БЕРЕНЧЕ АДЫМ
XLVIII шь драматург Шәриф Хөсәенов—соңгы елларда әдәбиятка килгән сәләтле яшьләрнең берсе» 1958 елда Татарстан китап нәшрияты аның беренче китабын чыгарды. Җыентыкка кергән «Профессор кияве» комедиясе күпләргә таныш. Темасы белән яңа, алган проблемасы белән актуаль булган бу комедияне тамашачы яратып каршы алды. Сәхнәдә үзебезнең замандашлар күренде, безнең күңелләрне борчыган кызыклы гына мәсьәләләр куелды. Эшче егет Рөстәм профессор кызы Гөлсинәгә гашыйк була. Алар берберсен яраталар. Тик эшче егет белән Гөлсинә арасындагы мәхәббәткә каршы килүчеләр табыла. Бәдриләр, «Бурсык Абдулла»лар хәзер дә, безнең чорда да яшиләр икән әле. Алар, әлбәттә, теге заманныкыларга караганда үзгә; өсләрендә камзул түгел — шәп костюм; аякларында да — ботинка. Ләкин омтылышлары — бер, теләкләрен үтәү өчен бер юлдан сыптыралар. «Син, кызым, безнең бердәнбер балабыз, бердәнбер куанычыбыз. Синең әллә гамендә дә юктыр. Әмма безнең үзеңә тиң булырлык, туган итеп семьяга кабул итәрлек кеше очраса ярар иде дип уйламый калган көнебез юк», ди Хуҗин. Профессорның кияү сайлауда үз үлчәве, үз фәлсәфәсе бар, ә кызның — үзенеке. Әтисенә үз тирәсендәрәк чуала торган, йөзгә «кызыллык» китермәслек кияү кирәк. Гөлсинә өчен Рөстәмнән башка кешенең булуы мөмкин дә түгел. Конфликт тормышчан, көчле. XLVIII Ш. Хөсәенов. Профессор кияве. Татарстан китап нәшрияты. 1958. Тиражы 5500, Бәясе 4 сум 30 тиен. Образлар чарланган. Бу әсәргә карата тагын күп кенә мактау сүзләре әйтергә мөмкин булыр иде. Ләкин «Профессор кияве» комедиясе аңа һич тә мохтаҗ, түгел. Комедия — яшь авторның, иҗади уңышы, беренче булса да, берәгәйле адымы булды. Жыентыкка кергән икенче пьеса — «Бирнәле кыз». Шактый күп кабатланган темага язылса да, бу әсәр дә укучыда уңай тәэсир калдыра. Автор, комедия серен белеп, аның алымнарыннан оста гына файдаланган. Бу җыентыкта тагын бер зур пьеса — «Чулпан» урнаштырылган. «Чулпан» пьесасында да авторның сәхнә законнарын төгәл һәм белеп куллануын сизәсең. Авторның теле дә, башка пьесаларына караганда, җанлырак, образлырак. Конфликт та көчле. Ләкин әсәр сәхнә күрмәде. Ни өчен? Әсәрнең кыскача гына эчтәлеген күз алдына китерик. Пьесаның үзәгендә — яшь совет врачы Чулпан образы. Аның белән янәшә — галим Вилдан. Драманың төп сюжеты шушы ике яшь кешенең мәхәббәтен күрсәтүгә корылган. Чулпан Вилданны ярата. Чулпан автор тарафыннан уңай сыйфатлар белән бизәлгән. Ул гадел, ул әдәпле, ул тыйнак, ул хезмәтчел, ул олы йөрәкле. Я 121 Ә Вилдан Чулпанны аңламый да, яратмый да. Вилдан — бозык кеше. Гомумән, табигать аны кемне дә булса ярату хисләреннән мәхрүм иткән. Ул Чулпанның изге хисләреннән явызларча көлә, аның белән булган мөнәсәбәтләргә нокта куя. Чулпан артист Илдарны ярата башлый. Торабара ул мәхәббәт ныгый. Чулпан белән Илдар үзләренә комачаулый торган киртәләрне бергә җимерәләр. Вилданга булган хисләрне онытып, күңелле генә тормыш корып җибәргәндә, тагын Вилдан килеп чыга, һәм Чулпанның аңа булган сүнгән мәхәббәте тагын дөрләп китә. Ләкин алама кеше алама булып кала шул инде. Вилдан Чулпаннан усалларча көлгәч, тагын юк була. Чулпан Вилдансыз да, Илдарсыз да кала. Тормышта мондый хәлләрнең дә булуы ихтимал. Тик драматург фотограф түгел, ул булган вакыйгаларның кирәкле, файдалыларыи гына сайлап алырга тиеш. Ә бу пьесада Чулпан белән Вилдан арасындагы мөнәсәбәтләр күңелгә ятышсыз, йөрәкне кирәкмәгәнгә чеметә торган итеп бирелгәннәр. Автор, теләгәндерме-юктырмы, әсәренә «мәхәббәт законнарны үзе чыгара» дигән эпиграф куйган шикелле. Дөрес, мәхәббәт кайбер кешеләрне ахмаклыкларга да илтүе мөмкин. Тик кемнәрне? Чулпаннарнымы? Чулпанның Вилданга мәхәббәте нинди җирлектә туган соң? Пьесадан моңа төпле җавап табуы авыр. Чулпан Вилданда безгә билгеле булмаган, бик тирән яшеренгән гүзәл сыйфатлар тапсын да, ди. Ләкин укучы әсәрне укыганда Вилданның андый сыйфатларын күрми. Чулпанның Вилданны ни өчен яратуы табышмак булып кала. Ярый, Чулпан Вилданны ярата, ди. Ләкин бит Вилдан аны яратмый. Вилдан моны яшерми, туптуры: «Безнең юллар аерыла... Бу эшкә нокта куярга кирәк», ди. һәм хәтта кыздан көлә дә: «Буш кыз син», ди. Кызның күзләрен «уйсыз һәм мәгънәсез» дип мәсхәрәли. Кыз өчен моннан да зур хурлыкның булуы мөмкинме соң? Ләкин кыз һаман Вилданга омтыла. Чулпаныбызның бөтен гүзәллеген, сафлыгын автор бер кул селтәүдә юкка чыгара. Пьесадагы Мәрзия — Чулпанның дусты да укучы белән бер фикердә: «Шундый җәберләнүне дә онытса, җүләр булыр», ди ул. Шулай да Чулпан нинди сәбәпләр аркасында, үзен өзелеп яраткан Илдарга хыянәт итеп, Вилданга сарыла соң? Яшь вакытындагы мәхәббәт, теге, Вилдан тарафыннан мәсхәрәләнгән, кат-кат пычратылган мәхәббәте аркасындамы? Әллә соңгы вакытта Вилдан аның сүрелгән мәхәббәтен кабындырырлык эшләр башкардымы? Пьеса буенча Вилданның кеше күңеленә ятышлы бер генә эше дә булмады. Ул башыннан аягына кадәр пычракка буялган кеше. Хәтта озак вакытлар күренми торып, Чулпан янына яңадан килгәндә дә исерек була. Автор әледән-әле үзенең сәер «фәлсәфәсен» алга сөрә ҺӘхМ Чулпаннан: «Уйлар безгә буйсынмыйлар. Алар үзләре киләләр» дип әйттереп, шул «фәлсәфәне» исбат итәргә тырыша. Гөлназ бик хаклы. «Ирек бирсәң йөрәккә — утырырсың көрәккә», ди ул. Чулпан көрәккә утырып кала да. Әйе, сукыр мәхәббәт- саф күңелле, ана булырга хәзерләнүче көр өметле хатынны аягыннан ега.^ Автор Чулпанны бер сыйфаттан — горурлыгыннан мәхрүм иткән. Бәлки, аны автор юри шулай сурәтлидер. Ләкин Чулпан кебек нык ихтыярлы хатынны горурлык хисләреннән мәхрүм итү — аны күрә торып гарипләү дигән сүз. Горур кызлар, хатыннар тормышта да, әдәбиятта да һәркемне сокландыралар, үзләре кебек булырга әйдиләр. Ә Чулпанда андый көч юк. Ул бары тик әкиятләрдә генә очрый торган ихтыярсыз, җебегән хан кызларын хәтерләтә.