Логотип Казан Утлары
Шигърият

ИҢ ИЗГЕ ХӘЗИНӘМ (цикл)

Татарстанның 40 еллыгына багышлыйм. ТУГАН ҖИР ТУФРАГЫ буганнан бирле мин Җим алам гел синнән. Кайларда булсам да, Чыкмыйсың исемнән Туган җир туфрагы — Иң изге хәзинәм! Нурлансын дөнья, дип, Эзләнәм, казынам; Син җылы бирәсең Гомерлек язсыман, Туган җир туфрагы — Иң изге хәзинәм! Мин үзем туфракка Әйләнгән көнне дә Күңелемдә булырсың Фәкать бер син генә, Туган җир туфрагы — Иң изге хәзинәм! ЮЛДА ■^азаннан кайта ул... Юлының Әле тик яртысы үтелгән. Ә күңел, поездны көтәме, Ул инде кайтып та өлгергән: Дусларын кочаклап үбә кыз, Ашыгып, оча ул фермага. Ә кояш, Көлтәләп-көлтәләп, Яудыра биектән нур аңа. 4 Ак халат кия кыз өстенә, Каршында — Ул сауган сыерлар. Сагынган шул алар, Сагынган, Сөйдереп, саудырып туймыйлар... Ә сөйгән егете чибәрнең Сораша театр хәлләрен. Шатлыкның иге юк, чиге юк... «Нәрсәдән башлыйм соң, Әнвәрем»... Казанда булган ул, Казанда. Опера караган, Кызык ич: Авылда җир сөреп яшәүче Гади бер Шәйхулла кызы ич! Елмая сылуым, Елмая, Карый ул, сокланып, айга да. Булырга тиештер шикелле Культпоход белән ул Анда да! Көпчәкләр җырлыйлар тын гына. Карашы нур сибә кызларның! Күз генә тимәсен, Күз генә, Эш алга тәгәри, дусларым! САБЫЙЛАР ■Күзәттем, сокланып, мин бүген Бакчада сабыйлар уйнавын. Лачынга әйләнде күңелдә Болай да канатлы уйларым. Сабыйлар, Җаныйлар, — Нарасый даһилар! Тыңлыйм да, йотлыгып, җырларын, Карыйм да мин алар йөзенә, Нинди көч сихерли, аңламыйм, Сабыйга әйләнәм үзем дә. Сабыйлар, Җаныйлар, — Нарасый даһилар! Сүзләрен кабатлыйм аларның, Бергәләп күбәләк куам мин. Онытам чал кергән чәчләрне, Бөтенләй яңадан туам мин. Сабыйлар, Җаныйлар, — Нарасый даһилар! Кочаклап алам да үзләрен, Күтәрәм, иркәләп, югары. Куанам, күреп мин кулымда Гөлләргә бизәлгән дөньяны. Сабыйлар, Җаныйлар, — Нарасый даһилар! ЗУР ГОМЕР ТУРЫНДА <-*ур гомер турында Уйламый кем генә. Бик якын бу уйлар Минем дә күңелемә. Чыннан да, кызык бит, Кем яшәп туйган, дим; Ә кайчак сискәнеп, Сагаеп куям мин. Баса да каршыма, Сүз куша намусым: Күп яшәү кирәген Бик әйбәт аңлыйсың. Тик менә, әйт әле, Иң әүвәл син, кеше, Мәгънәле үтәме Яшәгән тиклесе?.. АЛМА •Иешкән алмага Карашын тегәп, Гомер буена Йөргән бер егет. . Кызыктырмаган Бүтән һичнәрсә. Булмаган, гүя, Айлы кичләр дә... Ямь тапкан ул тик Шушы алмадан. Тик аңа ’серен Ача алмаган. Тәкәбберлеге Күз кыскан аңа: Сер ачсын әүвәл. Янәсе, алма... Әйе, борынын Күкләргә чөеп, Үткәргән шулай Яшьлеген егет. Күрә ул хәзер, Кая барса да: Сайрашып кошлар Оча бакчада. 6 Күрә ул, күрә: Аның алдында• Тоташ чәчкәгә Чума бар дөнья... Тик алма пешкән Урында менә Калган, тырпаен, Инәләр генә... КЕНДЕК -Мактаныр надан: Күр мине, дияр. Мин бит дөньяның Кендеге, дияр. Ә дөнья әйтер: һай, хәсрәт, һай, сан... Нишләрмен инде, Син төшеп калсаң!.. ИҢ ШӘБЕ -^к, диләр, Шәп, диләр. Шартлатып Мактыйлар: — Моннан да шәбе юк! Ак булсын, Шәп булсын. Капмавым Хак булсын, Шуннан да шәбе юк! ГАЛӘМ КИҢЛЕКЛӘРЕН ЯУЛАГАНДА -^ер-бер артлы оча ракеталар һәм алдан ук белеп торасың: һәркайсының кайчан, кайда җитеп, Нинди юллар сызып узасын. Әйтерсең лә, уен эш кенә бу, Әйтерсең лә, узып барасың, Ай белән Җир араларын түгел, Әлмәт белән Шөгер арасын... Ә мин менә, ничәнче көн инде, Приемныйда чират көтәмен. Белә алмыйм һаман начальникның Кайчан, ничек кабул итәрен... 7 КЫШКЫ АВЫЛ .иртәдән бирле Дулый җил, бурап. Улый берүзе Мең бүресыман. Ул, ахры, шулай Котырып бүген Өшетмәк була Җанымны минем. Белмим, төшме бу, Әллә хак эшме. Эзлим мин, ди ул, Ятим Апушны. Салам түбәле Өйләрнең башын Хәзер мин, ди ул, Җилгәреп ташлыйм!.. Улый җил, дулый, Чәчә зәһәрен. Чайкый, ажгырып, Ап-ак чәчләрен. Хәзер ул менә Елмаер, бәлкем: Күренер ишектә Ул көткән ятим. Ялангач аяк Чыгар да тышка, Калтырар сабый Бозлы баскычта. Кертләкче булыр. Эшкәе беткәч. Ишек бавына Буйкае җитмәс... Улый җил, дулый, Котыра буран. Иске гадәтен Куа ул, беләм. Салам түбәле Өйләрнең башын Хәзер мин, ди ул, Җилгәреп ташлыйм!.. Тик очмый күктә, Тузгылып, салам. Ятим Апуш та Күренми һаман... Алдына чыгып Шашкын давылның, Бөек Тукае Баса авылның!.. арихка, белмим, боларнын Барсы да кермәс, бәлкем. Күңелдә ләкин матур эз Калдырып үтә һәр көн. Хәтта төн бушка узмаган, Бер-бер эш булган була. Фермада сарык булса да Бәрәнләп куйган була...