Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХАЛЫК АВЫЗ ИҖАТЫ ӘСӘРЛӘРЕНДӘ ЛЕНИН ОБРАЗЫ

Исле чәчәк өзелсә дә, Исе кала болында; Даһи Ленин үзе үлсә дә, Исме халык телендә. енин. Бу бөек исем Владимир Ильичның тууына 90 ел тулу көннәрендә совет халкы һәм бөтендөнья хезмәт ияләре тарафыннан аерата зур хөрмәт һәм ихтирам белән телгә алына. Җир шарының барлык хезмәт ияләре Ленинны үзләренең иң якын юлбашчысы, халыкларга азатлык һәм якты тормыш бирүче зур даһи итеп таныйлар. Халыкның яңа тормыш төзү юлында атлаган һәр адымында Ленинга, аның өйрәтүләренә булган кайнар мәхәббәте чагыла. Моның шулай икәнен белү өчен халык авыз иҗаты әсәрләренә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Халык авыз иҗаты әсәрләренең зур күпчелеге хезмәт кешеләре һәм алар арасыннан чыккан аерым та- чантлар тарафыннан иҗат ителгән. Безнең илебездә 1917 елда, изелгән халыклар тарафыннан гасырлар буена зарыгып көтелгән, бик күп корбаннар бәрабәренә килгән Бөек Октябрь кояшы туды. В. И. Ленин җ итәк ч ел еге и дә җи ңе п чыккан социалистик революциядән соң илебездә бөтенләй яңа тормыш төзү белән беррәттән, совет халыклары арасында яңа эчтәлекле җырлар һәм сөйләкләр туа башлады. Гражданнар сугышы окопларында ук иҗат ителә башлап, соңыннан совет иленең төрле почмакларында туган бу яңа фольклорның барлык төрләре һәм жанрларында көннән- көн үсә, ныгый барган совет чынбарлыгы тасвирлану II Җырлар Рәшит Гәрәй тәрҗемәсендә бирелә. Род. белән бергә, барлык халыклар үз җырларында Коммунистлар партиясе, аның юлбашчысы бөек Ленин образын сурәтләүгә зур урын бирделәр. Кайсы гына халык авыз иҗатында булмасын— рус һәм украин халыкларының яңа былиналары һәм сөйләкләрендәме, казакъ, үзбәк, кабардин һәм татар халыкларының җырлары һәм поэмаларындамы, грузин, әрмән, башкорт, латыш, бурят яки чуваш халыкларының героик легендаларындамы, кыскасы, Совет илендәге барлык халыкларның авыз иҗаты әсәрләрендә бөек Ленинга карата зур ихтирам һәм мәхәббәт сүзләре ишетелә, халыкларның җылы хисләре белдерелә. Әзербайжан халкы үзенең җырында: Көтүче һәм тимерчеләр кул биреште, Кояш булып, ирек нуры сиптең, Ленин! Елмаюың белән илләрне яшәртеп, Дошманнарның өстендә яшен яшьнәтеп, Халыкларга бәхет бүләк иттең, Ленин! II дип Ленин өйрәтүләрен бөтен дөньяга яктылык биреп торучы планетага охшата. Патша Россиясендә гаять изелеп, икеләтә кимсетелеп яшәгән казакъ халкы авыз иҗаты әсәрләрендә Ленинның совет илендәге барлык халыкларны иркен, хөр Л 43 I тормышка алып чыгуы аерата зур күтәренке рух белән җырлана. Үз халкының Ленинга булган бу кайнар мәхәббәтен казакъ халкы җырчысы Жамбул «Үтәлгән ант турында җыр» исемле әсәрендә бнк матур итеп әйтеп бирә: Таң атуын элек күрдекме без? Юк, без аны күрми яшәдек. Ленин тугач, көлеп кояш чыкты, .Пенин тугач, без дә яшәрдек. Без күрмәдек элек чәчәкләрне. Ачылмады гөлләр керфеге. Ленин туды җирнең бәхетенә — Барлык гөлләр чәчәк сирпеде. Кайгы белән ул чак бергә тудык, Кайгы белән үлдек үлгәндә. Ленин тугач, кайгы җирдән качты, Ленин илтте якты көннәргә. Илебездә булган барлык халыклар Октябрь революциясе җиңүләрен бөек Ленин исеме һәм аның даһи, фидакарь хезмәте белән бәйлиләр. Менә шуның өчен дә бурят халкы үзенең җырында «Владимир Ульянов халыкны терелтте. Ленинга зур рәхмәт!» ди. Ә эвенк халкы: Эвенк күрә үзенең кояшын Ленин тоткан байракта. Ильич байрагының нурлары Тигез сибелә һәр якка, — дип җырлый. Чуваш халкы совет дәүләтен мактап җырлый һәм аны оештыручы Ленинга халыкча иң югары бәя бирә: Илләр белән тулы җир йөзе, Иң якыны совет дәүләте. Иң батыры совет дәүләте... Дустыбыз Ленинның сүзе Җитәкли безне алга, Алга — иң якты таңга. Барлык халыкларның хезмәт ияләре гасырлар буена тугрылыкны эзли һәм тормыш дөреслеген табарга омтыла. Ленин, Коммунистлар партиясе җитәкчелегендә җиңеп чыккан революция илебездәге халыкларның күптәнге хыялларын тормышка ашырды һәм халыкларга киң һәм иркен тормыш төзү юлын ачты. Октябрь революциясенең беренче елларында рус халык талантлары тарафыннан иҗат ителгән «Ленин хакыйкате» исемле сөйләк: «Хакыйкатьне белә торган тик бер генә кеше бар. Аның исеме—Ленин. Ул үзе Питерда тора икән», дип башланып китә дә, сөйләктә хаклык эзләүче кешеләрнең Ленинны күрергә дип Питсрга барулары тасвирлана. Ленинны табалар. Ул халыкка эшчеләр хакыйкате өчен көрәш юлларын өйрәтә. Сөйләк «Менә бу хакыйкать унҗиденче елның октябрендә туды һәм ул көр тавыш буларак бөтен дөньяга яңгырады. Эшчеләр белән крестьяннар алпавытларга, фабрикантларга каршы сугыш ачтылар. Бу сугыш белән Ленин үзе җитәкчелек итте, һәм Ленин хакыйкате өскә чыкты!» дип тәмамлана. Октябрь революциясенең беренче елларында иҗат ителеп, халык теленнән төшми җырланып йөргән татар халык җырларында да Ленин юлының хаклыгы һәм аның азатлык юлында көрәш байрагы булуы бик матур сүрәтләпде: Кызарып чыккан кояшның Нуры төшә диңгезгә; Хокук бирдең, ирек бирдең Даһи Ленин син безгә. Тәрәзә ачтым, кояш төште, Кызыл нурларын чәчте; Ленин бабай халыкларга Туры юлны күрсәтте. Бакчада таллар булмаса Сандугач кунмас иде; Ленин бабай юл сызмаса, Якты көн булмас иде. Илне д о ш м а н н а р һ өҗ ү м е н и ә н саклау һәм совет дәүләтен, яңа тормышны төзүдә актив катнашу халыкка зур дәрт һәм ышаныч бирде, аны рухи яктан бик нык үстерде. Нәкъ менә шул нигездә революциянең беренче елларында ук халык арасында Совет илен, яңа тормышны мактап бик күп җырлар иҗат ителде. Бу җырларда изге көрәшкә күтәрелгән халык, партия һәм Ленин образы лирик һәм эпикреалистик нигездә туган яңа совет фольклорының үзәк урынында тор ды. Бу чорларда туган халык авыз иҗаты әсәрләрендә Ленин җиңелмәс эпик геройга охшатыла, курку белмәс батыр көрәшче итеп сурәтләнә. Яңа фольклор әсәрләрендә төп герой итеп алынган Ленин образы борынгы әсәрләрдәге эпик герой кебек уйлап табылган яки 44 хыял ителгән батыр түгел, бәлки ул реаль — менә бүген халык массалары белән җитәкчелек итүче, аларны изге көрәшкә алып баручы бөек кеше итеп сурәтләнә. Халык үзенең жырларында Ленинның саф күңелле җитәкче, курку белмәс юлбашчы икәнен зур горурлану белән сурәтли.. Бөтен тормышын революция эшенә, хезмәт ияләренең бәхете өчен көрәшкә биргән сөекле Ильичның үлүе барлык халыклар өчен әйтеп бетергесез зур югалту булды. Бөтен ил халкы тарихта күрелмәгән авыр һәм кайгылы минутлар һәм көннәрне кичерде. Бу зур югалту халыкның йөрәген чиксез әрнетте. Ләкин халык күңел төшенкелегенә, өметсезлеккә бирелмәде. Ленинның үлүен тирән кайгы һәм авыр офтану белән кичергән халык Ленин байрагын төшермәскә сүз бирде һәм Ленин юлыннан барырга ант итте. Халык иҗаты әсәрләренең һәрберсендә ленинизм кебек бөек иде- л алның яшәячәге, шул нигездә безнең илебездә яңа, ныклы тормыш төзеләчәге көр тавыш белән җырланды: Алмагачның алмасын Хезмәт халкы ашасын; Туры юлга җитәкләүче Ленин юлы яшәсен. Ленин сүзләрен өйрәник, Колхозчылар, килегез, Ленин бабай өйрәткәнчә Төзелә безнең илебез. Тәрәзәмне ачып куям Жәйге көннәр ямьлегә; Ленин юлы — безнең юл ул. Яшәтербез мәңгегә, — дип жырлады татар халкы. Халык көченә ышану һәм шуңа таянып эш итү Ленинга жиңелмәс көч һәм чигенмәс дәрт бирде. Ленин турында бик күп төрле телләрдә җырланган жырлар, Ленинны күргән, белгән яки аның ялкынлы чыгышларын тыңлаган кешеләр тарафыннан сөйләнгән йөзләрчә истәлекләрдә Ленинның чиксез тыйнаклыгы һәм аның һәрбер эшендә халык массаларының теләкләрен үтәүне изге бурыч итеп караганлыгы әйтелә. Ленинга багышланып ижат ителгән жырлар һәм поэмаларда һәрбер халык үз фольклорына хас булган традицион алымнан файдаланып, һәртөрле чагыштырулар, матур-матур сүрәтләүләр ярдәмендә бөек Ленинны халыкның иң якын дусты итеп сүрәтли. Менә, мәсәлән, үзбәк халкының «Ялкынлы Ленин» исемле җырында юлбашчының даһилыгы, ә шуның белән бергә аның халык белән якын бәйләнештә булуы түбәндәгечә тасвирлана: Ул һаман да горур басып тора Еракларга текәп карашын... Ленин күрә җирнең һәр почмагын, Балкып туар еллар арасын. Колак сала елга шаулавына, Карт деканның сөйләр сүзенә. Көрәшләрдә җиңгән халкыбызның Елмаюы төшкән йөзенә. Ленин турындагы фольклор әсәрләренең һәрберсендә халыкның лирик дулкынлануы һәм аның җылы, кайнар хисләре өстенлек итә. Бу темага багышланган әсәрләрнең һәрберсендә халык күңелендә булган барлык матур теләкләр бөтен ил, бөтен халык теләге итеп әйтеп бирелә. Әгәр дә татар халкы үзенең жырларында «һичбер вакыт ялгышмабыз Ленин юлы булганда» яки «Шатланып алга барабыз Ленин бабай юлыннан», ди икән, ул инде бу фикерләрен үзенең реаль тормышында булган һәм хәзер инде гамәлгә ашкан зур уңышлыклар, үзгәрешләргә таянып әйтә: Безнең клуб бакчасында Кызыл гөлләр чәчкәннәр; Берәм-берәм бар да килә Ленин бабай әйткәннәр. Аргы якта утлар яна Көлгә түгел, күмергә. Ленин бабай калдырган эз Елга түгел, гомергә. Татар халкы үзенең лирик жырларында «Ленин бабай сызган юлдан җиңеп алга барабыз» ди. Нәкъ менә Ленин юлының иң дөрес юл булганлыгы өчен дә халык Ленинны үз күңеленнән чыгармый, аны үзенең һәрбер адымында зур хөрмәт белән исенә төшерә: Сандугачлар сайрашалар, Безнең урам буенда; Ленин бабай васыятьләре Йөри һәркем уенда. Тан-таң ата бу яктан, Чулпан калка ерактан; Ленин бабайның сүзләре һич китмидер йөрәктән Комбайнда комсомолец Ура уңган игенне; Гомер буе онытмабыз Юлбашчыбыз Ленинны.— ди халык. Ленин хакыйкатенең җир шарында көннән-көн үсә, киңәя баруы, җир йөзендәге барлык изелгән халыкларның ленинизм байрагы астына тупланулары безнең халык күңелендә чиксез зур һәм урынлы горурлану хисен тудыра. Халык Ленин юлының дөреслегенә һәм ленинизм идеяләренең ныклыгына чын күңеленнән ышана. Шушы хак фикерне халыкның үз сүзләре белән әйтәсе килә: Салкын чишмәнең төбеннән Бер таш алдым беләүгә; Ленин күтәргән байракны Төшерә алмас берәү дә