ЛЕНИН
Күренекле рус совет язучысы, СССР язучылары союзының секретары. «Шәһәрләр һәм еллар», «Европаның урлануы», «Беренче татлыклар», «Гадәттән тыш җәй» романнарының авторы Константин Александрович Федин 1918 елда, Мәскәүдә Халык мәгарифе комиссариатында эшләгән чагында, Владимир Ильич Ленин белән очрашу бәхетенә ирешкән кешеләрнең берсе. Журналыбызда урнаштырыла торган бу истәлек 1957 елда, Мәскәүдә, Госполитиздат басмасында, рус телендә чыккан «Воспоминания о Владимире Ильиче Ленине» («Владимир Ильич Ленин турында истәлекләр») исемле ике томлык китапның икенче томыннан тәрҗемә итеп басыла. I енинны мин беренче тапкыр Мәскәүдә 1919 елның башында күрдем. Контрреволюция һөҗүменнән соң авыр ярадан терелгән Ленин чыгып йөри башлаган иде инде. Кырым күпере янындагы элекке лицей бинасына урнашкан Халык мәгарифе комиссариатында Ленин Надежда Константиновна Круп- скаяны көтеп тора. Ул өстенә тун кигән, яланбаш, вестибюльнең швейцар утыра торган тар гына аралыгында — парадный ишек белән баскыч арасында арлы-бирле йөренә. Ленинның бер күрүдә үк хәтергә сеңеп кала торган зур башы югарыдан бик ачык күренә. Аның чак кына бөдрәләнеп торган аксыл сары чәчләре мех якасына төшкән. Моңарчы яшәгән һәм исән булган тарихи шәхесләрнең берсенә дә охшамаган Ленинның чыгыңкы, биек маңгае, баш капкачы һәм башының арты аның кыяфәтенә ятышып тора иде. Кулларын аркасына куеп бүреген тоткан килеш, ул, тирән уйга чумып, вак-вак атлап арлы-бирле йөренә, хәрәкәтендәге бер җайны һаман саклап, ара-тирә күзләрен күтәреп карап ала. Комиссариатта эш инде күптән бетеп, бинада хезмәткәрләр калмаган диярлек булса да, Ленин Надежда Константиновнаны алырга килгән дигән хәбәр бүлмәләргә бик тиз таралып өлгерде. Хәтеремдә: Ленинны күрергә дип бүлекләрдән машинисткалар йөгереп килеп, балюстрада аркылы иелеп карыйлар, һәм Ленин югары күтәрелеп караганда качып китәләр иде. Кайнар су белән булашкан швейцар тирәсендә Ленинның әрле-бирле шулай гади генә йөреп торуы, кызыксыну белән янган хезмәткәрләрнең шулай бик гади генә үтеп-сүтеп торулары, миндә Ленин турында, ул үзенең горур гадилеге белән таң калдыра торган кеше дигән тирән һәм көчле бер тәэсир калдырды. 2 Петроградта 1920 елның июлендә Коммунистик Интернационалның II конгрессы ачылды. Ленин конгрессның төрле милләт вәкилләреннән торган делегатлары төркеме башында Урицкий сараена килде. Ленинны күрү белән Л 25 залда көчле алкыш күтәрелде. Шулчакны залга кызыл канәфер чәчәкләре төялгән кәрзиннәр алып кереп, делегатларга чәчәкләр өләшергә тотындылар. Алкышларны туктатыр өчен тизрәк күз алдыннан югалырга теләгәндәй Ленин, каршысындагы һаваны ярып барган кебек башын ия төшеп, ашыгыч адымнар белән зал буйлап үтте. Ул президиум эскәмияләренә күтәрелде һәм, алкышлар дәвам иткәндә, күренми торды. Зал тынгач, Ленин кинәт кенә килеп чыкты да, амфитеатр эскәмияләре арасыннан югарыга менә башлады. Аны ничектер күрми калдылар, ләкин, күрү белән, тагын алкышларга тотындылар һәм Ленин йөгереп диярлек менеп барган аралыкка кереп тулдылар. Ленин ниндидер бер карт янына килеп җитте дә, күңелле итеп елмаеп, аңа кулларын сузды. Ул карт кем булгандыр, белмим. Бик вәкарь белән, хәтта горур исәнләшүенә караганда—ул Ленинга таныш крестьяннарның берсе булса кирәк иде. Ленин доклад ясау өчен трибунага чыккач өченче тапкыр, бу юлы инде иң соклангыч һәм аеруча көчле алкыш күтәрелде. Ленин озак кына кәгазьләрен актарды, аннан соң, ярсып алкыш яудырган залны тынычландыру өчен, кулларын югары күтәреп селкеп торды. Ул кырыс кыяфәт белән ризасызлык күрсәтеп як-ягына карангалап куя иде. Кинәт ул кесәсеннән сәгатен алды да, ачуланып, цифрблатыиа бармагы белән суккалап сәгатен аудиториягә күрсәтә башлады—ләкин бу да ярдәм итмәде. Ленин яңадан кәгазьләрен актарырга, карарга тотынды. Алкышлар озак тынмады. Ленин — оратор буларак хәрәкәт белән сүзнең ту- лысынча берләшүенә ия иде. Реченең эчтәлеген Ленин бөтен гәүдәсе, торышы, кыяфәте белән тыңлаучыларга җиткерә. Тышкы хәрәкәте сүзенә шундый нык бәйле була һәм реченең ялкынлы эчтәлегенең бирелеше шундый давылланып чыга, гүяки ул эретелгән кайнар металлны төгәл бер формага салып бара иде. Ленин еш кына үзенең язмаларына карап ала һәм күп кенә саннар атый, ләкин аңа карап ул бер генә минутка да эчпошыргыч бер профессорга әйләнми, һаман да бөек трибун булып кала иде. Ленин залдан, Англиянең үтә әдәпле буржуаз хөкүмәте әйткәнчә ни өчен бөтен дөньяда «борчылү» туды дип сораганда, аның бөтен гәүдәсе буржуазияне кытыклый торган «борчылу»ны шундый көлке итеп ясап күрсәтте ки, дөнья политикасы үтергеч бер көлке образ булып бөтен кешенең күз алдына басты. Минем күршемдә, журналистлар ложасында, бер художник утыра иде. Ул үткен күзләре белән Ленинның фигурасын капшап, аны кәгазьгә күчерергә тырыша. Ләкин Ленинның хәрәкәтләрен тотып ала алмый иде. Художник икенче урынга күчәргә мәҗбүр булды. Аннан соң мин аның өченче, дүртенче урынга күчеп утырганын күрдем. Художниклар белән бергә фотокамералар һәм кино объективлары тере Ленинны тотып алып сурәтләргә тырышалар иде. Утырыштан соң Ленин Сарайдан делегатлар төркемендә, Горький белән бергә чыкты. Шулчакны, чыгып барганда, фотограф алариы төшереп алды, Ленин белән Горький Сарай колоннасы янында дигән атаклы портрет шул үзе инде. 3 Көн зәңгәр яктылык белән балкый. Кешеләр өч метр зурлыктагы зур венок күтәреп баралар. Имән ботакларына кызыл роза чәчәкләре кушып үрелгән бу венокны Революция Корбаннары мәйданына, давылларга баш имәгән имән кебек нык һәм чәчәк аткан роза гөледәй гүзәл җанлы кешеләрнең каберләренә кую өчен илтәләр. i Ленин конгресс делегатлары белән бергә алдай бара. Аның янында баручылар — чит ил кешеләре, руслар, картлар һәм яшьләр һаман алышыналар. Ленин пальтосыз бара, ул пиджагын җилбәгәй җибәргән, кулларын я аркасына куя, я чалбар кесәләренә тыга. Үзен чолгап алган, бертуктаусыз аңа тартылып торган халык массасы арасында Ленин үзен шулай гади тота, аны авыр, үтә дәү корылмалар арасында түгел, үз өендә, үз бүлмәсендә йөри диярсең. Бу юлы Ленин бер кеше белән күңелле генә сөйләшеп барды. Ләкин мин монда кечкенә генә чигенү ясарга тиешмен. Өч көн буе Брауншвейгтагы «бәйсез» республикага җитәкчелек иткән бер немец Петроградка килгән иде (соңыннан ул республиканы Носке җимереп ташлады). Мин ул немец белән Хезмәт сараенда очраштым. Без аның белән балконга чыгып, әле күптән түгел генә Петроградны Юденичтан саклап калган геройларның эзләре сакланган кырыс мәйданга карап тордык. Брауншвейг немеце бездәге товарларны бүлеп бирү тәртипләренә борчыла иде. Бөкре бу кеше озын кулларын күтәрде дә, сагыш белән бөтен мәйданга карап: — Ни өчен сездә вак-төяк кибетләре ябылды? Төймәм өзелеп төшсә, кайдан мин төймә алырмын?! —диде. Брауншвейг республикачысы—тегүче икән... Революция Корбаннары мәйданына барганда Ленин белән сөйләшүчеләр арасында менә шул Брауншвейг немеце дә бар иде. Тәбәнәк буйлы гәптәшенең сүзен яхшырак ишетү өчен, Ленин башын бер якка ия төште. Ленинның кыяфәте башта җитди иде. Аннан соң ул елмая башлады, аның күзләре кысыла төште, ул башын тиз-тиз каккалап куйгалады. Аннан соң кире тайчанды, юк сүз сөйлисең! дигәнне белдерә торган кыяфәт белән кисәк кенә кулын селекте. Брауншвейг немеце, һаман да нәрсәдер расларга азапланып, кулларын бол- - гый иде. Ленин, аны терсәгеннән тота төшеп, кыска, ләкин Каршы чыгу инде мөмкин булмаслык итеп, өзеп ике-өч җөмлә әйтте. Ләкин Брауншвейг немеце ярсып аңа каршы төште. Шуннан соң Ленин җиңел генә итеп аның җилкәсенә какты да, бармакларын жилет ермаларына тыгып, адымын кызулата төште, һәм үзен көлергә мәҗбүр иткән бу кешегә инде әйләнеп карамастан, чайкала-чайкала, көлә башлады. Бичара Брауншвейг немеце бу юлы да төймә турында сөйли башламадымы икән? Булуы бик мөмкин иде, әлбәттәНибарысы ике-өч минут дәвам иткән бу хәл миңа чын күңеленнән шаркылдап көлә торган шат Ленинны күрергә, аның тормыш бәхәсен алып бару манерасын, аның йөзенең тиз үзгәрүен, аның хәйләкәрлек белән кысылган күзләрен, дәрт һәм ихтыяр белән тулган тирән мәгънәле хәрәкәтләренең алышынып баруын күзәтергә мөмкинлек бирде. Минем өчен бик кыйммәтле булган шул өч мизгелдә хыялымда һәм күңелемдә мәңге т'ере даһи Ленин урнашып калды.