АЛАРНЫ ИЛ ОНЫТМАС
Фашистлар тоткынлыгында үз-үзен аямастан көрәшеп үлгән герой шагыйрь Муса Җәлил тарафыннан төзелгән яшерен оешманың эшчәнлеге торган саен ныграк ачыклана бара. Узган елның август аенда, Муса Җәлилнең һәм аның көрәштәшләренең үлүенә 15 ел тулу уңае белән, Татарстан язучылары союзы чакыруы буенча Казанга Фәрит Солтанбеков килгән иде. Ул да Муса Җәлил төзегән яшерен оешмада член булып торган. Иптәш Солтанбеков Муса Җәлил турында күп кенә истәлекләр сөйләде. Ул үзенең кайбер истәлекләрен укучылар белән дә уртаклашырга булды. Күк күкрәми яшен яшьнәми, Корбан бирми халык яшәми. Гайнан Курмаш өек Ватан сугышы башланып киткәндә мин Украинаның Шепетовка шәһәре тирәсенә урнашкан хәрби частьтә хезмәт итә идем. Июльнең беренче көннәрендә бу районда бик каты сугышлар булып узды... Изге җиребезне дошман самолетлары бомбага тота. Безнең дот белән батальон штабы арасында бәйләнеш өзелде. Телефон линиясен тикшерү өчен җибәрелгән солдатларның берсе дә кире әйләнеп кайтмады. Без чолганышта калдык. Безгә бернинди дә ярдәм килми. Өч солдат һәм бер лейтенант дотта— оборонада утырабыз. Өч көннән бирле ашаганыбыз, йоклаганыбыз юк. Дошманга җавап итеп, пулеметтан атабыз. Безгә каршы юнәлдерелгән көчле ут дотның амбразурасын җимерә. Аның ялкыны минем башымны, битемне, кулларымны яндырып үтә. Мин аяктан егылам һәм аңымны югалтам. Берникадәр вакыттан соң исемә килсәм, күземне ача алмыйм. Кулларым белән башымны, битемне тотып карыйм. Якында гына ыңгырашкан тавышлар, миңа бөтенләй таныш булмаган сүзләр ишетелә. Мин немецләргә әсир төшәрмен дип куркам. — Кайсыгыз исән калдыгыз, атыгыз мине, тере килеш дошман кулына эләгүгә караганда үлем артыграк, — дип ялынам. Иптәшләрем дә каты яраланганнар... Инде пемецләр дотка ук бәреп керделәр. Кулларыбызны бәйләп, барыбызны да тышка алып чыктылар. Алар безне Дубно шәһәрендәге хәрби әсирләр лазаретына китерделәр. Менә мин, дошман кул астына төшкән әсир булып, лазаретта ятам. Күзем бернәрсә дә күрми. Әсир врачлар: «Күзең ачыла, курыкма, сукыр калмыйсың»,—дип юаталар. Сигезенче көнне, чыннан да, күзләрем яктылыкны аз гына тоя башлады. Лазаретта мин ай ярымнан артык яттым. Дәваланганнан соң, 1941 елның август ахырында безне Ярослав шәһәрендәге әсирләр лагерена озаттылар, ә сентябрь аенда Рава-русская Б 77 шәһәренә, 328 А лагерена күчерделәр. Анда гестапо офицерлары безнең һәммәбезне стройга тезделәр һәм, сез — коммунистлар, дип, 140 кешене аерып алдылар. Алар арасында мин дә бар идем. Барыбызны да подвалга ябып куйдылар. Подвалның һавасы начар, салкын. Безне көненә бер генә тапкыр ашаталар, айда да төрле ташландык азыклардан пешерелгән баланда гына бирәләр иде. Көн саен 10—15 кеше үлә башлады. Мин дә хәлсез ятам, мин дә үлем көтәм. Подвалны һәрвакыт бикле тоталар. Анда бары тик мәетләрне ташучы әсирләргә генә керергә рөхсәт ителә. Шул эшкә билгеләнгән Фоат һәм Наил исемле иптәшләрем мине үлекләр белән тулы часовняга кертеп салдылар. Төнлә яшеренеп кенә килеп, әсирләр яши торган баракка илттеләр, иртә белән санчасть- кә алып барып урнаштырдылар. Лагерьдагы әсирләрнең исәбе-хисабы юк. Кемнәр үлә, кемнәр авырый, күпме кеше исән калды — моның белән беркем дә кызыксынмый. Коммунист булуда гаепләп подвалга ябылган әлеге 140 кешенең үлмичә калганнарын — үз аягы белән йөрерлек булса, стройга тезеп, үзе йөри алмаганнарын трактор арбасына төяп, урманга алып барганнар һәм аларның барысын да алдан казып куелган чокыр кырына тезеп атканнар. Бу турыда миңа лагерьда тракторчы булып эшләүче бер әсир егет сөйләде. Якын дусларымның кайгыртулары аркасында, мин үлемнән котылып калдым. Тимгелле тиф белән авырып, санчастьтә мин өч ай яттым. Ачлыктан, салкыннан иза чигеп күпме әсирләр үлүен, үземнең ничәмә-ничә үлемнән калуымны уйласам, йөрәгем жу итеп китә. Бар иде бит шундый авыр һәм газаплы көннәр! Юк, ул көннәрнең газабы беркайчан да истән чыкмас. Безгә көненә яртысына пычкы чүбе кушылган 200 грамм ипи бирәләр. Лагерьда дезинфекция ясалмаганга һәм мунча булмаганлыктан, әсирләр арасында тиф һәм дизентерия авырулары башланды. Үлекләрне иртәдән кичкә кадәр ташып торалар. Лагерьдагы 7500 гә якын кешедән берничә айдан соң күп булса 500 ләп-кенә әсир исән калды. 1942 елның март аенда безне этап белән Львовтагы 328 нче әсирләр лагерена озаттылар. Бу лагерь биек тау башына салынган иске төрмәгә урнашкан һәм калын койма белән әйләндереп алынган. Койма өстеннән чәнечкеле тимер чыбык сузыла. Крепость эчендә ике катлы казармалар. Аларның һәркайсы су тутырылган чокырлар белән уратып алынган, һәр казармага керү' өчен күпер салынган. Төннәрен казармаларның ишекләре бикләнеп куела. 1943 елның январь ае. Безне яңадан икенче урынга — Польшадагы Демблин крепостена күчерделәр. Монда да медицина ярдәме бик начар, һәр көнне бик күп кеше кырыла. Немецләр бер төркем әсирләрдән капут командасы төзегәннәр. Бу команда лагерьда үлгән кешеләрне күмү белән шөгыльләнә. Без килгәнче үк инде биредә төрле авырулардан, ачлыктан, салкыннан 95 мең кеше кырылган. Шундый газаплы көннәрнең берендә тоткынлыкның барлык ачы кимсетүләрен, мәсхәрәләрен үз җилкәбездә татыган бер вакытта, мин лагерь ашханәсенә бардым. Билен кысып бәйләгән, кара кашлы, тәбәнәгрәк буйлы, кара гына бер егет ашханәне себереп йөри иде. Мин аңа: «Исәнмесез, иптәш!» — дип эндәштем. Ул да, миңа карап, кайгылы төстә генә сәлам бирде. Мин танышкан бу иптәш — Гайнан Курмаш булып чыкты. Ул 1919 елда туган. Мари АССРның Бәрәңге районындагы педучилищены тәмамлагач, Актүбәгә китеп, шундагы татар урта мәктәбендә директор һәм физика • укытучысы булып эшләгән. Педучилищеда укыганда комсомолга кергән. Казан дәүләт педагогия институтында читтән торып укыган. Без аның белән бик якын дуслар булып киттек. Курмаш мине Зиннәт Хәсәнов һәм Габдулла Батталов белән таныштырды. Алар үзләрен тәрбияләп үстергән илгә җаинарытәннәре белән бирелгән чын патриотлар иде. 78 Зиннәт Хәсәнов әле менә хәзер дә күз алдыма башына пилотка, өсте- нә иске шинель, аягына агач башмак кигән түгәрәк кенә битле, саргылт чәчле, урта буйлы бер егет булып килеп баса. Ул үзенең Татарстан АССРның Сарман районыннан булуын, анда әтисе һәм туганнары калганлыгын сөйләгән иде. Зиннәт Совет Армиясендә лейтенант булып хезмәт иткән. Аның бик акыллы, күп сөйләшми торган, басынкы һәм командирның һәр сүзен җиренә җиткереп үтәүче курыкмас йөрәкле кеше булганлыгын аеруча басым ясап әйтәсе килә. Гайнан Курмашның шигырьләрен без бергәләшеп укый торган булып киттек. Аның күп кенә шигырьләре арасында «Әнкәмә хат», «Үлгән улыңнан хат» дип аталганнары күңелгә бигрәк тә нык сеңеп калган. Менә «Әнкәмә хат» исемле шигыренең соңгы куплетлары: — Дошманга аркаң күрсәтеп син, Илгә кертсәң дошман этләрен — Харам булсын сиңа мәхәббәтем, Яшьлән биргән изге сөтләрем. — Көтмә әле, әнкәй, көтмә әле, Эреп бетәр җыйган майларың. Көрәш озын, көрәш корбан сорый, Белеп булмый дөнья хәлләрен. Тик хәзергә мине каргамый тор, Оят китермәс улың йөзеңә. Иркен илдә үскән Ватан улы Үләр! Ләкин торыр сүзендә. Бу шигырьләрне укыгач, без, нинди генә юллар белән булса да, дошман тоткынлыгыннан котылып, Ватаныбызга, халкыбызга күбрәк хезмәт итү, көрәш сафында калу турында уйлый идек. Бездә лагерьдан качарга һәм партизаннарга барып кушылырга кирәк дигән фикер туды. Берничә мәртәбә качарга да омтылып карадык, ләкин теләгебезгә ирешә алмадык. 1943 елның март ахырларында лагерьга Шәфи Алмаз исемле ак эмигрант белән Муса Җәлил килде. Муса Җәлил һәм Гайнан Курмаш кочаклашып күрештеләр. Алар бер-берсе белән шактый озак сөйләшкәннән соң, Курмаш мине үзләре янына чакырып алды һәм Муса Җәлил белән таныштырды. Муса Җәлилне минем элек күргәнем юк иде. Шунлыктан, башта әле аның Демблин крепостена килүенең сәбәбен ачык белмәдем. Курмаш мине ни өчен ул кеше белән таныштыра, кем икән соң бу? дип уйланып та куйдым. Муса шул ук көнне китте. Ул киткәч, Курмаш миңа Муса Җәлилнең зур шагыйрь икәнлеген әйтте. Муса Җәлил белән Гайнан Курмаш Казанда ук таныш булганнар. Курмаш, Казан педагогия институтында читтән торып укыган вакытында, еш кына Муса Җәлил янына барып, шигырь язарга өйрәнеп йөргән. Гайнан Курмаш көрәшче шагыйрь генә түгел, бәлки кешене ике-өч күрүдә үк якыннан танырга, аны рухи яктан тәрбияләргә сәләтле психолог һәм педагог та иде. Берничә көннән соң Гайнан Курмаш безгә Муса Җәлилнең сүзләрен кабатлады. Яшерен уздырылган бу сөйләшүдә ул безгә Радомда Муса Җәлил төзегән бер яшерен оешма булуын, андагы артистлар труппасының нәрсәләр эшләвем аңлатты. Муса Җәлил Кур- машка шушы яшерен оешмада эшләрлек ышанычлы кешеләр кирәклеген әйткән. Ул кешеләр яхшы җырлый яки музыка инструментларында яхшы уйный белмәсәләр дә, маскировка өчен, аларны артистлар труппасына алырга мөмкин булачагын белдергән. Ул, төп максат — артистлар хәзерләү түгел, дигән. Яшерен оешмага кергән ышанычлы егетләргә таянып, дошман пропагандасына каршы актив рәвештә үз пропагандабызны алып барырга кирәклекне аңлаткан. 79 Яшерен оешманың төп программасы әсир төшкән совет кешеләрен патриотик рухта тәрбияләүне, Совет Армиясенә каршы сугышырга җибәрелгән батальоннардагы немец офицерларын һәм ватан хыянәтчеләрен үтереп, барлык корал белән үз ягыбызга чыгуны күздә тота икән. Шул хакта ишеткәч, без барыбыз да озак уйланып йөрдек. Берничә көннән соң Зиннәт Хәсәнов һәм Габдулла Батталов, артистлар труппасына керү хәйләсе белән, Муса Җәлил тарафыннан төзелгән яшерен оешмага киттеләр. Без, Курмаш белән, икәүдән-икәү генә калган көннәрнең берендә, Муса Җәлил бер немец офицеры белән яңадан крепостька килде... Менә Муса Җәлил, Курмаш һәм мин Демблин крепостенда сөйләшеп утырабыз. Муса Җәлил безгә әсирләрдән төзелгән легион турында сөйли. Шул легиондагы артистлар труппасында эшләргә тәкъдим итә. Без андый легионнарның Совет иленә каршы көрәшү өчен төзелүләрен ишетеп беләбез. Шуңа күрә безне билгесез бер аңлашылмаучылык борчый. Моны сизенгән Мусаның кәефе китте. Ул безнең алдыбызда торган бурычларны аңлатырга тотынды. Легионны фашистларга хезмәт итү өчен түгел, ә туган илебезне, туган халкыбызны яклап фашистларга каршы көрәшү өчен файдаланачагыбызны, көрәшне яшерен төстә авыр шартларда алып барачагыбызны сөйләде. — Без легиондагы әсирләрнең качуларын оештырырбыз, ә вакыты килеп җиткәч, яшерен оешманың барлык членнары белән берлектә, партизаннарга барып кушылырбыз, — диде. Шул ук көнне, 1943 елның 15 маенда, Муса Җәлил безне Радомга, легионга алып китте. Муса Җәлил белән Курмаш, Радомдагы урманга барып, бик озак сөйләшеп килделәр. Муса Җәлил икенче көнне китте. Соңыннан Курмаш Зиннәт Хәсәновны, Габдулла Батталовны һәм мине чакырып, шул ук урманга алып барды. «Урманда нинди матур урыннар барлыгын белеп торыйк, — диде ул тирән мәгънәле итеп. — Безгә бит пьесаларыбызны урманда да хәзерләргә туры киләчәк». Урманны әйләнеп чыкканнан соң, бер чишмә буена килеп утырдык. Шунда Курмаш үзенең Муса Җәлилдән ишеткәннәрен сөйләп бирде. Легиондагы беренче батальон безнең илгә каршы сугышу өчен март ахырларында фронтка җибәрелгән. Калинин фронтына килү белән, 15 немец офицерын һәм ватан хыянәтчеләрен үтереп, 1200 кеше үзләренең барлык кораллары белән Совет Армиясе ягына чыкканнар. Моны һич тә көтмәгән фашистлар куркуга төшкәннәр һәм Совет Армиясенә каршы сугышка җибәрелгән икенче батальонны, фронттан алып, Франциягә озатканнар. Бу батальондагы әсирләрне немецләр анда фәкать сакчылар сыйфатында, француз партизаннарына каршы көрәштә файдалана башлаганнар. Муса Җәлил шулай ук икенче батальонда да яшерен оешма членнары барлыгын, аларның Франциягә баргач та фашистларга каршы агитация эшләрен туктатмаячакларын һәм аларга француз партизаннарына кушылып, немецләргә каршы бергәләп көрәшүне оештыру буенча күрсәтмәләр бирелгәнлеген әйткән. Беренче батальон безнең якка чыккач, калган батальоннарда совет пропагандасын алып барулары мөмкин дип исәпләгән әсирләрне немецләр концлагерьларга ябарга тотынганнар. Курмаш безгә карап: «Безнең бу легионга килүебез тикмәгә түгел, без Муса Җәлил тарафыннан төзелгән яшерен оешманы киңәйтергә тиешбез»,-—диде. Муса Җәлил аңа оешмага бары тик ил өчен, халык өчен үзен корбан итәргә әзер торган, Ватанга чын күңелдән бирелгән егетләрнең генә кабул ителергә лаеклы булуларын аңлаткан. Муса Радомга тиз көннәрдә киләм дип киткән. Артистлар труппасында 14 кеше исәпләнә иде. Уникебез бер баракта торабыз. Музыкантлар 9 кеше, шулардан 3 есе скрипач, икесе гармунчы, икесе мандолинода һәм икесе гитарада уйный. Үз гомерендә театрда эшләгәне булмаса да Курмаш труппаның режиссеры булды. Муса Җәлил 8Э инде без килгәнче үк Рушат Хисаметдиновны капелла җитәкчесе итеп билгеләгән иде. Аның да моңарчы әле музыкант булганы юк иде. Шушы көнгәчә сәхнәгә бер генә тапкыр да аяк басмаган Хәсәнов һәм Батталов исә артист исеме алдылар. Мин дә мандолинода начар уйныйм: нота белән уйнау түгел, хәтта нотаны укый да белмим. Ләкин шулай да музыкант булырга туры килде. Фәхретдинов һәм Әмиров труппаның җырчылары иде. Радомда легионның дүртенче батальоны урнашкан иде. Артистлар труппасы яши торган барак та шул ук батальонда. Труппаның яртысын яшерен оешма членнары тәшкил итә иде. Май ахырларында Муса Җәлил тагын Радомга килде. Без берәм-берәм урманга, чишмә буена җыелдык, һәркайсыбыз Муса Җәлил алдында ант иттек. Антның эчтәлеге түбәндәгечә иде: командирның һәрбер тапшыруын һичсүзсез үтәргә. Илгә соңгы сулышкача хезмәт итәргә. Оешманың боерыкларын үтәгәндә, дошман кулына эләгергә туры килсә, яшерен оешманың эше турында сөйләмәскә, аның членнарын әйтмәскә, һәртөрле газапларга түзәргә һәм серне йөрәктә сакларга. Кем дә кем антны боза, аны үз ватанын сатучы, фашистлар ялчысы дип тамгаларга. Муса Җәлил безне һәрвакыт уяу булырга, әсирләр арасында бик сак эш итәргә чакырды. Шушы ук җыелышта, Гайнан Курмаш рекомендациясе белән, миңа һәм Хәсәновка Абдулла Алиштан листовкалар алып кайту эше йөклә- телде. Ә листовкаларны тарату Курмашка, Хәсәновка, миңа һәм Батта- ловка тапшырылды. Муса Җәлил шуннан соң Берлингә китте. Июнь башында артистлар труппасын бер немец офицеры Узедомга концерт куярга алып китте. Юлыбыз Берлин аша үтә. Алдан сөйләшү буенча, анда да тукталырга тиешбез. Тукталуыбызның төп максаты — андагы яшерен оешма членнары белән танышу һәм листовкалар алып кайту юлларын өйрәнүдән гыйбарәт. Берлиндә безне Муса Җәлил каршы алды. Ул безне Абдулла Алишлар тора торган җиргә алып китте. Абдулла Алиш белән мин беренче тапкыр шунда очраштым. Ул уртача буйлы, киң кара кашлы, кара күзле, сөйкемле генә кеше булып чыкты. Аның белән таныштырганда Муса Җәлил: «Алиш, менә сиңа кирәк кеше, Фәритне танып кал», — диде. Бу исә: «Листовкаларны синнән ул килеп алачак», дигән мәгънәне аңлата иде. Без берәр сәгать чамасы сөйләшеп утырдык. Соңыннан без солдат- ханәгә кайтып йокладык. Муса Җәлил Абдулла Алиш белән калды. Икенче көнне Узедомга киттек. Безнең белән Муса Җәлил дә барды. Узедом дигәннәре Балтик диңгезендәге кечкенә утрау булып чыкты. Легионерлар йорты шул утраудагы авылда урнашкан. Бу йортта 35—40 кешелек урын хәзерләнгән һәм легионерлар анда 7—10 көй торып китәләр иде. Без анда вакытта ул йортка Шәфи Алмаз, аның хатыны һәм профессор фон Менде килде. Биредә без җиде көн булдык, берничә концерт куйдык. Муса Җәлил дә җиде көн буена безнең белән бергә йөрде. Шул чагында ул «Шүрәле» дигән пьеса яза башлады. Муса Җәлил музыканы бик ярата, Гарәф Фәхретдиновныц җырларын күңел биреп тыңлый, минем мандолинамны алып уйный, шигырьләр, җырлар яза иде. Аның шигырьләре безне бик тәэсирләндерә, илебезне, халкыбызны сөяргә өнди, дошманга каршы көрәшкә чакыра иде. Гайнан Курмаш Узедомда «Ил кызы» исемле пьесасын язып бетерде. Легионда без бу пьесаны «Үч» дип атый идек. Аны язган вакытта Курмаш Муса Җәлилдән бик күп киңәшләр алды. Узедомнан кайтышлый тагын ике көнгә Берлингә тукталдык. Безне, Шәфи Алмазның шымчысы Солтан һәм бер немец офицеры күзәтчелеге астында, зоопаркка һәм башка җирләргә экскурсиягә алып бардылар. Зоопаркта экскурсиядә йөргәндә, Муса Җәлил дә безнең белән иде. 6. .с. ә/ № з. 81 Экскурсиядән соң Алишлар янына киттек. Шунда Алиш безне Әхмәт Симаев белән таныштырды. Алиш безгә үзе кичергәннәрне, ачлык, ялангачлык һәм кыйналулар белән тулы концлагерь тормышы турында сөйләде. Соңыннан Курмаш аңа: «Без иртәгә кич белән килербез», — диде. Бу аның: «Листовкаларны әзерләп куегыз», — дигән сүзе иде. Икенче көнне без яңадан Алишлар яшәгән җиргә бардык. Алиш һәм Әхмәт Симаевтан башка монда тагын ике татар егете бар иде. Вакытның кыска булуы һәм аларның бик тиз чыгып китүләре сәбәпле, без бу егетләрнең үзләре белән сөйләшеп утыра алмадык. Алиш безгә аларның берсе Фоат Булатов, икенчесе Гариф Шабаев икәнлеген һәм аларның типографиядә эшләүче яшерен оешма членнары икәнен әйтте. Алиш тышка чыгып китте һәм үзе яшергән җирдән немец телендә басылган газетларга төрелгән листовкалар алып кереп бирде. Листовкаларны без кечкенә ике чемоданга салдык. Өсләренә теш щеткасы, сабын, теш порошогы шикелле нәрсәләр тутырып, аларны немец газетлары белән капладык. Алиш безгә вагонда кайтканда чемоданнарны тәрәзә янына куярга кушты, хәвеф-хәтәр була калса, аларны тәрәзәдән ташларга кирәклек турында кисәтте. Листовкаларның бер өлеше рус телендә машинкада, ә калган өлеше типографиядә латин шрифты белән татарча басылган иде (Шуны да әйтергә кирәк: листовкаларның ахырына башта «Дүртенче комитет» дип куелса, соңга таба «Патриот» дип куела башлады). Листовкаларны без Радомга алып кайттык. Кичке аш вакытында, урманга барып, аларны бер зур агач куышына яшердек. Берничә көн үткәч, бер өлешен баракка алып кайтып, матрацлар эченә яшердек. Төнге сәгать икедән соң, листовкаларны итек кунычына тутырып, саклык белән генә барактан чыктык һәм аларны үзебезгә беркетелгән участокларга ябыштырдык, юлларга ташладык. Листовкаларны беребез ябыштырган вакытта икенчебез тирә-якны күзәтеп тора иде. Листовка тарату концертлардан соң, шулай ук лагерьда немецләр аз калган чакларда алып барыла иде. Муса Җәлилнең: «Без үлемнән дә көчлерәк булырга тиешбез», — дигән сүзләре безне һич нәрсәдән курыкмаска, кыюлыкка һәм батырлыкка өйрәтте. Әсирләрдән төзелгән һәм Крушинода урнашкан өченче батальонны июль ахырларында немецләр безнең илгә каршы сугышка җибәрмәкче булдылар. Анда пропагандист булып эшләүче яшерен оешма члены Абдуллин да фронтка китәргә тиеш иде. Бу батальон беренче батальон шикелле үк Совет Армиясе ягына чыгу өчен хәзерләнгән иде. Шуңа күрә дә, Муса Җәлилнең кушуы буенча Гайнан Курмаш, совет командова- ниесенә тапшырырсың, дип яшерен оешмада эшләүче членнарның исемлеген Абдуллинга бирде. Ләкин нәрсәдер сизенгән немецләр өченче батальонны фронтка җибәрмәделәр. Исемлек Абдуллинда калды... Июль башлары. Муса Җәлил Радомга килде. Без тагын берәмләп- берәмләп урманга җыелдык. Муса Җәлил, безнең белән исәнләшкәннән соң, фашистларның легиондагы өченче һәм дүртенче батальоннарны фронтка җибәрмәскә булганлыкларын әйтте. Бу батальоннардагы әсирләрне алар Белоруссия һәм Украина байлыкларын Германиягә ташый торган эшелоннарны озатып йөрүчеләр итеп файдалана башлаганнар. Дошманга каршы көрәштә безгә хәзер башка төрле юл эзләп табарга кирәк иде. Муса Җәлил безгә легиондагы батальоннарны кораллы восстаниегә хәзерләү, соңыннан аларны партизаннар ягына алып чыгуны оештыру Һәм моның өчен алдан ук партизаннар белән элемтәгә керергә кирәклеге турында сөйләде. Эшелоннарны озатып йөрүче әсирләрнең партизаннарга качып китүләрен, алар белән бәйләнешкә керүләрен тормышка ашыруны кичектергесез бурыч итеп куйды. Эшелоннарны озата баручы 25—30 әсирдән 10—15 е генә легионга кире әйләнеп кайта иде. Калганнары Польша чигеннән узганда Украина 82 партизаннарына качып китәләр иде. Курмашның исәпләвенчә, ул көннәрдә Украина партизаннарына 400 гә якын кеше качып китте. Легионның үзеннән дә поляк партизаннарына качучылар күп булды. Ләкин немецләр өченче һәм дүртенче батальоннарны һәрвакыт тулыландырып тордылар. Муса Җәлил китеп өч-дүрт көн үткәннән соң, Курмаш мина үзенең Берлингә барачагын әйтте. Берлингә аны Муса Җәлил чакырып киткән. Ул анда Курмашның «Ил кызы» исемле пьесасын сәхнәгә куярга рөхсәт алмакчы булган. Курмаш Берлиннән күп итеп листовкалар алып кайтты. Листовкаларга язылган сүзләрнең кыскача эчтәлеге түбәндәгечә иде: «Иптәшләр, үз илегезне һәм сезне сөеп, кайгыртып үстергән, бер күрергә тилмереп торучы ата-аналарыгызны, хатыннарыгызны һәм сөйгән кызларыгызны, туганнарыгызны һәм балаларыгызны онытмагыз! Дошманга каршы көрәшегез! Партизаннарга китегез! Иптәшләр, безнең һәркайсыбыз Ватан каршында зур бурычлы. Дошманга каршы аның үз оясында аяусыз көрәш алып барыйк. Туган илебезгә батыр ирләр булып кайтыйк!» Эчтәлеге белән шушыңа охшашлы листовкалар Алиштан күп тап< кырлар алып кайтып таратылды. Әйтеп үткәнемчә, өченче батальонда пропагандист булып Абдуллин эшли иде. Листовкаларны бу батальонда тарату бурычы аңа йөкләтелде. Абдуллин белән Курмаш мине өченче батальонга концерт куярга баргач таныштырды. Абдуллин миңа сугышка кадәр үзенең райком секретарь! булып эшләгәнлеген әйткән иде. Ул уртача буйлы, кара кашлы, түгәрәк битле кеше иде. Аның кечкенә генә мыек йөртүе дә хәтеремдә. Ул Муса Җәлил һәм Курмаш кушканнарны һәрвакыт төгәл үти иде. 1942 елның ахырында, 1943 елның башларында фашистлар төрле милләт кешеләреннән: руслардан, әзербәйҗаннардан, грузиннардан, үзбәкләрдән, татар һәм башкортлардан аерым частьләр төзергә керештеләр. Эмигрантлар һәм легиондагы немец офицерлары әсирләр урнашкан лагерьларга, концлагерьларга килеп, анда агитация алып бара башладылар. Бу частьләргә үз ихтыяры белән язылучылар булмагач, әсирләрне легионга көчләп алып китәләр иде. Татар, башкорт, мари һәм чувашларны бер урынга — Радом янындагы Едельня дигән лагерьга җыйдылар. Үзләре «Идел-Урал» хөкүмәте дип атарга җыенган курчак хөкүмәтнең башында Октябрь революциясе вакытында чит илгә качып киткән Шәфи Алмаз исемле татар ак эмигранты тора иде. Батальоннардагы пропагандистлар Муса Җәлил рекомендациясе буенча билгеләнделәр. Дүртенче батальонда пропагандистлар булып Ф. Сәйфелмөлеков, Мичурин (Корбанов) һ. б. лар эшләде. Өченче батальонда мин белгән пропагандистлар арасында Абдуллин һәм Әмиров бар иде. Беренче батальон Совет Армиясе ягына чыккач, фашистларга каршы пропаганда эше алып бару тагы да кыенлаша төште. Муса Җәлилгә аеруча сак булырга кирәк иде. Язган шигырьләрен дә ул үз янында йөртми башлады. Ләкин ул яшерен оешманы ышанычлы яңа членнар хисабына киңәйтүне өзлексез дәвам итте. Оешманың Радом группасында членнар булып Гайнан Курмаш (яшерен оешма командирының урынбасары), Зиннәт Хәсәнов, Фәрит Солтанбеков, Габдулла Батталов, Рушат Хисаметдинов, Әмиров, Гарәф Фәхретдинов, пропагандистлардан Фоат Сәйфелмөлеков, Мичурин һәм Абдуллин иптәшләр торды. Яшерен оешманың күпчелек эшен артистлар труппасы алып бара иде. Муса Җәлил һәм Гайнан Курмаш тарафыннан төзелгән программа буенча төрле урыннарда концертлар куелды. Концертларда нигездә Салих Сәйдәшев маршлары, Кәрим Тинчурин җырлары, Габдулла Тукай Һәм Һади Такташ әсәрләре, Муса Җәлил һәм Гайнан Курмаш шигырьләре башкарыла иде. Муса Җәлилнең, Гайнан Курмашның күп кенә шигырьләре әсирләр арасында таратылып килеиде. Курмаш язган «Сә- лам хат» исемле шигырьнең кайбер строфалары эле дә хәтеремдә саклана: Без кайтырбыз сиңа, туган илем. Ирек яулап бәгърем иркәмә... Оркестрлар уйнар җиңү: мартын, Йөрәкләрдә — шатлык дулкыны. Безгә карап дуслар сокланырлар, Ил өстендә балкыр тан нуры. Алда әйтеп үткәнемчә, Курмаш үзенең «Ил кызы» исемле пьесасын язды. Ул бу пьесаны Демблин крепостенда ук язарга керешкән иде, аны 1943 елның июнь башларында тәмамлады. Пьеса әсирләр арасында берничә тапкыр куелды. Курмаш бу пьесаның беренче өлешендә кыз белән егет арасында зур мәхәббәт тууы, сугыш башлангач, егетнең фронтка китүе һәм хәбәрсез югалуы турында сөйли. Кыз аны сагынып көтә. Егет исә, әсирлеккә төшеп, төрле лагерьларда газап чигә. Соңыннан егет, үзенең дошманнарыннан үч алып, иленә кайта һәм сөйгән кызы белән яңадан кавыша. Пьесада маршлар, халык җырлары файдаланылган иде. Муса Җәлил «Шүрәле» дигән пьесасын язып бетерде. Анда илнең матурлыгы, татар халкының гореф-гадәтләре тасвирланган һәм халык җырларыннан «Салкын чишмә», «Дүдәк», «Печән өсте» кебек җырлар кертелгән иде. Г. Фәхретдинов «Ил кызы»нда егет ролен, «Шүрәле»дә Шүрәле ролен башкарды. Шигырьләр һәм пьесалар әсирләрдә үз иленә, үз халкына мәхәббәт тәрбияләп, аларны дошманга каршы көрәшкә чакыра иде. Татар-башкорт легионындагы әсирләр өчен Берлиндә «Идел-Урал» газеты чыгып килде. Газет редакциясендә Абдулла Алиш, типографиядә Әхмәт Симаев, Фоат Булатов, Гариф Шабаев һ. б. иптәшләр эшләде. «Идел-Урал» газеты барлык лагерьларда: Радомда, Крушннода, Поз- наньда, Дрездендә таратылды. Аның битләрендә Абдулла Алиш җитәкчелегендә бик саклык белән генә фашистларга каршы мәкаләләр, шигырьләр басыла иде. Газет эшеннән файдаланып, типографиядә яшерен рәвештә листовкалар басылды. Муса Җәлил яшерен оешма членнарына һәрвакыт кирәкле күрсәтмәләр биреп торды. Мусаны без бөркет дип атый идек. Абдулла Алиш Муса бөркетнең уң канаты булса, Гайнан Курмаш аның сул канаты иде. Август башларында Муса Җәлил Радомга килде. Бу килүендә ул артистлар труппасы белән шөгыльләнде, үзенең «Шүрәле» пьесасын сәхнәгә куярга хәзерләде, яшерен оешма членнары белән ныклы эш алып барды. Берлингә китәр алдыннан безнең белән яшерен киңәшмә үткәрде. Июль башында ук инде Муса Җәлил эшелоннарны озата йөргән әсирләрдән биш кешене украин партизаннары белән элемтә тоту өчен җибәргән булган. Украин партизаннары ярдәмендә алар поляк партизаннары белән элемтәгә кергәннәр. Шуны искә алып булса кирәк, .Муса Җәлил әлеге киңәшмәдә безгә Совет Армиясе һәм поляк партизаннары белән бәйләнеш тотуның хәл ителгәнлеген, кораллы восстание күтәрергә һәм бөтен легионны партизаннарга алып китәргә вакыт җиткәнлеген аңлатты. Без инде хәзер партизаннар белән берлектә фашистларга каршы көрәшеп, Совет Армиясенә кушылуны тәэмин итәргә тиеш идек. Кораллы восстаниенең көне билгеләнүе, ул көнне махсус команда биреләчәге әйтелде. Восстаниенең август аенда булачагын белсәк тә, аның кайсы числода үткәреләчәге барыбызга да билгеле түгел иде әле. Сакчыларны үтерү, легионны партизаннарга алып китү планы яшерен оешма тарафыннан әзерләнеп бетте. Поляк партизаннарына хәбәр бирү өчен яңадан берничә кеше җибәрелде. 84 Шул ук вакытта Муса Җәлил Фоат Сәйфелмөлековиы Крушинодагы өченче батальонны восстаниегә хәзерләү һәм партизаннарга китү юлларын аныклау өчен җибәргән иде. Ләкин Фоат анда кулга алынган. Восстаниене хәзерләүдә аның һәм Мичуринның роле зур иде. Легионерлар арасында кайсы офицерның нинди фикердә торуын, кайсы офицерны юк итәргә кирәклеген алар бик яхшы беләләр иде. Восстание көне якынлашкач, «Шүрәле» пьесасының генеральный репетициясен уздыру сылтавы белән, Муса Җәлил һәм яшерен оешманың Берлиндәге членнары Радомга килергә тиешләр иде. Ләкин күпме генә көтсәк тә, Муса Җәлил дә, оешманың башка членнары да бирегә килмәде. Муса Җәлилне без түземсезлек белән көттек. Аның килмәвенең сәбәбен фәкать соңыннан, үзебез Берлин төрмәсенә эләккәч кенә белдек. /Муса Җәлил һәм аның иптәшләре 1943 елның 10 августында гестапо тарафыннан кулга алынганнар. Берлин группасы кулга алынгач, фашистлар барлык лагерьларга үзләренең шымчыларын, Мәхмүд Җамалетдинов шикелле сатлык җаннарны җибәрә башлаганнар. Мәхмүд Җамалетдинов август аенда, безнең баракка көн саен диярлек килеп, кичләрен бик озак сөйләшеп утыра иде. Аның безгә шулай якынлашуыннан барыбыз да шикләнә төштек. Курмаш безгә шул чагында ук инде: «Бу кешедән сакланыгыз», — дип кисәтеп куйган иде. Курмаш кушуы буенча мин Берлингә барып, Муса Җәлилнең Радомга килми калуының сәбәбен белергә, аннан боерыклар, Абдулла Алиштан листовкалар алып кайтырга тиеш идем. 17 августта Курмаш мине Әмирханов фамилияле скрипач белән Узедомга концерт куярга дип җибәрде. Бу концерт планда күрсәтелгән концерт түгел, фәкать минем Берлингә баруымны аклау өчен корылган хәйлә генә иде. Радомга кайтышлый мин Берлингә тукталырга һәм Курмаш әйткәннәрне үтәргә тиеш идем. Ләкин мин моны эшли алмыйча калдым. 19 август көнне, концерт куярга хәзерләнеп йөргәндә, безнең яныбызга гестапо офицеры килеп китте. Ул безне күзәтеп йөргән икән. Икенче көнне иртә белән ул миңа: «Сине Муса Җәлил Берлингә чакыра», — диде, йөрәгем жу итеп китте. Карасам, якында гына тагын икенче бер офицерны күрәм. Мине тенти башладылар. Ләкин бернәрсә дә таба алмадылар. Җәлил һәм Курмаш шигырьләре язылган дәфтәремне Радомда калдырып киткән идем. Мине Берлингә алып килеп төрмәгә яптылар. Төрмә камерасында ике көн буена бер француз егете белән утырдым. Ике көннән соң мине Варшава төрмәсенә алып китү өчен камерадан чыгардылар. Ниндидер залга алып керделәр. Биленнән каешы салынган, күзлек кигән Мәхмүд Җамалетдинов та шунда утыра иде. Ул миңа сәлам бирде. Аны күрү белән Курмашның сүзләре кылт итеп исемә төште. Безне Варшава төрмәсенә алып киттеләр. Юлда барганда Мәхмүд Җамалетдинов үзен чыннан да кулга алынган кеше төсле итеп күрсәтергә тырыша иде. «Ра- домдагы иптәшләр дә кулга алынган дип ишеттем, — диде ул миңа карап. — Андагы иптәшләрдән кемнәрнең кулга алынуы мөмкин?» Мин аңа: — Белмим, минем аннан киткәнемә биш көн булды инде, — дип җавап кайтардым. Ул һаман безне ни өчен кулга алулары турында сорашуын дәвам итте. «Туган илгә хыянәт иткән өчен кулга алдылар безне», — дидем мин аңа ачу белән. Бу исә аның Ватанга хыянәт итүен күзенә бәреп әйтүем иде. Поездда немецләрнең безгә сөйләшергә рөхсәт итүләре мине тагын да шикләндерде. Станциядән безне, машинага утыртып, Варшава төрмәсенә китерделәр. Мине аерым камерага кертеп яптылар. Мәхмүд Җамалетдинов машинада калды. Варшава төрмәсе калын биек койма белән әйләндереп алынган ике катлы хәрби төрмә иде. Капкадан кергәч тә — прогулка мәйданчыгы. Биредәге тоткыннар арасында немецләр дә, руслар да, Радом группасындагы татар егетләре дә бар иде. Мин утырган камера Әмиров каме 85 расы белән янәшә туры килде. Икебез дә прогулка мәйданчыгын ачык күрә идек. Икенче көнне тоткыннарны прогулкага алып чыктылар. Тәрәзә рәшәткәсе аша карап мин Гайнан Курмашны, Батталовны, Хәсә- новны таныдым. Үземне прогулкага алып чыкканда, Хисаметдинов һәм Әмиров күземә чагылды. Прогулка вакытында сөйләшергә рөхсәт итмиләр иде. Өченче көнне мин тәрәзәдән карап торганда, Курмаш җиргә ниндидер кәгазь ташлады. Алардан соң прогулкага безне алып чыктылар. Шунда мин сак кына иелеп бу кәгазьне алдым. Курмаш анда: «Антны бозма», дип язган иде. Берничә көннән соң допрослар башланды. Әле хәзер дә күз алдыма килә: кулларымны артка бәйләп мине допроска алып баралар. Миннән Берлиндәге яшерен оешма турында сорашалар. Кире җавап алгач, фашистларның берсе башыма, икенчесе аякларыма утырып, мине шланг белән кыйныйлар. Мин, тешләремне кысып, түзәргә тырышам. «Белмим, мин бернәрсә дә белмим», дигән сүздән башка берни дә әйтмим. Кыйнап ташлыйлар да яңадан күтәреп аякка бастыралар. Басып торырлык хәлем калмаган, башым әйләнеп тагын егылам. Шуннан соң мине кабат ялгыз камерага кертеп ябалар. Менә тагын допрос! Ләкин мин һаман бер үк сүзне кабатлыйм. Фашистлар рәхимсез җәзалыйлар, һуштан яздырганчы кыйныйлар. Допростан кыйналып кайтканнан соң иртәгесен прогулкага чыгарлык та хәл калмаган көннәр күп була иде. Үзләренә тапшырылган сугышчан бурычны үтәгәндә кулга төшкән яшерен оешма членнары аеруча каты җәзаландылар. Үз аяклары белән йөри алмас булдылар. Ләкин алар соңгы сулышкача үзләренең антларына тугры калдылар, бер-берләрен сатмадылар. Варшава төрмәсендә мин Курмаш, Хәсәнов, Батталов, Хисаметдинов һәм Әмировтан башкаларны күрмәдем. Ике айдан соң безне Берлин төрмәсенә алып киттеләр. Тоткыннарны ташый торган машинада Курмаш, Хәсәнов, Батталов, Хисаметдинов һәм миннән башка кеше юк иде. Әмиров Варшава төрмәсендә калды. Барыбызны да Берлиндәге Тегель төрмәсенә яптылар. Бер-беребезне бары тик прогулкага чыкканда гына очратабыз. Мин һәрвакыт Курмаш яныннан узарга, аның кулындагы кәгазьне алырга, аңа үзем язганнарны бирергә тырышам. Курмаштан мин «Төн. Төрмә», «Карчыга», «Сез бәхетлесез», «Соңгы сүз» исемле шигырьләр алдым. «Карчыга» дигән шигырендә ул Мәхмүд Җамалетдиновның ватан хыянәтчесе икәнлеген әйтеп, аңа ачы нәфрәт белдергән иде. Варшава һәм Берлин төрмәләрендә ятканда без Курмаш белән хат алышып тордык. Варшавада язган хатларында ул антны онытмаска, берберебез турында сөйләмәскә куша иде. Берлин төрмәсеннән язган бер хатында Курмаш миңа Берлиндәге яшерен оешма членнарының листовка баскайда кулга алынуларын хәбәр итте. Радомны без каһәр төшкән җир дип атый идек. Курмаш миңа: «Бөркетнең канатын кискәннәр, шуның өчен ул каһәр төшкән җиргә очып килә алмаган», — дип язды. Бөркет дигәнебез Муса Җәлил иде. Канаты киселүе аның кулга алынуын, каһәр төшкән җиргә очып килә алмавы — восстание алдыннан безнең яныбызга Радомга килә алмавын аңлата иде. 1944 елның февраль башларында безне, өсләре ябык автомашиналарга утыртып, каядыр алып киттеләр. Атарга алып бара торганнардыр дип уйлыйбыз. Сөйләшергә рөхсәт итмиләр. Бер-беребез белән башларны селкеп, күзгә-күз карашып кына саубуллашабыз. Ике автоматчы машина эчендә ишек төбендә утыра, ә берсе шофер янында кабинада бара. Менә безне машинадан төшерделәр. Бу — суд була торган җир икән. Төрмәдә. кыйнау, җәберләү, сорау алулар гына җитмәгән, монда да газаплыйлар. Башта Курмашны алып киттеләр. Аннан соң Хәсәновны, 86 Батталовны, мине һәм Хисаметдиновны аерым-аерым допроска чакырдылар. Бездән судның баш следователе допрос ала, ниндидер унтер- офицер тәрҗемә итеп тора. Следователь миннән яшерен оешмада кайчан эшли башлавымны, ул сешмада кемнәр булуын, листовкаларны кемнәр таратуы турында сорый. Мин аның һәрбер соравына белмим, дип җавап кайтарам. Допростан соң безне яңадан төрмәгә алып кайтып яптылар. Бу — минем сугышчан дусларым белән юлда соңгы тапкыр кайтуым булды. Без минут саен үлем көтеп ятабыз. Төрмә ишегендәге йозакны ача башлаулары белән инде атарга алып барачаклар дип уйлыйбыз. Шул вакытта Курмаш «Соңгы сүз» дигән шигырен язды. 1944 елның 27 февралендә мине һәм Хисаметдиновны төрмәдән чыгардылар. Безне Берлиннән поезд белән алып барганда, мине бер станциядә төшереп калдырдылар, ә Хисаметдиновны каядыр алып киттеләр. Мине 12 А концлагерена илтеп яптылар. Баракларда 25—30 ар кеше тора. Баракның идәне цемент, һәрвакыт су сибеп торалар. Бу концлагерьда мин Сәмәркандта миннән бер ел элек алдан физика-математика факультетын тәмамлаган үзбәк егете Ибәтовны очраттым. Апрель аенда безне Болхин дигән җирдәге икенче бер лагерьга җибәрделәр. Анда бер ай булдык һәм 1944 елның май аенда 258 нче номерлы шахтага озаттылар. Бу шахта Франция белән Германия чигенә якын гына урнашкан иде. Хәрби әсирләр лагере шахтадан өч километр чамасы ераклыкта. Лагерьдагы бараклар тимердән ясалган, кич белән безне шул баракларга ябалар да өстән бикләп куялар. Иртә белән сәгать 5 тә уятып стройга тезәләр һәм конвой белән шахтага алып китәләр. Таш юлдан барганда агач башмакларның тавышы бик еракка яңгырый. Шахтадан хәлсезләнеп кайтасың. Лагерьга кайткач, һәртөрле ташландык нәрсәләрдән пешерелгән баланда бирәләр. Эш авыр, ашау начар. Шулай эшләп йөргәндә, мин урманда партизаннар барлыгын ише- тәм. Муса Җәлилнең «Без әсирләрне партизаннарга алып китәргә тиешбез»,— дигән сүзләре искә төшә. Аның кыю карашы күз алдыма килә. Ул миңа: «Көрәшне туктатма!» дип әйтәдер төсле тоела. Лагерьдагы әсирләрне коткарып булмасмы, дигән ният белән әсирләр арасында йөри башладым. Кемнең нинди фикердә булуын, әсирләрнең нәрсә сөйләвен, лагерьда Җамалетдинов шикелле хыянәтчеләр юкмы икәнлеген белергә тырышам. Шунда мин Яналиев Хәмзә белән таныштым. Ул миңа бу лагерьдагы әсирләрнең нинди фикердә булуларын белергә ярдәм итте һәм рус егете Яушев белән таныштырды. Партизаннарга качарга теләгән 25 кеше тупладык. Шахтада без барыбыз да бер тирәдәрәк эшләргә тырыша идек. Монда руслар да, үзбәкләр дә, татарлар да бар иде. Лагерьдан качу юлларын эзлибез. Барыбыз да берьюлы качсак, безне бик тиз кулга алулары мөмкин. Яналиев, Яушев һәм мин башта партизаннарны эзләп табарга, аннан соң башка иптәшләрне коткарырга булышырга дигән фикергә килдек. Июль ахырында конвой белән эштән кайтканда, алдан сөйләшенү буенча, без стройдан өчебез өч якка ташландык. Артыбыздан атсалар да без исән котылдык һәм урманда өчебез бергә җыелдык. Урманнан урманга күчеп, партизаннарны унбиш көн буена эзләдек, ләкин очрата алмадык. Урманнарда партизаннар булган җирләрне табабыз, тик алар инде ул урыннан күчеп киткән булалар. Партизаннарны этләр белән эзәрлекләргә чыккан немец солдатлары безне табып алдылар, кул-аякларыбызны бәйләп, концлагерьга алып киттеләр. Безне монда партизаннар дип бик каты кыйнау, башка партизаннарның кайда урнашкан- лыкларын сорау башланды/ Үзебезнең 258 нче шахтадан качуыбызны әйткәч, безне аннан бер унтер офицер һәм ике солдат килеп алдылар. Л1енә качып киткән лагерыбыз. Шунда немец офицеры Курмашның шигырьләрен язган блокнотымны ертып ташлады. Әйтерсең, ул минем йөрәгемне тартып алды. Шул чагында мин үземне Гайнан Курмаштан мәңгегә аерылган кебек хис иттем. Безне резин таяклар белән һушыбыздан язганчы кыйнадылар һәм 7 тәүлек буена ашатмыйча карцерда тоттылар. Карцердан чыгаргач, тагын шахтада эшләтә башладылар. Шахтаны Америка самолетлары бомбага тота башлагач, безне башка шәһәрләрдәге лагерьларга күчереп йөрттеләр... Бу көннәр фашистларның үлем алды көннәре иде инде. Барлык тимер юллар, вокзаллар бомбага тотылган. Автотранспорт эшләми. Безне этап белән җәяү алып баралар. Хәлсезләнгән иптәшләрне стройдан чыгарып калдыралар да соңыннан аталар. 1945 елның 25 апрелендә безне Америка гаскәрләре азат итте. Бер айдан соң автомашиналар белән үзебезнең зонага, 257 нче лагерьга китерделәр. Бу лагерьда бераз ял иткәннән соң, мине 27 нче гвардия полкына хезмәт итәргә җибәрделәр. Биредә мин 1945 елның ахырына кадәр хезмәт иттем. Аннан соң демобилизацияләнеп туган ягыма кайттым. Ил өчен, халык өчен корбан булган Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Гайнан Курмаш һ. б. дусларым туган җиребездән еракта мәңгегә ятып калдылар. Ләкин сугышчан дуслары, Ватан һәм ил йөрәге аларны беркайчан да, беркайчан да онытмас. Аларның исеме һәрвакыт зур хөрмәт белән искә алыныр.