Логотип Казан Утлары
Публицистика

Әдәбият тормыш яңалыклары

ӘДӘБИ-МУЗЫКАЛЬ КИЧӘЛӘР, ОЧРАШУЛАР 25 нче февральдә «Язучылар килгән!» дигән хәбәр Дөбъяз район үзәгендә яшен тизлеге белән таралды. Яше-карты район культура йортына ашыкты. Райондагы Культура университеты оештырган бу әдәби кичәгә Казаннан Г. Әпсәләмов, Ф. Хөсни, X. Туфан, С. Хәким иптәшләр килгән иде. ВЛКСМ райкомы секретары Р. Аб- дулгафурова иптәш бик җылы иттереп кичәне ачып җибәрде. Кереш сүз белән язучы Г. Әпсәләмов чыкты. Ул үзенең әсәрләренең кыскача язылу тарихлары белән таныштырды. Кичәгә катнашучы язучылар Культура университеты тыңлаучыларына үз әсәрләрен укыдылар. Икенче көнне язучылар Дөбъяз урта мәктәбендә укучылар белән очраштылар. Мәктәпнең укыту бүлеге мөдире Г. Ма- гизянова күп санлы укучылар исеменнән кадерле кунакларны котлады. Язучылар белән очрашу укучылар күңелендә тирән эз калдырды. 27 нче февральдә Г. Әпсәләмов, Казанга кайтып җитеп, Казанда яшәүче рус язучысы А. Салмин белән берлектә, 9 завод эшчеләре белән очрашты. 26 нчы февральдә язучылар Г. Тукай исемендәге үз клубларында кадерле кунакларны — гарнизон сугышчыларын кабул иттеләр. Совет Армиясенең 42 еллыгына багышланган, «Язучыларның сугышчылар белән дуслыгы» дип аталган бу кичәдә Советлар Союзы Герое А. Петухов та катнашты. А. Петухов данлыклы юбилейгә багышланган доклад белән чыкты һәм үзенең Бөек Ватан сугышы елларыннан истәлекләрен сөйләде. Очынып-очынып биегән зифа солдатлар Тукай клубына бетмәс-төкәнмәс яшьлек дәрте алып керделәр. 2 нче мартта «Казаньстрой» трестының «Строитель» клубына 350 кеше җыелды. Балта осталары, ташчылар, буяучылар һ. б. лар белән очрашу өчен бирегә язучылардан Г. Әпсәләмов, С. Хәким килде. Алар эшчеләрне яңа әсәрләре белән таныштырдылар. Кичәдә Татарстанның атказанган артисты Ә. Яһудин Г. Әпсәләмовның «Алтын йолдыз» романыннан өзек һәм Мирсәй Әмирнең «Җәмилә көйсезләнә» исемле хикәясен укыды. Кичә Максим Горький исемендәге клубның үзешчән сәнгать коллективы членнарының матур чыгышлары белән тәмамланды. Тыңлаучылар Ф. Әхмәдиев, Н. Бикулина, И. Тимерга- лин, 3. Гатауллин, Н. Гобәйдуллин һ. б. яшь башкаручыларны алкышлар белән каршы алдылар һәм рәхмәт әйтеп озатып калдылар. Залда китап сәүдәсе дә оештырылган иде. 4 нче мартта язучылар һәм журналистлар Тукай исемендәге клубта күптән түгел генә һиндстанга барып кайткан Татарстан мәгариф министры Мирза Мәхмүтов белән очраштылар. Иптәш Мәхмүтов үзенең һиндстанда күргәннәрен мавыктыргыч һәм җанлы итеп сөйләп бирде (Бу кызыклы истәлекләрне һәм юлъязмаларны «Совет әдәбияты» журналы бастырып чыгарырга әзерли). Язучы А. Әхмәт 15 нче февральдә Дөбъяз район клубында яшьләр, балалар белән очрашты. Ул Татарстан язучылары- ның республикабызның 40 еллыгына нинди әсәрләр белән килүен сөйләде, үзенең хикәяләрен укыды. Кич белән клубта ур 156 та мәктәп укучылары Л. Әхмәтнең «Шикле кеше» исемле пьесасын куйдылар. Март башларында Казан шәһәренен 15 нчеурта мәктәп укучылары X. Туфан һәм Ә. Давыдов белән очраштылар. Шагыйрьләр аларга үзләренең укучылар өчен яза торган әсәрләре турында сөйләделәр. 6 нчы мартта мехчылар клубында Казан мәктәпләрендә укучы балалар беләи очрашу булды. Анда шагыйрьләрдән Самат Шакир һәм Илдар Юзиев үзләренең шигырьләрен укыдылар. Г. Тукай исемендәге филармония артисты Ә. Яһудин татар шагыйрьләренең балалар өчен язган шигырьләрен сөйләде, һәвәскәр артист Хәмит Бакиров курайда һәм кубызда уйнады. 10 нчы мартта Киров районының Татарстанның X еллыгы исемендәге Культура сараенда әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Кичәгә 350 кеше җыелган иде. Кереш сүзне шагыйрь С. Хәким ясады. Ул татар әдәбиятының бүгенге торышына кыскача тукталып киткәннән соң сүзне каләмдәш дусларына бирде. Н. Дәүли, С. Баттал, 3. Мансур, Ә. Давыдов, Ә. Еники, X. Туфан һ. б. үз әсәрләрен укыдылар. 2 нче китап кибетеннән килгән Газизә иптәш Шакирова кичәдә катнашучыларга күп кенә китап сатты. Кичәнең икенче бүлегендә Г. Тукай исемендәге филармония артистларыннан Р. Ваһапов, Д. Сираҗетдинова, Җ. Сәлә- хова, Ә. Яһудин, А. Фәйзуллина иптәшләр катнашты. Эшчеләр кадерле кунакларны зур хөрмәт һәм рәхмәт белән озатып калдылар. 14 нче мартта мехчыларның Культура сараенда иҗат яшьләре кичәсе үткәрелде. Кичәдә яшь язучылардан Б. Камалов, Г. Мөхәммәтшин, В. Мөнасыйпов, М. Ла- тыйфуллин, Р. Гәрәй, Н. Хисамов, Э. Гыйр- фанова, Г. Зәйнашева һ. б. иптәшләр үзләренең шигырь, хикәяләрен укыдылар. Тамашачылар Казан дәүләт консерваториясе студентларының чыгышларын яратып каршыладылар. Яшь композиторлар И. Хисамов, М. Яруллин яңа әсәрләрен башкардылар. 9 нчы мартта Әгерҗе районының Ялкын исемендәге клубында Культура университетының чираттагы дәресе булды. Шагыйрь Гали Хуҗиев тыңлаучыларны татар совет әдәбиятының бурычлары белән таныштырды. Гали Хуҗиев, Абдулла Әхмәт һәм Илдар Юзиев үзләренең яңа шигырь һәм хикәяләрен укыдылар, сорауларга җаваплар бирделәр. Соңыннан «Татарстанның сәнгате» дигән кинофильм булды. Г. Хуҗиев һәм И. Юзиев ИжБубый авылында укучылар белән очраштылар. Район советы каршында оештырылган әдәби түгәрәкнең утырышында яшь авторларның әсәрләре тикшерелде. Гали Хуҗиев һәм Илдар Юзиев авторларның әсәрләрен тикшерделәр, уңай һәм кимчелекле якларын әйттеләр. Язучы А. Расих 17 нче марттан 22 нче мартка кадәр Мөслим районында булды. Ул Вахитов исемендәге колхоз клубында колхозчылар белән, район үзәгендә педагогик укуга җыелган укытучылар белән, Мөслим урта мәктәбендә укучылар белән очрашулар үткәрде. 15 нче мартта шагыйрь М. Хөсәен Минзәләдә оештырылган Культура университеты тыңлаучылары алдында «Хәзерге чорда татар әдәбияты» дигән темага лекция укыды. Икенче көнне ул педучилище укучылары белән очрашты. ИҖАТ СЕКЦИЯЛӘРЕНДӘ 2 нче мартта драматурглар секциясенең чираттагы утырышында Эмма Шамильнең «Хыяллар эзеннән» исемле 3 пәрдәлек драмасы укып тикшерелде.. Секциядә катнашкан Г. Зәйнашева, Ә. Камал, Ш. Зәйни, Җ. Әмин һәм филология фәннәре кандидаты Баян Гыйззәт иптәшләр әсәрнең кирәкле темага язылуын, авторның шактый уңышка ирешүен сөйләделәр. Тикшерү дәвамында авторга эшлекле киңәшләр һәм тәкъдимнәр дә әйтелде. Шул ук 2 нче мартта җыелган балалар әдәбияты секциясе язучы Гариф Гобәйнең «Ләйсән яңгыр» исемле повестын тикшерде. Бала тәрбиясе кебек мөһим бер темага багышланган бу кызыклы повесть шактый бәхәсләр кузгатты. Тикшерүдә катнашкан С. Әдһәмова, Л. Ихсанова, Г. Әп- сәләмов, А. Әхмәт, Г. Бакир, Ә. Закирова һ. б. иптәшләр әсәрнең уңышлы язылган икәнлеген әйттеләр. Язучыга әсәрне тагын бер мәртәбә карап чыгарга, тел өстендә бераз эшләргә дигән тәкъдимнәр ясалды. 7—9 нчы мартларда прозаиклар секциясе утырышларында карт язучы һәм журнал 157 лист Исмәгыйл Рәминең «Бар Казанда бер мәйдан» исемле кулъязмасы укып тикшерелде. Казан шәһәренең тарихына анда яшәгән тарихи шәхесләргә багышланган, бик күп конкрет материалларга нигезләнеп язылган истәлекләр секциядә катнашучыларга бик ошады. Чыгыш ясаган иптәшләр Исмәгыйл Рәминең бик кирәкле һәм мактаулы эшкә керешүен, максатын җиренә җиткерү өчен авторга I ярдәм кирәклеген әйттеләр. Кулъязма буенча Н. Исәнбәт, Г. Әпсәләмов, Ф. Хөсни, Ш. Зәйни, И. Гыйльфанов, А. Расих иптәшләр чыгыш ясады. 11 нче мартта шагыйрьләр секциясенең чираттагы утырышында нефтьчеләргә багышланган жыр текстларын укып тикшерү ■булды. С. Хәкимнең «Кунак кызлар җыры», Ш. Маннурның «Бораулаучылар җыры», X. Туфанның «Безнең җаный төзүче», «Әлмәт җырлары», «Зәй буенда» «Нефтяниккә әйтик әле», И. Юзиевнең «Сәлам-җыр җитсен», Г. Латыйпның «Килсәң, китәсең килмәс», М. Мазуновның «Безнең шәһәр», К. Төхфәтуллинның «Татарстан — нефть җире» исемле җыр текстлары тикшерелде. Фикер алышуларда катнашкан Н. Арсланов, Ә. Исхак, С. Хәким, Ш. Маннур, 3. Мансур, Ә. Давыдов һ. б. иптәшләр җыр текстларындагы уңышларны күрсәтү белән рәттән авторларга күп кенә файдалы киңәшләр дә әйттеләр. 22 нче мартта тәнкыйтьчеләр секциясенең отчет-сайлау җыелышы булды. Секция бюросының бер еллык эше турында бюро председателе Гали Халит сөйләде. Секция утырышларында төрле характердагы докладлар тыңланган. Тәнкыйтьчеләр башка иҗат секциясе эшләренә катнашканнар. Күп кенә мәкаләләр, рецензияләр язганнар.Г. Халит тәнкыйтьчеләр эшендәге кимчелекләргә дә тукталып үтте. Тәнкыйтьчеләрнең матбугатта һәм секция эшендә пассив катнашуларын әйтте. Фикер алышуларда катнашкан Г. Кашшаф әдәби тәнкыйтьнең язучыларга бәя бирүдә кыюсызлыгын тәнкыйтьләп, тәнкыйтьчеләр белән язучылар арасындагы дуслыкны көчәйтергә чакырды. X. Хисмә- туллин фикер алышу рухындагы материалларны матбугатта урынлаштырырга иде, әдәбият тарихына кагылышлы материалларга игътибарны көчәйтергә иде дигән теләк белдерде. Иске мирасны өйрәнү, тәнкыйть өлкәсендәге традицияләрне файдалану һәм үстерү турында И. Рәми чыгыш ясады. А. Шамов секция бюросының оештыру эшләрендәге кыюсызлыгы, тәнкыйтьчеләрнең тормыштан читләшеп яшәүләре, активлыкны көчәйтү кирәклеге турында сөйләде. Тәнкыйтьчеләр секциясенең яңа бюросына И. Нуруллин (председатель), Н. Гыйззә- туллин, Н. Юзиев иптәшләр сайланды. ӘДӘБИЯТ ТҮГӘРӘКЛӘРЕНДӘ М и н з ә л ә. Г. Тукай исемендәге район китапханәсе каршында күп еллардан бирле әдәбият түгәрәге эшләп килә. Күптән түгел түгәрәк членнары Р. Шәйхетдинов, Д. Спраев, X. Басыйров һ. б. иптәшләр Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы укучылары белән очраштылар. Түгәрәк җитәкчесе Д. Сираев түгәрәкнең эше белән таныштырды. Яшь авторлар үзләренең яңа әсәрләрен укыдылар. Очрашу бик күңелле үтте. Бондюг. 3 нче мартта «Октябрь байрагы» газеты редакциясе каршында яңа оештырылган әдәбият-иҗат түгәрәгенең утырышы булды. Утырышта шагыйрь Рәшит Гәрәй катнашты. Түгәрәкнең җитәкчесе итеп яшь шагыйрь Егор Уткин сайланды. Түгәрәк членнары Бәзәкә авыл клубында һәм Бондюгтагы 2 нче номерлы татар урта мәктәбендә очрашу үткәрделәр. УКУЧЫЛАР КОНФЕРЕНЦИЯСЕ Ютазы районы Бәйрәкә авылы клубында «Совет әдәбияты» журналын укучылар конференциясе үткәрелде. Конференциядә 170 кеше катнашты. Редакция эшчесе М. Хәмитов үзенең кереш сүзендә журналның эш планы белән таныштырды. Шуңа бәйләнештә татар совет язучылары- ның нинди әсәрләр өстендә эшләвен сөйләде. Чыгып сөйләүчеләрдән сельпо бухгалтеры А. Мостафина үзенең журналны яратып укуын, журнал битләрендә публицистик мәкаләләр, авыл сәхнәләре өчен пьесалар һәм эстрада материалларын күрергә теләвен әйтте. Укытучы Г. Мусина, колхозчы И. Хамматов, китапханә эшчесе Хәсәнова иптәшләр журнал битләрендә рәсемнәр дә урнаштырылсын, бер пәрдәлек пьесалар күбрәк басылсын, публицистика бүлеге киңрәк булсын дигән теләкләр белдерделәр. Чыгыш ясаучы К. Рәхим иптәш журналны тарату эшенең торышын тәнкыйтьләде. «Нинди зур районга 52 генә 158 данә журнал алдыру җаваплы иптәшләрнең йөзен кызартырга тиеш» диде ул. Башкортстан АССР, Мишкә районы, Бабай авылы җидееллык мәктәбендә укучылар шушы ук мәктәптә тәрбияләнгән Гаян Әмировның «Борынгы Смоленск юлында» исемле очеркы буенча укучылар конференциясе үткәрделәр. Конференция укучыларда зур кызыксыну тудырды. ТАТАР ЯЗУЧЫСЫНЫҢ РОМАНЫ КАЗАКЪ ТЕЛЕНДӘ Безнең илебез халыклары үзара дус яшәп, берберсенең тормышы, культурасы белән даими танышып торалар. Бу дуслык әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә аеруча ачык чагыла. Бер телдә басылып чыккан әдәби әсәрләр башка телләргә дә тәрҗемә ителеп, СССР халыкларының гомуми байлыгына әверелә. Әле кайчан гына без казакъ язучысы Мохтар Ауэзовның «Абай» романын Сәрвәр Әдһәмова тәрҗемәсендә укыган идек. Менә хәзер Ка- загыстан дәүләт әдәбият нәшрияты Фатих Хөснинең «Җәяүле кеше сукмагы» романын казакъ телендә басып чыгарды. Романны татарчадан казакъчага Бари Мәҗитов тәрҗемә иткән. Редакторлары К. Жумагалиев һәм А. Казтаев. Художник Б. Ненахов бу китапка матур гына итеп тышлык ясаган. Китап 6 мең тираж белән чыккан. Хәзер казакъ дуслар Габдрахман Әпсәләмовның «Сүнмәс утлар» романын үз телләрендә басып чыгарырга хәзерләнәләр. ПОЭЗИЯ КИЧӘСЕ Күптән түгел Тукай районы Бәдрн Жиһаншин исемендәге район культура йортында татар поэзиясенә багышланган кичә үткәрелде. Кичә яшь журналист Ш. Шәкүровның татар поэзиясенең үсеш тарихына кыскача күзәтүе белән башланып китте. Габдулла Тукай иҗаты турында Олы Әтнә урта мәктәбе татар әдәбияты укытучысы Рәхимә Галимҗанова, Һади Такташ иҗаты турында Олы Әтнә урта мәктәбенең татар әдәбияты укытучысы А. Искәндәро- ва, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты патриотшагыйрь Муса Җәлил» иҗаты турында Мәскәү дәүләт китапханә институты студенты М. Нуриәхметов чыгыш ясадылар. Ахырдан Г. Тукай, һ. Такташ. М. Җәлил шигырьләре укылды һәм аларнын , сүзләренә язылган җырлар башкарылды. Нәфис сүз остасы Г. Мәрдәнов, үзешчән җырчылардан Г. Мәгъсүмов, И. Хисамов, Җ. Хәйруллина башкарган номерлар тамашачылар тарафыннан җылы кабул ителде. ДРАМАТУРГЛАР СЕМИНАРЫ Татар драматургиясенең бүгенге торышы безне канәгатьләндерәме? Хәзерге заман тамашачысы театрда нәрсә күрергә тели? Драматургиягә килүче яшь көчләрнең беренче әсәрләренең уңай һәм җитешсез яклары нәрсәдә? Бөтен Россия театр җәмгыяте Татарстан бүлегенең Язучылар Союзы белән берлектә оештырылган драматурглар семинарында шул сорауларга да җавап бирелде. 14 нче марттан 19 нчы мартка кадәр булган бу җитди сөйләшүләрдә Казан, Чистай, Бөгелмә шәһәрләрендә яшәүче драматурглар катнашты. Семинар утырышларында Я. Липковичның «Түбәдә генә яткан күк», И. Нуруллинның «Азат Байчурин», И. Инг- варның «Кешеләр, мин сезгә барам». П. Кустовскаяның «Ромашкалар», А. Гый- ләҗевнең «Җиз кыңгырау», А. Шикинаның «Яшь, әмма таныш буын», Т. Янның «Кайда син, Светлана?», Ш. Зәйнинең «Юкә> чәчәк атканда», Н. Рамазановның «Эзләнүләр» исемле пьесалары тикшерелде. А. Гыйләҗевнең «Җиз кыңгырау» драмасы һәм Т. Янның «Кайда син, Светлана?» исемле комедиясе семинарда югары бәя алды. Алар Мәскәүдә уздырылачак семинарда тикшерелүгә тәкъдим ителде. Семинар дәресләрен ЛАәскәүдән килгән Вахтангов исемендәге театр режиссеры, Сталин премиясе лауреаты А. М. Габович, театр белгече В. Б. Блок һәм Мәскәү драматурглары Д. А. Щеглов, Г. М. Никитин, А. А. Самсония алып барды. Семинарга катнашучылар рус драма театрында А. П. Чеховның «Чия бакчасы», Татар дәүләт академия театрында Р. Ишморатның «Серле моң» спектакльләрен карадылар. ФАТИХ КӘРИМОВНЫҢ ТУУЫНА 90 ЕЛ Әдип, журналист һәм педагог Фатих Кәрими (Фатих Гыйльман улы Кәримов) хә- . зерге Татарстан республикасы Әлмәт районы Миңлебай авылында, 1870 елның 30 (18) мартында туган. Гыйльман Кәримов, ачык фикерле кешеләрдән булып, балаларын укытуга зур әһәмият биргән. Аның ике улы — Оренбург реальное училищесен тәмамлагач, берсе Казан университетының юридик факультетын, икенчесе Мәскәү коммерческий институтын бетергән. Фатих исә элек Чистай мәдрәсәсендә укып, аннан Истамбул мәктәбен тәмамлаган. Чистайда чакта ике класс (5 еллык) рус мәктәбеннән имтихан биргән. Истамбулда чакта француз, төрек һәм грек телләрен өйрәнгән. 1896—98 елларда Фатих Кәрими Кырымда Дерәгой авылында ике ел балалар укыткан. 1898 елның җәендә, Шакир Рәмиев белән бергә, өч ай Европада (Германия, Бельгия, Франция, Италия, Австро-Венгрия, Сербия, Болгария, Төркия илләрендә) сәяхәт иткән. 1900 елда 4 ай чамасы Петербургта торып, типография эшләренә өйрәнгән. 1901 елда Кәримовлар гаиләсе Оренбургка күчеп килә һәм татарча китаплар басу өчен типография оештыру эшенә керешә. 1906 елда Оренбургта «Вакыт» газеты, 1908 елда «Шура» журналы чыгарыла башлый. 1906 елдан алып, 1917 елның 19 сентябренә чаклы Ф. Кәрими «Вакыт»ның редакторы була. Октябрь революциясенең беренче елларында ул Оренбургта вакытлы матбугатта катнаша, большевистик «Юл» газетының редколлегия члены була, татар, башкорт, казакъ мәктәпләре өчен укытучылар хәзерләү курсларында, Оренбург педагогия институтында укыта. 1925 елдан башлап Мәскәү картография трестында эшли, төрле әсәрләр тәрҗемә итә, 1928 елда «Яңалиф нәшриятында чыккан «Дәрдсмәнд әсәрләре исемле җыентыкны төзешүдә катнаша, 1936, 37 елларда Мәскәү Көнчыгышны өйрәнү институтында төрек теле укыта. Фатих Кәрими күп санлы мәкаләләрен, әдәби әсәрләрен татар тормышындагы наданлыкны, урта гасырчылыкны җимерү, халык арасында аң-белем, мәгърифәт тарату чарасы итеп карады. «Җиһангир мәхдүм» исемле хикәясендә (1900) шул чордагы мәктәп һәм укыту тәртипләренең реаль картиналарын сурәтләде. «Шәкерт белән студент» хикәясендә (1903) Көнчыгышны өйрәнү институты студенты белән мәдрәсә хәлфәләрен очраштыру аркылы уку-укыту системасын юлга салуның нинди зур .әһәмияткә ия икәнен күрсәтте. Гади умартачы Салих бабай аркылы Эмиль Золя һәм Александр Дюма әсәрләрен укырга киңәш бирде. Кешенең кешелеге нәсел белән түгел, бәлки эшчәнлек белән билгеләнә икәнен күрсәтү өчен, мирза (дворян) кызы Фатыйманы, атаанасының теләгенә каршы килеп, гади бакчачыга кияүгә чыга итеп күрсәтте. «Европа сәяхәтнамәсе» исемле әсәрендә (1902) экономикада һәм культурада алга киткән илләрнең тормышын күрсәтү аркылы үз халкын шулардай үрнәк алырга өндәде. Җир йөзендәге бик күп төрле милләтләрнең тормыш, көнкүрешләрен тасвир иткән вак-вак брошюралар язып бастырды. Фатих Кәриминең иҗат эшчәнлеге каршылыклы, татар халкы турындагы кайгыртучанлыгы либераль мәгърифәтчелек белән чикләнгән иде. Шуңа күрә бу кимчелеге үз чорында ук Г. Тукай, Ф. Әмирхан һ. б. тарафыннан каты тәнкыйтькә очрады. X. Хисмәтуллик