ЛӘЗЗӘТ ТӘ БИРӘМЕ?
Бу вакыйгага инде байтак вакыт узды. Аннан бирле шуңарга охшашлы байтак кына очрашуларда, әдәби конференцияләрдә катнаштым мин, аз- маз гына яңа тәҗрибә дә өстәлде шикелле. Бәлки, гадәттән тыш бер хәл булмыйча, әледән-әле кабатланып торган хәл булганлыктандыр, сүзне минем нәкъ әнә шуннан башлап китәсем килә. Чаллыда бик зур укучылар конференциясе җыйналган иде. Бу конференциягә Чаллы районының үзеннән генә түгел, шул төбәктәге сигез-тугыз районнан килгәннәр иде. Гади укучылар гына да түгел иде алар, ә бәлки меңләгән укучылар белән эш итүчеләр, аларның әдәби зәвыгын, карашларын тәрбияләргә тиешле кешеләр, укучыларга китапларны тәкъдим итүчеләр, димәк, китапның исен һәм тәмен әллә кайдан сизәргә тиешле иптәшләр — язучыларның якын дуслары — китапханә эшчеләре иде. Дөресен әйткәндә, нинди дә булса аерым бер китап буенча әңгәмә алып бару максаты белән генә түгел, ә бәлки китапханә эшләренә кагыла торган башка берничә төрле оештыру һәм методик мәсьәләләрне дә тикшерү өчен чакырылган бик җитди һәм абруйлы җыелыш иде бу. Татарстан Культура министрлыгының инициативасы нигезендә үткәрелгән бу конференциядә министрлыкның үз вәкиле дә, тикшерүгә куелган романның авторы да, болар- дан башка тагын ике «тере язучы» да катнашты. Әйткәннәрдән күренүенчә, бу конференциядә китап турында җитди һәм әтрафлы әңгәмә булыр, китап теге ягыннан да, бу ягыннан да тикшерелер һәм, идея-эчтәлек якларын тирәнтен ачу белән беррәт- тән, әсәрнең укучыларга эстетик ләззәт бирүе яки бирә алмавы мәсьәләсе дә читтә калмас дип уйланылган иде. Хәлбуки, алай булып чыкмады. Гадәттә үткәрелә торган әдәби конференцияләрдә ничек булса, монда да нәкъ шулай булды. Алдан аерым кешеләргә «син теге ягы турында сөйләрсең», «ә син бу ягы турында» дип темалар өләшенеп куелган булган, алар, мөмкинлекләренә карап, төрлесе төрле яктан килеп әсәрнең эчтәлеген сөйләп чыктылар, уңай һәм тискәре образларны, көз көне эре һәм вак бәрәңгеләрне аерып чүпләгән кебек, якякка аерып куя бардылар, сүз җае чыкканда кайсы образның кайсы катлау вәкиле булганлыгын да әйтүчеләр табылды. Бу кадәресе, әлбәттә, игътибарга лаеклы. Чөнки әсәрнең темасы, тормыш материалы, шулардан үсеп чыга торган идея сөземтәсе, барыннан да элек, әсәрнең эчтәлеге аша ачыла. Шулай ук әдәби образларның уңай һәм тискәре якларын сизгер рәвештә төсмерли белү дә кечкенә эш түгел. Аларны дөрес төсмерли белүдән, шактый зур дәрәҗәдә, әсәрнең укучыга ясый торган иҗтимагый йогынтысы билгеләнә. Уңай характерларның уңай эшләрен күреп, укучы үзенә яңа тәҗрибә туплый, тискәре күренешләрдән сабак ала: «Юк, болай булмаска, болай эшләмәскә кирәк икән!» ди. Б 91 Ләкин чын сәнгать әсәре бик катлаулы организм ул. Анда әлеге «сабак» һәм «уңай тәҗрибә» дигәне өстә генә күбекләнеп ятмый. Шулай ук «уңай» һәм «тискәре» персонажлар дигәннәре дә һәр конкрет әсәрнең үз җирлегендә, үзенчәлекле сәнгать-тормыш материалында үзенчәлекле табигатьләре белән үсеп чыгалар. Әгәр персонажларны аларның үз сәнгать җирлегендә карамыйча, һәрвакыт һәм һәр очрак өчен дә ярый торган, алдан аныклап куелган әзер схема җирлегендә карый башласаң, бик тә кызык хәлләр тууы мөмкин. Әйтик, бу очракта безнең күз алдыбызга мондыйрак бер картина килеп басты: әйтерсең лә, без көзге байлыкта җиләк-җимеш сәүдәсе рәтендә йөрибез. Безнең алдыбызда кәрзин-кәрзин алмалар, тау-тау кавын-карбыз өелеп ята һәм менә шунда инде безнең агайэненең күзләре уйный башлый, ул теге якка да, бу якка да карый, әмма бичара кайсы карбызны сайларга гына белми... Карбызны карбызга бәреп карый, бик белдекле кыяфәт күрсәтеп, карбызны колагына якын китерә, кысып тыңлап маташа (шыгырдап торамы, янәсе!), кабыгының сырларын капшана. Бу бичара акылын башына җыя алмыйча сайланып азапланган арада, безнең докладчыбыз искиткеч бер өлгерлек күрсәтеп һәм шул эштә озак кайнашып кулларын күнектереп бетергән җитез сатучыдай «уңай һәм тискәре» карбызларны һәрберсен үз киштәсенә тезеп чыга. Шуннан соң без барыбыз да бик канәгать калабыз, бары тик алучы гына китә алмыйча бер читтән моңаеп карап тора: сайлавын сайлады ул бер карбызны, ләкин әнә тегендә — киштәдәгесе шәбрәк түгелме икән?.. Тормышның бу китап өчен «кисеп алынган» кисәге күңелне ышандырырлык дөреслек белән тасвирланганмы? Автор бу әсәрендә нинди идея-художество бурычлары куйган һәм аларга ирешүдә нинди әдәби чаралар куллана? Куйган максатына ирешә алганмы? Әллә, максаты бик изге булып та, сәнгатьчә тиешле чаралар таба алмавы нәтиҗәсендә, куйган тырышлыклары коры шартлау булып кына калганмы? Аның образлар системасы ничек һәм бу образларның үзара мөнәсәбәте күңелне канәгатьләндерә торган итеп әдәби дәлилләнгәнме? Кешеләр, аларның кылган эшләре, үзләрен тотышлары, кыюлыклары һәм йомшак яклары, шатлыклары һәм борчулары тормышча дөрес сүрәтләнәме? Әсәрнең композицион төзелеше ничек? Кисәкләр бер-берсенә ятышып, берсе икенчесенә килешеп, бер-берсен тулыландырып торалармы? Әллә урынына утырмаган өрлекләр, матча башлары да калганмы? Ниһаять, әсәрнең теле ничек? Авторның үзенә хас теле, аһәңе, бу телнең үзенчәлекле яңгырашы, музыкасы, исе һәм төсе бармы? Халык теле нигезендәге яңгырашмы бу, әллә аңарга хилаф килә торган, оригинальлек артыннан куып ясалган кыланчык бер җәтмә генәме? Китапның, сәнгать әсәре буларак, яшәеше өчен хәлкылгыч әһәмияте булган менә бу җитди мәсьәләләр яки бөтенләй кузгатылмадылар, яки кузгатылып та өстән-өстән «тырналып» кына узылдылар. Ниһаять, ул конференциядә генә түгел, гомумән бер дә диярлек кузгатылмый торган бик тә әһәмиятле бер мәсьәлә: укучы, әйтик, бу китаптан нинди дә булса яңа эстетик ләззәт таба алдымы? Китап аңарга моңарчы бер җирдә дә һәм бер китаптан да ала алмаган яңа шатлык, чак гына бүлса да яңа бер куаныч китердеме? Кабып карыйлар бит безнең әниләребез ашны. Югыйсә беләләр. Барысы да салынган, барысы да бар, ягъни булырга тиеш. Юк, шулай да табынга чыгарганчы иң элек үзләре татып карыйлар: ләззәте бармы? Салынган бөтен нәрсә өстенә тагын китапта укучыны сокландырырлык, аңарга моңарчы бер «аштан» да ала алмаган тәм-ләззәтне бирерлек, аны чын мәгънәсендә бәхетле итәрлек сәхифәләр, эпизодлар, бүлекләр бармы? Конференциядә әсәр турында 92 докладлар белән чыккан иптәшләр бу якка да игътибар итмәделәр. Әле хәзер дә эчләреннән генә минем белән бәхәсләшәләрдер төсле: «Китапны соклану өчен укыйлармы соң, тиле. Шаяртма син безне. Китапны аны «уңай» һәм «тискәре» персонажлары ничек ятканны тикшерү һәм кайсы персонаж нинди иҗтимагый төркем интересың чагылдырганлыкны әйтеп бирүче ачык һәм туры сызыклы схеманы күз алдына китерү өчен генә укыйлар». Мондый схема белән коралланганда буталырга мөмкин түгел инде. Елның теләсә нинди аенда, тәүлекнең теләсә нинди сәгатендә, хәтта тәмле йокыңны бүлеп төн уртасында җылы урыныңнан торгызып сорасалар да, син барабан суккан кебек ачык итеп әйтеп бирергә тиешсең; Пушкин — дворяннар шагыйре, Тукай — вак буржуа, ә менә Николай Островский — революция елларындагы беренче комсомолларны чагылдыручы. Күрәсез, ничек ансат тора эш. Күптән узган иске хәлләр, иске өрәк, иске карачкы белән куркытырга маташасыз, мондый тар һәм ялган социологизм калыпларына кысып, әдәби фактларны имгәтү заманнары әллә кайчан узды бит инде, дип әйтүчеләр дә булыр. Ул иптәшләр, әлбәттә, хаклылар. Әйе, андый сөрлегү заманнары узды. Моннан элек килгән абзацта берьяклы схемачылыкның «тылсымлы көчен» мин юри куертып сурәтләдем. Үлгән кешеләрнең өрәкләре әле хәзер дә, еш кына хәлләәдә, тере кешеләрнең чабуларыннан килеп тоталар. Менә шушы хикмәтле хакыйкатьне янә бер кат искә төшерү әчеп аңлы рәвештә куерттым мин аны. Яшермик, иптәшләр, әлеге шул әллә кайчан хөкем ителгән ялган социологизмның уты чык- маса, төтене чыккалап куйгалый бит әле. Сүз дә юк, хәзер инде бөек Пушкинга «дворяннар шагыйре» дигәи мөһерне сугарга берәү дә жөрьәт итмәячәк. Без татарлар үзебезнең милли халык шагыйребез Г. Тукайны һәртөрле «кара пичәтләрдән», аның исеме өстендә кылыч уйнатулардан шулай ук тешебез- тырнагыбыз белән саклыйбыз. Хәер, хәзер инде бу изге исемгә хәтта читләтеп кенә дә тап төшерергә маташучы әдәби шарлатаннар чыкмас та. Әмма шулай да әдәбият ҺӘ?А сәнгать фактларын бары тик иҗти- магыйполитик хәлләрнең тонык бер иллюстрациясе итеп кенә карау, әдәби әсәр турында сүз йөрткәндә аның төп спецификасы булган образлылык категориясенә тиешенчә илтифат итмәү, әсәрнең иҗтимагый- политик әһәмиятен әнә шул образлылык сферасында ачмау, барыннан да элек һәм башлыча, әсәрнең темасына һәм күтәрелгән мәсьәләләрнең әһәмиятенә карап кына хөкем йөртү, икенче төрле әйткәндә, әллә кайчан читкә ташланган ялган социологизмның безнең көннәрдә дә исен чыгарып ята торган «кисәү башлары» теге яки бу формада үзләрен сиздергәлиләр әле. Бу — хәтта китапларга бирелә торган кыс- ка-кыска рецензияләрдә дә үзен сиздерә. Әйтик, рецензент иң элек, үзенчә бик намуслы рәвештә, китапның эчтәлегең сөйләп бирә, аннары электән үк коралланган һәм барлык очраклар өчен дә, янәсе имеш, бердәй ярый торган схема буенча уңай һәм тискәре образларны санап, аларны киштәләргә тезеп чыга. Тик соңыннан гына әсәрнең теле һәм композициясе турыңда, кеше ишетмәсен дигәндәй, авыз эченнән генә берничә сүз пышылдап куя. Ялган социологизмның сөреме бигрәк тә әдәбият укытканда үзен сиздерә. Коры эчтәлек сөйләүләр, персонажларны схема буенча теге яки бу төркемгә бүлгәләп чыгулар, әдәби әсәр, не барыннан да элек һәм бары тик теге яки бу иҗтимагый-политик хәлнең иллюстрациясе итеп кенә аңлату, шуны балага әдәбият дип тәкъдим итү мәктәп практикасында әле тулып ята. Мондый хәлләр, бәлки, бүгенге рус совет әдәбияты өчен «гадәттән тыш хәл» булып исәпләнә торгандыр, чөнки анда кадрлары да бүтәнрәк, тәнкыйть фикере дә үткенрәк, саграк. Әмма башка милли әдәбиятларда, шул җөмләдән без- 93 нен татар совет әдәбиятында да, бу яктан тынычланырлык урын һич юк әле. Әгәр, әйтик, безнең китапханә эшчеләребез, мәктәпләрдә әдәбият дәресе алып баручы укытучылары- быз теге яки бу әсәрне тикшергәндә, әдәби конференцияләр вакытында китапның сәнгатьчә сыйфаты турында өстәнөстән генә юыртып узалар икән, әгәр инде китапның нинди яңа тәм-шатлык бирүе турында хәтта авыз ачып сүз әйтергә дә оялалар икән, бу соң әлеге шул үлеп-җирләнгән ялган социологизмның безнең көннәрдә дә сакланып калган бер күренеше түгелмени? «Әдәби кояш»ны чыгаруда китапханәчеләр яки әдәбият дәресе алып баручы укытучылар, әйтик, әдәби тәнкыйтьчеләр кебек, я булмаса әдәбиятны өйрәнүче һәм шул фәннең «кандидаты» яки «докторы» дигән мандатны кесәсенә салган белгечләр шикелле зур рольне уйнамыйлар да, ди. (Җәяләр эчендә генә булса да әйтеп үтик, көне-төне китап һәм укучы белән очрашучы бу кешеләрнең дә рольләре бер дә ким түгел һәм бу мәсьәләдә аларны без һич уратып уза алмыйбыз.) Сүз дә юк, китапны тәмен-ләззәтен белеп укырга өйрәтүдә һәм китаптан, аның идея-иҗтимагый әһәмияте белән беррәттән, укучыга тәм-ләззәт бирерлек сәнгать әсәре булырга тиешлеген дә сорауда, бу мәсьәләне укучылар алдына бөтен җитдилеге белән куюда тәнкыйтьчеләр һәм әдәбият белгечләре, әлбәттә, беренче планда торып, җиңне сызганыбрак эшләргә тиешләр. Чөнки алар моның әһелләре, моны беренче нәүбәттә алардан сорамыйча кемнән сорыйсың. Әмма хәзергә чаклы алар да бу мәсьәләдә бер дә ашыкмыйлар. Әдәби әсәрне төрле яклап, шул җөмләдән аны укучыга тәм-ләззәт бирергә тиешле сәнгать әсәре булу ягыннан да, әтрафлы тикшергән тирән анализлар, ай-һай, бик сирәк күренә. Бердәнбер әдәби калын журналыбыз «Совет әдәбияты» андый җитди мәкаләләрне көтә дә көтә, тик менә көтеп кенә ала алмый. «Китап күзәтү» яки «Яна китаплар» дигән бүлекбашлар астында бирелә торган кыска-кыска рецензияләр югарыда куелган җитди бурычны үтәүдән бик ерак торалар. Аларда бер-береңнең кимчелекләрен күрмәскә тырышу да була, сайлык та, ашыгычлык та, җиңел карау да аллага шөкер. Кыскасы, барысы да була, тик бер нәрсә генә — тик китапны аның кешегә бирә торган эстетик йогынтысы ягыннан тикшерү генә булмый. Нәшриятыбыз китап артыннан китап чыгарып тора, журналның да бер саны артыннан икенчесе чыгып торган көне. Әмма укучы белән, әйтик, «Китап мине рухи һәм гүзәллекне тоя белү ягыннан нәрсәгә өйрәтте?» дигән темага чынлап торып сөйләшүнең булганы юк. Читчитләрен шомартмыйча әйтергә кирәк, тәнкыйтьтә дә, болай да булганы юк андый сөйләшүнең. Сирәк-сирәк кенә булса да күренгәләп куя торган тәнкыйть мәкаләләре яки күзәтүләр, барыннан да элек, аларның авторларының әсәрне катлаулы бер сәнгать организмы итеп карый белмәүләре, әсәрнең образлылык тукымасына керергә җөрьәт итмәүләре белән, теманың актуальлеге, алынган мәсьәләләрнең әһәмиятле булуы турында һәркемгә мәгълүм хакыйкатьләрне янә бер кат тезеп чыгулары белән генә күзгә ташланалар. Габдрахман Әп- сәләмовның «Сүнмәс утлар» романы турында язылган тәнкыйть мәкаләсендә («Совет әдәбияты» журналы, 1959 ел, № 4), мәсәлән, М. Гайнуллин бу романның татар совет әдәбиятында бүгенге эшчеләр сыйныфы турында беренче зур әсәр булуын, анда «хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү, яңа эшләп чыгару методларын үзләштерү өчен көрәш» барганлыгын, анда «партия теләкләренең халык интереслары белән органик бер булуы идеясе... буйдан буйга кызыл җеп булып сузылып» килгәнлеген һәм шулай ук әсәрнең башка күп кенә иҗтимагый әһәмиятле якларын хаклы рәвештә шактый тулы күрсәтеп тә, бу «кызыл җеп»нең шулай да нинди художество тукымасы аша ничек чагылганлыгы, әсәрдә нинди кешелек язмышлары 94 күтәрелгәнлеге һәм, ниһаять, аларның укучыда кайсы яклары белән нинди эстетик тәм-ләззәт калдырулары турында бер сүз дә диярлек әйтми. Хәер, бу әйтмәү аңлашыла да. Әдәби әсәрнең укучыда нинди тәм- ләззәт калдырганлыгын белү өчен, барыннан да элек, әсәрнең художество табигатенә керергә кирәк. Ә моны әсәрдә сурәтләнгән төп образларны — кешеләрне ачмыйча эшләп булмый. Кешеләрнең яхшы теләкләрен, алар сөйли торган матур сүзләрне, аларның кыланышларын ачу гына да җитми, барыннан да элек, аларның кылган эшләрен, бер- берсенә мөнәсәбәтләрен, бу мөнәсәбәтләрнең художестволы дәлиллә- нүен, кешеләрнең шатлыкларын һәм борчылуларын, омтылышларын һәм күз яшьләрен ачарга кирәк. Бары тик әнә шундый катлаулы каршылыклары белән ачылганда гына кеше дигәнең үзенең эчке гүзәллекләрен синең алдыңа җәеп сала, үзеннән нур чәчә башлый һәм бары тик шул вакытта гына ул икенче бер кешене, бу очракта укучыны, үзенең әсир итүче ягымлы йогынтысы белән төреп ала. Романда, әйтик, тәнкыйтьче тел гә алган и җти м а гы й - п о л и ти к казанышлар кешенең әнә шулай катлаулы гүзәллеге белән ачылуы аша барамы? Бу турыда башкаларга сөйләү өчен тәнкыйтьче иң элек үзе әдәби геройны бөтен катлаулы матурлыгында күрә һәм өйрәнә белергә тиеш. Шул ук вакытта ул, әлбәттә, бөтен барлыгы белән гаделлек ягында торучы намуслы кеше булырга, кыенлыклардан һәм үпкәләүләрдән курыкмаска, ясалма мактаулардан исермәскә һәм вакытлы уңышларның ялтыраулы тантанасына бирелмәскә тиеш. Әгәр әдәбиятның барометры булырга тиешле тәнкыйтьнең үзендә эш әллә ни югары дәрәҗәдә тормый икән, шуннан соң инде, бер караганда, югарыда тәнкыйтьләп телгә алынган китапханәчеләргә үпкәләргә әллә ни урын да калмый. Китапта җиләк-жимеш базарында йөргән кебек йөри бир: менә бу карбыз, мәсәлән, төскә дә матур, бер чәк кенә шыгырдаган да кебек — алам, уңай карбыз булса кирәк. Ә менә бусы төскә дә әллә ни түгел, шаулап та тормый — кирәге юк, тискәре карбыз булуы бар хәерсезнец. Хәлбуки, тәнкыйтьнең гомуми дәрәҗәсен күтәрергә, тәнкыйтьтә, идеяэчтәлек анализы булу белән бергә, эстетик анализ да әлбәттә булырга тиешлеге турында таләп куя башларга вакыт бик җитте. Тәнкыйтьче, теге яки бу әсәрне анализлаганда, гүзәллек тойгысы дигән «компо- нент»ны онытып калдырырга һич тиеш түгел һәм моны онытырга аның хакы да юк. Шуның белән бәйле икенче бер хакыйкать тә бар: гүзәллек турында ничек кирәк алай гына сөйләргә һич ярамый. Гүзәллек турында бары тик гүзәл итеп кенә сөйләргә мөмкин. Димәк, бу мәсьәләне күтәрү безнең тәнкыйтьчеләребез алдына икенче бер бик тә әһәмиятле мәсьәләне китереп куя. Алар, тәнкыйтьнең проблематикасы белән бер дәрәҗәдә үк, аның нәфислеге, дның әдәби әсәр кебек сокланып укылырга тиешлеге турында да кайгырта башларга тиеш булып чыгалар. Кыскасы, бу турыда иң җитди сөйләшүләрне башларга бик вакыт. Без кыяр-кыймас торган арада укучы үзе бу турыда сүз башлады инде. «Литературная газета»да узган ел көз Брест өлкәсе, Ивановский районыннан унтугыз мең кеше имзасы белән килгән бик тә гыйбрәтле бер хат басылды. Ул хатта мондый сүзләр язылган иде: «...Китап кешене рухи яктан баетсын өчен, аны укырга кирәк. Әмма художество әдәбиятын уку — бик ирекле бер эш. Китап укылсын дисәк, ул кызыклы булырга, ул укучының акылын һәм күңелен яулап алырга тиеш. Икенче сүз белән әйткәндә, китап югары сәнгать әсәре булырга тиеш». Тагын шундый сүзләр дә бар иде ул хатта: «Без укып чыккан һәр китаптан соң яшәүнең үзебез өчен тагын да кызыклырак һәм шатлыклырак була барганлыгын күрергә телибез, эшебезнең тагын да күңеллеләнә төшүен күрәсебез килә. Без укыган 95 һәр китап безгә кимчелекле якларыбыздан арына барырга ярдәм итсен иде, күзләребезне тагын да ныграк ача төшсен, күңелләребезне гүзәллек тойгысын кабул итәргә әзерли төшсен иде». Бу хатка өстәп, соңгы вакытта бер төркем сәнгать эшлеклеләренең «Правда» газетында басылган ачык хатын һәм ул хатны хуплап каршы алучы гражданнарның фикерләрен китерергә мөмкин булыр иде. Сүзнең озынга китүеннән куркып, без бу фактны күрсәтеп үтү белән генә чикләнәбез. Бу хатларның һәм фикерләрнең мәгънәсе бер нәрсәгә кайтып кала: безнең әле моңа чаклы гүзәллек тойгысы тәрбияләүгә тиешенчә әһәмият биргәнебез булмады, «гүзәллекне яратырга өйрәнегез!» диләр алар. Әйе, шул җөмләдән әдәби китап та кешедә, әлбәттә, гүзәллек тойгысы да тәрбияләсен, һәм тәнкыйтьче, теге яки бу китапны анализлаганда, әсәрнең башка компонентларын истә тоту белән берлектә, һәрвакыт үз алдына «Ә соң ләззәт тә бирәме?» дигән сорауны куеп эш итсен иде. ^Эстетик ләззәт, икенче төрле әйткәндә, гүзәллек тойгысы кешегә киңрәк итеп, канатланыбрак яшәү өчен, рухыңны баету һәм күңелеңне һәртөрле ябышкак нәрсәләрдән, вак һәм эгоистик уйлардан, мещанлык калдыкларыннан арындыру өчен кирәк. Гүзәллек проблемасы, шулай итеп, эстетик категория булу белән бергә, кешедә чын кешелек сыйфатлары тәрбияләүгә булыша торган гражданлык категориясенә дә әйлә- (нә икән. Әлеге унтугыз мең кеше имзасы белән язылган укучылар хатында без язучылар өчен тагын икенче бер бик җитди кисәтү дә бар. Анда матур әдәбият укуның ирекле бер эш булганлыгы искә төшерелә. Моннан инде икенче бер нәтиҗә килеп чыга: әгәр китапта мәгънәле нәрсә бик аз яки бөтенләй юк икән, китап гүзәллек тойгысы бирми икән, тәрбияви әһәмияте дә бик сыек икән, мондый китап үзе белән бергә үк үзенең рәхимсез язмышын да алып килә: ул укылмаган килеш онытылып калачак. Тәнкыйтьче менә бу турыда һәрвакыт язучының исенә төшерә торырга тиеш. Чехов бик яратып куллана торган нәзакәтле табиплар чүкече булырга тиеш тәнкыйтьченең кулында һәм ул шуның белән һәр даим безнең чигәбезгә чүкеп, кабатлап торсын: «Син болай яхшы гына язучы үзең. Әгәр инде син начар яза башласаң, кара аны, синең баш очыңда мәрхәмәтсез язмыш эленеп тора—син укылмаган килеш онытылып калачаксың». «Литературная газста»да әдәби тәнкыйть һәм тәнкыйтьче турындагы дискуссияне ачып җибәргән «Тәнкыйтьче турында кайбер фикерләр» дигән мәкаләне мин үзем шушы яктылыкта кабул иттем. Бу мәкаләнең, авторы С. С. Смирнов тәнкыйтьчене нәкъ’ әнә шул рольдә — тәнкыйть- чекиңәшче, тәнкыйтьче-кайгыртып искә төшерүче ролендә күрә. Моңарга шулай да җитди бер өстәмә кушмыйча мөмкин түгел. Тәнкыйтьче, язучының киңәшчесе, аны һәрвакыт иптәшләрчә кисәтеп торучы, аның дусты булу белән бергә, гүзәллекнең дә дусты булсын иде. Әгәр ул гүзәллек тойгысыннан бөтенләй мәхрүм бер кеше булса, тормышның таңнарына һәм шәфәкьлә- ренә ләззәтләнеп карый белмәсә, аның бүтән сыйфатлары ничаклы гына үткен булмасын, ул сәнгать әсәренең чын табигатенә керә алмаячак. Бик еракка китмичә, үзебезнең Тукай исеме белән бәйләнешле хезмәтләрне искә төшерү дә җитә. Тукайның дөньяга карашы, Тукайның гражданлык сыйфатлары, Тукайның демократлыгы һәм, ниһаять, Тукайның бөек рус әдәбиятыннан һәр даим өйрәнүе турында шактый гына әтрафлы әдәбн-гыйль- ми хезмәтләр бар бездә. Аларның булуы бик яхшы, алар Тукайны һәм аның иҗатын тирәнтенрәк аңлауга булышлык итәләр. Әмма Тукайның, шагыйрь буларак, гүзәллек табигатен ачмыйча торып, бу сыйфатның образлардагы чагылышын эзлекле рәвештә күрсәтмичә торып, Тукайны тулысынча ачтым дип кем генә әйтә алыр икән! 96 Гүзәллек төшенчәсе тормышның өстеннән очып йөри торган нинди дә булса абстракт төшенчә түгел. Гүзәллек ул безнең белән бергә, безнең эшебездә һәм ярсулы омтылышып а р ы б ы з д а, безнең тормышыбызда һәм безнең үзебездә. II. Г. Чернышевскийның «Гүзәллек — ул тормыш» дигән данлыклы формуласы дөньяга туганнан бирле генә дә инде күпме сулар акты. Кешелек дөньясы үзенең күп кенә хурлыклы мирасларыннан арынып өлгерде, кешеләр яхшылыкны яманлыктан сизгеррәк аера башладылар, дөньяны урталай ярып савыктыргыч революцион давыл үтте. Чеховның «Бертуган өч кыз» пьесасы герое Тузенбах хыялланып күз алдына китергән һәм, гомумән, иске тормыш һавасында тыны бетеп,.сагышланып яңаны көткән намуслы интеллигенциянең изге теләгенә әверелгән ул давыл җиргә яңа мөнәсәбәтләр, яңа кешеләр, яна җырлар, яңа гүзәллек китерде. Гүзәллек хәзер тормышта гомумән генә түгел, ул хәзер адресын әйтеп, бармак белән төртеп күрсәтеп була торган җанлы эшләрдә, совет кешеләренең иҗатларында. Хәзерге заманның үзе тудырган «Сугыш һәм солых» романнары да булыр, әмма тәнкыйтьче гүзәллек турында нинди дә булса зур сүз әйтү өчен әсәрнең дә, һичшиксез, өч томлы булуын көтеп ятырга тиеш түгелдер кебек. Кайчакта күләме ягыннан кечкенә генә әсәрләр дә зур сүз әйтерлек стимул алып килгәли- ләр бит. Бу уңайдан мин Га.ри ф„ Ахунов - ның «Юлдагы, көтүләр һәм__нефть газы» дигән кечкенә генә бер очеркын хәтерләдем. Тынгысыз табигатьле һәм, тыштан караганда, беркадәр дуамалрак күренүче Хәлилов дигән берәү, заготскот көтүчесе, Татарстанның эчкәреге районнарының берсеннән Казанга ишле генә сарык көтүе куып алып килә. Ит өчен тапшырылачак бу терлекләрне тән салмыйча китерү өчен юлда күп тырышлыклар куйган Хәлиловне Казанда күңелсезлек каршылый. Холодиль- никның цехлары барысы да эштә булганлыктан, Хәлиловкә үзенең терлекләре белән Казанда берәр көн көтеп торырга кушалар. Әйтергә генә ансат, шундый зур сарык көтүе белән шәһәр шартларында берничә көн көтәргә! Нишләргә белми Хәлилов, эссе табага баскандай була. Әмма алда күңелсезлекнең тагып да зуррагы сагалап тора ,4кән әле аны. Терлекләрен ничек кирәк алай тапшырып, районына кайту белән кесәсендәге квитанциясен тизрәк заготскот бухгалтерына тапшыру ягын карый ул. Чөнки белә: квитанция ул дигәнчә булмады. Терлекләр белән берничә көй буена холодиль- никның җаен көтеп тору арзанга төшмәгән — квитанциядә биш процент югалту теркәлгән. «Синең гаеп аркасында түгел бит, зарар юк, спишем!» дип кенә куя заготскот бухгалтеры. Гаять салкын кан белән әйтелгән менә шушы «Зарар юк, спишем!» Хәлиловнең соңгы чыдамлыгын да челпәрәмә китерә. Биш процент югалтуның гади телгә күчергәндә нәрсә булганлыгын бу тумран башлы кешегә берничек тә төшендереп бирә алмагач, үзенә һәм бухгалтерга ачудан, Хәлилов бухгалтер кабинетына, ничек кирәк алай, зур торыклы нәселле айгыр китереп кертә. Янәсе, күр менә, тумран баш, биш процент югалту дигән сүз ул — биш менә шундый айгыр дигән сүз! Көләрлек тә, еларлык та. Шул ук вакытта гүзәл дә. Хәрәкәтләре һәм килеш-килбәте белән дуамалрак кына бер кеше, укымышы ягыннан да әллә кая китмәгән гади генә авыл агае, үзен шушы тормышның чын хуҗасы итеп тота һәм тормышка исе китмичә карауны җаны-тәне белән күрәлми. Иске тормышның калдык «крепостьларын» — эшкә ваемсыз карауны, үз ояң турында гына кайгыртуны, эгоистлык, карьерачылык күренешләрен көн саен, сәгать саен рәхимсез дөмбәсләп торучы әнә шундый «кайнар башлар» әллә бездә аз дип беләсезме! Алар- иың тынгысыз омтылышлары — бүгенге гүзәллекнең бер чиШмәсе түгелмени? Үзбәк язучысы Габдулла I----------------- Kahhap, әйтик, «Птичка Невеличка» дигән повестенда шушы ук теманы икенче ягыннанрак килеп сурәтләсә, данлыклы авар шагыйре Расүл Гамзатов исә үзенең күп кенә лирик шигырьләрендә безнең елларны , «үз йөрәге аша үткәрүче», «төнлә дә һәм көндез дә,... юлда да һәм өйдә дә» һәр даим йөрәге байракка охшап ялкынланып янучы лирик героен гәүдәләндереп, асылда, шул ук «кайнар баш» темасына кайта түгелме соң! Бүгенге кешеләрнең үзенчәлекле кайбер гражданлык сыйфатларын без шулай ук башкорт шагыйре Мостай Кәрим шигырьләрендә дә тоеп торабыз. Кыскасы, моның матур үрнәкләрен теге әдәбияттан да, бусыннан да байтак китерергә мөмкин булыр иде. Сүз дә юк, сәнгать әсәренең зурлыгы, барыннан да элек, анда тасвирланучы тормыш материалының зурлыгы белән, әсәр алып килә торган идеянең кешеләр тормышы өчен әһәмиятлелеге белән билгеләнә. Сүз дә юк, язучылар — элеккегеләре дә, хәзергеләре дә — нинди дә булса төркемнәрнең, сыйныфларның, катлауларның интересларын чагылдырмыйча кала алмыйлар. Үзләре яшәгән заманның идеяләрен, омтылышларын, мәхәббәтләрен һәм нәфрәтләрен формалаштыралар. Әмма алар моны үз сәнгатьләренең спецификасы аша, образлар аша чагылдыралар. Ә аларның бу спецификасы үзе гүзәллек сферасын тәшкил итә. Ә гүзәллек формалаштырып яки чагылдырып кына калмый, аның роле шулай ук тәрбияләү белән генә дә чикләнми, шушы вазифаларны үтәү белән берлектә, гүзәллек ул кешене сафландыра да, аның күңелен дә баета, аны рәхәтләндерә һәм тагын да бәхетлерәк итә төшә. «Кешеләр китапны пи өчен соң укыйлар, китап өчен нишләп акча һәм дан бирәләр? — дип үз-үзепә сорау куя Лев Толстой һәм шунда ук җавабын да кайтара.— Кешеләр бәхетле булырга телиләр, бөтен эшләрнең гомуми бер сәбәбе әнә шунда». Теге яки бу китапны тикшергән вакытта тәнкыйтьче, китапка һәм язучыга карата куела торган башка күп кенә сораулар янына, һәр даим тагын бер бик әһәмиятле сорау куярга тиеш: бу китап укучыга нинди дә булса яңа бер шатлык алып киләме? Китап моңа кадәр татымаган нинди дә булса яңа ләззәт бирәме? Чөнки зур тырышлыклар күрсәтеп яңа дөнья төзүче совет кешесенең, башка бик зур хокуклары белән беррәттән, ләззәтләнеп яшәргә дә хокукы бик бар