Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

БУРАНЛЫ КӨНДӘ ■Л^орҗалардан җилләр төтен йолкып, Бөтереп сала түбә иңенә. Кубыз уйный радио чыбыклары, Карлар бии аның көенә. Авыл буп-буш. Тик бер малай гына Чаңгы шуып йөри урамда. Ник шумасын... Әле ул сабыйга Җил дә үтми, тими буран да. ҖӘЙГЕ КИЧ Офыкта болытлар утлады. Агачта яфраклар йоклады. Утламас, йокламас иделәр Тынгысыз җил ялга туктады. Урамда яшь кызлар ишәйде, Парлылар шатлыгы көчәйде. Ишәймәс, көчәймәс иде дә — Монда бит бар да үз ишләре. Тулган ай читәнгә нур сибеп, Гашыйклар вәгъдәсен беркетә. Мәхәббәт шәрабе эчергән Бу җәйге кичләргә ни җитә?! СӘРДӘ ХАТИРӘСЕ Уйламаган идем бирегә Ташлар дип җилләр мине дә; Туры килде җырлы Арчаның Сәрдәсенә эшкә килергә. Хәйран калып килә-килештән, Бу якларның кичен күзәттем. Баеп барган алтын кояшны Карый-карый күңелем бизәттем. Гармун чыга аргы очтан ук Сузыла-сузыла дәртле көйләргә. Яшьләр үтә аңа янәшә, Җыр өләшеп өйдән-өйләргә. Кызлар монда егет күңелен Бер күрүдә гашыйк итәрлек. Зур тормышка аяк бассаң да Ахыргача бергә үтәрлек. Сизмичә дә калдым бу яктан Аерылышыр көннең җиткәнен. Кайчан кайтырмын дип килдем мин, Кайчан килермен дип китәмен. ИСТӘ -Йстән чыкмый сөзәк таулар, Шул тауларның итәге. Чылтырап аккан инешле Су буе бар бит әле... Шунда ул беренче тапкыр Күңелнең нечкәрүе; Иң якын күргән берәүне Сөенеп искәрүе. Пар өянкеләр беләдер Танышкан көнебезне; Әле дә саклыйдыр алар Алышкан серебезне. Истә аерылган минутның Үзәкне өзүләре. Моңаеп кына: «Хәерле Юлларга...» — диюләре.