Логотип Казан Утлары
Очерк

МЕҢНӘРНЕҢ БЕРСЕ

езнең борынгы Бондюг заводында булганыгыз бармы? Сезгә аның атабабадан килә торган меңләгән мәшһүр химиклары белән сөйләшергә туры килмәдеме? КЫУЛ көне анда барып йөрүләре читен, ул якларга поезд йөрми, әмма җәй көннәрендә Бондюгка сәяхәт итү үзе бер рәхәт — Идел-Кама пароходы илтә дә куя. Яңа заводларны күргән кешеләргә моннан җитмеш-сиксән ел элек кайдадыр кара урман эчендә, сазлыклар арасында, бары тик арзанлы эш көчен һәм арзанлы ягулыкны исәпкә алып, Ушков бай тарафыннан миллионлаган табыш өчен генә салынган борынгы завод, билгеле, әллә ни тәэсир итә алмас. Әмма Бондюг эшчеләренә ул завод кадерле. Анда аларның бабаларының бабалары, бабалары, аталары эшләгән. Хәзер биредә үзләре, балалары, оныклары эшли, һәм, әйтергә кирәк, Бондюг эшчеләре — химиянең асыл осталары. Алар шундый химия әйберләре эшлиләр, күрсәң, серен белсәң, шаккатарсың. Менә мин шул химикларның берсе — меңнәрнең берсе Камил Мөхәммәтҗанов турында сөйләргә уйлыйм. Аның язмышы — Бондюг язмышы. Аларны бер-берсеннән, иттән тырнакны аерып булмаган шикелле, аерып булмый. Тын Таулар пристане. Инженер Камил Мөхәммәтҗанов порттан заводына кайтып бара. Яр башына күтәрелгәч, ул җәелеп яткан Кама киңлегенә күз ташлады. Мондагы матурлыктан, киңлектән күңелләре рәхәтләнеп китте. Кайдадыр җыр ишетелә, кайдадыр музыка яңгырый. Ап-ак пароход китеп бара... Юл читендәге баганага беркетелгән көмеш репродуктор янына кешеләр җыелган иде. Камил дә туктады. — Безнең химиклар турында, Камил энекәш, зур яңалык, — дип белдерде өлкән яшьтәге бер кеше. — ... Коммунистлар партиясе, — дип укый башлады диктор, — химияне тизләтеп үстерүне халкыбыз өчен, коммунизмның материаль- техник базасын булдыру өчен чиксез әһәмиятле эш дип саный... Якын елларда 140 эре предприятие төзергә яки тәмамларга, яңадай 130 дан артык предприятиене реконструкцияләргә... Камилнең болай да озын буе тагын да үсебрәк киткәндәй булды, кара кашлары астындагы күзләрендә шатлык дулкыннары ташыды. Ул кепкасын салып кулына алды. Җил аның озын кара чәчен чуалта башлады. Юк, чәче генә түгел, күңеле дә аның шулай чуала, кайный, ташый иде. С 117 — Ну! — диде ул кулын йомарлап, — хәзер эшлибез! Хәзер... хәзер бар да үзгәрәчәк! Тау күтәрелеп, бераз баргач та завод күренә башлады. Әнә аның корпуслары Тойма суы борылып аккан түгәрәгрәк үзәнлектә чәчелеп утыра. Күбесенең стеналарында иске һәм яңа ямаулар, сылаулар. Тәрәзәләр сирәк, тар,тәбәнәкләр. Иске хуҗалардан калган заводны реконструкцияләү өчен дәүләт зур сумалар тоткан, әллә никадәр көч куйган иде. Әмма техник артталык чорында анианмониан гына өелгән һәм инде үтә искергән биналарны тәмам яңартып бетерү мөмкин түгел, яңасын салу ансатрак иде. Ә яңа заводны салганда чимал, ягулык, транспорт кебек нәрсәләрне искә алмыйча булмый. Ә боларны искә алу— Бондюг файдасына түгел иде. Менә шул нәрсә заводны бөтенләй ябу мәсьәләсен китереп чыгарды. Моны әйтүе генә ансат бит. Бондюгның эшчеләрен кая куясың? һәм бу кешеләр бердәй булып борчылдылар. Камил Мөхәммәтҗа- нов та борчылды. Аның да ата-бабалары шунда эшләгән, үзе дә шунда канат чыгара башлады. Шунда ул завод мәктәбен тәмамлады, шунда беренче хезмәт чыныгуын алды, шуннан югары уку йортына китте һәм инженер булып монда кайтты. • — Җире ямьле, суы тәмле Бондюгның! — дип җырлый иде ул аны бик сагынган чакларында. Ә хәзер аның башында башка уйлар. — Заводны ябу турында түгел, аны яшәртү турында уйларга кирәк! — ди иде ул җыелышларда, һәм эшчеләр аңа әйттеләр: — Уйла! Син — инженер! Син — коммунист! һәм, әйтергә кирәк, эш җиңелдән түгел иде. Берничә тапкыр ябылу алдында калган мондый предприятиедә аның шулай булмый хәле дә юк. — Завод үзен акламый, — диләр иде Химия промышленносте министрлыгында. Бер яктан караганда, алар хаклы да кебек иде. Биналар тузган, җиһазлар искергән. Ягулык тулысы белән ерак, чит өлкәләрдән кайтарыла, Тимер юл еракта булганлыктан, барлык кирәк-яракларны су юлы ачылгач кына, җәй айларында гына ташырга мөмкин. Әзер продукцияне дә яз җиткәнче складларда өеп асрарга туры килә. Бу заманда инде чималы, ягулыгы якын урыннарда һәм шуның өстеиә хәзерге чор җиһазлары куелган, һәр яктан үрнәк булырлык заводлар барлыкка килгәч, мондый иске нәрсәне саклаудан ни мәгънә? Әйе, ул ягы шулай дип уйлады Камил. Әмма мәсьәләнең икенче ягы да бар бит әле. Менә, мәсәлән, әһәмиятле ачышлар ясауда катнашкан, бай тәҗрибә туплаган химиклар армиясенең язмышын ничек хәл итәргә? Олы галимнәр белән бергә, химиягә зур яңалыклар керткәннәр, гаҗәп затлы әйберләре белән бөтен дөньяны таңга калдырганнар бит мондагы кешеләр. Хәзерге бондюглылар шулар токымыннан бит алар. Рус һәм дөнья химиясенең атасы Дмитрий Иванович Менделеев, бу заводта мең сигез йөз туксан өченче ел әйләнәсендә ике мәртәбә булып, бик әһәмиятле проблема өстендә эшләгән. Атаклы профессорлардай Дементьев, Коновалов, Федотьев һәм академик Бах кебек галимнәр шушы ук завод лабораториясендә яңа химик әйберләр табу өчен күп хезмәт куйганнар. Алариың традициясе бүген дә яши. Ә хәзер менә эшләр кыенлашты, производство өчен кирәк булган акчаны, әйберләрне «җан асрарлык» кына итеп, әллә нигә бер генә биреп тордылар. Болар шул әлеге ямау һәм сылауларга гына җитә торган булды. 118 Заводны ябу проекты әзерләнгән вакытларда да коллектив ышанычын югалтмады, эшне сүрелдермәде. Алай гына да түгел, «искеләрен тәмам туздырып бетерсеннәр дә, шуның белән эшләре тукталыр», дигән уй белән булса кирәк, министрлыктан җиһазлар бирелми башлагач, завод кешеләре, булганнарын карап тоту, мөмкин кадәр яңарту, камилләштерү һәм югары җитештерүчән итеп файдалану белән бергә, бик кирәкле машина һәм җиһазларны үзләре ясап куйдылар. Инженер Камил Мөхәммәтҗановның куйган көче монда аз түгел. Менә без, Мөхәммәтҗанов белән бергә, сусызландырылган гипосульфит эшләү машинасы янында басып торабыз. — Бу машинаны без үзебездә үз көчебез белән ясадык, — ди инженер, горур тавыш белән, күз явын алырлык ак һәм коры порошокны кулына алып күрсәтеп, — алтыннан кыйбат бу нәрсә, мин сиңа әйтим. Шуннан соң Мөхәммәтҗанов үзләре уйлап тапкан һәм ясаган яңа абсорбер һәм кристаллизатор дигән химия җиһазларын, тагын башка машина һәм яраштырмалариы күрсәтә. Әмма мин бу затлы әйберләрдән битәр Камилнең үзенә сокланып йөрим. Эш өчен никадәр яна, борчыла һәм шатлана ул. Юк, бу кеше сәгате тулганчы гына эшли торган салкын канлы, дәртсез түрә түгел. Бу — тынгысыз иҗат кешесе. Бу завод—аның яшәве, илһамы, киләчәге. — Без эшләп чыгара торган продукция кайларга гына китми, нинди генә өлкәләрдә кулланылмый, — ди ул уйчан гыиа. — Тормышның без кагылмый торган бер генә почмагы да юк бугай,— дип елмая аннары.— Менә безнең бөртекле кальций хлоридын алыгыз. Ул суыткыч промышленностенда, медицинада киң кулланыла. Барий сульфатын кәгазь эшләүдә шомартучы, ялтыратучы әйбер итеп файдаланалар. Натрий гипосульфиты булмаса, фотографияләр яши алмый. Реактив перхлорит кислотасын күп төрле лабораторияләр сорый. Тиздән барий окисе гидраты чыгара башлыйбыз. Ул нефть эшкәртү промышленностена бик кирәкле әйбер. Шул сүзләрне әйтә дә Камил Мөхәммәтҗанов кинәт уйга кала. — Нәрсә уйлыйсыз? — дип сорыйм. — һаман бер уй инде безнең, иптәш. Заводның киләчәге, язмышы турында, — ди ул һәм авыр гына көрсенеп куя. Әйләнә-тирәдәге урманнар күптән киселеп, ягылып беткәннәр. Заводка вагон-вагон, баржа-баржа Кузбасс күмере кирәк. Ерактан кайтарту бик кыйммәткә төшә, заводны зыянга батыра. Моннан берничек тә котылу чарасы юк иде кебек. Ә аяк асларында гына яткан иң арзан, иң әйбәт ягулыкны алар әле белмиләр иде. Бу байлыкны нефтьчеләр ачып бирә. Бондюг нефть «күле» өстендә утыра икән! Бу шатлыклы хәбәр килү белән үк завод инженерлары заводны нефтькә күчерү турында проектлар төзиләр. Мөхәммәтҗанов арада канатланып йөрүчеләрнең берсе була. Яңадан заводка комиссия килә. Ләкин бу юлы бондюглылар комиссияне артык хәвеф-хәтәргә бирелмичә каршы алалар. — Нефть ягуга күчү белән үк завод дотациядән котылачак! — ди Камил заводның хәлен өйрәнергә килгән ерак шәһәр белгеченә, һәм аның кара күзләре очкынланып китәләр. Тегесе уйлана, уңай җавап бирергә бик үк ашыкмый, күрәсең. Мөхәммәтҗанов белгечне кайчандыр үзе төзегән кристаллизаторлар һәм башка җиһазлар яныннан завод кочегаркасына алып килә. Аның мичен чи нефть ягуга көйләүдә Камил кулына күн бияләй киеп механизаторлар белән бергә үзе дә эшләде. Чөнки ашыгырга, күмер ташып ягудан мөмкин кадәр тизрәк котылырга кирәк иде. Хәер, белгечкә ул бу турыда сөйләмәде. Ул бары тик нефть бар чагында иске хәлне дәвам иттерү — ягъни ягулыкны читтән ташу— акылсызлык булыр иде, дигән фикергә генә басым ясады. Мең тугыз йөз илле тугызынчы ел башында завод нефть ягуга күчте. Моның нәтиҗәсе үзен озак көттермәде: күптән инде дәүләттән дотация алып килгән завод үзе табыш бирә башлады. Хәзер инде заводны ябу мәсьәләсе көн тәртибеннән бөтенләй алып ташланып, аны баштанаяк реконструкцияләү, яңарту, киңәйтү проблемасы бөтен җитдилеге белән килеп басты. Химия промышленностен тиз үстерү, зур химияне булдыру, техника прогрессы турында партиянең тарихи карарларын үтәү чаралары арасында бу заводка да тиешле урын бирелде. Яңадан заводка комиссия килде. Ләкин бу бөтенләй башка комиссия иде инде. Болар Ленинград химпроект институтыннан килгәннәр иде. Өч кешедән торган бу комиссия шактый озак эшләде. Булмаган җирләре, кермәгән биналары калмады. Болын-басуларны да берничә тапкыр әйләнеп кайттылар. Ниһаять, ленинградлылар үзләренең эшләрен тәмамладылар. Ике катлы борынгы ак таш бинада техсовет утырышы җыелды. Докладчы мәсьәләнең күңелсез якларыннан башлады: заводның урыны яраклы түгел, аста сазлык, киләчәктә, Каманың шушы тирәләрендә буафәлән ясалса, цехлар бөтенләй су астында калуы ихтимал. Тар. Цех һәм производстволарны киңәйтер өчен бу урында буш мәйдан юк. Предприятие биналарының иң зур күпчелеге яраклы түгел. Җиһазларның күбесе шулай ук хан заманындагылар, кул хезмәтенә исәпләп корылганнар. Алар белән хәзерге чор таләп иткәнчә эшләп, югары сыйфатлы һәм арзанлы әйберләр биреп булмаячак... «Әллә бусы да иске җырны җырлыймы?» дип уйладылар күпләр. Берсе түзмәде, ачулы тавыш белән: — Ә без эшлибез ич! — дип кычкырды. — һәм нинди генә әйбәт нәрсәләр эшлибез әле, — дип өстәде аңа икенчесе. — Шулай шул, — ди докладчы елмаеп, — сез шушы иске техника белән дә таң калырлык әйберләр эшләп чыгарасыз. Әмма сезгә яңа техника бирелсә, эшегез яңача корылса, сез бөтен дөньяны таңга калдыра- I чаксыз! Ачулы, сүрән йөзләр кинәт елмая башлады. Кемдер кыюсыз гына кул чабып алды. Аннары кинәт көчле алкыш давылы күтәрелде. Докладчы сүзен дәвам иттерде: — Заводның хәзерге цехлары шушы урыннарында эшләрен дәвам иттерә торсыннар. Бер үк вакытта янәшәсендә, югарырак киңлектә, мәсәлән, колхоз басуларында, яңа мәйдан бүлеп алырга, шунда заманы- f бызның соңгы сүзе кушканча завод биналарын өр-яңадан сала башларга. Яңа урында яңа цехлар өлгерү белән, искеләре ябыла һәм склад- фәлән кебек ярдәмче урыннарга әверелә барырлар... Аннары комиссия, биредәге кешеләрнең югары квалификацияле булуларын исәпкә алып, завод җитештерә торган кайбер азрак әһәмиятле i әйберләрне эшләүне туктатырга, шуның бәрабәренә хәзер илгә, техникага үтә кирәкле яңа нәрсәләр, мәсәлән, люминафор эшләүгә күчү мәсьәләсен уйлап карарга киңәш бирде. Люминафор! Чыннан да бик хикмәтле әйбер икән ул. Шушы люминафор дигән порошок техникада һаман саен киңрәк кулланыла бара. Аерым алганда, көн яктысы бирә торган лампаларны аннан башка • 119 120 ясау мөмкин дә түгел. Ә яктылыкның исә ул төре хәзер бик күп тармаклар өчен әйтеп бетергесез кирәк. Алар арзанга төшә, ике тапкыр әйбәтрәк яктырталар. Люминафор турындагы тәкъдимне ишеткәч, Камил Мөхәммәтҗа- новның йөзе тагын да ачылыбрак китте, күзләрендә яңа шатлык очкыннары балкый башлады. Күптән хыяллана иде бит ул шушындый югары затлы әйбер турында. Заводның техсовет утырышында шушындый бер яңарак нәрсә эшләп чыгаруга күчү кирәклеге турында ул үзе мәсьәлә күтәргән иде. «Безгә иске, таныш әйберләр эшләп торсак ярар шунда» дип әйтеп, яңалыктан куркучы кайбер иске белгечләр белән әрләшеп тә алган чаклары булган иде. ’ Ул шунда ук блокнотын алып исәп-хисап ясарга да кереште. Люминафор заводка моңа кадәр булмаганча зур табыш бирәчәк. Аның чималы да, үзе дә аз күләмле һәм җиңел. Самолет белән генә йөртелә торган әйбер. Ленинградлылар шулай ук бондюглыларга химиклар телендә ферритлар дип йөртелә торган тимер окисеның хәзерге иң мөһим төрләрен җитештерү бурычын йөкләүне дә мөмкин дип белдерделәр. Ул әйберләр хәзер илгә бик кирәк: электроника өчен, аккумуляторлар өчен, тагын бик күп башка тармакларда киң кулланыла. Мөхәммәтҗанов һәм аның фикердәшләре бу вариантны да хуп күреп каршы алдылар. Алар бу төр продукцияне лабораториядә үзләре табып караганнар да икән инде. Тәҗрибә уңайлы чыккан. Чималы заводның үз тирәсендә тулып ята. Доклад буенча чыгып сөйләүчеләр арасында Камил Мөхәммәтҗанов беренче булды. — Рәхмәт, иптәшләр! — диде ул белгечләргә. — Сез безнең күңел- дәгене әйтеп бирдегез. Бүгеннән карт Бондюгның яңа, яшь тарихы башлана. Аңа барысы да кушылдылар. ... Бондюг химиклары, иркен сулыш алып, җиңеләеп киттеләр. Алар үз җилкәләренә менеп атланган ниндидер авыр нәрсәне алып ташлагандай булдылар. Заводны яшәртүгә бөтен тырышлыкларын бирергә вәгъдә иттеләр. Мең тугыз йөз алтмышынчы елның дүртенче ае гына әле. Әнә элек буш торган мәйданда күрер күзләрне рәхәтләндереп, күңелләрне сөендереп, бер озынча ак яңа бина калкып та чыккан инде. Тәрәзәләре зур һәм күп аның. Аяз көннәрдә киң заллары кояш нурлары белән тула. Кирәк икән, аларны гөлләр, лимон, әфлисун агачлары оранжереясенә әверелдерергә мөмкин. Чагыштырмача кыска вакытта күтәрелде ул. Әллә ни арада түбәсен дә ябып өлгерделәр. — Пусковой бит! — Зур химиягә өлешебез булсын. Кайберсе комбинезон, кайберләре сырган чалбар белән «тән җылыткыч» кигән, кул-битләре җилдән, измә һәм буяу тиюдән тутланган кызлар, берсе әйткәнне икенчесе тулыландырып шулай сөйләнделәр. Бинаның тышкы ягында сылау-буяу, җиһазларны китерү, аларны куюга әзерлек эшләре бара. Эчтә су, җылылык трубаларын эретеп ябыштыралар, тиешле урыннарына беркетәләр. Мөмкинлек туу белән техниканы да кертеп урнаштыра баралар. Салкыннар, кар-бураннар төзүчеләрне туктата алмый. Башына колакчын бүрек, өстенә кыршыла башлаган пальто кигән инженер Мөхәммәтҗановны иртәдән кичкә кадәр шушы төзелештә күрергә мөмкин. Цех бинасы проектын аның бүлеге эшләгән. Цехка куела торган җиһазларның да бик күбесен биредә аның җитәкчелегендә конструкцияләгәннәр һәм заводның үз мастерскойларында ясыйлар. Еш кына Мөхәммәтҗановтан: — Син ниндирәк профильле инженер соң? — дип сорыйлар. Бу сорауга җавап бирмәстән, ул кайчандыр шәһәр һәм олы юллардан ерак авылда эшләгән бер врач турында сөйләп китә. Әлеге шул врач югары уку йортында нигездә бер генә белгечлекне — нерв авыруларын гына өйрәнгән булган. Әмма аңа теше сызлаучылар' да, эчке авырулар белән дә килеп торганнар. Хәзер үк хирургия ярдәме күрсәтүне ялварып сораучылар да булган. Нишләсен, баш тарта алмый, әлбәттә. — Мин дә шул врач шикелле, — ди Камил елмаеп. — Кирәк булса, барысын беләсең. Ул үзе химия-технология институтының механика бүлеген тәмамлаган. Ә биредә, Бондюгта, өстәмә рәвештә укырга, биналар төзү белгечлегенә дә өйрәнергә туры килгән аңа. Чөнки бу осталыкка укыган кешеләр, нигәдер, бу ерак почмакка килмиләр. Ә төзергә кирәк. Мөхәммәтҗанов һәм аның иптәшләре хәзер икенче, өченче яңа цехларны төзи башлау турында уйлыйлар. Шуңарга хәстәрлек күрәләр. — Эшләр бик кызу, абый, — диде ул саубуллашкан чагында.— Иркенләп сөйләшергә вакыт та булмады. Аннары үзең турында сөйләве дә... Безнең кебекләр белән хәзер ил тулы бит. Әйе, Мөхәммәтҗанов кебекләр белән хәзер ил тулы, дип уйладым мин.