Логотип Казан Утлары
Хикәя

БЕРЕНЧЕ ЕЛУ

1887 ел. Шыксыз һәм күңелсез декабрь таңы сызылып килә. Буран белән томаланган сүрән бу таң ялыктыргыч көннән соң килгән эчпошыргыч кичне хәтерләтә иде. Казан Кремле астындагы пересыльный төрмәнең авыр тимер капкалары тавышсыз гына ачылдылар да, капкадан кара дугаларына ямьсез тавышлы кыңгыраулар тагылган пар ат чыкты. Кузладагы кучерның бөкерәйгән җилкәсенә карап чана түренә ике кеше утырган: бүре толыбының якаларын күтәргән, кара мыек-сакаллы, сулаган саен самавыр кебек пуф-пуф итеп торучы исправник һәм әтисенең пыжик бүреген кигән яшүсмер. Ул да толып кигән, ләкин якасын күтәрмәгән. Иртәнге эңгер-меңгердә үсмернең малайлыгы чыгып бетмәгән аксыл чыраен һәм киң ачылган коңгырт күзләрен шәйләп була. Кремль үренә менүгә киң Иделнең рәхәт йокысын саклап торучы Осла и таулары күренә башлады. Идел дә, таулар да әрсез чинаган декабрь җилен санга да санамыйча изрәп йоклыйлар. Калын кар юрганы белән капланган үзәнлекләргә карап күңелгә ямьсез уйлар килә. Әйе, язга кадәр бик ерак шул әле. Декабрь генә бит әле, декабрь.... Өченче көн төнлә Володяны кулга алдылар. Ново Комиссариатский урамында Соловьевлар йортында барысы да йокларга ятканнар иде инде. Кинәт өзек-өзек ишек кактылар. Йокыдан айнып җитмәгән Мария Александровна күлмәген таба алмыйча интекте, ашык-пошык кына киенде, иңенә шәлен салды. Кармаланып шырпы эзләргә тотынды, ут кабызды. Таләпчән һәм әрсез шакылдау тагын кабатланды. Володя сикереп торып чалбарын киде, тужурка җиңен таба алмыйча йөдәп бетте. Мария Александровна лампаны алып өй алдына чыкты: — Кем бар анда? — Полиция! Мария Александровнаның йөзе агарынып китте. Әнисе артыннан өйалдына чыккан Володя җитез генә барып ишекне ачты. Ялтыравыклы төймәле шинельләр кигән, аркылы-торкылы каешлар аскан, мыеклы ят кешеләр өйгә кереп тулдылар. Алар үзләре белән салкын катнаш тәмәке, итек мае һәм Россиянең казна йортларына хас тынчулык исе алып керделәр. Озын буйлы, папахасын егетләрчә баш түбәсенә чөеп кигән пристав, кылычының чуклы тасмасы белән уйный-уйный: — Студент Ульянов Владимир сез буласызмы? — дип сорады. — Әйе, — диде Володя тыныч кына. 2. ,С. Ә." № 4. t 17 18 — Казан губернаторының сезне төрмәгә озатырга дигән боерыгы бар. Җыеныгыз-с. Володя сүзсез генә әнисе янына килде, аның калтыранган кулларыннан лампаны алып күзләренә текәлде. Приставның сүзләре үзеннән бигрәк әнисенә пичек тәэсир иттеләр икән дип уйлады ул. Мария Алек- сандровнаиың көтелмәгән хәлдән куркынган күзләре зур булып ачылганнар, дерелдәп торган ирен читләреннән моңарчы күренмәгән сызыклар сузылган. Пристав шпорларын зыңгылдатты: — Гафу итегез, ханым, иң элек тентү кебегрәк нәрсә... Өйнең асты өскә килде. Бүлмәләр тупас тавышлар, йөткерүләр һәм күңелсез ыгы-зыгы белән тулды. Полиция кешеләре дөп-дөп басып бүл- мәдәнбүлмәгә йөриләр, хуҗаларның барлыгын да оныткандай кычкырып сөйләшәләр, китап шкафларында актарыналар, тәмәкедән саргайган бармаклары белән урын-җирләрдә казыналар иде. Володя башта борчылса да, бераздан тынычланды. Күңелендә әнисен кызгану хисе белән беррәттән интеллигент булып кыланып маташкан полиция приставына ачу туды. Әйтерең бармы, нәзәкәтле кыланалар! Атлаган саен «гафу итегез»^ «үтенәм», «... кебегрәк нәрсә» дигән төче сүзләр ишетелеп китә. Ә чиста итеп юылган идәндә дәү, тупас итекләрдән төшкән эзләр ярылып кала, мендәрләр бер караваттан икенчесенә очалар, пыяла ватыкларын чылтыратып стенадагы әтисенең рәсеме идәнгә барып төште... Коты чыккан Мария Александровна куллары белән йөзен каплады. — Гафу итегез, ханым, бу чоланда нәрсә тотасыз? Володя, күзләрен кыса төшеп, әнисе өчен җавап бирде: — Керосин һәм шырпы. — Ә бу нәүрәптә? — Күселәр асрыйбыз! —дип кырт кисте ачуы кабарган Володя. Власть кешеләренә хөрмәтсезлеккә ачуы чыккан пристав башын чайкады. — Ай-яй, яшь егет! —диде ул авызын чалшайтып һәм бераз дәшми торгач өстәп куйды: — Әйе, менә университетны тәмамладыгыз да инде. Котлыйм! Сеңелләре Оля һәм Маня Володяны үбәргә, саубуллашырга тотындылар. — Берүк әнкәйне карагыз, аңа болай да авыр... Кызлар яшь белән тулы күзләрен Володядаи алмыйча башларын иделәр. — Пышылдашмагыз!—диде тупас тавыш.— Сөйләшергә ярамый! Киенегез, Ульянов әфәнде! Пристав ашыктыра башлады: — Пүнәтәйләр тентү протоколына кул куйсыннар! Күрше йортның хуҗасы белән дворник карт өстәл янына киттеләр. Мария Александровна җылы оренбур шәлен иңеннән алып, Володя- ның муенына бәйләде. — Кирәкми, әнкәй, нигә ул? Шәле... — Ал!.. Минем шәлем ич ул... Володя сөеп әнкәсенең күзләренә карады һәм аның кулларын үбәргә кереште. Ана иреннәрен тешләп, күз яшен күрсәтмәде... Өч кенә көн үтте бит әле аңа! Ә бүген сөргенгә дә озаталар. Ул полициянең яшерен күзәтүе астында Кокушкинода яшәргә тиеш. Володя, чана табаннарының шыгырдавына колак сала-сала, борылып карады. Җирән сакаллы извозчик арык атын каулый-каулый алар артыннан ук килә. Чанада аның әнисе утыра. Ул очып китәргә талпынган кош кебек Володяга таба иелгән. 2* 19 Черек күл бакчасын үттеләр. Дворяннар собраниесенең ак пулатын бер кырыйда калдырып, Себер трактына чыктылар. Исправник, кучерга атларны туктатырга кушып, мышный-мышный аягына басты һәм арттагы чанага борылып кычкырып җибәрде: — Әй, борылыгыз әйдә! Озатырга рөхсәт юк. Кемгә әйтәм мин! Чана борылганда утыргычтагы тимер чыбыкка чытырдап ябышкан Мария Александровна улыннан күзен ала алмады. Володяның күзләренә яшь килсә дә ул үзе һаман елмайгандай булды... Менә әнисе утырган ат кире Казанга юрта башлады. Сүрән яктылыкта әнисенең күз яшеннән чыланган кул яулыгы белән капланган йөзе тагын бер мәртәбә күренеп калды. Бераздан атлар да, әнисе дә буран эченә керен югалды. «Бичара әнкәй, — дип уйлады Володя толып якасын күтәрә төшеп, — күпме кайгы күрергә туры килде сиңа соңгы елларда: узган ел гына әти үлде... Петербургтан Саша белән Аня кайткач, барыбызны да үз янына чакырып алды... —- Балалар, барыгыз да кулларыгызны бирегез әле, — диде ул. Аның күпне күргән калын учлары безнең куллар астында күмелеп калды. Без әнкәбезнең кулын салкын җилләрдән ышыклаган кебек үз учларыбыз белән капладык. —Менә шулай, — диде ул сөенеп, — миңа җиңелрәк булып китте. Барыбыз да бергә чагында бер нәрсәдән дә курыкмыйм мин...» Володя көрсенеп куйды. Исправник аңа кырын гына карап алды да дәшмәде. Шәһәрне чыгып, кар япмасы астында калган кола-яланнап бара башлаганнан бирле таш сын кебек катып барган сакчының ләм- мим сүз кузгатканы юк. Кучерның вакыт-вакыт «На-а!» дип атлар каулавы һәм дугадагы кыңгырауларның өзлексез шылтыраулары гына иренеп кенә туып килгән иртәгә җан кертә. Чана үтеп киткәч кыр тагын тына иде. Егет аксыл' бөдрәләр бизәгән киң маңгаен вакыт-вакыт җыерып куя. Сабыйлыгы да чыгып бетмәгән кабарынкы иреннәре каты бер карарга килгән кебек кысылганнар. Ул акрын гына уйлана. «Әйе, әнкәй, синең тынычлануың озакка булмаган икән шул. Саша белән Аня Петербургка китеп берничә ай торуга Сембергә коточкыч хәбәр килеп төште. Саша Ульяновны патшага һөҗүм итүдә гаепләп кулга алганнар. Сиңа, улыңны коткаруларын кайгыртып, Петербургка барырга туры килде, һәрвакыт безне кайгыртып торырга, мәшәкать чигәргә туры килә син бичарага!» Володяның йөрәге авыртып, сыкрап китте... «Сашаны үлем җәзасына хөкем иттеләр һәм сигезенче майда астылар. Син, әнкәй, шул чагында өч көн тамагыңа капмадың, үле кеше кебек кымшанмыйча бер урында утырдың да утырдың. Без, Оля белән, сине Идел буена алып чыктык. Яр буена утырдык та ак кикрикле дулкыннарын ярларга кага-кага аккан баһадир Иделгә озак кына карап тордык». Буран көчәйде. Чана чалулый-чалулый әле чокыр-чакырга төшеп китә, әле югары менә. Калку урыннарда салкын җил ярма карларны учлап-учлап биткә бәрә, якаларга тутыра. Юл өстепә киртләч көртләр өеп бертуктаусыз салкын җил өрә. Володя, башын сузып, иксез-чиксез кар диңгезенә карый, анын күңеленә бер генә минутка ямьсез уйлар килә. Кар юрганын ябынган табигать мәңгегә үлгән, бар матурлык, тереклек гомергә күмелеп калгансыман тоела. Аннары ул авыз читләре белән генә елмая: «Юк, чәчәкләр-гөлләр белән барыбер яз килер!» Уйлары аны Аня янына алып китәләр. Аняиы Петербургта кулга алып полиция күзәтүе астына Себергә җибәрергә хөкем иткәннәр иде. Мария Александровна үтенеч белән губернаторга барды, ниндидер 20 министрларны, депутатларны күрде, ялынды һәм Аняпың хәлен җиңеләйтүгә иреште: Себерне Кокушкино авылы белән алыштырдылар. «Иске буа янындагы ташландык йортта бер үзе ничек яши икән?» — дип пошынып куйды Володя. Аның тизрәк Аня янына барып җитәсе, барын да беләсе, барысы турында да сөйләшәсе килде... Кокушкиноның утлары караңгыда ялтыраган бүре күзләре кебек күренеп киттеләр дә тагын югалдылар... Аня кыңгырау тавышын ишетеп, пальтосын җилбәгәй җибәреп, яланбаш килеш урамга йөгереп чыкты һәм энесенең кочагына атылды. Исправник карлыккан юан тавыш белән: — Менә килеп җиттек. Искәртеп куям: авылдан ун чакрымнан да читкә китәргә рөхсәт ителми. — Таш сын телгә килде, — дип пышылдады Володя Аняга һәм, толып итәкләрен көчкә сөйрәп, чанадан төште. — Әгәр дә мәгәр мин гөмбәгә-фәләигә барып адашсам һәм шул чикне үтеп чыксам? — диде ул көтелмәгән шуклык белән. — Адашып кара! — дип янады теш арасыннан гына таш сын. Исправник кучерның җилкәсенә төртте: «Кузгал!» Тояклары белән кар кисәкләре чәчә-чәчә, атлар юртып киттеләр. Володя апасын гаҗәпләндереп һәм сөендереп шаркылдап көлә башлады. Өйнең өске катына күтәрелделәр. Караңгылыкта йокымсыраган дәү өйнең бер бүлмәсендә генә бәләкәй лампа яна. Идән такталары ямьсез шыгырдыйлар, баскыч араталары селкенеп-селкенеп кала. Ягылмый яткан ташландык өйдән күңел өшетерлек салкын сирпелә. Аня, өс киемнәрен дә салмыйча, өстәл артына кереп утырды һәм, үз күзләренә үзе ышанмагандай, сүзсез генә Володяга карап торды: аның энесе — шук һәм наян энесе политик сөргенгә эләккәнме? — Нәрсә бик төбәлдең әле? — дип сорады Володя үз чиратында апасын күзәтеп. «Күрешми торганга ярты ел гына үтсә дә ул ничек үзгәргән! Нинди ябыккан. Күзләрендә ярсу, өметсезлек чаткыларымы шунда...» — Өченче Ульянов та патша «мәрхәмәтен» татый башладымы? — дип сорады Аня уйчан гына. Володя апасының уйчанлыгын сизә һәм аның хәсрәтен таратырга теләп, кычкырып сөйли башлый: — Беләсеңме, Аня, пересыльный төрмәдә утырганда минем башка нинди фикер килде? Йөз ел элек шушы казаматта Емельян Пугачев җәфа чиккән бит! Моннан качып Уралга киткән һәм шунда азатлык байрагын күтәргән. Төшенәсеңме, Аня? Мин Пугачев белән бер казаматта утырдым! Дөрес, аннан бер йөз ел соңрак соңрагыи. Аннары мине монда Себер юлы белән китерделәр. Күпме кешеләр хаклык өчен богауларын шалтыратып үтмәгәндер бу юллардан! — Хаклык өчен дип дөрес әйттең син, Володя! Без дә синең белән хаклык өчен монда килдек. Әйе, әйе! — диде Аня һәм пальтосын салып ташлады: аңа эссе булып китте. Володя яңгыратып көлеп җибәрде: — Тычканнардан курыкканың исеңдәме? Бервакыт төнлә уяндоп киттең дә кычкыра башладың. Бөтен йортны аякка бастырдың. «Ой-ой, тычкан бар», имеш! Тычкан дигәнең әнкәйнең кара җеп йомгагы булып чыкты. Ха-ха-ха! Ләкин Аня елмаймады. — Хәзер тычканнардан курыкмыйм инде мин, — диде ул җитди генә итеп. — Чынлапмы? Жандармнарга рәхмәт укы алайса. Алар белән танышканнан соң мондый гына җәнлекләр куркыныч түгел! Володя шат күңелле булып күренергә тели идег Әмма аның гадәттә 21 гедән ныграк сакаулыгы, күзләрен яшерергә тырышуы Аняны сагайтты. Ул энесенә дә читен, бик читен икәнлеген күрде. Ул бары апасын борчымаска гына тели. Күңеленнән генә энесенә рәхмәт укып, Аня сүзне икенчегә борды: — Бичара әнкәй, ул ничек түзәр инде! Володя кашларын җыерды: — Без, Аия, синең белән гаиләдә өлкәннәр булып калдык. Әнкәйнең бар өмете бездә хәзер. — Үзе дә монда килеп җитәр әле. «Володяиы үз янымнан бер адым да читкә җибәрмим хәзер» дип язган иде инде миңа. — Әйтерең бармы! Аналар бар да бер төсле булалар, ахры, — диде Володя, басынкы гына. — Университетта чакта бер кызык хәл булды әле. Өч дус өйләренә кайтсалар, тегеләрнең бик кирәкле китаплары югалган икән. Теге Петропавел крепостенда язылган «Үлеләрдән тереләргә хат» исемле китап. Дуслар пошиманга төшәләр! Кем алган да кем алган? Бераздан сер ачыла: аларны тентегәннәр икән. Кемнәр дип уйлыйсың? Үз әниләре! Нидер сизенгәннәрдә, актарынып, ярамаган китапны тапканнар һәм тизрәк яшереп куйганнар. Ярый әле эш әниләренең бик каты кисәтүе белән тәмамланды. Безгә дә бу хәл сабак булды, моннан соң итәкләребезне җыебрак йөри башладык. Аня самавыр куеп җибәрде. Өстәлгә кәгазьсез арзанлы конфетлар, кара ипи килде. — Үпкәләмә, ипи-чәй, якты чырайдан башка нәрсәм юк! . Володя, бер туктаусыз сөйли-сөйли чәй эчте. Ләкин үзе көлсә дә аның күзләре җитди һәм уйчан иделәр. Энесен җентекләп күзәтеп торган Аня моны бик тиз сизде һәм авыр сулап куйды. Володяның гомерендә дә мондый озын, салкын кышны күргәне юк иде әле. Ул төннәрен йоклый алмый ята, таң белән тора да, караңгылы- яктылыда укырга утыра. Бабасы Александр Дмитриевичның китапханәсендә бик кызыклы китаплар табылды: Юлий Цезарьның «Картлык турында»гы трактатын, Тейлор, Спенсер, Писарев, Гюго, Некрасов, Глеб Успенский әсәрләрен Володя йотылып укый пде. Ул кич-иртәләрен китапларга күмелеп үткәрә. Әмма Марксны, Чернышевскийны укып Россиянең тарихи үсеш юллары, крестьяннар хакында кызып-кызып бәхәсләшкән яшерен кичәләрне, дусларын сагына иде. Көндез Володя өй арасында Аняга булыша: утын яра, суын кертеп бирә. Аннан чаңгысын ала да, ау мылтыгы асып, тирә-як урманнарына чыгып китә, Мишә елгасына барып чыга. Атнага бер тапкыр Володя юл төшеп Казанга баручыларга китап- журналлар тутырган капчык биреп җибәрә. Тү*земсезлек белән дулкынланып яңа китаплар кайтканны көтә. Бер көнне Аияның күзе Володяга өстәл урынына хезмәт итә торган верстак өстендә яткан хатка төште. Кызыксынып беренче юлларны укып торганда ишек ачылды. Салкыннан кып-кызыл булган Володя апасының сораулы карашыннан ук эшнең нәрсәдә икәнлеген төшенде һәм чишенә-чишенә сөйли башлады: — Сии халык мәгарифе, дөресрәге, халык караңгылыгы министры Деляновның университетлар өчен яңа устав чыгаруын беләсеңдер инде? Ул крестьян һәм мещан балаларын университетка алуны бөтенләй тыйды; студент оешмаларын — үзара ярдәм кассасын, уку бүлмәсен, ашханәләрне яптырды, укучылар өстеннән күзәтү оештырды. Кыскасы, университетны казармадан, полиция бүлегеннән аерып булмый башлады. Ачуың килерлек тә бит, әй! Шул ачуны чыгарырга җай гына кирәк иде. Университетта якташлар оешмасының советы сайланды. Сембер 22 якташлар оешмасы мине дә советка сайлады. Көз көне инспектор Пота- повның әләге аркасында үзенең хөр фикерләре өчен студентларның мәхәббәтен казанган математика профессоры Преображенскийны куып чыгардылар. Мәскәү студентларының чуалышлары хакында хәбәрләр килгән көн иде. Без депутатлар җыелышында петиция яздык һәм студентларны сходкага чакырырга булдык. Дүртенче декабрьдә бөтен аудиторияләр, кабинетлар һәм лабораторияләр кырмыска оясы кебек мәж килде! һәр- кайда да төркем-төркем студентлар җыелышып тора. Үзебез якын күргән алдынгы фикерле профессорларны алдан ук кисәткән идек. Инспектор Потапов һәм аның кара өрәкләре Войцехович белән Виноградов коридорда тыз-быз чабып йөриләр, аудиториягә керергә куркалар. Билгеләнгән вакыт җиткәч, совет членнары аудиторияләргә таралдылар: иптәшләр, сходкага! Актлар залына! Икенче катка менә торган баскычта халык ташкыны, ыгы-зыгы, шау-шу! Тавышлар әзрәк тына төшкәч, сходканы алып барырга комитет сайладык. Нинди генә речьләр сөйләнмәде анда! Мин дә сөйләдем. Сходка кызып киткәндә генә Потапов килеп керде. Кафедра артына баскан да кычкыра бу! — Таралыгыз, юньсезләр, югыйсә мин полиция һәм солдатлар чакыртып көч кулланырга мәҗбүр булачакмын. Залдагы хәлне күрсәң иде син! Тавыш, сызгыру... Студентлар Пота- повны урап алдылар. Юрист Алексеев Потаповның яңагына берне чалтыратмасынмы! Инспекторның үкчәсен генә күреп калдык! Ректорны чакыртып аңа петицияне укыдык. Ректор комга салган алабуга балыгы кебек авызын гына ача, сүзен әйтә алмый. Шулай да «алабуга» полиция чакырырга, Ревель полкына хәбәр итәргә өлгергән икән. Безгә дә ярдәм килеп җитте: ветеринария институтының студентлары кузгалды. Сходка сәгать дүрттә генә тәмам булды. Күпләр сходкадан таралганда протест йөзеннән студентлык билетларын калдырып чыктылар. Аня Володяны бүлдерми генә тыңлап торды. — Хатка син боларның барысын да яздыңмы? — дип сорады ул бераздан. — Берсен дә калдырмадым. Аняның борчылуы йөзенә чыкты: — Владимир, син үзеңнең күзәтү астында яшәвеңне онытып җибәрәсең. — Бер дә онытмыйм. Полициянең исен иснәп карадым инде мин. — Бу хатны җибәрергә ярамый, Владимир. — Җибәрәм. Сходка өчен бер җәза алдым инде мин. Борынгы Рим законында ук әйтелгән: «Бер эш өчен ике мәртәбә җәза бирелми». — Ә син хат язган иптәшең җәза алганмы соң? Володя үзенең йомшак чәчләрен артка сыпырып куйды һәм оялып мыгырданды: — һмм, менә бу хакта уйламаган идем... Ул хатны вак-вак кисәкләргә ертып ташлады һәм көлеп җибәрде: — Шушындый әйбәт, акыллы апаң булу бердә зарар итми икән, ә! Ул Аняны биленнән кочып алды һәм биеп китте. Әниләре кыш урталарында гына килде. Ул үзе белән Оленьканы, ЭДитяны һәм Маняшаны да иярткән иде. Кеше күплегеннән идән такталары өзлексез шыгырдадылар. Әмма бу юлы такталар сөенешеп, куанышып шыгырдыйлар кебек иде. Володя Митяны шахмат уйнарга өй рәтә башлады, аргач, аны ияртеп ауга чыгып китте. Ул аудан һәрвакыттагы кебек буш сумкасын селкеп, күтәренке күңел белән кайтты. Ишектән үк: — Юлыбызны куян кисте шул, Аня. Бер нәрсә дә тота алмадык! — днп кычкыра-кычкыра керде. — Теге син кыш буе куып йөртә торган куянмы? — Шул үзе инде, Аиечка, шул үзе! Бер колагында минем ядрәне дә йөртә ул! Өйнең бөтен почмакларына Володяның куанычлы көлүе яңгырый. Стена артында тыңлап утырган Мария Александровнаның күңеленә һәрвакыт бер уй килә: «Күңелеңне төшермисең, улым! Болай көлә алгач бик әйбәт инде!» Бервакыт аудан Володя аерата әйбәт кәеф белән кайтып керде. — Әнкәй, Анечка, Оленька! Барыгыз да киенегез! Тизрәк киенегез! — Нәрсә бар? Ни булды? — Аны сөйләп буламыни! Киттек! Ат көтеп тора. Ярты сәгать үтәр-үтмәстән бөтен гаилә үрәчәле чанага төялеп юлга чыкты. Володя ал арны чаңгы белән озата бара. Кояшлы матур көн. Офык өстеннән апак болытлар шуышалар. Кар өстеиә урманнарның йомшак күләгәләре сузылган. Күккә дә, җиргә дә туры гына карап булмый, яктылыктай күз чагыла. Бөтен җирдә кояш, кояш... Олаучы карт крестьян тешсез авызын ерып сөйләп бара: — Наян ул, без сезнең улыгызны күптәннән шулай атыйбыз, бик наян! Шушы арада мине бәләдән коткарып куйды бит әле. Лаеш исправнигы мине атсыз калдырган иде. йөк чыгара идек, шунда квар- тальныйга бераз төртергә онытылган. Атымны алырга җаен тапты бит хәерсез! Бик кайгырган идем! Тот та Мишәгә чум! Атсыз мужик мужик түгел инде ул! Шуннан сезнең улыгызны очраттым. Ни булды сезгә, бабай, нигә бик моңаясыз? ди бу. Яшь булса да кайгылы кешене күрә белә. Хәсрәтемне сөйләп бирдем үзенә. Бер кәгазь язды бу миңа. «Мә, бабай, ди, Казанга бар да, губернаторның үз канңеляриесенә тапшыр. Мин серле бер сүз беләм, губернатор да койрыгын болгый алмас!» Сүзе дөрескә чыкты бит! Биям дә үземә кайтты. Менә ул. На-а! Юрта төш! Мария Александровна дәшми-тынмый гына гаҗәпләнеп бара. «Володя миңа бернәрсә дә сөйләмәде ич!» Мишә елгасына текә яр төшә. Атны куып җиткән Володя кош кебек очып түбәнгә төшеп китте. —Монда килегез, монда! — дип яңгыратып кычкырып җибәрде ул. Бөтенесе дә аның янына килгәч, ул кулы белән алга төртеп күрсәтте. Кар белән капланган калын боз арасында фирүзә төсендәге кечкенә генә елу күренде. Аның аз гына шадраланып торган өстендә ак болытлар йөзә һәм ул тере кебек тоела иде. Әйтерсең лә шундый матур, нәфис булып яңа гына дөньяга туган да, тереклек итеп маташа... Җыелганнар Володяны нәрсә дулкынландыруын шунда ук белеп алдылар. Беренче елу! Калын боз катлавы ватыла башлаган! Димәк, тиздән яз килеп җитәчәк, яз! — Әнкәй, әле дә ярый син миңа әткәйнең бүреге белән үзеңнең шәлеңне биргәнсең! — диде Володя сакаулыгын ныграк сиздереп, — алар да булмаса бу озын һәм коточкыч кышны ничек үткәргән булыр идем?! Ул беренче мәртәбә бу кышны озын һәм коточкыч дип атады. Мария Александровна улына иркәләп карады һәм елмаеп куйды. — Балалар, кулларыгызны бирегез әле, — диде ул тыныч кына. Бөтенесе дә ак, яшь учлары белән әниләренең күпне күргән җыерчыклы кулын капладылар. Елу өстендә ап-ак пар бөтерелә иде. Аяз Гыйлаҗев тәрҗемәсе.