Логотип Казан Утлары
Хикәя

М О Ң

Уку-укыту бүлеге мөдире Харис Бикчурин кабинетына уртачарак буйлы, арык гәүдәле, ләкин сынын әле бөтенләй үк югалтып бетермәгән, килешкилбәтендә элеккеге зифалыгының тонык кына билгеләре чагылгалап куйгалый торган, чама белән кырык биш-илле тирәләрендәге бер хатын килеп керде. Өстенә кесә алларын һәм яка тирәләрен йомшак хром белән тоткан, икенче бер кеше иңеннән икәнлеге аерым-ачык күренеп торган сырма бишмәт кигән бу ханым түргә утәр-үтмәс тукталды, ничектер яны беләнрәк торып, кыяр- кыймас кына сүз башлады: — Иптәш Бикчурин сез буласызмы? Сезгә керергә кушканнар иде миңа. Бикчурин тәкәллеф саклап тормыйча гына ияген какты («Әйе, ханым, сез ялгышмадыгыз, шул нәкъ үзе») һәм, мәктәпләрдә укулар башланыр алдыннан әле теге, әле бу йомыш белән килүче ата-аналарны күп күргән бер кеше буларак, артык нечкәртеп тормыйча гына сорады: — Ни йомыш бар иде, апа? Сөйләп карагыз. Күтәрелеп карагач, беркадәр аптырабрак калды: ак чырайлы бу ханымның, өстәлгә яны беләнрәк борылып, кыяр-кыймасрак торуыннан алып уңына караганда чак кына артыграк салына төшкән сулъяк иңбашына кадәр, бигрәк тә йөз сызыклары, суырылып сулган яңаклары, очлаеп калган ияге, чалланган чигә чәче, бөтенесеннән дә бигрәк, эчкә батып кергән коңгырт кара күзләре күпне күргән һәм кирәгеннән артык авыр хәсрәт кичергән бер хатын булганлыгын раслап торалар иде. Шулай да гаҗәпкә каршы бер дә бирешмәгән, яшь вакытындагы чибәрлегенең бердәнбер шаһиты булып калган бер әгъзасы булса — бу аның борыны иде. Тигез яфраклы, ак һәм нәфис борыны, бигрәк тә менә шулай яны беләнрәк басып торганда, саргаеп сулган чандыр йөз уртасында сактагы яшь солдат кебек купшы басып тора һәм аның бу нәфис борыны гүяки әйтә: «сез минем хуҗам белән зинһар каты кыланмагыз, хәзер болай шиңгәч тә кайчандыр аның да язы һәм җәе бар иде...» Артык озак сөйләшеп торырга туры килмәде, Бикчурин бу аз сүзле, ләкин кай җире беләндер үзенә карата хөрмәт уята торган ханымның гозерен үтәргә әзер иде. Шулай да, форма саклап булса кирәк, бераз шыңгырдаган булды: — Сезнең урам болай үзе безнең микрорайонга керми керүен дә... Аннары тагын, үзегез дә чамалый торгансыз, балагызның отметкалары да бер дә кеше кызыгырлык түгел икән. У 78 —Анысы шулай инде, нәрсә бар — шунысы күз алдында, — диде хакым, озын керфекләре астыннан күтәрелеп карарга оялгандай, — ләкин, иптәш Бнкчурин. яшереп-батырын түгел, сезгә бнк өметләнеп килдем’ Иптәш малайларының да рәте-башы булмады. Урын үзгәртеп дигәндәй, шул җыен башкисәр малайлардан аерып карасак, әллә бераз рәтләнмәсме дигән сүзебез иде. Болай үзе, әйтмәгәнебез булсын, сүз тыңламый торган бала түгел ул. —Сез менә болай эшләгез, кем... гафу итегез, алай-болай балагызны ала калсак, әлбәттә, исемегезне дә белергә тырышырбыз киләчәктә. —Мәликә минем исемем. Гимадиева — фамилиябез була. Улыбызда шул фамилиядә, — дип тизрәк әйтеп бирергә ашыкты ханым. Бикчу- ринның бераз җайлы торуын күреп, ул хәзер яхшы ук ачыла төшкән иде. Шулай да фамилиясен әйткәндә кирәгеннән артык каударлануы һәм ак йөзенә сизелерлек булып алсулык йөгерүе ханымның эчтәй бнк үк тыныч түгеллеген күрсәтеп тора иде әле. Хәер, кешенең күңелендә ниләр булмас. Шундый ыгы-зыгылы вакытта, гаепләштән булмасын, Бнкчурин алай нечкәртеп тора алмады. — Алайса менә болай эшлик, Мәликә ханым, — диде мөдир, тегенең гаризасын һәм табелен папка эченә салып,—документларыгыз хәзергә бездә калып торсын. Без монда үзара киңәш-табыш итешербез. Укулар башланырга атна-ун көн кала, улыгызны да алып, тагын бер сугылырсыз. Шул вакытка кадәр барысы да билгеле булыр. Мәликә ханым Бикчуриига бик күп рәхмәтләр әйтеп, өстеннән тау төшкәндәй җиңеләеп, өенә кайтып китте. Бик үк өзеп әйтеп бетермәсә- ләр дә күңеле сизенә: гозерен аяк астына салып таптамаслар кебек. Бу Бнкчурин дигәннәре, болай үзе тәҗрибәле карт укытучы булмаса да. ягымлы гына кеше икән. Баш кешеләре шулай өметле күренгәч, укытучылары да. шәт, алан кире беткән кешеләр түгелдер. Шуның янына тагын ничә әйтсәң дә яңа җир, яңа мәктәп, яңа иптәшләр... «Монда ул хәтле сикерә алмас, борчасын бик тиз басарлар, көт тә тор». Мәликә ханымның бөтен көткәннәре берьюлы тормышка ашмаса да, шулай да бер теләгәне булды: уку елы башыннан аның, үзе әйтмешли, авырткан башка тимер тарак булып, икенче ире Сиражи карт белән тора башлаганнан соң булган сабак белмәс Айраты, зур яңа сумка күтәреп, сумкасына кирәк булса да, кирәк булмаса да бик күп китаплар тутырып, унтугызынчы мәктәпнең бишенче классына йөри башлады. Әмма бу күчерүнең сәбәбе өченче мәктәптә укытучыларның «кире беткән кешеләр» булуы түгел, ата-аналарының Айратны начар малайлардан аерырга теләүләре дә түгел, Мәликә ханым боларны үз башыннан гына уйлап чыгарды—үзеңне нәрсә беләндер алдарга кирәк ич! Дөрес, Айратны өлгер укучылардан санап булмый, тырышлыгы да шул чама гына, әмма малайны унтугызынчы мәктәпкә күчерүнең нигезендә хәтта бу сәбәп тә ятмый. Картайгач булган бу аңгыра малай өчен кайда да кинәт кенә «күк капусы» ачылмаячагын Мәликә ханым яхшы белә иде. Шулай да менә, ялыиып-ялварып булса да, күчерде. Чөнки моның үзенә бер яшерен сәбәбе бар иде. Бу сәбәпне хәтта аның карты Сираҗи да белми, ул сәбәпне бары тик Мәликә ханым ялгыз үзе генә белә иде. Бер чиккә кадәр шулай да чыдады Мәликә ханым, бу турыда сүз кузгатмады, әмма чиге җиткәч менә кузгатты. Әллә ничә төрле хәйлә уйлап чыгарды, карты Сираҗиңы алдады, мәктәп җитәкчеләренә әйтмәде, малайның үзенә әйтмәде, ә менә үз вөҗданы алдында әйтмичә булдыра алмады: әйе, бу күчерүнең нигезендә бары тик ул гына, Мәликә ханым гына белә торган яшерен һәм һич көтмәгәндә килеп туган оер сәбәп бар иде. ... Узган уку елында, әле Айрат өченче мәктәптә укыган чагында, сабагын белмәс шул ялкау малае өчен Мәликә ханымны мәктәпкә чакы 79 рып йөдәтеп бетерделәр. Ата-апалар /кыелышында исемен телгә алып кызартулар да булгалады. Башкасын әйткән дә юк, бер чакны шулай пионер дружинасына чакырып, башкалар утырып торганда моның Айратын бер читкә бастырып куеп, малайның алама гадәтләрен бер-бер артлы санап киттеләр. Сабагын белмәве өстеиә тагып Айратның өйдәгеләр- гә мәгълүм булмаган «егетлекләре» дә байтак җыелган икән. Ул баскыч култыксасыннан шуып төшеп икенче класста укучы бер кечкенә кызны бәреп еккан. Ул — класс дәфтәрендәге «2» билгесен сөртеп, аның урынына «5» ле билгесе куйган. Ул — кайдандыр тере тычкан тотып алып кереп, шуны бөтен дәресләрдән гел «5» ле билге генә алып килүче кызның портфеленә салган. Янәсе, гел «5»ле билге генә түгел дөньяда, менә бер тычкан да бар, аиы да авыз итен кара! Менә туларның барысын да анасы алдында санап чыктылар һәм анасы алдында, дружина җитәкчеләре алдында сүз бирүен таләп иттеләр. Малай бер кешегә дә күтәрелеп карамыйча, әледән-әле борынын тарткалап, бүтән- чә андый шуклыкларны эшләмәскә, өстәмә дәресләргә калырга, отрядны һәм классны артка сөйрәмәскә сүз бирде. Ләкин аннан соң да, барыбер, Мәликә ханымны мәктәпкә чакырып, баласы өчен оялтудан туктамадылар. Малайга өйдә дә эләкмәде түгел. Сираҗи абзый бүтән эшкә картайса да, малайны кыздырырга дигәндә камчысыннан кан тама торган кеше иде. Ләкин пичек кенә каты булмасыннар, аңа карап, Мәликә ханымны мәктәпкә чакыру сирәгәймәде. Менә шулай мәктәпкә баргалап йөри торгач әлеге теге кешегә әйтеп булмый һәм кешегә әйтергә бик үк ярамый да торган яшерен сәбәп килеп туды. Берьюлы түгел, әкренләп-әкреиләп, тамчылап-тамчылап кына. Була бит шулай: тора торгач бер урынга, әйтик, таш тротуарның бер читенә түбә кыегыннан тамчы тама башлый. Язын-көзен дә тама, җәйге яңгырларда да тама, гел тама. Тамчы тамган урын элек акрынлап саргая, уела башлый, торабара ашалып-чокыраеп керә, хәтсез гомерләрдән соң таш тротуар дигәнең бөтенләй җимерелеп эштән чыга. Мәликә ханым күңеленә тамган «тамчылар» да башта бик әкрен, аны-моны сиздермәслек дәрәҗәдә әкрен башланды. Кичләрдән бер кичне шулай, әлеге теге картайгач булган җан көеге малай хәсрәте белән, әлбәттә махсус чакырту буенча, мәктәпкә барып чыкса, моңа кадәр бер дә игътибар ителмәгән гаҗәп бер яңалык ачты Мәликә ханым. Түбәнге вестибюльдә, кием эленә торган махсус урында, икенче сменада укучы өлкәнрәк балаларның киемнәре белән беррәттән, бик күп шинельләр эленеп тора иде. Шинель булгач шинель инде, үзенә бер төрле әчкелтем исе бар, погоннары, хәтта кайберләренең погоннарында кечкенә-кечкеиә генә йолдызлары да ялтырап күренә иде... Бүтәнгә саңгыраурак булып калырга тырышса да, шинель исен белә иде Мәликә ханым. «Келт» итеп үзенең беренче ире, фронтта үлеп калган Хәбире исенә төште. Беренче ярасыннан соң, госпитальдә дәваланып чыккач^ унбиш көйгә ялга кайтарганнар иде үзен. Киткәннән соң өйдә байтакка хәтле исе, менә шушы үзенә бер төрле әчкелтем солдат сукносы исе, шинель исе торып калды. Рәхәт һәм бик моңсу булып калган иде Мәликәгә ул чагында... — Бу нәрсә? Әллә, ходаем, солдатлар да укыймы сезнең бу мәктәптә? — дип, вешалкада эшләүче татар хатынына сүз кушты Мәликә ханым. Аның ни турында гына булса да сөйләшеп аласы, шинельләрне күргәч берьюлы хәтерендә яңарган истәлекләрдән ничек тә арынасы килә иде. Ләкин кием алып торучы хатын шактый ук төрпә бер кеше булып чыкты, кем белә, бәлки бу минутта аның үз күңелендә үз исәпләре кайнаган чак булгандыр. — Укый, хәзер инде эте-бете дигәндәй, бөтенесе укый, — диде ул, теләртеләмәс кенә. Соңыннан бераз йомшартырга тырышып булса кирәк, беркадәр ягымлырак тавыш белән өстәде, — болары теге "ни...кыскарту буенча кайтканнары. Командирлары да бар, солдатлары да җи 80 тәрлек. Элек укып бетермичә киткән булганнар, күрәсең... Менә хәзер яңадан бала-чагага әйләнеп, китап күтәреп йөриләр, мескенкәйләр... — Үзләре беләләрдер инде, — дигән булды Мәликә ханым. Бишмәтен әлеге шул шинельләр янына элдереп, үзе югарыга — класс җитәкчесе янына менеп китте. Әмма белергә тиешлесен ул да белә иде. Еллар узу белән әкрен- ләп онытыла башлаган истәлекләре менә бу минутта, әлеге шул элгечтә эленеп торган соры шинельләрне күргәч, яңадан кузгалып, кинәт һәм баш әйләндергеч бер кызулык белән хәтерендә яңара башладылар. Әйе, аның Хәбире дә бар иде шул. Кайчан, ничәнче еллар икәнен менә хәзер әйтә генә алмый. Хәзерге Тукай исемендәге кинотеатр ул чагында «Чаткы» дип аталып йөртелә иде. Менә шул «Чаткы» кинотеатрына алып килде аны Хәбир бервакыт. Керделәр, сеанс башланганчы берәр мороженое алып ашадылар, аннары кереп кино карый башладылар. Әллә ни исемле генә картина иде, анда да шул ук әкәмәт: бер егет белән бер кыз. Сөешәләр, бакчада йөриләр, эскәмиядә берсенең кулын икенчесе тотып утыра. Аннары, тәүбә-әстәгъфирулла, кеше күрмәгәндә генә бер үбешеп тә алдылар шикелле... Моның Хәбире нәкъ шул минутта, авторучкам төшеп китте, дигән булып аска иелде. Соңыннан, йөри һәм берберсенә ияләшә төшкәч белде Мәликә: шулай иде шул бичара, гадәте шул, кинода үбешкәнне карап тора алмый, ояла, кызлар кебек кызара, кинәт шабыр тиргә бата һәм, әлбәттә, нәкъ шул минутта нәрсәсен булса да төшереп җибәрә торган иде. Аннары өйләнештеләр. Бик олыдан купмыйча гына туй иткән булдылар. Аннары бергәләп фатир кайгырта башладылар. Бер кызлары, аннары бер уллары булды. Бик зурдан булмаса да фатирын да рәтләделәр, Яңа бистәдә ялгыз бер карчыкның җимерелә башлаган өен рәтләп керделәр. Әлләни дан түгел иде, әмма барысы да бик канәгать, карчык боларны үз балалары кебек якын итә, боларны»; да файдасы тия — үзләре эшкә киткәндә әбигә иптәшкә әлеге теге елак балаларын калдырып китә торганнар иде. Аннары сугыш... Хәбирне сугышның беренче көннәреннән үк алдылар, Мәликә ике бала белән ялгызы калды. Эшлә дә, балаларны да үстер, дөньяга әйләнеп карарга вакыт та калмый торган иде. Аннары ул ике бала мәктәпкә керделәр. Хәзерге кебек, автомат ашатып-эчертеп торулар юк иде ул вакытта, сугыш чоры — сугыш чоры иде, ачлы-туклы калган чаклары да булмады түгел, әмма менә бу Айрат турыннан йөдәткән кебек мәктәпкә чакырып йөдәтмиләр иде. Әйбәт укыдылар ул икесе... Аннары, әлеге шул госпитальдә дәваланып чыкканнан соң, балаларга дип әллә кайчаннан җыеп килгән шикәр шакмакларын алып, Хәбире кайтып төште. Күзгә дә күренмичә узып китте ул ике атна, әйтерсең, ике минут кына булды. — Кайтырмын. Миңа, шардай йомры кешегә, талау тисенмени, бомба төшә башласа кычыткан арасына керәм дә качам, — дип шаярткан булган иде киткәндә. Ә менә кача алмаган, язмыштан качып буламы соң! Хәбир белән бергә киткән, фронтта да гел аның белән бергә булган Галимулла әнә исәи-сау әйләнеп кайтты, ә Хәбир кайтмады. Фронтовик ике дусның, күрәсең, сөйләшүләре шулай булгандыр, Галимулла кайту белән боларны бик якын итеп, балалары һәм тормышлары турында кайгыртып, гел булышкалап йөрде. Мәликә ханымны аштан-чәйдән калдырмадылар, балаларына җәй саен пионер лагерьларга бару өчен путевкалар табышуда катнашты. Берәр җиргә барып, үз балаларына берәр нәрсә алса, Хәбир балаларын да онытмый иде. Аның Мараты белән Мәликәнең Рөстәме гел бергә дип әйтерлек үстеләр. Дөресрәге, билгеле бер чиккә хәтле шулай булды. Кызганычка каршы, бу «чик» дигәнебез әллә кайда, ерактагы күгелҗем таулар артында яшеренеп ятмаган икән шул. Картаеп беткәч, инде балалар үсеп кеше була дип торганда, Мәликә ханымның башына кай дан шул шайтани вәсвәсә килеп төшкәйдер, кырык җиденче елның көзендә, инде тормышлар бераз рәтләнә башлагач, ул, кем белән дә киңәш-табыш итеп тормыйча, кечерәк кенә предприятиенең завхозы булып эшләүче һәм, үзеннәнүзе аңлашыла, ул чагында әле бөкресе дә алай чыкмаган әлеге шул Сираҗи Гимадеевкә кияүгә чыкты. Моны балалар да, күрше-күлән дә яратмады. Моны бигрәк тә Галимулла ошатмады. — Ишеттем. Бала-чага түгел, үзеңнекен үзең беләсеңдер, — диде Галимулла, бер көнне Мәликәне урамда очратып, һәм күтәрелеп карамыйча гына өстәде,—Хәбирнең фронтовик дусты буларак әйтәм: әмма ләкин мин кул куймадым бу эшеңә, Мәликә. Бу аларның соңгы сөйләшүләре булды. Шуннан соң Галимулла кисеп ташлагандай юкка чыкты. Дөресрәге, Мәликә ханым гаиләсе өчен юкка чыкты. Мараты соңыннан аида-санда күреигәләп йөрсә дә, олыларның сүзе колагына кердеме, я булмаса башка берәр сәбәп булдымы, бераздан анысы да күренмәс булды. Тик барысы да диярлек онытылып беткәч, әлеге саташулардай соң инде биш-алты ел вакыт узгач кына, анда да малае Рөстәм авызыннан гына ишетте Мәликә ханым: Галимулланың олы малае Марат, җидееллыкны бетергәннән соң, ниндидер юлла]) белән җаен табып, хәрби мәктәпкә китеп барган, имеш. Син нәрсә ашыйсың, ничек яшисең дип тормый, гомер үтә бит ул. Сугыш алды елларында -гына туып калып, сугыш чорының бөтен авырлыгын җилкәләрендә татып үскән ул балалар хәзер әнә үзләре иңнәренә шинель кигәннәр. Ләкин Мәликә ханым Маратны шинель кигән килеш түгел, шинелен •салып торганда очратты. Бу — туры мәгънәсендә дә, кыеклабрак аңлаганда да шулай. Әлеге шул өченче мәктәптә, әлеге шул мәгълүм вешалка буенда, әлеге дә баягы Айрат әкәмәтләре аркасында чакыртылып, ■өстен чишенеп торганда, һич уйламаганда Мәликә ханымның каршына буйга сузылып үскән яшь һәм спай гәүдәле лейтенант килеп басты. — Сау гынамы, Мәликә апа, — дип әллә кайдан танып, ерактан ук кулын сузып, үзе килеп күреште лейтенант. Иөзе һәм буе-сыны ягыннан танымаслык булып үзгәргән, үскән, эре сөякле яшь арысланга әйләнгән бу кешене Мәликә ханым, барыннан да элек, тавышыннан һәм ничектер элеккечә, бала вакыттагыча сакланып калган ачыклыгыннан танып алды: әйе, бу шул Галимулла солдат малае .Марат үзе ләбаса инде! Хода- вәндә, нинди чибәр, коеп куйган егет булып җиткән. Күзенә яше, күңеленә узган көннәрнең хатирәсе берьюлы килеп тыгылды Мәликә ханымның — шундый чакта рәтләп сөйләшеп буламыни! Марат моның Рөстәме турында сорашты, бу Маратның үзе турында. Нәрсәләрдер колакка кереп калды, олылары хәзергә барысы да исәннәр икән, дөрес, Галимулла үзе соңгы вакытта бераз чирләбрәк йөри, ди, шулай да, малаеның әйтүенә караганда, элекке кырыслыгы, тоткан җирдән сыйдырырга яратуы һаман шулай сакланып калган. Кайткан шәпкә ДА ар атны өйләндермәкче булып бер кызып алган, әмма бу яшь арыслан ялыннан чолгап тотарга берсенә дә ирек бирмәгән, әйтәсе сүзен өзеп әйткән: «Өйләнү качмас, әле миңа укырга кирәк» дигән, һәм менә хәзер, лейтенант шинелен түбәнгә элеп калдырып, балалар кебек, баскычтан йөгерә-атлый класс бүлмәсенә чапты. Ул менеп китте, ә Мәликә ханым ярты юлда, кай якка борылырга белмичә, аптырап калды. Әллә нәрсә булды бу, кинәт кенә барысы да берьюлы яңарып, күз алдына килеп бассынчы әле. Җитмәсә тагын шундый уңайсыз бер урында: мәктәп баскычы, кешеләр өзлексез йөреп торалар, ә син шунда, яшьле күзләреңне кая куярга белмичә, аптырап басып торасың. Бөтен нәрсә томан арасында булып күренә, бөтен кеше синең яныңнан, синең яшьле күзеңне бөтенләй күрмәгәндәй, чабып уза. Тик бер кеше генә бик ачык булып һәм укырга да, өйләнергә дә, план тутырырга да кабаланмыйча, Мәликә ханымның каршына килеп баса. ,с. Ә.“ № 4. 81 82 Бу — Хәбир, һәм гүяки әйтә Хәбир Мәликәгә: «Син, анасы, алай берьюлы бетерешмә әле. Буласы эш булган, тик менә Сираҗи карт кына сине рәнҗетмәсен». Мәликә ханым бу хәлендә укытучылар күзенә күренеп йөрмәскә булды һәм, коридорның караңгырак бер почмагында кеше күзеннән шыгая төшеп, бераз гына басып торды да, күзләрен яулык чите белән сөрткә- ләп, керәсе җиренә кермичә, аска төшеп китте. Киемен тиз генә иңенә элеп, төймәләрен каптырыр-каптырмас, чыгу ишегенә таба ташланды. — Кайда болай бик озак югалдың? — дип, өйгә кайтып керүгә баштанаяк бер шикле караш аркылы үткәреп, кырыс салкынлык белән каршылады аны Сираҗи. Ул Мәликәнең чакыру буенча мәктәпкә киткәнлеген белә, ләкин шулай да сораша, шулай коры тормасаң яшь хатынның кулдан ычкынып китүеннән шикләнә иде. — Кайда булыйм, үзең беләсең ич минем кайда булганны. Шул Айрат чутыннан иде. — Тагын нишләгән, уйнаштан туган малай? Сираҗи картның тавышы калтыранып куйды. Ә бу калтырануның нәрсәгә ишарә икәнлеген Мәликә ханым яхшы белә, моннан соң малайга бик яман сыек чыбык эләгәчәк. Җитмәсә тагын кемнән дә сорамыйча әнә өйдән дә чыгып тайган, бусы шулай ук чүп өстенә чүмәлә дигән сүз. — Сигезенче март бәйрәменә карата концерт әзерләмәкчеләр икән дә, шуңа безнең Айратны да катнаштырырга уйлаганнар. Лидия Самойловна әйтә... — Куеп тор әле разный марҗаларыңны, — Сираҗи тупас кына итеп сүзне урта бер җирендә бүлдерде, — әнә сәгатькә кара, сәгать сигезенче, ә безнең өйдә аш исе дә, баш исе дә сизелми. Ашатырга уйлыйсыңмы син мине бүген, наканис? Хатыны ләм-мим каршы сүз әйтмичә кухня ягында ашарга әзерләп кыштырдап йөри башлагач, Сираҗи бераз тынычланды булса кирәк, үзе дә кухня ягына чыгып, бая өзелеп калган сүзне ялгап җибәрергә ашыкты: — Алайса шулай диген, безнең шешкән башны да кеше рәтеннән концертларга катнаштырырга йөриләр, диген. Әйттем мин сиңа, карчык, төшеп калган малай түгел ул. Шуның янына тагын ара-тирә бераз өш- кергәләп тә торсаң... Сираҗи карт үз-үзеннән бик канәгатьләнү белән хәтта бераз кеткелдәп тә куйган булды. Әмма Мәликә ханымның һич кенә дә көләсе килми, ул үзенең әле генә әйткән ялганын кая куярга белмәгәндәй, иренен кысып, сүзсез калган иде. Менә бит кай якка китеп бара бу өйдә эшләр: бер якта чыбык, икенче якта ялган, өченче якта шикләнү, шулар арасына, дүртенче яктан, сүз тыңламый торган күчән башлы малай килеп кысыла. Бер гөнаһ икенчесен тартып чыгара һәм әнә шул рәвешчә көчәя, катлаулана бара. Ә менә Хәбир белән торганда ялган дигән нәрсәне белми иде Мәликә ханым. Җитеш мәүчел ек булды, фатир кысанлыгы булды, үпкәләшүләр булды, әмма ялганлашу, алдашу булмады, ике ара кояшлы болын кебек саф һәм чәчәк атып тора иде. Әй, нигә баш ватып торырга. Узасы узган, тузаны тузган. Яшәгән чаклы яшисе калмагандыр, кеше рәтеннән, шәт, шулай сузарбыз әле. Шулай уйлап кайчакта үзен тынычландырмакчы була Мәликә ханым, башын иеп, белгәнен дә белмәгәнгә салышып йөри башлый. Бер көн йөри, ике көн йөри, ун көн йөри, унберенче көнне, әйтик, яңадан әлеге дә баягы шул тынгысыз борчу уяна: «Нишләп соң бу болай? Барысы да шул сабагын белмәс Айрат аркасындамы? Ә Айрат үзе кем аркасында?» Ә малай, үз алдына андый нечкәртелгән сораулар куеп тормыйча гына, һаман малайлыгын итә бирә. Теге көнне әнисе күренмәгәч, икенче көнне аның көндәлек дәфтәренә тагын әнисен чакырып язып җибәрделәр. Ун көн узгач тагын, анысыннан соң өч көн дә узмады, тагын. Әле сабагын белмәгәне өчен, әле шуклыгы өчен, ул да түгел, класслары белән физкультура дәресеннән качканнар, моның өчен махсус ата-аналар җыелышы җыеп, Мәликә ханымны анда да ярыйсы гына кызарттылар, Боларның кайберләрең иренә әйтсә дә, күбесен, картының катылыгыннан куркып, әйтмичә калдыра, яки ничектер төзәтебрәк, икенче төрлерәк итеп әйтә һәм соңыннан моның өчен тагын «Нишләп соң болан? Нигә ялган катнаштырдым?» дип күңеленнән үзүзенә рәнҗеп йөри иде. Ә мәктәпкә барып түбәнге вестибюльгә кердеме, әлеге шул тезелеп киткән кием элгечләре... Ул элгечләрдә, кичке сменада укучы балалар киемнәре белән беррәттән, шинельләр эленеп тора. Мәликә ханымның борынына бик якын һәм бик үз булып сеңеп калган әчкелтем солдат сукносы исе килеп бәрелә. Җитмәсә тагын кай көннәрдә Галимулла малае Марат очрап, әллә кайдан кулын сузып күрешә, исәнлек-саулык сораша башлый. Шундый читен була Мәликә ханымга, Маратның өч соравына бер җавап кайтарып, тизрәк аның яныннан ычкыну ягын карый. Нәкъ әнә шул минутта вешалкадагы шинельләр арасыннан, чак кына поса төшсп/Хәбире карап торадыр төсле. Менә ул Мәликәне күрү белән, качкан җиреннән атылып чыгар да, аның каршына килеп һәм Мәликә өчен бик тә борчылып, әйтер кебек: «Сип, анасы, берьюлы алай бетерешеп куйма әле. Буласы эш булган, тик анда сине Сираҗи карт кына рәнҗетә күрмәсен» дияр төсле. Үпкә белдереп яки ачуланып берәр сүз әйтсә, бәлки, ул чаклы авыр да булмас иде, юк шул, алай итми, Мәликәнең язмышы өчен кайгыр- тып һәм борчылып дәшә. Үлгән кешеләрнең тере кешеләр турында бор чылып эндәшүләре, күрәсең, ул уен нәрсә булмаса кирәк. Гомеренең соңгы өлешендә нәрсә булса шуны күтәрергә риза булган Мәликә ханым әмма бу газапны күтәрә алмады: картына ялганлап, мәктәп җитәкчеләре алдында алдашып, юк сылтауларны бар итеп, ниһаять, малаен өченче мәктәптән унтугызынчы мәктәпкә күчерергә мәҗбүр булды. Онытам дигәндә генә менә шулай да булгалый икән кайчакта. Онытырга мөмкин булмаган нәрсәне, күрәсең, вакытыннан элек онытырга ашыкма икән.