Логотип Казан Утлары
Публицистика

МОСТАЙ КӘРИМНЕҢ СОҢГЫ ЕЛЛАРДАГЫ ШИГЫРЬЛӘРЕ

ТГашкорт поэзиясенең талантлы вәкиле Мостай Кәрим башкорт лирикасында үзендә интуитив тою, хис итү башлангычы аеруча көчле булган шагыйрьләрнең берсе. Аның иҗатында тәэсирләнеп хис итү, кичерү һәрвакыт фикер белән бәйләнештә килә, ә фикер лирик хис итүнең җимеше булып үсеп чыга. Шагыйрь, беренче чиратта, кешенең фикерен һәм тойгысын ачарга омтыла. Табигать күренеше, урман һәм су шаулавы, күк моңнары аңа кеше тормышының тавышын, өнен хәтерләтә, һәм табигать белән рухи хис арасындагы мондый бердәмлек чагылдырылган күренешкә символик төс бирә. Фикерне аныклау өчен «Туфрагым, һавам, суларым» шигыренә тукталыйк. Һавалар зәп-зәңгәр монда, һавалар шундый биек, Шул күк астында дәү әти Яшәгән, башын иеп. Ә бит башың иелмәсә, һавалар шундый биек. Сүз, күргәнебезчә, бер һава турында гына түгел, ә ниндидер зуррак мәгънә турында бара. Поэтик сөйләмнең эчке мәгънә белән корылуын, образларның мондый символлыгын поэтик стиль эволюциясе күзлегеннән чыгып карарга кирәк, әлбәттә. Әйтик: Күпме кош бу киңлекләргә Талпынып очып менә. Алар менә бары җирне Сагыныр өчен генә,— 1 Мостай Кәрим. Төш җиткән- д ә. Татарстан китап нәшрияты. Казан. 150 бит. юлларында бөтен фикер шушы күккә очучы, ә аннан соң тагын да көчлерәк җиргә тартылучы кошлар турында гынамыни? Кайсысы өстен монда: беренче мәгънәме, әллә юллар артында бирелгән мәгънәме? Бу строфаны укыганнан соң, «күк серләренә» ни тикле тирәнрәк төшенгән саен, рух байлыгы арткан саен кешенең җиргә, халык тормышына шул тикле ныграк тартылуының символик чагылышын тоймый- бызмыни? Соңгы строфа, алда килгән юлларның эчке мәгънәсен тагы да үстерә биреп, шигырьне символик формада аңлау мөмкинлеген көчәйтә: Һавада мең төрле моң бар. Юк матурлыкта тиңе, Әгәр җирем зарлы булса, Күгем шат булмас иде... Шулай итеп, «Туфрагым, һавам, суларым» шигыре фәлсәфи характердагы фикерләр беләи баетылган. Поэтик үсешнең аерым үзенчәлекләрен ачкан чакта, шагыйрь стилен аның күп' төрләре һәм якларының берсе белән генә чикләргә, канунлаштырырга ярамый. Стиль — тема һәм жанрдан аерылгысыз. Әгәр тормышның материаль яклары белән бәйләнгән шигырьләрдә төп эстетик критерий булып образлар конкретлыгы торса, публицистик, саф кичерешләр характерындагы шигырьләрдә андый критерий — укучы йөрәгенә интонацияләр, рифмалар, ритмнар гаммасы белән бергә керүче фикер һәм эмоцияләрнең кискен юнәлтелешеннән гыйбарәт. Мостай Кәрим күбрәк лирик поэзия шагыйре. Ләкин шүңелендәге берәр карашны ачыграк раслауда ул күтәренке, патетик формадан да баш тартмый. «Россиянмын» — әнә шундый стильдә язылган шигырьләрдән. «Россиянмын» шигырендә Мостай Кәрим мәгънәсезләндерелгән декларацияләргә каршы, гражданлык темасын шагыйрьнең шәхесенә якынайтып, лирик дулкынлануының социаль һәм эмоциональ нигезен киңәйтеп, руслар белән башкортлар арасындагы туганлык хисен зур шигъри куәт һәм күңел ачыклыгы, белән яңгыратуга ирешә. 121 1 Рус һәм башкорт юлда һәрчак юлдаш, Табындашлар олы бәйрәмдә, Яуда яудаш, дандаш һәм кабердәш Изге сугыш үткән мәйданда. Шагыйрьнең соңгы елларда зур поэтик илһам белән язылган, үзендә рух күтәренкелеген борчылу белән, интим тойгыларны публицистик күтәренкелек белән бергә кушкан әсәрләренең берсе — «Сабантуй» шигыре. Кешенең күз алдына китерү сәләтлеге аның тормыш тәҗрибәсенә бәйләнгән. Шунлыктан, эстетик тойгы дәрәҗәсе һәрвакыт табигый тойгы тәҗрибәсе һәм тирәнлегенә буйсына. Милли күренешнең иң характерлы сызыкларына тикле белү һәм, шулар аркылы, шигъри юлларны күз алдына китерүләр мөмкинлеге белән кору Мостай Кәримгә «Сабантуй» шигырендә бер поэтик юл белән генә дә аерым вакытның һәм хәлнең колоритын ачарга мөмкинлек биргән. Мәсәлән: — Пожарниклар гына калды авылда, — ди ул. Димәк, авылның бар кешесе — аягына басканы бөтенесе дә бәйрәмгә киткән. Лириканың көче — тойгы үсешен билгеле бер логик һәм диалектик юнәлештә оештыручы хатирәләр һәм тасвирлаулар көченә таянып, шигырьдә безнең хатирәбез туры юнәлештә генә, ягъни, алдыбызда ачылганнарны кичерү юнәлешендә генә түгел, ә читләтелгән формада да, ягъни, яңа, көтелмәгән хатирәләрнең, кичерешләрнең аралашуы, көрмәләшүе формасында да җәелә бара. Менә кинәт мәйданда көрәш башланып китә. Арысландай ике егетнең куәтенә сокланып, шагыйрь тукталып кала, пауза барлыкка килә. Эмоциональ паузадан соң, шагыйрьнең җанлы поэтик характеры белән эстетик акланган, расланган, яңа психологик тема билгеләнә: ...Минем дә бит батыр дусым бар иде, Аның өчен киң мәйданнар тар иде. Биле аның һичвакыт җир күрмәде, йөзе аның алышта тир күрмәде. ...Сорарсыз сез: хәзер соң ул кайларда?.. Ул баһадир тора янымда минем, Ләкин аның җил тирбәтә буш җиңен. Сугыш йотты шул җиңнең эчендәген,— Кинәт менә чемердәп китте тәнем. Башкорт лирикасында Мостай Кәрим тирән интим, конкрет тормыш тәэсиреннән алынган драматик бер гади деталь ярдәмендә тойгыларны читләтеп ачуның эмоциональ көчен күрсәтте дип раслау ялгыш булмас. Алга таба шагыйрь безне яшьләр янына күчерә һәм: Бер әйләнеп, бер ул очып китә, Яки гүя кемнедер кочып китә, Төнбоектай кайвакыт оеп тора. Керфекләрен күтәрми боек тора, һәм кинәт кыз шундый якты елмая — Хас елмаеп туганмыни дөньяга, — кебек юллары аша кызлар биюенең нечкә чагылышларын тотып алып сурәтли. Сурәтләүнең конкретлыгы, ритмик форманың нәфислеге, бернинди кытыршылыклар җибәрмәгән шигъри дикция, рифмаларда мәгънә һәм эмоциональ куәтнең туплануы (очып китә — кочып китә, йөгереп үтә — көйдереп үтә, оеп тора — боек тора) — болар һәммәсе дә шагыйрьнең поэзиядә нечкә мастер булуын күрсәтәләр. Ләкин монда сурәтләү бер сурәтлелек өчен генә бирелмәгән. Ул табигый рәвештә, тыныч һәм бернинди эмоциональ кычкырынусыз хәл ителгән яңа тойгылар белән алмашына: ...Бар иде, дуслар, минем дә сөйгәнем, Җир йөзендә иң кадерле, дигәнем, Сылулыгын сөйләргә сүзем җитми, Күңелехм тула, сөйләргә түзем җитми. ...Сорасагыз сез: — Нигә юк ул яныңда? Аның кабере зәңгәр Дунай ярында..'. Мостай Кәрим безнең халыкның төп сыйфатларының берсен — үз йөрәгендә беркайчан да бер тойгы һәм кичереш исәбенә башка тойгы һәм кичерешләрне сүндермәү сәләтлеген — художестволы читләтелгән формада гәүдәләндерүгә ирешә. Бу инде лирикада үз характерың һәм кичерешләрең аша милли характер сыйфатларын чагылдыру дигән сүз. Әйтергә кирәк, Мостай Кәрим лирикасында драматик элементның барлыкка килүе, асылда, чынбарлыкка уяу карауның, сурәтләүнең сурәтләнүче күренешләргә, лирик кичерешләрнең үз милләтеңнең һәм халкыңның йөрәк тибешенә барган саен туры килүенең сөземтәсе. Сөйләнмәгән, ә бер лирик сулыш белән 122 җырланган «Сабантуй» шигыре М. Кәрим лирикасында, шигырь драматургиясендә көтелмәгән эмоциональ кичерешләр һәм бәрелешләрдән торган яца стилистик тенденциянең барлыкка килүен дә раслый. Рухның эмоциональ тыйнаклыгын, күңел нинди генә зур тойгылар белән тулы булмасын, аларны һәрвакыт мәгънәле аз сүзләр аша әйтеп бирү сыйфатын, мәхәббәт тойгыларына багышланган шигырьләрендә хисләрнең интим тирәнлеге, сөйгәненең матурлыгы алдында баш ию шагыйрьгә аеруча җиңел бирелә. Мисал өчен Мостай Кәримнең — «йөзләреңә кыеп карый алмыймын» шигыре: йөзләреңә кыеп карый алмыймын, Ә үземне, кыюмын, дип алдыймын. Караганым бар мин асыл-нур ташка, Нәкъ түбәдә янып торган кояшка. Бәхет белән очрашкан бар йөзгә-йөз, Үлем белән карашкан бар күзгә-күз. Димәк, матурлык барыннан өстендер, Матурлык — ул үзе синең төсеңдер. Менә шуңа кыеп карый алмыймын, Юкка үземне, кыюмын, дип алдыймын. Монда сөючәнлек, аны әйтеп бирү— үзе саф, үзе кызлардагыча. Ә кызларга хас эчтән оялу томаны артында күпме йомшаклык, тыйнаклык, хатын-кыз матурлыгы алдында рух такты һәм баш ию!.. Көнчыгыш шигыренең музыкальлеге дә, рифмалары да, хисле һәм иң мәгънәви сүзләрнең туплануы да (алмыймын — алдыймын, өстендер — төсеңдер, йөзгә-йөз — күзгә- күз), сүзләрнең ритмик спайлыгы да бу интим лирик миниатюраның тик үзенә хас кичерешле, фикерле җыр булып яңгыравына китергән. Халыкның хис итүе Мостай Кәримгә һәрвакыт якын һәм аңлаешлы. Ә халыкның хис итү үзенчәлекләрен художество ачыклыгы белән тәэсир итә алырлык итеп бирә алу сәләтлеге һәркемгә бертигез бирелми. Кеше күңеле — хис һәм кичерешләр поэзиясе — лирик поэзиягә аерата таләпчән. Шул исәптән, хисләрнең табигый һәм күп кырлы үсеше—лирик әсәрнең зур шигъриятле булу күренеше. Кайбер тәнкыйтьчеләр лирик шигырьгә үтә бер яклы, китапча килеп, шигырь эчтәлеген аны оештыручы бер идея һәм образга гына кайтарып калдыргалыйлар. Ә бит чәчкә атучы яшеллек эчендә сулган үлән исе әйтеп аңлата алмаслык серле хисләр уяткан кебек, тыныч үсеп барган тойгының кинәт үзгәреп, әз генә дулкынланып китүендә, аның эмоциональ нечкә борылышында күпме мәгънә булга- лый... Мостай Кәримнең образлылыгы хисләрнең логик эзлеклелектә үрелеп үсүенә нигезләнгән «Синең туган җирләрендә булдым» шигыренә тукталыйк. Менә ул: Рәхмәт сезгә, мәрхәмәтле туфрак, Чәрмәсәннең тонык сулары, Тугайдагы гөлләр, талгын җилләр, Ай яктысы, кояш нурлары, — Рәхмәт сезгә... Аны сез үстергән, Йөрәгендә — сезнең җылыгыз, Күңелендә — сезнең иркенлекләр, Күзләрендә — сезнең нурыгыз... Нинди нечкә күңеллелек, шул ук вакытта, нинди күтәренке, чын күңел пафосы белән бирелгән туган җиргә мәхәббәт тойгысы! Кабатлаулар, хисләр нәфислеген эчтән яктырткан сүзләр тезмәсе юлларның эмоциональ куәтен тагы да көчәйтә төшкән. Шагыйрь лирик геройны татлы, ләкин кайтарып булмавы белән бераз сагышлы хатирәләргә алып кереп китә: — Саумы, яшьлек! — дим мин, — Әле безнең Искермәгән икән танышлык, Ничә еллар аерылышып торгач, Менә кайда килеп табыштык. Гүя миңа әле унсигез яшь — Су кичмәгән, утта көймәгән, Кайгыларым кайгырылмаганнар, Шатлыкларга кул да тимәгән, Гүя таңда төшкән бер чыкмын, Талпынырга торган кошчыкмын. Я кинәт көчәюче, я бераз түбәнәюче бу тавыш үтә күп нәрсә хакында сөйли безнең күңелгә... Ләкин яшьлекне сагынып, гел хәсрәтләнү— кеше гомеренең төрле дәверенә хас яшәү һәм сөю мөмкинлекләреннән аңлы баш тарту булыр иде. Шуңа күрә, алга таба без шагыйрь белән бергә күңелебезгә түбәндәге юлларны беркетәбез: Ләкин беләмен мин бер бөренең Ике кабат чәчкә атмавын, Күпме ашкынса да бер дулкынның Ике тапкыр ярны какмавың, Искән жилнең кире кайтмавын Беләмен мин... Шигырьнең башыннан алып, безнең аңыбызда моңа кадәр тик бер ритм, шигырьнең төп ритмы белән һәрбер сүз һәм авазның яңгыравы арасында тулы гармония яшәп килде. Тик 7 нче строфадан юлларның ритмик бердәмлеге өлешчә тирбәлеп китә, һәм шигырь бүтәнрәк төстәге хисләрнең туачагын искәрткән, яна мәгънәви төс ала: Куанышып кошлар бала очыра, Котлар идем, Белсәм телләрен, Чәрмәсәннән кызлар көлешә-көлсшә, Сулар ала, бөгеп билләрен. Өзелә нкән үзәге кемнәрнең? Яшьлеккә карата болай аз гына көнләшеп, ләкин яратып елмаю, бу эчке тибрәнү үзенең табигый дулкынлануы, дәртле тойгысы белән лирик геройны яңа кичерешләргә күтәрә: Минем йөрәктә дә шул ук ут бит, Ул сүрелмәс, Үзем сүнмәсәм. — Саумы, безнең яшьлек, Кыз яшьлеге, Җирнең яшьлеге! — дип әйдәшәм. Бу шигъри юллар «фикер белән •яктыртылган тойгы» тирәнлегеннән чыкканнар, һәм шул сәбәптәй, үзләренең философик киңлеген тәэмин иткәннәр. Монда Мостай Кәрим лирикасының төп бер үзенчәлеге — бер хис рамкасы белән генә чикләнеп калмыйча, аны үтә чыгып, философик фикер белән тирәнәйтеп, хисләрнең социаль асылын ачып бирү үзенчәлеге чагыла. Үзенең лирикасында фикергә һәрвакыт тойгы һәм кичереш аша, я булмаса берәр поэтик деталь һәм образ аша килүче Мостай Кәримнең метафорик чагыштырулары, үзләренең якалыкларыннан тыш, интеллектуаль һәм социаль киңлекләре белән аерылалар. Европа һәм Азия халыклары омтылышларының бердәмлеген символлаучы кеше йөрәге образы да («Европа — Азия» шигыре), сугыш уты кабызучыларга бетмәс нәфрәт чагылдыручы тәндә унике ел йөргән металл образы да («Өченче көн тоташ кар ява»), кеше рухының югарылыгын символлаучы күк образы да («Туфрагым, һавам, суларым...») җир яшьлеген кыз яшьлеге белән чагыштыру да — болар бөтенесе дә, үзләренең идея-эмо- циоиаль аныклыклары белән бергә, укучы аңында актив кичерелүләре белән бергә, укучы күңелендә киң җәелүләре белән аерылалар. Мостай Кәримнең соңгы еллардагы шигырьләре, әгәр аларга тирәнрәк карасак, ике эмоциональ дулкынга:— рух күтәренкелеген пошыну һәм шомлану белән, ә шомлануны кабаттан горур пафос һәм патетика белән бергә кушкан («Сабантуй» шигыре), тән сызлавын, җан әрнүен рух катылыгына күтәргән («Өченче көн тоташ кар ява»), йомшарган нечкә күңелнең тирән интим тойгыларын гражданлык дәрте белән бергә кушкан («Синең туган җирләрендә булдым», «Яшисе бар, сакла үзеңне» дигән шигырьләре) ике хис дулкынына нигезләнеп язылганнар. Моңа ярашлы рәвештә шигырьләрнең стилистикасы да, ритмикасы да, авазларның эчке яңгыравы да төрле төс ала, тойгы характерына туры килеп, аның тәэсир итү көчен куәтләндерә төшә. Гомумән, соңгы еллардагы шигырьләрендә Мостай Кәримнең поэтик тоеп-аңлау сизгерлеге, шигъри культурасы яңа югарылыкка күтәрелде, хисләр тирәнлеге белән форма нәфислеге, шигырьнең музыкальлеге һәм эчке куәте арта төште. Шуның белән бергә, шагыйрьнең лирик характерының социаль һәм философик асылы, аның рухы — кичерешләрнең эчке, драматик бәрелеш аша үсүендә гәүдәләнде. Күтәренке оптимизмның эчке, философик оптимизмга үсүе нечкә лириклар рухында һәм иҗатында драматик элементның, хисләр бәрелешенең һәм тирәнлегенең көчәюенә китерде. М. Кәримдә бу процесс — үзенең төп рух ритмын, горур һәм якты оптимистик рух юнәлешен үзгәртмичә, халыкның тирән үскән рухына җавап бирә алырлык итеп үстерү формасында бара дип әйтү ялгыш булмас.