Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

ТУГАН АВЫЛЫМ -^4-нтей фәкать җирдән генә алган көчне. Мин дә менә туган якта. Искән җилләр Иркәлиләр чәчләремнән әнкәм төсле. Әй, киң офык, күзең җитмәс иркен җирләр! Шул ич минем газиз авылым, туган җирем, Чишмә буена каз-үрдәкләр куган җирем! Үрелә төтен, тасма булып, күккә табан,— Аш-чәй әзер, кырдагылар кайтыр сәгать. Кыр капкасы. Шулай ук күк ул да һаман. Кибән күреп, искә төшә иске гадәт: Аунар өчен үзенә дәшә йомшак салам, Алтынланып, балкып тора кичке шәфәкъ. Кызлар җырын ишетеп кинәт, туктап калам. Мин — өемдә. Шуңар әйбәт, шуңар рәхәт!.. БАЛА ЧАК Тәмле квас эчәр идем мичкә ачып, Чылатылган татлы груша урлар идем; Ашка-чәйгә кулны селтәп, эштән качып, Ямьле Осетр буйларында уйнар идем. Буа артында су, гөж килеп, кайнап тора: Көнен-төнен тегермәне шаулап тора. Муенын борып яткан каздай симез, дисең, - Олаулардан капчыкларны күреп монда. Җил тузгыта яшь арыш һәм дегет исен, Зәңгәр күктә тургай сайрый. Рәхәт дөнья! Сукмак буйлап елгага төш. төш тә чишен. Балыкларның кабар чагы. Калма соңга! Ялкау, симез жумбаларның китәр исен: Саңагыннан эл дә ыргыт кайнар комга! БОБРИК-ТАУ А/онда граф Бобринскийның элек заман Чапкыннары өйрәтелгән мәйдан булган. Мужик моңы яңгыраган монда һаман,— Алпавытка мөлкәт ташып, атлар узган. 52 Тик ул көннәр ерак калды, бетте тәмам. Җир балкыды революция җәйгән нурдан. Кеше хәзер горур атлый алга табан, — Тырыш хезмәт алып бара туры юлдан. Хаким булды, хуҗа булды пролетарий. Бобрик-тауда музей хәзер, планетарий. Сокланасың күреп астрономнар эшен. Ярга якын, сөзәк, тигез үр башында, Асыл гөлләр, яшь куаклар уртасында Санаторий төзегәннәр шахтер өчен. ПЛЕЩЕЕВ КҮЛЕ ^асьководан Ботик-тауга мендем бүген, Туган яктан күңелемдә рәхәт тоеп. Аккаеннар сарып үскән калку түрен, Тармаклары җиргә иелә, чыклар коеп. Күрәм алда суы салкын Плещеев күлен, — Гасырларча яткан үзенә тарих җыеп. Бөек Петр раслар өчен әйткән сүзен Килгән монда, аргамагын чак-чак тыеп. Дәртле егет! Киләчәкне дөрес белеп, «Фортуна» дип куштың тәүге корабыңа. Бастыңсыман кинәт минем янга килеп, Музейдагы шул мирасың каравыма... Нарат өйдә куйдың төсле тамак кырып,— Чүкеч чыңлый, пычкы чыжлый кызып-кызып. ИЛЬИЧ КЛЯЗЬМАДА -Клязьма буе. Күге зәңгәр җәйге бер көн- Ильич утыра күләгәдә кармак салып. Шунда, дәшеп китергәндәй, төркем-төркем Тирә яктан агыла халык, агыла халык... Яшь киленнәр бигрәк үткен: барсын белер, Белмәгәнен белер өчен күзеңә керер! Балыкчыга тынгы бирми, сөйли барын; һәммәсендә уй да сагыш — берсе калмый. Кыюраклар ачып сала бөтен җанын, Ильич инде калкавычка күз дә салмый. Иркәләп җил суга бөгә кармак сабын, Кем соң Ильич елмайганда илһам алмый! Балык ни дә елга ни соң? Бүген тагын Гәп корып ул, кешеләрнең җанын аңлый. Шәрәф Мөдәррис тәржемәлэре.