Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҖӘМӘГАТЬЧЕЛЕКНЕҢ ӘҺӘМИЯТЛЕ БУРЫЧЫ

Татарстан АССРның Верховный суды председателе Советлар Союзы Коммунистлар партиясенең Чираттан тыш XXI съезды билгеләп үткәнчә, без киң колач белән коммунистик җәмгыять төзү чорына кердек. Ләкин коммунизмга күчү өчен материальтехник базаның үсүе генә җитми, аның өчен барлык гражданнарның аңлылыгы тагын да югарырак дәрәҗәгә күтәрелүе дә кирәк. Совет җәмгыяте үсә һәм ныгыганнан-ныгый барган саен дәүләт органнарының эш методлары да үзгәрә. Халык массаларын оештыру һәм ышандыруның әһәмияте һаман үсә. В. И. Ленин «...кешеләр... элементар кагыйдәләрне — гомуми тормыш кагыйдәләрен, көчләүләрдән, мәҗбүр итүләрдән, буйсындырулардан башка, мәҗбүр итүнең дәүләт органы дип атала торган махсус аппараттан башка үтәргә әкренләп күнегеп җиткәндә» генә дәүләт үзенең функцияләре белән бетәр дип күрсәтеп үткән иде. (В. И. Ленин, Әсәрләр, 4 нче басма, 25 том, 434 бит). Социалистик дәүләтнең характерлы үзенчәлеге шунда: аңарда дәүләтнең мәҗбүр итү административ эшчәнлегенең күләме кимегәннәнкими, ә культура-тәрбияләү функциясе үскәннән-үсә бара. Мәҗбүр итүнең төп көче хәзер империалистик дәүләтләр җибәрә торган дошман агентурага, шулай ук каракларга, социалистик милекне урлаучыларга, эшләмичә яшәргә теләүче сорыкортларга, әрәмтамакларга, явыз хулиганнарга, кеше үтерүчеләргә, гомумән коммунизм төзү эшен өзәргә теләүче һәр төрле мәкерле элементларга ка^шы юнәл- телә. Безнең илебездә милиция, суд һәм прокуратура, шулай ук дәүләт куркынычсызлыгы аппараты шактый нык кыскартылды. Суд, милиция һәм прокуратура органнарына аерым вазифаларны үтәүне йөкләп калдырган хәлдә, партия тәрбияләү, ышандыру эшен бик нык көчәйтергә, җәмәгатьчелекнең тәэсир итүенә аеруча игътибар итәргә чакыра. «Безнең җәмгыять оешмаларының, — ди иптәш Н. С. Хрущев, — моның өчен мөмкинлекләре, чаралары һәм көчләре суд һәм прокуратура органнарыннан ким түгел!» Шулай да бездә аерым кешеләрнең үз-үзләрен начар тотулары эшчеләр, колхозчылар, хезмәткәрләр,, студентлар җыелышларында тикшерелми, коллектив судына чыгарылмый кала килә. Аерым кешеләр законнарны һәмиҗтимагый көнкүреш тәртипләрен, кызганычка каршы, әле һаман да боза торалар. Шуны да әйтергә кирәк, андый ямьсез эшләр гадәттә- политик һәм культура ягыннан артка калган, иске капиталистик заман калдыкларына әсир төшкән кешеләр тарафыннан эшләнә. Безнең Татарстан республикасында да совет закончылыгын һәм иҗтимагый көнкүреш тәртипләрен бозу күренешләре һаман очрый тора. Хулиганлык, урамда һәм башка җәмәгать урыннарында исереп йөрү, гаиС 73 •' ләгә һәм квартирдагы күршеләргә карата начар һәм әшәке мөгамәләдә булу, трамвай, троллейбус һәм автобусларда үз-үзеңне тоту тәртипләрен бозу, тупаслык, сүгенү һәм башка шундый ямьсез күренешләр бездә әле һаман очрый килә. Хулиганлыкның 90% тан артыгы исерекләр тарафыннан эшләнә. Шуңа күрә иҗтимагый көнкүреш тәртипләрен бозуларга каршы көрәшне исереклеккә каршы көрәш белән бергә бәйләп алып барырга кирәк. Безнең социалистик җәмгыятебездә исереклек — бик зур бәла ул. Исереклек коммунистик мораль һәм яңа, социалистик көнкүрешнең бөек таләпләре белән һич тә яраша алмый. Исереклек җәмәгатьчелеккә каршы юнәлтелгән искиткеч бер явызлык ул. Исереклек гаилә өчен коточкыч фаҗига. Юк кына нәрсә өчен дә исерек кеше җәнҗал куптара, котырынып хатынын һәм балаларын кыйный, гаилә булып яшәүне бөтенләй мөмкин булмас хәлгә әйләндерә. Исерек атааналар балаларын тәрбияләү эшенә кул селтиләр һәм шуның нәтиҗәсендә балалар тәрбиячесез үсәләр, бозылалар. Исереп йөрүчеләрне иң каты нәфрәт белән чолгап алырга кирәк. Исереклеккә каршы көрәштә әдәбият һәм сәнгать эшчеләре бик зур эшләр эшли алалар. Ләкин, турысын әйтик, алар бу юлда бик акрын кыймылдыйлар әле. Язучыларыбызның әсәрләрендә, кино экраннарда без еш кына исерткеч эчемлекләр эчүне бик тәмләп сурәтләүне очратабыз. Андый күренешләрнең укучыларга, тамашачыларга начар йогынты ясауларын әйтми мөмкин түгел. Социалистик җәмгыятьтә җинаятьчелеккә һичбер нигез юк. Төрле җинаятьләр алар кешеләр аңында иске, капиталистик калдыклар яшәү аркасында, гаиләдә, мәктәптә, коллективта тәрбия эшләре тиешенчә куелмау, бу өлкәдә җитди кимчелекләр булу аркасында эшләнәләр. Шуның белән бергә илебез кичергән авыр сугышның ямьсез нәтиҗәләре дә билгеле күләмдә җинаятьчелек ясалуга этәреш биргәнен дә әйтми булмый. В. И. Ленин үзенең чыгышларының берсендә, бер төркем эксплуататорлар халыкны талый һәм мәсхәрә кыла торган буржуаз җәмгыятьтә нужа һәм хәерчелек меңнәрчә һәм меңнәрчә кешеләрне хулиганлык, сатылучанлык, караклык юлына, кешелек дәрәҗәсен югалту юлына ташлавын әйтеп үткән иде. Эксплуататор сыйныфлар бетерелгән безнең азат социалистик җәмгыятебездә эшсезлек, хәерчелек, иртәгәге көнгә өметсез карау кебек ямьсез нәрсәләр һичкайчап кайтмаска юкка чыкты, культурага һәм белемгә һәркем өчен юл киң ачык, җинаятьчелеккә этәрә торган барлык сәбәпләр юк ителде. Әмма, шуңа карамастан, бездә иҗтимагый көнкүреш тәртипләрен бозучылар һәм җинаятьчеләр шактый очрый. Җәмәгатьчелеккә каршы булган һәм караклык, хулиганлык белән шөгыльләнгән һәртөрле паразит элементлар бездә, кызганычка каршы, һаман бар әле. Киң колач белән коммунизм төзегән чорда социалистик җәмгыятькә бөтенләй ят булган шундый ямьсез, әшәке һәм гарип күренешләргә түзеп тору һич мөмкин түгел. Шуңа күрә, КПССиың XXI съезды күрсәткәнчә, киң совет җәмәгатьчелеген шундый гарип күренешләрне бетерү өчен актив көрәшкә тартырга, иҗтимагый көнкүреш тәртипләрен бозуны һәм җинаятьчелекне якын арада бик нык киметү, ә аннан соң тәмам бетерүне тәэмин итәрлек чаралар күрергә кирәк. Кеше иҗтимагый көнкүреш тәртипләрен бозучы булып тумый, аның билгеле бер шартлар тәэсирендә генә шул тәртипләрне бозучыга әйләнүе мөмкин. Шуңа күрә хәзер- кешегә аеруча игътибарлы булырга, аның культура-көнкүреш ихтыяҗлары турында өзлексез кайгыртырга кирәк. Аерым предприятие, колхоз, совхоз, учреждениеләрнең җитәкче эшчеләренең, барлык игътибар производство планын үтәүгә юнәлтелә дип аңлатып, хезмәт ияләре ихтыяҗларына һәм сорауларына масаеп, түрәләрчә, җансыз ка раулары кебек фактлар белән һич тә килешергә ярамый. Производство планнарын җанлы кешеләр, хезмәт ияләре коллективлары үти бит. Берәр бәлагә дучар булган яки очраклы рәвештә абынган кеше белән «шөгыльләнү» өчен вакытны кызганырга ярамый, ул кешенең үз ялгышларын төзәтергә сәләтле булуына ышанырга һәм аңарга дөрес юлга кайтырга булышырга кирәк. Казан милициясенең Идел буе районы бүлеге балалар бүлмәсе каршындагы Совет членнарына күптән түгел генә Альберт Мусин дигән бер яшүсмер эше белән шөгыльләнергә туры килә. Зөядәге балалар хезмәт колониясендә тиешле җәза үтәү срогын тутырып чыкканнан соң, Альберт тагын җинаятьчеләр белән элемтәгә керә башлый. Совет үзенең членнарыннан Киселев иптәшне Альбертка беркетә. Киселев Мусиннарның өенә барып йөри, Альберт белән, аның әти-әнисе белән сөйләшә. Бераздан ул Альбертны «Теплоконтроль» заводына эшкә урнаштыра. Альберт заводта бик тырышып эшли, җәмәгать эшенә катнаша, кичке мәктәпкә укырга керә. Аны инде бер дә җинаятьчелек юлына басмас дип ышанырга тулы нигез була. Ләкин «Теплоконтроль» заводының дирекциясе, Мусинның элек җинаять эшләп хөкем ителгән һәм колониядә җәза срогын тутырып кайткан кеше икәнен белү белән, дүрт көн эшләткәннән соң ук, куелган эшенә ярамый дигән сылтау белән, аны эштән чыгара. Бары тик партия оешмалары катнашкач кына дирекция Альбертны кире эшкә алды. Менә шундый хәсрәт җитәкчеләр үзләренең ялгыш мөнәсәбәтләре белән җәмәгатьчелекнең элек җинаять эшләп хөкем ителгән кешеләрне тәрбияләү юлындагы барлык тырышуларын юкка чыгаралар һәм ул кешене киредән җинаятьчеләр арасына этәрәләр. Билгеле, андый «сизгер» бәндәләргә вакытында нык кисәтү ясарга кирәк. Социалистик хокук тәртипләрен бозуларга каршы көрәшкә, иҗтимагый көнкүреш тәртипләрен саклауга киң җәмәгатьчелекне тарту уңай нәтиҗәләр бирә. Татарстан АССР Верховный суды республикабызда җинаятьчелекнең, үткән елларга караганда, шактый кимүен раслаган күп кенә мәгълүматлар китерә ала. Республикабызның суд, прокуратура эшчеләре үзләренең эшләрен КПССның XXI съезды күрсәтмәләре нигезендә яңача коралар. Алар эш формаларын һәм методларын үзгәртү буенча соңгы вакытларда билгеле бер күләмдә уңай нәтиҗәләргә дә ирешә алдылар. Хәзер җинаять эшләренең күп кенәсе клубларда, предприятиеләрдә, колхозларда тикшерелә, аларга җәмәгать гаепләүчеләре һәм яклаучылары рәвешендә коллектив членнары катнаша. Бу хәл гаепләнүчеләр өчен генә түгел, бәлки шул суд процессына катнашучылар өчен дә бик зур тәрбия йогынтысы ясый. Каһәрләнгән иске заманның хурлыклы мирасы булган җинаятьчелекне тәмам бетерү — бөтен халкыбызның бурычы. Ул бик катлаулы эш һәм аны бер селтәнүдә генә хәл итү мөмкин дип уйлау зур ялгышу булыр иде. Җинаятьчелеккә каршы көрәш — ул кампания түгел, ә илебезнең барлык хезмәт ияләренең, оешмалар һәм учреждениеләребез- нең өзлексез һәм ныклап тырышуын таләп итә торган зур эш. Эшчеләр, колхозчылар, хезмәткәрләр һәм укучылар коллективлары, барлык партия, комсомол, профсоюз һәм җәмәгать оешмалары, һәрбер аңлы совет кешесе җинаятьчелеккә каршы көрәшкә актив катнашсалар, бу бурыч уңышлы хәл ителүенә шикләнмәскә була.