Поэзия
ЗӘЙНӘП БИИШЕВА (Башкортстан) АКСАКАЛ Нәкый Исәнбәткә ырларыңда йөрүзән ярсулыгы. Уйларыңда Урал колачы. Иҗат юлларыңда тынмый балкый Туган җирнең якты кояшы. Илһам алып Тукай, Салаваттан, Халкың өчен янып җырладың. Кырык бнш ел буе дәрт уятып, Сафка басып барды җырларың. Син данладың Бөек Туган илне, Мәхәббәтне, бәхет, шатлыкны; Син данладың җиһаннарны гизгән, Җирдә мәңге үлмәс хаклыкны. Шуңа исемең, иҗат күгең бизәп, Сүнмәс йолдыз булып кабынды. Хезмәтләрең халкың йөрәгенә Зур әманәт итеп салынды. Илле яшьтә ил агасы идең, Син аксакал булдың алтмышта, йөрүзәннән Кабан күленәчә Ява бүген сиңа алкышлар. Ә алтмыш яшь ул бит ир кешенең Сикереп атка менәр чаклары. Җилсен, әйдә, җилсен иҗат атың! — Шуны тели туган якларың. САГЫНУ И әле. Мин текә юл буйлап Әкрен генә тауга үрлимен. Тукта, димен, кыялардан карап, Кавказ матурлыгын күрием. Көн искиткеч тыныч. Яфракларда Ак күбектәй йомшак кар ята. Кырау төшкән бүген тау битенә Тәүге кырау быел бу якта. Менә кояш чыкты. Җир җылынды. Уяндылар җансыз кыялар. Ә агачлар шулчак яфракларын Тамчы итеп җиргә коялар. Кичә генә япь-яшь, яшел булып Көлеп торган чаган, каеннар, Күз ачканчы җәй күлмәген салып, Шыр ялангач булып калдылар. Яфраклары очмый, җилфердәми, . Тып-тып тамып җирне күмделәр. Бер кырауга түзми, карулашмый, Дансыз үлем белән үлделәр. Шушы вакыт өзелеп сагындым мин Кар-буранлы Урал тауларын. Бик күрәсем килде җилдә тузып, Алтын яфракларның шаулавын. Әй, Уралым, җирнең иң асылы, Иң гүзәле ул — син, син икән! Шагыйрь белән батыр йөрәгенә Тиң булыр җир— туган җир икән. 42 ЭНҖЕ МОЭМ 1ШОВА ТОРМЫШ ШУШЫ ТАҢДАЙ КҮҢЕЛЛЕ... У рман буе. Яшел хәтфә болын. Җәйге иртә, Чыклы матур таң. Кошлар сайрый, йомшак җилләр исә, Кояш күтәрелә офыктан. Баш калкыта нәфис гөлчәчәкләр, Иркәләнеп кенә нурларга. Төрле яктан оча күбәләкләр, Чәчәк сайлый-сайлый кунарга. Карап тору шулай таң атканын Нинди рәхәт, нинди күңелле! Тормыш та бит шушы таңдай матур, Капламаса сугыш сөреме. КУАНЫЧЫМ БӘЛЛҮДӘ Шатлыгым син, Күз нурым син, кызчыгым. Бәхетем син, Өметем син, кошчыгым. Бул бәхетле, Бул тәүфыйклы, Гөлгенәм. Рәхәт яшә, Тыныч яшә гел генә. Сугыш дигән Вәхшилекне күрмә син, Күз яшьләрен, Ятимлекне күрмә син. Әлли, бәлли, Бәлли, бәлли бәлли лә... Тормышымның Куанычы бәллүдә.