Логотип Казан Утлары
Драма

ТУКАЙ ПЕТЕРБУРГТА

Драма сигез картинада

КАТНАШУЧЫЛАР:

Тукай. Мулланур Вахитов — психо-неврологик институтта студент, 27 яшьтә. Хәбир Закир и — журналист, 28 яшьтә. Гариф Саматов — сул карашлы интеллигент, 25 яшьтә. Идрис Шимали — шагыйрь. 26 яшьтә. Гайса Агиев — дин галиме, 38 яшьтә. Газизә Хәмзина — курсистка, Гайса Агиевның балдызы, 20 яшьтә. Фәттах Хәмзин—эшче, Газизәнең туганнан туган абыйсы, 40 яшьләрдә. Вафа Байсуков — ахун, газет наширы һәм редакторы, 35 яшьтә. Зәлифә ханым — аның хатыны, 36 яшьтә. Гомәр Мәхмүдев—яңа фикерле бай, 52 яшьтә. Сәпәр Абузов — сәүдәгәр, 60 яшьләрдә. Демин Тимофей Степанович — эшче-революционер, 45 яшьләрдә. Сәлим — Гомәр Мәхмүдевнең улы, 21 яшьтә. Гайниҗамал — курсистка, Гайса Агиевның туганнан тугай сеңелесе, 19 яшьтә. Нәсимә ханым — Гайса Агиевның хатыны, 30 яшьләрдә. Хәдичә — Газизә белән Нәсимәнең анасы, 60 яшьләр тирәсендә. Хәсән — Гайса Агиевның улы, 10 яшьтә. А й н ю к — дворник. Доктор. Наташа — асрау. Наборщик. Студентлар, приказчиклар, эшчеләр, газет сатучы малайлар, городовойлар. Вакыйга 1912 елның апрелендә Петербургта бара. БЕРЕНЧЕ КАРТИНА Гайса Агиевлар квартирының залы. Каршыда ике ‘ ишек. Уңда тагын бер ишек. Анысы — Гайса Агиевның кабинетына керә. Зур өстәл. Бертөсле урындыклар. Диван. Буфет. Пәрдә ачылганда Наташа паркет идәнне щетка башына ураган чүпрәк белән сыпырып йөри. Бүлмәдән Н ә с и м ә чыга. Нәсимә. Гайса кабинетын җыештырдыңмы? Наташа. Җыештырдым. Нәсимә. Форточкасын ачып, җилләндерергә онытмагансың? Наташа. Кунак бик өши... Нәсимә. Көннәре дә җылына белмәде, кадалгыры. Апрель уртась? җитә бит. Яга төш. Бүлмәне җилләндерми ярамый. Наташа. Яхшы. Ишектә звонок. 10 11 ә с и м ә. Бар ач. Наташа чыгып ача. Газизә керә. Нәсимә. Әйдә, Газизә. Чылангансың. Ник зонтик алмадың? Газизә. Туйдырды инде. Иртән яңгыр булмас төсле иде. Н ә с и м ә. Төбе тишелгән диярсең. Газизә. Әнкәй кайда? Нәсимә. Намаз укый. Бездә үзгәрешләр, Газизә. Габдулла әфәнде Тукаев килде бит. Ишетмәгәнсеңдер? Г а з и з ә. Ишеттем... Нәсимә. Дүртенче көн инде.. Әле йокыдан да тормаган идек-— звонок. Газизә. Телеграмсыз-нисез? Нәсимә. Телеграм килде... Төшке поезд дип уйлаган идек. Шул. Киенеп чыксам, аптырадым да калдым: яшүсмер кыяфәтле бер -адәм! Ябык, алҗыган. Багажы тагы! Гади кәрзин. Анысы ярар иде лә. Тик менә авыруы... Г а з и з ә. Авыруы? Безнең кызлар букет белән килергә тиешләр. Кабул итә алмасмыни? Нәсимә. Белмим шул... Өстәвенә хатын-кыздай тартына. Г а з и з ә. Суык тидергәнме? Н ә с и м ә. Алай гына булса иде... Җизнәң үпкә авыруы ди... Г а з и з ә. Үпкә авыруы! Ходаем! (Кулъяулыгын чыгара.) Н ә с и м ә. Җылыйсың? Күңелең нечкә дә соң. Мин дә кызганам. -Ләкин нишлим? Кызганып терелтә алмыйм, ә балаларымның авырып китүе мөмкин. Хава белән Зәйнәпне Заһидә абыстайларга илтеп куйдым. Барыбер йөрәгем тыныч түгел: Хәсәнем өйдә. Аны да илтер идем, гимназиягә йөрисе бар. Тотыбрак тормасаң, керә дә китә. Кертмәс идең, кошларга җим бирәм, ди. Читлекне бу якка чыгармый ярамас, ахыры. Тәмам башым катты. Гайсага әйткән идем, ачулана. «Килешми, ди, чын инсанлык алай кушмый» ди. Г а з и з ә үкси. Газизә! Бу ни эшең? йөрәгеңә шулкадәр якын аласың. (Газизәнең аркасыннан сыйпый.) Я җитте, күгәрченем. Г а з и з ә ныграк үкси. Бу ни бу, Газизә, аңламыйм. Тикмәгә түгелдер бу. Газизә, кара миңа. (Газизәнең башын ирексезләп күтәрә.) Г а з и з ә. Апа... (Нәсимәнең иңбашына каплана.) Нәсимә. Әллә? Сөйлә, Газизә, бөтенесен сөйлә. Миннән дә якын кешең юк синең. Миңа да син... Безне читсенеп, хәтеребезне калдырдың калдыруын... Мин синең туган апаң. Сөйлә. Фәттах абзыйга сөйләмәссең ич. Я. күгәрченем, нидән бу күз яше? Г азизә (көттереп). Мин хат язган идем... Н ә с и м ә. Кемгә? Г азизә. Тукаевка... Н ә с и м ә. Кайчан? Г азизә. Чистайда чакта... Нәсимә. Ни дип яздың? Газизә. Рәхмәт әйтеп... Шигырьләре өчен... Н ә с и м ә. Шуннан ни була? Газизә. Рәсемемне дә җибәргән идем... Н ә с и м ә. Анысы нигә? Г азизә дәшми. Бәлкем, мәхәббәт сүзләре дә язгансың? Сөям, дигәнсең? Газизә. Әйе, сөям, дидем. I Нәсимә. Атакай гынам! Егетләргә башлап үзе сүз ката! Хәер, балалыктан чыгып җитмәгән кызый, гимназистка. Соң хәзер ник ярсыйсың? Газизә. Мин аңа гомерлек юлдаш булырга теләвемне дә яздым... Нәсимә. Китче! Уналты яшьлек кыз! Әдәп дигән нәрсә бер дә юк идемени соң? Г а з и з ә. Әдәпсезлекмени ул! Н ә с и м ә. Нәрсә соң? Я ярар, үткән беткән, яшьлек җүләрлеге белән булган эш. Габдулла әфәнде көлгәндер дә беткәндер. Өч ел үтте ич инде. Әллә кайчан оныткандыр. Г а з и з ә. Бәлки... Аның каравы мин онытмадым! Н ә с и м ә. Менә нәрсә! Мин тагы... Әйтәм аны тәкәббер, дигән исем күтәрдең. Джиоконда! Никадәр кеше тәкъдим ясады. Давыт әфәнде, Идрис әфәнде... Барысына да отказ. Әнә ни өчен икән! Акылың бармы, юкмы, Газизә? Аның бит бер аягы кабердә. Г а з и з ә. Апа! Н ә с и м ә. Әйттем әнигә, бирмик гимназиягә, дидем. Тыңламады. Әтинең васыяте, янәсе. Җитмәсә Фәттахы килеп кысылды. Тирә-күршедән, дусишләрдән ничаклы мыскыл ишеттек. Инде бу хәл. Газизә. Апа, мин сине туганым итеп, серемне ачтым, ә син... Өеңә аяк та басмам. Н ә с и м ә. Шулай димә миңа. Мин синең бәхетең өчен... Эчке бүлмәдән Хәдичә чыга. Кулында дисбе. Газизә. Исәнме, әнкәй. Хәдичә. Исәнме, кызым. Көн саен булмаса да, атнага бер киләсең иде, кызым. Мин ут йотып торам бит. Лихач таптап киткәндер, усал кешеләр җәберләгәндер, авырып ятадыр, дим. Төне буе йокламый чыгам. Нәсимә. Үзебездә торырга никадәр әйттек. Гайниҗамал сыйганны, син генә сыяр идең. Юк, фатирга чыга. Фәттах абыйсы киңәш биргән. Фәттахның подвалына күчмисеңме? Г а з и з ә. Күчәрмен дә, синнән сорамам. Н ә с и м ә. Әнкәй, кара инде, ничек сөйләшә. Хәдичә. Килешми, кызым, үзеңнән олыракларны санлау тиеш. (Кабинет ишеге янына барып, тыңлап килә.) Габдулла өйдә юкмы әллә? Н ә с и м ә. йөрергә чыккан иде. Яңгырга бүленеп калгандыр. Хәдичә. Бичара... Газизә, алты күгәрчен арасында чәүкә дип, бер рисалә укыган идең. Шушы Габдулла турында түгел идеме ул? Г а з и з ә. Аның хакында... Хәдичә. Балакаем... Кеше кулында тилмереп үскән. Тамагы ач, өсте ялангач булгандыр. Сырхавы нәрсәдән, дисең... Ашыгып Г а и н и җ а м а л килеп керә. Г а й н и җ а м а л. Өшедем, сөякләремә кадәр үтте! Хәдичә. Зонтик аласың калган. Г а й н и җ а м а л. Онытканмын. Джиоконда! Джиоконда килгән. (Кочаклый.) Сагындырдың син. И-и ачыктым соң! Алты бүре ашап бетерердәй булдым! (Кухняга кереп китә.) Хәдичә. Тере дә инде. (Газизәгә.) Кызым, төшке ашны ташлап китәсе булма. Мин китап моталага кылырга утырам. (Бүлмәгә кереп китә.) Пирог кисәге тотып, Гайниҗамал чыга. Г а й н и җ а м а л. Җиңги, мин пешергән пирог кайда? Н ә с и м ә. Гайса дворник балаларына биргән. 11 12 Гайниҗамал. Абыйның шул булыр инде. Габдулла әфәнде ашадымы? Нәсимә. Ашады. Г а й н и җ а м а л. Яраттымы? Н ә с и м ә. Белмим. Г а й н и җ а м а л. Үзеннән сорыйм әле. Нәсимә. Кирәкми аны борчырга. Күрәсең бит тартына. (Бүлмәгә керә.) Гайниҗамал. Кызык соң бу Тукаев! Газизә, син ишетеп килдеңме? Газизә. Ишетеп... Г а й н и җ а м а л. Белсәң иде, ничек ул бездән тартына. Бу якка чыкса, юри каршына барам. Ә ул капылт борыла да кереп китә. Абый да орышты инде үземне. Беләсеңме, бламажи пешерергә өйрәнәм әле мин. Габдулла әфәндегә үзем кертеп бирәм. Нишләр икән? Ник сирәк киләсең син? Урокларың күпме? Г а з и з ә. Урокларым күп. Г а й н и җ а м а л. Минем дә күп. Алып утырсам, йокым килә. Газизә, «Ак чәчәк бәйрәме»нә чыгасыңмы? Г а з и з ә. Сәдака җыяргамы? Г а й н и җ а м а л. Сәдакамыни ул? Туберкулез белән авыручы кешеләр өчен ич. Мин күргәнехМ юк аларны. Хәтәр булалардыр, ә? Г а з и з ә. Белмим... Г а й н и җ а м а л. Нәрсә син, Газизә җаным? Сүзне тартып алырга кирәк. «Әйе», «юк». Болай түгел идең ич. Я, чыгабызмы? Г а з и з ә. Белмим әле. Г а й н и җ а м а л. Әйдә инде. Идрис әфәнде дә чыга. Минем кавалерым булып. Теләсәң сиңа уступить итәм. Газизә. Күрәсем дә килми. Авызыннан ис килә. Г а й н и җ а м а л. Вот как! Ә минем борыным ис сизми. Бит ул да шагыйрь. Тукаев кебек үк булмаса да... Газизә, Габдулла әфәнде белән танышасың киләме? Г а з и з ә. Юк... Г айниҗамал. Нигә? Кызык та була соң! Каршына Джиоконда килеп басса, нишләр икән? Г а з и з ә. Җүләрләнмә, Гайниҗамал... Г а й н и җ а м а л. Чын, чын. Шулай итәбез. Ул хәзер кайтыр. Таврический садта утыра. Ишектә звонок. Әнә үзе. Наташа! Наташа ачарга китә. Г а з и з ә эчке бүлмәгә кереп китмәкче. Тукта инде, Газизә! Г а з и з ә. Җибәр! (Тартыла.) Г о м ә р белән С ә п ә р керәләр. С ә п ә р. Әссәләмәгаләйкем. Гайниҗамал. Вәгалайкемәссәлам. С ә п ә р. Җаваплама. Сиңа сәлам бирмәдем. Г айниҗамал. Кемгә соң? С ә п ә р. Ир-атка. Г а й н и җ а м а л. Биредә ир дә, ат та юк ич. Сәпәр. Җаваплама, дим, кояш орган. Нәрсә ир-ат каршында чекерәеп торасың? Сыпырт! 13 Газизә. Әйдә, Гайниҗамал. Нәсимә (эчке бүлмәдән чыга). Нинди тавыш? Ә-ә-ә Сәпәр абзый, Гомәр әфәнде. Саулармысыз. Г о м ә р. Саумысыз, Нәсимә ханым. Сәпәр. Азуның чигенә җиткәннәр болар. Барыгыз, дим, ходай •бәндәләре. Гайниҗамал. Бәйләнде бит. Кызлар кереп китәләр. Гомәр. Гайса әфәнде өйдә юк, ахырысы, Нәсимә ханым? Нәсимә. Юк шул. Гомәр. Габдулла әфәнде? Нәсимә, һава алырга чыккан иде. Тиздән кайтыр. Гайса да озакламас. Сез сөйләшә торыгыз, мин самовар куярга кушыйм. Гомәр. Мәшәкатьләнмәгез, Нәсимә ханым, без эш белән генә. Нәсимә. Эш эш белән, чәй чәй белән. (Китә.) Гомәр. Чамаң ничегрәк буласы инде, Сәпәр абзый? Сәпәр. Нинди чамам? Гомәр. Иганәне әйтәм. Сәпәр. Нинди иганәне? Гомәр. Шаяртасыңмы соң син, Сәпәр абзый, әллә... Юл буе сөйләп килдем ләбаса. Тукаев хәстә, дәваларга акча кирәк, дидем. Сәпәр. Миндә эт авызына ыргыта торган артык мал юк. Гомәр. Эт авызына?! Менә әкәмәт! «Әйе шул, кирәк шул» ди-ди, сүземне җүпләп тордың. Инде болай... Сәпәр. Бирәм, димәдем бит мин, кем Гомәр. Гомәр. Ничек димәдең? Фу, берни аңламыйм. Соң алай булгач, ник минем белән килдең? Сәпәр. Тукаев, Тукаев, дип шашалар. Туктале, мәйтәм, байлар сүгеп, хәзрәтләрне мәсхәрәләүче кызыл авыз нинди була икән, күрим әле, дим. Гомәр. Теләсәң ни әйт, бу эшең бер дә ошамый, Сәпәр абзый. Әүвәлән, гасырларга бер килә торган истигъдат иясенә андый шуклыкларны гына гафу итәргә кирәк. Икенчедән, милли былбылыбыз Тукаев .җәнапларын дәвалау өчен иганә кертү милләтне кайгырту ул. Милләт турында без кайгыртмасак, кем кайгыртыр? Сәпәр. Милләтне кайгыртучы бетәсе түгел. Мине менә кем кайгыртыр? «Сәпәр абзый, магазиның Петербурның эт тә йөрми торган төшендә икән, күчерик үзен сиитырга», дип килүче бер дә күренми әле. Г о м ә р. Үз кетәклегеңнән генә карарга ярамый, Сәпәр абзый. Менә әле улым Сәлим Истамбулдан кайтып төште. Ул әйтә, госманлы төрекләре шөһрәт иясе кешеләргә хөрмәт күрсәтүдә юмартланып киткәннәр, ди. Шулай булмый хәле дә юк: үзеңә сайратасың килә икән, җимне кызганма инде. Сәпәр. Төрекләр миңа дисә бөтен малларын өләшеп бетерсеннәр. Миңа урыс белән ярышырга кирәк. Гомәр. Милләт синең өчен берни тормый икән инде, Сәпәр абзый, ичмаса вәгъдәңне онытмау кирәк иде. Мөселман кешегә фарыз ләбаса. Хат яздык, чакырдык, вәгъдәләр бирдек. Сәпәр. Хатка минем катнаш юк. Гайса әфәнде язды, үзе кайгыртсын. Гомәр. Синең белән киңәш иттек бит. Ризалык бирдең. Сәпәр. Бирсәм, ул чакта эш башка иде. Без аны гәзитебезгә башлык итеп чакырдык. Гәзите булмагач, Финляндия-минляндияләргә җибәреп, акча исраф итүнең әҗере юк, кем Гомәр. Булсын иде үз гәзи- 11 тебез, Сәпәр абзац да икенче төрлерәк сөйләшер иде. Риклам дигәннең хикмәтен үзец дә беләсең. Урыс гәзитләренә барыр идек, кычкыртып талыйлар. Вафа мәхдүм гәзите, ачуым бер килмәгәе, числога бер чыга. Ярышырсың болай урыс купецлары белән. Г о м ә р. Гәзите булмаса, икенче яктан җае чыгарга мөмкин... Сәпәр. Кай яктан инде ул, ягъни мәсәлән? Г о м ә р. Тукаев җәнапларының зур бер мәҗмугасын нәшер итсәк... Сәпәр. Аннан миңа ни файда? Г о м ә р. Файдасы синең Орынбур шәленеке ише генә түгел, Сәпәр абзый. Сәпәр. Шулаймы? Ни дип тиресеннән чыгып тырыша дисәм, шу.т икән, майлы калҗа өчен икән. Г о м ә р. Хаталанасың, Сәпәр абзый. Мин изге нияттән. Әле син* файда дигәч кенә әйтүем. Сәпәр. Карт төлке мин, беләм. Курыкма, гаеплән әйтүем түгелг кем Гомәр. Камирсия, камирсия инде. Тик гаепкә алма, без китап белән эш итәргә өйрәнмәгән. Гомәр. Ахыр чиктә, Сәпәр абзый, Гайса әфәндедән оялырга кирәк иде. Сәпәр. Анысын да әйтер идем. Зиндикъ \ беләсеңме, зиндикъ синең ул Гайсаң. Рәхмәте илаһия 1 2 , дигән булып, җыен бинамаз кяферне- хак мөселман белән бергә җәннәткә кертмәкче була. Г о м ә р. Теге дөньяда да урыс купецлары үкчәңә басар дип куркасың мәллә? Сәпәр. Көлмә, Гомәр энекәем. Син теләсәң чукын. Әмма мин хакдинебезне мыскыл итүгә түзә алмыйм. Уйлап-уйлап торам да тагын бер уйлап куям: ни дип соң әле мин сезнең ише зиндикълар фиркасы* белән буталып киттем. Нә дөньялыкка, нә ахирәткә бит сездән. Юк инде, миңа Вафа мәхдүм тирәсе кулайрак. Бер җәмгыять ясарга йөриләр ди әле. Гәзит тә чыгармакчылар. Булдырырлар, ышанам. Башында хәлле кешеләр тора. Ярый, кем Гомәр, мин эш кешесе, тел тегермәненнән файда юк. Гаепкә алыштан булмасын, мин китим. Г о м ә р. Бар, Сәпәр абзый. Тик үкенергә туры килмәсен. Сәпәр. Үкенмәбез. Сау булып тор. Ишектә звонок. Наташа чыгып ача. Тука й керә. Хәлсез. Чайкалып куя. Сәпәр. Сәрхуш 3 түгелме соң бу? Гомәр (Тукайга каршы, бара). Габдулла әфәнде! Милләтебезнең күз өстендә каш булган бер затын шәһәребездә күрүгә бик мәмнүнбез 4 . Танышыйк. Мин милләтне тәрәккый иттерүче яшьләргә ярдәмчел бер адәммен. Бәлки ишеткәнсездер—Гомәр Мәхмүдев, диләр. Могь- тәбәр байларыбыздан Сәпәр абзый Абузов. Тукай кузгалмый. Габдулла әфәнде, без сезгә... Тукай. Әфәндем, күрәсез хәлемне. Мин сезне кабул итә алмыйм- (Авырлык белән бүлмәгә кереп китә.) сәхнә әйләнә. 1 Алланы инкарь итүче, динсез. 2 Алланың кичерүчәнлеге, гафу итүчоилеге. 3 Исерек. 4 Шатбыз, ризабыз, канәгатьбез. 15 ИКЕНЧЕ КАРТИНА Гайса Агиевның эш бүлмәсе. Каршыда тәрәзә. Тәрәзәдән күп катлы бинаның арг стенасы күренеп тора. Уңдагы тәрәзәдә дә шундый ук күренеш. Тәрәзә каршында язу өстәле һәм кресло. Стеналарның буш урыннарында китап белән тулы стеллажлар. Сулда ишек. Ишек янында алгы планда урын-җир түшәлгән диван. Ишекнең икенче ягында читлек эленгән. Читлектә ике кенәри. Пәрдә ачылганда Тука й, бүлмәгә- кереп, ишек яңагына сөялә. Шул вакыт кошларның берсе тавыш бирә. Тукай (башын күтәрә). Зарланасыз? Кысанмы? Һава җитмиме? Беләм, яшел урман, киң ялан төшләрегезгә керәдер. Тышта’суык, җаннарым, ачы җил. Түзегез, сезнең юаныч бар: сез икәү... Ишек шакыйлар. Кем ул? Хәсән т а в ы ш ы. Бу мин, Габдулла әфәнде. Керим әле. Тука й. Кер әйдә. Хәсән керә. Хәсән (керергә теләгән мәчегә). Прес! Ни кирәк сиңа монда? Чык! (Тибеп чыгара.) Таврическийдаи да эзләдем, сквердан да — сез^ юк. Кайтканыгызны да күрмәдем. Тукай. Кеше күзеннән гаип булып йөри беләм мин, мелла Хәсән- Хәсән. Алдашмагыз әле. Мин кечкенә түгел ич инде. Т у к а й. Кенәриләргә су сал. Хәсән (урындыкка менеп баса). Сулары бар ич. Кошчык тапыш биреп куя. Т у к а й. Төшенәсеңме, нәрсә, ди? Хәсән. Ә нәрсә? Тука й. Синең турыда әйтә. Хәсән. Алдашмагыз әле. Теле бармыни аның? Тука й. Бар шул, мелла Хәсән. Кошларның телен аңлый белергә- кирәк. Хәсән. Сез беләсезме? Тука й. Беләм шул. Хәсән. Алайса әйтегез. Тука й. Әйтмим, үзең аңла. Хәсән. Әйтегез инде, Габдулла әфәнде. Тукай. Кошлар синең турыда яхшы сөйләмиләр, мелла Хәсән. X ә с ә н. Нәрсә сөйлиләр? Т у к а й. Үскәч, төрмә сакчысы булыр бу, диләр. Хә с ә н. Ник төрмә сакчысы? Тука й. Соң тимер читлектә тоткач. Хәсән. Мин алариы ашатам, эчерәм... Тука й. Тоткынны да ашаталар... Ач читлегеңне, Хәсән. Сиңа изге* дога укып, яшел урманга кайтсыннар, хөррияттә бәхетле яшәсеннәр. Хәсән (еламсырап). Җибәрәсем килми, Габдулла әфәнде. Тукай (калтырана башлый). Бар, мелла Хәсән, су китер. Хәсән китә. Тукай, урын-җирен рәтләп, диванга менеп утыра да чәй кашыгына берничә порошок сала. Хәсән чынаяк белән су кертә. Тукай даруны кабып, су белән йотып җибәрә. X ә с ә н. Салкын тигәнме? Тука й. Салкын тигән. Бизгәк. (Томаланып ята.) Хәсән кызганып карап тора. Кайгырма, Хәсән, Гали батыр кяферләрне куган кебек, аспирин аны бик тиз куып җибәрәчәк. 1€ Хәсән читлекне ала башлый, Тукай башын күтәрә. Нишләтәсең аны? Хәсән. Энәм әйтә, залга эл, ди. Габдулла әфәндене борчыйсың. ди. Тукай, һем-м-м... Алаймы? (Яңадан бөркәнеп ята.) Хәсән читлекне алып чыга. Бераздан ишек шакыйлар. Керегез. Наташа керә. Н а т а ш а. Барин... Тука й. Әйттем бит инде: мин барин түгел. Наташа. Ничек атарга соң? Тука й. Ничек атарга? «Апуш», диегез. Наташа. Апуш... Апуш әфәнде... Тука й. Әфәндесе дә кирәк түгел. Наташа. Мии алай булдыра алмыйм, барин. Тукай. Тагын «барин!» «Апуш», Наташа, «Апуш». Я, ни йомыш? Наташа. Сезне курсисткалар күрергә телиләр. Тука й. Юк, юк, юк! Авырыйм. Бик каты авырыйм. Шулай диегез, кабул итә алмый диегез. Наташа. Яхшы. (Чыга.) Акрын гына Хәдичә керә, Тука й аңа текәлә. Хәдичә. Хәстәләнеп киттегезмени, улым? Шушы жилдә юка пальтодан йөргәч соң... Зонтиксыз да чыккансыз. Кай төшегез авырта? Тука й. Кай төшең авыртмый, диегез... Хәдичә. Әй, балакаем... Син тартынма, сора. Нәрсә ашыйсың килә? Тука й. Рәхмәт, берни дә кирәкми. Хәдичә. Алай димә, улым. Хәзер варенье белән чәй керттерәм. Бу курсисткалары да утыралар тагы чыркылдашып. (Тыңлап.) Аллага шөкер, китәләр бугай. (Чыга.) Зур букет тотып Наташа керә. Наташа. Барин... Апуш... Апуш әфәнде. Тука й. Нәрсә? Наташа. Туташлар сезгә чәчәк китергәннәр. Тукай өстәлгә куярга ишарә итә. Наташа чыгып китә. Тука й букетны алып исни. Наташа чәй һәм тәлинкә белән ашамлык кертә. Наташа. Сезне бер әфәнде сорый. Тукай. Нинди әфәнде? Керсен. Наташа чыга. Хәбир 3 а к и р и керә. Хәбир. Тукай! Тукай. Хәбир! Кочаклашалар. Хәбир (Тукайның каршына утыра). Карыйм әле туйганчы. Менә бит, ә! Үз күземә үзем ышанмыйм. Тукай — Петербурда! Әйт, нинди жилләр ташлады? Тукай. Хәерсез жилләр, күрәсең. Хәбир. Нигә? Әллә авырыйсыңмы? Тукай. Юк. Хәбир. Бөркәнеп яткансың ич. Тукай. Курсисткалар килгән. Ничек котылырга белмәгәч, «авырдым». Гениальный хәйлә. Сүзем ялган булмасын дип, менә «авырып» ятам. Хәбир. Ха-ха-ха! һаман шул Тукай! Казанда да мин сине аңлый алмый идем. Хәзер бөтенләй табышмак. Ходай кешелек дөньясының яртысын чәчәккә тиң итеп, гүзәл итеп яраткан. Ничек инде шул таифә- дән 1 качмак кирәк. Тука й. Хатын-кыз җәгълият 2 , ялган белән тулы. Ә ялган гүзәл булмый. Хәбир. Габдулла дус, чын күңелдән әйтмисең син моны. Тука й. Тик ышанма. Ишек шакыйлар. Ашка таракан булмагае. Керегез. Наташа керә. Наташа. Апуш... Апуш әфәнде, тагын чәй китеримме? Тукай. Самовар, Наташа, самовар! Кара, тулы булсын. Наташа чыга. Хәбир. Бу марҗа кызы ник сиңа «Апуш», ди? Тукай. Үзем куштым. Юкса теңкәне кортты: «барин» да «барин». Үземне кимсеттерергә әллә... Хәбир. Ха-ха-ха. Шул ук Тукай! Тукай. Торырга кирәк бит инде. Кунак килгән — хуҗа урын өстендә. (Тормакчы була, йөзе бозыла.) Карале, мелла Хәбир, азрак ятмый булмастыр, ахры. Ялган тотылмагае. Хәбир. Зарар юк, Габдулла дус. Тукай. Мин шулай сөялеп утырыйм, бик һәйбәтләп казанча чәй эчик. Наташа самовар кертә. Чәй агызмакчы. Хәбир, җырлый бит, җырлый! Мәшәкатьләнмәгез, үзебез. Наташа. Яхшы. (Чыгып китә.) Тукай. Хәбир, ал үз кулыңа. Хәбир чәй агызырга керешә. Куерак, куерак. Эчә башлыйлар. Хәбир. Инде әйт, Габдулла дус. Сине Петербургда күрүебез белән без кемгә яисә нәрсәгә бурычлы? Тукай. Ахмаклыгыма. Хәбир. Ничек була инде ул? Тукай. Дус-ишләр котыртты: яз җиткәч, рәтле кеше Казанның кабих һавасыннан качып, табигать эченә китә, диделәр. Үземне рәтле кешегә санауларына күңелем булып, кыш буе арка туңудан гаҗиз булган мин фәкыйрь тиз генә җыендым да Уфа ягына юнәлдем. Агачлар яфракка бөреләнгән, әмма кымызга иртә. Кесәдә — Петербургка чакырып язылган хат. Сабыйлык бишегеннән төшкәннән бирле шуны күрү хыялыннан җылынып яшәгән мин бичарага ни кала? Бу сәфәрне кичектереп торырга, суыклар беткәнне көтәргә кыстадылар. Тыңламадым. Телеграмм. Ответ. Киттем. Хәбир. Хат кемнән? Тукай. Гайса әфәндедән... Хәбир. Нәрсә дип язган? 1 Төркем, бүлек, кавем, кабилә. 3 Ясалмалык. 2. ,С. ӘЛ № 2. 17 18 1 у к а й. «Без, фәлән-фәлән әфәнделәр, сези Петербургка дәгъвәт идәрез 1 , юл мосарифы 5 6 бездән. Табипләрә мөрәҗәгать идәрез. Эстәр- сәңез, Финляндпяя сәяхәт идәрез. Бер кат кием бездән Һәдия 7 улыныр. Әнваг нигъмәтләр8 , шәраплар9 чук улыныр10. Борын сеңгерергә тәмиз11 кулъяулык, теш казырга әгъла 12 шырпы виререз». Хәбир. Ха-ха-ха. Соңгысын арттырдың. Тука й. Әнә үзең укы. (Урындык артына салган пиджагының кесәсенә тыгыла.) Хат алганда бер фотокарточка төшеп китә. Хәбир иелеп ала. Бир! Хәбир (фотога текәлеп). Тукта, тукта, Джиоконда бит бу! Ничек синдә? Тукай. Бир дим! (Фотоны кесәсенә алып тыга да күзен йома.) Хәбир. Тотылдың, Габдулла дус. Хатын-кызга дошман кешенең кесәсендә гүзәл кыз рәсеме. Тука й. Хәбир, әнә чәй эч. (Пауза.) Кем ул Джиоконда? Хәбир. Кыз портреты. Леонардо да Винчи тарафыннан язылган. Кулының матурлыгы һәм елмаюы аеруча атаклы. Бу портрет Париждан юкка чыккач, хәтерлисеңме, бөтен дөнья матбугаты шаулады. Тука й. Беләм. Ник Джиоконда? Хәбир. Газизә туташны шул Джиокондага охшаталар, күрәсең. Рәсеме ничек синдә? Тука й. Чәеңне эчеп бетердеңме, Хәбир? Хәбир. Бетердем. Тукай. Алайса аша. (Пауза.) Моннан өч ел элек миңа бер хат килде... X ә б и р. Газизә туташтанмы? Тукай. Газизә Хәмзинадан... Кызык. Ике апам — Газизә. Яна бистәдәге әни — Газизә. Хәбир. Соң нәрсә яза? Тукай (көттереп). Рәхмәт әйткән. Коллыкта газап чигүче татар хатынкызларын яклап шигырьләр язуым өчен. Хәбир. Рәсемен дә җибәргәнме? Тука й. Җибәрмәсә, мин кайдан алыр идем, мелла Хәбир? Хәбир. Хатында башка нәрсә юкмы? Тукай. Ашап та бетердеңмени соң, Хәбир? Ни белән авызыңны томаларга соң? Тастымал бардыр шунда... (Пауза.) Теләсәгез, гомерлек юлдаш булыр идем, дигән... Хәбир. Шулай ук дигәнме?! Кесәңдә Зөләйха туташ рәсеме булса, бу кадәр гаҗәпләнмәс идем. Тука й. Хәбир! Куып чыгарсам, нәрсә булыр? Хәбир. Бетте, бетте... (Пауза.) Тука й. Ул кияүгә чыга... Хәбир. Ләгънәт суксын! Тукай чаклы Тукайның үзенә мәхәббәте барын белә торып... Тукай. Каян белсен ул? (Кесәсеннән рәсемне ала.) Хәбир, кара әле, ошаганнар бит? Хәбир (карап). Зөләйхагамы? Бар бугай бераз... 5 Чакырабыз. 6 Расходы. 7 Бүләк. 8 Төрле ашамлыклар. 9 Эчемлекләр. 10 Күп булыр. 11 Чиста. 12 Иң яхшы. 2* 19 Тукай. Джиокопда... Күрсәң иде ул портретны. Хәбир. Аның репродукциясе бар. Китеримме? Тука й. Китер. (Кинәт.) Ахмак! Хәбир. Кем? Тукай. Мин. Каян беләсең син... Газизә туташны? Хәбир. Гайса әфәнденең балдызы бит ул. Высший курсларда укый. Медичка. Тука й. Биредә! Хәбир, миңа китәргә кирәк! Хәбир. Кая? Тукай. Теләсә кая. Тик монда, бу өйдә, Петербургта калмаска. Илле сум акчам бар. Карап кер, теге якта артык кеше юкмы? Мин әйберләрне җыештырам. Хәбир. Бала булма, Габдулла. Кая әле хатлары. (Алып карый.) Соң бу декабрьдә язылган бит! Менә кунак! Дүрт ай соңгарып килә. Ха-ха-ха. Тука й. Алар чакырганга килдеммени мин? Пушкин белән күрешергә, Россия манарасыннан торып дөньяга бер күз ташларга дип килдем. (Пауза.) Инде үтенәм. Хәбир. Син нәрсә, Габдулла? Әллә Петербург ошамады? Тукай. Баш өстендә ямьсез соры болыт, томан, юеш, салкын. Бүген Таврический садка чыктым. Садлыгы корсын. Агачлар түгел, урам себеркеләре кадап куйганнар. Шулар төбенә жирләшеп, егет белән кыз в любви объясняться итеп утыралар. Гүя дворник гашыйклар агач дип уйлаган себеркеләрне алыр өчен тегеләрнең киткәнен генә көтә. Хәбир. Ха-ха-ха. Безнең Питерны бетереп ташладың, Габдулла. Яхшы ягын бер дә күрмәдеңмени? Тукай. Ник күрмим. Өйләр биек. Күгең кайда да, кояшың кайда. Челтәрле күперләр, матур һәйкәлләр. Ә урам! Конка, трамвай, автомобиль, лихач— бихисап. Урам түгел, дию. Көн дә корбан алмый калмый икән. Күбесе рабочий була, ди. Байлар урамы шул, шомалар урамы. Хәбир. Ха-ха-ха. Мактый башлады, хурлап бетерде. Тукай. Сиңа көлке. Дүртенче көй инде шушы (тәрәзәләргә күрсәтә) таш капчык эчендә ятам. Берегезнең дә килеп күренгәне юк. Хәбир. Белмәдек, Габдулла, ихлас белмәдек. Без Гайса әфәнделәр белән йөрешмибез. Үзенә күрә бездә ике фирка. Тука й. Күңелне газаплый торган сорауларга мәдәният мәркәзендә җавап табырмын, дидем. Кая ул! Ятам менә читлектәге кош кебек. Гайса әфәнденең мәслек капчыгын капшап карарга теләдем. Миңа кирәк нәрсә бәлки шуның төбендә ятадыр, дим. Әллә нинди кеше ул. Артык тәкәллефле, безнеңчә әйтсәк, сөче телле. «Зат галиләре, ди, бәндәләре», ди дә арага пәрдә сала да куя. Хәер, сизеп торам: ул капчыкта да чүп-чардан башка нәрсә булмаска кирәк. Кара бу китап складын (стеллажларга күрсәтә). Җыен дини сафсата. Шулай да өмет бит. Кеше иң кадерле нәрсәсен югалтса, табыну ихтималы булмаган урыннан да эзли. Хәбир. Син нәрсәңне югалттың соң, Габдулла дус? Тука й. Аемны, кояшымны югалттым, Хәбир. Хәбир. Пессимизм? Көтмәгән идем. Татар галәмендә күз өстендә каш булган бер шагыйрь. Шөһрәт тәхетендә боерык биреп утырасы урында... Тукай. Карале, Хәбир, кем ул Гомәр ААәхмүдев? Хәбир. Мәхмүдев? Тәрәкъкый пәрвәр купең. Үзенә күрә меценат. Имениесе бар, типографиядә пайщик. Ә төп кәсебе — шәһәр урамнарында үлгән атларны җыештыру. Ат башына казнадан өч тәңкә ала. Тиресен тунап сата, маен сабын заводына тапшыра. Ите белән сөяге дә әрәм булмый. Ите — зверинецка, сөяге — ашламага. Каян исеңә төште әле? 20 Тука й. Ул да синеңчә әйтте: күз өстендә каш ди. Шул вакыт тыштан «Хала-а-т, халат! Хала-а-ат, халат!» дигән тавыш ишетелә. Нинди тавыш ул? Хәбир. Халатчы. Иске-москы белән сәүдә итүчегә бездә шулай, диләр. Тукай. Хәбир, аңлат миңа. Мии кайда?! Берсе рәхмәте илаһия шау-шуы күтәреп, үлгән кешеләр хәлен кайгырта. Икенчесе үлгән атлар белән сәүдә итә. Кайда мин? Пушкин Литерындамы, әллә үлек күмүчеләрнең коръән мәҗлесендәме? (Пауза.) Син әйт менә: ник чакырганнар мине? Хәбир. Болай булырга кирәк. Былтыр ел ахырында Гайса әфәнделәр бер төркем байлар акчасына газета чыгармакчы булганнар иде. Сине баш мөхәррир итәргә телиләр дип ишеткән идем. Тик газета мәсьәләсе никтер сүнде. Тукай. Әйтәм бит. Ә мин, җүләр балык, кунаклап яткан булам. Җитте! (Торып әйберләрен җыя башлый.) Илле сум акчам бар. Хәбир, бар кара, ул-бу юкмы? Хәбир. Җибәрмибез, уйлама да. Яхшы докторга күрсәтербез. Тука й. Нәрсәгә миңа доктор? Хәбир. Ничек нәрсәгә? Никадәр яшерергә тырышсаң да, сәламәт түгел син... Тука й. Бизгәк миндә. Аспирин белән бәреп егам мии аны. Доктор ул авыруың булмаса да таба. Кәсебе шул. Казанда берсенә күренгән идем, үпкә авыруы, ди. Я инде ахмак түгелме? Бусы тагы холера табар. Хәбир. Габдулла дус, үгез кебек таза кешеләр дә докторга күренеп торалар. Тука й. Күренсеннәр. Мин докторсыз да теге дөньяга юл табармын... Бар, карап кер. Хәбир. Пушкин белән дә күрешмәскәме исәбең? Тукай (җыенудан туктый). Пушкин... Ул караган һәйкәлләргә карарга, ул сулаган һаваны суларга, ул йөргән эздән йөрергә хыялланган идем... Юк, күрешмичә китә алмыйм. Хәбир. Алайса менә визитный карточка. Иртәгә сәгать унбергә Вафа әфәнде чакыра. Тукай. Ник чакыра? Күрергә теләгәч, ник килми? Хәбир. Ул бирегә килә алмый. Т у к а й. Ә әйе, партия көрәше. Вафа әфәнде белән Гайса әфәнде ике партиянең лидерлары була инде. Син соң кайсы партиягә керәсең? Хәбир. Моны куеп торыйк әле, Габдулла дус. Вафа әфәндегә ни әйтергә? Тукай. Белмим, белмим. X ә б и р. Сүзен егу килешми, Габдулла. Тукай. Шулаймы?» Бәлки зыялы монахтан тапмаганны ахун хәзрәттән табармын? Ничек уйлыйсың? Ишек шакып. Наташа керә. д Наташа. Бер әфәнде килгән. Рөхсәт сорый. Тукай. Бар, Хәбир, кара. Наташа чыга. Хәбир Гарифны каршы ала. Хәбир. Габдулла, таныш бул. Гариф әфәнде Саматов. Яңа гына Черняев университетын тәмамлап, «диплом» алды. Язгалый. «Звездаэда мәкаләсе чыкты. Кыскасы, пешеп җитмәгән социал-демократ. Гариф. Пешеп җитмәгән җимешнең киләчәге бар, Хәбир әфәнде. Ботагыннан өзелеп төшкән җимеш нишләр? 21 Тукай. Афәрин, Гариф әфәнде! Тапкыр әйттегез. (Гарифның кулын кыса.) Черняев университеты ни була инде? Хәбир. Татар мәдрәсәсен бетереп чыккан күсәкләрне яңа баштан укытып кеше итә торган бер мәктәп ул. Господин Черняев өч ел эчендә утызлап фән укыта. Латин теленнән башлап космографиягә кадәр җаның ни тели, барысы да бар. Гариф (Тукайга текәлеп карый). Менә нинди ул Тукай! X ә б и р. Нинди? Гариф. Әдәбиятыбызның каһарманы. Хәбир. «Күкрәк киереп каршы тора, аңа милләт, хәзерге 1көн мылтык, ук атар булса да». Тукай. Үзен инкыйлап1 вулканы дип атаган Тукай юк инде... Гариф. Сез ни сөйлисез, Габдулла әфәнде?! Тукай. Шулай, туган. Истибдат җилләре халыкны тәмам юашлат ты. Халык үзенең эт язмышы белән килешеп яши. Ә без, шагыйрьләр, миллият, мәгърифәт, прогресс дигән бишек җырлары белән аны йоклатабыз. Кем, нинди көч аны бу халәттән йолып алыр? Мин ул көчне күр мим. Кыйбламны томан, кояшымны болыт каплады. Син, Хәбир, докторга күренергә, дисең. К чорту! Мин авыруыма түгел, аның җиңел булуына, әҗәл алып килмәвенә ачынам. Кояш-айсыз яшәүгә караганда, үлем мең мәртәбә артык. Гариф. Лена фаҗигасы халыкны кузгатачак, Габдулла әфәнде. Тукай. Лена... РТөзләрчә кабер... Йөзләрчә толлар, ятимнәр... Әнә бит, шәфкать сорап барганнар. Гариф. Алар хокукларын даулап барганнар. Ул каннар җирдә ятып калмас, Тукай! Заводларда протест митингылары булып үтте. Эшчеләр демонстрациягә хәзерләнәләр. Хөкүмәткә бирергә Дума өч партия тарафыннан ясалган өч запрос кабул иткән. Социал-демократлар хөкүмәтне гаеплиләр. Ишек шакыйлар. Тукай. Керегез. Гайса (керә). Саумысыз, әфәнделәр. ?а р и ф}СаУ МЬ1СЫ3 . Гайса. Кәефегез ничек, Габдулла әфәнде? Тукай. Яхшы. Гайса. Мөхтәрәм кунагыбызны һәнүз 13 14 ялгыз калдырырга мәҗбүр- мен. Ошбу тәшвишле көннәрдә адәмнәрнең хата юлдан китү ихтималы булганда, нишләмәк кирәк. Тука й. Лена фаҗигасын күздә тотасыз бугай, Гайса әфәнде? Шул турыда ни уйлыйсыз? Гайса. Тәэәссеф15, бик тәэәссеф. Ишеткәч, рәхәтсезлегем фәукыль- гадә16 артып китте. Бәни бәшәр 17 кайчан кан агызудан туктар! Тукай. Аның өчен ни эшләргә кирәк соң? Гайса. Бу бик олуг мәсьәлә, Габдулла әфәнде. Сезнең хәстәлегегезне искә алсак, бу турыда мөхәкәмәне... Гариф. Кан агызучыларны буып ташларга кирәк. Гафу итегез, бүлдердем. 13 Революция. 14 һәрвакыт. 15 Үкенечле, кызганыч. 16 Гадәттән тыш. 17 Адәм баласы. 22 Г а й с а. Яшьлек белән хаталанасыз, әфәндем. Болай да кан гаять мул ага. Сез аны арттырырга иҗтиһат кыласыз 1 . Т у к а й. Нишләргә соң, нишләргә?! Г а йс а. Калепләрне пакьларга кирәк. Буны исә хак дин саясында18 19 гына, аллаһы тәгалә вә тәбарәкә хәзрәтләренең асыл йөзен күрсәтү илә генә мөмкин. Тука й. Хак дин ислам динеме? Г а й с а. Әйе, Габдулла әфәнде. Исламият иң бөек һәм дә инсаннар өчен иң муафыйк хакыйкатьтер. Әмма мин гайре20 диннәргә дә хәкарәт21 һәм нәфрәт күзе белән карамыйм. Диннәр, игътикат22, мәсләк төрле, әмма хакыйкать бер. Гариф. Гайса әфәнде, сез сорауга җавап бирмәдегез. Лена дәһшәте кабатланмасын өчен ни эшләргә кирәк? Г а й с а. Әлбәттә, әфәндем, көчләү, золым ярдәмендә инсаннарның сәгадәтенә ирешү мөмкин түгел. Иң дөрес юл — адәмнәрнең калебенс шәфкать, инсаният23, туганлык орлыгы чәчү. Гари ф. Моннан толстойчылык исе килә. Ганс а. Әйе, әфәндем. Минем игътикатым Толстой зат галиләренең24 тәгълиматына якын тора икән, бу үзе аның хаклыгына дәлил. Тукай. Юк, юк! Бу фәлсәфәне җаным кабул итә алмый. , Хәсән йөгереп керә. Хәсән. Әтәм... (Үкси.) Г а й с а. Ни булды, улым? Хәсән. Мәче... Г а й с а. Нишләгән? Хәсән. Кенәрине буган. (Үкси.) Ганс а. йөзе кара икән... Хәсән. Үтерәм мин аны! Г айса. Чү, улым, ахмак сүз сөйлисең. Хәсән. Айнюк абзыйга әйттем. Асабыз. Залдан «Кайда үзе мәлгунь?» дигән тавыш ишетелә. Гайса (ишекне ача). Гайнулла әфәнде, бирегә рәхим итегезче. Ишектә А й н ю к. Кулында мәче. Айнюк. Әссәләмәгаләйкем. (Тукайга.) Төсең киткән, кәбәм. Кастамы? Тукай. Кошчык кызганыч, Айнюк абзый... А й н ю к. Разбуннекиең дә разбуннеге. Минем малайның да бер күгәрченен ашаган, мәлгунь. Малай дигәннән, бик тә сине күргесе килә, кәбәм. Син язган бәетләрне яман севеп укый. Бик тә күңелле язасың инде. Малай укый, мин елыймын. Ярый, күп сүләндем, гаепләмәгез (Китмәкче). Г айса. Гайнулла әфәнде, ярамый. Кан кою зур гөнаһ. Хәсән. Мәче бит ул! Гайса. Мәче дә ходайның мәхлугы. Айнюк. Тимәскәме, дисез, Гайса әфәнде? Г а й с а. Аңа ходай җан өргән. А й н ю к. Баш өсте, Гайса әфәнде. (Мәчене э^ибәрә.) Хәсән. Әтәм! ПӘРДӘ 18Тырышасыз. 19 Нигезендә. 20 Бүтән. 21 .Мыскыллау, кимсетү. ' Ышану. 23 Кешелеклелек. 24 Бөек затның. ’ Каршы язылган мәкалә. 23 ӨЧЕНЧЕ КАРТИНА Редакциядә Вафа Байсуковныц эш бүлмәсе. Квартир тәэсирен дә калдыра. Баи жиһазландырылган. Каршыда ике тәрәзә. Аннан өч этажлы бина һәм аның артында Александрийский колоннаның тәреле фәрештәсе күренеп тора. Зур язу өстәле, этажерка, граммофон куелган тумбочка, зур түгәрәк өстәл. Кәнәфиләр. Ширма. Анда Вафа Байсуковныц ятагы. Пәрдә ачылганда Вафа эшләп утыра. Хәбир керә. Хәбир. Вафа әфәнде, Садыйк мулла мәкаләсен кертергәме? Вафа. Ничек булыр икән соң? Гайса әфәнде шәхси дошманлык дип кабул итмәсме? Ул инде рәддия 1 язмый калмас... Хәбир. Типография материал көтә. Вафа, һем-м-м. Үзең ничек уйлыйсың? Хәбир, Мәкалә бик сыек. Вафа. Шулаймы? Кертмик алайса... Хәбир. Садыйк муллага ни дип җавап бирербез? Вафа. Анысы бар икән... Бәлки барыр? Хәбир. Карагыз. Вафа (ачуланыбрак). Хәбир әфәнде, скандальныйрак материал булса, миннән сорап тормыйсың. Хәбир. Мин җавап көтәм. Вафа. Тукай белән киңәшсәк ничек булыр? Хәбир. Карагыз? Вафа. Булды. Килгәч, аның фикерен сорарбыз. Хәбир әфәнде, утыр әле. Хәбир утыра. Тарт. Сигараның высший сорты. Берсе-берсе илле тиен. Хәбир үз папиросын чыгарып каба. Ник? Хәбир. Яратмыйм. Вафа. Юкка. Эш болай, Хәбир әфәнде. Департаментта татар матбугаты белән кызыксына башлаганнар... Миннән беркадәр нәрсә тәрҗемә дә иттереп алдылар. Гайса әфәнденең «Рәхмәте илаһия»сенә карата «князь молодец, безгә дә оҗмахта урын хәстәрли икән», дип кенә куйдылар. Синең язганнар да зарарсыз. «Ялт-йолт»тагы берничә материал һәм менә Гариф Саматов мәкаләләре уңайсыз тәэсир калдырган. Аеруча Хөсәен Ямашев турында «Звезда» да чыккан мәкаләсе. Минемчә, ул Вахитов диктовкасы белән язылган. Хәбир әфәнде, сиңа саграк булу зарар итмәс иде. Хәбир. Бу темага сөйләшергә теләмәвемне әйткән идем бугай. Вафа. Булмый, Хәбир әфәнде. Эшләр җитдиләшеп бара. Стачкалар, митингылар... Социализм чире мөселманнар арасына да киң җәелә башлады. Департамент каршында ышанычсыз кешеләр Тукаев тирәсенә сырышып, аны җайсыз хәлгә куярлар. Өстәвенә «Ялт-йолт»тагы фельетоннары... Милли шагыйребезне социалистлар шаукымыннан саклау изге бурычыбыз, дип беләм. Тукаевның якын дусты буларак, Хәбир әфәнде, син... Хәбир. Шымчылык вазифасын алырга тиешмен? Шулаймы? Вафа. Нигә шундый зур сүзләр? Милләтебезне социализм чиреннән саклау изге бурычыбыз түгелмени? Хәбир. Минем белән ачыктан-ачык сөйләшергә мөмкин, Вафа әфәнде. Вафа. Әлбәттә, әлбәттә. Без аек кешеләр. Үзебезнең киләчәгебез турында да онытмаска тиешбез. Минем, слава богу, киләчәгем тәэмин ителгән. Сиңа, Хәбир әфәнде, ныклап торып уйларга кирәк. 24 Хәбир (тора). Аңлашылды, Вафа әфәнде. Ләкин белегез, мине негодяй итә алмассыз. Бу ниятегездән кайтмасагыз, газетадан китәм. Вафа. Хәбир әфәнде, кызмагыз әле. Мин фәкать сезне якын күреп Зәлифә керә. Зәлифә. Хәбир әфәнде, исәнмесез? (Үбәргә кулын суза,) Хәбир (үпми). Исәнмесез. Зәлифә. Мулла, ник өйгә кайтмыйсын? Өч көн бит. Боже мой! Чалма урый торган нәрсәң уйлый беләме, юкмы? Берәр шансонеткага ияләшкәнсең, бүтәнчә булмас. Вафа. Зәлифә, бу ни эшең? Кеше алдында... Зәлифә. Төкерәм кешеңә! Хәбир. Вафа әфәнде, мин киттем. (Чыга.) Вафа. Ярамый, Зәлифә. Сотрудникларым каршында абруемны төшерәсең. Зәлифә. Кем аркасында күтәрелде ул? Минем арттай дүрт катлы йорт, гомергә җитәрлек мал килмәсә, атаңнан калганны әллә кайчан ашап бетерә идең бит. Мескен! Университетта да тугыз ел укыйсың бит инде. Вафа. Зәлифә! Җиттеме, юкмы?! Зәлифә. Җикермә миңа. Ишек шакыйлар. Вафа. Зинһар тукта. Әнә кеше бар. Рәхим итегез. Идрис (керә). Сәлам бирдек. Вафа. Хуш киләсез, Идрис әфәнде. Идрис. Зәлифә ханым, кулыгызны (үбә). Мөхәррир әфәнде үзенең газетасы белән бөтен татар галәменә нур чәчә. Аның хәләл җефете, гүзәллеге белән кояшны көнләштерерлек Зәлифә ханым, илһам бирә. Идиллия. Юкмы соң берәр сеңелегез? Зәлифә. Запаска? Идрис. Нинди запас? Зәлифә. Гомәр бай кызын алырга йөрисез түгелме соң? Идрис. Усал сез, Зәлифә ханым. Зәлифә. Эш приданга гына терәлеп калган икән. Азсынасыз, ди. Шагыйрь кешегә килешми инде. Вафа. Зәлифә, синең эшең түгел ул. Идрис. Сабыр, Вафа әфәнде. Ханымнарның психологиясен белмисез. һәркайсының эчендә бер яучы карчык утыра. Хуш, Зәлифә ханым. Сез шул хәбәргә ышандыгызмы? Зәлифә. Кеше сөйли... Идрис. Минем шагыйрь булуым үзе генә дә ул хәбәрнең ялган икәнлеген исбат өчен җитмимени? Мин тән азыгы түгел, җан азыгы эзлим. Мин... Зәлифә. Читкәрәк китеп сөйләгез әле, Идрис әфәнде. Идрис. Гафу итегез. Мин, Зәлифә ханым, саф поэзия, саф сәнгать хезмәтчесе. Мин гүзәллек колы. Зәлифә. Идрис әфәнде, ник һаман теш врачына бармыйсыз? Вафа. Зәлифә! Идрис (коры). Кайгыртуыгыз өчен рәхмәт. Зәлифә. Пажалысты. Мин Екатерина Васильевна янына кереп чыгам, Вафа. Вафа. Озак торма. Сәгать унбергә Габдулла әфәнде Тукаев киләчәк. Зәлифә. Тукаев! Әллә Петербургта? Вафа. Әйе. Зәлифә. Ник әйтми торасың? 25 Вафа (мыгырдана). Сөйләшерлек идеме? Зәлифә. Ник өйгә чакырмадың? Вафа. Чакырырбыз. Зәлифә (көзге янында бизәнә). Менә ичмасам шагыйрь! Сез түгел инде, Идрис әфәнде. Идрис. Тарих күрсәтер... 3 ә л н ф ә. Вафа, ложага акча түләдеңме? Вафа. Түләдем. Зәлифә. Менә яраган. Юкса бер тиен өчен калтырап торасың. Театрда үз лоҗаң да булмагач, ул нигә ярый. Киттем. (Чыга.) Идрис. Вафа әфәнде, хәл иттегезме? Чыгарасызмы минем мәҗмуганы? Вафа. Сатылмаса, зарарын кем күтәрер? Идрис. Сатылачак. Хәзер яңа заман. Бакырган әслүбе белән язучыларга тиздән әйләнеп тә карамаячаклар. В а ф а. Тукаев мәҗмугалары меңәрләп сатыла. Идрис. Кара халык ярата. Әмма шигырьгә бәя бирүче алар түгел. «Идел» газетасындагы мәкаләне укымадыгызмени? Вафа. Укуын укыдым... Идрис. Соң? Тәвәккәлләгез. Вафа. Яхшы. Мин сезнең мәҗмуганы чыгарырмын. Тик бер шартым бар. Идрис. Нинди шарт? Вафа. Башта Тукайныкын, аннары сезнекен... Идрис. Аңлыйм. Барыйш? Вафа. Анысы минем эш. Идрис. Билгеле. Риза булырмы? Вафа. Сезнең тырышлыкка бәйләнгән, Идрис әфәнде. Идрис. Ничек? Вафа. Күндерергә тиешсез. Ризамы? Идрис. Тырышып карармын... Ишек шакыйлар. Вафа (ишеккә бара). Рәхим итегез. Тукай белән Гариф керәләр. Вафа. Мәрхәба25, Габдулла әфәнде! Сезне Петербургта күрүебезгә чиксез шатбыз. Рәхим итегез, түрдән узыгыз. Өстегезне салдырыйм. Тукай. Салмас идем, Вафа әфәнде, өшедем. Вафа. Танышыгыз, Идрис әфәнде Шимали. Матбугатта чыккан шигырьләрен укып беләсездер дип уйлыйм. Идрис (Тукай белән күрешә). Каләмдәшемә ихтирамымны һәм соклануымны белдерергә рөхсәт итегез. Вафа. Шушында эшләп ятабыз инде, Габдулла әфәнде. Идарә, матбага, мәдрәсә, мәхәллә мәчете, — барысы да шушы бинада. Хәбир керә. Хәбир. Саумы, Габдулла? Ничек килеп җиттегез? Тукай. Зарарсыз. Невский аркылы чыгу да хәтәр булмады. Яхшы извозчик туры килде әле... Юкса бәла ул сезнең Невский. Вафа (батарея янына урындык илтеп куя). Утырыгыз җылыга, Габдулла әфәнде. Тукай (батареяны сыпырып). Хәзинә икән сезнең бу гармуныгыз. В а ф а. Үз өемә дә куйдырдым әле. Ванна, душ. Җәннәт инде. Хезмәтче кереп, өстәл әзерли башлый. Ишек шакыйлар. Керегез. 25 «Хуш килдегез» мәгънәсен аңлата торган сүз. 1 Килде. 26 Наборщик керә. Наборщик (күзе белән эзләнә, аннары Тукайга таба китә). Тукай абый! Исән-сау килдегезме? (Күрешә.) Тука й. Җимертеп, туган. Вафа (наборщикка)'. Ни йомыш? Н а б о р щ и к. Нәрсә җыябыз, Вафа абзый? Безнең бетте. Вафа. Хәбир әфәнде... Тука й. Бүлмә төбе такырмы әллә? Кайчыны онытмагыз. Кайбер газеталарда каләм белән бер дәрәҗәдә йөри ул. Кая, нинди газеталарыгыз бар? Шытырдатып кисеп алыйк. Вафа. Соңыннан, Габдулла әфәнде. Мәшәкать булмаса, менә шушы мәкаләне карап чыксагыз ярар иде. (Мәкалә китереп бирә. Наборищк- ка.) Син бар. Әзер булгач, җибәртермен. 11 а б о р щ и к, Тукайга карый-карый, китә. Хәбир. Вафа әфәнде, Тукай Гайса әфәнделәрдә үзен җайсыз хис итә. Номерга урнаштырасы иде. Вафа. Әлбәттә, әлбәттә. Аруракка кирәк. (Бумажнигын чыгара.) Менә көненә тәңкә ярымнан 15 сум. Ал айга гына булмаса, ике сум, хәтта ике сум илле тиенгә чаклы мөмкин. И д р и с. Ник отель түгел? Вафа. Анда аңа җайсыз булыр... Тука й. Җаектан Казанга килгәч, мин бер атаклы әдипнең номерына бардым. Мәҗлес иде, сәлам бирдем. Болар миңа бер генә карап куйдылар. Торам. Берсе кесәсеннән биш тиенлек бакыр чыгарды да болай диде: «Мә, шәкерт, дога кыл». Вафа. Ха-ха-ха. Габдулла Тукаевка — биш тиенлек бакыр! Көлүче юк. Тука й. Әмма ул минем кем икәнемне белмәгән иде, Вафа әфәнде. Вафа (уңайсызланып). Әйе, әйе... Була хаталык. Өстәл әзер, әфәнделәр, утырышыгыз. Габдулла әфәнде, бирегә рәхим итегез. Өйдә баш- качарак булыр иде дә... Гаепләмәссез дип беләм. Утырышалар. Вафа рюмкаларга эчемлек сала. Хәбир. Мәкалә турында фикерең, Габдулла? Тукай. Сыек, бик сыек. Шулай да басарга кирәк. Гайса әфәнденең дингә реформа ясыйм дип ахмаклануын фаш итү — кирәк эш. Вафа. Әйе, Габдулла әфәнде. Рәхмәте илаһия мәсьәләсен мәйданга чыгару хәзергә иртәрәк. Тукай. Иртәрәк? Минемчә, аның бөтенләй кирәге юк. Кешенен теге дөнья хәлен кайгыртуга караганда, бүгенге, хәзерге... Ишектә Зәлифә күренә, Тукай шып туктый. Зәлифә. Кара боларны! Көтмәгәннәр дә. (Тукайга таба бара.) Габдулла әфәнде! Исәнмесез. (Кул бирә.) Боже мой, ябык нинди! Вафа. Зәлифә! Зәлифә. Миңа да сал, Вафа. Тутырып. Вафа. Әфәнделәр! Төрек-татар галәмендә иң беренче талант сахибс булган Габдулла әфәнде Тукаев пайтәхеткә тәшриф боерды *. Без аца рәхмәтебезне белдерүдән тыш, милләт һәм динебезнең тәрәкъкыйсе өчен тагын да зуррак эшләр башкаруын телибез. Беренче тостны Габдулла әфәнде саулыгына күтәрергә тәкъдим итәм. Зәлифә. Браво, браво. Гариф. Татарның Пушкины саулыгына эчәм. Эчәләр. 27 Вафа. Габдулла әфәнде, сезгә үпкәм бар: безнең газетага шигырь бирмисез. Идрис. Ха-ха-ха. Муллалар газетасы мөхәррире Вафа әфәнде Тукайдан шигырь сорый! Вафа. Нинди көлкесе бар, аңламыйм... И д р и с. Тукайның баштагы шигырьләре бәлки сезнең чапан эченә сыяр иде. Әмма ул да хәзер «Бакырган»иан аерыла башлады. Вафа. Бирсен иде әле, күрер идек... Тука н, костюм кесәсеннән алып, аңа бер кәгазь суза. Шигырь? Менә рәхмәт, Габдулла әфәнде. Зәлифә. Үзе укысын, үзе! Вафа. Бәлки укырсыз, Габдулла әфәнде? Тукай. Үзегез генә карап чыгыгыз, зинһар. Вафа үз өстәленә күчеп утыра да шигырьне укый башлый. Бераздан ымлап, Хәбир- н е чакырып ала. Зәлифә. Габдулла әфәнде, сезнең белән эчәсем килә. (Рюмка тотып Тукай янына килә.) Идрис. Компания составить итәргә мөмкинме? Зәлифә. Чакырдыммы мин сезне? Кстати, Габдулла әфәнде, бу поэт өйләнә бит. Гомәр бай кызын алмакчы була. Ха-ха-ха. Представляю ничек барасын. Габдулла әфәнде, сез дә ялгыз бит! Булды, өйләндерәбез. (Идрискә күрсәтә.) Әйдә бу аждаһасына өйләнсен. Сезгә мип фәрештә димлим. Беләсезме, кем? Джиоконда! Идрис (әче елмая). Яучылау башланды. Вафа аптыраган кыяфәт белән өстәл янына килә. Я ничек, Вафа әфәнде? Вафа Хәбиргә карый, тегесе дәшми. Гариф. Вафа әфәнде, таныштырыгыз инде. Вафа. Габдулла әфәнде, котлыйм. Шигырегез энҗеләрдән бер энҗе. Ләкин... Ләкин... Идрис. Шул-шул, «ләкин». Вафа. Газетабызның мәсләгенә туры килеп җитми. Менә карагыз. (Укый). Дин хәзер иске, аварга торгучы чергән дивар, Аз гына, уйнап кына бармак белән төртсәң авар. Гариф. Шәп! Зәлифә. Браво, браво. Вафа. Хосусан мин килештем дә, ди. Ә безнең подписчиклар? Бу шигырьне бастың исә, газетаны яптырачаклар. Файдамы бу милләткә? Халкыбызны мәгърифәткә өндәп, дин-диянәтебезне ныгыта торган бер газета кими. Зәлифә. Сиңа нәрсә дин! Ислам дине дә, христиан дине дә бер түгелмени? Әфәнделәр, беләсезме, гимназиядә ул закон божийдан «биш» алган. Историядән — «өч». Көләләр. Идрис. Әйтәм бит, мәсләк дигән нәрсә яхшы шигырьләргә юлны бикли дә куя. Вафа. Бармы алар, яхшы шигырьләр? (Бер пачка шигырь китереп, Тукай алдына сала.) Карагыз, Габдулла әфәнде, табарсызмы рәтлесен. Тукай алып укын башлый. Алары Тозтүбәдән бер мөгаллимнеке. 28 Гука й(тиз-тиз карап чыга). Бусы басарлык. Вафа (шигырьне алып укый). Яңгыр ява, сулар ага, җилләр исә, Нигә минем генә өмидемне кисә? Башкалардай бәхет йолдызлары кунып, Нигә гомер сөрмим икән көләкөлә? Бу бит, Габдулла әфәнде... (Хәбиргә карый.) X ә б и р. Җылак шигырь. Коры пессимизм. 1 у к а и. Пессимизм? Лена эшчеләренең җылы каберләре өстенә толларның, ятимнәрнең кайнар яше аккан бер вакытта без ни эшләргә, көләргә тиешме? Уң як ишектән шакыган тавыш ишетелә. Вафа барып ишекне ача да кем беләндер сөйләшеп ала. Вафа. Габдулла әфәнде, сезне шәкертләр күрергә телиләр. Мәшәкать булса да кереп күренмәссезме? Тука й. Юк, юк. Мине шүрәле кыяфәтендә күреп, күңелләрендә авыр тәэсир калмасын. Вафа. Нишлибез соң? Алар шигырьләрегезне укырга хәзерләнгәннәр. Тука й. Яхшы, үзем күренми генә тыңлармын. (Ишек янына килеп баса.) Балалар хор белән «Туган телэне җырлыйлар. Тукайның күзендә яшь. «Таян аллага» дигән шигырь башлана. Әй бәһале, әй кадерле, әй гөнаһсыз яшь бала! Рәхмәте бик киң аның, һәр дәм таян син аллага! Я, ходай, күрсәт, дшен, ошбу җиһанда якты юл; Ул рәхимле, әткәң, әнкәңнән дә күп шәфкатьле ул! Тукайның йөзе бозыла. Ашыгып батарея янына китеп утыра. Вафа. Габдулла әфәнде, хәлегез авырайдымы? X ә б и р уң як ишекне ябып куя. Тукай. Юк. Вафа. Алайса ник кинәт кенә... Тукай. Болай гына. (Пауза.) Бервакыт миңа Казанда шикәр дип, ачуташ каптырганнар иде... Вафа. Ничек ул алай? Тукай. Граммофон кычкыртырга керештеләр. Җыен чүп-чар. Дик- кать итәсезме, хәзер бездә граммофонга җырлау урам кызлары кәсебенә әверелде бит. Түрдә утырып граммофоннар сүгенәләр... (Граммофонга ымлый.) Сездә андыйлар юкмы? Вафа. Юк. Миндә классика. Тыңларга телисезме? Зәлифә. Үзем уйнатам. (Граммофонны борып, пластинка куя. Онегин ариясе башкарыла.) Тукай (ария тәмам булгач, үз-үзенә сөйләнгәндәй). Онегин җүләр! Шундый кыз, шундый фәрештә мәхәббәтен белдерә. Ә ул... ’Зәлифә. Сез нишләр идегез, Габдулла әфәнде? Тукай (уянып киткәндәй). Ә? Гариф, безгә китәргә вакыт түгелме? Вафа. Юк, юк, Габдулла әфәнде, әле утырган кебек тә булмады. Өстәл янына, әфәнделәр. Утырышалар. Вафа рюмкаларга сала. Идрис. Сүз сорыйм. Вафа. Рәхим итегез. Идрис. Әфәнделәр! Габдулла әфәнде Тукаевның иң популяр шагыйрь булуын, билгеле, беркем инкар итә алмас. Ләкин популярлык кына әле шагыйрьлекнең төп билгесе түгел. Гавамга ошадың — сии популяр. 29 Вафа. Идрис әфәнде... Идрис. Сабыр. Чын шагыйрь—үзе бер дөнья. Гавам, толпа белән аның эше юк. Ул ботактагы сандугач кебек сайрый. Гариф. Мондый шагыйрьдән кемгә файда? Идрис. Алай карау — утилитаризм, Гариф әфәнде. Сәнгать үз-үзенә хезмәт итә. Мантыйк, акыл сату, фикер әйтү, дөнья эшләрен йөкләү сәнгатьнең бурычы түгел. Гариф. «Идел»дәге мәкаләне, күрәм, сүзгә сүз ятлагансыз. Идрис. Причем «Идел»дәге мәкалә? Минем үз башым җилкәмдә. Без шигырияттә революционерлар. Безнең лозунг: долой мантыйк, долой фикер, долой мидә ясалып чыга торган шигырь! Мин бу тостны Тукайның үгетнәсихәттән тәмам котылып, поэзиянең олы юлыннан атлавы өчен күтәрергә тәкъдим итәм. Гариф. Рөхсәт итегез. Тукай. Тукта, Гариф. Сез, әфәндем, мисез поэзияне яклап сөйләдегез. Ләкин андый поэзия... (Идрис ягына эуиңелчә ишарә) мисез баштан гына чыгарга мөмкин. Көләләр. Зәлифә. Браво, браво. Идрис (көлү тавышлары астында). Позволь, позволь... Гариф. Авызыңны капладымы? Идрис. Сездә этика юк, әфәндем. (Ишеккә китә.) Вафа. Туктагыз, Идрис әфәнде. (Идрис янына килә, нәрсәдер әйтә.) Аңлашылмаучылык бәласе. Ярамый, әфәнделәр, үзара ызгышу ярамый. (Идрисне өстәл янына алып килә.) Ягез, әфәнделәр, бу тостны иттифак ’ өчен эчәргә тәкъдим итәм. Тукай. Нинди иттифак өчен? Вафа. Мин фанатик түгел, Габдулла әфәнде. Европадагы, шулай ук Россиядәге хәлләрне яхшы беләм. Сыйнфый көрәш дигән нәрсәдән дә хәбәрем бар. Әмма Русия мөселманнары өчен бер генә мәсләк булырга мөмкин: динебезгә нигезләнгән мәгърифәт һәм прогресс. Фиркаларга бүленү, модага ияреп, социал-демократ, социалист-революционер булган булып йөрү безгә зарардан башка нәрсә китерми. Тукай. Сезнеңчә, Ленада кан коелуга кем гаепле? Вафа. Бу вакыйга минем фикеремнең дөреслегенә дәлил, Габдулла әфәнде. Социал-демократлар котыртмасалар, андый фаҗига булмас иде. Тукай. Димәк эшчеләрне аттыручылар хаклы? Болай булгач, сез Гайса Агиев белән какшамас иттифакта. Партия булып кайнашуыгыз өй эче ызгышы гына. Гаеп итмәгез, әфәнделәр, миңа вакыт. Тукай белән Г а р и ф киенә башлыйлар. В а ф а. Габдулла әфәнде... Тука й. Вафа әфәнде, сый-хөрмәтегез өчен рәхмәт. Әмма без иттифакта була алмабыз. Хушыгыз. Тукай белән Гариф китәләр. Хәбир озата чыга. Зәлифә. Борыныгыз төштеме? Их, сез, милләт хәдимиәре. Вафа. Зәлифә, бар хәзер үк чыгып кит! Зәлифә. Мине куасың? Мине?! Хәсрәт! Вафа (Зәлифәнең өстенә бара). Мине чыгырымнан чыгарма! Зәлифә (чигенә). Кара әле күзләрен. (Ишеккә китә.) Яхшы. Моны исеңә төшерермен әле. Мулла, сәдака козгыны! (Чыгып китә.) И д р и с. Нәрсә акаеп карыйсыз? Вафа. Эт симерсә, иясен тешләр, ди. Ни дип минем йөземне кызартып утырдың? 1 Бердәмлек. 30 И д ри с. Алар ягыннан торырга үзегез куштыгыз... Вафа. Чамалап кына ярамыймы? Нотыгың нәрсәгә кирәк булды? Хәер, җилкә тамырыңа алдың. Усалрак булырсың. Менә шул, Идрис... әфәнде: Тукай тирәсендә бөтерелеп йөри торганнарның бериичәсе (йодрыгын күрсәтә) менә монда булырга тиеш. Зәлифә керә. Зәлифә. Абузов килгән анда... пуф-пуф итеп. Вафа. Керсен. (Ширма артына китә.) Зәлифә чыга. Ишектә С ә п ә р. С ә п ә р. Рөхсәтме? Вафа (өстендә чапан, башында кәләпүш). Рәхим итегез, Сәпәр әфәнде. Сәпәр; Әссәләмәгаләйкем. Вафа. Вәгаләйкемәссәлам. Сәпәр (Идрискә кырын карап). Үзебезнең кешеме? Вафа. Үз кеше. Тартынмагыз. Сәпәр. Я бер дога кылыйк. Утырып дога кылалар. Теге зиндикълар белән исәп-хисапны өзеп, сиңа килдем, мәхдүм. Җәмгыятегезгә әгъза итеп алырсыз шаять. Вафа. Бик шатланып, Сәпәр әфәнде, бик шатланып. Сездәй мөхтәрәм затларга безнең җәмгыятьнең ишеге ачык. ПӘРДӘ ДҮРТЕНЧЕ КАРТИНА Икенче картинадагы күренеш. Г а й с а эшләп утыра. Алдында куе чәй. Ишек шакыйлар. Г а й с а. Рәхим итегез. Г а з и з ә (керә). Исәнмесез, җизни. Г а й с а. Саумы, Газизә, саумы. Г а з и з ә. Сез мине чакыргансыз икән. Г а й с а. Әйе. (Тора.) Рәхим ит, утыр. Г а з и з ә. Рәхмәт. Гайса. Утыр, утыр. Г а з и з ә утыра. Ник дәрестә түгел, Газизә? Г а з и з ә. Лена рабочийларын атуга протест йөзеннән бер көйлек забастовка игълан иттек. Гайса. Тәгаҗҗепкә калам. Тәгълим йортында забастовка! Рус таләбәләре 1 — бер хәл. Артта калган милләт таләбәләренә исә забастовка мотлакан лазем түгел 26 27. Хатын-кызлар таифәсенә бигрәк тә. Газизә. Шундый явызлыкка риза булып, без читтә калырга тиешме? Гайса. Көч истигъмал итү28 явызлыкны арттыра гына. Г а з изә. Ник чакырдыгыз, җизни? Гайса. Әйе, чакырган идем... (Уйланып йөри.) Нәсимә ханым бер хәбәр әйтте. Ишеткәч, бик тә рәхәтсез булдым. Гафу үтенәм, Газизә... • Студентлары. 27 һич тиеш түгел. 28 Куллану. 31 Апаң кушкач... Юк, ул әйтте генә... Мин үзем... Әйе... Сине хата адым ясаудан саклап калуны вазифам санап, сөйләшергә жөрьәт иттем. Газизә. Әйтегез тизрәк, газапламагыз. Гайса. Гафу үтенәм, Газизә. Син Габдулла әфәнденең хәле нин- дәен булганны беләсеңме? Бәлки Нәсимә ханым да әйткәндер. Аның соңгы айлар кичердегё табип булмаган адәмгә дә яшерен булмаса кирәк. Габдулла әфәндедә — үпкә авыруы. Г а з и з ә. Беләм... Г а й с а. Занымча ’, синдә кызгану һәм фидакарьлек күрсәтү теләге генә галәбә иткән 29 30 . Г а з и з ә. Шулай булган тәкъдирдә бу начармы? Гайса. Үз-үзеңне корбан итү була. Газизә. Җизни, сез үз иманыгызга үзегез каршы киләсез. Адәм күлмәксез кардәшенә соңгы күлмәген салып бирергә тиеш дип өйрәтә идегез түгелме? Г а Е с а. һәммә нәрсәне хәрфән аңларга кирәкми, Газизә. Газизә. Җизни, бетерик. Мәгънәсез сөйләшү бу. (Ишеккә китә.) Гайса. Ах, Нәсимә, Нәсимә... Минем гайре эшләрем дә муеннан ләбаса. Ишек ачыла. Тукай белән Хәбир күренәләр. Газизә Тукайга күзләрен тутырып карый да, яшенә тыгылып, чыгып китә. Хәбир. Исәнмесез, Гайса әфәнде. Гайса. Саумысыз. Габдулла әфәнде, кая барганыгызны әйтеп китү кирәк иде. Без борчылып тордык. Тука й. Гафу итегез. Гайса. Утырыгыз, утырыгыз. Габдулла әфәнде, төсегез киткән. Табип китертикме? Тукай. Кирәкми. Өшедем. Кояш мәңге калыкмаска булып баткан диярсең.. Гайса. Әйе, яз матур килмәде. Чишенегез, хәзер чәй керттерәм. (Чыгып китә.) Тукай. Әйберләрне җыйныйк та китәбез. Хәбир. Капылт кына чыгып китәргә ярамый, Габдулла. Хужа хакы бар. Менә чәй эчик. Тука й. Бәлеш көтмикме тагы? Хәбир. Бала булма. Ишек шакыйлар. Керегез. Идрис (керә). Сәлам, әфәнделәр. Я, булдымы? Кая урнаштырасыз?3 Хәбир. Казанский урамындагы меблированный бүлмәгә. Идрис. Казанский собор каршына! Тапкансыз, мактыйм. Урам Казанский, чиркәү Казанский и поэт казанский. Хәбир. Көлүегез урынсыз. Идрис. Көлмим, җаным, шаяртам. Габдулла әфәнде, новоселье булачакмы? Хәбир. Сагыз булмагыз, кәефе юк. Идрис. Бетте. Поднос тотып Наташа, аның артыннан Г а й с а керә. Идрис. A-а, Гайса әфәнде, исәнмесез. Дөбердәп килеп кердем менә. 29 Фикеремчә. 30 Жиңгән. 32 I айса. Рәхим итәсез, әфәндем. Наталья Петровна, тагын бер стакан кертмәссезме? Наташа. Яхшы (чыга.) Ишектә Фатта х. Фәттах. Ярыпмы? Г а й с а. Рәхим ит... Фәттах. Исәннәрме, әфәнделәр. (Тукайга таба атлый.) Сау-сәламәт килдегезме, Тукай туган? (Күрешә.) Гайса (Тукайга), Нәсимә ханымның кардәше. Фәттах әфәнде... Фәттах. Сезгә Петербург эшчеләреннән сәлам, туган. Т ука й. Рәхмәт. Сез эшче? Фәттах. Нәкъ үзе. Невский судостроительныйда кузнец. Тука й. Бүген эшкә бармагансыз... Фәттах. Заводны туктатып торырга булдык, Тукай туган. Тука й. Стачка? Фәттах. Әйе. Тука й. Әйтегез әле, Фәттах әфәнде, нәтиҗәсе буламы? Стачка айлар буе сузылырга мөмкин. Эшчеләрнең семьялары бар, балалары... Фәттах. Нәтиҗәсе дисезме? Кайчан — ничек. Кайвакыт хуҗаны тезләндерәсең. Кайвакыт кыйналган эт кебек яңадан эшкә тотынасың. Тука й. Ярый. Стачка һәрвакыт уңышлы булсын, ди. Хуҗа туктаусыз ташлама ясый алмый бит. Гайса. Гафуыгызны үтенәм. Ташлама ясамый гына түгел, билга- кес аның калебендә явызлык отыры арта. Фәттах. Кияү әфәнде, сез дөньяга коръән аша карыйсыз. Пыяла түгел ул, күрсәтми. (Тукайга.) Минем бер дустым бар. Ул болай дияр иде: тимерне кыздырып суга тыксаң, нишли? Тука й. Чыныга. Фәттах. Син аңардан тәгәрмәч ясыйсыңмы, сабанмы, пычакмы, пушкамы, — ул инде бирешми. Гайса. Гафуыңны үтенәм, Фәттах әфәнде. Син, рус революционерларына ияреп, күптән инде миллият хисеннән мәхрүм. Хөррияте шәх-. сия җәһәтеннән караганда сиңа, әлбәттә, тәнбиһ тиеш түгел. Әмма яшьләрне тәшвишләндерү3 кирәкмәс иде. Чөнки Карл Маркс тәгълиматы мөселманнар өчен файдасыз. Безнең мәсләк — хак дингә әсас- ланган мәдәният. Көчләү, кан түгү аша мәдәнияткә бару исә — имкян тышында. Шуңа бинаэән... Зал якта ниндидер ыгы-зыгы, шау-шу. Хәсәннең елаганы ишетелә. Гафу итәсез, әфәнделәр. (Чыга.) Фәттах. Күрәсезме минем кияүне. Мәчет мөнбәрендәмени. Мине дә игәүләп караган иде дә, вәгазе үтмәгәч кенә кул селтәде. Ишек шакыйлар. Керегез. Гариф (керә). Әфәнделәр! (Фәттахны күреп.) Фәттах абзый да биредә икән. Исәнмесез. Күрдегезме, Макаровның белдерүе чыккан. Идрис. Нәрсә ди инде Макаров җанәплары? Гариф. Запросларга җавап. «Так было,— так будет», ди. Идрис. Ул господин, бүреген салып, гафу үтенеп маташмый инде. Гариф. Үтенер. Эшчеләр мәҗбүр итәр. Шулаймы, Фәттах абзый? Фәттах. Ничек дип әйтергә. Мин үзем гесподин министрга рәхмәт әйтергә җыенам әле. Гариф. Төшенмим. Фәттах. Аның белдерүе теләсә нинди прокламациядән болайрак. Гариф. Дөрес! Тукай. Җиде ел буе Дума ди-ди, телләрдән төшмәде. Ә ул балаган, имеш. Хәтта аннан да начар. Безнең йокыбатырлар кайсы запрос ягында? Гариф. Мөселман фракциясен әйтәсезме? Хөкүмәтнең үзеннән дә уңдарак. Бик зур милли эш башкарганнар ди әле. Садрый Максудиның баласы туу шәрәфенә зиратка телефон үткәргәннәр. Көләләр. Хәсән, аның артыннан ук Гайса. Хәсән (яшен көчкә тыеп). Габдулла әфәнде... Сезне тыңламадым... Кенәрине... Тукай. Мәчеме?! Хәсән. Әйе... (Үкси.) Соңгысын... Тукай. Буылам... һава җитми... Хәбир. Габдулла! (Чәй бирә.) Эч. Тукай эчә. Гайса (сәгатенә карап ала). Җитәр, улым, тукта... Язмыш... Тукай. Сез ул... Сез гаепле. Гариф. Әйе. Сезнең фәлсәфәгез. Гайса. Гафуыгызны үтенәм, әфәнделәр. Мин хәзер ашыгам. Без аңлашырбыз, Габдулла әфәнде. (Сәгатенә карый.) Соңгарам. Тукай. Гайса әфәнде, бер минут. Мин номерга... Гайса. Соңыннан, Габдулла әфәнде, соңыннан. (Чыгып китә.) Тукай. Зарар юк... Болай яхшырак та. Фәттах. Номерга чыгарга булдыгызмы, Габдулла туган? Дөрес эшлисез. Юкса бу әүлиялар арасында тончыгып үләрлек. Хәсән. Габдулла әфәнде, китмәгез. Мин әүлия түгел. Фәттах (көлә). Син мондамыни әле, малай актыгы? Сыпырт. Хәсән. Энәмә әйтәм, җибәрмәсен. (Чыга.) Фәттах. Демин белән чәкештерәсе иде бу коръән хафизны. Грамота җитми шул бездә. (Гарифка.) «Звезда»дагы теге мәкаләне укыган, Гариф энем. (Тукайга.) Дус дигәнем шул инде. Демин. Тимофей Степаныч. Сезнең турыда сөйләгән идем, чат ябышты: алып кил дә алып кил. Татар яшьләрен бик тә ярата. Мулланурны улы кебек итеп күрә. Лачын, ди. Тик әле башыннан сөрем чыгып бетмәгән, ди. Тукай. Вахитовмы? Таныштырсагыз иде. Гариф. Танышырсыз... Хәсән ишекне ача: «Фәттах абзый, энәм чакыра». Фәттах чыга. Хәбир. Бүгенгә кал булмаса, Габдулла. Тукай. Ник? Хәбир. Хуҗа хакын үтәми ярамый. Гадәт бу. Этика да шуны таләп итә. Иртәгә кунакка чакырган булып, алып китәрбез. Гариф. Юкка маташтырасыз. Идрис. Хәбир әфәнде — сак кеше. Тукай. Карап-карап торам да, Хәбир, син төче камырга әйләнгәнсең. Син килгәч, шатлыгымның чиге булмаган иде. Нәүмиз кешегәд ак ипи булмаганда, кара ипи дә —калач, күрәсең. Хәбир. Габдулла! Иптәшеңнең хәтере калыр дип тә уйламыйсың. Тука й. Үзең безнең хәтер турында уйладыңмы? Башта Кәримевләр сәүдә фирмасына ялландың. Инде Вафа ахунның мөритенә әйләнгәнсең. Хәбир. Тукай! Тукай. Моңа кадәр дөньяның гадәт, этика дигән нәрсәләрен танымаганны, Петербургка килдем дип кенә сезнең ул этикагызны җиреs. ,С. ә.- № 2. 33 34 нә җиткерә алмыйм. Мин читлек кошы түгел, мин вольная птицаГ Гариф. Дөрес, Габдулла әфәнде. И д р и с. Менә бу безнеңчә. Ишек шакыйлар. Тукай. Тагын кем инде? Керегез... Г о м э р белән Сәлим керәләр. Г о м ә р. Саумысыз, әфәнделәр. Кәефегез ничек, Габдулла әфәнде? Хастәләнеп киткән идегез... (Сәлимгә күрсәтә.) Улъш Сәлим, Габдулла әфәнде. Истамбул дәрелфенүнен тәмамлап кайтты. Сәлим Тукай белән күрешә. Үзебезчә тырыштык инде. Булгач, булгач, зур җирдә укысын, дидек. /Монда урыс школасына бирсәк, азар дип курыктык. Сөйләш, улым,. Габдулла әфәнде белән. Сәлим. Петербург хушыңыза килдеме1 , әфәндем. Тука й. Петербург, Петербург инде. Менә Истамбул ничек? С ә л и м. О әфәндем! Безем Истамбулның гүзәллегене сөйләп вир- мәк өчен сүз йитешмәс. Земрут кеби күк йөзенә дикелән31 32 бихисап манаралары галәмнең ниһаясенә33 йитештеги кеби күренейерләр. «Бәкләр бәге», «Дулмә», «йолдыз» сарайлары, Ая-Суфия мәсҗете кән- деләре 34 нур чәчеп утырыйорлар. Ул Босфор вә Мәрмәрә диңгезенең, яшькелт-зәңгәр сулары, аның сабах вә ахшам күренешләре дигәр 35 бер галәми хәтерә китерейөрләр. Тукай. Сез шагыйрь, әфәндем! Г о м ә р. Шагыйрь, шагыйрь, Габдулла әфәнде. Яза, тик белдерәсе килми. Тукай. Шулаймыни? Алайса сез төрек әдәбиятының үзәгендә кайнагансыз. Соң әдәбият нишли? Сәлим. О әфәндем! Безем госманлы әдәбияты кәндесенең иң пар- лак 36 дәверен кичерейөр. Бүгенге көн госманлы шагыйрьләренең гүзәл диваннары37 көлле38 ислам дөньясының калебләрене һәяҗанга ките- рейөр39 . Шигъриятнең кәгъбәсе шимди 40 41 Истамбул дидәксә, хата улмас. Тукай. У кадәр бөек шагыйрьләрнең исемнәрен беләсе иде. әфәндем. Сәлим. Зыядә чук 11 алар. Тәүфикъ Фикрәт бәк, Әхмәт Һашим бәк, Яхъя Кәмал бәк, Җәләл Саһир бәк, Мәхмүт Бөләнд бәк, Әхмәт Хикмәт бәк... Тукай. Без дә яшибез дөньяда! Соңгыларын кабатлагыз әле, әфәндем. Үләрсең, теге дөньяда сорарлар. Сәлим. Әхмәт Һашим, Яхья Кәмал, Җәләл Саһир, Мәхмүт Бөләнд... Тукай. Үзегезне ник кушмыйсыз? Сәлим. Нә сөйләерсеңез, әфәндем? Кәндеми у бөек затлар янына куямам... 42 31 Ошадымы. 32 Озайган, юнәлгән. 33 Чигенә, беткән төшенә. '• Үзләре. 3 Башка, бүтән. 36 Якты, шәп, яхшы. 37 Җыентыклары. г Барлык, бөтен. 39 Аптырата, шаккатыра. 40 Хәзер. 41 Бик күп. 2 Үземне ул бөек кешеләр янына куя алмыйм. з* 35 Тукай. Әйтегез әле: Истамбулда ат тиресе ни бәя тора? Сәлим (аптырап). Бу сөаль нигә? Бән пазарда улмадым... Тукай (башын селкеп тора). Иң кирәклесен белми кайткансыз. Истамбулда атлар ничәгә кадәр яши? Моны да белмисезме? Сәлим. Бәли 1 әфәндем, белмийөрем... Гомәр (борчылып). Улым, Габдулла әфәнденең вакытын алдык... Кузгалсак та ярар иде... Тукай. Ярый, тотмыйм. (Сәлимгә.) Сезгә, әфәндем, Черняевкә кереп укырга кирәк. Сәлим (Гомәргә карап). Пәдәрем2 , бән аңламыйорым... Тукай. Әйе, аңламыйсыз. Истамбулдан төяп кайткан кибәкне башыгыздан чыгарып ташламасагыз, бик озак аңламассыз. Пушкины, Лермонтовы булган мәмләкәттә кемне мактыйсыз сез?! Шуңа лаек шагыйрьләр белән чикләсәгез бер хәл иде. Солтан мактап, солтанның җарияләрен мактап гомерләрен үткәргән эпигон төрек шагыйрьләрен күккә чөясез. Моның өчен ми урынында чынлап та кибәк булу кирәк. С ә л и м. Әфәндем... Тукай. Гафу итегез, без ашыгабыз. Гариф, Хәбир, кузгалдык. Әфәндем, сез шулай да ат тиресе белән кызыксыныгыз, пәдәрегезгә бер ярдәм булыр. Ишеккә китәләр. ПӘРДӘ БИШЕНЧЕ КАРТИНА Сенат мәйданы. Уң ягыннан ярым борылышта — Бакыр җайдак. Болыт булып агыла торган томан вакыт-вакыт һәйкәлне каплап тора. Алда кыйгачлап Нева яры сузылган. Apibi якта томан аша сарайлар тезмәсе күренә. Уңда Сенат бинасының почмагы. Газет сатучы малайлар килеп чыга. 1 — малай. «Речь», «Русское слово»! «Речь», «Русское слово»! Дарданеллны тупка тоту! Автомобиль бандиты Банконы кулга алу! 2 — малай. «Биржевые ведомости», «Копейка»! «Биржевые ведомости», «Копейка»! Шымчы Гусакның карьерасы! Искиткеч ачыш: барлык авыруларга дәва! (Городовой күренә.) 3 — малай. «Звезда», «Невская Звезда», «Звезда!» Путиловта забастовка! Социал-демократларның Макаровка жавабы! Г о род о вой. Ах, пострел! (3-малайны куып китә.) Студент киемендә бер егет белән бер кыз керәләр. Егетнең кулында ромашка чәчәкләре тутырылган кәрзин, кызның кулында кружка-копилка. К ы з. Бер дә кызык түгел: һич кимеми... Егет. Әйе, быел «Ак чәчәк көне» сүлпән үтә... Кыз. һава начарга дисәң... Егет. Халыкның күңеле чәчәктә түгел. Күзләр Ленага төбәлгән Забастовка, митинглар. Петербургский ягында демонстрация. Безнекеләр— шунда... Мин дә чыкмакчы идем. Тик менә син... К ы з. Инде үкенәсеңме? Егет. Юк, Катенька, юк! Синең белән булуыма үкенәмме соң. К ы з. Шулай диң. Бер кеше узып бара. Әфәнде! Әфәнде! Туберкулезлылар файдасына чәчәк алыгыз. Кеше копилкага акча сала, кыз аның күкрәгенә чәчәк кадый. Егет. Демонстрация Невскийга килергә тиеш... Китәләр. 2 — малай килеп чыга. 1 Әйе. 4 Әтием. 36 2 — мала й. «Биржевые ведомости», «Копейка»! Монастырьда үтереш һәм ут төртү! Чахоткага каршы искиткеч дару. (Үтеп китә.) Тукай, Гариф, Хәбир килеп чыгалар, һәйкәл беразга томаннан ачылып куя, Тукай артка чигенә. Тука й. Шулкадәр мәһабәтлек! Хәтта куркыныч, (һәйкәлне әйләнеп чыга). Шушы икән инде Пушкинга илһам биргән «Бакыр бахбай». Каһәр төшкән томан. Гариф. Җил чыкса, таралыр иде дә бит. Хәбир. Ат тоягы астындагы еланны күрәсеңме, Габдулла? Нәрсәгә дип беләсең? Тукай дәшми. Г а р и ф. Символ, әлбәттә. Хәбир. Символын символ. Әмма Фальконет, символ турында кайгыртудан бигрәк, бер технический кыенлыкны хәл иткән. Күрәсеңме, атның койрык очы елан сыртына орынып тора? Тука й. Туктале, Хәбир. Өермәне күр син, өермәне! Хәбир. Нинди өермәне? Тукай. Петр тирәсендәге өермәне күрмисеңме? Әнә бит. Таш кыя. Аның астында, әлбәттә, диңгез чайкала. Ә диңгездән җил исә. Петр ат өстендә өермә булып чабып килә дә, мәгърур куллары белән тезгенне тартып, атны кыя кырыенда үрә бастыра. Кулын сузып: Здесь будет город заложен Назло надменному соседу. Природой здесь нам суждено В Европу прорубить окно, — ди. Гариф. Габдулла әфәнде, бу турыда берәр нәрсә укыган идегезме? Тукай. Укыдым ди! Китердегезме соң китап? Петербургка килеп, достопримечательностьлары белән танышмый китәм... X ә б и р. Башка килмәгән бит, хәерсез... Гариф. Берни укымаган килеш никадәр дөрес бәя! Әйе, Петр аргамакны үрә торгызган кебек, бөтен Россияне үрә бастыра. Хәбир. Фалконет Россиядә шөһрәт казангач, аңа «высокородие» дип эндәшә башлаганнар. Моңа каршы болай ди икән: «Миңа бу титул туры килә: мин чардакта туганмын». Көләләр. Тукай. Әйе, бу сизелә. Аның бахбае Исакиевский собор артындагы җайдак түгел инде. Г а р и ф. Николай Первый памятнигымы?! «Ахмак акыллыны куып җитмәкче була — Исакий җибәрми тора», диләр аның турында. Тука й (көлә). Чынлап та аллы-артлы торалар икән. Туктале, ник аңа һәйкәл? Ул бит... Гариф. Әйе, шушы мәйданда декабристларны туп белән аттырган. Исакийны төзүче эшчеләр декабристларга кушылмакчы булалар. Генералларга, адъютантларга, хәтта патшаның үзенә дә ташлар оча башлый. Ләкин баш күтәргән гаскәр хәрәкәтсез, башлык итеп билгеләнгән Трубецкой юк... Тука й. Әгәр декабристлар халык белән бергә хәрәкәт итсәләр? Гариф. Исакий артындагы теге ахмак кукыраеп тормас иде. Хәбир. Онытылмагыз. Петербургның стеналары да ишетә... Тукай. Пушкин булса? Катышыр идеме? Гариф. Эчендә булыр иде. Николайга соңыннан әйткән ич: «Сенат мәйданында булыр идем», дигән. Тукай. Деспотның йөзенә карап?! Ничаклы кыюлык! (Пауза.) Кызык бит, туганнар. Бәлки ул да нәкъ шушы урынга басып, минем 37 кебек «Бакыр бахбай»га карап торгандыр. Петрның өермәле тормышы, декабристлар, патшага таш аткан эшчеләр аның хыялыннан кичкәннәрдер... Хәбир. Әйе... Тукай. Шулай да декабрист түгел, бәлки Онегин. Деспотка таш атучы эшче түгел, ә шашкан Евгений... Хәбир. Ә Пугачев? Гариф. «Во глубине сибирских руд»? Тукай. Әйе, алар бар... Газизә, Гайниҗамал, Идрис, студент килеп чыгалар. Кызлар кружка-копилка, егетләр чәчәкле кәрзиннәр тотканнар. Гайниҗамал (Тукай янына йөгереп килә). Габдулла әфәнде, туберкулездан газап чигүче мескеннәргә ярдәм өчен чәчәк сатып алыгыз. Тукай кружкага акча сала. Гайниҗамал, Идрис кулындагы кәрзиннән чәчәк алып, Тукайның күкрәгенә кадый. (Гариф белән Хәбиргә.) Ә сез? Хәбир акча салмакчы. Туктагыз! Нинди эгоистка мин! Газизә дә сатарга тиеш ич! Газизә, кил инде якынрак. Г а з и з ә кузгалмый. Син нәрсә? Ә-ә-ә сез бит әле таныш түгел! (Газизәнең кулыннан тотып, Тукай янына алып килә.) Габдулла әфәнде, танышыгыз. Газизә. Газизә (кул бирә). Исәнмесез, Габдулла әфәнде... Тукай. Исәнмесез... (Яхшы ук аптырый. Кинәт, акча чыгарып, Газизәнең кружкасына сала.) Студент Газизә янына килеп баса, ләкин Г а з и з ә чәчәккә сузылмый. Тукай ихтыярсыздан чәчәк ала да нишләтергә белми тора. Г а й н и җ а м а л. Ни булды, әфәнделәр? Берни аңламыйм. Хәбир. Әлләни булганы юк... Ничек соң, Гайниҗамал туташ, кызамы сәүдәләр? Гайниҗамал. Кыза пычагым! Карамыйлар да. Урам тулы полицейский. Невскийга кызыл байраклар күтәреп, демонстрация килеп керде. Атлы казаклар... Ерактан «Матәм маршы» һәм «Марсельеза» җырлаган тавыш ишетелә. Әнә ишетәсезме? Гариф. Макаровка җавап бу. Ашыгып Демин, Фәттах, эшче килеп керәләр. Д е м и н н ы ң кулында агачына уралган байрак. Эшче (байракны үзенә алмакчы була, Демин бирми). Тимофей Степаныч! Акылыңа кил! Фәттах. Бир, Тимофей Степаныч. (Байракны ала.) Эшче сүтеп байракны агачыннан ертып, ала да күкрәгенә яшерә. Фәттах Тукайны күреп ала. Габдулла туган! Сез дә чыктыгызмы? Күрәсез, тимер чыныга. Тимофей Степаныч, танышыгыз, шагыйребез Тукаев шушы була. Демин. Исәнмесез, иптәш. (Тукайның кулын кыса.) Эшче. Тимофей Степаныч, ашыгырга кирәк. Демин. Тукта, Вася. (Тукайга.) Ишеттем. Безнең Пушкин кебек үк зур шагыйрь икәнсез. Карагыз, иптәш, күзегезне тутырып карагыз, Россия яңа революциягә таба атлый. Газизә (Фәттахка). Абый, сезгә китәргә кирәк. 38 Фәттах. Газизә! Сии дә чыктыңмы... сәдака җыярга? I* а з и з ә. Әйе, чыктым... Фәттах. Күрегез инде, Тимофей Степаныч. Племянница. Намуслы ата баласы. Господаларның мәгънәсез эшләренә катышып, ясалма чәчәкләр сатып йөри. Тфү! Демин (чәчәк сатучыларга карап). Позор, яшьләр. Сезнең иптәшләрегез анда казак нагайкаларына каршы баралар. Эшче. Тимофей Степаныч! Соң булачак! И д р и с. Алар кох микробларының тырнагына эләккән бичараларның хәлен җиңел итү өчен чыкканнар. Моның нәрсәсе позор, иптәш? Демин. Җыелган тиеннәр ул бичараларга ирешә дип уйлыйсызмы? Эшче. Тимофей Степаныч! И д р и с. Благотворительный җәмгыять... Демин. Җәмгыять, җәмгыять... Ул җәмгыятьләр черек стройның кутырларын яшерү өчен фига яфрагы гына. Иң элек халык җилкәсенә менеп атланган эре микробларны юк итәргә кирәк. Эшче. Тимофей Степаныч!! II д р н с белән Хәби рнең шляпаларын Демин белән Фәттахка кигезә, кулларына кәрзиннәр тоттыра. И д р и с. Позвольте. Ике полицейски й белән филер керәләр. Филер (сәхнәдәгеләргә күз йөртеп). Шушы якка йөгерделәр, ваше благородие. (Этчене күреп.) Әһә, менә берсе. Полицейский эшчене килеп тота. 2-п о л и ц е й с к и й (студентка килеп тотына). Студент! Патшага каршы? Студент. Протестую! Бу аңлашылмаучылык. (Демин кулындагы кәрзингә күрсәтә.) Г а з и з ә. Ничек оят түгел! Дәшмәгез. 2-п о л и ц е й с к и й. Шагай, шагай... Эшче белән студентны алып китәләр. Г а й н и җ а м а л. Байрак аңарда бит! Фәттах (Газизәгә). Рәхмәт, сеңел. (Идрискә.) Мә, әфәнде. (Корзинне һәм эшләпәне бирә.) Сәүдәләр уңышлы булсын. Тимофей Степаныч, киттек. Демин (эшләпә белән кәрзинне Хәбиргә тоттыра.) Хушыгыз. Хушыгыз, Тукай иптәш. Без күрешербез. Китәләр. Гариф. Молодец, Газизә туташ. Газизә. Әйдә, Гайнижамал. Хушыгыз, әфәнделәр, (Тукайга.) хушыгыз. Китәләр. Хәбир. Ә кәрзин? (Идрискә бирмәкче.) И д р и с. Миңа берсе дә җиткән. (Китә.) Тукай (исенә килеп). Менә каһарманнар кемнәр! Болар кулында таш кына түгел инде, ут-су кичеп чыныккан корыч боларның кулында. Менә кемнәр, халыкны... үрә торгызачак. Евгенийны тудырган Пушкин! Бу кешеләрне даһи җырларыңа салып җырламас идеңмени син? Гариф/Хәбир, томан таралды бит, күрәсезме? Көн яктырып китте. Инде кояш та чыкса... Гариф (күккә карый). Аязырга чамалый бугай... ПӘРДӘ

(Ахыры бар.)