ЕЛ ДАН-ЕЛ ГА
959 ел да матбугатта басылган проза әсәрләре арасында иң әһәмиятлесе, һичшиксез, Мшрсәй Әмирнең «Саф күңел» романы" булды. Бу әсәр соңгы ике елда гына (1958— 1959) әдәбиятыбыздагы казанышлар рәтенә кергән өченче роман. Романнарның өчесен дә: Г. Әпсәләмовның «Сүнмәс утлар», Ф. Хөснинең «Җәяүле кеше сукмагы» һәм М. Әмирнең «Саф күңел»ен укучы яратып каршылады. «Сүнмәс утлар» романының Г. Тукай исемендәге премия алуы да, бу романнар буенча үткәрелгән күп санлы укучылар конференцияләре, газет, журнал битләрендә басылган мәкаләләр дә әнә шул турыда сөйлиләр. «Ялантау кешеләре»нең икенче китабы итеп язылган «Саф күңел» романы безне, барыннан да бигрәк, вакыйгаларның эпик һәм драматик киеренкелеге, мавыктыргыч көче белән, геройларының психологик үзенчәлекләре, уңай типларының рухи күркәмлекләре белән үзенә тартты. Кыскасы, бу роман буенча язсаң — язарлыгы, сөйләсәң — сөйләрлегс бар. Язучыларыбыз өчен уртак бер хәлне әйтергә кирәк, ул да булса язучыларыбызның заман темасыннан, заманыбызның бөек эшләрен чагылдырган темалардан шактый артта барулары. Мондый «артта бару»ны мин фронтның икенче эшелонында бару белән тиңләштерер идем. Менә, мәсәлән, коммунистик хезмәт бригадалары исеме алган төзүчеләр коллективы, батырларча эшләп, хезмәт җиңүенә ирешә дә, алдагы яңа җиңүләргә омтыла, ә язучылар, икенче эшелон булып, әлеге җиңү мәйданына килеп чыгалар да, хезмәт җиңүенең ничек булуы тарихын сорашып,, өйрәнеп, аны яңа баштан язарга керешәләр. Болай язу фронттагы кебек кайнар эз буенча эшләнсә, ул чаклы борчылырлык та булмас иде. Әмма бездә әдәби әсәрләр, күбесенчә, соңга калып, эзләр суынып беткәч, хәтта «узганга» әйләнеп өлгергәч кенә языла. Әлбәттә, заман темасын календарьга ияреп бару дип кенә вакларга да ярамый. Бу тема турында сүз купкач, язучыларның берсе уңышлы гына бер чагыштыру ясаган иде. «Без бала чакта, — дигән иде ул, — яңа туган ай күрү гадәте бар иде. Кайбер үткен күзлеләр аны туган чагында ук, ә кайберәүләр икенче көнендә күреп алалар иде. «Ай күрүчеләр» арасында хәтта аны өченче, дүртенче көннәрдә генә күрүчеләр дә була торган иде. Бу соңгылары турында халык: «һей... хәзер инде айны сыер да күрә» дип, көлеп сөйли торган иде...» Шуның кебек, язучылар арасында да теге яки бу вакыйганы «сыер да күрерлек» булып җиткәч кенә «эләктереп» алучылар юкмыни? Язучының заман белән, заман бурычлары белән бергә атлавы, ул әле илдәге гаҗәеп бай һәм күп төрле вакыйгаларны күрә баруында гына түгел, ә шул вакыйгалар арасыннан сәнгать әсәрен туды рырдайл арын сайлап ала белүендә дә. Шул вакыйгаларны иҗат итүче кешеләрнең рухи байлыкларын күрсәтеп, кешелә 1 Г27 ребезне рухи яктан хезмәткә дан җырлый белүендә һәм — иң хәлиткече — бүгенгедә иртәгене күреп, киләчәккә карап иҗат итүендә. Безнең язучылар тарихи революцион темаларга да, социализм төзү чоры бишьеллыклары, Бөек Ватан сугышы еллары темасына язу белән бергә, йөзләрчә еллар артка кайтып борынгы тарихны да яза алалар, әл7 бәттә. Ләкин бер нәрсә бәхәссез: за-Л ман темасы әдәбиятның яшьлеге, җаны ул. Ә инде безнең коммунизм әдәбияты үз заманының батыр халкы иҗатыннан башка, үз заманының алдынгы идеяләреннән башка яши алмый. СССР язучыл арының Өченче съездына язган котлавында Советлар Союзы Коммунистлар партиясе Үзәк Комитеты язучыларны «халык өчен, аның яхшы тормышы хакына иҗат итеп...» яшәргә өндәп болай дигән иде: «Коммунизм әдәбияты идея эчтәлегенең байлыгы ягыннан гына түгел, сәнгатьчә эшләнеше белән дә зур әдәбият булырга тиеш. Зур идеяләр зур осталык сорый, ге- роик характерлар тиешенчә сәнгатьчә гәүдәләндерүне таләп итә. Халыкка кешене әдәби образларның дөреслеге һәм күркәмлеге белән тәрбияләүче, аны рухи яктан баетучы, аның аи-белемен үстерүче, коммунистик төзелеш барышында кешеләрнең аңы үсүен чагылдыручы әдәбият кирәк». Кешене рухи яктан баетучы, күркәмлеге белән тәрбияләүче әдәби образлар! Героик характерлар! Табигый буларак үзеннән-үзе шундый сорау туа: безнең әсәрләребездә кем эләкте шул әдәби образ була аламы? Көндәлек тормышыбызда очрап торган һәм әле алдагы көннәребездә дә очравы мөмкин булган вак, тискәре типларны, җәмәгатьчелек нәфрәтенә эләккән вак «маймычлар»ны матур әдәбият битенә, яисә сәхнәләребезгә мендереп күрсәтүнең кирәге бармы? Бу безнең өчен бүген заруримм? Менә, мәсәлән, Гариф Ахуновның 1959 елда «Совет әдәбияты» журналында (№№ 1,4) басылган «Юллар чатында» һәм «Хазбулатның яңа гадәтләре» исемле ике хикәясен алып карыйк '. Гариф Ахуновның иҗат практикасы, әдәби камилләшү юлы дөрес сукмактан бара. Шуның нәтиҗәсендә ул хикәядән хикәягә үсә. Бу үсеш, барыннан да элек, Ахуновның хикәяләрне сәнгатьчә эшләргә тырышуында, образларның эчке дөньяларын, кичерешләрен ачуга омтылуында күренә. Ә болар инде турыдан-туры әдәби осталык мәсьәләсенә кайтып кала. Ләкин, шулай булуга да карамастан, Гариф Ахуновның бу ике хикәясе, берсе икенчесенә каршы, хәтта, берсе икенчесен юк итәрлек фикерләрне тудыра. Мондый фикер каршылыгы хикәяләрнең язылышына, авторның язу ысулына гына кайтып кала торган булса бер хәл иде һәм андый каршылык өчен без бик борчылмас та идек, киресенчә, аны авторның үзенчәлеге санап, Маяковский әйткәнчә «язучыларның төрлесе һәм яхшылары күбрәк булсын» дип хуплар гына идек. Әмма Гариф Ахуновның «Юллар чатында» хикәясе тудырган каршылык — бу идея-эстетик мәсьәләләренә кагыла торган каршылык. Әүвәле шуны әйтергә кирәк, «Юллар чатында» дип исемләнүенә, хәтта, авторның бу исемгә фәлсәфи астар куярга теләвенә дә карамастан, хикәядәге вакыйга бер дә алай зур тормышыбызның юлы чатында дип әйтерлек түгел, киресенчә, искенең, бетеп барганның ниндидер бер тар тыкрыгында, алай гына да түгел, авторның үзе язганча әйтсәк: «...кысан гына бер ишек алдында... стеналарына догалыклар кадаклап куелган, төрле чуар намазлыклар эленгән бер бүлмәдә...» бара һәм әдәби әсәрдән бигрәк милиция төзегән акт «героинясе»нә ярарлык Зәлифә исемле бер рухи гарип хатынның маҗаралары сурәтләнә. Сүз дә юк, автор хикәядәге бу вакыйганы һәм аның «каһарманы» Зәлифәне тормыштан алуы да мөмкин. Эш шу- лайрак тора да булса кирәк. Авторның «мин» булып үз исеменнән хи1 Редакция Г. Ахуновның бу ике хикәясенә бирелгән бәянең бәхәсле икәнен әйтеп үтә. 128 кәяләве әсәрне беркадәр биографик хикәягә якынлаштыра, хикәядәге саф күңелле «фатирсыз» аның үзенә охшап та куя һәм хикәядә тенденция бик нык ярылып ята. Ләкин бу шәхси, автор тенденциясе. Әйтерсең лә, хезмәттән качып яшәргә гадәтләнгән Зәлифә исемле берәү авторны алдаган да, хәзер инде автор, язучы да булгач, тегенәрдән хикәя язып үч ала. Хикәяне укып чыккач, әнә шундый фикергә киләсең. Әлбәттә, мондый юл белән дә хикәя языла һәм аның әдәбиятта үрнәкләре күп. Ләкин мондый чакта инде авторның кулы күренмәскә тиеш. Аннары авторның хикәядәге вакыйгага үз мөнәсәбәте дөрес түгел әле. Хикәя бо- лай тәмамлана: «— бик күп нәрсәгә кул җитми әле безнең. Планнарыбыз бик зур. Эшебез муеннан. Кайчагында күршебезнең нинди тормыш белән яшәвеи онытып җибәрәбез...» Ләкин хикәядә сүз бөтенләй башка турыда бара бит. Хикәядә сүз күрше күршенең «нинди тормыш белән яшәвен онытып...» түгел, ә шуны күреп, шуның белән килешеп, шуңа күнегеп яшәве турында бара. Монысы инде безнең коммунизхм төзү эшебезгә комачауларлык хәтәр күренеш, әлбәттә. Шулай итеп, «Юллар чатында» хикәясенең идея юнәлешен билгеләгән темасы, дөрес чишелешен таба алмавы аркасында, автор декларациясе булып, яңадан язылырга тиешле хикәягә заявка булып кына калган. Без сүзне әдәби осталык мәсьәләләреннән башлап киткән идек. Шунысы характерлы. Нәкъ менә шушы хикәясендә Ахуновның, хикәяче буларак, осталыгы яхшы ук түбәнәя төшә. Үз жанры калыбына салынмаган хикәя, сюжеты да, композициясе дә таләп итмәгәнчә, артык озын язылган. Ә бит чамадан тыш озын язу, ул нәкъ әнә шул чама сиземлә- вен югалту дигән сүз. Әдәби осталык ул язучының заман темасына язып торуы белән генә билгеләнми әле. Дөрес, язучы өчен заман темасында чарлану үзе бер әдәби осталык мәктәбе. Теге яки бу теманы дөрес чишү, укучыга тизрәк җиткерү, укучыны коммунизм рухында тәрбияләү, хез мәткә рухландыру өчен тормыштагь вакыйгаларны сайлый белү, сайла! алган вакыйганы нинди җаирда нинди формада язу мәсьәләсе дә язучының дөньяга карашын билге ләү белән бергә, әдәби осталыгын дг күрсәтә ала. Ә без, күп хәлләрдә иҗатыбызны бары тик бер эздән ге иә, бер жанрда гына алып барабыз Роман яисә повесть жанрыннан тыш, әдәбиятта сатира, юмор, фельетон, очерк кебек гаҗәеп хәрәкәтчән һәм заманыбыз бурычлары таләп иткән жанрлар яшәвен онытып куябыз. Гариф Ахуновның икенче хикәясе «Хазбулатның яңа гадәтләре»нә килгәндә, бу хикәя 1959 елгы прозаның, минемчә, иң әйбәт әсәрләреннән берсе. Хикәянең әйбәтлеге нәрсәдә соң? Иң элек аның укучыда әйбәт хисләр уятуында, үзе яшәгән заманның гүзәллеген, замандашларының рухи матурлыкларын сәнгать әсәре аркылы тагы да матуррак һәм ямьлерәк итеп күрүендә. Бу әйткәннәр хикәянең эчке аһәңендә, аның йомшак мелодиясендә (телендә, образларының кичерешләрендә), кыскасы, хикәянең гомуми тонында аеруча ачык күренәләр. Хикәянең тоны ачык, якты һәм йомшак. Проза әсәрләренең, бигрәк тә кечкенә күләмдәге хикәя, новеллаларның эчке настросниеләре, эчке моңнары турында басым ясап әйтәсем килә. Бездә моңа тиешле дәрәҗәдә игътибар бирелми. Язучыларыбыздан Фатих Хөсни, Әмирхан Еники, гомумән, бик азыбыз бу мәсьәләгә игътибар итәбез. Ә бит бу безнең хикәяләребезнең сәнгатьчә эшләнүләренә, чын мәгънәсендә сәнгать әсәре булып тууларына бәйләнгән. Г. Ахунов хикәясенең икенче әйбәт ягы — монысы инде тормыш белән сәнгать арасындагы диалектик бердәмлек турындагы фәнни билгеләмәне сәнгать чаралары аркылы әдәби әсәрдә тормышча итеп күрсәтә алуы. Яшь журналист Мансур Сәлимгәрәевкә авылларга чыгып җилләнеп керергә кушалар. Шулай итеп, Сәлимгәрәев, язачак очеркына I «объект» эзләп йөргәндә, «Сабанчы» колхозы председателе Хазбулат Сираҗиев турында ишетә. Болар нкесе дә күптәнге танышлар икән. Сәлимгәрәен Хазбулатны бик яхшы белә һәм белгәнгә күрә, ул аның колхоз председателе булып эшләвен ишетеп хәйран кала. «Ни дисәң дә, колхоз белән җитәкчелек итү кебек зур, катлаулы эш өчен ул чамадан тыш юаш егет иде бит» дип яза автор Сәлимгәрәевнең бу хәйран калу секундларында туган уйларын... һәм менә безнең яшь журналист белән колхоз председателебез — күптәнге таныш ике дус — очрашалар... Тагы да дөресрәге: журналист Сәлимгәрәев аңа таныш булмаган тормыш белән очраша һәм бу очрашуда ул үзенең ни гомер «беләм», «таныйм» дип йөргән якын дустын белеп җиткермәвен, алай гына да түгел, аның турында ялгыш фикердә булуын күреп эчтән әрни. Хикмәт нәрсәдә соң? Әсәрнең идеясе бу сорауга: «Хезмәттә!» — дип җавап бирә... Әйе, хезмәтнең кешене үстерүендә. Яхшы җирлектә буй алган тирәк кебек, кешенең дә хезмәттә күтәрелүендә һәм күркәмләнүендә! Хазбулат колхоз хезмәте кебек күп төрле һәм катлаулы эш башына куелгач, үзенең барлык сәләте, таланты белән гөлдәй ачылып китә. Сәлимгәрәев кенә түгел, ә Сәлимгәрәев белән бергә син дә, укучы, Хазбулатның хезмәттәге матурлыгын күреп сокланасың. Матур хезмәт Хазбулатның семьясына да йогын- : ты ясый. Хикәя аркылы Хазбулат : семьясын күзәтеп бару, бу семья яшәгән өйнең күрке булган яшь ана һәм шуның өстенә тагы укытучы да ’ булган Разняны, аның «әтиләренә j охшаган» балаларын, кыскасы, бо- . лар арасындагы мөнәсәбәтне күрү • үзе бер эстетик канәгатьләндерү тудыра укучыда. Әдәби әсәр өчен, аның сәнгатьчә булуы өчен бу бик 3 кирәк деталь. Мондый деталь белән автор Сәлимгәрәевнең күзен ача. һәм Сәлимгәрәевнең бу күзәтүләрдән туган эчке кичерешен автор психологик яктан бик дөрес тасвирлый: «Билгесез бер сагыш, йөрәкне татлы бер авырту белән авырттырып, сыкратып куйды. Каян килде соң 9. .с. ә.- № 4. әле аңа бу хис? Сагыш-моң дигән нәрсәне белми иде түгелме соң ул?«4 Юк, әле ул кешеләрне дә, тормышны да белми икән. Күңелдә нәрсәдер чыңлап тора, көй булып туарга, тышка бәреп чыгарга әзер тора. Йө- рәк җырлый дигәнгә ул моңарчы ышанмый иде, купшы сүз итеп кабул итә иде, үзенең күңелендә бүген шул тойгы түгелме? Аңа машиналардан бигрәк бүген үзе аңлаган хакыйкать турында, кешеләр турында язарга кирәк түгелме?» һәм журналист Сәлимгәрәев, шушы уйланулардан күзе ачылудан соң, кеше турында, хезмәттә күтәрелеп матурланган, хезмәт белән бергә үсә барган кеше турында язу өчен кулына каләм алып бик дөрес эшли. Социалистик реализмга нигезләнгән әдәбиятыбызның иң күркәм ягы аның тирән идеялелегендә, кешене хезмәттә күрсәтүендә һәм хезмәт эстетикасын тудыруында. Дөрес, хезмәткә дан җырлауны без элекке заманнарның алдынгы язучылары иҗатларында да күрәбез. Тик ул заманнарда бу кискен көрәш шартларында барды. Әдәби әсәрләренә хезмәт кешеләрен, түбән катлау кешеләрен образ итеп алучы язучыларның нинди эзәрлекләүләргә очрау фактлары әдәбият тарихында байтак. Мин әйтергә теләгән фикер менә нәрсәдә: инде бүген, безнең социалистик илебездә хезмәтнең дан эшенә, намус эшенә әйләнгән бер заманда, совет кешеләренең хезмәт һәм иҗат ирекләре моңарчы бер тарихта күренмәгән бөек вакыйгалар тудырганда, без язучылар да әсәрләребездә хезмәтне коры бер белешмә стилендә язу белән генә канәгатьләнмичә, хезмәтнең матурлыгын җырларга тиешбез. Бала чакта уйный торган уеннарыбызда, өстенлекне яклау өчен, янәсе үзебезне күпләргә эләкми торган «бәхет тәхетендә» күрү өчен, хыялларыбызда булса гына да «патша», «бай» санап, ә инде кимсетелергә тиешлене «көтүче», «ярлы» санап мәйханә килә торган идек... Бу капитализм шартларында, хезмәтнең кешене изү, кимсетү, аны хайван урынына эшләтү, кешенең 129, 130 кеше көченн ән файдал ану кебек хурлык чарасы булган бер заманд а иде..< Безнең балаларыбыз бүген без күреп узганны күрмиләр дә, белмиләр дә. Балаларыбызның уку программаларында бүген «хезмәт» иң теләп, яратып өйрәнгән дәресләре. Кайчандыр без хыялларыбызда гына булса да өмет иткән өстенлек сыйфатлары бүген паразитизмга әйләнеп калды. Кеше аңындагы мондый үзгәреш, кешенең хезмәткә яңа мөнәсәбәте һәм, киресенчә, хезмәттән аерылып яшәргә теләүчеләргә карата тирән нәфрәт — совет кешеләре өчен уртак бер тойгы бүген. Әнә шундый уртак тойгылар белән яшәп, иртәдән кичкә хәтле эштә янып, хезмәттә кайнаган Минзәлә якларына, туган авылына, «колхозда эшлисе килеп» Саҗидә исемле бер кыз кайта... «Авылга кайтып,— дип яза автор, — икеме-өчме көн булгач, бер кичне безнең Саҗидәбез колхоз идарәсенә эш сорарга килә. Анысы аның бик яхшы, колхоз эшен сагынып кайткан икән, идарәгә бармыйча кая барсын. Әмма мәсьәләнең икенче ягы бар: хәтәр киенеп килгән. Аякта ялтыравык түфли, өстендә фуф та пуф, кулда бөтенесеннән дә шәбрәк ялтырый торган ридикюль, анысы булгач, үзеннән- үзе аңлашыла, кершән-иннексез дә түгел инде. Иң ачу китергәне тагын шул — кулда ак перчатка. Ә үзе, мин сиңа әйтәм, идарәгә эш сорап килгән. Тегендәгеләр бу капрон сыйраклы нечкә билне күргәч, мыек асларыннан гына елмаешалар...» «Тегендәгеләргә» (хикәядәгеләр- гә) кушылып без укучылар да елмаябыз, ә арабыздагы кайбер кырыс табигатьлеләребез каш-кабагын йомып ачуланып та куя: «Каян килде безнең колхозга, хезмәтнең кызган чагында, мондый ак перчатка?» Шуннан соң бу колхозда вакыйгалар бик реаль, бик табигый һәм кискен бәрелешләрдә үсә башлый. Бәрелеш ике яшь арасында: әлеге ак перчаткалы «капрон сыйрак» белән колхоз шоферы Мостафа арасында бара. Кызга «ак перчатка» кушаматының сәбәпчесе дә шул Мостафа узе була, Ике яшь арасында алар- ның хезмәткә мөнәсәбәтләреннән килеп чыккан конфликтлар, әлбәттә, (бу бик табигый дә хәтта, мин хикәянең реалистик көче дә шунда дияр идем) хезмәт эстетикасының тантанасы белән чишелә. Ак перчаткаларын салып ташлап хезмәткә кереп чумган Саҗидәнең тышкы кабыгы гына үзгәрми, ә барыннан элек ул үзе үзгәрә. Бу үзгәрешне яшь егетнең күзләре тиз күреп ала. Чөнки йөрәгендә мәхәббәт ялкыны дөрләгән егетнең моны күрмичә калуы мөмкин түгел. Ындыр табагында янып-пешеп арыш тузанына күмелеп эшләүче Саҗидәдәге егет күзе күргән матурлыкны автор менә ничек төсмерли: «Мондагы тир-тузан, аның күңелендәге чаялык һәм әйтелмәгән хисләр белән кушылып, әйтерсең лә. күзләренә бәреп чыга. Ындырда эшли башлаганнан бирле күзләре бигрәк тә каралып калды кызның. Шул янып торган кара күзләре белән шофер Мостафага шундый томырылып карап ала, теге бичара шуннан соң машинаны элеваторга ничек алып барып җиткергәнен дә сизми...» Әйбәт бу һәм гаҗәп тормышча! Мондый хикәяне укыганда син күңелеңдә ниндидер бер нечкә канәгатьләнү һәм шуның рәхәтен сизеп куанасың. Безнең кешелек гадилегебезне, туган туфрагыбызга, аның бәрәкәтле хезмәтенә магниттай тарткан дәртле хисләребезне, шул хисләрдән кабынып киткән мәхәббәт тойгыларыбызны җырлаучы Фатих Хөснинең иҗатында бу хикәяне мин нәни бер ше- ; девр дияр идем. 1959 елда Фатих Хөсни «Хат», «Тромбон һәм кыз», «Энҗеле калфак» исемле хикәяләр дә бастырды. «Энҗеле калфак» хикәясендә Фатих Хөсни сурәтләгән Тукай образының бирелешен бәхәсле дияр идек. Бөек халык шагыйре Габдулла Тукайның бөтенләй яшьләй өзелгән фаҗигале шәхси тормышы «Энҗеле калфак»тагыча була алырмы икән? Мин үзем, мәсәлән, тарихи шәхесләр турында язылган әдәби әсәрләрдә 9» 131 язучының фантазиясенә, хәтта, мәгълүм кадәр ирекле эш итә> 9» 132 алуына да мөмкин бер хәл дип карыйм. Ләкин мондый иреклелек әлеге шәхес өчен хәлиткеч булган, аның төп характерын билгеләгән тарихи дөреслекне аз гына булса да бозуларга алып бармаска тиеш. «Энҗеле калфак» хикәясенең бәхәсле ягы шунда. Ф. Хөснинең калган ике хикәясе икесе дә яратылып укыла торган әсәрләр. «Хат» хикәясендә совет кешесенең характеры, нинди генә кыенлыклар, фаҗигаләр алдында калганда да сыгылып төшми торган ихтыяр көче күрсәтелә. Ата белән бала, Ватан сугышының ике солдаты бер уртак бурычны — илне дошманнан саклау бурычын үтәп, сугыш уты эчендә чыныгалар. Әти кеше, билгеле инде, тормышның ачысын-төчесен күп татыган, өч сугыш, ике революция күргән кеше. Шуңа күрә дә үзенең госпитальдә ятуын ул «кул-аяк бәйләү» дип борчыла. Икенче шәһәрдә, икенче госпитальдә, бала ята. Баланың фаҗигасе зур, тетрәткеч — аягын кискәннәр аның, һәм менә, бер госпитальдә йокысыз төннәр белән газапланып яткан, контузияләнгән майор Ташбулатов, икенче госпитальдә аяклары өзелгән хәлдә кара уйлар арасында дөньядан бизеп яткан яшь солдат — ата белән бала — яшәү турында, хатлар аркылы, зур сүз алып баралар. Ата йөрәгенең кайдадыр үзенә генә билгеле бер почмагында яшеренгән авыр кайгы-хәсрәтен сиздермичә, улын яшәүгә өндәп язган хатын укыгач, син дә аларның үз өлешләрен табачакларына ышанасың... Әйе, табачаклар алар! Чөнки ата белән бала — солдат белән солдат бик булганнардан күренә. Майор Ташбулатов үз теле белән әйтсәк, «фашистларны кырып-себереп, кибәнне очлап дигәндәй...» тыныч хезмәт көннәренә исәп тота. Совет кешесенең рухи көче дә шунда. Авыр сынау елларында Ватаныбызның язмышын хәл иткән, халкыбызны фашизм колына әйләнүдән котылдырган көч — танк, самолет, «катюша»- ларыбыздан да хәтәррәк көч әнә шул совет солдатлары — миллион Ташбулатовлариың рухи ныклыклары булды. Ф. Хөснинең «Тромбон һәм кыз» хикәясе 1959 елгы прозабызның юмор әсәрләреннән җыйнак һәм чая тел белән язылган, көлә-көлә укыр лык бер әсәр. Бу хикәядәге башына сырган эшләпә киеп, акчасын малайлардан санатып йөргән, берәр вакыйганы сөйләп бирергә' килгәндә Фатихның үзеннән дә оста булган Хәйбүш, «Җилкә-күкрәге разный ультр-фиолитлардан кызарган», авылга отпускыга кайтып төшкәнгә күрә каршы әйтергә законы юк дип көне буе торбасын (тромбонын) кычкырткан егет тә, торба кычкыртып тавыкларымны качырып бетерде дип зар елап йөргән Сәрби карчык та, «бу торба кычкыртучы кайтып миңа бик файда итте әле, малай, мыштыбый хатынын һич кенә дә эшкә чыгарып булмый иде, хәзер бөтен кешедән элек ул торып чаба. Авылда калып та рәт бетте, колак төбендә гел шул торба тавышы» дип, шатланып сөйләүче бригадир Шәймәк тә, кыскасы, һәркем, шулай, үз кайгысы белән үзенчә яши торгач, торбачы егет белән фермачы кыз арасында кабынып киткән мәхәббәт тә — барысы да, барысы да Ф. Хөсни каләменә хас мәзәкчән алымнар, халыкчан шуклык һәм юморга бай бизәкләрдә бирелгән. Ләкин Хөснинең бу хикәяләрендә гел бер алымны кулланып язуы (янәсе башка берәүдән ишеткәнне сөйләп бирү) белән килешүе кыен. Чөнки мондый алымга хас булган чигенү тәртибендә автор хәбәренең хикәядән хикәягә кабатлануы, мәсәлән, бер хикәядә «...мин аны, әлбәттә, ул сөйләгән кебек кызыклы итеп сөйләп бирә алмам...» («Тромбон һәм кыз»), икенчесендә «...аны шул керсез гадилек белән сөйләп булса ярар иде» («Хат») кебек юрамалый борчылган булып күренергә теләүләр, кабат укыла башлагач, оригинальлекләрен беркадәр җуялар. Гомумән, әдәби әсәрдә чама тойгысы хәлиткеч сыйфатларның берсе. Әгәр дә шуның өстенә тагы укучы авторның үз алымнары, яисә тел чаралары белән үзенең мавыгуын да сизеп алса, автор кулын күрсә, 133 монысы инде шулай ук әсәр файдасына булмый. Шуның өчен дә без, минемчә, берәр уңышлы күренгән алымнымы, я булмаса матур сүзне, югалып онытылып кала язган берәр эпитетны табып аны яңадан тел-сүз- лек хәзинәбезгә кушканда, берәр охшатуны кулланганда, яисә композицион детальләрне караганда иң элек чама тойгысыннан чыгып карарга тиешбез. Гадәттә теге яки бу язучының үзенчәлеген мактаганда «аның язганнарын имзасын күрмичә дә танып була» диләр. Мин мондый тану гел бер фразаны яисә форма алымын куллану хисабына булмыйча, ә, киресенчә, әдәби осталык хисабына булырга тиеш дияр идем. Әмирхан Еникинең 1959 елда бастырган хикәяләре бу талантлы һәм үзенчәлекле язучының иҗат көч-колачы белән шул көч-колачны файдалану арасында килеп чыккан йомшаклыкны күрсәтә. Бу борчылырлык хәл, әлбәттә. Борчылырлыгы шунда аның, «Рәхмәт, иптәшләр!» кебек заман рухының барлык нечкәлекләренә кадәр сиземләп язылган повесть авторы «Туган туфрак», «Шаяру» хикәяләрендә шул сиземләү көчен йомшарта төшә. Хикәяләрнең икесендә дә кирәкле тема кузгатыла. «Туган туфрак»та, мәсәлән, исеме үзе үк кычкырып торган туган йортка мәхәббәт темасы, ә «Шаяру»да әдәп, әхлак мәсьәләсе алына һәм... кызганычка каршы, шулай «алынган» килеш сәле- неп кала. «Туган туфрак» хикәясенең эчке моңы сагышлы, минор тонда һәм бу тон, урыны-урыны белән, искереп, тузып беткән, хәзер инде алабута, кычыткан баскан буш җирне сагыну кебегрәк булып та яңгырап куя. Автор бу яңгырашны үзе дә ишетә. Хәтта, ул хикәясенең баш өлешендә «иркә туташ» Кларадан иске авылны сагынучы бабасын политик артталыкта, наданлыкта да гаепләтергә теләп карый. Ләкин мондый теләк төбендә берничек тә нигезләнмәгән автор ирониясеннән башка бер нәрсә ятмый. Автор бу урында хикәя героинясы Клараның әтисе кебек «...капитализм чорындагы авылны сагынып, макхап сөйләүнең килеш- • мәгәнлеген бик яхшы белеп...» по-‘ лемикага кермәкче була. Ә мондый полемиканың хикәя өчен кирәге юк.! Чөнки мәсьәлә, Клараның әтисе уйлаганча, иске авылны сагынырга ярамауда түгел бит< Безнең Ватаныбыз ничаклы зур, киң булса да, шул зур Ватаныбызның аерым поЧ’* макларында һәркайсыбызиың туыпүскән почмагы бар һәм без аларны сагынабыз, ә инде сагынуыбыз ташый башласа, ял вакытларыбызда балачагаларыбызны ияртеп, рәхәтләнеп бер күреп тә кайтабыз, сагыну ялкынын басабыз. «Туган туфрак» хикәясенең бәхәсле ягы да әнә шунда: сагыну хисен иске авылны бераз идеаллаштыру мотивы белән каплый төшүендә. Монда, билгеле кадәр, хикәя героинясы Клараның да шул тикле иркә-наз булып чыгуы да үз йогынтысын ясый алмыйча калмаган. Клара хәзерге авылны да, иске авылны да белми. Клара да Ф. Хөснинең «Ак перчатка» хикәясендәге Саҗидәнең замандашы, алар бер яшьтәгеләр, икесе дә шәһәрдә торганнар, мәктәптә укыганнар. Кылануга дисәң, Хөсни Саҗидәсе «фуф та пуф», кулда ак перчатка... Аерма шунда гына: Клара Саҗидә кебек туган авылга «сагынып, колхозда эшләргә» теләп түгел, ә мәрхүм бабасының васыятен үтәр өчен кайта. Шуңа күрә дә Клара белән хикәядә берни дә булмыйча кала. Хәзерге авылның зур хезмәт сулышы белән яшәгән көннәре кыздан каядыр читтә узалар, хәтта, бу яшь йөрәк хикәянең азагына таба «бабасының яшь малай чагын күргәндәй була... Кинәт шулкадәр ерак үткәнгә кайта алу әллә ничек шомлы да, әйтеп бетергесез татлы да булып тоела аңа...» Клара кебек әле бик яшь, дөнья күрмәгән бер «иркә»иең чынлап та, «шулкадәр ерак үткәнгә, бабасының яшь малай чагына» кайта алуы мөмкинме икән? Әмирхан Еникинең «Азат хатын» журналында басылган «Шаяру» хикәясе дә аның гел бер тема һәм бер үк «ханым» образлары тирәсендә әйләнүен күрсәтә. 134 1959 елгы хикәяләр арасында уңышлыларыннан берсе итеп Аяз Гыйләҗев иптәшнең «Качак» хикәясен күрсәтергә кирәк. Күләме белән зур гына булуына да карамастан, хикәя җиңел укыла. Хикәянең уңышы аның тормышчанлыгында, геройларының эчке кичерешләргә байлыгында. Хикәядәге кешеләр шул хәтле җанлы, шул хәтле дөрес итеп бирелгәннәр ки, әйтерсең лә, син аларны инде бер кат тормышның үзендә очратып күргәнсең. Мондый күңелле «танышлык» төбендә мин заман рухы ята һәм шул үзе безне бер-беребезгә якын ясый дияр идем. Хикәядәге вакыйгалар Тәнзилә образы тирәсендә корылганнар. Тәнзилә образында без бүгенге колхоз авылы яшьләрендәге яңа гадәтләрне, хезмәттә үскән кешелек горурлыкларын күрәбез. Ләкин, Аяз Гыйләҗев мондый яңа кеше образларын пҗат иткәндә, тирәнрәк һәм киңрәк ача торган вакыйгалар эзләп табарга һәм ул вакыйгаларның ышандыру көче турында уйларга да тиеш. Мәсәлән, Тәнзиләдәге әлегә ачылып җитмәгән һәм ачылып җитмәве аркасында беркадәр сентиментальлек булып күренгән кыбырсуларны, «мендәр чылаткан» күз яшен бик үк уңышлы дип әйтеп булмый. Чөнки мондый драматик кичереш өчен колхоз председателенең Тәнзиләне машинадан төшереп калдыруы гына җитми бит әле. Ә хикәядә Тәнзиләнең мендәрен күз яшенә буярлык, хәтта, качак ясарлык башка җитди вакыйга юк. Аяз Гыйләҗев иптәш сәләтле язучы булып үсеп килә. Аның «Идел» альманахында басылган «Безнең тыкрык» исемле хикәясе дә кешеләрдәге яңа мөнәсәбәтләрнең формалашуын күрсәтүе белән укучыны канәгатьләндерерлек булып чыккан. 1959 елда яшь язучылардан 3. Вәли, Б. Камал, Г. Мөхәммәтшин иптәшләр дә үзләренә таныш булган тормыштан алып язылган хикәяләре белән күренделәр. Мәсәлән, Барлас Камаловның «Үр менгәндә» исемле озын хикәясе, Газиз Мөхәммәтшинның «Автобус кичегеп килә» исемле хикәясе, 3. Вәлинең «Базымсыз егет» хикәясе — барысы да безнең бүгенге яшьләребезнең хезмәттә үсүләренә, төрле кыенлыклар кичеп («Үр менгәндә») тормышта үз урыннарын табуларына багышланган. Ләкин бу хикәяләр өчен уртак бер кимчелек — әдәби осталыкның җитешмәве. Бу язучылар штампыга каршы да кискенлек күрсәтмиләр. Хәтта шул штампны әсәрләрендә бергәләп файдаланалар. Мәсәлән, «фотопортрет» штампысының 3. Вәли хикәясендә дә, Барлас Камал хикәясендә дә бер үк мотивта кулланылуы шул турыда сөйли. 3. Вәли иптәшкә, аеруча, әсәрнең сәнгатьчә эшләнү ягына, художество дөреслегенә бик нык игътибар итәргә кирәк. Әгәр бу автор үзенә таләпчәнлекые онытмаса, «Икенче аттестат» кебек художество ягыннан зәгыйфь әсәрен бастырырга ашыкмаган булыр иде. Автор әдәби әсәрнең теленә дә игътибар итәргә тиеш. Халыкта дөрес сөйләнгән сүзләрне үзеңчә, мәсәлән, «койрыгына баскан мәчедәй» диясе урынга «койрыгын эт тешләгән мәче баласыдай» дип язуның ни кирәге бар. «Төлке сыймас ярыктан пар ат җигеп узарлык» кебек гаҗәп ямьсез һәм мантыйксыз охшатуларның ни кирәге бар? Гомумән, яшь язучылар белән нәтиҗәле эш алып баруны, аларның әсәрләренә күбрәк әһәмият бирүне, бу эшне даими оештырып баруны Язучылар Союзы идарәсенең көндәлек эшенә әйләндерергә вакыт. Безнең бит әле авыл-районнарда яшәп язган Нур Идрисов, Г. Нәбиуллин кебек яшь язучыларыбыз да бар. Алар турында да онытырга ярамый. Безнең яшь язучыларда, тәҗрибә җитмәү аркасында зур фәлсәфи теманы алып та аны бик өстән генә хәл итеп котылу тенденциясе дә яши. Мәсәлән, «Җавап көтәм» исемле парчасын «Идел» альманахында бастырган К. Дәүләтшин мондый темага безнең әдәбиятта Г. Кутуйның «Тапшырыл м а га н хатлар» кебек мәшһүр әсәре булуы белән хисаплашкан булса, әлбәттә, ул әсәрен ныклап эшләгән булыр иде. Мең тугыз йөз илле тугызынчы елгы проза әсәрләрен күзәткәндә бер бик уңай хәлгә рас киләсең. Ул 135 да булса язучыларның илебездә барган хуҗалык, культура, фән һәм техника өлкәсендәге вакыйгаларга якын торып, шул вакыйгалар белән рухланып, дулкынланып иҗат итәргә омтылулары. /Мондый әйбәт омтылыш, язучының җәмәгатьче булып та активлашуы, аеруча, публицистика өлкәсендә һәм публицистиканың оператив бер төре булган очерк жанрының яңа күтәрелешендә чагыла. 1959 елның гаҗәеп вакыйгалары совет әдәбиятының публицистика жанрын үстерүдә, аның каһарманнар галереясеи, тематикасын баетуда әйтеп бетергесез йогынты ясады. Моны без татар совет әдәбиятында аеруча ачык күрәбез. Мәсәлән, көндәлек газетларда, радиотапшыруларда зур урын тоткан йөзләрчә очерк һәм публицистик мәкаләләрне исәпкә алмастан, бары тик бер «Совет әдәбияты» журналы битләрендә басылган очеркларның саны утыздан артуы гына да әдәби елыбызның нинди казанышл арыннан берсе булуын күрсәтә. Бу уңайдан хәзер безгә, сан белән тынычланып калмыйча, сыйфат мәсьәләсенә, сыйфатка бәйләнешле әдәби осталык мәсьәләсенә әһәмият бирергә һәм моның өчен, бер яктан, редакцияләрнең авторларга карата таләпчәнлекләрен күтәрергә, икенче яктан, Язучылар Союзының иҗади секцияләре эш тәҗрибәләрен күбрәк яңа әсәрләрне булдыруга, ә булдырылганнарын тикшерүгә юнәлтеп алып бару кирәк. Язучының халык тормышы белән аерылгысыз бәйләнеше — әсәрләребезнең сәнгатьчә эшләнүенә ирешүнең бердәнбер чарасы булган әдәби осталыкка алып барган бердәнбер һәм иң дөрес, туры юл бу. Ә инде конкрет вакыйгалар, исемнәре республикага мәгълүм булган атлы- санлы кешеләр турында языла торган очеркл арыбызның тормышчан- лыклары өчен тормышның үзе белән даими бәйләнеш һава кебек кирәк безгә. Мондый бәйләнешнең нәтиҗәләре үзләрен көттермиләр, бик тиз күренәләр. Менә, мәсәлән, соңгы өч-дүрт елда үзенең очерклары белән таныла башлаган Малик Хәмитовның «Совет әдәбияты» журналының 1959 елның 9 санында басылган «Ышану» исемле очеркын алып карыйк. Бу очеркта «Ирек» колхозы партоешмасының яңа секретарь! Нурулла Хәяровиең күрше Сталин исемендәге колхозда калып колхоз председателе Габдриевнең эш методлары белән танышуы күрсәтелә, һәм син дә, укучы буларак, Хәяров белән бергә, ул күргәнне күреп, ул белгәнне белеп, чын мәгънәсендә алдынгы колхоз белән танышасың. Бер үк җирдә бер үк культураларны үстергән ике колхоз кешеләрен, алариың интересларын очеркның авторы шулкадәр дөрес күзәтеп һәм дөрес тотып алып язган, очеркны укыган саен укыйсы килә. Аннары шунысын да әйтергә кирәк, очеркның әдәби теле, матур тасвирлаулары аның сәнгать ягын да көчәйтәләр. Авыл өстенә җәелеп килгән кичне автор менә ничек итеп сурәтли: «Кояш баеган иде инде. Тик, әнә, радиоузел өстендәге биек антенна колгасы очында гына аның соңгы бер кызгылт нуры эленеп калган. Менә ул да кичке саф һавада эреп юкка чыкты. Күктә, көнчыгыш якта, сискәнепсискәнеп киткәндәй итеп, берничә йолдыз җемелди. Шуны гына көткән кебек, урамда җир йолдызлары — тигез рәт булып киткән электр лампалары кабынды..,» 1959 елда басылган очеркларның күбесенә бер кимчелек хас: кызыксыз язылулары. Аларның күбесе очерк языласы тормышны яхшылап өйрәнеп түгел, ә газетларда басылган очеркларга карап, шуларга охшатып язарга тырышудан шулай кызыксыз булып чыкканнар. Рәкыйп Шәйхетдинов иптәшнең «Кандидат» исемле очеркының адресы, җирлеге юк. Шундый ук кимчелек — заман билгесезлеге Фәхри Мортазин иптәшнең «Диңгез ясаучылар» очеркында да сизелә. Ә инде язучы очерк өчен отышлы тема табып һәм тапкан темасын уңышлы чишү өчен кешеләрен дә сайлый алганда — очерк бердән көч ала, җанлана, укырлык кызыклы була- Бари Корбановның «Асылташ», 3. Вәлинең «Матур булсын», Р. Шәйхетдиновның «Тамчы тама, таш яра», Абдулла Әхмәтнең «Ул үткән юллар», Ш. Бикчуринның «Бер эздән», М. Шабайның «Куянчы кыз» кебек очерклары шундый кызыклы һәм матур итеп язылган очерклар рәтенә керәләр. Очерк темаларының географиясен киңәйтүдә, бары тик үзебезнең республика белән генә чикләнмичә, Братск төзелешләренә, Казагстан далаларына, Кытай дусларыбыз якларына кадәр барып чыгучы язучыларыбыз- ның башлангыч эшләрен хуплап каршыларга кирәк, Җәмил Мостафинның Братск ГЭСы төзелешенә барып, анда эшләүче Татарстан егетләре турында язган «йөрәк кушуы белән» очеркы, Мәхмүт Хөсәеннең Ерак Казагстан далаларындагы «Казан» совхозында булып кайткач язылган «Студентлар далада» исемле очеркы һәм Кытайдан йөреп, яңа җирләр күреп кайткан Гали Хөсәеневнең «Дуслар янында» исемле очеркы, кайбер вак кимчелекләренә дә карамастан, очерк географиясен баетуга әйбәт өлеш кертәләр. Ел буе басылган күп кенә проза әсәрләренең барысына да тукталырга мөмкин түгел. 1959 елгы проза әсәрләре арасында мемуар-истәлек жанрының да кулга алырлык әсәрләре барлыгын әйтәсе килә. Ул әсәрләр — Г. Әмиров иптәшнең «Борынгы Смоленск юлында» мемуары белән Фәтхи Балыкчының «Солдат истәлекләре», шулай ук, 1959 елгы прозабызда сугышчан публицистикабыз да үзенең әйбәт үрнәкләрен бирде. Язучыларыбыздан Г. Бәши- ров, А, Шамов, Н. Исәнбәт, Г. Әп- сәләмов, Ф. Хөсни, Ш. Мөдәррис, 3. Нури илебез тормышындагы күренекле вакыйгалар, тарихи бәйрәмнәр уңаеннан дәртле мәкаләләр язып чыктылар.,, Камил Фасиев иптәшнең «Иҗади хезмәт, ямьле тормыш, саф әхлак өчен!» исемле эчтәлекле мәкаләсен дә укучылар яратып каршыладылар. Ләкин, шуны әйтергә кирәк, без әле чын-чыннан җиң сызганып эшләмибез, колачларыбыз ачылып җитми, заманыбызның әкиятләрдән уздырган искиткеч вакыйгаларына тиңләшерлек, шул вакыйгалардан кабынып туган әсәрләребез әлегә бик аз, бармак белән генә санарлык. Алдыбызда Татарстан республикасының тарихи бәйрәме — 40 еллыгы тора. Бу 40 еллыкны без язучылар өлгерә алганыбыз роман, хикәя, пьесаларыбызда, ә инде өлгерә алмаганнарыбыз очерк яисә публицистик мәкаләләребездә хәзердән үк яктыртып барырга, Ленин декреты белән милли азатлык алган социалистик республиканың һәм аның күп милләтле хезмәт ияләренең эшләрен, хезмәттәге батырлыкларын, культура-фән өлкәсендәге үсешен күрсәтеп язарга тиешбез,