АУЧЫ МӘРГӘН БЕЛӘН БОЛАН КЫЗ ӘКИЯТ
1
БОЛАН КЫЗ
ирын-борын заманда Болгар дигән илдә аучылар ыруында Азат Мәргән
дигән бер аучы яши иде. Йөрәге юлбарысныкыдай кыю, күзләре
лачынныкыдай үткен, аяклары боланныкыдай йөгерек иде аның; тоткан
җирдән сындыра, баскан җирдән ут чыгара иде ул. Аучылар ыруы башка
ырулар алдында үзенең Азат Мәргәне белән горурланды, егетләр аның кебек
булырга тырыштылар, кызлар аңа атап җырлар чыгардылар. Менә нинди пде
аучы Азат Мәргән!
Көннәрдән бер көн Мәргән, сукмаксыз җирдән сукмак ясап, бер кыядан
икенче кыяга сикереп, тауга менеп китте. Шул вакыт ул ерак түгел генә бер
кыя өстендә басып торучы бик матур бер боланны күрде. Мондый матур
боланны Азат Мәргән гомерендә беренче тапкыр күрә иде. Аның матурлыгы
белән сокланып ул хәтта үзенең аучы икәнен дә онытты. Исенә килеп,
иңсәсендәге җәя белән угына үрелгәнче — болан бер тенә сикерде дә, кыя
артына төшеп, юк булды.
— Юкка куркыттым мин моны, — дип уйлады Мәргән, ук белән җәясен
бер куак төбенә яшерде дә, үзе әле генә болан басып торган кыяга үрмәләп
менеп китте. Кыяга менеп басты бу, тирә-якка каранды, әмма болан
күренмәде... Күренмәсме дип бер сәгать торды, ике сәгать торды, күп сәгать
торды, кояш кичкә авыша башлады, Мәргәннең лачын күзе еракта очып йөри
торган кыр үрдәкләреннән, тау астында чабып йөри торган кыр кәҗәләреннән
башка берни дә күрмәде. Ул борылып, таудан төште дә, әлеге куак төбеннән
җәя белән угын алып, бер киек тә ауларга теләмичә, өенә кайтып китте.
Икенче көнне ул тагын әлеге кыя янына килде. Бу юлы ул җәя белән
укларын өендә калдырды. Кыя алдындагы бер куаклык артына яшеренеп,
боланны көтә башлады. Бер сәгать көтте, ике сәгать көтте, күп сәгатьләр көтте,
кояш кичкә авыша башлады, болан кыя өстенә килмәде. Азат Мәргән
күңелсезләнеп өенә кайтырга борылды һәм, тау сыртын1 Язучының иң соңгы әсәре. Ред.
Б