КИТАП БИЗӘҮ ОСТАСЫ
Хәзер безнең илдә кулына китап алмаган кеше юктыр. Кулга алгач, иң әүвәл китапның тышкы күренеше, аның ничек бизәлүе укучының дикъкатен җәлеп итә. Китапның тышкы рәвеше күп кенә очракта аның укылуына я укылмавына да сәбәп була. Әгәр китап, я журнал, яки башка басма әсәр матур итеп чыгарылган булса, аны кулга алып укуы да күңелле бит. Китапны яхшы, күрер күзгә ягымлы, кулга тотарга күңелле итеп чыгару өчен күпме хезмәт куела, күпме борчылу сәгатьләре, көннәре, айлары кичерелә! Чыннан да, бик тәкъдир ителергә тиешле эш бит ул. Кемнәр соң, гомеренең мазасын җуеп, өнендә генә түгел, төшендә дә нәфис китап күреп гамь чигүчеләр? Алар байтак. Иң әүвәл алар арасыннан нәшриятның өлкән художнигын искә алырга кирәк. Китапның ничек чыгуы иң элек аның тырышлыгына, талантына бик нык бәйләнгән. Шушы җаваплы эшне үтәр өчен аңар никадәр, барьерлар кичәргә, никадәр комачауларны үтәргә туры килә. Китапның формасы, ягъни аның нинди кулда басылырга тиешлеген билгеләү үзе генә дә инде зур бер проблема булып тора. Китапны кирәкле форматта басу өчен ярарлык стандарт кәгазь, аның тышлыгын нәфис итү өчен лаек материал сайлап, аларны тапканнан соң, нәшриятның директоры һәм хуҗалык-идарә эшчеләре экономик яктан куя торган киртәләрне үткәч, инде китапны тиешенчә бизәү һәм сүрәтләү эше башлана. Бер яктан, хуҗалык һәм бухгалтерия эшчеләре китапның бәясе арзан, халыкка алуы җиңел булуы, ягъни продукциянең үзкыйммәтен мөмкин кадәр төшерү турында кайгыртсалар, икенче яктай, «китапның арзан булуы гына әле зур уңышка исәпләнергә тиеш түгел, ул гына бөтен төеннәрне чишми, әсәрнең гүзәл, нәфис басылган булуы халыкның зәвыгын тәрбияләүдә, эстетик тойгыларын үстерерлек мәгънәви җыем бирү өчен зур фактор була; кулга алырга, укырга ягымлы булуы Х КИТАП БИЗӘҮ ОСТАСЫ 110 әсәрнең күп таралуын тәэмин итә...» дип, өлкән художник үзенең бик урынлы таләпләре белән аларга каршы чыга. Китапны кулга алырлык чибәр итеп чыгару бары бер өл кә н х у до ж ник җа в а п ч ы л ы гы н д а кала. Кайчакта кәгазь түбән сыйфатлы була, буяу яхшы ятмый, рәсемнәр начар чыгалар. Әмма ничек кенә булса да, текстның җиңел укылырлык булуын, рәсемнәрнең һәм бизәкләрнең ачыграк чыгуын тәэмин итәргә кирәк. Түбән сыйфатлы кәгазьне яхшыртып булмый. Димәк, шул алама кәгазьдән кирәгенчә файдалану өчен ниндидер чаралар табарга туры килә: өлкән художник басма цехларына китә, осталар белән киңәш итә, басманы яхшырту чараларын эзли, ә анда аны көтеп кенә тормыйлар, полиграфистларның үз тәртипләре, үз җайлары да бар бит. Рәсемнәрнең клишеләрен тикшерергә, аларның ачык күренерлек чыгуын тәэмин итәргә кирәк. Боларның һәммәсен тикшереп бару, тиешле төзәтмәләр кертү өчен өлкән художник полиграфия техникасын һәм технологиясен яхшы белергә тиеш. Татарстан китап нәшриятында художество редакторы вазифасын үтәп, менә шул үзенчәлекле һәм бик катлаулы эшне күп еллар буенча башкарып барган Шакир Мөхәммәтҗановның шушы көннәрдә хезмәт юбилее билгеләп үтелде. Татар сынлы сәнгате эшчеләренең революциядән соң җитешкән беренче буыны вәкиле, үзенең хезмәт дәверен кичереп, хаклы ялга китте. Кыскасы, ул картайды. Ләкин бу бик матур картлык! Бераз артка чигенеп карыйк. Бу юлларны язучы Казан сынлы сәнгать техникумында хезмәттә булган еллар иде. 1926—27 уку елы башланганда, үзенең кыяфәте белән башка яшьләрдәй шактый аерылыбрак торган бер егет техникумга кабул итүне үтенеп гариза бирде. Сәнгать техникумына кабул итүнең үзенә хас таләпләре булганга, һәр гариза бирүче белән аерым күрешеп, аның сәнгать техникумына керерлек сәләте бармыюк- мы икәнен чамалау гадәтем бар иде минем. Әлеге егет В. И. Ульянов (Ленин)) исемендәге Казан дәүләт университеты каршындагы рабфакны тәмамлаганнан соң медицина факультетына кабул ителгәнлеге, ләкин сәнгатькә булган көчле мәхәббәте аны сәнгать тех- н и кумына тартканлыгы тур ы н д а сөйләде. Төрле күрелмәс зигзаглы һәм кагылмалы сәнгать юлында гомер сөрүгә караганда, медицина фа. культетын тәмамлап, тыныч кына көн күрүнең җиңелрәк икәнен искә алып, мин аңарга шул университетта калырга киңәш итеп карадым. Аз сүзле һәм шул ук вакытта үз сүзле Шакир Мөхәммәтҗанов теләгендә торды: сирәк очрый торган тырышлык белән укып, иң яхшы дәрәҗәләр белән сәнгать техникумын тәмам итте. Тиздән ул Татарстан дәүләт нәшриятында эшли дә башлады. Аңарчы Татарстан дәүләт нәшриятында китапларны формалау һәм сурәтләү эшләре махсус квалификацияле художниклар кулында түгел иде. Ул эшне әдәби редакторлар яки башка һәвәскәрләр башкаралар иде. Шакир Мөхәммәтҗанов нәшриятта басмаларны нәфис итеп чыгару юлында эшләүче, шуңарга гомерен багышлаган бер кешенең кирәклеген бөтен күңеле белән сизенде. Шул кискен ихтыяҗны төшенеп, җиң сызганып ул шул мәйданга ыргылды. Бу чыннан да зур бер фидакарьлек иде. Югыйсә, идарә эшенә катнаш- мастан, художник буларак иҗат эше белән генә шөгыльләнеп гомер кичерү өчен аның бөтен мөмкинлекләре бар иде. Ташбасманы яхшы белүе, полиграфия техникасы белән якын, яхшы таныш булуы, табигатьтән югары зәвыклы, иҗади нәзакәт иясе булуы, эшчәнлектә күпләргә үрнәк була алырлык хасияте, көнкүрештә канәгатьлеге — болар барысы да Шакир Мөхәммәтҗановнын графика сәнгатендә уңыш казаначагын ачык раслап тора иде. Нәшриятка нәкъ аның шикелле намуслы, эшкә талымсыз, һичбер төрле хафадан тайчанмый торган оста кирәк иде. Шакир Мөхәммәтҗанов, университеты ы ташлап техн и к у м г а кергән вакытында сәнгать өчен матди интересларын фида иткән булса, икенче яктан, матбугат эшендә көндәлек йомышны, эшне үтәп бару вазифасын өстенә алып, иҗади графика белән шөгыльләнүен дә фида итте. Татар матбугатын нәфис итеп чыгаруга биргән гомере аның бу вазифаны мактаулы рәвештә үтәвен ачык күрсәтте. Әгәр Шакир Мөхәммәтҗановка, пенсиягә чыгып, бераз ял иткәннән соң, икенче хезмәт гомере насыйп булса, ул аны да басма эшен тагын да нәфисрәк, чибәррәк итү эшенә бирер иде. Шакир Мөхәммәтҗанов- ның матбугатка самими мәхәббәте әнә шундый! Аның хезмәт юбилеен уздырганда, бөтен мәхәббәтен, белемен, осталыгын татар матбугатына багышлаган бу кадерле иптәшебезнең аз тәкъдир ителә торган зур һәм күн хезмәтен ничек итеп мактарга, ничек хөрмәтләргә сүз таба алмыйсың! Шакир Мөхәммәтҗановның иҗади график эшләре дә күп, җәмәгать эшләренә катнашып кылган хезмәтләре дә күренекле. Татарстан китап нәшриятының еллык тарихы язылып барылса, нәшрият үзенең диварларын матбугат өчен зур хезмәт күрсәткән затларның портретлары белән бизи торган булса, беренче битләрнең берсендә Шакир Мөхә.ммәтҗанов- ның исеме язылырга һәм түрдәге урыннарның берсендә аның портреты куелырга тиеш. Рәхмәт, Шакирҗан, рәхмәт! Инде нык саулыкта, озын гомер һәм тынычлыкта иҗади графика эшләре белән уңышлы шөгыльләнүеңне телибез!