Логотип Казан Утлары
Очерк

КИЕРЕНКЕ КӨННӘР

1 ктүбә өстендә Урал җилләре алып килгән көзге болытлар йөзеп йөри, дымсуланып киткән сентябрь һавасы тиздән теңкә корткыч вак яңгырлар башланачагын хәбәр итә иде. Поселокка шактый сәер бер йөк китерделәр. Актүбә халкы урамнардан буровой торбалары төяп узган гайрәтле машиналарга инде күптән күнеккән, кырык бер метрлы корыч вышканы берьюлы сигезәр тракторның җир селкетеп тартып алып китүенә дә гадәти бернәрсә итеп карарга өйрәнгән иде. Ә менә яңа йөк — үзе әллә ни зур булмаса да — поселок халкын кузгатып җибәрде. Юк, гайрәтле машиналар да алып килмәде аны, чылбырлы тракторлар да сөйрәтмәде. Кечерәк кенә йөк машинасының буяулары уңып беткән иске кузовыннан брезент киемле ике буровик, көчәнеп-нитеп тормастан, гади генә бер ящик төшерделәр. Буровой җиһазлары саклана торган җәйге келәтнең капкасын ачып җибәрделәр дә ящикны алып керделәр. Башта тышкы такталарын җай гына кубарып алдылар, аннары мунчаласын бушаттылар. Ящик эченнән ике метр чамасы озынлыктагы алтын путаллы бер картина килеп чыкты. Картинаның урта бер җирендә бер яшь кеше сурәте тора. Кием пөхтә, костюм яңа дигәндәй, килеш-килбәт бу агай-эненең дөньясы тигез икәнне күрсәтә, тирәсенә җыелган брезент киемле кешеләрнең дә кәефләре бик күтәренке булырга охшый: алар да елмаешалар. Бераз арырак буровой вышкасы шәүләләнә, аннан да арырак хат ташучы чибәр кыз, егетләрне шатландыра алуына үзе дә куанып, китеп бара. Келәт эченә кешеләр җыела башлады. Кергән берсе картинага күз төшереп ала да, алтын путаллы рамның астына беркетелгән язуны укый. Ә анда шактый ук эре хәрефләр белән: «Гыймазов бригадасы» дип язылган. Беренче тыелгысыз кызыксыну ташкыны узып киткәннән соң, келәт эче бер генә минутка тын калды. Башлар әкрен-әкрен кыегайды, күзләр кысыла төшеп, картинаны сынап-тикшереп карадылар. Әллә рәсем сәнгатенең хасиятен белеп бетермибез, дип курыктылар, әллә тәэсирләрен кычкырып, сүз белән әйтергә батырлыклары җитмәде — дәшүче-нитүче булмады. Кинәт шушы тынлыкны брезент киемле бер бораулаучының карлыккан калын тавышы ярып җибәрде: — Гыймазов бригадасы түгел ич бу? Кешеләр, күңелләрендә туып та әле сүз белән әйтеп бирергә өлгермәгән уйларының шулай карлыккан кырыс тавыш булып, нефтьче тавы А 54 шы булып дөньяга пәйда булуыннан айнып киткәндәй, барысы берьюлы телгә килделәр: — Юк, брат, нәрсәседер җитми моның. — Алдаган! — Депутат Гыймазовны күрмим! — Значогын әйтәсеңме? — Значоктамыни хикмәт... — Кешеләре дә охшамаган. — Әкрен, үзе килә! Кешеләр барысы берьюлы келәт ишегенә таба борылды. Могаллим Гыймазов — уртачадан калкурак буйлы, чандыр гәүдәле, кырык яшьләр тирәсендәге кеше — брезент кожанының чабуларын җилфердәтеп, келәт эченә килеп керде дә, үзенә төбәлгән карашлардан уңайсызланып, туктап калды. Халыкның нигә җыелганын ул әле аңлап бетерми — аның бирегә буровой җиһазлары яздырып алырга килеше иде. Эшнең нәрсәдә икәнен ул йомышын йомышлап чыгышлый гына аңлап алды: халык ниндидер кызыклы картина карарга җыелган икән. Тукта, таныш рәсемгә охшаган түгелме соң бу? Кайдадыр күргәне бар түгелме соң аның бу күренешне? Могаллим алтын путаллы рамга якынрак килде. Уйчан зәңгәр күзләрен кыса төшеп, иелеп, картинаның исемен укыды һәм, картинадагы кешеләрне ныгытыбрак карау өчен, башын күтәрде. Рәсемнән аңа чибәр яшь йөзле, үзүзеннән бик канәгать бер кеше елмая, «Менә син нинди, таныйсыңмы үзеңне?» — дигән кебек, аны үчекләп, үртәп тора иде. Иефтьче оста моннан берничә ел элек үзләренең буровоеннан юл уңаенда гына узып киткән Казан художнигын исенә төшерде. Композиция төзим дигән булып, ул кемнәрнедер, үтеп-сүтеп йөрүчеләрне буровой күперенә, торба өсләренә тезеп, карточкага да төшереп йөргән иде бугай. Эшнең бик тыгыз вакыты иде, сөйләшеп-нитеп торырга вакыт тимәде. Менә сиңа мә: «Гыймазов бригадасы» дип картина да ясап җибәргән. Ләкин бу купшы картина белән, җәелеп елмаючы буш җанлы бу кешеләр белән алар бригадасының нинди уртаклыгы бар соң? Шулай җиңел генә уздымыни Могаллимнең буровойда ундүрт елы? Кайда көзге суык яңгырлар? Кайда кар бураннары? Кайда йокысыз төннәр һәм күңел борчулары? Могаллим картинага җентекләбрәк караган саен, аңардан күңеле ныграк кайта баруын, борчулы уйларының һәм тормыш үзе куйган аяусыз сорауларның күбрәк кузгалуын тойды, келәткә җыелган халык хәзер аңардан көләдер, аны үртидер кебек тоелды һәм ул үзенә төбәлгән сынаулы күз карашларын тойганы хәлдә, тагын бер мәртәбә әлеге картинага усал гына күз төшереп алды да, күңелендә кузгалган авыр канәгатьсезлек хисен йотып, ләммим бер сүз дәшмичә, чыгып китте. 2 Чыннан да, гади бер буровой эшчесеннән атаклы бораулау остасына, җиденче классны тәмамлаган гади бер авыл малаеннан халык депутатына хәтле булган зур юлны Могаллим җиңел генә уздымы соң? Җи- ңелчә елмаю белән генә искә алырлыкмы соң аның буровойда узган ундүрт елы? Туган йорттан мыекта чыкмаган үсмер егет булып, 1940 елда армия сафына киткән иде. Җиде ел читтә йөреп, үсеп, олыгаеп кайтты. Аның туган авылы — Баулы сугыш елларында кичергән авыр газапларыннан соң җиңү бәйрәмен үткәрә; ләкин бу бәйрәмнең бер китек җире бара монда шатлык белән кайгы бергә буталган иде. Исән калганнар, табын янына җыелып, тугантумачалары белән күрешү шатлыгын кичерәләр, 55 1 сугышта корбан булганнарның табынына мөлдерәмә ашлы тәлинкәләр куела һәм ул тәлинкәләр кайчанга хәтле хуҗаларын көтәрләр—билгесез. Сугыш чыкканчы шаулап уза торган каз өмәләре, ду килеп уракка төшүләр һәм печән өсләрендә Баулының баһадир ирләре чалгы янаганда су буйларын яңгыраткан чалгы чыңнары ерактагы матур бер төш булып, күптәнге бер сихри дөнья булып кына тоела иде әле. Табигатьнең гаҗәеп бер хасияте бар: бер урында чишмәсе кипсә, икенче урында яңасы бәреп чыга. Әнә шундый яңа чишмә булып, ул кайткан елны Баулыда нефть фонтаны атты, йокымсырый башлаган күңелләрне уятырдай, хәсрәт-сагышларны оныттырып җибәрердәй зур вакыйга булды ул Баулы халкы өчен. Баулы егетләре фонтан турында күбрәк сөйли, буровой турында күбрәк хыяллана башладылар. Моңарчы күрелмәгән машиналар кайтып төште, брезент киемле кешеләр Баулы урамнарында көннән-көн күбрәк күренә башлады. Китте егетләр буровойга! Үзләре белән бергә, өермә эчендә бөтереп, алар Могаллимне дә алып киттеләр. Сугышка хәтле үк Могаллим тракторчылар курсында укыган, сугыш ■вакытында шоферлыкка сынау үткән иде. Ул дизельче булып эшкә керде. Үзләре авылыннан күңел тотып йөргән Мөсәллия исемле кыз белән тормыш корып җибәрде. Тыныч тормышны, гаилә җылысын сагынып кайткан кешегә ярады бу. Бераздан верховой сәндерәсенә менгерделәр, сәндерәдән җиргә төшереп, бораулаучы ярдәмчесе иттеләр. Ниһаять, җитте бер көн — аңа тормоз рычагын тоттырдылар. Гаять җаваплы рычаг иде бу. Миллион сумнар чамасы торган буровой җиһазларын исән-аман саклауда, дистәләгән корыч арканнарны хәрәкәткә китерә белүдә генә дә түгел. Синең белән бергә, бер үк вахтага чыга торган кешеләрнең язмышы сиңа тапшырылган, күз карашлары сиңа төбәлгән. Эшне дөрес алып бару, вахтаңны төгәл эшләтү синең осталыгыңа, синең зирәклегеңә бәйле. Син вахта каршында да, нефтьче остаң каршында да җаваплы. Икеләтә җаваплы кеше син. Аннары тагын шунысы бар: нефтьче бит ул ябык түбә астында эшләүче түгел, тышта чиләкләп көзге яңгыр ява — буровойга барырга кирәк. Вышканы аударып китәргә теләгәнсыман буран котырына, юлларны •кар көрте баса — буровойга барырга кирәк. Машина баралмаса, трактор белән, трактор баралмаса, чаңгы белән, чаңгы да йөри алмастай яз-көз айларында тездән пычрак ерып, саз ерып, аякка берәр пот булып сыланган үзле балчыкны сөйрәп, урман эчләреннән барырга кирәк. Брезент кием көзге суык яңгырларда бүртә, кышкы ачы суыкларда бозланып ката. Сигез сәгать буена бозлы кием белән «җир борауларга», девон тирәнлегенә төшәргә кирәк. Ихтыяр ягы чамалы булган, нефть эшен чынчынлап үз итмәгән кешеләрнең биредә тез буыннары бик тиз йомшап төшә; вахтадан соң балтыр итләренең агач тукмак белән төй- гәнсыман сыкрап сызлавына беренче көннәрне һич кенә дә түзәрлек түгел. Бу эшне ерак дистанциягә чабышка чыккан спортсмен хәле белән чагыштырырга мөмкин булыр иде. Старттан иң зур тизлек белән кузгалып киткәннән соң ике-өч йөз метр узу белән үк чабышчының тыны куырыла, әгәр ул тиздән яңа сулыш киләчәгенә өметен җуйса — финишка барып җитә алмый, кулларын салындырып, йөгерү юлыннан читкә тайпылырга һәм боегып башкалар йөгергәнне генә карап торырга мәҗбүр була. Тормыш Могаллимне иркәләп үстермәде. Сабый чагы аның граждан, нар сугышына, бала чагы күмәк хуҗалык төзелгән авыр елларга, егет чагы Бөек Ватан сугышына туры килде. Шундый киеренке елларда, шундый авыр сынау елларында чыныккан егет буровой рычагы янында да бирешергә теләмәде. Әкренләп, тешен кысып, суыкка түзәргә, авыр- .лыкка чыдарга өйрәнде. 56 Аннары аны ике-өч ай курсларда укыттылар да 1950 елның икенче яртысында бораулау остасы итеп үзенә аерым бригада бирделәр. Инде ирешәсенә ирешелдс, инде авырлыклар артта калды кебек иде. Кая ул! Бораулаучы булып этләгәндә авырлыкның баласы гына булган икән, алда икән әле аның анасы. Хәзер ул буровойның бөтен җиһазлары өчен, бөтен бер бригада язмышы өчен җавап бирергә, егерме биш кешенең тормышы, укуы һәм үсүе өчен җавап бирергә тиеш инде. Өстәвенә аңа эшне яңа скважинадан башларга туры килмәде. Аны бик зур авариягә очраган Белоусов буровоена, аварияне бетерергә җибәрделәр. Прихват дип атала торган, исемен ишетү белән генә дә нефтьче халыкның чәчләрен үрә торгыза торган авария иде бу. Кайдадыр 800 метр тирәнлектә җир катлаулары ишелгән дә турбинаны кысып куйган. Нинди генә хәйләләр, нинди генә әмәлләр белән дә аны табигатьнең мәкерле явызлыгыннан тартып алу мөмкин түгел. Ташлап китәргә дә ярамый. Кулланырга мөмкин булганның барысын кулландылар. Тоннасы-тоннасы белән скважинага нефть агызып, җир токымнарын җебетеп карадылар, туктаусыз вибрация ясап, торбаны селкетеп, чайкап тордылар. 120 атмосфера белән инструментны тарттырдылар (әгәр янгын сүндерүчеләр насосыннан гайрәт белән атылып чыга торган суның ни барысы ике атмосфера белән эшләвен күз алдына китерсәң, 120 атмосфераның никадәр зур көч икәнен күз алдына китерү кыен булмас). Җир кысып куйган торбаны шундый югары атмосфера белән тарттырганда, буровой җиһазлары тетрәнеп торды, ләкин мәкерле җир куены үзенең кочагыннан инструментны җибәрергә теләмәде. Вакыт-вакыт Могаллимнең күңеленә өметсез уйлар килә, контор җитәкчеләренә карата үпкәсе дә кабара башлый иде. Кемдер ясап киткән авария белән иза чигәрлек нинди гаебе булды соң аның? Фронтта гаеплеләрне штрафник итеп җибәрәләр иде. Ләкин бит алар үзләре гаепле иде: кулың белән эшләгәнсең икән, җилкәң белән күтәр. Хатыны Мөсәллия айлар буена сузылган бу ялыктыргыч эшнең инде бетәме-юкмы икәнен иренең йөзенә бер күтәрелеп карау белән үк аңларга өйрәнде. Ике яшьлек кызы Фәрвияне кулына күтәргән хәлдә, баскыч буйлап авыр гына күтәрелгән аяк тавышларын ишетеп, ишек ачарга бара иде ул. йөзе талчыккан, күз төпләренә йокысызлыктан тимгелләр бәреп чыккан Могаллим ишектән якты чырай белән кайтып керергә тырыша. Күп сөйләргә яратмаганлыктан, буровойда ни булганын озаклап аңлатып тормый, кожанын гына ишек катындагы чөйгә элеп куя да, аннан-моннан гына битенә су бөркеп, кечкенәсе янына килә. Мөсәллия суынып беткән ашны җылытып, табын әзерләгәнче, уйчан зәңгәр күзләрен бер ноктага төбәп, кызын тезе өстендә тирбәтеп утыра; тамак ялгап алгач, киенеп, тагын үз юлына юнәлә. Мөсәллия аңа сүз катмый, ул ашаган арада әзерләп куйган ризыкларын кыр сумкасына салып, ишек бикләгән чакта иренең кулына тоттыра: — Дөньяңны онытып, ач йөрмә! Бары шул була аның сүзе. Ул тагын сабый баласы белән икәүдән- икәү кала, зур кешегә сөйләгән кебек, Фәрвиягә әтисенең эшләре көйле бармавын, прихват дигән имансыз бер нәрсәнең аның җан бәгыренә тиюен әкрен генә сөйләп йөри. Урамда төнге җил белән агачлар шаулый, кайдандыр бик ерактан ниндидер машинаның гөрелдәгәне ишетелеп кала. Сәгать төнге уникене суга. Мөсәллия, кызын кочаклап, урын өстенә ятканнан соң да әле тиз генә йокыга китә алмый, буран эченнән якаларын күтәреп, иелә төшеп атлаучы ирен күз алдына китереп, пошынулы уйларына бирелеп ята... 57 Суык бабай зәһәр җилләре беләи күпме генә котырынмасын, кар көртләре белән буровой юлларын, телефон баганаларын күпме генә күмеп китмәсен, кышның да бер чиге бар. Март ахырларында кояш турырак карый, кар көпшәкләнеп шиңә, челтәрләнә, язгы сулар шаулый башлый. Атна уза, ай уза, карыйсың — буровой эргәсендә беренче яз чәчәкләре баш калкыта. Авария күпме генә теңкәгә тимәсен, Мөгаллимнәр буровоенда да суык кышны җылы яз алмаштырырга, аларга да, ниһаять, шатлыклы көннәр килергә тиеш иде. Алар шуңа өмет итеп, шундый көннәр киләчәгенә күңелләрен беркетеп эшләделәр. 1951 елның җәендә алар, әлеге аварияле скважинаны бораулап бетереп, яңа урында өр-яңа скважина борауларга керештеләр. Беренче көннәрне, зарыктыргыч авариядән соң, әле алар яңа скважинаның нинди зур шатлык икәнен аңлап та җиткермәгәннәр иде. Авария бетерүдә җыелган тәҗрибә һәм чыдамлылык алар өчен бик әйбәт чыныгу булып чыкты. Планда бирелгән 103 көн урынына, яңа скважинаны 92 көн эчендә бораулап бетереп, 11 көнне янга калдырдылар. Бу инде җиңү иде. Кечкенә генә, ләкин эшләп булмастай эшнең дөньяда юк икәненә ышандыра торган әйбәт җиңү иде. Эшләр шуннан бик хутлы китте. Егетләр дә дәртләнебрәк эшли башладылар. Алты айдан аз гына артык вакыт эчендә 5960 метр бораулап, станок-айга' файдалы тизлекне 900 метрга җиткерделәр. Бу инде «Татнефть» берләшмәсе буенча рекорд кую иде. Бәлки бу сукыр бәхет кенәдер? Бәлки бу эштә бригаданың тырышлыгы да юктыр? Могаллим баштарак шундый уйлар беләи йөрде. Ләкин аның очраклылык түгел икәнен, аның акыл белән, намуслы хезмәт белән яулап алынган җиңү икәнен 1952 ел исбат итте. Бригада бер ел эчендә 7394 метр бораулап, узган елгы бораулау тизлеген 35 метрга арттыра төште, өстәвенә ел азагында 526 номерлы скважинаны бораулаганда, көнчыгыш районнар өчен күрелмәгән рекорд куйды. Скважинаны норма буенча бирелгән 93 көн урынына 36 көндә, ягъни өч мәртәбә диярлек тизрәк бораулап бетерде. Ел азагында бригада үз өстенә бик тә җаваплы бурыч алды. 327 номерлы скважинаны үзле балчык сыекчасы урынына проект тирәнлегенә хәтле су белән бораулап узарга! Су бораулау тизлеген бик нык арттырды. 29 көн булды дигәндә, бригада инде девон горизонтына килеп тә җитә язган иде. Ләкин геофизик эшләрнең тоткарлануы сәбәпле, кинәт бөтен тырышлык, эшләгән барлык эш җилгә очты — поддоманник катлавы рәхимсез рәвештә ишелергә тотынды. Бер минут кичекмичә ныгыту торбалары төшерергә, скважинаны забойга хәтле үзле балчык измәсе белән тутырырга туры килде. Ишелгән токымнарны юдырып чыгару өчен скважинаны бораулауга киткән хәтле диярлек вакыт кирәк булды. 20 көн буена дәвам итте бу ялыктыргыч, авыр эш. Ләкин беренче чыныгуны аварияле буровойда алган бригаданың рухын мондый авырлыклар гына сындыра алмады. 1953 елның егерме икенче маенда Гыймазов бригадасы, 417 номерлы скважинаны станок-айга 2011 метр тизлек белән бораулап бетереп, Икенче Баку буенча рекорд куйды. Моның белән ул Башкортстанның атаклы яшь бораулаучысы Р. Аллаяровны да узып китте. Әмма ул елларда Башкортстан һәм Татарстан нефтьчеләре бораулау эшенең әлегә кадәр яшерен яткан серләрен ачарга шул хәтле дәрт белән тотынганнар иде ки, уналты көн узар-узмас ук Татарстанның икенче бер атаклы бораулаучысы Газим Гайфуллин барлык рекордлар 58 ны уздырып, станок-айга 2261 метр тизлек белән бораулауга иреште. Ул елны инде бу тизлекне узып китә алырдай батыр табылмады. 1953 елның ярыш йомгаклары буенча ВЦСПСның һәм СССР Нефть промышленносте министрлыгының күчмә Кызыл байрагы һәм беренче бүләк Газим Гайфуллин бригадасына бирелде. Могаллим икенче бүләкне алды. Ә 1954 елда байрак өчен көрәш бригадалар арасында тагы да кыза барды һәм әнә шул көч сынашуда Могаллим Гыймазов бригадасы җиңеп чыкты. Бу бригада көнчыгыш нефть районнарында эшләүчеләрнең барысыннан да күбрәк бораулады: унбиш мең сигез йөз туксан ике метр! Бу аның узган елгы нәтиҗәләренә караганда бер ярым мәртәбәгә күбрәк, моннан өч-дүрт ел гына элек Татарстан нефтьчеләре ирешә алган тизлектән өч мәртәбә артыграк иде. Мөгаллимнәр бригадасы өчен үтә шатлыклы тагын бер ягы бар иде 1953 елның. Ул ел алар өчен рекордлар елы булды. Бер-бер артлы өч рекорд язылды бригаданың хезмәт дәфтәренә. Бу юлы инде «Сукыр бәхет түгелме?* дигән сорау берәүнең дә башына килмәде. Рекорд куйган чакта алар- ның хезмәтен, башыннан ахырынача, контор җитәкчеләре, инженерлар, журналистлар күзәтеп торды. Ул гына да түгел, Башкортстан нефтьчеләре Могаллим бригадасының эшен күзәтү өчен махсус кешеләрен җибәрделәр. 307 номерлы скважинаны бораулаган чакта башкорт дуслар буровойда ике атна чамасы яттылар. Аннары Могаллим бораулаучылары бораулау тизлеген арттыру бары тик үзләренең хезмәте генә түгел икәнен дә яхшы аңлыйлар иде. Совет галимнәре бораулау механизмнарын яхшы ук камилләштергәннәр иде инде ул вакытта. Беренчедән, ротор урынына куәтле бораулау двигателе — турбобур эшли, насосларның куәтлерәкләре кайткан, балчык измәсе урынына су кулланыла башлаган иде. Ротор белән эшләгәндә, бөтен колонна әйләнгәнлектән, торбалар гизрәк ашала, буровойда колак тондыргыч шау-шу туа иде. Ә турбобур үзе генә әйләнгәнгә, торбаларның ашалуы да кимеде, механизмнар да озаккарак чыдый башлады. Үзле балчык измәсе күбесенчә начар сыйфатлы була, аварияләргә алып килә иде. Су куллана башлагач, аварияләр бик нык кимеде, өстәвенә суны балчык измәсенә караганда забойга тизрәк кудырырга була, бу исә борауга төшкән нагрузканы арттыра иде. Димәк, Мөгаллимнәр бригадасының бораулау тизлеген арттыруда менә бу техник яклар да бик нык ярдәм иттеләр. Әмма шулай да кеше акылы, кешенең зирәк кулы кагылмаса, техника үзе генә җансыз тимер өеме бит ул. Төп хикмәт шунда: ике-өч ел эчендә Гыймазов бригадасы бернинди авырлык алдында да тез чүкми торган, күмәкләп, киңәшеп, бер-беренә җайлашып эшли торган бердәм дус коллективка әйләнде. Ә монысы инде аның һичшиксез, нефтьче останың зирәклегенә, хезмәтне оештыра белү сәләтенә бәйләнгән. 1953 елгы рекордлардан соң узган 6 ел Мөгаллимнең әнә шул сыйфатларын тагын да ача төште һәм бу елларда ирешкән уңышлары белән ул халыкның зур ихтирамын казанды. Совет хөкүмәте аңа Социалистик Хезмәт Герое дигән бик зур исем бирде. 1958 елда халык аны СССР Верховный Советына депутат итеп сайлады. 4 Татарстан нефтьчеләренең быелгы зур ярышын, гигант җидееллыкның беренче елын Михаил Гринь белән Могаллим Гыймазов башлап җибәрделәр, йөкләмәләре зур иде аларның. План буенча бирелгән 15 мең ярым урынына 25 әр мең метр борауларга, йөзләгән мең сум акчаны янга калдырырга, яңаданяңа машиналарны буровойда сынап, 59 «нефтьчеләр хезмәтен җиңеләйтү юлын да башкаларга күрсәтеп бирергә тиешләр иде. * « Сентябрь аенда юлым төшеп, Мөгаллимнәр буровоена тукталган идем. Гыймазов бригадасы кешеләре Казан художнигының картинасына кәефләре китеп йөргән чаклары иде. Ләкин ул дулау әллә ни озакка •бармады, картина онытылып, келәттә ятып калды. Чөнки бригаданың моңардан мөһимрәк эше бар: бригада бораулау эшендә яңа механизм -булган пневматик ачкычны сыный иде. Ачкыч дигәч тә нефтьчеләр хезмәте белән таныш булмаган кешенең күз алдына ишеккә эленә торган йозакларны ачучы бармак буе тимер кисәге килүе мөмкин. Пневматик ачкыч андый кечкенә тимер кисәге түгел, ул заводлардагы зур бер станокны хәтерләтә. Бәясе дә аның 125 мең сум тора. Димәк, кара акыл белән генә, ордым-бәрдем генә эшләп булмый аның белән. Аиы детальләп җыярга, буровойга ныклап урнаштырырга, идарә пультлары белән тоташтырырга кирәк. Саксызрак кыланып, ватып куйсаң — җавап бирергә кирәк. Күңелгә бер сорау килә: нигә соң алай булгач, моңарчы эшләп килгән Орлов ачкычы ярамый? Корыч арканга эленеп торган шушы гади ачкыч белән нефтьчеләр фокусникларча оста эшләргә, торбаны торбага 15—20 секунд эчендә ялгап куярга өйрәнгәннәр иде бит инде? Хикмәт менә нәрсәдә икән: скважинадан беренче торбаларны күтәргәндә, торба белән бергә балчык сыекчасы да килеп чыга һәм әнә шул мәрхәмәтсез сыекча «ә» дигәнче бораулаучы ярдәмчесе белән буровой эшчесен коендырып ташлый. Өстәвенә аяк асты да юешләнә, чамалабрак басмасаң — мәтәлчек атып барып төшүең дә ихтимал. Пневматик ачкыч белән эш башка. Бораулаучы ярдәмчесе скважина тамагыннан ике-өч метр читтә идарә пультларына гына басып тора. Ачкыч соклангыч матур хәрәкәтләр ясый. Әйтерсең, сөеклесен көтеп алган егет: кулларын җәеп, ашкынып килә дә торбаны кочаклап ала, шатлыгы тышка бәреп чыккан гашыйксыман, кочагына алган торба- кызны тавышланып, җилтерәп әйләндерергә тотына. Ул да түгел — кулларын җәеп, кабат үз урынына китеп баса; гүя сөйгәненең нәфис буй-сынына сокланып карап тора. Ә бу вакытта торба торбага инде нык булып борылып кергән була — рәхим итеп җир куенына төшерә бир! — Ничек соң, егетләр, сез канәгатьме бу ачкычтан? — дигән сорауга бригада кешеләре ике-өч сүз белән генә җавап бирделәр: — Әгәр конструкторы безнең Актүбәгә килсә, без аңа ике дә уйламый «яртыны» куяр идек! Кыскасы — бораулаучылар ачкычтан бик канәгать иделәр. Көннәр җылы вакытта шәп эшли икән ачкыч, суыклар башлангач кына сынатып куймаса тагын. Шул ният белән, ягъни көз көне пневматик ачкычның ничегрәк «кылануын» күрү һәм, гомумән, Мөгаллимнәрнең соңгы эшләре белән танышу өчен мин октябрь урталарында тагын бире килергә уйладым. Бу вакытта Гыймазов бригадасы инде еллык планын күптән тутырып, 20 мең метрның теге ягына чыгып киткән, алган зур йөкләмәсен үтәргә дә 3—4 мең метр гына калган иде. Шулай итеп, октябрь урталарында инде мин Актүбә поселогына — Гыймазовның эш урынына барырга җыенып та беткән идем. Ләкин депутат Гыймазов СССР Верховный Советының өченче сессиясе башланудан бер ай элек үк Мәскәүгә киткән булып чыкты һәм ул анда ай буена Бюджет комиссиясендә эшләде. Шуңа күрә Актүбәгә Октябрь бәйрәмнәре узгач гына барып чыга алдым. Мөгаллимнәр буровое бу юлы, бәхеткә, поселоктан әллә ни ерак түгел икән: вышканың иң очында балкып янган электр утлары иң якты йол- 60 дызларны да көнләштерерлек булып җемелдиләр, күңелне кузгатып, мавыктырып, үзләре янына чакырып торалар иде. Төнге уннар тирәсендә буровой утларына карап юл тоттым. Әнә шул якты утлар ягыннан үзле балчык измәсе әзерләүче машинаның тонык гөрелтесе ишетелә, урман ягыннан искән талгын җил төнге авазларны һәм кеше тавышларын алып килә иде. Брезент киемле берничә егет безне башта сәерсенебрәк каршы алдылар. Җиде төн уртасында бу нинди тынгысыз кунак, дигәннәрдер инде. — Эшегез уң булсын, егетләр, — дидем мин елмаеп, һәм әнә шул елмаю төнге вахта егетләре белән безнең арада бик ансат кына уртак сөйләшүләр китереп чыгарды, биш-ун минут эчендә мин буровой егетләренең хәл-әхвәлен дә, скважинаның ни хәлдә икәнен дә, Мөгаллимнең иртәгә Мәскәүдән кайтып җитәчәген дә белеп алдым. Мөгаллим үзе Верховный Совет сессиясендә йөргән арада бу скважинаны мастер Самохин бораулаган икән. Скважина авыш юнәлештә икән, чөнки скважина куелырга тиешле урын бик дәү чокырга туры килгән булган һәм хәзер шул чокыр турысына 400 метр читтән, кыеклап бораулап төшәләр икән. Гыймазов бригадасының быел шундый авыш юнәлештәге бер скважинаны 18 көп эчендә бораулап бетергәнен белә идем. Ул чагында вышка күчереп йөртүгә кирәкле вакыт янга калган, эш тә бик әйбәт төгәлләнгән иде. Скважинаның монысы белән айдан артык азапланганнар. Ләкин эш әле дә төгәлләнеп җитмәгән. Кароттаж партиясе эшли алырмы, юкмы — хәзергә билгесез. Борау җир астында спираль ясап йөргән. Тәҗрибәсез яшь инженер Николаев визирлауны дөрес алып бара алмаган, ә мастер Самохин эшне үз вакытында көйләп җибәрмәгән. Скважина җәйге шартлар өчен дип әзерләнгән булган. Менә хәзер инде өстәмә мәшәкатьләр килеп чыгу аркасында суыкларга калган. Торба төпләре шәмдәлгә ябышып катканнар. Авырлыклары берәр тоннага җиткән бу торбаларны лом-мазар белән генә куптарып алып булмый, шуңа күрә буровой эченә учаклар ягып җибәргәннәр. Әнә шул учак утларының шәүләләре бораулаучы егетләрнең мазутка буялган, тирләп чыккан кырыс йөзләрендә чагыла һәм алар җир асты патшалыгының хәзинәләр сандыгын ачарга килеп, явыз көчләр белән көрәшергә алынган әкият батырларын хәтерләтәләр иде. Икенче көнне буровойга Мөгаллим үзе килде. Мәскәүнең унайлы зур гостиницаларында яшәп, Кремль диварлары эчендә илнең зур эшләрен кайгыртып үткәргән бер айдан соң, ул менә тагыи үз бораулаучылары арасына килеп керде. Аякта — кирза итек, өстә—җылы сырма һәм таушалган плащ, кулда — брезент бияләйләр. Килде, исәнләште, артык җәелеп китмичә генә, сабыр гына хәлләрне сорашты, насос бүлеген, буровой җиһазларын, вахта журналын карап чыкты. Эшләр шәптән түгел. Тагын бер скважина бораулап бетерерлек вакыт җилгә очкан. Ярый, узган эшкә салават — монысын тизрәк ерып чыгарга кирәк. Буровойга’ килер алдыннан ук коиторга кереп бригаданың хәлен белешкән иде, геофизиклар чакырткан иде. Кароттажчыларның бик дәү ике машинасы озакламый килеп тә җитте. Икесе дә бер үк эш — дәүләт эше белән йөргән ике кеше — бораулау остасы Гыймазов һәхм кароттаж партиясе начальнигы Якуб Хәмитов, ирләрчә кул кысышып күрештеләр дә эшкә тотындылар. Мәзәкчән сүзле Якуб, "куе кара кашларын күтәреп, эш башлар алдыннан әйтте: Ну держись, канатым Могаллим, первый сорт татарин эшкә то- тынмак кели! Моны ул, мишәр анекдотын искә төшереп, нефтьче останың күңелен күтәрү өчен әйтте. Ләкин эш, күрәсең, анекдот-мазар белән генә күңел күтәрүдән узган иде. Геофизиклар өч-дүрт сәгать эшләү белән үк хәлләрнең мөшкел икәне беленде: күрәсең, скважина стеналары кайбер урында ишелгән, борау йөргән юлда басмачалар барлыкка килгән. Ка- роттаж приборы шул басмачаларга терәлеп туктала да нефть ятмасына барып җитә алмый. Свкажинаны эшкәртергә кирәк. һәм менә шул «эшкәртү'» дигән коточкыч зарыктыргыч процесс башлана. Геофизиклар машинасы, бер мең алты йөз метр озынлыгындагы резин көпшәне, барабанга урый-урый. киредән җир өстенә чыгара. Бораулаучылар, егерме бишәр метрлы корыч «шәмнәрне» пневматик ачкыч белән бер-беренә ялгый-ялгый, ике-өч сәгать җир куенына төшерәләр. Аннары торба төртелгән урынны кабат бораулыйлар, меңнәрчә чиләк балчык измәсе белән скважина стеналарын ныгыталар, янә торбаларны берәмтекләп, озаклап жир өстенә күтәрәләр, буровой стенасы буена шәмдәлгә тезеп куялар. Янә кароттаж машинасы жай гына гөрелди, барабаннан сүтелгән кабельне скважина тамагы үзенә суырып әкрен генә йота бара. Йөрәкләрне кысып китерердәй зарыктыргыч минутлар башлана: буровиклар приборның нефть ятмасына җитүен дүрт күз белән көтәләр. Юк, 1860 метрда прибор тагын туктый, күзгә күренмәгән ниндидер басмачага барып терәлә: кабельне кабат чыгарырга, торбаларны, берберенә ялгап кабат жир төбенә төшерергә, измә болгаткыч машинада кабат меңнәрчә чиләк үзле балчык сыекчасы әзерләп, забой стеналарын эшкәртергә — мәрхәмәтсез уентыны кырдырып алырга, тигезләп сыларга, юдырырга кирәк. Өч көн буена, өч тәүлек буена сәгатьләр алмашына, вахталар алмашына, кароттаж партиясе алмашына, алмашынмый бер генә кеше: бораулау остасы Мөгаллим — скважина нефть бирергә тиеш! Узар киеренке хезмәт белән тулы берничә көн — Актүбә калкулыгында яңа бер факел кабыныр