Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЛЕНИНЧА ЯШӘРГӘ, ЛЕНИНЧА ЭШЛӘРГ

Ә енин! Искиткеч мәһабәт исем бу- Дөньяда аңардан да күп танылган һәм аның кебек дан казанган исем юк. Ул миллионнар тарафыннан иң җылы хисләр белән, кадерләп, хөрмәтләп телгә алына, матур җырларда мактала, кешеләрнең йөрәкләренә дәрт бирә, күңелләрен көрәйтә. Ленин турында язылган әдәбият иксез-чиксез, һәм тагын йөзләрчә, меңнәрчә китаплар язылыр, бик күп матур җырлар туар, яңа әсәрләр иҗат ителер — чөнки Ленин турында уйламыйча, язмыйча, сөйләмичә мөмкин түгел, чөнки ул безнең белән бергә яшәвендә дәвам итә, тормышыбызның, көнкүрешебезнең һәрбер тармагында аның бөек эше һәм тәгълиматы чагыла, ул кешелек җәмгыятенең алга үсешенә тирән һәм хәлиткеч йогынты ясый. Гасырларга сузылган тарих халык бәхетенә ирешү юлларын эзләгән һәм шуның өчен көрәшкә үз гомерләрен биргән күп шәхесләрне белә. Аларны без зур ихтирам белән искә алабыз, хезмәтләренә лаеклы бәя бирәбез. Әмма үзенең тарихта тоткан урыны, халыклар азатлыгы өчен көрәшкә керткән хәзинәсе белән Ленин барлык бөек шәхесләрдән дә өстен, бер даһи да ирешә алмаган биеклектә тора. Күренекле татар язучысы Галимҗан Ибраһимовның «Көтүчеләр» исемле хикәясе бар. Җитмеш еллык авыр хезмәт соңында көче бетеп, урамга ташланган, бернинди тәрбиясез һәм ярдәмсез калган картның фаҗигале үлеме турында сөйләп, автор болай ди: «Адәмнәрнең бәхете, сәгадәте турында уйлаучы пигамбәрләр, сез, алланың илчеләре Мусалар, Тыйсалар, Мөхәммәтләр!.. Сезнең юлыгыз хата түгелме? Сез үзегезгә тапшырылган көтүнең җәфалануы өчен үзегезнең мәсьүл икәнлегегезне игътираф итеп, адәм балаларына башка юллар эзләргә, башка көтүчеләр, башка илчеләр табарга чакырмыйсызмы? Адәмнең бәхете, мәсгудияте өчен гыйлем, фәлсәфә, мәдәният юлын күргәзүче галимнәр, философлар! Күрсәткән юлыгызның, гыйлем-мәдәниятегезнең нинди нәтиҗә биргәнлеген күрәсегез килсә, рәхим итеп, менә шул абзарда бозаулар арасында җан биргән картның мәетен карарга килегез. Әфлатуннар, Аристолар, Әбүгалисина, Фараби ибне Рөшөтләр, Коперник, Ньютон, Декарт, Кант, Вольтер, Гете, Спенсер һәм башкалар, — сез һәммәгез шул гәүдә алыныпда җавап бирергә үзегезне бурычлы санамыйсызмы? Юлыгызның яктылыкка, бәхеткә, иреккә ирештермәвен тәҗрибәдә күреп, яңа юллар эзләргә кушмыйсызмы?.. Сөйләгез! Без, тормышның төбендәгеләр, сездән җавап сорыйбыз!.. Миллионнарча ач балалар, ачлыктан баласын имезергә сөте булмаган миллионнарча аналар, гомеренчә эшләп тә, ахырда урамга ташланган картлар, аһ-зарлары, кайгылары белән җир йөзен капла Л 4 ган барча мазлумнар, — без җавап көтәбез...» Әйе, кешеләрнең язмышын үзгәртергә тырышучылар, бу турыда фикер йөртүчеләр һәм вәгазь сөйләүчеләр аз булмады. Ләкин еллар, гасырлар үтә торды — ә хезмәт кешесенең хәле яхшырмады. Берәүләр аңа бары тик үлгәч кенә оҗмах бәхете ышандырдылар, икенчеләр халык ихтыярына һәм аның азатлык өчен көрәшенә ялгыш юнәлеш бирделәр, өченчеләр чынбарлык белән килешеп, язмышка түзеп торырга өндәделәр. Халык өчен чын күңелдән кайгыручы, аның кайгы-хәсрә- тен уртаклашучы бик күп намуслы көрәшчеләр дә, дөньяга карашлары чикләнгән булу һәм .тормыш үсешенең төп кануннарын дөрес аңламау сәбәпле, хезмәт ияләрен азатлыкка һәм бәхеткә алып килә алмадылар. Әйе, хезмәт халкына яңа юллар эзләргә, аның стихияле хәрәкәтенә аңлы юнәлеш бирүче яңа юлбашчылар табарга кирәк иде. Халыкларны чын азатлыкка һәм бәхеткә алып бару юлларын эшчеләр сыйныфының даһи юлбашчылары Маркс һәм Энгельс кына дөрес күрсәттеләр. Фәндә, философиядә, иҗтимагый фикер үсешендә бөек революцион борылыш ясап, алар кешенең кешене изүен, хәерчелекне, ачлыкны, гаделсезлекне бетерү бары тик социалистик революция аша гына мөмкин икәнлеген ачып бирделәр. Маркс һәм Энгельс тудырган тәгълимат җир шарындагы намуслы, прогрессив көчләрне искелеккә, сыйнфый һәм милли изүгә, капитализм коллыгына каршы актив көрәшкә туплады, иң гадел иҗтимагый тормыш — коммунизм өчен көрәшне яктыртты. Марксизмның дөньяга таралуы Ъәм алга үсүе гаять зур каршылыклар аша барды. Кемнәр генә күсәк күтәрмәделәр аңа! Капиталга сатылган буржуаз «галимнәр», дин әһелләре генә түгел, бәлки кыенлыклар каршында тез чүгүче, капитал көченнән өркүче куян йөрәкле оппортунистлар, ревизионистлар марксизмны инкарь итәргә, бозарга, аның революцион рухын җимерергә тырыштылар. Марксизмны юкка чыгарырга маташучылар әле дә күп. Ләкин ул пычрак эшнең нәтиҗәсез булуын тарих күптән исбат итте инде. Рус халкының бөек улы, даһи акыл иясе Владимир Ильич Ленинның кешелек каршында бәя биреп бетермәслек хезмәте шуннан гыйбарәт ки, ул марксизмны күп сандагы дошманнарга каршы көрәштә яклап калды, тагы да баетты һәм үстерде. Менә шуңа күрә дә хәзерге заман кешелек җәмгыятен алга өндәүче, рухландыручы иң алдынгы һәм иң көчле революцион тәгълимат марксизмленинизм дип атала. Ленин бөек галим, иң олы теоретик кына түгел, бәлки марксизм теориясен практик тормышка ашыруны оештыручы гаять оста революционер һәм юлбашчы, халык бәхете өчен иң эзлекле һәм иң батыр көрәшче булды. Ленин эшчеләр сыйныфының һәм барлык хезмәт ияләренең революцион авангарды булган Коммунистлар партиясен төзеде. Авыр сынаулар һәм’дәһшәтле давыллар аша бу партия кешелек тарихында яңа эпоха тудырган революциянең—Бөек Октябрь социалистик революциясенең җиңүенә алып килде. Ленин эшенең, аның искиткеч зур оештыру сәләтенең, Коммунистлар партиясе җитәкчелегенең гүзәл нәтиҗәләрен без, совет кешеләре, үзебезнең бүгенге тормышыбызда бик ачык күрәбез. Ленин төзегән партия генә хезмәт халкының гасырларга сузылган хыялын тормышка ашырды, аны азатлыкка, бәхетле иҗади тормышка алып килде. Ленин дөньяда иң халыкчан Совет дәүләтен төзеде, хезмәт ияләрен революция казанышларын яклап калу өчен, илебездә социализм җиңүе өчен батырларча көрәшкә рухландырды. Ленин васыятьләрен үтәп, аның җиңелмәс байрагы астында, Коммунистлар партиясе җитәкчелегендә совет халкы элек Европаның башка илләреннән бик нык артта калган Ватаныбызны дөньяда иң алдынгы һәм көчле илгә әверелдерде, экономиканың, культураның һәм халык 1 көнкүрешенең беркайчан да һәм беркайда да күрелмәгәнчә алга үсешенә һәм чәчәк атуына иреште. Моннан 42 ел элек В. И. Ленин Коммунистлар партиясе көчсез һәм ярлы Рәсәйне тулы мәгънәсендә бай һәм көчле итү өчен тайпылышсыз көрәшәчәк һәм бу көрәштә бернинди каршылыклар алдында да чигенмәячәк дип әйткән иде. һәм менә хәзер, үткән юлыбызга әйләнеп карап, совет кешеләре Ленин сүзләренең тулысынча раслануын, Ватаныбызның чыннан да бай, куәтле, көчле булуын күреп, Комму- , нистлар партиясенә, аны оештыручы юлбашчыбыз Ильичка кайнар рәхмәт әйтәләр, Советлар Союзы Коммунистлар партиясе җитәкчелегендә, Ленин юлыннан тагы да зуррак уңышларга ирешү, илебезнең куәтен тагы да ныгыту өчен, коммунизм тантанасы өчен армый-талмый көрәшергә һәм эшләргә әзер торуларын белдерәләр. Совет кешеләренең иҗади эшендә, героик көрәшендә, какшамас Совет дәүләтенең барлык казанышларында, Коммунистлар партиясенең акыллы һәм дөрес җитәкчелегендә бөек Ленин рухы балкый, аның кыйммәтле васыятьләре һәм җиңелмәс тәгълиматы тормышка ашырыла, һәрбер совет кешесе бик яхшы белә: Ленин юлы белән барганда, аның васыятьләренә турылыклы булганда, ленинизм теориясе белән коралланып эш иткәндә коммунизм төзелешендә яңадан-яңа бөек казанышларга ирешү мөмкин һәм бу юлда бернинди кыенлыклар да куркыныч түгел. Ленин исеме белән, аның җитәкчелегендә халкыбыз патшаларга, алпавытларга, буржуазиягә каршы көрәшкә чыкты, барлык явыз дошманнарны тар-мар итте, иске дөньяны җимереп, яңа, ирекле тормыш төзеде, социализмның тантанасына иреште. Ватаныбыз хәзер шундый югарылыкка күтәрелде ки, аның кешелек тарихы язмышында тоткан урыны бөтен дөньяны сокландыра, дусларыбызны шатландыра һәм дәртләндерә, дошманнарның йөрәкләрен тетрәтә. Ленин тәгълиматының һәм эшенең бөек нәтиҗәләрен җир шарының барлык илләрендәге хезмәт ияләре үз күзләре белән күрәләр һәм үз то р м ы ш л а р ы и д а тат ы й л а р. Марксизм-ленинизм социализмның барлык илләрдә дә җиңеп чыгуы котылгысыз дип өйрәтә. Моның хаклыгын тормыш елдан-ел ачыклый һәм исбат итә. Бөек Ленинның революцион оештыру эше, коммунизм хәрәкәтенә дөрес юнәлеш бирүе аркасында, Ленинның турыдан- туры тырышлыгы һәм җитәкчелеге белән барлыкка килгән совет социалистик стройның илебездә җиңүе һәм чәчәк атуы нәтиҗәсендә, коммунистик хәрәкәт торган саен киңәя, үсә, көчәя бара. Ленин исеме белән, аның тәгълиматына таянып, Европаның һәм Азиянең бик күп халыклары, капитал коллыгын җимереп, яңа тормышка чыктылар. Ленинизм җир шарының барлык намуслы, гадел, азатлык сөюче көчләренә илһам һәм дәрт бирә, аларны империализмга, социаль һәм колониаль изүгә каршы көрәшкә туплый. Европаның һәм Азиянең халык демократиясе илләре ирешкән уңышларда, капиталга каршы киң җәелгән һәм көннән-көн үсә бара торган көчле эшчеләр хәрәкәтендә, изелгән һәм хокуксыз колониаль халыкларның милли азатлык хәрәкәте ташкынында, бөтен дөньядагы демократик хәрәкәттә без Ленин рухын, аның җанлы йогынтысын күрәбез, һич шик юк: Ленин исеме, Ленинның җиңелмәс байрагы бөтен дөнья халыкларын азатлыкка, ирекле иҗади тормышка, бәхеткә, материаль ҺӘхМ культура иминлегенә алып килер. Социаль һәм колониаль изүне, капитал хакимлеген, буржуаз башбаштаклыкны, халыклар хокуксызлыгын, империалистик реакцияне якларга һәм саклап калырга тырышучы даирәләр һәм аларның сатлык җан идеологлары ленинизм белән рухланган прогрессив кешелек каршында көннән көн йомшара, көчсезләнә баралар. Реакцион буржуазия, ничек кенә кыланып тырышмасын, нинди генә махинацияләргә бармасын, марксизмлини- 6 низмга каршы, аны инкарь итәрлек һәм кешеләрнең акылын, ихтыярын били һәм буйсындыра алырлык тәгълимат та, юл да, чаралар да тәкъдим итә алмый.— Империализм капитализмның череп таркала баруы чоры, аның үлемгә баскан соңгы стадиясе, — диде Ленин. Гаять дөрес һәм тирән мәгънәле бу билгеләмә чынбарлыкта тулысынча акланды. Хәзерге заман капитализмы үзенең һәрбер эшендә, һәрбер адымында үлемгә юл тотканлыгын, һәлакәткә дучар ителгәнлеген күрсәтә. Килер вакыт — ленинизм байрагы астына тупланган халыклар, Коммунистлар партияләре җитәкчелегендә бөтен дөньяда империализмны тәмам тар-мар итәрләр, азатлык яулап алырлар һәм Советлар Союзы халыклары үрнәгендә социалистик җәмгыять төзерләр. Ленинның бөтен эше һәм тәгълиматы кешеләрнең бәхете һәм иминлеге турында кайгырту белән сугарылган. Халыклар азатлыгы, алар арасында тугандашлык, татулык, тынычлык, иҗади булышлык һәм хезмәттәшлек, азатлык һәм бәхет өчен көрәштә ныклы бердәмлек — Ленин алга сөргән, ленинизм алып килгән бу чын гуманистик идеяләр хәзерге заман кешеләренең күңелләрен һәм йөрәкләрен торган саен күбрәк һәм ныграк билиләр. Шушы якты максатларны күздә тотып, дөньядагы барлык демократик халыклар империалистик реакциягә, аның агрессив политикасына каршы актив көрәшкә тупланалар. Кешеләрнең фидакарь хезмәте белән тудырылган материаль һәм культура байлыкларының җимерелүенә, хәерчелеккә, бөлгенлеккә, ятимлеккә, кайгы-хәсрәткә, кан коелышка китерә торган сугышларны халыклар теләмиләр. Бөек Октябрь социалистик революциясе җиңүе һәм илебездә совет власте урнашуы белән үк Владимир Ильич Ленин илләр һәм халыклар арасында ныклы солых һәм тынычлык урнаштыруга чакырды. Дөньяда тынычлыкны саклау өчен, халыкларны сугышлар китерә торган иксез-чиксез бәла-казалардан коткарып калу өчен Ленин бөтен көчен куеп көрәште. Совет халкы, Коммунистлар партиясе, Совет дәүләте Ленинның бу изге эшен тайпылышсыз дәвам итәләр. Советлар Союзы — дөньядагы тынычлыкның какшамас терәге. Аның тынычлыкны яклаган көчле авазы бөтен дөньяга яңгырый, тынычлык сөючеләрнең ихтыярын туплый, аларның көрәшенә юнәлеш бирә. Гомуми һәм тулысынча коралсызлану, кылычларны коеп сука ясау, салкын сугыш политикасын юкка чыгару турында Совет хөкүмәтенең эзлекле тәкъдимнәре һәм шуның өчен аның тайпылышсыз көрәше бөтен дөнья хезмәт ияләрен сокландыра, җирдә тынычлыкның җиңүенә, сугыш уты кабызырга омтылучы кара көчләрнең җиңеләчәгенә тирән ышаныч тудыра. Тынычлык сөюче кешеләрнең тагы да тыгызрак туплануы һәм активрак көрәшүе нәтиҗәсендә ленинчыл тынычлык политикасының тулысынча тантанага ирешүендә шик булуы мөмкин түгел. Тыныч тормыш, үзара дуслык, теләктәшлек һәм хезмәттәшлек өчен көрәштә бөтен дөнья хезмәт ияләре Ленин исемен йөрәкләрендә саклыйлар, тынычлык, дуслык, теләктәшлек идеяләрен армый-талмый яклавы һәм тормышта үткәрүе өчен бөек Ленинга рәхмәт укыйлар, аны дөньяда изгелекнең, гүзәллекнең, кешелеклелекнең иң югары үрнәге итеп таныйлар. Бөек акыл иясе, даһи фикерчефилософ, бөек революционер, бөтен дөнья хезмәт ияләренең юлбашчысы Ленинның тормышы һәрбер намуслы кеше өчен сокландыргыч үрнәк булып тора. Ленинча яшәргә, Ленинча эшләргә, үз Ватаныңа, халык азатлыгы һәм бәхете өчен көрәшкә Ленин кебек турылыклы булырга, бу юлда бернинди кыенлыклар һәм авырлыклар каршында да каушап калмаска һәм чигенмәскә, үзеңнең һәрбер адымыңны заманыбызның иң бөек идеалына — коммунизм тантанасы идеалына буйсындырырга — һәрбер совет кешесе һәм чит илләрдәге намуслы кешеләр үз алларына әнә шундый мактаулы бурыч куялар. Ленин — безнең өчен һәм бөтен дөнья хезмәт ияләре өчен чын кешелек идеалы. Андый даһилар гасырларда бер генә туалар. Ләкин Ленин образы, аның тормыш юлы, революцион эшчәнлеге, аның иң матур кешелек сыйфатлары коммунизм төзүчеләрнең барысы өчен дә якты үрнәк, ул сыйфатларга сокланмый һәм кызыкмый мөмкин түгел. Йөзләрчә миллион хезмәт ияләренә Ленин искиткеч кешелекле булуы, гади, табигый, саф күңелле һәм киң җанлы булуы белән якын һәм кадерле. Халык азатлыгы һәм бәхете өчен көрәшкән Ленин — халыкның иң күркәм мораль сыйфатларын үзендә туплады һәм чагылдырды. Шуңа күрә дә ул миллионнар өчен җылылык, илһам, дәрт һәм көч чыганагы булып яши. Коммунистлар партиясе совет кешеләрен ленинчыл рухта, ленинчыл югары әхлакта, ленинизм идеяләрендә тәрбияли. Коммунизм җәмгыятен актив төзүче кеше саф намуслы, хак эшкә турылыклы, үз Ватанына кайнар мәхәббәт хисләре белән янучы, үз халкына чын күңелдән бирелгән һәм аның бәхете өчен гомерен дә кызганмыйча көрәш рухы белән тирән сугарылган булырга тиеш. Ленинны искә алганда, аның турында сөйләгәндә һәм язганда без һәрбер совет кешесенең, һәм аеруча яшьләребезнең, Ленин образын күңелләрендә, йөрәкләрендә, хисләрендә саклауларын, һәрвакыт күз алдында тотуларын, Ленин тасвирлаган мораль-политик сыйфатларны ныграк үзләштерүләрен телибез. Ленин кебек булырга, аның кебек яшәргә һәм көрәшергә омтылудан да изге һәм мактаулы максатның булуы мөмкин түгел. Ленинизм тулысынча тантанага ирешкән Советлар илендә кешеләр арасында искиткеч матур мөнәсәбәтләр урнашты. Эксплуататорлар тарафыннан урнаштырылган изү, көчләү, алдау, көнләшү, урлашу, бер-береңнән шикләнү, шәхси байлыкка гына омтылу һәм шуның өчен кешеләргә карата теләсә нинди явызлык эшләү кебек иске дөньяга хас булган мөнәсәбәтләр урынына бездә хокук тигезлеге, гомуми азатлык, үзара дуслык, тугандашлык, хезмәттәшлек, бер-береңне хөрмәтләү, ихтирам итү, бер-береңә тирән ышану, шәхси теләкләрне гомуми халык теләгенә, шәхси тормышны күмәк тормышка буйсындыру, күп төрле милләтләрнең туганнарча дуслыгы кебек чын кешелекле гүзәл мөнәсәбәтләр урнашты. Бу — Ленин эшенең, ул күрсәткән юлның, ул алга сөргән идеяләрнең гүзәл тантанасы. Безнең бәхетле буыныбыз яшәгән совет чынбарлыгы — кадерле юлбашчыбыз һәм остазыбыз Ленинга гүзәл һәйкәл ул. Кешелеккә чит һәм коммунизм эшенә дошман булган аумакайлык, башбаштаклык, бюрократизм, тәкәбберлек, масаючанлык, милли чикләнү һәм шовинизм, ялкаулык һәм эшлексезлек күренешләренә каршы Ленин кискен һәм рәхимсез көрәште һәм безне шуңа өндәде, һәм җәмгыятебезнең абсолют күпчелеге иске заман мирасы булган бу күренешләрдән инде тәмам арынды. Илебездә матур әхлаклы совет кешеләренең яңа буыны үсеп чыкты. Ленинизм рухында Коммунистлар партиясе тарафыннан тәрбияләнгән совет кешеләре бөтен дөнья хезмәт ияләре өчен иң саф, югары, матур әхлак үрнәге булып торалар, һәм Ленинның тууына 90 еллыкны билгеләп үткәндә, Ленин исемен тагын һәм тагын кадерләп һәм сокланып искә алганда, без үз арабызда ленинчыл әхлак сыйфатларын тагы да үстерергә, аларны һәрбер совет кешесендә булдырырга тырышырга тиешбез. Коммунистик тормышка кешеләрнең тырыш һәм аңлы хезмәте нәтиҗәсендә генә ирешергә мөмкин, дип өйрәтте Ленин. Хәзер, коммунизм безнең тормышыбызның беренче көн тәртибендә торганда, бөтен совет халкы КПССның XXI съезды билгеләгән коммунизм төзү программасын үтәү өчен көрәшкәндә, Ленинның бу күрсәтмәсе аеруча зур игътибарга лаеклы. Без коммунизм җәмгыяте өчен кирәк булган мате- риаль-техник байлыкларны тудырабыз һәм бу эштә һәрбер намуслы кешенең армыйталмый эшләвен, үзеннән лаеклы өлеш кертүен тели без. Промышленностьта һәм авыл хуҗалыгында киң колач алган социалистик ярыш, коммунистик хезмәт пафосы, хезмәт кешеләрендәге искиткеч дәрт һәм активлык — Ленин идеяләренең, аның васыятьләренең, революцион эшенең мәңгегә яшәүчәнлеге һәм кешеләр аңын өзлексез биләп торучанлыгы турында сөйлиләр. Тормышны Ленинча төзәргә, хезмәттә Ленинча фидакарь, көрәштә Ленинча кыю, батыр һәм аяусыз булырга, җәмгыятьтә үз-үзеңне күркәм тотуың, кешеләр белән яхшы мөнәсәбәтең, коммунизм эшенә чын күңелдән бирелгәнлегең белән данлы Ленин эпохасына, Ленин .эшенә лаеклы булырга, тормышыбызны тагы да матурлау, мулрак, күңеллерәк, шатлыклырак һәм бәхетлерәк итү өчен армый-талмый эшләргә — Ленинны өйрәнүдән безнең һәрбере- без өчен төп нәтиҗә әнә шундый. Мәңгегә сүнмәс һәм кешеләр өчен җылы нурларын сибүдән туктамас Кояш кебек, бөек Ленин безнең йөзебезне, тормышыбызны, эшебезне, көрәшебезне балкыта. Кояш нурлары бөтен дөньяга ямь, шатлык һәм рәхәтлек биреп торган кебек, Ленин идеяләре дә бөтен кешелекнең язмышына яктылык һәм ачык перспектива бирә, барлык прогрессив кешеләрне караңгылыкка, искелеккә, гаделсезлеккә каршы, азат, матур, бәхетле тормыш өчен көрәшкә рухландыра һәм дәртләндерә. Ленин образы белән рухланып, Ленин юлыннан, Коммунистлар партиясе җитәкчелеге астында алга — коммунизм тантанасына!