Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЛЕНИН ЮЛЫ—БЕЗНЕҢ ЮЛ УЛ, ЯШӘТЕРБЕЗ МӘҢГЕГӘ!

(Татар халык җырыннан) ГАМИЛ АФЗАЛ 22 АПРЕЛЬ Шашып, Бозлар ватып, яз ярсыган. Идел ташкан, Идел дулаган. Умырзая чыгып кар астыннан, Тургайларның җырын тыңлаган. Җир бәхетенә сөенеп кояш чыккан, Яз ямьнәрен эчеп исергән, Масайганда үзенә тиңдәш юктан, Аңа бүген җирнең өстеннән Таң җилләре хәбәр китергән. Җил’ләр йөргән таңнан хәбәр сөйләп, Тирбәнгәннәр шәрә куаклар. Тамак ялгар өчен сынык эзләп, Эш табалмый йөргән бурлаклар Белмәгәннәр: нинди кунак бар? йокымсырап яткан ярлы илне Кара көчләр буган чагында, Коткаручы бөек кеше килде — Ленин туды апрель таңында, Бозлар акты Идел ярында. ӘНВӘР ДАВЫДОВ ШӘМ яктысы /Гичерегез мине, кайчагында Үткәннәргә тарта күңелем: Дулкынлану белән күзәтәмен Домна түгел, учак күмерен. Илем балкый! Миллион киловаттлап Энергия ага ашыгып. Ә мин менә гади шәм алдында’ Уйга калып иям башымны. Мин үземнең шатлык җырларымны Неон яктысында язамын. 10 Ә менә шәм бөек Ленин белән Бүлгән ничә төннең газабын. Мең-мең люстралар яктысында Капитализм чергән чагында, Коммунизм Ленин акылы белән Бөреләнгән шул шәм алдында. Хәзер безнең кулда күпме көч бар! Уебыз: йолдызларга оча алу. Ләкин нинди көчне таләп иткән ШәхМ яктысында, Себер мунчасында Көн яктырыр диеп ышану! Уйлагыз: бу гипербола түгел, Шул чагында Ленин яндырган Шәмнең көче безнең Айга аткан Ракетага иң күп салынган! Үткәннәрдән һаман ераграк без, Бетәр искелекнең бар төсе. Тик мең еллар алга төшәр әле Ленинга сердәш шәмнең яктысы. ГЕННАДИЙ ПАУШКИН КАЗАН УНИВЕРСИТЕТЫНДА Бу ишектән кайчан керсәң дә Ильич үзе сөеп каршылар, һәйкәленең Чзәрбер ягында Каравылда тора гасырлар. Ульяновның көчле авазы Яңгыраткан монда залларны. Стеналар телгә килсәләр, Туймый тыңлар идек аларны. КӘРИМ ҖАМАНАКЛЫ ХӨРМӘТЕМ ЗУР КАЗАНГА -борынгыдан фән-мәгърифәт йорты булган карт Казан, Укырга дип Володя да монда килгән бер заман. Яшь каһарман атлап йөргән бусагадан кердем мин, Бу белем йорты эчендә күпме нурлар күрдем мии! Кысан гына тар бүлмәгә күпме истәлек сыйган... Мин биредә юлбашчының кайнар сулышын тоям. Еракларны якын итеп күргән монда яшь Ильич, Дусларына көрәш рухы биргән монда яшь Ильич« Зур ялкынның башлангычы булган, димен, Казанда — Шуңа күрә хөрмәтем зур карт Казанга һаман да. ГАЛИ ХУҖИЕВ 11 ИЛЬИЧ КҮҢЕЛЕ АША... Әнкәм мине сабый вакытта Шушы җыры белән юаткан: «Таңны, диләр, чулпан уята, Безнең таңны Ленин уяткан». Тараткан ул шулай кайгысын, Мин иңенә башым куйганмын; һәм Ильичның күңел яктысын Әнкәм күңеле аша тойганмын. — Белмим үзем, миңа нибары Биш яшь кенә булган ул чакта. Юнәлгәндер әткәм уйлары Смольныйда янган учакка... Үсә төшкәч, барысын төшендем, Әнкәемнең сүзе хак булган; Бу хакыйкать салкын Себернең Бураннары аша яктырган. Яктырган ул Разлив ягыннан; Җиткән барып һәрбер окопка; «Аврора»даи ерак яңгырап, Тормыш булып кергән һәр йортка. Өзгән илем утлы боҗраны, Кырыс көннәр киткән уңайга, һәм сугышның кисәү башлары Беткәнче үк сүнеп һәркайда, Хыялында безнең Ильичның Булган илем төзү эшендә: Кайнап аккан Урал корычы; Нур балкыган Рәсәй өстендә. Елгаларга елга кушылган; Уянганнар кыргый далалар; Шат йөз белән Язга, тормышка Елмайганнар безнең балалар. Әйткән галим: Җитәр вакыт, дип, Галәмнең дә серен ачарга. Әйткән эшче: Җитәр вакыт, дип, Кылычлардан сабан ясарга... Күрәм хәзер барысын тормышта, Бөтенесе болар хак булган; Бу хакыйкать безнең язмышка Ильич күңеле аша яктырган. ГАЛИМҖАН ЛАТЫЙП 12 КАПИТАНЫ БӨЕК БОРЫЛЫШНЫҢ Ильичны күреп белмим болай, Соңлабырак җиргә туганмын. «Аврора»дан залп бирелгәндә Мин бишектә елап уяндым. Дөнья бетереп, аннан, әниемнән Даулаганмын үземә кирәкне. Тормыш безгә сабый вакыттан ук Яшәү законнарын өйрәтте. Әнкәй миңа: — Улым, улым! — диеп Яшь аралаш көлеп эндәшкән. — Озакламый туплар тынар менә, Әткәң кайтыр авыр көрәштән... Сөтле иренем җәеп елмайганмын, Ни кайгысы бар соң сабыйның. Кемдер үксеп-үксеп яшен койган; — Нигә мине, аннан аердың... Мин Ильичны күреп белмим болай, Соңлабырак җиргә туганмын. «Аврора»дан залп бирелгәндә Мин бишектә елап уяндым.. Үсә төшкәч, Чыра яктысында Өйрәнгәнмен тормыш сабагын. Яшь аралаш әнкәй елмаюын Әлифбаны үткәч аңладым. Көннәребез хәзер менә дигән, Төрле чагы булды тормышның... Алып килде безне яктылыкка Капитаны бөек борылышның. /Мин Ильичны күреп белмим болай, Тик якын ул миңа барыннан. Халыкларның бәхет учаклары Аның акылы белән кабынган. 13 РӘШИТ ГӘРӘЙ УЛ ЕЛЛАРДА Sy якларны күреп туймагандай, йолдызлар да якты җемелди. Җилләр назлы... Ленин Горкасыиа Эз суынмый, юллар өзелми. Л1әхәббәтем мине шул юллардан Алып килде аның йортына... Узганнарны искә төшерепме, Карт имәннәр шаулап утыра. йөзәр яшьлек шушы имәннәрнең Җыры да бар кебек, моңы да. Сөйли алар, сөйли, арган Ильич Ял күрмәгән еллар турында. ...Шинель киеп туган япь-яшь илем Утлы боҗра белән буылган... Илдә кытлык... Илдә ягулык юк... Учакларның көле суынган. Ачлыгын да Ильич, кайгысын да Халкы белән бергә кичерә. Ничек инде, ничек, артык күмер Өстәсен ул үзенең миченә? Бер агачны кисеп турый кемдер Бүлмәсенә аның ягарга... Комендантка дигән каты шелтә Кереп калган олы карарга. Әй, Россиям, Ленин өчен дә бит Салкын булган синең кышларың! Салкыннарда үзе туңа-туңа, Җылыткан ул безнең җир шарын. ИЛДАР ЮЗЕЕВ ИЛЬИЧ КҮЗЛӘРЕ Таныгандай карап торасың да, Бүлмәдәге көләч күзләргә, «Безгә кем була ул?» дигән кебек, Телисең син җавап эзләргә. Ул иң түрдә Безнең гаиләдә — Дәү әтисе минем баламның. Улым, кара, Синең бәхетең балкый Күзләрендә Ленин бабаңның. 14 Әти-әниләрең нинди шатлар, Тирә-ягың — нур да гөл генә. Тормыш көләч, Ильич йөзе кебек, Бер кайгың юк... Уйна-көл генә... Үзең атлап киткәч, Шәһәрдәге Ленин бакчасында йөрерсең, һәр урында сиңа сөеп баккан Таныш бабаң йөзен күрерсең. Синең өчен бар да әзер инде, Дөнья тыныч. якты — иртәләр. Галәм киңлекләре, Цехлар, кырлар Тизрәк үсүеңне көтәләр. ...Ул иң түрдә Безнең гаиләдә — Дәү әтисе минем баламның, Улым, кара, синең бәхетең балкый Күзләрендә Ленин бабаңның. МӨХӘММӘТ САДРИ УЛ ЯШИ ЙӨРӘКЛӘРДӘ Җыр Кояш алсу нурын таңда Җиргә сибеп кызара... Ильич кояш кебек алда, Яктыга өндәп бара. Ильич — азатлыгыбыз, Ильич — зур шатлыгыбыз, Корычтай дуслыгыбыз! Ул яши йөрәкләрдә, Җиңүле көрәшләрдә, Иң якты теләкләрдә! Ильич, дәртләр биреп безнең Бөек төзү эшенә, , Куәт өсти илебезнең йөрәге тибешенә. Ильич — азатлыгыбыз, Ильич — зур шатлыгыбыз, Корычтай дуслыгыбыз! Ул яши йөрәкләрдә, Җиңүле көрәшләрдә, Иң якты теләкләрдә! 15 Ильич сүзе — һәрбер телдә, Ә байрагы — кулларда. Партиябез илтә илдә Ильич сызган юллардан! Ильич — азатлыгыбыз, Ильич — зур шатлыгыбыз, Тимердәй дуслыгыбыз! Ул яши йөрәкләрдә, Җиңүле көрәшләрдә, Иң якты теләкләрдә! ӘХМӘТ ИСХАК ИЛЬИЧ ПОРТРЕТЫ ЯНЫНДА К уз салсаң да кайсы гына портретына, Карый Ильич, күзен кысып чак-чаккына. Күрер өчен алдындагы күренешне, Күзен шулай кыса төшә кайчак кеше. Ә Ильичка алай карау кирәк нигә? Ул бит күргән бар нәрсәне үтәлигә! Димәк, аңа кирәк булган кысу күзен Без яшисе ерак чорны күрү өчен! БРУНО ЗЕРНИТ ЭСТАФЕТА -Иртәнге җил йөри гашыйк булып Аяз күкнең зәңгәр төсенә... Дулкыннарның салмак шавын тыңлап, Таң уянды Казан өстендә. Якты нурлар төште һәр почмакка, Берәм-берәм сүнде йолдызлар. Көләч кызлар, завод егетләре Урамнарга сыймый уздылар. Көндезләрен иҗат посты көтә, Кайнар хезмәт көтә аларны. Дусларымны кичен каршы алыр Олы вузның якты заллары. Атлый алар, атлый бердәм булып, Бер-берсенә шаян сүз катып. Пьедесталга басып, артларыннан Яшь Ульянов кала озатып. Бөркетләре илнең... һәркайсына Очар өчен канат бирелгән. Безнең яшьлек хезмәт-көрәшләрдә Үрнәк ала бөек Лениннан. Яшьлек, яшьлек! Тынгы белмәс дәвер, Онытылмаслык эшләр даулый ул; Язгы таңнар булып елмая ул, Тау елгасы булып шаулый ул. Әтиләрнең авыр юлларыннан Иңие-иңгә куеп барабыз. Ульяновның кыю, зур яшьлеген Эстафета итеп алабыз.