Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЮЛЛАРДА УЙЛАНУЛАР

ГАЗ ЯЗЫ ¥Әчәк, чәчәк... Куе үлән — тездән. Киң болыннар хәтфә ябынган. Шул келәмне ертып кемнәр безгә Килә дисӘхМ Әлмәт ягыннан — «Газстрой» шулай көне-төне Атлый икән сузып торбалар. Юлларында корыч моңы чыңлый — Әйтерсең лә суза җыр алар. Күреп тордым: җәйнең чәчәкләре Ул болында бик күп шиңделәр, Бульдозерлар аны рәхәтләнеп Торба белән бергә күмделәр... Ә көз җиткәч безгә газ керттеләр Торба юлдан җитез чаптырып. Гүя безгә җылы яз керттеләр һәр йорт саен чәчәк аттырып. Кухняларда утлар җемелдәде Янып торган букет күк булып. Уйладым мин: җиргә күмелмәде, Җирдән чыкты чәчәк ут булып. ЧАБАКСАРДА ОЧРАШУ -Иҗатлыгыма зур сәбәп бар, Күреп тора күктә кояш: Каршылый безне Чабаксар, Безне коча иптәш чуваш. Тәбрикләр әйтә шикелле Чәчәк дулкыны чайкалып, һәм җырлый ярда сөйкемле Шагыйрь Чванов һәйкәле. Юллар бик такыр бу якта, Матур монда көзен кырлар. Дусларга килде кунакка Безнең шигырь, безнең җырлар. 6 Чакырды дуслар кунакка Сәйдәш моңын, Муса җырын. Берләшеп типкән йөрәкләр Шулай бергә куша җырын. Монда көннәр кыска булды, Монда таңнар бик тиз атты — Кочып безне оста куллы Ягымлы шәһәр озатты. Ут-күзен төбәп еракка Үрләргә менеп үсәр ул! Ул шулай керде йөрәккә һәм шулай искә төшәр ул. БУХАРЕСТ ТӨНЕ ^кты була төннәр һәр калада, Җиргә анда ут-кош күп куна. Җемелди дә утлар, чайкала да — Никтер бу төн тоташ ут кына. Җирне гүя күреп туймас булып Гашыйк булган бик күп күз яна. Ә биектә, һәммә уттан элек, «Яшә, дуслык!» дигән сүз яна. Бер карауга шуңа күтәрелеп Әсир итә гүзәл тамаша: Балкый зур сүз, балкый күккә менеп, Ай-йолдызлар белән янәшә! һәм елмаеп әйтә румын кызы: — Без бастырдык аны постка, — ди, — Йөрәкләрнең якты нурын тезеп Юл ачабыз шулай дуска, — ди. Яна зур ут, яна — күз карашын Мәңгелеккә төби ул бүген. Әйтә ул ут биек постка басып Дошманнарга монда юл югын. ТӨШ ТҮГЕЛ Сине күрдем бүген төшемдә: Аклы ситсы күлмәк кигәнсең, Булышырга, имеш, эшемдә Төн йокыңны бүлеп килгәнсең. Ишетелүгә синең сәламең Юкка чыкты сагыну сагышы, һич туктамас булды каләмем — Ташкынланды хисләр агышы. Кузгалдым мин кинәт төртелеп һәм тукталып торган җиремнән. 7 Хәлне белсәң шулай бер килеп, Мин һичкайчан эштә иренмәм. Рәхмәт сиңа — минем эшемне Күзәтеп һәм карап торасың, Татлы итеп хәтта төшемне, Сагындырып яраттырасың. ДИҢГЕЗДӘ ■Л'уктэ кояш тора карап, Чайкала Кара диңгез. Йөзгән саен ераккарак Киңәя бара диңгез. Еракта калган тауларның Киеме — тоташ кардан. Шундый икәнен аларның Кем күргән карап ярдан?! ..Дускаем! Җырлы бу юлда Диңгезче белән тиң без: Ишкәгебез — каләм кулда, Тормышы илнең — диңгез. ШУЛ ТҮГЕЛМЕ?! -^4-йга менү. Боз ватучы атом. Ныо-Иоркта Хрущев чыгышы... Шул түгелме рәхәт яшәү хакын — Тынычлыкны яклап сугышу?! Кара алтын агылып тора ташып, Карт чирәмне җиңде яшь көчләр... Шул түгелме безнең кыю басып Җиңүләргә менгән баскычлар?! Хак сүзләрне безме аз яшьнәттек һәм күкрәттек аны җыр итеп. Шул түгелме җирдә яз яшәтү Салкын сугыш бозын эретеп?! Ишет, дөнья! Тыңлап тынсын җилләр Яңгыраганда шушы җыр алдан. Ярышсыннар безнең белән илләр: Кем ваз кичәр тизрәк коралдан?! Станокка, кырга солдат кайта,— Ышанычлы безнең эшебез. Яңа постка басып солдат әйтә: Шул түгелме безнең көчебез?! ЯҢГЫР <*й син, яңгыр, болай юләрләнеп Көне буе нигә коясың? Болыт аша барыбер көләр әле Ерактагы якты кояшым! КҮҢЕЛКӘЕМ, ХАКЛЫ СИН Уыгып кит тә йөр генә Юллар ачык — биге юк. Юлда сүзем бер генә: Сагынуның чиге юк! һич иренмим атларга, Юлда миңа бик жиңел. Туган-үскән якларга Пик очасың, ник, күңел? Күңел әйтә: — Иделдән Искән җилне сагынам, Бер тәрәзә төбендә Үскән гөлне сагынам. Шул гөле белән бергә Көтәдер бердәнберем. Ул минем бөтен җирдә Кабатлап йөргән җырым. Аны уйлау күңелле, Ул бит минем ягымлым... Тыңлап торам күңелне Тып-тын калып тагын мин. — Алсу таңнар сызылган Казан күген сагынам, Кичен йолдыз сибелгән Кабан күлен сагынам. Анда һәрбер урамның Якын миңа ташлары. Якын хәтта буранлы Салкын февраль башлары. Киң Иделгә таң калып Күп карадым ярдан мин. Шул агымнан көч алып, Шунда канат ярган мин. Шунда көтә борчулы һәм яраткан эшләрем. Шунда тәүге җыр туды һәм чыныкты хисләрем. Кайнап торган дәрт белән Шунда тулып таштым мин... Я, әйт инде, әйт менә: Ничек шунда ашкынмыйм?! Айкасам да җир йөзен Очып шунда кайтырмын. Янып ярату сүзен Шул җирләргә әйтермен. — Бик матур синең исәп, Күңелкәем, хаклы син! Шулай сагына белсәк, Гел булырсың якты син.