ЯШЕЛ ТАУЛАР СУЛЫШЫ
Ә нә ул Люйшаньдао — Яшел таулар утравы... Аның ярларына якынлашкан саен, мондагы табигатьнең үзенә генә хас гүзәллегенә ныграк сокланасың... Киң бухтада балыкчы көймәләре дулкыннар өстендә акрын гына чайкала. Ә алардан арырак, диңгез эчендә, җилкәнле судноларның озынозын мачталары күренә. Бухта артында тигез квадратларга бүленгән тоз промыселлары җәелеп ята. Көнчыгыштан көнбатышка дамба сузыла. Аның ике ягына, горур сакчыларсыман, төз топольләр тезелгән. Дамбадан арырак яшел кукуруз басулары һәм дөге плантацияләре җәелеп киткән. ...Бервакыт күксел кыя ташлар арасында диңгез дулкыннарына карап утырганда, мин иртәнге томан аша утрауга якынлашып килүче җилкәнле көймәләр күрдем. Яр буена, көймәләрне каршы алырга, бөтен утрау халкы җыелган иде. Мин дә, кешеләр төркеменә кушылып, көймәләрне көтә башладым. Кәрван бухтага килеп җиткәч, көймәләрнең берсеннән урта буйлы, җитез хәрәкәтле илле яшьләрдәге бер кеше ярга сикереп төште дә, җыелган халыкны сәламләп, уң кулын күтәрде. Аны яше-карты сырып алды. — Нихәл, председатель Лин!—диде ак сакаллы бер карт, аның кулбашына сугып.—Хэцзоши XIV XV баеп кайттымы? — Ничек әйтергә сиңа, Лао Пэн? Байлык ул кадәр зур түгел. Шулай да, яңага җитәрлек кукуруз алып кайттык. Бераз дөге дә бар... — Ай-Һай!.. Дөге бирделәр дип ялганламыйсыңмы, Лао Лин?.. Сиксән яшькә җитеп киләм, әмма бер генә хөкүмәтнең дә Люйшаньдао халкына дөге биргәнен хәтерләмим... — Халык хөкүмәте бирә ул, бабай,— диде аңа яшь кенә бер егет, капчык күтәреп үтеп барышлый. Ләкин Пэн карт Дуибэй2 җитәкчеләренең утрау халкына бушлай кукуруз һәм дөге бирүенә һаман ышанып җитмәде булса кирәк. Ул кооператив председателе Лин Сян-тян артыннан калмыйча, аңа тагын эндәште: — Син, Лин Сян-тян улым, миңа ачык итеп аңлатып бир инде: димәк, карчыгым белән миңа да ашлык тиячәк?.. — Әйе, бабай, сиңа беренче чиратта, менә дигән арбага менә дигән ат җигеп илтербез... — Көлеп әйтмисеңме, Лао Лин, ә? — Дөресен әйтәм, Лао Пэн бабай. 1 Хэцзоши — кооператив. XV Дуибэй — Кытайның Төньяк-Көнчыгышы. 72 Ә 73 —- Ай, рәхмәт төшкере үзеңә!.. Безгә дөгедә бирерсезме икән, улым? — Бирәбез, бабай, бирәбез... Бар, кайтып карчыгыңны да шатландыр. Карт, Лин Сян-тянның сүзләренә тәмам ышанды. Ләкин ул өенә түгел, көймәләрдән бушатылган капчыклар янына китте. Кооператив членнары капчыкларны бушаткан арада мин председатель белән таныштым. Аның кояшта янган, тозлы җилләрдән яргаланган җыерчыклы йөзе, кан тамырлары беленеп торган зур куллары, бөкрәя төшкән аркасы үз гомерендә ачысын-төчесен татыган кеше икәнлеген әйтеп тора иде. Без бухтадан авылга Лин Сян-тян белән бергә киттек. Өзлексез яуган яңгыр суларыннан ермакланган тар юлдан атлаганда, Лин Сян-тяп кинәт уңга, кукуруз басуына таба борылды. Ул сакланып кына, яшел үсентеләрне зарарламаска тырышып, бер уч туфрак а пды. — Утыз биш ел инде җир сөрәм, — диде председатель, — әмма җирнең серенә төшенеп бетмәдем әле. Безнең Люйшаньдао туфрагын гына алыйк. Кытайда мондый туфракны бик сирәк очратасың. Бездә, кукуруз белән дөгедән тыш, мамык, җир чикләвеге, бодай, бәрәңге, җиләк- җимеш үстерергә мөмкин. Ул гынамы соң! Җирдән елына ике тапкыр уңыш алырга була. Ә бит крестьян әлегә кадәр бу мөмкинлекләрнең берсен дә файдалана алмады. Быелга кадәр туйганчы кукуруз боткасы да ашаганыбыз булмады. Ә дөге турында әйтәсе дә юк... Лин Сян-тяп авыр сулап куйды. Ул, нәрсәдер хәтерләгәндәй, кинәт туктады да юл читендәге калкулыкка барып утырды. — Ял итеп алыйк азрак, утыр әйдә,— диде ул, миңа урын күрсәтеп. — Дөге дигәннән, моннан биш ел элек, гоминдан этләре утрауда чакта булган бер вакыйга исемә төште... — Япон сяобицзылары 1 Люйшаньдаодан качкач та, халык өстсиә яңа бәла килеп төште. Төннәрнең берсендә утрауга гоминдан отряды килде. Японнар белән бергә качып киткән староста Хань Да-пиида Чап Кай-ши солдатларына ияреп кайтты. Комендант аңа утраудагы тоз промыселларын бүләк итеп бирде. Хань—бик сирәк очрый торган ерткычларның берсе иде. Усаллыгы ягыннан да, алдакчылыгы белән дә бөтен тирә-як утрауларда танылды ул. Гоминдан старостасы Хань Да-пин японнардан да катырак «тәртип» урнаштырды: эшкә яраклы һәрбер кеше гоминдан «дәүләте» файдасына атнага ике көн тоз промыселында эшләргә тиеш. Ә моның өчен Хань диңгездә балык тотарга рөхсәт бирә... Бервакыт ул Бицзыводан 16 17 бер малай алып кайтты. Кушаматымы, исеме шулай булгандырмы, аны Эрцзы18 дип атыйлар иде. Аңа унбиш яшьтән ары булмагандыр. Ләкин буе бәләкәй булса да, күрер күзгә таза, киң күкрәкле, тулы гына малай иде ул. Тик аның йөзендә яшенә хас булмаган ниндидер җитдилек, ниндидер кайгы билгеләре чагыла иде... Кайда туган, ата-анасы кем, боларны беркем дә белми иде. Хәер, ул чакта бу турыда сорашып торырга вакыт та, теләк тә булмагандыр инде. Кулилар иртә таңнан караңгы төнгә кадәр билләрен бөгәләр иде бит... Төнлә инде, үзләренең караңгы, тынчу землянкаларына кайтып, кукуруз көлчәсе белән кипкән балык ашыйлар һәм салкын су эчәләр дә, салкын канга 19 йокларга яталар... 16Сяобпцзы — Кытайда японнарга бирелгән кушамат, бәләкәй борын, дигән сүз. 17Б н ц з ы в о — Төньяк-Көнчыгыш Кытайдагы шәһәр. 18Эрцзы — бәләкәй малай дигән сүз. 19К а н — кирпечтән эшләнгән сәке. 74 Беркөнне, эш бетәр алдыннан, кулилардан берәү — бик хәлсез һәм ябык егет А Бо-цзы кинәт авырып китте. Авыр эштән Һәм ачлыктан ахрысы: һич көтмәгәндә, эшләгән урынында пычрак суга егылды. Эрцзы моны күргәч тә, йөгереп барды да, иптәшен судан күтәреп чыгарды. А Бо-цзыны якындагы шалашка илтеп, саламга яткырды. Доктор- фәлән юк инде, кайдан чакыртасың аны? А Бо-ңзы көч-хәл белән генә: — Дөге... Дөге боткасы ашыйсым килә...—дип иреннәрен кыймылдатты. Эрцзы иптәше яныннан караңгы төшкәнче китмәде. Эштән туктарга булгач, ул А Бо-ңзыны землянкага кайтарып яткырган да үзе диңгез буена киткән. Шул китүдән малай кайта да алмады... — Ничек кайта алмады? — Ә менә ничек. Ул чакта Халык-азатлык армиясе Гуандун ярымутравын азат иткән иде инде. Халык арасында шундый хәбәр таралды: Гуандунда кукуруз да, дөге дә күп, имеш, Люйшаньдаодан берничә балыкчы җилкәнле көймәдә диңгез аша 80 ли 1 үтеп, дөге алып кайткан, имеш... Әнә шул хәбәрне Эрцзы да ишеткән, күрәсең. Иптәшен йокларга яткыргач, ул, гоминдан патрульләреннән яшере- нәяшеренә, Хомягоу бухтасына төшеп киткән. Җилкәнле көймәләрнең берсенә утырган да Шаньдунга китеп тә барган. — Барып җитә алганмы соң? Җиткән. Халык армиясе солдатлары аңа дөге дә биргәннәр. Тик икенче көнне, утрауга кайтырга чыккач, диңгездә бик көчле давыл күтәрелгән һәм Люйшаньдаога килеп җитәргә биш-алты ли чамасы калгач, Эрцзының көймәсе диңгез уртасындагы ялгыз кыяга барып бәрелгән. Эрцзының гәүдәсен балыкчылар бер атна үткәч кенә таптылар. Ул унунбиш кадак дөге салынган капчыгын кулыннан ычкындырмыйча үлгән. Ә А Бо-цзы, иптәше диңгезгә чыгып киткән төнне үк, дөньядан үтте... — Ай-я, кэляобудэ 20 21 , — диде ахырда Лин Сян-тян.— Ул заманны искә төшерсәң, чәчләрең үрә тора... ...Без калкулыктан торып киткәндә кояш батып килә иде инде. Лин Сянтян, учындагы туфракны яңадан кукуруз үсентесе төбенә салды да, үз-үзе белән сөйләшкәндәй, әйтеп куйды: — Ата-бабаларыбызның, балаларыбызның күпме каны, күпме тире һәм күз яшьләре түгелгән бу җиргә!.. Юк, минем өчен Люйшаньдао җиренең бер бөртек туфрагы мең пот алтыннан да кадерлерәк. Менә кооператив төзедек. Аңа хәзергә егерме биш хуҗалык керде. Безнең кооператив яңа туган бала кебек кенә әле: «штаны» да, «күлмәге» дә юк... Шулай да киләсе язга мамык, хуашэн 22 һәм бәрәңге утыртырга уйлыйбыз. Дәүләт тә нык ярдәм итә. Менә өяздән бер трактор бирергә вәгъдә иттеләр. Күрәсез, крестьяннар үзара кооператив беләи нык кызыксыналар. Нигә кызыксынмасыннар соң? Үзең уйлап кара: халык власте крестьяннарга җир алып бирде. Ләкин аны сөялләнгән ике кул белән генә эшкәртеп булмый бит әле. Ярлыларның аты да. ишәге дә, үгезе дә юк. Атсыз кеше атлы күршесенә бара. Ә тегесе атын яки үгезен биреп торса, күршесеннән хак алырга тырыша. Димәк, атсыз крестьян хәллерәк күршесенә бурычлы булып кала, яңадан кулак кабаласына эләгергә мәҗбүр була... Ләкин хәзер игенчеләр акны карадан, уңны сулдан бик яхшы аера 20Л н — 0,5 километр. 21 Кэляобудэ — шайтан алгыры. 22 Хуашэн — җир чикләвеге. i башладылар. Шуңа күрә утрау халкының күбесе иртәгә үк җыелыш а үткәреп, кооперативка кабул итүне сорый да... 1 :?• • Без Лин Сяи-тяиның кызыл балчык белән сыланган бәләкәй фанзасына килеп җиткәндә караңгы төшкән иде инде. Ишек алдында чал чәчле карчык күренде. — Әни,—диде Лин Сян-тян акрын гына.— Хәзер мине тирги башлар инде. Көт тә тор... Карчык, чыннан да, озак көттермәде: — Хэцзоши, хэцзоши, дип тиздән җаныңны күккә очырасың бит инде. Бу ни эш, ә!.. Ашавың юк, эчүең юк, өстеңдәге халатыңа кара!.. Ай-я!— Карчык елап ук җибәрде. — Тынычлан, әни, тынычлан... Эш белән йөрим бит.— Лин Сян-тян кесәсеннән ике алма чыгарды. — Менә үзеңә Цзиньсяннан 23 күчтәнәч алып кайттым. Карчык күз яшьләрен итәк очына сөртте. Бераз вакыт сүзсез торганнан соң, яңадан улын тиргәргә тотынды. — Уйлап кара, балакаем! Гомереңдә һич кенә дә рәхәт күрмәдең бит... Яшьлегеңне батраклыкта үткәрдең, хәзер инде хэцзоши дип янасың. Кайда соң ул хэцзошиның рәхәте, ә? Әллә сиңа хатын алырлык акча бирәме, әллә яңа халат сатып алырсыңмы? Юк, булмас, улым!.. — Әни карчык революцияне аңламый әле,—диде миңа Лин Сян-тян. анасы бераз тынычлангач.—Әлбәттә, карчыкның бер үзенә бик авыр... Гомере буена килен ал, килен ал, диде, ләкин җитмеш биш яшькә җиткәч тә киленсез әле. Карчык, балчык чүлмәккә салып, кукуруз боткасы китерде. Улы ботканы бик тәмләп ашый башлагач кына, анасының тирән җыерчыклар белән капланган йөзендә елмаю билгеләре күренеп калды... Икенче көнне Лин Сян-тян мине яңа ак йортка, кооператив клубына, алып килде. Яхшы таштан салынган бу зур бинада иркен зал. китапханә бүлмәсе, хәтта аналары белән килгән бәләкәй балалар өчен махсус бүлмә дә бар иде. — Менә,— диде председатель, — Люйшаньдаодагы яңа тормышның иркен сулышында иң зур яңалыкларның берсе шушы инде. Хәзер без үз артистларыбызиың опера постановкаларын да тыңлый алабыз. Шәһәргә барып йөрисе юк... Яңа тормыш! Авыр язмышка дучар ителгән батраклар, көннәрен һәм төннәрен диңгез дулкыннары арасында үткәргән балыкчылар, иртә таңнан караңгы төнгә кадәр әче тирләрен түккән кулилар менә шушы яңа тормыш турында гасырлар буе хыялланган бит... Люйшаньдао белән соңгы тапкыр саубуллашып, җилкәнле көймәдә диңгезгә чыкканда мин дустым Лин Сян-тян әйткән сүзләрне хәтерләдем. Әйе, иркен сулыш алган Яшел таулар утравының изге туфрагында могҗизалар тудырырга мөмкин. Күп тә үтмәс, Люйшаньдао кешеләренең хезмәте һәм таланты Сары диңгез уртасындагы туган җирләрен бакча шикелле гүзәл итәр.