Логотип Казан Утлары
Публицистика

ФАТИХ ӘМИРХАН ХАТЛАРЫ

ФАТИХ ӘМИРХАН ХАТЛАРЫ ТУРЫНДА БЕР-ИКЕ СҮЗ Фатих Әмирхан 1902—1911 елларда Ризван Алушев-Ибраһимов белән хатлар алышкан. Кем соң ул Ризван Алушев-Ибраһимов? Ул Казанда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә Фатих Әмирхан белән бергә укыган һәм алар якын дус булганнар. Мө- хәммәдия»не тәмамлагач, Р. Алушев-Ибраһимов Себер мәдрәсәләренә (Хвалынск, Ачинск, Чита өязләренә) укытучы булып китә һәм Бөек Октябрь социалистик революциясенә кадәр шунда укытучы булып эшли. Революциядән соң, үлгән көненә кадәр (ул 1938 елның язында Уфада үлде) ул Стәрлетамакта чыккан «Мәгариф эшләре», Уфада чыккан «һабан», «Трактор» жу риалларында эшли. Гомеренең соңгы 5—6 елында ул Уфада Башкорт театр техникумында ана теле һәм әдәбияты укытты. Себер мәктәпләрендә укыткан елларында Ризван Алушев-Ибраһимов «Вакыты (Оренбург), «Тормыш» (Уфа), «Кояш» (Казан) газетларында хәбәрче булып тора һәм Себердә яшәүче татар, башкорт һәм казакълар арасында мәгариф эшләренең торышы, мәктәп-мәдрәсәләрнең эше турында күп кенә мәкаләләр язып бастыра. Башкортстан яшьләре журналы «Сәсән»дә гражданнар сугышы темасына аның бер хикәясе дә басылганы билгеле. Фәрхәнә — Ризван Алушевның тормыш иптәше. Алар революциягә кадәр, бергә Себердә укытучы булып эшлиләр. Шунда өйләнешәләр. Фәрхәнә апа революциягә кадәр татар газетларында («Вакыт», «Тормыш», «Кояш») татар хатын- кызларын укыту һәм аларның тигез хокуклылыгын, азатлыгын таләп иткән мәкаләләр яза. Фәрхәнә апа укытучылар пенсиясе алып яши иде, 1958 елда Уфада үлде. 1936 елда, Казан педагогия институтының аспирантурасын (проф. Г. Нигъ- мәти җитәкчелегендә) тәмамлагач мин, Уфага кайтып, Башкортстан тел, әдәбият һәм тарих гыйльми-тикшеренү институтында өлкән гыйльми сотрудник булып эшли башладым һәм шул ук вакытта Башкортстан педагогия институтының татар бүлегендә татар әдәбияты тарихы һәм әдәбият теориясе укыттым. Ул елларда Башкортстан тел, әдәбият һәм тарих институты Башкорт театр техникумы белән бер бинада (Пушкин урамы, 104 нче йорт) иде. Ризван Алушев-Ибраһимов безнең институтта тел, әдәбият һәм тарих буенча үткәрелгән җыелышларга йөри иде. Шунда мин аның белән таныштым. Төскә-биткә чибәр, гәүдәгә мәһабәт, кечелекле һәм простой бер кеше иде ул. Сөйләшүләрнең берсендә Ризван абзый миңа үзенең Фатих Әмирхан белән «Мөхәммәдия» дә бергә укуы, дус булуы, революциягә кадәр аның белән хатлар язышуы, 1926 елның кышында, Фатих Әмирхан үлгәч, аның турында доклад ясавы, тыңлаучыларның аңа Ф. Әмирханның иҗаты, политик карашлары турында язма һәм телдән күп сораулар бирүләре турында сөйләде. 1938 елның язында Ризван Алушев-Ибраһимов үпкә шешүеннән үлгәч, Фәрхәнә апа миңа Ризван абзыйның татар газетларында басылган кайбер мәкаләләрен һәм Ф. Әмирханның 34 хатын һәм 3 кулъязмасын бирде. Фәрхәнә апа миңа Ф. Әмирханның басылган китапларының Ризван Алушевка бүләк иткән автографлы экземплярларын да күрсәтте, ләкин аларын бирмәде; «Болары кадерле дустым, гомерлек тормыш иптәшем Ризванның онытылмаслык истәлеге булып үземдә саклансын инде», диде. Башкортстан педагогия институтының татар бүлегендә укытканда, программа буенча Ф. Әмирхан иҗатын үткәндә, мин бу хатларны лекцияләремдә файдаландым, кайберләре белән студентларны таныштырдым. s. ,С. Ә.‘ № 3. 113 Ф. Әмирханның миндә сакланган хатларының өчесеннән алынган өзекләр- ңитаталар Ф. Әмирханның 1957 елда басылып чыккан ике томлыгының беренче томы кереш мәкаләсендә (авторы X. Хисмәтуллин) бирелде. Ул түбәндәгечә булды. 1954 елның җәендә X. Хисмәтуллин иптәш Уфага килде һәм Ф. Әмирханның миндә сакланган хатлары белән танышты һәм шунда ул хатларның кай- берләрен күчереп алган һәм әле әйтелгән мәкаләсендә шул күчермәләрдән өзекләр китергән. Ләкин кереш мәкаләдәге «Хатлар СССР Фәннәр Академиясе Казан филиалы китапханәсе фондында саклана» дип язылган сүзләр дөрес түгел. Фактта исә ул хатлар егерме ел буена — 1958 елның октябрь азагына кадәр — миндә сакланды. Фатих Әмирханның тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнү өчен кыйммәтләре һичшиксез зур булган ул хатларның һәм кулъязмаларның төп нөсхәләрен барысын да мин 1958 елның 28 октябрендә СССР Фәннәр Академиясе Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институтына тапшырдым һәм шул ук вакытта алар- ның 24 есен «Совет әдәбияты» журналы битләрендә чыгарырга тәкъдим иттем. Филология фәннәре кандидаты Афзал Ку д аш & & Газизем Ризван! Сиңа вә .мөхтәрәмә Фәрхәнә ханыма сәламнәрем! Күптән, хәтта бик күптән бирле сиңа хат язарга лазем 1 икәнен хәтеремдә тотсам да, бу көнгә кадәр фәкать тәкъдирнең каршы торуыннан наши2 яза алмадым, гафу итүеңә ышанам! Москвадан Казанга кайтып бөтен җәй буена фәкать истирахәт кылып 3 җәйне уздырсам да, бильахирә 4 һәр кәмальнең бер зәвале дигән кабилдән 5 15 нче августта паралич сугып, аякларымнан мәхрүм калдым. Авыруымның башында күрсәң, бәлки танымаган да булыр идең; куллар вә аякларны кыймылдатырлык булсын куәткә дә малик6 булмаганым өстенә, бер күзем дә паралич тәэсиренә бирелгән иде. Авыруыма -өч-дүрт көн үтәрүтмәс хәбәре бөтен Казанга җәелеп, хәтта хәзрәтләр мәҗлесе вә абыстайлар ашларында да төрле-төрле шәрехләр 7 белән сөйләнергә өлгереп, Казан татарларына минем авыруым мәсьәләсе бик күп вакытларга кадәр сөйләргә бер сүз булды: Печән базарчылары, каһәр сукты дип, тәҗвитчеләр, остаз бәддогасы дип, һәртөрле тәфсилат бирделәр. Әүвәл мәртәбә хәлемне белергә килгән иптәшләремнең бәгъ- зесе обморокка 8 егылды вә бәгъзеләре дә минем алда яшергән яшьләрен урамга чыккач түккәннәр. Хәзер инде хәлем бер дәрәҗәдә яхшыланып, терелү тарафына китте: кулларымнан вә күземнән паралич китеп, аякларымда да аз-маз хәрәкәт күренә башлады. Алай да бөтенләй сәламәтләнүне тиз көтмим! Хәзер, 5 нче ноябрьдән бирле, клиникада ятам. Авыруның берникадәр файдасы да булды: өч ай эчендә күп нәрсә укып чыктым. Вә «Әльис- лах» газетасында сәркәтиплек9 хезмәтен иттем һәм хәзер дә итәм. «Әль- ислах» сезгә барып ирешкән булса, баш мәкаләләр вә «Дамелла» имза- ли мәкаләләрне аяксыз дустың Фатих кулы белән язылган дип укырсың! Вә шулардан карап авыруның миңа рухани тәэсире булганмы, юкмы икәнене белерсең, әүвәлге номерда «Казан шәкертләре» имзасы белән язылган «Печән базары татарларына ачык хат» та авыруымның куәтле вә көчкә-көчкә генә утырып тора ала торган вакытымда минем кулым белән тәртип ителмештер 10 . Ризван! Син Исмәгыйльгә11 язган хатыңда миңа галәка катыг итте 12 дип үпкәлисең? Шулай түгелме? Андый нәрсә хәтереңә китерүдән ходайдан курыкмасаң, миннән оялырга тиеш! Ишетәмсең! Синең белән уздырган көннәрем һәрвакыт минем гомерем сәхифәсендә матур көннәрдән хисапланып язылып калачактыр. Минем авырганны гына көтеп торганнар икән, хәзер төрле яктан үземне чакыра башладылар: Казанда чыгачак «Әхбар» газетында иштирәккә 13, Петербургка, тагын берәр җиргә чакырган хат алдым. Клиникада яту бик күңелсез булыр дип уйлаган идем. Ләкин алай ук түгел икән: көндезләрне эш: уку вә язу белән уздырам, кичләрдә ип 114 тәшләр вә хосусан татарка вә марҗа белешләрем һәркөнне тулып яталар, конфет белән бик сыйлыйлар. Бу хатны алган көнне үк бик озын — бөтен Ачинскидан күчү тарихыңны һәм Читадагы мәгыйшәтеңне 24 25 26 27 28 29 30 31 32 33 34 35 36 37 38 39 бик мофассал 40 сурәттә язарсын дип ышанам. Дикъкать ит, әгәр ике табактан ким булса, хатыңны китергән почтальонның башына кыямәтләр кубарачакмын. Фәрхәнә ханыма әйт: әгәр син үзеңне бик зур тотып, ир булып кыйла- на башласаң, ул миңа гына бер шикаятьнамә язсын, сине ничек таэдип итәргә 16 үзем белермен. Валлаһи, язып арыдым! Бакый 41 кардәшем, сау бул! һәр икеңезгә дә гарызе мәүәддәтем! 42 Фатих Ә м и р х а н. Адрес өйгә яз! Р. S. Если имеешь возможность, то старайся привлечь подписчиков «Альислаха». Хат «Казань, клиника нервных болезней. «Әльислах» газетасының идарәсе, Казан» Болгар номерында. 1907 сәнә, 25 ноябрь» дигән басма язулы кәгазьгә язылган. 25Тиеш. 26 Килеп чыккай сәбәп белән. 27 Ял итеп, күңел ачып. 28 Ахырда. 29 һәр камиллекнең бер җимерелүе була дигән шикелле. 30 Ия. 31 Аңлатмалар. 3 һуш китү. 33 Секретарлык. 34 Язылмыштыр. 35 Исмәгыйль Аитов. 36 Араны өзде. 37 Катнашырга. 38 Тормышыңны. 39 Бик тулы итеп. 40 Әдәпкә китерергә. 41 Мәңгелек. 42 Чын дуслыгымны белдерәм. ☆ ☆ ☆ 2 декабрь, 1908 сәнә. Газизем Ризван әфәнде! Сиңа хат язарга уйлый башлаганыма бик күптән. Менә бүген билфигыль 1 эшкә тотындым — язам. Синең җибәргән рисаләчегеңне алдым. Ләкин, язылуы фәлсәфә сату тәрикынча 2 булганлыктан һәм дә күп урыннарда кызып китеп Ифратларга 3 төшкәнлектән, ошатмадым. Мәсәлән, татар газетларында төрле, дөреслеге шөбһәле хәбәрләр дәреж. ителүне 4 син мөхәррирләрнең русча белмәвенә һәм мәдрәсә җимешләре булуына сылтыйсың. Гаспринский, Шаһтахтинский әүвәлге «Казан мөхбире» вә «Таң» һәйәте тәхририясен 5 болай гаепләвенең никадәр вәҗһе- сез6 икәнен кем белми? Икенчедән, рисаләдә бер әсас нокта булмаган- лыктан, бер-берсенә капма-каршы тора торган фикерләргә бина кылы- нып вә һәммәсен бер катарга кертеп язылган нәрсәләргә дә тугыры киленә. Шуңа күрә аның түгел синең исем астында, бәлки гомумән бер дә исемсез генә дә матбугат галәхменә чыгуын муафикъ күрмим 7 . Казан хәлләренә килсәк, алар бер килеш баралар. «Әльислах» акрын гына, эленеп-салынып кына бара. Хәзер форматын үзгәртеп мәсләген5 дә сәясиләндерергә карар бирдек, бәлки аннан соң тәртипле бара башлар. Казан яшьләренең күбрәге мөшәрәкәт итәргә 9 вәгъдә биреп торалар. 8* 115 Казанда хәзер һәр атнада спектакль вә әдәбият кичәләре булып торалар. Көннәр кызыграк узалар. Аяклар минем ярыйсы ук булып киләләр. йөри башлагач аягүрә төшкән рәсемнең әүвәлге данәсен сезгә җибәрермен. Быел Казан яшьләре тырышрак күренәләр, һәммәсе укый, эшли «илүман кымкырыч» 10 ңилеп бетәләр. Укый торгансың, мин хәзер «Әльислах»та замана хикәяләре яза башладым. Син шулар хакында ни фикердә? Мин октябрь башыннан бирле чынлап тотынып укырга керештем. Аяксызлык файдасы буларак, күп нәрсә укырга да өлгерәм. Әгәр җәй көне берәр суга 11 барып вакыт уздырмасам, көзгә 6 класстан имтиханга керергә уйлыйм. Хат яз! Калган хәбәрләрне Фәрхәнәдән сораш, аңар язам. Ф а т и х. Теге яктагы хатны, үзең укымыйча гына, Фәрхәнәгә бир. Фәрхәнә! Син исәнме, саумы? Зур абыстай булып киләмсең инде? Агаң 12 хәзер зур үсеп килә инде. Ихтимал тиздән тәпи дә йөри башлар. Синең матур гына бер сеңелең дә бар иде; ул нишли? Аннан хәбәрең бармы? Кара әле, син аны миңа димләштерә башлап куйсаң ярар иде! Ә әле оныта язганмын: син миңа Шәмсекамәргә 13 гашыйк булырга кушкансың. Аның өчен мин сиңа, протест биреп, күп каһәрләр укыйм!!! Мин инде бер кат Ш. туташ Камалованы сөйгән, ә син шунда үзеңнең әллә нинди Шәмсекамәрләрең белән лезть итәсең. Ризванга әләкләп кыйнатыйм да дип бер уйлаган идем дә, хәзергә торып торсын инде дидем. Минем коляскага утырып Серноводский урманына барганыбызны хәтереңә китерәмсең? Пенснэгә кыстырган утын кисәге төшеп калганы юкмы әле? 116 рафтагы халыкның безне, озын чәчле булганга күрә, ученыйлар дип йөр- түе билахирьдә өчебезнең (Кәбир, Вафа7 , мин) коммуна кагыйдәсе белән кызыклы гына итеп торуыбыз дачада торабыз дип сөйләү хакын бирә. Бу көннәрдә бик эшсезләнеп киттем. Сәгать 12 дә торабыз, икегә хәтле чәй эчәбез, бишкә кадәр обед тугырысында киңәшәбез, 7 гә кадәр ашыйбыз, 10 га кадәр чәй эчәбез, төнге 3 кә кадәр шаярып уздырабыз. Ачинск адресы белә мин сезгә басылып чыккан бер китабымны («Фәтхулла хәзрәтнең үлгәч терелүе») җибәргән идем, шаять алгансыздыр. Озакламый «Гасыр» 8 нәшере уларак «Татар кызы» исемле бер хикәям дөньяга чыгачак. Бу хикәя моңа кадәр язган нәрсәләрем арасында үземнең бер генә данә ярата торган нәрсәм. Халык, тәнкыйтьчеләр ни диярләр инде? Хәер, анысы минем өчен барыбер: мин яза торган нәрсәләремне кеше өчен түгел — үзем өчен язам. Гаҗәпсенәмсез? Бер дүрт-биш көннән фактический йөри башлавымны көтәм. Әүвәлге адымнан соң, инша алла, сезгә хат язып җибәрермен. Хәзергә хушыгыз. Хат языгыз. Фатих Ә м и р х а н. Фәрхәнә, теге мин рәсемен күргәнем матур сеңелгә миннән сәлам сөйлә. Ярыймы? 117 жалованье 60 сум. Сәгыйть Рәмиев «Бәянелхак»та эшЛәп йөри, берничә мәртәбәләр чыгып китәргә дә уйласа да, энергиясе җитмәде. Ул «Кабакта мәхәббәт» исемле бер пьеса язган иде. Бастыручы табылганы юк әле. Бу көннәрдә Казанда ике яңа пьеса сатыла башлыйлар ...............минем «Яшь ләр» исемле өч пәрдәле пьесам. Монысын, чыгуы белән, сезгә дә җибәрермен. Әгәр тиз рөхсәт алып булса, тиз заманда сценада куелыр. «Фәтхулла хәзрәт»нең өченче җөзьен ° бүген язып бетерсәм кирәк, так что, бер-ике айдан ул да сатыла башлар... Сез әле ишәймәдегезме? Ишәймәгән булсагыз, ни өчен? Мин университет бетереп чыгып, частный татар гимназиясе ачканда әүвәлге ученик- ларым арасында сезнең дә бер «йөрәк парә»гез була алмас микәнни? Исмәгыйль Аитов аңарчы алты яшьлек бер йөрәк парәсе өлгертергә сүз бирде инде. Артык нәрсә язмыйм, газизләрем. Сагынучы Ф а т и х ы г ы з. Хат тиз-тнз яза торыгыз! 1 Җиңә. 2 Җицәем. 3 Ф. Әмирхан үзен шулай атый. 4 Шул исемдәге дини китап. 5 Исмәгыйль Аитов. 6 Кисәген. ☆ ☆ ☆ 19 TV >0. ГазизехМ Ризван! Миңа, нинди кечкенә кәгазьгә язган дип, ачуланмассың бит син. Без бит, җаным, Вернер («Җиде асылган кешеләр»дәге) әйткәнчә, каһәр тормышның һәр зарбасенә 11 дә күкрәк куярга хәзерләнгән кешеләр. Рәхимәнең бәхетлелеген сиңа исбат итеп торырга кирәк булмас. Аны син үзең дә аңлыйсың булыр. Хәзер мин сезгә «Фәтхулла хәзрәт»нең 3 иче җөзьен җибәрәм. Укып чыккач, бер хат язарсың. Фәрхәнәнең минем таусияны 43 44 тотып, тотмаганлыгын да бер дә ялганламый язарсың, ярыймы? «Ялт-йолт»ның әүвәлге номерлары бик сыек чыктылар. Аның өчен мин бик уңайсызландым. Ләкин чынлап язышырга бер дә вакыт арттыра алмыйм. Җәй көне дә буш вакытлар булыр дип уйлый алмыйм, чөнки укуны дәвам иттерергә уйлыйм. «Яшьләр» тугырысында берникадәр отзывлар алдым. Яшьләр «Яшьләр»не бик, хәтта артык яраткалыйлар икән. Бу да бер нәүгы 45 партия тәгассыбы 46 бит. «Яшьләр»нең художество [о] җәһәте47 бик начар бит. Җәйгә дачага чыгарга уйлап торам. Быел Казанга килеп китмисезме? Кызык булыр иде, ә! Җәйгә 100 сәхифәле итеп әдәбият һәм тәнкыйть мәҗмугалары нәшер итәргә башлавыбыз ихтимал. Елга 3—4 мәҗмүга чыга барачак. Се- бердә «Ялт-йолт»ка язарлык хәбәрләр булса, минем исемгә язып җибәр, разумеется, иренмәсәң. Хат' яз! Ф а т и х ы ң. 43Сугуына. 44 Киңәшемне. 45Төр. 46 Фанатизмы 47Ягы. 118 ☆ ☆ ☆ 3 нче октябрь, 1911 сәнә. Казан. Газизем Ризван! Беләм инде, сии мине, «тагын хат язмады бит аксак шайтан» дип, тиргисең. Ләкин, газизем, бу юлга нәхак рәнҗетәсең. Синең 30 нчы августта язган хатыңны мин бары өченче көн алдым. Мин хәзер өйдә тормыйм, шуңар күрә, өй адресы белән язылган хатлар яки бөтенләй югалып, миңа ирешми калалар, яки бик соң миңа биреләләр. Үз хәлемнән бәгъзе нәрсәләр: 1)Мин быел яз көне аттестат зрелости имтиханына кергән идем. 4 имтихан тоттым, 5 нчесендә, двойка алып, провалиться иттем. Быел кыш тагын укып чыгып, киләсе язга тагын шул ук имтиханга керергә уйлап торам. Ходайдан куәт сорый торыңыз. 2)Имтиханнан соң җәйне шактый кызыклы уздырдым: кунаклар, v мәшһүр» кешене күреп китәргә килгән заирлар ! ... вә әләх2 миңа скучать итәргә бер дә ирек бирмиләр иде. 3)«Хәят» исемле бер повесть язып бетереп, җәй көне басарга биргән идем. Хәзер шуның әүвәлге кыйсьменең3 ахыргы сәхифәләре җыелып бетте. 10—15 көннән сатылырга чыкса кирәк. Бу җөзье 88 сәхифәле, шактый озын бер китап булып чыкты. Чыгып җиткәч, сезгә дә җибәрермен. 4)«Фәтхулла хәзрәт»нең бишенче җөзьен бу көннәрдә язып тәмам итәм. Әүвәлге ике җөзьенең шушы көннәрдә икенче мәртәбә тәбыг ителгәннәре 4 базарга чыгачак. Бичара хәзрәт, тырышып-тырышып, миңа шактый акча табып бирде. 5)Күптән түгел «Урталыкта» исемле бер роман яза башладым. Бу роман үз тәхминемчә 5 татар матбугатында хәзергә кадәр чыккан нәрсәләрнең һәммәсеннән дә зуррак булачактыр. Мең сәхифәдән дә ким булмас дип уйлап торам. Бу романда Казан яшьләренең 1906—1911 еллардагы тормышлары бөтен ягыннан күренәчәктер. Казан яшьләре тормышыннан: 1. Әүвәлдә син простой гына хәлдә күрә торган кешеләрнең берникадәрлесе хәзер студент булып киттеләр: ...Хөсәен Ямашев, Габдрахман, Газиз Гобәйдуллин...—хәзер инде ялтыравыклы төймәләр кадап йөриләр. Гомумән Казан яшьләрендә уку-мәгълүмат арта, шәкерт фикере кими башлады. Озакламый менә бер зубной врачымыз да була: Ямашев хатыны Хәдичә. Ахры акрын-акрын чынлап та үсә башладык. 2. Казанда хәзер әллә никадәр син белми торган яңа кешеләр заһир булдылар 6 . Коммерческийда укучы 30 дан артык татар малайлары, гимназияләрдә укучы 40 ка якын татар кызлары — һәммәсе акрын-акрын үсәләр, балалыктан чыгып «кеше» рәтенә керә башлыйлар. Хәзер синең «Мөгаллим вә мөгаллимәләр тәрҗемәи хәленә» килик. Мин бу тугырыда үземнең берәр дельный фикер бәян итүемә бер дә ышана алмыйм. Алай булса да, берәр сүз яз инде диясең «икән, ул вакытта үземнең Фатих Кәрими фикеренә кушылгаклыгымны бәян итәм. Андый нәрсәләрне китапханәләр бик авыр бастыралар. Чынлап караганда, аларны да гаепләр хәл юк, чөнки мондый китапларның әүвәлге меңнән калганы бик озаклык белән, бик авырлык белән генә сатылалар. Зан итәм7—ул тәрҗемәи хәлләр бик күп нокталарында бер-беренә охшаш торганнардыр. Шуңар күрә андый китаплар укыр өчен шактый скучно булып чыгалар. Халык андый нәрсәне аз укый. Хосусан 8 әллә кайда, Сибириядәге мөгаллимнәрнең тәрҗемәи хәлләре, бу кечкенә тормышлы халык Хадимнәренең однообразно һәм кыенлык белән узган гомерләре— халыкны интересовать итәр дип уйларга бик читен. Ризаетдин әфәнде Фәхретдиновның «Асәр»ләренең шулкадәр авырлык белән •сатылуы — бу турыда бер мизан 9 була аладыр. Аннан соң китапханә ләр һәрвакытта китапны өстендәге имзасына карап бастыралар. Мәсәлән, шул синең язган «Тәрҗемәи хәлнең» өстенә... Тукай имзасын куйсаң, һәрбер китапчы с удовольствием бастырыр иде. Аларны, сатучыларны, һәм гаепләп тә булмый, чөнки халык күбрәк вакытта әсәрнең имзасына карап ала икән. Менә сиңа кечкенә генә бер мисал: Быел «Мәгариф» китапханәсе бер «Кавагыйде әдәбия» яздырмакчы булды. Бу эшне әүвәл миңа бирергә теләделәр. Миңа җөзьесенә карап һәр нөсхәсе өчен 4 тән 8 тиенгә кадәр бирмәкче булдылар. Димәк, өч мең данәгә җөзьесенә карап 120—240 сум. Мин үзем отказаться итеп, башка кеше предлагать иткәч, алар ул кешегә нөсхәсенә 2—3 тиеннән артык бирергә разый булмадылар. Димәк, өч меңгә 60—90 сумнар. Менә, берадәр, китапчыларның имзага никадәр игътибар иткәннәренә шаһит. Шулай итеп, мин дә сиңа теге әфәнде белән бергә -кушып бастырырга киңәш бирәм. Гаҗәп түгелме? Яза башлагач никадәр сүз табылды. Киленбикәгә сагынып сәлам! Фатих Әмирхан.