыле белән бик мавыккан иде булса кирәк — улының керүен абайламый да калды. Күргәч, ярамаган эш өстендә тотылган бала шикелле, каушап китте һәм, Хәбирнең ке5чкенә чакта төшкән рәсемен тиз-тиз яшереп, урыныннан күтәрелде. «Бик озак йөрдең, улым», дигән борчылуны да, «Карының ачыкмадымы?» — дигән сорауны да белдерүче тонык күзләре белән улына текәлде. Ләкин Хәбир әнисенә күтәрелеп карамады, оялды. Сүзсез генә бүлмәсенә узды да чишенә башлады. Ана ишеккә килде: — Ашыйсың килмиме, улым? Җавап ишетелмәде. Бибиҗамал апа тагын беравык басып торды да гөрселдәп төшкән авырлыктан карават пружинасы шыгырдап куюны ишетте һәм Хәлбирнең урынга ятуын аңлап, кире өстәл янына килде. Аяк өсте килеш, улының рәсемнәрен карады. Шул рәсемнәргә карап, Хәбирнең бөтен үткәнен күз алдыннан кичерде. Нинди йомшак, нинди ачык күңелле бала иде бит ул! Кай арада гына үсеп җитте дә, ничек кенә шулай кырысланып өлгерде соң?! Хәбир боз кебек туңган кул-аякларын җылыту өчен юрганын башыннан ук бөркәнеп ятты да әле генә булып үткәннәрне анализлый башлады. Аңа авыр да һәм рәхәт тә иде. Авыр, чөнки күз тегәп көтеп алган очрашуы шундый кыска булып чыкты. Рәхәт, чөнки, ни генә дисәң дә, УЛ Мәдинә белән таныш. Ул хәзер аны теләсә кайда очратып 63 исәнләшә, туктатып сөйләшә алачак. Бу исә кечкенә генә булса да җиңү иде инде. Хәбир, хыялларга бирелгән килеш, йокыга китте. Хыяллар татлы төшкә тоташты. Төшенә Мәдинә керде. Баскан саен шыгырдап торган карлы урамнар буйлап, алар бик озак йөрделәр... Ә Бибиҗамал апа, иңбашына салган иске мамык шәленә төренеп, һаман өстәл янында утырды, һаман уйланды. Капларда гына йөрде икән бу бала? Кемнәр белән генә төн үткәрде .икән? Кинәт Бибиҗамал апа сискәнеп китте. Ябылып җитми калган ишектән улының саташып сөйләшүе ишетелде: — Мәдинә! Китмәгез әле, Мәдинә!.. Ана акрын гына ишек янына килде, үрелеп, улының йөзенә карады. Ул йөзгә оялчан һәм ялварулы елмаю чыккан иде. ТУГЫЗЫНЧЫ БҮЛЕК Улындагы үзгәрешкә Бибиҗамал апа гаҗәпләнеп бетә алмады. Хәбирнең өс-башка булган элекке игътибарсызлыгы әллә кая китте. Элек ул бөгәрләнеп беткән иске чалбар, чистартылмаган ботинка киен чыгып китә дә дәресенә дә барып кайта иде. Хәзер бу хәл бетте. Урамга чыгып китәр алдыннан ул .пөхтәләнә, ясана башлады. Бәйрәмнәрдә генә, хасиятләп кенә кия торган бердәнбер костюмын ешрак киде, әнисенең искәртүенә дә карамастан, укырга да шуның белән китте. Элек Хәбир сакал-мыекны борынгы бабалардан калган атавизм күренеше дип саный, кырынырга утырган саен, ирләргә бу җәзаны биргән табигатькә ләгънәт яудыра иде. Сыйрат күперен кичү дә аңа сакал кырудан җиңелрәктер кебек тоела һәм ул консерватория кызлары парихмахерга чакырып «повестка» җибәргәч кенә кырына иде. Инде б\ гадәтен дә үзгәртергә туры килде. Кинәт урамда Мәдинә очраса һәм аны ш^лай, мәгарәдән чыккан Әбүгалисина кебек йөргәнен күрсә?! Элек Хәбир көзгене хатын-кыз өчен уйлап табылган бер уенчык дин саный һәм аңа дүрт-биш көнгә бер булган кырыну вакытында гына карый иде. Хәзер ул сәгатьләр буе көзге алдында утыра. Йөзендә ул мона кадәр игътибар ителмәгән, күрелмәгән дөнья хәтле кимчелек тапты. Беренчедән, ике күзе ике төстәрәк шикелле булып күренде. Икенчедән, авызы зуррак кебек. Өченчедән, нигә аның чәчләре бу кадәр куе һәм нигә маңгаена ук төшеп үсәләр? Әгәр менә бу җирләрдә- маңгай почмакларыннан аз гына арткарак китеп үссәләр? — шулай шул, әйбәтрәк булыр иде. Дүртенчедән, нигә аның кашлары бу кадәр киң? И, карасана, аның сул кашының яртысына якыны юк икән ләбаса! Нинди шыксыз! Әйтерсең, нәкъ уртасыннан пәке белән кырып алынган. Бөтен йөзен бозып, килбәтсезләндереп тора бит бу ак тап. Әгәр дә моны Мәдинә күрә калса — күрмичә, күрә инде ул аны — б\ егет кашын кыра икән дип уйласа?! Хәбир бөтен акылын, бөтен зиһенен җигеп, кашындагы бу кимчелекнең сәбәбен эзләде. Ә, бишенче класста укыганда нәкъ шушы җиргә чуан чыккан иде бит. Күзе дә шешеп, күз кабагын күтәрә алмыйча йөргән иде. һи, юньсез, каш өстенә чыкмаса, урын тапмагандыр шул. Ниһаять, ни дип аның битенә бу сыткылар чыга? Сыткылар Хәбирнең башын катырган, хәл итү мөмкин булмаган проблемага әйләнде. Аның Мәдинәне очратасы килә, ә сул битенә, үч иткән кебек, борчак кадәр сыткы чыккан. Ана, ни өчендер, Мәдинә шул сыткыга гына карар төсле тоела һәм ул Мәдинәнең өйгә /кайтышын сагалап тору ниятеннән сүрелә. Одеколоннар ышкып, кремнар сөртеп сыткыны дәвалый башлый. Сыткы бетә, ләкин шуны гына көткән шикелле, аннан да зуррагы, ногыт борчагы кадәресе килен чыга. 64 Ә бервакыт! — О, бервакыт нәкъ борын очында шундый бер дәү сыткы .бар чагында Мәдинә очрады һәм Хәбир ничек узып киткәнен үзе дә сизмәде хәтта. Исәнләшергә дә онытты. һәр гашыйкка хас булганча, Хәбир үзенең Мәдинәсен дөньядагы иң чибәр, иң акыллы, иң яхшы кыз итеп күрде. Үзеннән кабат-кабат; — Мин аңа тиңме соң? — дип сорады. Әйе, ул консерваториядә укый. Ул композитор булырга хыяллана. Аның таланты бар, диләр. Яәкин нәрсәдә күренә соң аның бу таланты? Тәҗрибәле остазлар интуитив рәвештә тойган, Хәбирнең үзенә дә чынлап билгеле булмаган бу талант кына Мәдинәнең игътибарына лаек булу өчен бик аз түгелме? Дөрес, аны чибәр егет, диләр. Кызлар да ошаталар. Ләкин болар гына җитмәс шул. Мәдинә кебек акыллы кыз кешенең тышкы кабыгына, күрер күзгә булган матурлыгына гына алданып, һуштан язмас. Яңа ел кичәсендә ташлап китте бит әнә, исе дә китмәде. Нишләргә икән? Бөтен дөньяларны хәйран калдырырлык нәрсә эшләргә икән? Музыка училищесында Хәбир фортепьяно классында укыды. Композитор булу омтылышы аңарда училищены тәмамлап чыкканда гына туды һәм ул фортепьяно өчен пьеса язып карады. Остазы пьесаның күп кенә кимчелекләрен күрсәтсә дә, башлап язучы автор өчен шактый кызыклы һәм өметле дип тапты, консерваториядәге белемен композиция буенча дәвам итәргә киңәш бирде. Хәбир шулай эшләде дә. Ләкин консерваториянең икенче курсында укыганда ул әле оригиналь әсәрләр яза алудан ерак иде. Шуңа карамастан, яшьлеккә хас түземсезлек, күккә үрелергә, тизрәк эш күрсәтергә, тизрәк үзенең нинди зур талантка ия икәнлеген исбатларга теләп ашкыну Хәбир өчен дә чит түгел иде. Композиция нигезләрен төпченеп өйрәнү аңа артык күңелсез һәм эчпошыргыч иулып тоелды, тизрәк үзенең язасы, иҗат итәсе, үз әсәрләрен булдырасы килде. Мәдинәне ярата башлагач бу теләк тагын да көчәйде. Әһ, оерничә генә әсәрең булса икән, дип хыялланды ул. Ул әсәрләрне, бәлки, радиодан да тапшырырлар иде. Диктор, яшь композитор ^еиир Сыртлаиов музыкасы, дип игълан итәр иде. Аның исеме һәм аның музыкасы Мәдинәләр өендә дә яңгырар, ул музыканы Мәдинә дә тыңлар, тыңламый калмас иде. Шуннан соң инде ул, әлбәттә, яңа е.. кичик е к~иек Аәоирне ташлап китмәс иде. Хәбирнең бәясен белер иде ул шуннан соң! Шушы татлы хыял тәэсиренә бирелеп, Хәбир иҗат эшенә кереште, Фортепьяно өчен сонатина язды. Ләкин остазы әсәрне уңышсыз дип Tv.ii 1 ы. ^әбир берәр ай күңеле төшеп йөрде дә яңа әсәр өстендә эшли башлады. Инде бу юлы барып чыгар, инде бу юлы остазы аиы мактар, инде бу әсәрен радиодан да тапшырырлар, Мәдинә дә тыңлар. Ул әллә нинди экзальтациягә бирелеп, симфоник поэма язып ташлады. Язып бетерде дә әсәренең шәп килеп чыгуына үзе дә хәйран калды. Уйлап та торасы юк, хәзер инде аны күккә чөячәкләр, бу — татар музыкасы тарихында яңа сәхифә дип шаулаячаклар. Хәбиргә композитор-новатор исеме тагарлар. Аның бәхәссез таланты, сокланып туймаслык колачы турында газетларда язарлар, рәсемнәрен бастырып чыгарырлар. Шундый ләззәтле уйларга бирелеп, Хәбир поэмасын остазына күрсәтте. Остаз аның калын папкасын сагаеп кына алды да, өендә карап чыгып, фикерен берничә көннән соң әйтергә булды. Бу берничә көн Хәбиргә берничә ел булып тоелды. Ниһаять, ул килеп җитте, ләкин бөтенләй килмәсә әйбәтрәк буласы икән. Остазының сүзенә караганда, Хәбир, билгеле бер мелодик сәләте булуга карамастан, форма белән логиканы тоймый, гармониядән аксый, контрапунктны аңламый, кыскасы, композитор белергә тиешле бик күп нәрсәләрдән профан булып чыкты. Ул Хәбирнең тырыша-тырыша күчереп утырган, аз гына таплан- са да ертып, яңадан күчергән ноталарын кызыл карандаш белән аркы- лига да, буйга да сызгалап бетергән иде. Шул кәгазьләрне рояль өсте- нә туздырып ташлады да, башын чайкый-чайкый, кайбер өзекләрне уйнап, анализлап, поэманы бөтенләй юкка чыгарып ташлады. Соңыннан шактый каты итеп: — Теорияне өйрәнергә кирәк. Шунсыз зур әсәр язып булмый. Икен< че тапкыр миңа мондый какофония китермә. Күктән йолдыз чүпләргә ашыкма. Өлгерерсең, — диде. Башлау өчен кечерәк жанрдан тотынырга, җырлар, вак пьесалар язып карарга киңәш итте. Хәбир папкасын кочаклады да, яраткан остазына үпкәләп, аны субъективизмда гаепләп, кайтып китте. Поэмасын тагын берничә кешегә күрсәтте, ләкин Хәбир көткән мактау сүзләрен алар да әйтмәде. һәм ул поэмасын утка якты. УНЫНЧЫ БҮЛЕК Яз җитте. Кояш көннән-көн югарырак күтәрелә, көннән-көн шәбрәк кыздыра башлады. Өй түбәләреннән бозлы сөңгеләр сузылдылар. Сузылдылар да, көмеш тамчылар булып, чупылдаша-чупылдаша җиргә сикерделәр. Табигатьтәге язгы җанлану Хәбир күңелендә давыл кузгатты. Мәхәббәт тулы йөрәге Мәдинә янына көннән-көн көчлерәк ыргылды, уйлары канатланып, гел Мәдинә янына очты. Ләкин яңа ел кичәсендә очрашу гына Мәдинә белән якын мөнәсәбәткә керү өчен бик аз булып чыкты. Мәдинәне шактый еш очратып, исәнләшеп үтсә дә, туктатып сөйләшергә, кая да булса чакырырга батырчылык итә алмады. Ә көннәр, мәхәббәт һәм өмет, хыял һәм сагыш тулы көннәр үтә торды. Апрель азагы килде. Агачларда хуш исле бөреләр тулышты. Җәй килүен сизенгән яфраклар борынлап чыкты. Май бәйрәме җитте. Хәбир тагын /Ааяковкага килде. Тагын Фәһимә белән Мәдинәне -очратты. Бу юлы Фәһимә аңа юри исе китмәгән төсле карады. Ләкин Мәдинә дә тиз генә кабынып китмәде. Өстәвенә, бу юлы аның янында ниндидер егет бөтерелеп йөрде. Хәбирдә көнчелек хисе уянды. Ниһаять, аның түземе бетте. Күзлекле егет Мәдинәне вальска чакыргач: — Юк, сез минем белән танцевать итәсез, — дип Мәдинәнең кулыннан тотты. Мәдинә егет белән китмәде, ләкин Хәбир белән танцевать итүдән дә баш тартты. Вальс беткәнче генә тәрәзә яңагына сөялеп торды да ишеккә таба атлады. Хәбир аңа иярде: — Сез кая? — Өйгә. — Мин сезне озатам. — Мәшәкатьләнмәгез. Мин үзем дә кайта беләм. Ләкин Хәбир, соңыннан үзе дә гаҗәпләнгән әрсезлек белән, Мәдинә артыннан китте. Фәһимәләр бүлмәсенә менеп җиткәч, Мәдинә Хәбирдән тизрәк котылырга ашыкты: — Ярый, хушыгыз. — Юк, мин сезне озатам. — Мин өйгә кайтмыйм, монда гына йоклыйм. Мәдинә кереп китте. Хәбир аны бер сәгать, сәгатьтән артык көтте. Бу юлы ул карарында нык иде. Мәдинә чыннан да йокларга калса да, ишек төбеннән китмәскә, аның йокысын саклап, рыцарь кебек, төн буе басып торырга булды. Йөрәгендә шәфкать хисе булмаса, йөрәксез Федора булса — йокласын әйдә. Ләкин~Мәдинә йокларга калмады. Ул чыкты һәм Хәбир аны озата китте. •5. .C. Ә.‘ № 4. 65 66 Таң шәүләсе төшкән урамнар буйлап алар бик озак бардылар: Мәдинә тротуарның бер кырыеннан, Хәбир — икенчесеннән. Сызылып таң ату һәм кояш чыгу вакытларын мактап, тикмәгә генә шагыйрьләр сузсаң айга җитәрлек мәдхияләр язмаганнар икән! Бу вакытлар, чыннан да, табигатьнең иң шигъриятле, иң мәһабәт минутлары икән, Хәбир бу гаҗәеп матурлыкка гомерендә беренче мәртәбә игътибар итте һәм сокланып бетә алмады. Кояш чыгу вакыты. Бу минутларда табигатькә ни була? Тирә-юнь- нинди серлелек белән тула? Ни өчен бу вакыт акыл хыялга, йөрәк хисләргә омтыла? Яңа борынлап чыккай яфраклар исе белән тулы, йомшак нурларда назланып коенучы тирә-юнь мәхәббәт өчен нинди шәп аккомпонемент! Ә Хәбир сөйләшә алмады. Күңелле шатлык, наз һәм иркәлек белән мөлдерәмә булса да, теле дәшмәде. Күзенә йокы кермәгән төннәрдә хыялында мең мәртәбә кабатлаган мәхәббәт сүзләре, дога итеп ятлаган сүзләр әллә кая киткәннәр, онытылганнар, җуелганнар иде. Ләкин менә шулай хыялга һәм хисләргә бирелеп, мәхәббәт шатлыгыннан, табигать матурлыгыннан исереп, үзеңнән бер генә адым читтәрәк атлаган Мәдинәгә күтәрелеп карарга да кыймыйча бару нинди рәхәт! Шулай гел-гел барсаң иде! Сөйләшүнең кирәге дә юк хәтта. Бу рәхәтлек болай да мөлдерәп тулган. Аның бөтен татлылыгын тою өчен дәшмәү кирәк. Әнә таң яктысыннан зәңгәрләнгән күктә гашыйкларның мәңгелек сердәше ай йөзә. Ул моннан мең еллар элек тә нәкъ шулай йөзгәндер. Ул исәпсез күп буын гашыйкларының серләрен саклый. Ул күпме гашыйкларның кайнар үбешләренә, керсез күз яшьләренә һәм эфемер шатлыкларына шаһит. Хәбирнең дә шатлыгын ул күреп тора. Әнә Кабан күле буендагы бакчада бер кошчык уянды, җир йөзенә тереклек китерүче күк җисеменең чыгуын тәбрикләп, сайрап җибәрде. Менә йомшак таң җиле исеп куйды. Агач кәүсәләренә килеп кагылды да, яфракчыкларны селкетергә дә көче җитмичә, арып егылды. Син күрәсеңме, 1Мбдпнә, дөнья нинди матур! Аһ, юктыр шул, күрмисеңдер син. Табигатьнең бу мәһабәт матурлыгын, бу шигъриятен, бу өзлексез агылып торган серле авазларны, уйнаклап, сизелер-сизелмәс кенә алма, шынып җемелдәгән бу хисапсыз күп төсләрне, күңелдә алар уяткан хиссиятне тою, ишетү, күрү һәм аңлау өчен гашыйк булырга кирәк. Ул бит бу гүзәллеккә үзе дә бүген генә, менә хәзер, синең белән барганда гына игътибар итте. Алар кайтып җиттеләр. Мәдинә капка тимеренә басты да Хәбиргә^ таба борылды: — Ярый, сау булыгыз. Хәбир каушап калды. Бу бергә кайтуның шундый тиз үтеп китүен,. Мәдинә белән аерылышу минутларының болай тиз килеп җитүен ул көтмәгән иде. Казан урамнары нинди кыска! Хәбирнең хыяллары нинди озын! — Ашыкмагыз әле... — диде Хәбир чак аңлашылырлык итеп һәм яңадан телсез калды. — Ә мин сезне телегезне йоткансыз мәллә дип уйлаган идем. Сөйләшә беләсез икән ләбаса!—диде Мәдинә елмаеп. Аннан тагын җитдиләнеп, өстәде. — Ярый, бар, кайтыгыз инде. Өегездә дә борчыла торганнардыр. Рәхмәт озатуыгызга. — Тагын аз гына торыгыз, бер генә минут! — диде Хәбир ялварып һәм Мәдинәнең капка тимеренә сузылган кулын тотты. Берничә мизгел шул хәлдә торганнан соң Хәбир аны ике кулы белән учлап, Мәдинәнең күзләренә карады. Карашлар очраштылар. Мәдинә тиз-тиз кулын тартып алды. — Бүген дәрескә барасы юк бит. Йокларга вакыт күп әле. — Ә демонстрация? 5* 67 — Сез чыгасызмы? — Белмим. Хәбирнең: «Чыгыгыз. Мин дә демонстрациядә булам», дин әйтәсе килде, ләкин әйтә алмады. Яңадан тынып калды. Сүзе бетепме? Юк, аның сөйләр сүзе дөнья хәтле. Тик ничек сөйлән бирергә? Ничегрәк итеп башлап китәргә? Шактый озакка сузылган сүзссзлекне Мәдинә үзе бозды: — Сез нигә болай эшлисез? Хәбир төшенеп җитмәде. — Ничек? — Менә шулай. Ул тагып бернәрсә дә аңламады. — Ничек шулай? — Ну, менә шулай. Фәһимә белән шаярасыз. Хәбирнең башына балта түтәсе белән суккан кебек булды. Ничек? Улмы шаяра? Фәһимә беләнме? Ни дип тә җавап бирергә белмичә, ул яңадан сорады: — Ничек шаярам? — Менә шулай. Фәһимә сезне ярата. 0 сез аның белән уйныйсыз. Мине озата килдегез. Нигә кирәк инде бу? — Юк, сез белмисез, Мәдинә... — Беләм шул. Дөрес, ул миңа үзенең сезне яратуын әйтмәде. Ләкин... күренә бит. — Сез бернәрсә дә белмисез, Мәдинә! Телисезме, сөйләп бирәм? Чын дөресен сөйләп бирәм.., — Вакыт үткәрү кирәк түгел. Болай да аңлашыла. Икенче болай эшләмәгез. Ярыймы? Ә хәзер... — Мәдинә! — Хушыгыз! — Мәдинә капканы ачып керә башлады. — Ләкин мин сезне яратам!—дип кычкырып җибәрде Хәбир, бөтен урамга ишетелерлек итеп. Аннары, әйткән сүзләренең мәгънәсенә төшенгәч, үзе дә аптырап китте. Мәдинә, ышанырга да, ышанмаска да белмичә, Хәбиргә борылды. Хәбир үзен ут эчендә кебек хис итте. Бит алмалары үзенә сизелерлек булып кыздылар. Иреннәре бер ачылды, бер ябылды. Әйтәсе сүзләр тел очында гына. Ләкин... Мәдинә яңадан капка тимеренә үрелде. Ниһаять, Хәбир телгә килде. Сүзләре, арпеджио авазлары кебек, берберсен куышып, бер-берсе белән тоташып, мәхәббәт аккордына әйләнделәр. — Әйе, мин сезне яратам. Мин сезне бер ел инде яратам. Исегездәме, үзәк китапханәдә марксизм өйрәнгән идегез? Узган ел. Фәһимә белән. Шунда сез миннән: «Сәгатегез юкмы?»—дип сорадыгыз. Сез инде моны оныткансыз да, бәлки. Ләкин мин онытмадым. Менә шунда мин сезне беренче мәртәбә күрдем һәм... яраттым. Бер күрү белән яраттым. Ә Фәһимәне минем яратканым юк. Минем сезне яратуыма сез гаепле булмаган кебек, Фәһимәнең миңа гашыйк булуында минем гаебем юк. Мин сезне яратам. Тик сезне генә. Ничек яратуымны аңлатып бирү өчен мин сүз таба алмыйм. Аңлата белмим мин. Тик мин сезнең өчен үләргә дә риза. Әйтегез генә... Хәбир туктады. Кинәт аңа искиткеч җиңел булып китте. Айлар буе басып торган авыр таш төште. — Нигә туктадыгыз? — диде Мәдинә калтыранып. — Теләсәгез, мин хәзер көне буе, ай буе, мәңге сөйләп тора алам. Миңа хәзер тел ачкычы килде... Хәбир Мәдинәгә карады. Ул күзләрен аска текәгән. Агарынып киткән йөзендә кып-кызыл булып иреннәре генә яна. 68 — Китегез.. — дип пышылдады ул аска караган килеш. Һәм кып- кызыл иреннәре чак кына ачылган килеш хәрәкәтсез калдылар — Башта сез керегез. Тыныч йокы сезгә! Тик белегез: мин бу капка төбендә үземнең өметемне калдырам. Кешеләрдә булган иң изге нәрсәне. Мин аны сезгә калдырам. Сез алыгыз аны. Мин сезнең аны капка төбендә калдырмавыгызны, үзегез белән алып керүегезне үтенәм. Мәдинә тагын оерничә секунд икеләнеп торды да, Хәбиргә күтәрелеп карамастан, акрын гына капканы ачты. Акрын гына атлан кереп китте, Хәбир аның торган саен ешая барган аяк тавышларын ишетте, йөгерә- йөгерә баскычтан менүен тыңлап торды. Менә ул тиз-тиз ишек шакыды. Эчтән: «Кем ул?» дип сорадылар, күрәсең, Мәдинә калтыранган тавыш белән: «Мин», — диде. Аннары ишек ачылды, ишек ябылды. Шапылдап келә төште. Хәбир кайтырга борылды. Ләкин аның өйгә кайтасы, шушы иртәнге кояш нурларына иркәләнгән урамнардан керәсе һич килмәде. Әллә нинди бер экстазга бирелеп, ул бик озак каңгырып йөрде, һәм һәр җирдә — тирәк агачларының хуш исле яфракларында да, Кабан күле өстендә уйнаган кояш нурларында да, һавада да, зәңгәр күккә эленгән ап-ак болытларда да Мәдинәнең кып-кызыл, чак кына ачылып торган иреннәрен күрде. УНБЕРЕНЧЕ БҮЛЕК Мәдинә үзенең атасын бик аз хәтерли. Нәхак бәлаләр Хисаметдин Сәгыйдуллинны төрмәгә илтеп тыкты. Әле беренче класска гына йөри башлаган Мәдинә унбер яшьлек абыйсы белән әнисе кулында калды. Фәхрия апа берничә ай аһ-ваһ килеп йөрде дә, «Хисаметдин белән кушылу яшьлегем хатасы булган. Минем аның белән уртак нәрсәм юк», дип, бу уртаклыкның җанлы дәлилләре булган ике баласы турында онытып, йортка кертте. Күчми торган йорт-җире эчендә күчереп йөртерлек мөлкәте булган хатыннарга ир табу проблема түгел. Тик Фәхрия апаның шатлыгы озакка бармады. Кырык яшенә хәтле үзенә бер оя да кора белмәгән, колхозлашу елларында авылдан качкан Хәбибулла аның көткәннәрен акламады. Фәхрия апа белән язылышып, законлы ир булып алды да түшәмгә төкереп караватта ята, беренче ирдән калган мал-мөлкәтне пыран-заран китерә башлады һәм башкалар тир түгеп тапкан малны туздыруда искиткеч сәләт күрсәтте. Гомер-го- мердән авыл кешесе булгач, иртә ятарга өйрәнелгән, дип, караңгы төшү белән ятып йоклады; калада торгач, калача яшәү кирәк, дип, төш җиткәндә генә урыныннан торды. Баштарак Фәхрия апа ир хакы — тәңре хакы, иелгән башны кылыч кисмәс дип, һаман буйсынды, һаман баш иде. Тукта, тавыш чыкмасын, тукта, ирем ачуланмасын, дип, үз балаларын үзе кыерсытты. Иртән эшкә киткэндә/хөрасән ялкавы кебек йоклап яткан иренә ашарга хәзер, ләп китте. Кичен, ашамыйэчми, әллә кайларда сөйрәлеп йөргән ирен көтте. Балаларына да: — Сабыр итегез, балалар, әтиегез белән бергә ашарсыз. Олы кешедән алда ашап-туеп кую килешми, — диде. Еш кына балалар, әтиләрен көтә-көтә, ач килеш йоклап киттеләр. Ә үги атаның җиде төн уртасында исереп кайткан чаклары да булды. Кайтты да: «Бу ашың нигә суынган? Бу токмачың нигә куерган?»—дип, Фәхрия апага бәйләнде. Бәрәкәтләп кенә тотучы кешенең бөтен гомеренә җитәрлек сүгенү сүзләрен бер кичтә түгеп, өстенә ашлы тәлинкәләр тондырды. Ана белән балаларны өйдән КУДЫ, һәм Фәхрия апа, ике баласын җитәкләп, көзге пычраклар 69 да, кышкы бураннарда өйдән чыгып китте, күршеләренә кереп кунды. Күршеләргә керергә оялган вакытларда ике баласын кочаклап утын сарайларында, ягылмаган мунчаларда төн үткәрде. Сонрак Фәхрия апа акылга утыра башлады, карышып карады, ләкин аның күз яшенен файдасы тимәде. — Синең ирең — халык дошманы. Синең үзеңне дә, бурсыкларыңны да атып үтерү кирәк!—дип җикеренде Хәбибулла. Хәбибулла бер генә урында да юньләп эшли алмады, һәр җирдә бу ялкау исерекбаштан тизрәк котылырга ашыктылар. Гаилә корып яшәгән унике еллык гомере эчендә йорт салып, әллә никадәр өй җиһазлары, көнкүреш әйберләре булдырып өлгергән Хисаметдин Сәгыйдуллинны ул буржуй дип сүкте, хәзер замана безнеке, без буржуйларның тамырын корытырга тиешбез, — дип кәпәренде; башкалар хәләл акчага җыйган малны туздыруын социализм төзү өчен үзе керткән өлеш дип күрсәтергә тырышты. Сугыш башланып китте. Фәхрия апа иренең сугышка китүен, шунда үлеп калуын сорап, көн-төн аллага ялварды, теләкләрем кабул булса, шушы имансыздан котылыр көнем җитсә, дип, нәзер сәдакалары әйтте. Ә Хәбибулланы сугышка алмадылар, эчкечелектән организмы таушалып беткән, йөрәгендә дистрофия башланган, дип таптылар, һәм ул, аек килеш күреп, сугышка җибәреп куймасыннар тагын, дип, элеккегедән дә котырыныбрак эчә башлады. Иң актык акчаларны урлап, иң кирәкле әйберләрне базарга чыгарып сатып, көй саен исереп кайтты. Кайчандыр мәхәббәт һәм гаилә җылысы хөкем сөргән өй җирдәге та- мугка, аның эчендәге тормыш мәхшәргә әйләнде. Үги ата белән анасы арасында барган, еш кына үзенә дә килеп тигән туктаусыз талаш Мәдинәгә дә тәэсирсез калмады. Балачакның гамьсез шаянлыкларыинан бик иртә мәхрүм ителү сәбәпле, ул вакытыннан алда олыгайды. Өйдәге тормышның бер җире дә аны кызыксындырмады. Ул тормыш аңа шыксыз һәм җирәнгеч булып күренде. Мәдинә бар юанычын китаплардан тапты. Алардан үзенә тынгы бирмәгән сорауларга җавап эзләде. Ул үзенең эчке дөньячыгына бикләнде, үз өлешенә бик аз эләккән гамьсез балалык вакытлары турында уйлады, шатлыктан, көрлектәй мөлдерәп торган тормыш турында хыялланды. Татлы төш кебек кенә хәтерендә сакланган атасын искә төшерергә, аның турында уйларга, аны аңларга тырышып баш ватарга яра- тучап булып китте. Ләкин бу уйларыннан үзе дә курыкты һәм. башкалар сизә күрмәсеннәр, дип качынды. Ятим балалар бер-берсенә карата гаять игътибарлы булалар. Мәдинәнең абыйсы Искәндәр дә сеңелесеиең бу йомыклыгын, бу уйчанлыгын игътибарсыз калдырмады. Мәдинә дөньяларын онытып уйланып утырган вакытларда, моның сәбәбен сорады. Кагыйдә буларак, Мәдинә мондый сорауларга җавап бирми иде. Ә кайчак абыйсының күкрәгенә каплана да: — Ни өчен? Ни өчен аны төрмәгә япканнар, абыем?! — дип ялвара башлый. Абыйсы моның сәбәбен белми. Ул атасын бары яхшы итеп кенә хәтерли. Ул атасы белән демонстрациягә чыгуларын, трибуна яныннан узганда атасының үзен иңбашына утыртуларын, Иделгә балык тотарга төшүләрен, аналары төенләп биргән икмәк белән күкәйләрнең өйдә онытылып калуын, ашыйсы килеп бетүләрен һәм атасының әллә каян, әллә нинди бик тәмле икмәк белән бик тәмле суган табып килүен һәм башка шундыйларны хәтерендә саклый. Шуңа карамастан, сеңелс- сен күкрәгенә кыса да, үзенең ялганына үзе ышана язып, мистер Фед- жин белән Урия һип сыйфатларын атасыныкы итеп сөйли башлый. Кайчак Мәдинә үз балаларының атасын шулай тиз оныткан өчен анасына ачу саклап йөрде, ләкин бу хисләрен аңа белдермәде, аналарны хөкем итү балалар эше түгел дип уйлады. 70 Мәдинәнең йөзе коеп куйган анасы иде. Бераз озынчарак йөзгә бик килешле нечкә борып, чем-кара күзләр, ул күзләрне уратып алган озын керфекләр, ай кебек кыйгач кашлар, юка иреннәр — һәммәсе анасыныкы, һәммәсе анасы йөзендәге сызыкларның тагып да камилләшә төшеп кабатланышы. Ләкин табигатендәге сабырлык һәм басынкылык белән \л атасына oxiiiaian. Ул һаман уйчан, һаман җитди. Гурыдан-туры үзенә кагылмаган бер генә нәрсәгә дә аның исе китми. Хәтта үги ата өйдә буран уйнаткан вакытларда да, әгәр нәүбәт үзенә килеп җитмәсә, ул салкын канлы булып кала: терсәкләре белән тәрәзә төбенә таянып утыра да, икс к\лы белән ияген учлап, урамга карап, уйга чума. Бу вакытларда аның бала йөзендә олы кешеләргә генә хас җыерчыклар хасил Хәлбуки, бу зәвыксыз мохит аның тәне һәм акылы тәрәкъкый итүне баса алмады, киресенчә, ул аңа ярдәм итте. Унике-унөч яшьлек бала вакытында ул кайбер хатыннар да аңламаган нәрсәләрне аңлады. Абыйсы Искәндәр бик яшьли укуын ташлап, эшли, тормыш итүнең төпсез тобасын тутыруда әнисенә булыша башлады. Аның каравы ул гаять зур үзсүзлелек белән Мәдинәнең укуын таләп итте, һәм Мәдинә укыды. Мәктәптә үткәрелгән вакыт аның өчен түземсезлек белән көтеп алынган сәгатьләр булды. Мәктәп аңа өйдәге тәмуг белән хыялындагы серле җәннәт арасына урнашкан, күрше Мәрфуга әби хикәятләреннән билгеле Әгърәф кебек бер урын иде. Мәдинәнең иптәш кызлары башта әйләнә-тирәдәгеләрдән качынып, аннан ачыктан-ачык чытлыкландылар, тиргә төшкәнче маникюр һәм прическа турында бәхәсләштеләр. Сезам ярдәменнән башка ишеге ачыла торган хыял сарайларына кереп, зиннәтле киемнәр һәм бизәнү әйберләре турында хыялландылар; көтүләре-көтүләре белән атаклы артистларга гашыйк булдылар, шуларны күреп кенә калырга булса да өметләнеп, театр ишеге төпләрендә каравыл тордылар һәм, Йосыфны төшендә күреп гашыйк булган Зөләйха кебек, җәфаландылар, атладылар. Ә Мәдинә боларның берсенә дә катышмады, үзен мондый юләрлекләрдән өстен санады. Иптәш кызлары Хәлил өстеиә капланып елаучы Галиябануны карап, бәхетсез Чпо-чио-саи белән Франчисканы тыңлап, «1\онсуэло»ны укып, үкереп-үкереп еладылар. Ә Мәдинә боларга сыңар керфеген дә какмады. Мәхәббәтне татымаганлыктан, ул аны рәтләп аңламады, башка кешеләргә баш иде, башка характерларга табынды. Ул «Орлеан кызы»н, Зояны үзенең идеалы итте. Галиябану белән Франчиска үзләренең мәхәббәтләре өчен, шәхси бәхетләре өчен ата-ба- бадан килгән йолаларга каршы чыгалар, ә Жанна! — О, ул бөтенләй башка кеше. Ватанын коткарып калу өчен ул үзенең шәхси бәхетеннән, мәхәббәт шатлыгыннан баш тарта һәм халкының байрагын күтәреп, мылтык тотып, дошман өстеиә гаскәр алып бара. Менә бу ичмаса батырлык! Менә бу ичмаса Мәдинә рухында! Үги ата Мәдинәнең институтка керүенә теше-тырнагы белән каршы төште. Балаларны үстерүдә энә очы кадәр генә дә ярдәме булмаса да, «Мин сине ничә яшеңә хәтле тыгындырып ятарга тиеш?!» — дип сүгенде. Ул инде буйга җитеп килүче кызны кияүгә бирү, туй ясау һәм шул туйда ләх булганчы бер эчү турында хыяллана, очраган бер егетне кияү итү өчен планнар кора һәм шундыйларның берсе өйгә килеп чыкса, аеруча бер ләззәт белән Мәдинәне күрсәтергә тырыша иде: — Менә бу минем үги кызым инде, — ди иде ул ачыктан-ачык масаеп. — Әтисе утыз җиденче елгылардан, төрмәдә бетте. Мондый вакытларда Мәдинә ашланган киндер төсле булып агарына да, юка иренен тешләп, өйдән чыгып китәргә ашыга. Мәдинәнең абыйсы өйләнгәч, өйне икегә бүләргә булдылар. Үги ата бу эшкә каршы килеп, өйләнешүчеләргә фатирга чыгып китәргә кушса да, эш нотариуска барып житкәч, күнми булдыра алмады. Шуңа карамас- 71 тан, ул алты почмаклы өйнең эчке ягында да, урам буенда да калырга теләмәде. Бәхәсләшә торгач, һәр ике якны бүлделәр. Абыйсы белән җиңгәсе—өннең бер яртысында, анасы белән үги ата һәм Мәдинә — икенчесендә тора башладылар. Үзенең даими рухи таянычы булган абыйсыннан аерылгач, Мәдинәгә тагын да ямансурак булып калды. Урталай бүлгәч, тап-тар калган өйнең стеналары аны кысты, шул стеналар эчендәге тынчу тормыш аны изде. Ләкин Мәдинәнең газаплары моның белән генә дә чикләнмәде. Анасы ревматизм беләп авырып китте һәм өч айдан артык больницада ятканнан соң, инвалидлыкка чыкты. Үги ата авыру ана белән кызны куа башлады һәм куып чыгарды. Алар яшьләр ягына күчтеләр. Кешелек сыйфатларын җуйган, ояты качкан үги ата яшь хатын алып кайтты. Ләкин соңгысы чая булып чыкты, үзе белән алып килгән әйберләрен карт сатып эчә башлагач, ташлап китте. Үги ата ялгыз калды. Инде тәүфикъка утырырмын, инде аракының исен дә иснәп карамам, днп сүз биреп, туксан тугыз тәүбәләр белән Фәхрия апага ялына башлады. Фәхрия апа, өлешчә, әллә ничә ел бергә гомер иткән ирен жәлләп, өлешчә улы ягындагы кысанлыкны уйлап, кире аиың янына күчте. Ләкин үги атаның тәүбәсе тукран тәүбәсе булып чыкты. Фәхрия апаның айлык пенсиясен урлап, эчеп-туздырып кайтты да тагын куып чыгарды. Капка төбендә Хәбир әйткән сүзләрнең шундый хәлдә яшәгән Мәдинәдән эзсез генә үтеп китмәслеген аңлау читен булмаса кирәк. Ул үзенә тәкъдим ителгән өметне — Хәбирнең өметен капка төбендә калдырмады, аны өйгә алып керде һәм йөрәк тартмасына салып куйды. Ләкин йа! — Бу оялчан, Перуджино каһарманнарына хас илаһи сагыш һәм хыялыйлык тулы йөзле егет, Мәдинә үзенең хыялында тудырган, килеп, кулын һәм йөрәген тәкъдим итүен көткән кешегә никадәр охшамаган иде! УНИКЕНЧЕ БҮЛЕК Безнең заман укучысы киң сурәтләүләрне яратмый. Вакытны кая куярга белмичә ялыгучы иренчәк заманнар инде үтте. Секундларның йөзенче һәм меңенче өлешләре белән хисаплашучы атом гасыры, космоска сәяхәт турында планнар кору заманы килде. Кешелек хәзер аңлы. Ул киләчәк иртәгәнең якты һәм нурлы булачагын белә һәм шуңа ашыга. Безнең заман — вакыйгаларның колейдоскопик тизлек беләп алышынып тору заманы, хәвефсез киләчәкне тизрәк җиткерү өчен ашкыну заманы. Шушы зур эшләр һәм вакыйгалар матавыгында, шушы киләчәккә ашкыну ыгы-зыгысында табигатьнең узгынчы матурлыгы яисә кемнәрнеңдер фани шатлыклары кайбер укучының игътибарыннан читтә кала икән — гаҗәпләнерлек берни дә юк. Хәзерге укучы әдәбиятны нишләргә аптыраудан түгел, яшәргә өйрәнү өчен, көндәлек борчыган сорауларга җавап табу өчен укый. Бөек һәм мөбарәк эшләр белән мәшгуль замандашыбызның, еш кына, меңләгән тонна руда арасын" нан берничә мыскал радий эзләгәндәй, Киек каз юлы шикелле озын һәм чуар романнар суында эрегән гомеопатик дозадагы файдалы фикерне эзләп, вакыт үткәрәсе килми. Ул кыскалыкка, конкретлыкка табына. Ул хәзерге әдипләрдән тормышның шулпасын түгел, тормышның ч концентраты булган әсәрләр көтә. Әдәбият шаһы—кирпеч калынлыгы роман картаеп бара. Шуңа, Хәбир кара-каршы мәхәббәт бәхетеннән исерү көннәренә ирешкәнче үткән, үзләренең сагышлы зарыгулары, татлы һәм ачы газаплары белән берберсенә шактый охшаган көннәрне киң итеп сурәтләп, укучының вакытын алмыйм, кыскарак булырга тырышам. Капка төбендә булган аңлашудан соң, Мәдинә Хәбирне ярата башлаганчы үткән бер елдан артык вакыт эчендә Хәбир аяныч өметсезлек белән томанлы өмет арасында яшәде. Мәдинә Хәбирнең мәхәббәтен 72 кире кагып! килгән саен куалап җибәрмәде. Ул ара-тирә аның белою йөрергә чыгарга да, кинога барырга да риза булды. Ләкин Мәдинә мәрмәр Галатея шикелле салкын һәхм җансыз иде әле. Аңа җан өрәсе, тамырларында мәхәббәт ялкыныннан уйнаклаучы кан йөгерә башлаганны көтәсе бар иде. Әмма Хәбирнең хәле, кешеләрнең аһ-зарларын ишетеп, минуты-сәгате белән шәфкать-мәрхәмәт күрсәтүче, сораганнарын булдыручы мәҗүси аллалар заманында яшәгән Пигмалион хәленнән дә мөшкелрәк булып чыкты, чөнки аның Галатеясы да, Афродитасы да бер- шәхестә — Мәдинәдә иде. Әгәр Мәдинә ялгыш кына якты чырай күрсәтсә дә, Хәбир үзен күкнең җиденче катына менгән кеше кебек хис итте. Мәдинә яратмавын, әйткәч, аңа бөтен дөнья шыксыз, яшәү мәгънәсез булып күренде. Мондый вакытларда Хәбир үзен дөньяның иң бәхетсез кешесе итеп санады. «Үләм — я асылынам, я суга төшәм, — дип уйлады ул, бу турыда Мәдинәгә дә шактый аңлаешлы кинаяләр ясап.—Үлгәч, кызганып еларсың, әле, жәл булырмын». Ул үләргә теләде, ләкин яшисе дә килде, һәм үлмичә калды, чөнки ни дисәң дә, үлүгә караганда яшәү рәхәтрәк. Ә Мәдинә аны тагын күргәч: — Әле син дөньядамыни? Мин тагын синең өлешеңә сәдака бирергә җыенып йөри идем,— дип үзәген өзде. Мондый вакытларда Хәбир әрнүле үпкә белән Мәдинәнең күзләренә карый да, алардан йөрәген җылытырлык, боек күңелен эретеп җибәрерлек очкыннар эзли. Мәдинәнең күзләре шундый керсез һәм шундый сөйкемле! Аларның тылсымлы нурыннан Хәбир исерә, тәкатен җуя, көне буе тел очында йөрткән, кичен Мәдинәгә әйтермен дип көткән иң матур сүзләрен оныта. Ләкин һәрвакыт, хәтта көлгәндә дә, Мәдинәнең күзләрендә ниндидер моң һәм уйчанлык була. Хәбир моның сәбәбен белергә теләп, Мәдинәгә ялвара. Ләкин Мәдинә сөйләми, күзләренә моңсулык сүрүе булып капланган сәбәпләрне Хәбирдән яшерә.. Ә андый сәбәпләр бар иде. Хәбир, инде Мәдинә минем белән булган очрашулардан кызык, таба бугай, инде Мәдинә мине ярата башлады бугай, дип йөргән бервакытны, Мәдинәнең тормышында көтелмәгән бер вакыйга булды. Бу вакыйга онытылып бетә язган хатирәләрне яңадан айкап чыгарды да Мәдинәнең йөрәгендәге инде төзәлеп беткән яраны актарып ташлады. Беркөнне таныш булмаган хатын Мәдинәләргә килде дә, аны тышка чакырып, кулына бер кәгазь тоттырды. Тоттырды да, беркемгә бер сүз әйтмәскә, кәгазьдә язылганны эшләргә кушып, китегГ тә барды. Мәдинә берничәгә бөкләнгән кәгазьне сүтеп, укып чыкты: «Мәдинә! Иртәгә кичке сигездә шушы адрес буенча килүеңне сорыйм. Син үзеңне күрәсе килгән бер кеше белән очрашырсың. Килми, калма». Астарак Мәдинәгә таныш булмаган кешеләрнең адресы һәм фамилиясе күрсәтелгән иде. Башта Мәдинә моны Хәбирнең чираттагы фокусы булырга тиеш., дип юрады, чөнки шуңа охшашлырак номерларны аның берничә мәртәбә эшләгәне бар иде инде. Ләкин кәгазьдәге сүзләрнең яңалиф хәрефләре белән язылган булуы һәм, мондый язу җибәрмәсә дә, иртәгә- Хәбир белән операга барырга вәгъдә бирү аны бу уеннан кире кайтарды. Алайса, бу кеше кем соң? Аңа нәрсә кирәк? Ул Мәдинәне нинди өйгә чакыра? Мәдинә, кыз кеше, ничек анда бер үзе керә алсын? Аида аны ни көтүен кем белә? Мәдинә шуларны уйлап, керфек какмый төн үткәрде дә, ни булса да булыр дип, абыйсы белән киңәшергә булды. Аның һәм абыйсының, гаҗәпләнүенә каршы, алар икесе дә нәкъ шундый язу алган булыг? 73 чыктылар. Гәрчә бу серле язу турында бернинди дә ачык фикергә килә алмасалар да, икесе дә чакырылган булгач, азрак тынычланган кебек булдылар. Ни генә булса да, алар икәү булачаклар бит. Сәгать җиде тулар-тулмас, алар очрашу билгеләнгән йортны эзләп киттеләр. Шул йортка килеп җитәрәк, аларга бер кеше очрады. Үзләренә текәлеп карый-карый каршы килүче кеше аларның яннарыннан үтеп киткәч Л^әдинә: «Кайда күргәнем бар соң минем бу кешене! Кайдадыр күргән кешегә охшаган бит бу»,— дип уйлады һәм бу турыла абыйсына әйтте. Гаҗәпләнүенә каршы, абыйсы Искәндәр дә нәкъ шулай уйлый булып чыкты. Алар узып киткән кешегә таба борылдылар һәм аның да, юлыннан туктап, үзләренә карап торуын күреп алдылар. Туганнар аптырашка төштеләр, бу шомлы кешедән тизрәк котылу өчен, ашыгып, очрашу билгеләнгән йортның капкасына борылдылар. Ләкин кереп өлгерә алмадылар, арттан тавыш ишетелде: — Искәндәр! Мәдинә! Туганнар тагын да аптырый төшеп, куркытып, артларына әйләнделәр. Мәдинә, әлеге кешенең үзләренә таба килүен күреп, караңгы подъездның эченәрәк чигенде. Кинәт — нәрсә бу? — абыйсы Искәндәр: «Әти!» дип кычкырып җибәрде дә таныш булмаган кешене кочаклап алды. Мәдинәнең колагына үбешкән тавыш ишетелде. Ул үз күзләре күргәнгә, үз колаклары ишеткәнгә үзе ышанмыйча, подъездның таш стенасына сыенды һәм тагын да ни булыр икән дип көтә башлады. Буласы нәрсәне уйлап баш вату кирәк түгел иде, әлбәттә. Ул әлеге кешенең тавышын ишетте: — Мәдинә, кызым! Син кая киттең? — диде ул һәм кулларын җәеп, Мәдинәгә якынлашты.— Мин синең әтиең ләбаса! Мәдинә алгарак калкып, кулын сузды. Аның кулы әтисенең тупас һәм сөекле кулын тойды. Ул да булмады, әтисе аны үзенәрәк тартты һәм күкрәгенә кысып, кытыршы һәм эссе иреннәре белән битенә орынды. Мәдинә битендә әтисенең күз яшен тойды. Ул күз яше аның ирененә дә тамды. Алар өйгә керделәр. Әтиләренең яшьлек дуслары булган хуҗалар өстәл хәзерләгәннәр иде. Мәдинәнең күзенә савыт-сабалар, кызгылт эчемлек салынган графин чалынды. Алар өстәл янына утырыштылар. Искәндәр әтисе белән диванга, Мәдинә аларның каршысына утырды. — Нинди үскәннәр, нинди үзгәргәннәр!—дип сөйләнде Хисаметдин дулкынланып һәм әле кызына, әле улына карады. — Танымас идең. Урамда бәрелеп узсалар да, танымас идең.—Ул, башын иеп, уйга калды. Хуҗалар, ирле-хатынлы, кунакларны бертуктаусыз кыстадылар, ләкин мондый вакытта кешедә тамак кайгысы буламыни! Хисаметдин Сәгыйдуллин акланып кайткан булып чыкты. Ул до- I кументларып балаларына күрсәтте, ләкин аның йөзендә дә, хәрәкәтләрендә дә мондый очракларда булырга тиешле шатлыкның әсәре дә күренмәде. Аңарда ниндидер йончу, ниндидер сүрәнлек иде. Балалар инде күптән үлгәнгә хисаплаган әтиләренең сау-сәламәт килеш кайтып килүенә шатланырга да, кайгырырга да белмәделәр. Әллә кайчан, кечкенә вакытта ук күңелләренә сеңеп калган сурәтен ядкарь итеп йөрткән, нурлы йөзен бер генә күрергә, татлы сүзен бер генә ишетергә әллә ни бирерлек булып хыялланган әтиләре, очрашкач, аларга ничектер бик ят һәм бик ерак булып тоелды. Үзләренә тереклек биргән, хәтерләрендә төш шикелле генә тонык истәлекләр калдырган бу кеше белән сөйләшү алар өчен көч җитмәслек бернәрсә иде. Өстәвенә алар бу очрашуның ни өчен биредә, кеше өендә билгеләнүен бик яхшы аңладылар. Ихтимал, бу минутларда ата да, балалар да бер үк нәрсәне уйлаганнардыр. Ә бит алар бүген үз өйләрендә, бер гаилә булып, бер җан иясе кебек, кавышу шатлыгыннан мөлдерәп 74 ташып торган касәне пң соңгы тамчысына хәтле эчә алган булырлар иде. Алар бүген бер өстәл янына түгәрәкләнеп утыра, үткәннәрнең ачы хәсрәтләрен, түгелгән күз яшьләрен онытып, бары бүгенге шатлык турында гына, киләчәк турында гына сөйләшеп, куанычларыннан исерә алырлар иде. Ләкин бу булмады. Мәдинә чак кына кагылу белән, бер генә сүз әйтү белән чишмә кебек атылып чыгарга әзер күз яшьләренә тыгылып, аларны көчкә тыеп, әтисен күзәтте. Күзләрен аның кырысланган йөзеннән — маңгаена тирән буразналар булып яткан тупас җыерчыклардан, сирәгәеп калган чал чәчләреннән, нәзек бармаклы, бирчәеп беткән кулларыннан алмады. Ул, унике ел шахтада эшләдем, ди. Бу бирчәйгән куллар табигатьнең җир асты кладовойларында күпме тау токымнары актарганнар. җир өстенә никадәр байлык, никадәр хәзинә чыгарганнар! Ниһаять, аның үзенә дә шул байлыклардан өлеш алу көне җиткән. Ул ашкынып гаиләсе янына кайткан. Язмыш хәзерләп куйган соңгы җәбер турында ул уйламаган... Мәдинә әнисенең гаебендә үзенең дә катнашы бар кебек хис итте. Әтисе аны да хөкем итә кебек тоелды. Шуның өчен аның саф һәм риясыз йөзе, Мәдинәгә чиксез якын да, бер үк вакытта, әллә ничек, куркыныч та булып күренде. Нервыланып, әледән-әле сәгатенә карангалап утыручы Хисаметдин балаларының кайда эшләүләре, ничек укулары турында сорашып карады. Ләкин сорауларына бирелгән җавапларның кыска булуларына, берничә сүздән генә торуларына игътибар итеп булса кирәк, урыныннан торды: — Ярый, балалар, миңа китәргә вакыт. Борчыган булсам, гафу итегез. Бәлки, бу эш кирәк тә булмагандыр. Күрәсем килде, очратып сөйләшәсем килде. Ә очраткач, күрәсез, сөйләшергә сүз дә юк икән... — Ул хуҗаларга рәхмәт әйтте дә, пиджагын төймәләп, чемоданын алды. Аннан тагын сүзен дәвам итте: — Сез инде зур булгансыз, мине аңларсың шаять... Ә хәзер, әгәр теләсәгез, мине вокзалга озатып куегыз. Балалар әтиләренә карадылар. Аларның күзләрендә: «Кая китәсең?» дигән сорау иде. Шуны аңлап булса кирәк, Хисаметдин өстәп куйды: — Әлегә үзем дә белмим. Башта элек эшләгән җиремә, кайткан җиремә барам. Аннан күз күрер. Мәдинә дә, Искәндәр дә әтиләренә: «Китмә, әти!» дип әйтмәделәр. «Тагын кайтырсыңмы?» дип тә сорамадылар. Алар чыгып киттеләр. Өстәлдәге ашамлыклар бөтен, очрашу хөрмәтенә тутырылган бокаллар тулы, чынаяклардагы чәйләр эчмичә суынган килеш калдылар... Вокзалга төшеп җиткәндә, сәгать унике тулып килә иде инде. Озак көтәргә туры килмәде, Себер ягына үтеп баручы поезд килеп тә җитте. Хисаметдин чемоданын перрон асфальтына куеп, балалары белән саубуллашты. Аннары йөзен читкә борып, беравык уйлап торды да, кесәсеннән йөзек чыгарып, Мәдинәгә сузды: — Мә, кызым. Әтиең төсе итеп сакла. Бу бик күптәнге йөзек, минем өчен бик кадерле йөзек. Мин аны яшерергә туры килгәндә яшереп, кадерләргә мөмкин булганда кадерләп йөрттем. Югалтмадым. Хәзер инде аның миңа кирәге юк. Аны күрү авыр миңа хәзер...— Хисаметдин карашын улына күчерде, тагын берничә секунд уйланып торды да, кулындагы сәгатен салып, аңа бирде.— Моны син ал, Искәндәр. Башка бүләгем юк. Гаепләмәгез... Ата башта Мәдинәне, аннары Искәндәрне кочаклап үпте. Аннары икесен берьюлы күкрәгенә кысып, бер сүз дә әйтмичә, шактый озак җибәрми торды. Мәдинәнең колагы әтисенең нәкъ йөрәге өстенә туры килде. Мәдинә ул йөрәкнең тибүен ишетте. Дөп-дөп, дөп-дөп, дөп...дөп- дөп-дөп итеп тибә иде ул йөрәк. «Тузган, склерозланган йөрәк»,— дип 75 уйлап алды Мәдинә. Ниһаять, Хисаметдин тагын бер мәртәбә кул биреп саубуллашты да чемоданын алды: — Бәхетле булыгыз, балалар. Хушыгыз... Ул салмак кына атлап вагон ишегенә таба китте. Мәдинә әтисе артыннан карап калды. Кая бара бу кеше? Барган җирендә аны ни көтә? Нахакка күргән җәбердән бөкрәйгән бу арка язмышның соңгы мыскыллавын да күтәрә алырмы? Тигезле-тигезсез тибүче бу йөрәк кайдан тынгы эзли, нинди туфракка барып тынарга тели? Вагон баскычыннан күтәрелгәч, Хисаметдин балалары басып калган урынга карады. Кесәсеннән яулык чыгарып, әллә ничек, йомарлан тоткан килеш, аларга селекте. Селекте дә, балалары кинәт кузгалып, үзенә таба йөгерә башлагач, эчкә кереп китте. Мәдинә белән Искәндәр яңадан туктап калдылар, әле ишеккә, әле вагон тәрәзәләренә карап, чыкмасмы, күренмәсме, дип, әтиләрен көпеләр. Ләкин ул чыкмады. Күренмәде. Паровозның ачы гудогы яңгырады. Перронда булашып калган иң соңгы пассажирлар Bai оннарына йөгерештеләр. Кемнәрдер Мәдинәгә бәрелеп уздылар. ... Туганнар иң арттагы вагонга эленгән кызыл ут күздән югалганчы басып тордылар да перроннан чыктылар. Гаҗәп хәл: алар бер-бер- сенә сүз ката алмадылар. Алар, сихерләнгән кебек, төштәге кебек, сөйләү сәләтеннән мәхрүм калганнар иде. Искәндәрнең төнге сменага эшкә барасы бар иде. Ул Мәдинәгә өйгә кайтырга, булган хәл турында берәүгә дә сөйләмәскә кушып, эшенә ашыкты. Мәдинә булып узганнардан исенә килеп җитмәгән хәлдә кайтып китте. Үз урамнарының чатыннан борылганда, кемдер Мәдинәгә исеме белән эндәшкән кебек булды. «Бу нинди җир астыннан килүче тавыш бу?» — дип уйлады Мәдинә. Әллә инде ул шаша башладымы? Алар барган йорт, әтисе, вокзал, ниһаять, бу тавыш — барысы да галлюцинация генәме әллә? Мәдинә, тавыш килгән якка әйләнеп карарга да куркып, адымнарын тизләтте. Ләкин тавыш тагын кабатланды: — Мәдинә! Мәдинә артында аяк тавышлары ишеткән кебек булды, коты чыгып артына борылды һәм... Хәбирне күрде. Алар шактый озак сүзсез тордылар— Хәбир — сүз башлый алмыйча, Мәдинә — алдында басып торган гәүдәнең чынмы, галлюцинацияме икәнлегенә төшенә алмыйча. «Мин чыннан да акылымнан язам икән»,—дип уйлады Мәдинә һәм борылды да җан фәрманга чаба башлады. Ул галлюцинация дип санаган кеше дә калышмады, аның исемен кычкыра-кычкыра, куа килде. Мәдинәнең сулуы капты. Ул көчкә үзләренең капка төпләренә килеп җитте, көчкә капка тимеренә басты. Ләкин керергә өлгермәде, юлын Хәбир бүлде. — Җибәр! — Җибәрмим! — Җибәр, юкса мин кычкырам! — Кычкыр. Ләкин алдашуыңның сәбәбен белми торып, мин сине кертмим. Нигә сүзеңдә тормадың? — Нинди алдашу? Нинди сүз? — дип уйлады Мәдинә, ләкин миңгерәүләнгән башы бу сорауларга җавап таба алмады. — Син кайда йөрдең? — Синең ни эшең бар! — Алайса... — диде Хәбир Мәдинәнең кулын җибәреп. — Ләкин бел: син мине башка күрә алмассың! — Бар, зинһар, бар. Асылын, суел, суга бат! Тизрәк кит кенә! Хәбир Мәдинәгә бөгәрләнеп беткән кәгазь кисәге төртте дә: — Мә, мин сүземдә тордым, — дип, тиз-тиз китрп барды. Мәдинә кулына ирексезләп тоттырылган кәгазьне сүтеп карады. Нәрсә бу? Билетлар! Абау җаным, алар бүген «Демон»га барасылар иде бит. Бу турыда ул бөтенләй оныткан. Димәк, Хәбир аның янына килгән дә' өйдә булмагач, төн буе көтеп торган. Шул гомердән бирле! — Хәбир! Хәбп-и-и-р! Ләкин Хәбир күздән югалган иде инде. Мәдинәнең аянычлы тавышы йокыга талган урам буйлап китте дә кайтаваз булып яңгырады. ...Мәдинә, электр агымы бәргән кебек, әле бер, әле икенче ягына әйләнде. Торып утырды, тагын ятты. Үги әтинең ямьсез итеп гырлавы бүген, әллә ничек, гадәттәгедән дә көчлерәк шикелле булып тоелды. Будильникны да аның баш очына ук китереп куйганнар тагын, ачу китереп текелдәп утыра. Әнә әнисе дә йоклап китте бугай. Кызының кемне күреп кайтканын белми шул ул. Әллә уятып, сөйләргәме үзенә? Мәдинә акрын гына күтәрелде дә юрганын кайтарып куйды, аякларын идәнгә төшерде. Берничә секунд уйланып утырды. Уятыргамы, юкмы? Ә нигә уятмаска? Рәхәтләнеп йоклап ятмасын әле, аның да йөрәге ачынсын. Хәер, аны елатудан ни файда инде? Үз кайгысы үзенә җитмәгәнмени инде аның? Ай буе температурасы төшми, биш шешә салицилка эчеп бетерде. И, салицилкасы беткән иде бит аның, бүген1 кич эчәрлек тә калмаган иде. Шуны алып кайтырга оныткан бит* Кирәкми, йокласын. Бүгенге очрашу турында ул белмәскә тиеш. Мәдинә яңадан ятты. Бармагына кигән йөзеген кабалап карады. Нинди йөзек икән бу? Әтисе, бик кадерле йөзек, диде бит. Әллә яшь вакытта әнисе белән алышкан идеме икән? Салып куярга кирәк әле аны истә вакытта. Шунда гөл төбендә торсын. Әгәр әнисе гөлләргә су сибәргә уйласа? Юк, монда ярамый. Иң яхшысы, матрац астына кую булыр.. Иртәгә торгач та берәр җиргә яшерер. Әтисе кая барып җитте икән инде? Арчаны уздымы икән әле? Ни уйлый икән? Кая бара икән ул? Билеты ераккадыр инде аның, касса тәрәзәсенә ике йөзлек акча сузды бит. Билет дигәннән, нигә бу билетларны әрәм итеп калдырган инде Хәбир? Мин өйдә юклыкны белгәч, барырга да сатарга иде. Бик үк әйбәт килеп чыкмады инде бу, вәгъдәсезлек булды. Кем уйлаган соң аны болай килеп чыгар дип. Күрәле, әтисенең адресын сорап калмады бит шунда. Хат яз, әти, дип әйтергә теле корымаган лабаса инде! Рәтләп сөйләшә дә алмады бит, гел әтисенең кулларына карап утырды. Бармаклары неп-нечкә. Тагын кемдә күргәне бар иде соң әле аның шундый ябык бармакларны? Ә, Хәбирдә бит. Аның да бармаклары шундый ябык. Нишли икән ул хәзер? Йокладымы икән әле? Кайдан кайтып килә, дип уйлады икән? Ә, берәр егет яныннан кайта, дип уйлагандыр әле, шуңа җенләнгәндер. Бик кызык ахры бу ярату дигән нәрсә. Яратып карасаң, татып карасаң икән шул мәхәббәтне бер. Ничек була икән? Бик рәхәт микән? Алай дисәң, мәхәббәттән үлүчеләр дә бар бит. Терапия клиникасында Гордеев Вадим ятты бит әле. Безнең заманда Ромео кебек яратучылар юк, дигән булалар тагын. Бар икән шул. Үлде бит әнә. Яраткан кызы суга баткач, сөләймә эчкән булган. Нинди җәфаланып үлде мескен. Димәк, көчле мәхәббәт белән яратучылар хәзер дә бар. Аларның хисләрен Шекспир тасвирлаган югарылыкка күтәрә белүче авторлар гына юк. Ярабби, әгәр Хәбир дә үзенә берәр нәрсә эшләсә?! Агуланса, яисә Кабанга төшеп батса? Димәк, ул аның янына башка килмәячәк. Килә алмаячак. Хәер, килмәсәни! Егетләр кайгысы түгел әле аның башында. Аннары, яратмый ич ул Хәбирне! Яратмый... Ә шулай да Мәдинә Хәбирнең үлмәвен теләде. Әтисе турындагы газаплы, очсыз-кырыйсыз уйлары, аның ихтыярыннан башка, Хәбир турындагы уйлар белән аралашты, һәм аның Хәбирнең тагын килеп, тәрәзә рәшәткәсе шакуын ишетәсе килде. (Дәвамы бар.)